Логотип Казан Утлары
Очерк

ОКТЯБРЬ ЯШЬТӘШЕ

Очерк өек Ватан сугышы елларында совет очучылары тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Гитлер Германиясен һәм империалистик Японияне җиңүгә, коры җир гаскәрләре һәм хәрби диңгез флоты белән берлектә, хәрби һава көчләре дә зур өлеш кертте. Хәрби очучыларыбызның сугыш вакытында ирешкән уңышлары һәм күрсәткән батырлыклары халкыбызның зур игътибарын казанды, партия һәм хөкүмәтебезнең югары бәясенә лаеклы булды. 200 меңнән артык авиаторлар орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. 2120 очучыга Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде. 65 кеше бу зур исемне икешәр тапкыр алуга иреште. Ә А. Покрышкин һәм И. Кожедуб күкрәгендә 3 әр Алтын Медаль балкыды. Герой очучылар арасында татар халкының да батыр уллары булуы бездә горурлык хисе тудыра. Без биредә шул геройларның берсе— очучы-штурмовик Тамерлан Ишмөхәммәтев турында сөйләргә телибез. * Гасырлар буена патша Россиясенең зинданы булган, декабристларның якты эзләрен әлегә кадәр саклаган ерак Себердә Ялутыр дигән кечкенә генә бер шәһәр бар. Аннан көньяктарак тын гына агып ятучы Кечтә Тобол елгасы үзәненә Бомаер авылы урнашкан. Россиядә яңа җәмгыять тууын хәбәр итеп, «Аврора» крейсеры залп биргән 1917 елда әнә шул авылда Тамерлан дөньяга килә. Аның балачагы туган авылында, табигать кочагында үтә. Иптәшләре белән төрле уеннар уйный, Кечтә Тоболга су керергә йөри, балык тота. Башта үз авылында башлангыч мәктәптә укый, аны тәмамлагач, күрше Аслан авылына колхоз яшьләре мәктәбенә йөри. Монда укыганда иптәшләре арасында рәсемгә осталыгы һәм яхшы спортчы булуы белән таныла. Мәктәпне тәмамлагач, Тамерлан 3 ел буена Свердловск шәһәрендә татар педагогия техникумында укый. Техникумны яхшы һәм отлично билгеләренә бетереп чыгу турында аттестат алып, яңадан туган ягына кайта. Дөрес, бу тирәдә шаулап торган калын урманнар да, зур сулар да юк. Кышларын монда бөтен тирә-як — кырлар, бакчалар — тирән кар катламы астында кала. Көзләрен өзлексез сибәләп торган яңгырлар, уңдырышлы кара туфраклы басуларны, юлларны йөреп булмаслык пычракка әйләндерә. Б Ә җәй көннәре ел тәүлегенең бетен матурлыгын берьюлы алып килә. Бетен тирә яшеллеккә күмелә. Күп санлы кошлар тавышы күңелле симфония булып яңгырый. Шуңа күрә яшьтән табигатьне сөеп, аның кочагында үскән авыл малае Тамерлан, һөнәр алгач та, туган якларыннан китәргә ашыкмый. Ул үзе укып чыккан Аслан мәктәбендә тарих һәм рәсем фәннәрен укыта. 1936 елда Кызыл Армия сафына китә, комсомол путевкасы белән Оренбургтагы очучылар мәктәбенә юл тота. * * * ..Бөек Ватан сугышын яшь очучы кыр аэродромында каршылады. Ял көнен шәһәрдә үткәрү өчен киченнән үк әзерләнеп куелган рөхсәт кәгазьләре бу юлы файдаланылмый калды. Өйрәнү очышла- рыннан кайткан очучыларның уен-көлке, шаяру сүзләре дө ишетелмәде бу көнне, һәркайсы ангарда үз машинасы янында маташты. Беркемнең дә сугыш башлануына ышанасы килми иде. Ә икенче көнне, 23 июльдә, сугышчан приказ алынды. Менә Тамерлан Ишмөхәммәтев, гомерендә беренче тапкыр, бомбалар таккан самолетын дошман өстенә алып бара. Бер дә көтмәгәндә туган илебезгә басып кергән фашист илбасарларына нәфрәт белән тулган очучы йөрәге ярсый, ашкынып тибә. Куллар штурвалны тагын да кысыбрак тота. Күзләр аска, җиргә текәлгән. Самолет канатлары астында, юлларда немецларның фронтка килүче танклары, машиналары, күп санда соры-яшел мундирлы солдатлары мыж килә. Тамерлан машинасын шулар өстенә юнәлдерә һәм бомбаларын ташлый. Самолет тирәсендә ак төтен шарлары ясал, зенит снарядлары шартлый башлый. Аста берничә җирдә зур ут баганалары һәм кара-кучкыл төтен катыш ялкын күтәрелә. Икенче кат әйләнеп керүдә эскадрилья дошманның тагын бер колоннасын бомбага тота. Задание яхшы үтолә. Самолетлар барысы да үз базаларына әйләнеп кайталар. Аның сугышчан биографиясе әнә шулай башланып китә. Сугышның беренче айларында очучылар өчен эш аеруча күп булды. Тамерлан Кыры*' юлларында фашистларның техникасы, солдатлары өстенә уннарча тонна бомба койды, Севастополь оборонасы вакытында дошманның ут позицияләрен, хәрби складларын утка тотты. Сугышның дүртенче ае киткәч, 1941 елның Октябренда, Тамерлан, яңа ИЛ-2 самолетын үзләштерү өчен, Куйбышев өлкәсенә, кыска сроклы курсларга җибәрелде. Бу курсларны уңышлы тәмамлап, ул 570 нче штурм авиациясе полкына билгеләнде. 1942 ел. 22 июль. Иртәдән үк чалт аяз. Күктә бер генә болыт кисәге дә күренми. Иртәнге эш вакытында кайсыдыр: — Егетләр, күбрәк ашагыз, бүген эш күп булачак, төшке ашка кайтып тормабыз, — дип, шаяртып та алды. Бу көнне чыннан да эш тыгыз булды егетләргә. Бик күп истребительләр сагы астында дошман самолетлары безнең позицияләргә кабат-кабат һөҗүм иттеләр. Алгы сызык тузан һәм төтен белән капланды. ...Теш вакытында лейтенант Ишмөхәммәтев звеносы үзенең бүгенге бишенче очышын уңышлы башкарып, аэродромга кайтты. Арыган очучылар салкын су белән юынган арада техниклар самолетларны карадылар, яңа бомбалар элделәр. — Эх, бер йөз генә минут йоклап аласы иде хәзер, — дип хыялланды лейтенант Валерий Афанасенко, звено командирына карап. — Июль аенда, кызу урак өстендә юньле кеше йокы турында уйлыймыни, — Диде Тамерлан, елмаеп. — Әйдә, вакыт барда капкалап алыйк. Ләкин аларга ашарга да, ял итәргә дә туры килмәде. Берничә минуттан звено, тревога буенча, тагын, алтынчы тапкыр һавага күтәрелде. Бу юлы ул үзенең сыналган лачыннарын, разведка биргән мәгълүматлар буенча. Төньяк Кавказның Гизель районына алып китте. • Иртән һөҗүмгә күчәргә җыенган дошман ул тирәгә үзенең бик күп техникасын, складларын туплаган иде. Беренче команда булу белән ут ачарга әзер торган танклар, туплар, алариың снаряд запаслары өстенә, бер дә көтмәгәндә, бомбалар ява башлады. Берничә җирдә зур-зур янгын учаклары күтәрелде. Үз снарядлары шартлаудан да дошманның бик күп техникасы юкка чыкты Икенче өйләнеш тә уңышлы тәмамланды. Бомбаларның барысы да билгеләнгән урынга төштеләр. Звено алдына куелган бурыч тулысынча үтәлде. Очучылар, үз эшләренең нәтиҗәсенә сөенеп, кайту ягына борылдылар. Некъ шул вакытта командир машинасына снаряд тиеп ярылды. Тамерланның битенә снарядның вак кыйпылчыклары сибелде. Самолет кемле электр тогына эләккән кебек дерелдәп куйды. Очучының куэ алды караңгыланып китте. Тәне буенча кайнар кан агуын сизеп, ул күзләрен ачты һәм уң кулындагы ярадан аккач канга буялган штурвалны күрде. Канга баткан килеш ярым ватык самолетын үз аэродромына кадәр алып кайту, аны җиргә төшерү ечен Тимерлан барлык ихтыяр кечен җыйды. Ул госпитальдә генә һушына килде. Кемгә икәнен үзе дә белмичә, ашыгып сорау бирде: — Группа ничек, исәннәрме! — Барысы да исәннәр, тыныч булыгыз. — Тукта, бу нәрсә соң әле? — диде ул, тирә-якка күз салгач. Кайсы якка караса да аның тирәсендә ак бинтларга чорналган кешеләр яткан койкалар тезелеп киткән иде. Стенадагы динамиктан фронтовиклар соравы буенча тезелгән концерт башланды. Рус, грузин, казакъ җырларыннан соң, палатага «Шахта көе» моңы агыла башлады. Тамерлан кинәт динамик ягына борылган иде, ярасына ябышкан бинт купты. Ул авыртудан чыраен сытып, элеккечә ятты да доньясын онытып җырны тыңлый башлады. Туган тел, таныш моң аның уйларын еракка. туган якларга алып китте. Себере... Бомаер авылы... Балалык дуслары... ул яраткан тарих, география укытучысы Әхмәт ага Шабиков... Кечкенәдән укытучы булу турында хыялланып йөргән апасы Сәйдә... Бу минутларда Тамерлан үткән 24 ел гомеренең истә калган барлык минутларын күз алдыннан үткәрде. Шул матур уйлар белән йоклап киткәнен үзе дә сизми калды. Тамерлан госпитальдә дүрт ай ятты. Ниһаять, бөркет яңадан сафта. Бу юлы аны 765 иче штурмовиклар полкы составына җибәрделәр. Озак та үтми. '-Темрюк шәһәре районындагы немецларның кичү корылмаларын җимерергә, су буйлап йөк ташуны туктатыр- гая, дигән приказ алынды. Бу бурычны үтәү лейтенант Ишмөхәммәтевкә тапшырылды. Сугышчан заданиене үтәл, үз аэродромына кайту юлында Ишмөхәммәтевкә немецларның җиде «Юнкрес52» самолеты һөҗүм итте. Фашист очучылары бу ялгыз штурмовикны үзләре белән алып китәргә теләп, төрле яктан боҗрага алдылар, ә алдан баручысы. кайсы якка очарга кирәклеген күрсәтеп. ракета очырды. — Юк инде, фашист, бусы булмас, — ди. дө Тамерлан, бар көчәнә тешләрен кысып, һәм газны арттырып, самолетын алдагы немец машинасына юнәлдерде. Фашист самолеты белән Тамерлан арасы минут саен якынайды. «Бетүен бетәм, әмма фашистны да дөмектерәм», дип уйлады ул. Исәбе таранга бару иде. Ләкин фашист козгыны соңгы секундта өскә ыргылды. Тамерлан шул уңайлы моменттан файдаланып, пулеметтан озын очередь бирде. Канатларына һәм фюзеляжына ак каймалы кара тәре төшерелгән «Юнкерс-52», артыннан кара төтен юлы калдырып. Лиман ярына таба төшеп китте. Лейтенант Ишме- хәммәтеа бу юлы да үз аэродромына исән- сау кайтып җитте. Озак та үтми, парашют белән сикереп безнең алгы сызыкка төш- шән немец очучысын полк штабына алып килделәр. Урта буйлы, таза гәүдәле бу немец сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен дүрт тапкыр тимер тәре белән бүләкләнгән, майор чинындагы очучы булып чыкты* — Мин Испаниядә сугыштым, Африка, Европа күгендә күпме очтым, Англия шәһәрләрен бомбага тоттым. Язмыш мине һәр җирдә саклады. Мине җиңгән очучыгызны күрсәтегез өле, — диде ул, калтыранган тавыш белән. Шул вакыт бүлмәгә килеп кергән яшь пилотның Тамерлан икәнен бөлгәч, майор урыныннан сикереп торды. — Әллә сезнең барлык очучыларыгыз Тамерлан исемлеме? Тамерланыгызны узган елда үзем бөреп төшердем бит, — диде ул. — Өченче «тимер тәрене, аның өчен бирделәр миңа Рейхсмаршал үзе тапшырды. Бу турыда газеталарда да язылды™ Аңа каршы штаб начальнигы: — Сезнең газеталарга караганда сугыш 41 нче елда ук бетәргә тиеш иде, майор. Ләкин, күрәсез, аның үз кагыйдәләре, үз тәртибе бар. — Диде. Бу вакыйгадан соң, сугышчан бурычны һәрвакыт җиренә җиткереп үтәүче батыр очучының даны бөтен фронтка таралды. Аның штурмовик белән немец ассын бәреп төшерүе турында фронт газетасына да яздылар. Бу батырлыгы өчөн Тамерлан сугышчан «Кызыл Байрак* ордены белән бүләкләнде. * ө 1943 елның октябрендә Ишмөхәммөтевне 43 нче гвардия штурм авиация полкына полк командиры ярдәмчесе итоп билгег.э- делар. Гитлерчыларны Сталинград «казаны»нда һәм Курск дугасында тар-мар иткәннән соң, безнең гаскәрләрнең уңышлы һөҗүм сугышлары нәтиҗәсендә. Украинаның шактый зур елеше дошманнан азат ителде. Апрель башында безнең частьлар Днепр суына чыктылар. Алда Кырымны фашистлардан чистарту бурычы тора иде. Бу тирәдә урнашкан авиация частьлары ечен эш бермә-бер артты. Транспорт сагло- летлары немецларның көчлә зенит уты киртәсен үтә алмый башлагач, башка бернинди юл белән дә азык һәм корал кертеп бул- маганлыктан, Кырымның төньягындагы плацдармда 1943 елның көзеннән бирле геройларча оборона тоткан сугышчыларны тәэмин итү штурмовик самолетларга йөкләнде. Ишмөхәммәтев хезмәт иткән полк плацдармнарны тәэмин итүдә зур тырышлык күрсәтте. Гитлерчылар Кырымны кулдан ычкындырмас очен, һичнинди югалтуларга карамастан, рәхимсез, каты кершылык күрсәттеләр. Перекоп һәм Ишунь позицияләре эсэсчылар һәм гитлерюгенд членнарына тапшырылды. Ләкин рус солдатының омтылышына алар да каршы тора алмадылар. 11 апрельдә дошманның терәк пункты булган Джанкой станциясе азат ителде. Бу конне Тамерлан бер төркем самолетларны Салым тимер юл станциясенә алып китте. Гадәттән тыш начар һава шартларында станция өстендә өч тапкыр әйләнеп, аның җитәкчелегендәге самолетлар юллардагы сугыш кирәк-яраклары теялгон алты вагонны яндырдылар, юлларны җимерделәр. Берничә көнгә поездлар хәрәкәте тукталды. 16 апрельдә Севастопольнең тышкы оборона ныгытмаларына 4 нче Украина фронтының алгы частьлары килеп җитте. Ике көннән соң еларга Приморье армиясе килеп кушылды. Гитлерчылар, ашыгып, Румыниядән килгән су транспортларына төялергә керештеләр. Ләкин, ачык диңгезгә чыгу белән, аларны безнең авиация һәм торпедалы катерлар диңгез төбенә олактырды. Кырым һәм Севастопольне азат итү операцияләрендә сугышчан бурычларны һәрвакыт җиренә җиткереп үтове, шәхси кыюлыгы өчен Тамерлан Ишмөхәммәтев «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнде. 1944 елның калган айларында да Тамерлан барлык фронт буйлап чигенүче немец гаскәрләре остенә үлем йөкләре ташуын дәрам итте. Заболотье—Васильевщина юлында аның тоз һәм төгәл ташланган бомбаларыннан гитлерчыларның 15 автомашинасы юкка чыкты, елга аша салынган кичү корылмасы җимерелде. Нәтиҗәдә дош/ланның чигенү юлы киселде, һәм безнең җирдәге сугышчылар аларны тар-мар иттеләр. Октябрь башларында гвардияче очучы, өлкән лейтенант Тамерлан Ишмехәммәтев йөзенче тапкыр сугышчан очыш ясады. Фронт газетасында бу уңай белән махсус мәкалә басылып чыкты. Тамерлан яраланып госпитальгә киткәч, аның эзен югалткан сугышчан дусты Валерий Афанасенко ул мәкаләне укыды һәм Ишмөхәммәтевкә газета аша ачык хат язды. Бу хат «Крылья Советов» газетасының 1944 ел, 14 октябрь санында басылып чыкты. «Котлавымны кабул ит, сугышчан дус! —■ дигән иде В. Афанасенко. — Исәнме, хөрмәтле Тамерлан! Шушы көннәрдә генә газетада синең йөзенче сугышчан очыш башкаруың турында укыдым. Димәк, син исән һем элеккечә нык канатлы һәм үзеңә генә хас булган кыюлык белән ватаныбызның азатлыгы өчен сугышасың. Йеэенче очышың белән котлыйм сине, Дус! Хатымның беренче юлларын укып кына, син әле аны кем язуын аңламассың. Моны синең сугышчан дустың Валерий Афанасенко яза. Без 1942 елда Керчь һәм Дон өстендә бергә сугыштык. Ул бик кызу сугышлар җәе иде. Шунда син уңышсызлыкка очрадың. 22 июльдә безнең янга әйләнеп кайтмадың, госпитальгә киттең. Шуннан соң синең турыда һичкем бернәрсә белмәде... Без сугыш хәрәкәтләрен дәвам иттек. Ләкин иртәгесен мин дә зур бәхетсезлек- кө юлыктым.. Машинам белән немецлар территориясенә егылдым, һушыма килгәндә. немецлар кулында идем. Ике ай ярым әсирләр арасында үлем лагерьларында булдым. Тамерлан! Атылган кошның канатлары асылынып торган кебек хәрәкәтсез ике сынык кул белән нинди авырлыклар кичерүемне син күз алдыңа да китерә алмыйсың. Ләкин әнә шул шартларда минем дошман» га булган нәфрәтем тагын да чыныкты, артты. Хәзер минем тормышымның хыялы бар генә — ул да булса үч алу. Әйе. дош- маннан үч алу минем төп теләгемә әйләнде. һәм мин булдыра алган хәтле үч ала башладым. Җае чыгу белән партизаннарга киттем һәм Николаевск райкомы секретаре иптәш Макаров отрядында сугыша башладым. 1943 елның 7 январенда, немецларның өч оберефрейторын әсиргә алып, үзебезнең якка чыктым. Шуннан бирле мин тагын фронтта. Ләкин әлегә оча алмавым бик борчый. Шулай да өметемне югалтмыйм. Кулларым төзәлгәч, һичшиксез, дәһшәтле машинада явыз дошман өстенә үлем ташырмын дип ышанам. Кыскача менә шул. Үзең турында, сугышлар һәм җиңүләр турында яз миңа, дус! Зур сугышчан уңышлар телим сиңа. Кулыңны кысып: өлкән лейтенант Валерий Афанасенко. Полевая почта 15457». Алга узып шуны да әйтеп үтик, Валерий Афанасенко яңадан самолетка утыра һәм сугыш беткәнче дошман өстенә үлем ташый, Көнчыгыш Пруссия ныгытмаларын утка тота, Берлин операциясенә катнаша. Ул да Советлар Союзы Герое, хәзер Николаевск шәһәрендә яши.. 1945 ел. Март башларында гитлерчылар, Прейсиш, Диршау, Штаргард шәһәрләрен калдырып, Данцигка чигенделәр. Безнең гаскәрләр, Оливц, Ипот һәм Колиткен шәһәрләрен алып, 10 мартта Данциг һәм Гдыняга килеп чыктылар. Дошманның зур группировкасы икегә бүленде. ...Дымлы диңгез җиле җир өстен томан һәм юеш кар белән түши. Очу өчен һава шартлары гаять уңайсыз. Шулай да очышларны туктатырга ярамый. Апрель аен очучылар Данциг «казаны» һәм Штеттин юнәлешендә сугыштылар. 23 апрельдә Штеттинның көньягында инде үлемгә дучар ителгән гитлерчылар, ничек тә булса чолганыштан чыгып котылу нияте белән, көчле контратакага ташландылар. Безнең җирдәге частьлар ярдәм сорап очучыларга мөрәҗәгать иттеләр. Инде берничә группа һавага күтәрелде. Ләкин куелган бурыч үтәлмәде. Самолетлар, дошманның тоташ ут стенасы аша үтә алмыйча, кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булдылар. Шуннан соң бу задание полк командиры ярдәмчесе олкән лейтенант Иш- мөхәммәтевкә йөкләнде Приказ аңлаешлы: теләсәң нишлә, ә пехотаның алга баруын тәэмин ит! — Ичмасам, һавасы да канат җәеп очар- лык түгел, — дип, Тамерлан күккә карады. Күк кургаштай авыр кара болыт белән капланган иде. Ә аның ачылганын көтәргә вакыт юк. Берничә минуттан Тамерлан звеносы, аэродромнан күтәрелеп, дошман ягына юл тотты. Командирның һәрвакытта да "Югарырак күтәрелегез», дигән командасын тыңларга гадәтләнгән очучыларны бу юлы «Мөмкин кадәр аскарак төшегез, миннән калмагыз», дигән сүзләре гаҗәпләндермәде, бүтәнчэ мөмкин түгел иде. Чиркәү гөмбәзләренә, биек йорт түбәләренә тияр-тимәс биеклектә штурмовиклар алгы сызыкны үттеләр. Орудиеләре янында каушап калган немец зенитчылары тизрәк траншеяларга сикерү ягын карадылар. ■•ИЛ»лар үз эшләренә тотындылар. Безнең пехотага баш күтәрергә ирек бирмичә, өзлексез атып торган артиллерия позиция^ се, пулемет оялары өстенә бомбалар яуды. Гитлерчыларның батареялары урнашкан урыннарда тирән чокырлар, тимер сыныклары гына калды. Алгы сызыкта, әрле-бирле урыннан урынга күчеп, атып йөрүче үзйөрешле орудиелар дә ялкынга төренде. Очучыларның батырлыгы белән рухланган укчылар шул минутта ук бердәм һөҗүмгә күчтеләр. Бу операцияне уңышлы төстә үтәве өчен кыю командирга коры җир гаскәрләре иомандованиесе рәхмәт белдерде '. Ниһаять, соңгы хәлиткеч сугышлар башланды. Авиация алдына дошманның кыр артиллериясенә каршы көрәшү бурычы йөкләнде. Берлин тирә-ягына тыгызлап тутырылган меңнәрчә орудиеләрнө утка тоту, аларны сафтан чыгару өчен көн саен 7 шәр, 8 әр очыш ясарга туры килә иде. 29 апрель көнне, шундый очышларның берсендә, Трептов шәһәре районында, Ишмөхәммәтевнең штурмовиклар группасы фашистларның 3 пулемет оясын, 3 кыр орудиесен җимерде. 25 гитлерчыны теге дөньяга озатты. Заданиене үтәл кайтканда аның группасына, фашистларның 4 офюкке-Вульф-190» истребителе һөҗүм итте. Алар төрле юнәлештән дүрт тапкыр атакага ташландылар. Ләкин совет очучыларының кыюлыгы бу юлы да өстенлек алды. Нәтиҗәдә бер 1 Оборона министрлыгы архивы, 33 фонд, 793756 опись. 19 эш, 329 бит. «Фюнке-Вульф», кара теген юлы суэып, җиргә мәтәлде. 43 нче Кызыл Байраклы Волковең штурмовиклар авиация полкы гвардиячеләре Беек Ватан сугышының соңгы этабында — Берлин өчен барган сугышларда — аеруча оста сугыштылар. Дошманны камап алу, мөмкин кадәр тизрәк тар-мар итү, шуның белән меңнәрчә сугышчының тормышын саклап калу авиациянең уңышлы очышына турыдан-туры бәйләнгән иде. Совет очучылары бу бурычны да җиренә җиткереп, намус белән үтәделәр. Сугыш бету турындагы шатлыклы хәбәрне Тамерлан самолет кабинасында ишетте... һәр экипаж үз урынында. Очучылар, сигнал ракетасы күтәрелүен көтеп, күзләрен команда пунктына төбәгәннәр. Ракета күренү белән, дәһшәтле штурмовиклар эскадрильясы дошман өстенә ыргылырга тора. Менә аэродром өстендә яшел ракета... Кул гадәттәгечә газ секторына сузылды. Шул вакытта ук сигналны тыючы икенче ракета күтәрелде. Очучыларның шлемофонында командирның дулкынланган тавышы ишетелде: — Отставить! Җиңү, иптәшләр, җиңү! Аэродромга җиңел машина килеп керде. Машина туктап җиткәнче үк, кабинадан дивизия командиры сикереп төште. Генералны күрү белән, очучылар аны уратып алдылар, аи-ваена да карамастан, өскә чөя башладылар. — Шулкадәр ярыймы соң, егетләр. Сугыш беткән көнне үтерә яздыгыз ич. — диде генерал, елмаеп. Аннан, кесәсеннән зур кулъяулыгы алып, битен сөртә башлады. Генералның тир белән бергә күзенә килгән шатлык яшьләрен сөртүе иде бу. Берничә минуттан аэродром тынып калды. Очу полосасында тигез сафларда торучы гвардияче очучыларга генерал, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, речь сөйләде Полкның авыр сугышчан юлын искә төшерде ул, илебезнең азатлыгы һәм бәйсез- легө өчен геройларча һәлак булган полкташларның исемнәрен атап чыкты. Бөек Ватан сугышы чорында полк очучылары ирешкән җиңүләргә тукталып, дивизия командиры Ишмохәммәтевне иң яхшы очучылар исемлегенә кертте. «.-Сезнең полк,—диде генерал, — татар егете Тамерлан Кәримоөич Ишмехәммәтев кебек 188 тапкыр эффектлы сугышчан очыш ясаган геройларны тәрбияләп үстерде. Ул берүзе дошманның егерме ике тан- кысын, кырык тугыз автомашинасын, хәрби йөк төялгән алтмыш өч олавын, тугыз бензин цистернасын, ундүрт тимер юл вагонын. биш дзотын, көчле ныгытылган сигез ут оясын юк итте, алты катерын су төбенә җибәрде, җиде урында су аша кичү корылмаларын җимерде, утыз ике зенит ору- диесен, егерме сигез кыр артиллериясе пушкасын һәм җиде үзйөрешле орудиене сафтан чыгарды. Һава сугышында бер истребительне бәреп төшерде, аэродромнарда ундүрт самолет яндырды Аның төз бомба ударларыннан һәм пулемет утыннан дүрт йөзгә якын гитлерчы үзләренә кабер тапты. Менә бу арифметика өстендә ныклабрак уйлап карагыз, иптәшләр. Безнең бер лачыныбыз гына да дошманга шулкадәр зыян китерде. Бу — батырлыкның чын үр Ул вакыттан соң күп еллар үтте. Тамерлан яңадан әти-әнисе кайчандыр Татарстаннан китеп урнашкан Ссбергә әйләнеп кайтгы. Әнә ул, терле приборлар, колбалар тезелгән озын өстәл артында ниндидер формулалар өстендә уйланып утыра. Акыллы кара күзләр, кырау тешә башлаган кара куе чәч, ак чырайлы йөз. Ул әнә шул лабораториядә—Төмән индустрия институтында эшли. Герой хәзер дә туган илгә хезмәт итә— 1 Оборона министрлыгы архивы. 33 фонд, 793756 опись, 19 эш. 327—330 битләр нәге. Барыгызга да зур рәхмәт, иптәшләр. Ә сиңа, Тамерлан Каримович, аеруча рәхмәт. Синең кебек уллар үстергән татар халкына рәхмәт. Командование сиңа Советлар Союзы Герое исеме бирү турында эш кузгатты»'. ..СССР Верховный Советы Президиумының 1946 ел 1S май Указы белән батыр очучы Тамерлан Каримович Ишмөхәммә- теокэ Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде.