ХАЛЫКНЫҢ ҮЗЕННӘН
Узган ел Г. Халит "Бәхәссез һәм бәхәсле хакыйкатьләр»1 исемле кызыклы мәкалә бастырды. Ул анда шигырь тезелешенә дә кагылып үтте. Без классик шигырьне төрки халыклар үз телләре нигезендә мөстәкыйль рәвеште үзләре иҗат иткән дибез. Халит моның шулай булуына шик белдерде. Ул ритмик ачык иҗекләр системасына корылган шигырь төзелеше — «аруз» төрки халыклар поэзиясенә "башлыча фарси-таҗик поэзиясе аша кергән», аннан «байтак үзгәрешләргә дучар ителүе шулай ук билгеле», ди. Ул "борынгырак чорда гарөп- фарси арузының билгеле бер формаларына төрки шигырьне хәтта б у й с ы н д ы р у, көчләү (курсив бәзнеке — X. Г.) күренешләре күбрәк очраган» дип тә раслый. Халит үзенә ярдәмгә С. Айни белән 3. Османовадан цитаталар китерә. Әмма бу урында цитата түгел, дәлил кирәк иде. Без исә, дәлилләр китереп, үз карашыбызны якларга уйлыйбыз. Монда без барыннан да элек татар халкының мәкальләренә һәм табышмакларына таянабыз. Халык тудырган классик шигырь (аруз) орлыклары боларда, игътибар белен күзәтсәң, гаять бай һәм матур булып ачыла. Хәзер мондый күзәтү өчен мөмкинлек тә әйбәт. Нәкый ага Исәнбәт 1941 елда ук татар табышмаклары җыентыгын чыгарган иде. Соңгы елларда ул «Татар халык мәкальләре»нең өч томлыгын бастырып чыгарды. 1960 елда X. Ярми «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре» исемле җыентык бастырды. Барысын бергә алганда (Исәнбәт басмасының өченче томын без өйрәнеп өлгермәдек әле), бу басмаларда гына да 30 меңгә якын мәкаль һәм табышмак бар. Шигырь төзелешен мәкаль һәм табышмакларга бәйләп тикшерүдә бу бик зур хәзинә, бик ышанычлы таяныч, һичнинди шикшөбһә тудырмаслык дәлил чыганагы. Болардан тыш без, әлбәттә, Орхон-Енисей язмаларындагы, Мәхмүт Кашгаридагы мәкальләргә дә мөрәҗәгать иттек Ихтыяҗ туганда казакъ мәкаль һәм табышмакларына да («Казактың макалдары мен мәтелдере«. 1959. Алматы «Казактың халык җумбакта* ры». 1959. Алматы) күз салдык. Мәгълүм ки, арузчылар бер төрки шигырь, шул исәптән бер татар шигырв! ритмик төзелешнең икесеннән тик берсендә генә языла ала дилера я ул «бармак», ягъни халык шигырендә генә языла, ул чагында аңарда ачык иҗекләрнең нинди ДӘ булса тәртибе күзәтелми, тик буынара ачыклыклары гына саклана, диләр алар, я шигырь * Табышмаклар. Төзүчесе Н. Исәнбәт. 1941 ел 49 бнт Алга таба бу чыганаклар «X Ярми». «Табышмаклар» дип кенә әйтелер Һәм шуннан сон битләре генә күрсәтелер. Мәкаль һәм табышмакларда, бер ноктадан караганда, ритмик буыннар еч терлегә бүленә- гел ачык иҗекләрдән корылганнары, гел ябык иҗекләрдән корылганнары, берсе ритмик ачык һәм калганнары ябык иҗекләрдән торганнары. Боларның һәр аерым төре бер мәкаль яки табышмакта гел үзе генә дә кулланыла ала, шулай ук алар бер табышмак һәм мәкаль эчендә ритмик яктан үзара гаять күркәм тәртиптә оешып та хәрәкәт итә алалар. Борынгы мәкаль һәм табышмакларда, шулай ук борынгы шигырьләрдә бер иҗекле ялгыз сүзнең берүзе ритмик буын урынын биләп торган хәлләр дә очрый. Югарыда Баласагунидан китерелгән мәкаль— моның бер мисалы. Монда икенче тезмә ахырындагы «сүз», дүртенче тезмә ахырындагы «күз». бер иҗекле ялгыз сүз булуларына карамастан, бөтен бер ритмик буын алырга тиешле урынны билиләр. Бу җәһәттән Кашгари «Легате»ндә бик матур шигырьләр очрый: Тикүр мәннн слвемн Билгәлигә ай: Тынар кали ататса, Кыйсрак сынн тай'. Мәгънәсе- Син минем сүземне акыл ияләренә җиткер, әйт: колын тай булып үсеп җитсә, анасы — бия ял итәр. Мондый күренеш борынгы төрки мәкальләрдә булгач, аның яңа заман төрки шигырьләрендә дә яңартылуы ихтимал. Безнең элекке тикшеренүләрдә бу күренешләргә тиешенчә игътибар ителмәгән. Татар шигырендә ритмик буыннарның күләме мәсьәләсе дә һаман өйрәнүне, аныклауларны сорый. «Татар шигыре» исемле китабыбызда (12—14 битләрдә) бездә ритмик буыннарның кыскасы 2 иҗектән, озыны 4 иҗектән тора дигән идек. Без моның ни өчен шулай икәнен татар телендә сүз күләме дүрт иҗектән артмавы белән аңлатырга тырыштык. Бу хәл һәрьяклап тикшерелергә тиеш. Үзбәк Байчура, мәсәлән: « Татар телендә басымсыз сузык авазларның озынлыгы ике дәрәҗәле, басымлы сузыкларның— дүрт дәрәҗәле»5 6 , — ди. Бездә ритмик буын күләме, бәлки, чыннан да шушы дәрәҗәләр белән билгеләнәдер. Бер ритмик буын ул — бер ритмик дулкын. Бу дулкын, бәлки, төрле озынлык дәрәҗәсендәге иҗекләрнең бер-бер артлы билгеле тәртиптә тезелеп килүләреннән тора торгандыр. Чыннан да шулай икән, сузыклар озынлыгында бишенче дәрәҗә булмагач, ритмик буынны биш иҗеклегә кадәр сузарга нигез дә калмый дигән суз, дүрт иҗектән соң аларга кереп беткән дәрәҗәләр тәртибен яңадан кабатларга, ягъни яңа ритмик буын тезергә генә мөмкин була. Бер ритмик буын составына, әйтик, бер ачык, өч ябык, ягъни дүрт иҗек кергән, ди. Болар озынлык ягыннан берсе икенчесенә тиң була алмаска тиешләр, аларның дүртесе дүрт үлчәмле булса кирәк. Ике ачык, ике ябык иҗек булганда да, аларның дүртесе дүрт дәрәҗәле булырга тиеш. Димәк, безнең шигырь тезелешен нигезенә җитеп аңлатыр өчен, ритмик буынның материаль составын, аңардагы иҗекләрдән һәрберсенең хас үзенчәлеген төгәл белергә кирәк. Моны исә эксперименталь фонетика гына башкара алачак. Элекке тикшеренүләребездә искә алынмаган тагын бер мөһим күренешкә тукталырга кирәк. Бусы татар телендәге тартык авазларның табигатенә кагыла. Элекке язганнарыбызда бернинди ябык иҗек тә ритмик ачык иҗекне алмаштырып килә алмый, дигән кискен фикер уздырылган. Ләкин яңа тикшеренүләр аерым шартларда, аерым урыннарда ритмик ачык иҗек урынына ябык иҗек тә килә алуын, моңа карап ритмның бозылмавын күрсәттеләр. Менә бер мисал: Күлдә йөзгән коңгыр каз Чүл кадерен белмидер. Чүлдә йөргән дуадак Күл кадерен бетмидер7 . 5 М. Кашгари. Днвапн легатнт төрк. Ташкент. Ш том, 17.3 бит Алга таба «Кашгари» дип кенә әйтелер һәм томы, бите күрсәтелер. - i. Ш Байчура. Звуковой строй татарского языка, ч. I. 1959. стр. 59. 7 Н. Исәнбәт Татар халык мәкальләре. I том. 617 бнт. Алга таба «Исәнбәт* диелер һәм томы, бите күрсәтелер Мәкальнең ритмик схемасы + буыннарыннан тора. Беренче тезмәдә ритмик ачык иҗек урынына «г ы р.» иҗеге килгән. Шулай да ул ритмны бозмый, ритмик ачык иҗек функциясен үти. Үзбәк Байчура, «ахун» сүзен эксперименталь юл белән тикшереп, «хун» иҗеге ачык, дигән нәтиҗәгә килгән. Ул ачык иҗекнең «Н» авазына бетү очраклары берничә, дип күрсәтә1 . Шигырь төзелешен тикшергәндә без дә шундый ук хәлләргә очрадык: Л, М, Н, Р авазларына беткән иҗекләр кай урыннарда ачык иҗекләрне алмаштырып киләләр, һәм моңардан шигырьнең ритмы бозылмый. Бу авазларның хасиятендә, тартык булуларына карамастан, сузыла яки кыскара алу сыйфаты да булса кирәк, күрәсең. Сузык авазга ялганып килгәндә алар гүяки үзләре сузык аваз белән бер булып китәләр дә сузыкның агышын кисеп, бетенләй ябып, бикләп куя алмыйлар. Шигырь төзелешендә, сирәгрәк очракларда булса да. шундый ук рольне уйнаучы тагын 4—5 аваз күренә. Болар К, Т, Ш, 3, П. Мәсәлән, С. Хәкимнең «Колын» шигырендә беренче буыннарда 36 һәм рифма булып килгән соңгы буыннарда шулай ук 36 ритмик ачык иҗек булырга тиеш. Шулардай беренче буыннарда Л. Н, Р авазларына бетеп тә, ритмик ачык иҗек урынына килгән ябык иҗекләр — 6, К авазына беткәне — 1. Рифма булып килгән баганада 36 иҗектән тик бер урында гына Т авазына беткән ябык иҗек (ат) ачык урынына килгән. Моны «Хат» шигыреннән алынган мисалда да күрергә мөмкин. китерелгән, рифма булып килгән соңгы багана аларны кабул итми; чөнки рифма аваз, аһәң гармониясен таләп итүдә гаять кырыс, гаять усал, ул һичнинди диссонансларга, хәтта аз гына да бозуларга юл куймый, үзендә ачыкларны алмаштырып килгән ябык иҗекләргә дә урынны бик саранланып, бик саклык белән генә бирә. Әгәр ритмик ачык иҗекләр сузылулары ягыннан иң кыска иҗекләр дип фараз итсәк, әлеге авазларга беткән ябык иҗекләр үзләренен озынлыкларында, бәлки, аларга якын тора торганнардыр, һәрхәлдә, биредә экспериментсыз кистереп әйтү кыен. Хәзергә без ритмик ачык иҗек урынына мондый ябык иҗек килгәндә схемаларда аны ярым плюс • Т8 төсендәге өстәмә билге белән күрсәтергә тиеш булабыз, исемен дә шартлы рәвештә «урынбасар» диярбез. Төп мәсьәләгә керешкәнче тагын бер нәрсәне ачыкларга кирәк. Шигырь төзелешен ике яклап үзләштерел була. Берсе аның шигырь ритмикасын турыдан-туры тыңлап, колак белән ишетеп, күңел белән тоеп, ритмик дулкынны турыдан-туры үзенең яңгырашында ятка алу, үзең язганда сүзләрне шул ятка алынган ритм җаена сала бару. Без моны тойгы, хис сиземләве белән өйрәнү, үзләштерү дияр идек Бу өйрәнү кешедә бик иртә, аның геле ачылгач та башлана. Шул чагында ук уп һәртөрле ритмлы сүзләр, такмаклар, аннан җырлар ота һәм куллана Бу аның хис һәм тойгыларында, эмоцияләрендә (күңел сизгечләрендә) турыдан- туры аваз аша ритм тану сыйфатларын тәрбияли, үстерә, бу өлкәдә аның күңел сизгечләренә күнекмә бирә. Мондый очрак га кеше ритмны турыдан-туры җанлы матурлык белән гәүдәләнешендә, яшәешендә таный һәм үзләштерә. Шигырьләр ятлау, җыр өйрәнү, шигырьләрне үзең яза башлау бу сыйфатларга аерата куәт бирә. Табигатеннән үк көчле талантка ия булган кешеләрдә шушы юл белән ахыр чиктә гаять төгәл һәм нечкә сиземле ритм күнекмәсе, ритм белеме барлыкка килә. Бу эштә акыл, зиһен һәм аң бөтенләй катнашмый дисәк, тирән ялгышу булыр иде. Тормыш барышында хисапсыз күп мәртәбәләр кабатланган тойгы, хис хәрәкәтләре, әлбәттә, зиһенгә һәм аңга да тәэсир ясый баралар. Акыл, аң бу тәкирләрнө исәпкә ала. хәтердә беркетә, җыйный һәм бер бетен тәҗрибә рәвешенә кертә килә, соңрак исә 8 i Ш Байчура. Звуковой строй татарского языка ч I Казань. 1959 стр. 59. Яза ул: «Әле хәзергә Мин үзем исән», диеп. «Ташлама бала- чаганы Сугыш га үлсәм». диеп. Вакыт — җәй ахры диимме, Яңгырлы көзме иде— Биредә дә ачык иҗекне алмаштыручы ябык иҗекләр тик беренче баганада гына анда тупланган тәҗрибә контроль көченә әверелә. Бер талкыр ишеткән ритмны икенче тапкыр ишетергә туры килсә, дөрес откан идемме икән дил, әлеге кеше бу икенче тыңлавы барышында ритм яңгырашын элек үз хәтерендә калдырган «күчергече» белән чагыштырып бара, ялгыш тапса — төзәтә. Бу хәл күп тапкырлар кабатланып, ритмның объектив яшәештәге камиллеге үзенең төп хасиятләрендә әлеге тыңлаучының субъектив байлыгына әверелеп җитсә, мәсьәлә тагын яңа тес ала; тыңлаучы инде шул ук ритмны төрле кешеләр башкарганда, дөрес башкара микән дип, аларның һәрберсенә контроль ясап тора торганга әйләнә. Әгәр үзенә башкарырга туры килсә, ул үзенең эшен дә, әлбәттә, шундый ук аң контроле астында алып бара. Аның бу соңгы эшендә ритмны тануда тулысынча хис һәм аң гармониясе барлыкка килә. Халык иҗатында гаҗәеп гүзәл, төзелеше белән искиткеч пөхтә шигъри әсәрләр булуына хәйран калмыйбызмыни, сокланмыйбызмыни?! Аларның иң зур күпчелеге әнә шундый сәнгать белеме, шундый шигырь төзелеше белеме ярдәмендә чыгарылган. Халыкның сүзләрдән торган шигъри сәнгате генә түгел, көйләрдән торган музыка сәнгате дә шулай туган һәм шулай үсеп килгән. Азмыни халыкта үзенең идея тирәнлеге, көй-моң матурлыгы белән хәйранга калдырган, халыкча даһи әсәрләр, көйләр? Ләкин боларны да көй ритмы белемен хис, тойгы аша алган кешеләр иҗат иткән, аларда музыка теориясе белеме, нота укымышлылыгы булмаган, алар музыкаль ритмны тудыра торган чараларны фәнни анализ эзләп тапкан элемент ител түгел, бәлки күңелгә тәэсир итә торган матур яңгырашлы аваз үрелмәләре итеп таныганнар, шулай үзләштергәннәр. Хәзер композитор килә дә, шул көйләрне тыңлап, алар- ны нотага күчерә һәм халык музыка чараларының да шул ук бер «музыкаль алфавит»- ка сыеп бетә алуын ачып ташлый. Монда шунысын әйтергә кирәк: кече күләмле музыкаль әсәрләр иҗат итәр өчен хис, т о й г ы аша алган белем җитсә дә, катлаулы үрелмәләрдән торган, зур күләмле музыкаль әсәрләрне — симфонияләрне, операларны — язар өчен хис, тойгы белеме үзе генә җитми инде. Ул белем көче белән генә зур гомумиләштерүләр ясап булмый, катлаулы иҗат процессы белән идарә итәргә аның көче аз. Монда, үзеннән, үзе билгеле, халыкның бөтен тарихи гомере дәвамында өлгерткән хис, тойгы белемен бу өлкәдә бөтен прогрессив кешелек тәҗрибәсе өлгерткән фәнни белем белән бергә бербөтен итеп кушарга кирәк. Шунсыз эш чыкмый. Шигырьдә дә мәсьәлә шулай тора: үткән заманнарда иҗат иткән татар шагыйрьләренең иң зур күпчелеге хис, тойгы белеменә таянып эш иткән, хәзерге татар шагыйрьләренең дә күлчелеге шул юлны тота. Бу юллар начар түгел, ләкин берьяклы юл. Шушы берьяклылык шигырьнең уңышлы үсешенә билгеле күләмдә комачаулый, шигырь өлкәсендә халык тудырган байлыкны мөмкин хәтле тулырак файдалану эшен кыенлаштыра. Шуңа күрә безгә дә тойгы, хис белемен фәнни белем белән тулыландырырга кирәк. Шушындый аңлатмалардан соң синкретизм, укмашканлык мәсьәләләренә кабат әйләнеп кайтырга мөмкин. Хәзерге татар шигырьләре я ритмик ачык иҗекләр тәртибенә корыла да, буынара ачыклыкларын игътибарга алмый, яки, киресенчә, буынара ачыклыкларына корыла да, ачык иҗекләр тәртибен сакламый, дибез. Моның кайбер мисаллары элекке мәкаләләрдә, безнең «Татар шигыре» исемле китабыбызда китерелгән. Ләкин бик борынгы заманнарда, терки халыкларының авыз иҗаты яңарак барлыкка килгән чакта, борынгы мәкаль һәм табышмакларда боларның икесе берьюлы яралган булса кирәк. Борынгы кешеләр буынара ачыклыкларын һәм ачык иҗекләрне, без хәзер схемага күчергән кебек, бусы монда, тегесе теге урынга туры килсен әле дип, акыл исәбе белән билгеләп эшләмәгәннәрдер. Алар мәкальнең яки табышмакның ритмын телдән әйткәндәге яңгырашына карап билгеләгән булсалар кирәк. Молың өчен мәкаль һәм табышмакның күңелдә сөенеч уята торган матур ритмик дулкынын алар әсәрне телдән әйтәәйтә, аваз һәм интонация күркәмлеген кабат-кабат тикшереп караулар, кирәклесен тапканчы сүзләрне һәм аларның урыннарын, төрләнешләрен әле тегеләй, әле болай куеп, сынап караулар ярдәмендә эзләгәннәрдер. Ләкин кешеләр әйтелештә кирәкле ритмик дулкын табылуына, бу турыда үз-үзләренә хисап бирмо- сәләр дә. сүзләрнең тигез-тигез кисәкләр (ритмик буыннар) булып бер тәртипкә утырулары, ачык-ябык иҗекләрнең дә тигез-тигез вакыт аралыкларында шулай ук тәртипле кабатланып килүләре нәтиҗәсендә генә ирешкәннәр. Шулай итеп, шигырь ритмик төзелеш чарасының икесе дә берьюлы бер үк мәкаль һәм табышмаклар карнында игезәк булып, бер-берләренә укмашулы — синкретик төстә бергә яралганнар. Аннан соң алар үскәннәр һәм, ниһаять, җитлеккәннәр. Үскән һәм җитлеккән! — әйтергә генә ансат: ләкин моңар килеп җиткәнче мәкальләр һәм табышмаклар ничәмә-ничә буыннарның телләреннән телләренә тапшырылып, йез елларны, мең елларны кичкәннәр! Без генә хәзер, бу хәлнең өлгергән һәм сыналган нәтиҗәләренә таянып, җиңел генә әйтеп ташлыйбыз, әмма чынлыкта исә бу бик озак эшләнгән, әллә күпме меңнәрнең, миллионнарның гомерләрен, рухи һәм зиһен көчләрен үзенә алган. Төрки дөньяның варварлыктан цивилизациягә чыгуб!, ягъни язу куллануга күчүе алдыннан мәкаль һәм табышмакларда синкретик шигырь төзелеше тәмам өлгереп җиткән булган дип уйларга кирәк. Язмада иҗат итә башлаган шагыйрьләр үзләренә туп-туры шул шигырьне күчереп алганнар. Моның шулай икәнен Мәхмүт Кашгаридагы мәкаль һәм шигырьләрне үзара чагыштырыл карау раслый, мондагы һәр шигырь үзенең ритмик төзелеше ягыннан мөгаен кайсы да булса берәр мәкаль өлгесендә язылган булып чыга. (Бу хәл безнең «Татар шигыре» дигән китабыбызда тикшерелгән.) Сүз кыска һәм күргәзмәле булсын өчен, борынгы заманнан башлап, мәкаль һәм шигырьләрне, гасырдан гасырга тоташтыра-тоташтыра, язып чыгу яхшырак булыр дип уйлыйбыз. Башлыйк V гасырның кабер ташы язуыннан (ачык иҗек һәм аларны алмаштырып килгән «урынбасар»ларны симез хәрефләр белән билгелибез) XI ГАСЫР Бу күк керсүн. кызыл чыксун Балык суда, күзе таштан Качыш булса, кая кермәс'. ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕ ТУКАИНЫ11 «МеНАФИКЪКА. ШИГЫРЕ Мәкальләр дә, Тукай шигыре дә + оч- ритмик буынына корылган Шигырьдә бу буын бер тезмәдә (без тезмәне икегә бүлеп яздык) дүрт тапкыр кабатлана. AIM Чур(а), АсыйГ ачыйт Сизә талчыйг, Оглан ч\р у — Катуный то — отуз оглан. адырылмыш. аран сизә ла ю калмыш. лый калмиша * 1 Яшен җитмеш, I ыйңмлек — нур. Эчен ярсак. Җаның тынса, Кулын тынса, Тамак булмый Давыл булмый »шск бетмеш * наданлы» — хур. әлиф чыкмас ♦. кулың тынмый, җаның тынмый, тачук булмый. ниым булмый 4 . Җиһанпын эсБозын күрдем, Ниләр «үрсә Барын күрдем. сссен, салкын. карын лүрдсм. бөтен үксез, барын күрдем. Хәзер ритмик буыннарымнан тезелгән мәкаль һәм шигырьләргә күчик, аларны да гасырдан гасырга тоташтырып языйк. Менә VII гасырдагы кабер ташыннан бер җөмлә: Тәңридәки күн кә, йнрдә— Ки әлимкә бөк мәдим 'Күктәге кояшны, җирдәге илемне күреп туймадым»,—дигәи сүз була бу. XI гасырның Мәхмүт Кашгари лөгатеннән мәкальләр: ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕ «Кил» димәк бар. «кит» димәк юк. Бирсәләр ал, суксалар кач. Кышкы көннәр җәйне әйтер. Җәйге көннәр җайны әйтер. Син пәригә мин пәри кил- гән кари9 10 11 12 . Ирнең уңма- ганы икмәк- сез булыр. Хатын уң.ма- ганы күлмәк- сез булыр Яхшы хатын яман ирне ир итәр. Яман ир ях- шы хатынны җир итәр < Н ИСӘНБӘТНЕҢ «КОММУНА ТИМЕРЛЕГЕНДӘ» ИСЕМЛЕ ШИГЫРЕ: ТАБЫШМАК Ьер атасы, бер анасы Ничә йөз мең баласы'в . 9 X Ярый. 59, 64. 41. 190 битләр. * Исәнбәт. 11 том. 223. 220 битләр. 6 Кашгари. I том, 396 бит. 12 Исәнбәт. I том, 505 бит. Ач нә йимәс, Эт җакыйрн Ат җакыйрн тук нә тимәс. атка тәкир. эткә тәкмәс1 2 . һәй, егетләр' Бездә бар эш, Бәр тимер кыз- Актарылсын Без дә гайрәт, бездә бар көч, ган чагында! бар тәхетләр бездә рәт! бездә дәрт. Бәр дә бәр! зирзәбәр' Бу һәр тезмәдә өчәр буынлы мисаллар булды, китерик (һәр тезмәне ике юлга бүлеп язабыз). Хәзер дүртәр буынлысыннан XI ГАСЫР: Булмадыйк нәңгә сәвинмәк, Билгәләр ани йирар < ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕ: Бер болыттан Кар да, яңгыр Син дә мулла, Атка печән боз да явар, да явар1 '. мин дә мулла, кем сала?7 8 . С. РӘМИЕВ ШИГЫРЕ ТАКТАШ ШИГЫРЕ Төн Ерак күкләр караңгы, Йоклый тынлыкта җиһан. Йоклый җир, йоклый акыл, йок- исемле китапта тикшердек). Әйтелгәннәрне бергә җыйнаганда, шулай килеп чыга: 1. Татар шигырендә ритмиканы оештыру чаралары—ачык иҗекләр тәртибе белән буынара ачыклыклары — бик борынгы заманнарда ук бер үк шигъри әсәрләрдә синкретик, укмашулы төстә бергә яралганнар, бергә үскәннәр һәм бергә җитлеккәннәр. Шул заманда ук мәкальләрдә һәм табышмакларда аваз составлары ягыннан төбендә еч төрле ритмик буыннар барлыкка килгән гел ябык иҗектән торган буыннар ( <_/■), гел ачык иҗектән торган буыннар (— - —), ачык һәм ябык иҗекләрнең тәртипле оешуыннан торган буыннар (- ' ) Шигырь болардан кайсы да булса берәрсен бер-бер тезү юлы белән дә. шулай ук бер үк шигырьдә аларның икесен яки барысын дә билгеле бер тәртиптә үрелдерә бару юлы белән дә язылган. 2. Шигырьне хәтердән иҗат итүдән язып иҗат итүгә күчкәндә беренче шагыйрьләр үз әсәрләренә өлгене турыдам-туры халыкның әнә шул шигъри әсәрләреннән алганнар. Шуңар күрә язма шигырь дә беренче дәверләрдә ритмик тезелеше ягыннан синкретик булган, соңрак исә ул, иҗтимагый тормышның шигырьгә булган яңа таләпләре нәтиҗәсендә, таркалган, һәм ачык иҗекләр тәртибе үзенә аерым, буынара ачыклыклары үзенә аерым мөстәкыйль роль уйный башлагач, халык шигыре («бармак») һәм классик шигырь («аруз») дигән күренешләр килеп чыккан 3. Бу ике чара, бор-берсеннән аерылып чыкканда, араларын кырт кисеп өзеп ташламаганнар. Ачык иҗекләргә корылган шигырь (-аруз») үзендә буынара ачыклыклары үтәргә тиеш урында аның, нечкә генә булса да, эзен саклаган, аны гүяки ритмик чаралар арасында бер резерв итеп тоткан. Киресенчә, буынара ачыклыкларына корылган шигырь ( бармак») ачык иҗекләр тәртибенең рифма елешендәгесен үзендә тотып калган, саклаган, бу ачык иҗекләр баганасын, аз дигәндә, «урынбасар» иҗекләр ярдәмендә беркетеп килгән. 4. Шул рәвешлә шигырьнең борынгы синкретик заманда орлыкланып, соңымнан. шигырь тармакларга аерылгач, аның һәр тармакта тагын да ныграк үскән, камилләшкән сыйфатлары һаман да бер-берсенә туган, якын кардәш, игезәк булып калганнар. Шул сәбәпле шигырь үсешенең югары баскычында аларны яңадан бергә кушу, югары сыйфат дәрәҗәсендә синтезлау мөмкинлеге бар Хезерге татар поэзиясендә әнә шул синтезлау бара да Хәер, халык бу мөмкинлекләрне борынгылыкта үзе тудырган кебек, аны үз иҗатында бөтен тарихи гомере буена хәзергәчә файдаланып килгән. Без халыкның бу иҗат эшчәнлеген тиешенчә күреп җиткерә алмаганбыз гына. Болар бигрәк тә үзе бер чиксез хикмәт һәм матурлык диңгезе булган мәкальләр һәм табышмаклар дөньясында аеруча җанлылык белән хөкем сөрәләр Язма шигырь бу диңгездән билгеле дәрәҗәдә аерылып калган Ни еченГ Монда да әлеге шул, классик шигырь гарәптән кергән, фарсидан кергән, дигән караш зыян китергән булса кирәк Шигырьнең халык өлгерткән өлгеләреннән шагыйрьләр гарәпнең бах ре хөҗәз белән бах ре ремәлгә охшашлыларын алганнар да, калганына бетенләй игътибар итмәгәннәр. Нәтиҗәдә безнең классик шигыребез гасырлар буе шушы ике өлгедән узмаган. Хәтта Г. Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйт Ремнев те бу хәлне үзгәртмәгәннәр. Соңгы ярты гасыр эчендә татар шигыре өлкәсендә матур яңалыклар барлыкка килде, һ. Такташ, X. Туфан. М. Җәлил. Ф. Кәрим, С. Хәким, Ш. Мөдәррис монда аеруча зур ачышлар ясадылар Безнең игътибарыбызны бигрәк тә нык җәлеп иткәне, әлбәттә, классик шигырь белән халык шигыре сыйфатларын яңа югарылыкта яңадан бергә кушу, синтезлау- Бу эш, чамача. 30 нчы елларның ахырларында көчәеп китте. Моның сәбәпләре культура революциясенең уңышларында, мирас байлыгын дөрес үзләштерә баруда, совет поэзиясенең иҗат тәҗрибәсе артуда иде. Совет азучыларының I съезды тудырган мөхитнең дә әһәмиятен истән чыгармаска кирәк. Бөек Горькийның халык иҗатын тирән өйрәнергә чакыруы да дәрт бирде, совет әдәбиятын, совет поэзиясен халык үзе өлгерткән гүзәллекләр белән баету эшен көчәйтеп ң.ибәрде. Егерменче елларда пассивлаша төшкән классик шигырь традицияләре шушы шартларда шигырьдә яңадан көчәя башладылар. Ләкин шунысы алар язма поэзиядәге элекке рәвешләрендә түгел, үзгәчә, яңа рәвешләрдә калкып чыктылар. Иң элек мондый шигырь яңгырап китте: төннең түрендә лампа иде... сора мый торган якты иде ****. Бу шигырьнең тууы булды, аны элеп тә алдылар, үстерә-эшкөртә дә башладылар. Бөек Ватан сугышы елларында ул тәмам өлгереп җитте, X. Туфанның үзендә дә, С. Хәким, Г. Латыйп кебек шагыйрьләр иҗатында да тулы авазы белән яңгырарга кереште. Бүлмә син фикерен аның, әй Кояшым, иртә батып, Күр, ничек ихлас белән ул Хат укын кырын ятып. Әнә ул С. Хәкимнең «Куллар» шигырендә шушындый рәвешкә керде, тулысынча утырып җитте, үзендә буынара ачыклыкларын да, ачык иҗекләр тәртибен дә бердәй төзек формада берләштерде, татар шигырен яңа, элек ишетелмәгән аһәң белән баетты. (Бу ачыш шулай ук безнең «Татар шигыре» исемле китабыбызда тикшерелгән.) Шул ук 30 елларның урталарында Ф. Кәримнең «Аучы» поэмасында яңачарак аваз яңгырап калды: Аучы килде яр буена, Карады суга: — Менә кайда икән алар. Шаулама, туган. Дөрес, бу әле бик үк эшкәртелеп җитмәгән иде. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь «Идел егете» поэмасында аның яңгырашын тулырак ачты: Төн үтә. Тау лар артына тулган ай бата, Украина кырларында язгы таң ага. Мондый шигырь язма поэзиядә булмаса да, халык иҗатында — мәкальләрдә күптән булган: Үзең адәм булсаң, безнең өндә аш әзер, Үзең яман булсаң, безнең өйдә таш әзер. 2 Боларда да буынара ачыклыклары һәм ритмик ачык иҗекләр бер ук хокук белән кулланылган. Шигырьнең үзенчәлеге, уникенче урындагы иҗекне ачык итеп, аңардан алда торган унберенче иҗекнең басымын гадәттәгедән көчәйтү, рифманың ике иҗеклегә калып, көтмәгәндә кыскаруы интонацияне кырт кистерә, бу да шигырьдәге **** X Туфан. Тукайның туганы (Тагар поэзиясе антологиясе. 507 бит). а Исәнбәт. II том. 741 бит. Алгын ай Кандилле Керосин Расходсыз «ай», «таң» сүзләренең, мәкальдәге «аш», «таш» сүзләренең басымнарын гадәттәгедән көчәйтә. Бу шигырь «Идел егете»ндә шактый эшкәртелгән булса да, шулай да аны тәмам эшкәртелеп җиткән дияргә булмый. Ф. Кәрим монда бетен строфаларны да бер калыпка салып җиткермәгән әле. Әмма арада, коеп алгандай, һәрьяктан өлгергән строфалар да бар. Мәсәлән: Күкләргә жәеп хыялны, Бер тынлар илен, Күзләрне йомып, ахырда Бер сулар идең. Унеч иҗек ритмик буыннарга биредә башкача бүленгән, икенче урындагы гына түгел, дүртенче урындагы иҗек тә ачылган һәм ана. еченче иҗекнең басымын көчәйтер ечен, яңа вазифа йөкләнгән. Строфаны шушылай баету аның яңгырашына романтик моң сирпегән. Халык мәкальләре арасында мондые да бар: Саулыкның кадерен киткәч белерсең. Яшьлекнең кадерен үткәч белерсең ††††. Шәрәф Мөдәррис Бөек Ватан сугышы тәмамланган елларда шушы мәкальгә охшашлы яңа шигырь куллана башлады. Бу юлда аның аеруча уңышлы беренче әсәрләреннән «Рәмзия» исемле шигыре булды. Шигырьнең бер-ике строфасын күчереп үтик: лыгыннан ритмик ачык иҗекләр тезелеп тешә. Әйтергә кирәк, миңа мондый шигырь язма поэзиядә бер урында да очрамады. Бәлки ул моңа кадәр чыннан да булмагандыр. Бәлки аны беренче ачкан шагыйрь Ш. Мөдәрристер. Бер ачылгач, Мөдәррис бу шигырьне төрле-төрле рәвешләрдә вариацияли. Бу яктан ул бигрәк тә үзенең «Сонетларында җитди нәтиҗәләргә ирешә. Мәкальләрдә гел ачык иҗекләрдән генә яки. киресенчә, гел ябык иҗекләрдән генә торган ритмик буыннар булуын югарыда әйткән идек инде. Ш. Мөдәррис үз шигырьләрендә аларның тегесен дә, бусын да гамәлгә кертә. Менә аның Гөлсем Селәимановага багышланган «Тормыш җиңә» исемле шигыре: Ф(ы)ронг төне. Землянка... Салам җәйгән нарлар. Ялкын сулын тимер мич. ТИЗДӘН ЧӘЙ дә кайнар. Сирәк булган тын вакыт. Күкрәмиләр туплар. . кайтып керде бервакыт минометчы Туктар. Пнзе балкый, кү парен шатлык нуры баскан. Әллә каян патефон, пластинкалар алган. Шигырьнең рифма булып КИЛГӘН СОҢГЫ ике иҗекле буынына игътибар итегез: монда барлык рифмалар тик ябык иҗекле сүзләрдән генә тора. Шигырьнең буеннан буена шулай. Бу рифмалар кычкырусыз, шау-шусыз, күңелгә җылы землянканың — сугыш шартларында вакытлы иминлек, тынычлык почмагының — рәхәтен сирпел агылалар. †††† Исәнбәт II том. 941 бит. ’ «Яныма» сүзе шигырьдә кыска әйтелештә алынган. «Килер» дип. сагынып. көтеп торасын. «Килде» дип. ашкынып. каршы чыгасың. Күрмичә сөйгәнем. бәгърем Рәмзия Ялкынлы яшь йөрәк ничек чыдасын? Кыймыйча. ятсынып, яп(ы)ма2 киләсең, Бит алмаң кызарып, кулың бирәсең, Карамыйм текәлеп, бәгърем Рәмзия. Тукта, дим, зифама күзем тимәсен. Күренеп тора: шигырьнең икенче һәм соңгы ритмик буыннар баганасының урта- Ш. Мөдәррис гел ябык иҗекләрдән генә торган ритмик буынны тезмәнең башламында яки бетемендә генә түгел, эчке элешендә дә куллана. Тагын мәкаль китерик әле. Алып Мәмшән ир иде. Үзеннән бер яшь олыга — Без торыек, газизем. Сез белерсез,— дир иде. Үзеңнән бер яшь кечегә: — Син тора тор, газизем. Без белербез,— дир иде Бу мәкаль халыкның зур күләмле борынгы әсәреннән кителеп калган һәм хикмәтле сүз төсендә халык күңелендә саклана торган бер өзек булса кирәк. Аның ритмик төзелешендә буынара ачыклыклары белән ачык иҗекләр тәртибе икесе берьюлы кулланылган. Әсәрдә бер строфага хикәяләү дә, хикәядәге персонажның туры сөйләме дә сындырылган. Өстәвенә ачык-ябык иҗекләр тәртибенә корылган төрле-төрле калыптагы ритмик буыннарның үзара ритмик тәңгәллекләре дә бик төгәл сакланган, шул ук вакытта строфаның үз төзәлешендә ирекле шигырь элементы да кулланылган. Кечкенә мәйданга бу хәтле нәрсәләрне берьюлы сыйдыру һәм шул ук вакытта строфаның үз эчендә табигый иркенлек атмосферасын да саклый алу — бу бик зур сәнгать остасы гына булдыра ала торган эш. Сопет — ундүрт тезмәле шигырь. Артык та түгел, ким дә түгел. Түбәндәге сонетта да шулай: 1 Күргәнең бармы, дус. ялтырап чыккан 2. Ал-кызыл шар сыман ИЮНЬ КбЯШЫН 3. Керәсең килми һич бүлмәгә ТЫШТЙН, 4. йөрәктә чын рәхәт илһам тоясын ... 5. ИөрәкТә чын рәхәт илһам тоясын. 6 Иртәнге саф нурны күрәсең чыктан. 7. Бу, дисең, минем көн, минем кояшым, 8. Ул. дисең, шатлыкка. бәхеткә чыккан. 9 Елмаеп. шатлыкка. бәхеткә чыккан 10. Сүндерә алмаслар мәкерле көчләр. 11. Томалый алмаслар караңгы төсләр! 12. Кичебез болытсыз. таңыбыз — чын тан. 13. Төнебез кайгысыз. көнебез - - шатлык. — 14. Яшәсен тынычлык. яктылык, , сафлык. Журнал битендә график схема бастыруны бик килештереп бетермиләр. Әлеге хәтле без моңардан тыелып килдек. Әмма югарыдагы сонетның схемасын күрсәтми торып, төзелешендәге үзенчәлекләрен аңлатуы кыен. Схемасын карыйк: 4-4-0 4-4-0 4-4-0 4-4-0 1 Исәнбәт. II том, 833 бит. 1. 04-0 3. — 4-0 Күренә ки, шигырьнең ритмик тезелеше бик баи: өч иҗекле беренче бегана уртасыннан ачык иҗекләр тезелеп төшә, 1, 3, 6, 8—14 тезмәләрнең рифмалары саф ябык иҗекләр баганасыннан гыйбарәт, 2, 4, 5, 7 тезмәләрдә — бүтән тәртип, саф ябык иҗекләр биредә дүртенче багананы түгеп, өченчене били, ә рифма эчен ачык иҗекле буын алынган. Бу соңгы ритмик буынның тагын бер үзенчәлеге бар аңарда ике ачык иҗек янәшә китерелгән һәм икесенә дә индивидуаль ритмик функция йокләтелгән. Мондый хәл мәкальләрдә дә еш кына очрый. Мәсәлән; Акчалынын эше күп Бакчалының ашы күп Ике ачык иҗекнең берсе артыннан берсе килүе сүзие акрынайтып укырга мәҗбүр итә. Ш. Мөдәррис «Сонетвында да шул сизелә: «чынлыктай — тыштан...» кебек рифмалар җитез һәм кистереп әйтелсә, «кояшым — тоясым...» кебекләр өчен сүзие гүяки «туктатып», сабыр уку хас. Медәррис үзе ачкан унбер иҗекле бу шигырьне төрлечә вариацияли. Бу урында аларның барысын да тикшереп чыгарга мөмкин түгел, урын тар. Ритм тудыручы ике чараны бер үк шигырь эчендә бергә үрелдереп куллануда С. Хәким дә яңа һәм бик кызыклы ачышлар ясады. Меиә аиың исемсез бәр шигыре. Аны тулысымча китерәбез; Барсы да бүген текәлеп карый. Кайда ул инде миндә чибәрлек Бәлки, шеһрәтем таралгандыр, дим, Меңнәр йерәге сеенеп тибәрлек. Bv хакта кичен, еемә кайткач. Хатын белән дә икәү сөйләштек. Ул әйтте миңа янында булган Малаек синен унҗиде яшьлек Бу шигырьнең ритмик схемасын ачканда ике юлын бер юлга тезәргә кирәк: Бу, безнеңчә, язма поэзиядә яңа шигырь яңа ачыш. Шагыйрьнең «Күреп кит» шигыре до шундый ук ачыш саналырга тиеш. «Күреп кит. бәхитлеген ал. ..» — шулай дип исә җилләр Үл улы, үз(е)нен’ баласы, әнкәй мине бәхилләр Шигырьнең ике юлын да бер тезме итеп алгач, монда 6 һем 13 иче урыннарда ритмик ачык иҗокләр китерелгәнен күрәбез. Шушы хәл югарыдан алып түбәнгә таба әсәрнең буеннан буена үтә. С. Хәкимнең «Мин шагыйрьне алып кайтам» исемле шигыре дә үзенә башка яңача корылган. Мин шагыйрьне алып кайтам безнең Мәскәү поездында. Бнк кыска да кебек юлым минем, Гүя бик озын да... Үз хәленең авырлыгын белә. Арзчнлы суз сатма. Кызгануны яратмаучы караш Тора һаман сакта. ' Н Исәнбәт. I том. 862 бит. Киредә сүз «үзенен» дип түгел, «үэнен» дип кыска әйтелештә атынган Бу шигырьдә, ике тезмәне бергә алганда, уналты иҗек. Шулардай бишенчесе мәҗбүри рәвештә ачык һәм басымсыз. Бу ачык иҗекнең вазифасы — я үзеннән алда- рак, я үзеннән соң килгән берәр иҗекнең басымын аерата кечәйтергә мөмкинлек тудыру. Бу ноктадан караганда рифмадагы иң соңгы иҗекнең дә ачык булуы аңардан алдагы иҗекнең басымын көчәйтә, ачык иҗек булмаган очракта, икенче иҗеге басымсыз сүз китерелгән («ычкын, тизрәк ычкын», «шушы арадан мин» — «бергә баралам мин») Ачык иҗекләрнең шушындый тәртибе шигырьнең ритмик яңгырашына үтә тә үзенчәлекле аһәң кертә. Бу шулай ук С. Хәким ачкан шигырь. «Белсәң иде» исемле әсәр дә — аның бәхетенә чыккан ачыш. тәр иҗекле өч, өч иҗекле бер буыннан, ягъни дүрт буыннан гыйбарәт. Беренче һәм өченче буыннарның өченче иҗеге, соңгы буынның икенче иҗеге — ачык. Бу да яңа шигырь. Дөрес, әле ул бөтенләй үк эшләнеп, өлгереп җитмәгән: ачык иҗек торырга тиешле кайбер урыннарда әлегә ябык иҗекләр очрый. Ләкин инде шигырь нигездә табылган. Киләчәктә, һичшиксез, эшкәртелер, җитлектерелер. Табылган шигырьнең үзен җитлектерү барышы да бик кызыклы. Туфанның 1940 елда язылган «Тукайның туганы» шигыреннән өзек алыйк: морҗа төбендә белән икәү — унчан - ятабыз: үтәр микән. өчен- ме. җү.тәр, тузы- насың? — үзең мәт эштер бисмнлласын. Туфанның бу шигырьне яңа ачкан чаклары. Шуңар күрә шигырьнең эшләнеп җитмәгән яклары күренеп тора: икенче строфаның беренче ритмик баганасында ачык иҗек бер генә урында сакланган, беренче, дүртенче тезмәләрдә буынараларын сүзләр каплап киткән. Туфан ачкан бу шигырьне Бөек Ватан сугышы елларында С. Хәким җитлектерде, «Куллар» әсәрендә аның идеаль дәрәҗәдә эшкәртелгән, искиткеч пөхтә үрнәген бирде. X. Туфан исә соңгы вакытларда шул ук шигырьнең инде яңа төсмерен эзли. «Җирдә яз» (1963) шигырендә ул беренче ритмик баганадагы ачык иҗекне икенче урынга түгел, беренче урынга куя. Бу инде яңа шигырь. Әлбәттә, аның да җитлектерәсе урыннары бар беренче баганадагы ачык иҗекләр урынына биш буында сонантлы иҗекләр куелган (Р Н). ике иҗекле буын урынына өч яки дүрт иҗекле сүзләр кую да бар. Туфанның «Агрессорга» исемле шигыре дә ритмик ачык иҗекләргә корылган; Өемне тараттың син, Йөземне канаттык син, Башымны агарттың син, Ни кирәк сиңа тагы? Алмагачның алмаларын бергә өзәсем килә; Бергә янып. бергә көеп. бергә түзәсем килә. Аның белән бакчам буйлап бергә үтәсем килә; Төн йокламый. таңнарымны бергә көтәсем килә. Эзләнә күң- аем. эзләнә. бөтен җирне тарсына; Яшрен сагыш- лары белән чыксын иде каршыма. Белсаң иде анык таңда йөри торган юлларын; Шул мәхәббәт юлларының капларда кушылганын. Биредә һәр тезмәдә (ике юлны бер итеп алганда) 15 иҗек бар. һәр тезмә дүрТүбәдә. Без — китап Сукранып Бу болыт Бисмилла Син шулай Кирәксә, Анык снн «Киләчәк Сәлам бу».—• Бу сүзне Китердең көннән сиңа. дигән кебек, синме, кояш. нурга төреп? Без X. Туфанда да, Ф. Кәрим белән С. Хәкимдә дә, Ш. Медәрристә дә яңа ачылган мондый, ягъни үзендә ачык иҗекләр тәртибе белән буынара ачыклыклары тәртибен бергә берләштергән шигырьләрнең бүтән рәвешләрен дә күп кенә очратабыз. Әмма кыска мәкаләдә барысын да китереп булмый. Тик шунысын гына әйтергә кирәк: борынгы синкретизм тудырган сыйфатлар язма шигырьгә күчкәч, үзләренә чагыштырмача мөстәкыйльлек алгач, аерым-аерым хәлләрендә үз эчке сыйфатларын тагын да тирәнрәк ачканнар, тагын да баетканнар, җитлектергәннәр Килеп, безнең заманда инде, телнең, поэзиянең югарырак баскычка күтәрелүе шартларында аларны яңадан бергә ялгарга, синтезләргә, аларның элек күрелмәгән яңа үрелмәләрен тудырырга мөмкинлек ачылган. Бу табигый күренеш диалектик үсешнең югарыга таба юлы туры сызык белән бармый, бәлки борылмалы, спираль рәвешендә, түгәрәк артыннан түгәрәк ясаулар белән бара һәм шуның белән бергә һәр яңа түгәрәктә киңрәк әйләнеш ясала. Түгәрәк ясаган саен үсеш түбәндә үтелгән бер үк сыйфатларны, баетып, югары дәрәҗәдә яңадан кабатлап уза. Татар шигыре үсешендә дә без шундый ук хәлне күрәбез: синкретик сыйфатлар борынгылыкта бергә укмашып туганнар, хәзер югары дәрәҗәдә яңадан бергә үреләләр. Бу үрелмә үсәр, тирәнәер һәм бик баи яңалыклар тудырыр әле. X. Туфан, Ф. Кәрим С. Хәким, Ш Мөдәррис кебек шагыйрьләр, язма әдәбият традицияләрен тирән үзләштерү өстенә, халыкның авыз иҗатына бик игътибарлы талантлар. Аларның шәхси сыйфатлары арасында бик көчлеләреннән — халыкның җанлы теленә, аның иҗатына мәхәббәтләре иксез-чиксез зур һәм тирән булуы. Алар да халык теленә, халык иҗатына соклану бик көчле матурлык тойгысын тәшкил итә. Бу мәсьәләдә аларның күңел сизгечләре (эмоцияләре) искиткеч зирәк. Шушы хәл аларга халык телендә шигырьгә нигез булырлык хасиятләрне тоярга, бу хасиятләрнең шигырьгә ничек күзгә күренмәс, эчке агым булып килеп керүен сизәргә мөмкинлек бирә. Халык шигырь төзелешенең күзгә күренмәс формаларда, тирәндәге эчке агым төсендә хәрәкәт итә торган хәлиткеч закончалыкларын, фән ачмаган булса да, алар тойгы белеме, тойгы зирәклеге ярдәмендә сизәләр, ул хасиятләргә барып ирешәләр, тиенәләр һәм аларны үз иҗатларына ук күчереп алалар. Безнең яшьрәк буын шагыйрьләребезгә, бәлки, бу традицияне игътибарлырак үстерү кирәктер. • ‡‡‡‡ Без сүзне Г. Халит мәкаләсеннән башлап киткән идек. Үз дәлилләребезне аңлатып чыккач, без әйтәбез: татар халкының классик шигырен тудырган чаралар гарәптән дә алынмаган, фарсидан да алынмаган, аларны халык үзо тудырган, алар — халыкның үзеннән1 . Чыннан да, бер минутка гына булса да. классик шигырь сыйфатлары гарәптән яки фарсидан килә дип ышаныйк, ди. Ул чагында татар шигыренең хәлиткеч спецификасын аңлатыр өчен халык теленә, халык иҗатына түгел, фарси теленә юнәлергә тиеш булыр идек. Ничә гасырлар буе әнә шулай эшләп килгәннәр дә! һәм шигырьнең төзелешен аңлатуны стенага илтеп терәгәннәр. Чөнки апай дию иҗади фикергә юл ачмый, киресенчә, иҗади фикергә юлны бикли, кысырлыкка дучар итә. Әгәр без классик шигырьнең чыганагы халык телендә, халыкның үз иҗатында дисәк, эш бөтенләй бүтән төс ала монда иҗади фикергә киң юл. өйрәнер өчен бетмәс-төкәнмәс хәзинә ачыла. Алай гына да түгел, шигырьне җанлы яшәешендә, яңадан-яңа сыйфатлар тудырып торучы үсешендә өйрәнергә мөмкин була. Ул чегында шигырь фәне нәтиҗәсезгә сүз йөртү хәленнән чыга, хәзерге әдәби процесска көчкуәт өсти, аны тизләтә, баета торган казанышка әйләнә. Без монә шушы соңгы юлны сайлыйбыз.