Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТУРЫНДА КАЙБЕР ТӘЭСИРЛӘР

Татарстан язучылар союзы мина зур хөрмәт күрсәтте: Казанга чакырды. аның культура һәм әдәбият тормышы белән танышырга мөмкинлек бирде. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, 26 апрельдә Татарстан шагыйрьләре һәм аларнын кунаклары, үзләренең шигырьләрен укыр өчен, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелдылар. Мин, гарәп халыкларына карата яхшы дуслык мөнәсәбәтендә булган бөек Советлар Союзының якын дусты, бу бәйрәмдә дә катнаштым. Без. гарәпләр, бик борынгы заманнардан бирле Казан турында күп ишетеп һәм укып киләбез. Атабабаларыбызнын бер вәкиле, сәяхәтче Ибн Фадлан. борынгы заманда ук бу якларга килеп чыккан һәм Идел буе халыклары турында кызыклы язмалар калдырган. Шулай ук бирегә гарәп сәүдә кәрваннары, галимнәр һәм безнең культура миссияләре дә килеп йөргәннәр. Чөнки Болгар дәүләте көнбагыштан көнчыгышка, төньяктан көньякка үтүче юллар кисешкән төштә урнашкан зур сәүдә үзәкләреннән саналган. Ерак диңгезләрне кичкән кораблар Идел буйлап Болгарга кадәр күтәрелгәннәр. Товарлар китергәннәр һәм алып киткәннәр. Бу исә, үз чиратында, халыкара мөнәсәбәтләрне үстереп җибәргән, ике халык культурасының бер-берсенә тәэсир итү көчен үстергән. Мина бүгенге Казанны, совет чоры Казанын, Бөек Октябрь Казанын үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. Казан турында күп нәрсә ишеткәннән, барысын да үз күзләрем белән күргәннән соң миндә нинди тәэсирләр туды соң? Әлбәттә, бу мәкаләдә генә тулы җавап биреп бетерү мөмкин түгел. Моның өчен тулы бер китап язарга кирәк һәм, мөгаен, мин аны киләчәктә язармын да. Ә биредә, аз гына булса да, беренче тәэсирләрем, Казаннан кайткач туган уй-фикерләрем турында язып китәргә телим. Элекке вакытларда ук инде татар халкының культурасы бик нык үскән булган. Һәм фарсы, гарәп, төрек халыклары белән бергәләп, гомум культураны үстерүгә татарлар да зур өлеш керткәннәр. Октябрь революциясенә кадәр үк Казан иң зур, иң әһәмиятле культура үзәкләреннән саналган. Советлар Союзындагы нң өлкән университетларның берсе Казанда урнашкан. Бу уку йортында, башка фәннәр белән бергә, гарәп, фарсы, монгол, кытай телләре дә укытылган. Шушы ук университетта Чернышевский гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнергә теләгән. Биредә бөек рус язучысы Толстой һәм даһи Ленин укыган. Казанда һәм Оренбургта гарәп телендә китаплар чыккан. Казан университетының фәнни китапханәсе сирәк очрый торган кулъязмалар фонды белән хаклы рәвештә горурлана ала. Миңа Ленинградта. Мәскәүдә. Дүшәмбедә күп китапханәләр белән танышырга туры килде. Ләкин беркайда да Казан университеты китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә сакланган байлыкны очратмадым. Бу китапханәдә сакланган гарәп телендәге китаплар һәм кулъязмалар белән (алар 6 меңгә якын) танышу һәм өйрәнү өчен тагын бер мәртәбә уңай вакыт туры килүен бик теләр идем Т Шәһәрнең иске районнарында көнчыгыш стиле бигрәк тә күзгә ташлана: йортлар. аларны бизәп ясалган төрле орнаментлар. рәсемнәр һ. б. Ә шәһәрнең яңа районнары исә рус стилендә төзелә. Хәзерге Казанны тулысы белән көнчыгыш рухында дип әйтү дөрес булмас иде. чөнки биредә халыкның яртысыннан артыграгы руслар. Казан Кремле Мәскәү. Ярославль. Рязань һәм башка шәһәрләрдәге кремльләрдән үзенә генә хас яклары белән аерылып тора. Биналарда рус һәм татар халкы архитектура стиленең бергә кушылуы күзгә ташлана. Стеналар акка буялган (ә югарыда искә алынып киткән шәһәрләрдәге кремльләрнең стеналары кызыл төстә), ә керү урыны һәм башкалар (бер башнядан калганнары) рус стилендә. Татарлардан гарәп телен бетүчеләр күп. Өстәп шуны язарга мөмкин, хәзерге татар исемнәренең 99 проценты гарәптән алынган: Хәсән. Хәмит, Туфан. Җәмил. Җәлил, Мостафа. Мөхәммәт. Хәдичә, Зөһрә. Әминә. Әмир, Җәләлетдин, Камалетдин, Гали һ. б. Казанның иске районында урнашкан мәчеткә килгәч, мин шуңа игътибар нттем: намаз уку церемониясе нәкъ бездәгечә, гарәп илләрендә!е кебек башкарыла, тик мәчеткә хатын-кызлар гына йөрмиләр икән. Мәчет гарәпләрдәгечә үк төзелгән: зур ишек алды, күп бүлмәләр, мулла, аның ярдәмчесе һәм мәчет идарәсе. Мәхәлләнең мулласы белем иясе кеше. Мнн мәчеткә килгән көнне үлгән кешеләргә женаза укыганны тыңладым һәм бу процессны күзәттем. Барысы ла нәкъ бездәгечә. хәтта мнн үземне Дамаскта. Каһирәдә яки Багдадта кебек хис иттем: бер үк догалар, бер үк йолалар. Татар халкы үзенең рухы, холкы, психологиясе. табигате, культурасы, үткәне һәм хәзергесе белән тулысыңча көнчыгыш халкы, һәм югарыда санап кителгән барлык сыйфатлар гарәп һәм көнчыгыштагы мөселман илләре халыкларыныкы белән тәңгәл килә дип тә әйтергә мөмкин. Әгәр дә инде татар халкы кайсыдыр яклары белән булса да бу халыклардан аерыла икән, соңгысы — бигрәк тә совет чорында барлыкка килгән үзгәрешләр. Культура өлкәсендәге казанышлары буенча татар халкы. мәсәлән, рус халкы белән бер ук баскычта тора дияргә була. Татарстан, Башкортстан шикелле үк, автономияле республика һәм Россия федерациясенә керә. Мин халык сәнгатенә зур игътибар бирүче учреждениеләр: университет. Казан театрлары. СССР Фәннәр академиясенең Казандагы институтлары яныннан уздым һәм үземә шундый зур кунакчыллык күрсәткән халыкның рухы белән тагын да якыннанрак танышу теләге тулы. Театрларда. музейларда, фәнни институтларда күргәннәр барысы да тагар халкының культура үсешен һәм перспективаларын күз алдына тагын да ачыграк китерәләр. Хәзерге югары уку йортларында татар халкының уллары һәм кызлары, барлык башка милләт вәкилләре шикелле үк. тулы хокук белән белем алалар, ә патша заманында аларның күпчелеге югары уку йортларына кереп укудан мәхрүм ителгән булган. Миңа шулай ук Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында В. И. Ленинның тугай көненә багышланган искиткеч матур кичәдә булырга туры килде, һәм бу көн минем Казанга килеп төшүем белән бергә туры килде (22 апрель. 1967 ел). .Артистлар һәм Казан яшьләре тарафыннан башкарылган бәйрәм программасы хәзерге татар сәнгатенең Россия халыкларына азатлык китергән Бөек Октябрь революциясе байрагы астында, һичшиксез, бик югары үскәнлеген күрсәтте. Ә Галнәсгэр Камал исемендәге тагар дәүләт академия театрында мина «Хужа Насретдин» дигән бик яхшы спектакль карарга туры килде. Бездә, ягъни гарәпләрдә. Хужа (яки мулла) Насретдин бнк киң таралган, аның турында анекдотлар, жыр- лар һәм мәсәлләр языла. Хужа Насретдин халыкның хикмәткә һәм зирәк акылга ия булуына яхшы мисал булып тора. Халык мондый әсәрләре белән жәберләүчеләргә каршы көрәшә, илардан көлә. Шунысын да әйтергә кирәк. Казандагы Хужа Насретдин Багдад. Дамаск һәм Каһирәдәге Хужа Насретдиннан күп аерылмый икән. Татар артистлары үз рольләрен искиткеч яхшы башкардылар. Спектакль тәмамлангач. мнн ул артистлар белән якыннан танышу бәхетенә ирештем. Шунысы кызык, алар безнең гарәп халкы һәм анык сәнгате турында күп беләләр һәм сорашалар. Университетта мин гади, ләкин чын мәгънәсендә тирән акыллы һәм югары культуралы кешеләр белән таныштым. Бигрәк тә профессор Н. А. Гуляев белән очрашып сөйләшү тирән эз калдырды. Ул Казан университетының рус әдәбияты кафедрасы мөдире, бик талантлы галим. Ләкин бер үк вакытта гади, шат күңелле, ачык йөзле кеше һәм нәкъ көнчыгыштагы кебек кунакчыл да. Безнең тирән эчтәлекле дискуссия романтизм, реализм һәм социалистик реализм проблемалары тирәсендә әйләнде, чөнки бу галим югарыда күрсәтелгән өлкәләрне тирәнтен өйрәнгән кеше. Сөйләшүебезнең ахырында профессор Н. А. Гуляев миңа үзенең романтизм һәм реализм буенча язылган хезмәтләрен бүләк нтте. Шушы ук вакытта университетта татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары белән очрашу булды, һәм алар миңа безнең сәнгать, әдәбият, үткәндәге һәм хәзерге культура өлкәләренә караган сораулар яудырдылар. Студентлар шулай ук минем татар әдәбияты белән кызыксынуым турында да сорадылар. Мин аларга татар әдәбиятында зур урын алган язучылар — Габдулла Тукан, Муса Җәлил исемнәрен атадым. Студентларның чынлап та бездәге яңалыклар, безнен тормыш белән бик нык кызыксынулары, яңа культураның үсүе турында язылган китапларны күзәтеп барулары күренеп тора. Студентлар белән очрашудан соң мине университетта татар теле һәм әдәбияты, фарсы һәм гарәп теле укытучылары тарафыннан оештырылган кечкенә генә мәҗлескә чакырдылар. Анда күренекле язучы һәм галим Гази Кашшаф, Ибраһим Нуруллин, ДЪөхәммәт Мәһдиев, Флера Сафиуллина, гарәп теле укытучысы Лена Яруллина (ул яшь кенә укытучы, гарәп телен Каһирәдә өйрәнгән, гарәпчә бик шома сөйләшә) һәм башка укытучылар катнаштылар. Казан университеты турында мин күбрәк язарга телим, чөнки миндә аңа карата иң кечле тәэсирләр сакланып калды. Биредә мин университетның проректоры Шәүкәт Хәбибуллин белән очрашып сөйләшү бәхетенә ирештем. Ул астрономия фәннәре докторы, профессор. Советлар илендә һәм шулай ук дөнья күләмендә атаклы галим. Бу гаҗәеп кеше миңа университетның үткәне һәм хәзергесе турында, татар халкының улларына һәм кызларына социализм биргән мөмкинлекләр турында сөйләде. Үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучы студентлар һәм аларның җитәкчеләре мине зур булмаган кичәгә чакырдылар. Җыр һәм бню белән алып барыла торган бу кичәдә миңа Татарстан һәм Башкортстан халыкларының сәнгате белән танышу мөмкинлеге туды. Бу вакытны Башкортстан университеты студентларының бию ансамбле казанлыларда кунакта иде. Бу гади генә, ләкин сәләтле яшьләр мине бик яхшы каршы алдылар: чиктән тыш хөрмәт күрсәттеләр. күп истәлекле бүләкләр бирделәр. Бу кызлар һәм егетләр үзләренең ачык күңелле һәм яхшы булулары, зирәклекләре, матурлыклары, җырда һәм биюдә осталыклары белән мине әсир иттеләр. Диларә Хәсәнова. Флера Сафиуллина, Флера Ганиева һәм Мөхәммәт Мәһдневләр бу сәнгать кичәсе белән җитәкчелек иттеләр һәм алар минем хәтеремдә үзләренең киң күңелле, зирәк, матур һәм кунакчыл булулары белән гомергә сакланып калырлар. Фәннәр академиясенең Казан тел. әдәбият һәм тарих институтында исә татар халкының милли сәнгатенә зур әһәмият бирәләр икән. Бөек Октябрь революциясеннән соң, В. И. Ленинның милли политикасы нигезендә, татар халкының фольклор әсәрләрен җыю, аның сәнгатен өйрәнү киң масштабларда алып барыла башлаган. Мин анда Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә татар халык сәнгатенең үсүен, ана характерлы сыйфатларны тагын да ачыграк күрдем. Бу көнчыгыш характерында! ы аерым югары сәнгать. Мәсәлән, пластинка! а язып алынган һәм хәзер дә сакланган элекке татар музыкасы һәм җырлары кайгы-сагыш һәм моң белән тулы. Моннан чыгып тагын шуны әйтергә мөмкин, татар халкы рухи яктан да гарәп халкы белән тыгыз бәйләнештә һәм аларның уртак яклары бар. Татар халкы да күп еллар буе хаким сыйныфның җәберен татып яшәгән, монгол һәм башка басып алучыларның золымын күп күргән. Идел буендагы мәчетләр дә үзләренең төзелешләре, орнаментлары һәм бизәкләре белән бездәге мәчетләргә. бигрәк тә Каһирә һәм Багдад мәчетләренә охшый. Татарстан дәүләт музее Кремльгә якын урнашкан. Кремль белән музей арасында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Бу һәйкәл миңа бик ошады. Муса Җәлилнең (без аны «Моабит дәфтәрләре» буенча чын батыр һәм горур кеше буларак беләбез) бу гаҗәеп һәйкәле Геркулесны хәтерләтә. Муса Җәлилнең гәүдәсе нык чылбыр белән бәйләнгән, ләкин ул моңа каршы бунт күтәрә, бу хәл белән һич килешә алмый. Әгәр инде без музейга керәбез һәм барлык экспонатларны карап чыгабыз икән, биредә дә Муса Җәлил рухын тойган шикелле бу- лабыэ. Бу рух зур адымнар белән алга баручы, ирек һәм үсәргә мөмкинлек биргән социализм идеяләренә ихлас күнелдән бирелгән татар халкы. Бөек Октябрь улларының рухы. Музейны карарга килүче һәр кеше бирегә тыныч күңел белән керә ала, чөнки ана татар халкының үсүе, аныц сәнгате. гореф-гадәтләре турында тулы мәгълүмат алырга барлык мөмкинчелекләр бар. Ә музейный сотрудниклары нсә бирегә килүче кунакларны аеруча җылы каршы алалар һәм татар халкының рухы, нәрсә белән яшәве, Совет Татарстанының үсүе белән тагын да якыннанрак танышуда зур ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Кызганычка каршы, без 16 гасырга кадәрге Болгар чоры культурасы белән таныштыра торган бүлекне карый алмадык. (Кайбер бүлекләрнең ремонтка ябылган вакыты туры килде.) Казан үзенең университеты, театрлары. Кремле, музейлары. Иделе һәм искиткеч елга йорты белән генә түгел, талантлы һәм акыллы кешеләре белән дә матур. Бу талантлы кешеләр — тагар халкының үсү нәтижәсе һәм алар аркылы бу халыкның бөеклеген һәм алга таба үсеш хәрәкәтен тоймыйча мөмкин түгел. Чыннан да алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил Һәм Галимҗан Ибраһимовның туганнары, дуслары һәм укучылары. Алар Казанның фән һәм сәнгать кешеләре. Өлкән язучы Мирсәй Әмир, мәсәлән, Татарстан язучылар союзы председателе, 60 яшьләрендәге олы кеше, яшь ягыннан үзенә уллыкка ярый торган 32 яшьлек гарәп язучысын каршы алырга кнлде. Ул мине самолет тралына хәтле озатып, саубуллашып калды, Мирсәй Әмир һәм Татарстан язучылар союзының башка членнары гади, яхшы, зур культуралы һәм гыйлем ияләре. Дуслык, интернационализм, үз халкын белән горурлану, көнчыгыш рухы, гарәпләргә карата мәхәббәт саклау, ачык күңел, шаян һәм тапкыр сүз, тирән белемгә ия булу, безнең хәзерге тормышыбыз, тарихыбыз һәм гарәп халкының культурасы белән зур кызыксыну кебек әйбәт сыйфатлар хас аларга. Мин татар язучыларының яшь буыны: «Казан утлары» журналының редакторы Рафаэль Мостафггн, талантлы шагыйрь Илдар Юэсеи. Рәднф Гатауллин һ. б белән дә таныштым. Язучыларның һәм шагыйрьләрнең күбесе университетта югары белем алып чыккан, ә кайберләре кандидат яки докторлык диссертациясен яклаганнар. Мәсәлән, Ибраһим Нуруллин үзенең беренче хезмәтен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай нжатына багышлаган. Аларнын күбесенең үз өлкәләрендә зур кыйммәткә ия булган әсәрләре бар. Рафаэль Мостафнн Муса Җәлил турында язган. (Ул Германия Демократик Республикасында булган һәм анда күп нәрсәләр күреп, кыйммәтле ачышлар ясап кайткан). Муса Җәлилнең ижатын өйрәнүдә, аны яңадан тормышка кайтаруда шагыйрьнең якын дусты һәм мирасын саклаучы күренекле галим һәм язучы Гази Кашшаф зур көч куйган. Шуна күрә Муса Җәлил ижатын өйрәнергә теләүче, һичшиксез, Казанга килергә һәм монда шагыйрьнең ижатын һәм тормыш юлын өйрәнүче Гази Кашшаф шикелле галимнәр белән очрашып сөйләшергә тиеш. Биредә шулай ук татар халкының зур кунакчыл халык булуын әйтмичә узу мөмкин түгел. Бу өлкәдә сәнгать кешеләре дә, язучылар да, гади халык та — барысы да бер үк төрле. Юмартлык һәм киң күңеллелек татар халкы өчен бик хас сыйфат. Мние бик күп артистлар, язучылар һәм башка кешеләр кунакка чакырдылар. Алар арасында әдәбият әһелләреннән Рафаэль Мостафнн, Нил Юзиев. Илдар Юзеев. университет укытучысы Бижан Ситдиков, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының артисткасы Хәдичә Гыйинятова. «Ашханә» директоры Тәлгат Вәлнев. филология фәннәре кандидаты Мөхәммәт Мәһдиев, тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллнн һәм башкалар бар иде. Алар мине рәсми кунак итеп түгел, ә үз туганнары шикелле кабул иттеләр. Мнн аларда үземне нәкъ үз өемдәге кебек хис иттем. Семья членнарының һәр- кайсы мина зур игътибар һәм хөрмәт күрсәттеләр. Казан һәм Татарстан, аның культурасы турындагы истәлекләр, бүләкләр белән баштанаяк күмеп ташладылар. Алардагы патриотизм, интернационализм кебек сыйфатлар мине дә куп нәрсәгә өйрәтте һәм боларны мин һнчкайчан дә онытмам. Аерата Рафаэль Мостафңнга карага булган рәхмәтем чиксез, чөнки ул. Мирсәй Әмир белән берлектә, минем бнк зур хыялымны. бөек Казанны күрү хыялымны тормышка ашырырга мөмкинчелек бирде. Әгәр дә Рафаэль Мостафнн минем йөрәгемдә үзенә аерым урын алтаннкән. бу әле башка артистларны, язучыларны һәм юта- рыда искә алынган иптәшләрне оныту мөмкин дигән сүз түгел. * * 26 апрель йене минем тормышымда онытылмас кемнәрнең берсе булып калыр. Бу көнне мине беек шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәле янына шигырь бәйрәменә чакырдылар. Дереслектә бу — Тукай кене һәм бер үк вакытта яна татар поэзиясе кене. Анда Әзербәйжан. Башкортстан һәм Татарстанмын күренекле шагыйрьләре үз шигырьләрен укыдылар һәм шулай ук миннән дә гарәп телендә берәр шигырь укуны үтенделәр. Мин беек Тукай һәйкәле, анын туганнары алдында уку ечен — «Багдадтан Тукайга хат» дигән шигырь язган идем. Бу шигырьдә мин, гарәп буларак, совет Татарстанының якын дусты һәм совет халкын чын күңелдән яратучы буларак, үземнең хисләремне белдереп, үземнең йөрәгемне бөек Тукайга һәм анын. мирасын бүген дә саклаучы улларына бүләк иттем. Халык тарафыннан хисләремнең кабул ителүе һәм хуплануы минем ечен зур шатлык иде. Алар күпмедер күләмдә минем гарәп телендә язылган шигыремне аңладылар кебек, чөнки азмы-күпме гарәп сүзләре яларга таныш. Шагыйрьләрнең ачык урында, урамда халык белән очрашулары бик яхшы гадәт һәм бу боек демократиянең чагылышы. Мондый очрашу халыкмы пОэзия белән, ә шагыйрьләрне халык белән тагын да якынайтырга ярдәм итә. Шушындый ук традиция Мәскәү шәһәрендә дә яши Мәскәү шагыйрьләре үзләренең тыңлаучылары белән Маяковский мәйданында очрашалар. Бу традиция шулай ук элекке гарәп шагыйрьләрендә дә һәм хәзергеләрендә дә бар. Элекке заманнарда шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен турыдан-туры халыкка хаж кылу вакытында, сугыш кырларында һәм башка урыннарда укый торган булганнар һәм шигырь укуда бер-берсс белән ярышканнар Хәзер исә безнең шагыйрьләребез (Хафиз Ибраһим. Әл-Җаваһири, Әл- Шәбиби. Әл-Язиҗи. Әл-Басир һ. б.) бу традицияләрне яна формада дәвам иттерәләр һәм патриотизм рухын тәрбияләү, империализмга каршы көрәш, үткән буыннарның данын кире кайтару кебек темаларны үз шигырьләрендә киң яктырталар. Габдулла Тукайның тугай көнендә анын Һәйкәле алдында шагыйрьләрнең халык белән очрашулары да минем истән Һич чыкмас Мине урамда бик күп яхшы Һәм гади кешеләр чолгап алды. Алар арасында ак сакаллы картлар да. студентлар да, эшче яшьләр дә бар иде. һәм алар үзләренең мина булган яхшы мөнәсәбәтләрен һәм теләкләрен белдерделәр. Аларның кайберләре миңа истәлекләр, кайберләре Казан шәһәре һәм Идел елгасы күренешләрен чагылдырган рәсемнәр, открыткалар бүләк иттеләр. Бер чал чәчле картны һич онытасым юк! Ул минем белән татарча сөйләшә башлады, ә мин аңа русча әйттем: «Мин татарча белмим шул». Шуннан сон ачыкланды: ул русча белми икән. Шул вакытта инде ул мине кочаклап үбүдән башка чара тапмады. Андый очрашуларның кеше күңелендә эзләрен югалтулары мөм- кинмени? Бу — татар халкының гарәп халкына. совет халкының чын дусларына булган мәхәббәтенең чагылышы. Өстәп шуны әйтәсем килә: бу язмалар минем мәшһүр Казанда бөтен күргәннәрем- не һәм бөтен ишеткәннәрем не дә эченә алып бетерә алмый. Югарыда язып киткәнемчә. болар барысы да аерым китап язуны таләп итәләр һәм бу — якын киләчәктә, һичшиксез, минем тарафтан эшләнер. Кем дә булса Казанга бер мәртәбә килә икән. Казан аны үзенең матурлыгы һәм сихрилеге белән әсир итә һәм бу кеше, һичшиксез. Казанга яңадан килмичә булдыра алмый Шәһәр чынлап та бөтен барлыгы белән һәм бигрәк тә үзенең акыллы, яхшы, гади һәм гүзәл кешеләре белән матур. Татарстан язучылары, шагыйрьләре, артистлары. артисткалары, студентлары, укытучылары һәм галимнәре бүләк иткән истәлекләр һәрвакыт минем белән булырлар, гарәп һәм татар халыклары, совет һәм гарәп халыклары арасындагы дуслыкның символы буларак сакланырлар Бөек татар халкының безнең гарәп халыкларына булган дуслык, интернационализм хисләре турында мин Багдадта да язармын. Татар һәм гарәп халыклары арасында дуслык өчен (тәржемәчедән: бу сүзләрне автор татарча язган)! Казанга һәм аның халкына дан! Габдулла Тукайга. Муса Җәлилгә һәм бөтен Татарстан шагыйрьләренә дан! Социализмга һәм Татарстанда социализмны төзүчеләргә дан! Совет һәм гарәп халыклары арасындагы, татар һәм гарәп халыклары арасындагы дуслыкка дан! Гарәп теленнән Лена Яруллина тәржемә итте.