Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары
ОКТЯБРЬ КОЯШЫ ЛСТЫНДЛ Әле шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китапларның берсе әнә шулай исемләнгән. Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңае белән басылган бу китап га узган ярты гасыр эчендә республикабызда барлыкка килгән бик күп үзгәрешләр турында сүз бара. Патша Россиясендәге иң артка ка т- гаи губерналарның берсе булган Казан губернасының Октябрь революциясеннән соң ничек итеп промышленность һәм авыл хуҗалыгы буенча бик нык алга киткән бүгенге Татарстанга әйләнүе хакында сөйләнә. Китап Татарстан АССРнын җитәкче работниклары тарафыннан язылган. Аның авторлары Ф. А. Табеев, М. Т. Троицкий. Я. С. Князев. В. П. Пикинов һәм Г. И Усманов. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Шушы елның 29 сентябрендә Татарстан язучылары союзы каршындагы партия оешмасының партия жыелышы булып үтте. Ул җыелыш КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының совет халкының тормыш хәлен тагын да ях шырту чаралары турындагы 1967 ел. 26 сентябрь карары буенча фикер алышуга һәм Язучылар союзының яшь язучылар белән элемтәсен ныгыту чараларын ачыклауга багышланган иде Беренче көн тәртибе буенча сүз «Казан у глары» журналы редакторы язуы Рафаэль Мостафннга бирелде. Октябрьның 50 еллыгы алдыннан игълан ителгән бу карар бөтен илебез .халкы өчен бик куанычлы һәм зур вакыйга. Бу карарны тормышка ашыру илебез хезмәт ияләренең экономик хәлен тагын да яхшыртырга ярдәм итәчәк. Дәүләтнең экономикасы һаман саен үсә. көчәя бара дигән сүз бу... Илебез хезмәт илләре тормышын яхшыртуга юналтелгән бу карарның безгә, ятучыларга да, бик зур файдасы тнячәк. Экономик хәле яхшырган саен, халкыбызның культура дәрәҗәсе дә үсә барачак бит Димәк, киләчәк и халык язучыларның китапларын тагын да күбрәк укыячак. Әнә шул укучыларның таләпләрен канәгатьләндерү өчен әдипләребез киләчәктә тагын да күбрәк иҗат итәрләр, .художество эшләнеше ягыннан да, идея-эстетик юнәлеше буенча да камил булган әсәрләр тудырырлар днп уйлыйбыз. Язучылардан Мирсәй Э мир. 3 ә к и Нури. Идрис Туктар. Нәби Дәү’- л и һәм СССР әдәбият фондының Татарстан бү леге директоры .1 и р о н X ә м и - д у л л и н да партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең илебез хезмәт ияләренең тормышын тагын да яхшыртуга юналтелгән карарын чын күңелдән хуплауларын әйттеләр. Аннары җыелышта икенче көн тәртибе— яшь язучылар белән эшләү чараларын яхшырту мәсьәләсе тикшерелде. Беренче сүз Язучылар союзы каршындагы әдәби консультант шагыйрь Илдар Юзеевкә бирелә: — Республикада әсәрләре даими рәвештә матбугат битләрендә басылып торган йөзгә якын яшь авторлар бар. Ә әдәбиятка килергә омтылып каләм тибрәтүче баштан язучылар саны исә тагын да күбрәк. Менә шул яшь язучыларга практик ярдәм итү формаларының ин фандалысы — семинарлар үткәрү. Бу елның май аенда РСФСР язучылары союзы, комсомол өлк.» комитеты һәм Татарстан язучылар союзы Идел буе яшь язучы.тарынын зона семинарын үткәрделәр. Ул семинарга республикабыз яшь язучылары әсәрләре дә тәкъдим нгел- де һәм, русча сүзгә-сүз тәрҗемә ителеп, рус язучылары һәм тәнкыйтьчеләре тарафыннан да бәяләнде. Яшь шагыйрь Фәнне Яруллин иҗаты семинарда катнашкан язучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Авыр .хәлдә һәм хәрәкәтсез рәвештә гел урында гына ятуына карамастан, Фәннс- iieil иҗаты һаман үсә һәм ныгый бара. Шуның өстенә ул университетта укуын да дәвам итә... Семинарда Фаил Шәфнгуллнн, Туфан Мнңнуллин, Роберт Багуллин. Альберт Хасанов. Заһирә Гомәрова әсәрләре дл тикшерелде Т. Мнңну.ътнн һәм Р. Багуллнн югары театраль белем алган яшь язучылар. Алар прозада да, драматургиядә дә эшлиләр һәм икесе дә әдәбн иҗат бе.ъиг җитди рәвештә шөгыльләнергә омтылучы өметле яшьләр. — диде Илдар Юзеев. Яшь язучылар беренче чыныгуны әдәбият түгәрәкләрен лә алалар. Газета-журнал редакцияләре, югары уку йортлары һәм куп кенә мәктәпләр каршында андый түгәрәкләр даими эшләп килә. Университетның әдәбн нҗаг түгәрәге үзенең эшен аеруча җанлы Һәм кызыклы алып бара. Түгәрәк членнары, бер-беренең әсәрләрен тикшерү белән бергә, әдәби осталык мәсьәләләренә багышланган бәхәсләр дә уздыралар. авторларның үзләрен чакырып, аларның китаплары буенча фикер алышулар да үткәрәләр. Чәмәпләрд» укучылар. авылларда колхозчылар белән очрашу кичәләре уздыралар, радио һәм телевидение буенча чыгышлар ясыйлар. Әмма бу түгәрәк членнарының күбесен шигырь язучылар тәшкил итә. Проза белән шөгыльләнүчеләр аз. тәнкыйтьчеләр бөтенләй юк диярлек. Ә тәнкыйтьчеләр безгә бик кирәк. Сонгы елларда яңа китаплар бик күп чыга, әмма, кызганычка каршы, аларның бик сирәге генә рецензияләнә. Яшь авторларның беренче китаплары да күп вакыт рецензияләнмичә кала. Моның белән һич тә килешәсе килми... «Татарстан яшьләре» редакциясе каршындагы әдәби түгәрәк тә әйбәт кенә эшләп килә. Төрле профессия кешеләрен туплаган бу әдәби берләшмәнең 25 даими члены бар. Әмма монда да жанр буенча чикләнгәнлек күзгә ташлана. Берләшмә утырышлары, нигездә, поэзия әсәрләрен тикшерүгә кайтып кала. Чөнки авыз тутырып сөйләшерлек проза әсәрләре юк. Бу — барлык әдәби түгәрәкләр өчен диярлек типик хәл. Гомумән, әдәбиятыбызга прозаикларның, тәнкыйтьчеләрнең бнк аз килүе барыбызны да борчырга тиеш... Драматургиягә килгәндә без тагын да аянычрак хәл белән очрашабыз. Бу иң авыр саналган жанрга килүче яшьләр бөтенләй күренми диярлек. Ә театрлар, үзешчән коллективлар яңа әсәрләр көтәләр. Без булган яшь драматургларга да тиешенчә игътибар бирмибез әле. Әйтик. Таһир Закиров күчмә театр белән шактый уңышлы эшли Аның инде берничә пьесасы сәхнәгә куелды. Әмма Т. Закиров пьесаларының уңышлы һәм кимчелекле яклары күрсәтелгән бер генә рецензия дә басылып чыкканы юк. Монда драматурглар секциясе дә үзенең сүзен әйтергә тиештер. Бәлки, Т. Закировны Язучылар союзына членлыкка тәкъдим итәргә дә вакыт җиткәндер инде. Сәләтле яшьләрне Союзга тарту буенча без һаман «итәрлек эшләмибез әле. Әдәбиятка алмашны безгә мәктәп тәрбияләп бирә. Әдәбият укыту яхшы куелган мәктәптә сәләтле укучы тизрәк ачыла Шигырь, хнкәя язучы укучыларның саны сонгы елларда бик нык артты Әлбәттә, мона пионер газетасы һәм журналының чыгуы зур йогынты ясады. Менә әле генә Татарстан китап нәшриятында «Иркен минем туган илем» исемле жыентык басылып чыкты. Анда укучыларның «Яшь ленинчы» газетасында чыккай шигырьләре. хикәяләре, рәсемнәре тупланган. Бик куанычлы хәл бу! Район газеталары каршындагы әдәбият түгәрәкләрендә бнк күп сәләтле яшьләр тупланган. Аларның нжат продукцияләре район газеталарында! ы әдәби сәхифәләрдә дөнья күрәләр. Ярый ла һәрбер газета редакциясендә Газиз Нәбиуллнн кебек тәҗрибәле язучы утырса! Дөресен әйтергә кирәк, район газеталарының күбесендә әдәби әсәрләргә таләп йомшак. Шул ук сүзне район газеталары каршындагы нжат түгәрәкләренә дә әйтергә туры килә. Күпчелек очракia яшь автор үз әсәренә квалификацияле анализ ала алмый Алар тәҗрибәле язучыларнын ярдәменә мохтаж. Мөслим районында узган әдәбият атналыгының түгәрәк өчен бик зур файдасы булды. Анда Хәсән Туфан. Фатих Хөсни. Атилла Расих һ. б. катнашында түгәрәк членнарының иҗатын принципиаль югарылыкта тикшерү' булды Соңыннан бу түгәрәккә Зәет Мәжитов консультант итеп билгеләнде һәм ул анда еш кына барып йөри. ’ Шундый ук иҗади сөйләшү Апае районы газетасы каршындагы әдәбият түгәрәгендә дә үткәрелде. Питрәч районы түгәрәгенә Сәрьяп Хәсәнов беркетелде. Ижат яшьләренә игътибардан ВЛКСМ өлкә комитеты да читтә калмас дип уйлыйбыз. Бик күп еллар инде ВЛКСМ өлкә комитетының яшь язучыларны жыеп сөйләшкәне юк. Яшь язучылар семинарларын үткәрүдә комсомол да инициатор булырга тиеш. Яшь язучылар арасында әдәби конкурслар бнк сирәк үткәрелә, якн үткәрелсә дә. ахырына кадәр җиткерелми. Әдәбият өлкәсендә Ленин комсомолы исемендәге республика премияләре булдыру турында да уйларга кирәк гер. Башка республикаларда андый премияләр бар. Яшьләр өчен әдәби журнал чыгару турында бик күп җыелышларда әйтелде инде. Ләкин бу мәсьәлә һаман да хәл ителми. Журнал чыгару өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар Язучылар да җитәрлек, тираж өчен дә куркасы юк. Әдәби журналлар биргән доходтан гына да берничә журнал чыгарып булыр иде Татарстан яшьләренең урынлы бу таләбен кабат- кабаг I иешле оешмалар алдында күтәреп чыгарга кирәк. Аннары Язучылар союзының Әлмәт бүлеге жнтәкчесе язучы Тариф Ахунов сүз алды һәм. ачылуына нибары ун ел гына вакыт үткән булса да, бу бүлектә унлап язучылар союзы члены үсеп чыкканлыгын әйтте, күп кенә яшь өметле авторлар үсеп килүе. Әлмәт, Лениногорск әдәби түгәрәкләрендәге эшнең торышы турында сөйләде. Яшь язучыларның иҗаты һәм алар белән элемтәне ныгыту буенча фикер алышуда язучылардан Госман Бакиров. Га- р и ф Г а л н е в. Ләбибә И х с а н о в а. Нәби Дә үл и. Шамил Рәкыйпов, Самат Шакир, яшь язучылардан Рөстәм М и и г а л и м о в, Айдар Халимов. Әдхәт С н н е г у л о в, Туфан М н ң и у л л н и н а р катнашты. Алар күп кенә файдалы тәкъдимнәр кертү белән бергә, яшьләр өчен әдәби журнал бик кирәк икәнлеген искәртеп үттеләр. Соңыннан Язучылар союзы идарәсе председателе .Мирсәй Әмир сүз алды. Ул җыелыш га сөйләнгән сүзләргә йомгак ясады һәм әйтелгән фикерләр практик эш барышында искә алыныр, диде. АТНАЛЫК ӘЙБӘТ ҮТТЕ Шушы елның 18—24 сентябрендә республикабызның Апае районында татар әдәбияты атналыгы булып үтге. Октябрьның 50 еллыгына багышлап үткәрелгән бу атналыкта язучылардан Әхмәт Юныс. Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев. Рафаил Тех- фәтуллин. Аяз Гыйләжев. Самат Шакир, «Казан утлары» журналының әдәби сотруд-. ннгы Вакыйф Нуруллин. Татарстан китап нәшрияты редакторы Таһир Нурмөхәммәтов иптәшләр канташты. Колхозларда эшнең кызу чагы —бәрәнге һәм чөгендер алу чоры булуга да карамастан, язучылар белән очрашу кичәләренә һәр авылда халык шактый куп килде. Укучылар да. колхозчылар да язучыларның чыгышларын кызыксынып тыңладылар һәм үзләре дә аларның әсәрләрен япан укып күрсәттеләр Очрашу кичәләрендә татар язучыларының китапларын сагу да оештырылган иде. Аталык көннәрендә меңгә якын китап сатылды. Атналыкта катнашкан язучылар үзләренен китапларын алган укучыларга һәм колхозчыларга автографларын да язып бирделәр. Борнаш мәктәбендә ки.ап сату аерхча уңышты үтте. Анда ике йөздән артык китап сатылды БУ мәктәп укучылары (директоры нп. Садриев) китапны аеруча яратып укыйлар икән Мәктәптәге 300 укучынын барысы дз Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһн- мов сайланма әсәрләренең барлык томнарын да сатып алган булуы —моңа ачык шаһит. Әдябият атналыгына барган иптәшләр. Сулдан Р Твхфэтц.иин. If. Юзеев. д Юныс. В Нуруллин. IJI Га we. А. Гый.йҗеа. С Шакир. Т Hyp.wxjuucYoe СЕЗОН МӘСКӘҮДӘ АЧЫЛДЫ Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театрының 1467—68 ел сезоны башкалабыз Мәскәүдә ачылды Үзенен бер атналык (24—30 сентябрь) гастрольләрен ул Кремль театрында һәм Пушкин исемендәге театрда уздырды һәм башкала тамашачыларына «Чаткылар». «Фатыйма Сабри» һәм «Гүзәлем Әсәл» исемле спектакльләр күрсәтте. Шуны да .шторга кирәк, Россия Федерациясенең милли театрлары арасында бер безнең театр гына РСФСРның культура һәм сәнгать көннәрендә катнашу бәхетенә иреште. Мәскәүдән кайтуга, 30 сентябрьдә, театр яна сезонны үз бинасында ачып җибәрде Ул көнне тамашачылар драматург Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса -» исемле премьерасы белән таныштылар. ЯЗУЧЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ Казандагы 89 нчы мәктәпкә атаклы язучыбыз һәм күренекле җәмәгать эшлек- лесе Галимҗан Ибраһимов исеме бирелүгә. Укытучылар һәм укучылар коллективы Г Ибраһимов музее оештыру эшен башлап җибәрделәр. Бу эштә Татарстанның атказанган укытучысы Фатыйма /кәл.стне па җитәкчелек итә. Өлкән класс укучылары әднпнен тормыш юлын, иҗатын һәм иҗтимагый эшчәнлеген чагылдыра торган шактый күп материал тупладылар нид» Муэей соааты да твмлм Укытучылардай һәм өлкән класс укучыларыннан музейга экскурсоводлар да билгеләнде. РСФСРның ИҢ ЯХШЫ МУЗЕЕ Бөек Октябрьның 50 еллыгына багышлап, музейларга смотр үткәрелгән иде Анда РСФСР дан 400 дән артык музей катнашты һәм күптән түгел Мәскәүдә шхл смотрга йомгак ясалды Нәтиҗәдә Татарстан дәүләт музее «РСФСРның иң яхшы музее» дип танылды. Бу исемгә тагын СССРның Революция музее. Дәүләт тарих музее (Мәскәү). Дәүл.н рус музее (Ленинград). Ленинград тарих музее. Новгород музей-заповедннгы, Пушкин музее. Ярославль музей заповеднигы, Клин шәһәрен- дле II Чзнковскнн музее, Совет Армиясенең Үзәк музее лаек булды. ОПЕРА ТЕАТРЫ ӘЛМӘТТӘ Муса Җәлил исемендәге Татар дәү тэт опера һәм балет театры артистлары республикабызның Әлмәг шәһәренә барып, «Кодача» исемле музыкаль комедияне сәхнәдә уйнадылар. РСФСРның ха тык артист тары Ф Насретдинов. М Булатова, ТАССРиын атказанган артисты В Галкин, артистка Ф Тимеровалар катнашында район кхльтура сараенда һәм Техника йортында куелган спектакльләрне әлыәт- леләр яратып карадылар. Опера һәм батег театры артистлары «Татарстзо колхозына да бардылар һәм анда үзешчән сәнгать членнары белән әңгәмә үткәрделәр