Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРТИСТНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ ПЕРМЬДА

(1919—20 нче еллар) ентябрь аенда Пермь шәһәренә кайтып, атна-ун көн чамасы ял нткәч, мине Пермь губерна Советы каршындагы милләтләр бүлегенә чакырттылар. Пермь шәһәрендә татар кызылармеецлары һәм эшчеләре өчен клуб ачарга телиләр икән, шул клубта театр труппасы оештырырга булганнар. Аны оештыру эшләрен миңа тапшырырга, шул труппаның җитәкчесе итеп тә куярга уйлаганнар. Бу эшкә каршы булмавымны, ләкин үземнең Казан Мөселман Хәрби коллегиясе карамагында икәнлегемне, хәзерге көндә ял итүемне әйттем. «Безгә ризалыгыгыз гына кирәк, ә инде Казаннан сезне сорап алуны без үзебез карарбыз», — дигәч, мин ризалыгымны белдереп кайтып киттем. Берничә көн үткәч, Казаннан Нәби Вахитов кул куйган рөхсәт кәгазе килде. Шуннан труппаны оештыру эшенә тотындык. Пермь шәһәрендә 1911 елдан бирле эшләп килгән үзешчән түгәрәк бар иде, ләкин 1919 елның башында, шәһәргә Колчак кергәч, клуб ябылып, түгәрәк таралган булган. Шул түгәрәккә 7—8 ел йөргән иптәшләрдән 16 кешене җыеп, шулар өстснә «Нур» труппасында эшләгән артисткалардан Рабига Галнмованы да чакырып алдык. Шулай итеп, Советлар хөкүмәтенә ике яшь тулган көннәрдә Пермьда кызылар1 Истәлекләрнең беренче өтеше журналыбызның 1966 елгы 6. 7. 8 саннарында басылган иде. Дәвамын укучылар соравы буенча тәкъдим итәбез. Рид. меецлар һәм эшчеләр өчен беренче татар труппасы төзелде. Элек шәһәрнең нәкъ уртасында бертуган Агафуровларның ике катлы зур таш кибете тора иде. Шул бинаны бераз ремонтлап, сәхнә эшләтеп, 300 кеше сыярлык зал ясадык. Патша заманында шушы кибеттә приказчик булып эшләгән егетләр, ннде артист булып, «Татар кызылармеецларының һәм эшчеләренең Пермь шәһәр клубы»нда театр уйнарга керештеләр. Беренче спектакль кызыл гаскәрләр һәм чакырылган кунаклар өчен бушлай гына уздырылды. Сәхнәгә Гафур Коләхметов- ның «Яшь гомер» әсәре куелды. Халык куп булды һәм спектакль шактый күтәренкелек белән узды. Көннәрнең берендә, гомуми җыелыш ясап, ягъни артистлардан башка тагып костюмершалар. сәхнә эшчеләре, бутафор, парикмахер, контролерлар һәм башка хезмәткәрләр белән барлыгы 45 кеше җыелып, местком санладык. Мине местком рәисе итеп билгеләделәр. Икенче спектакль игеп Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясен куеп җибәрдек. Хаҗи ролендә мин, артист Җәләлетдин ролендә Хәйдәрскнй уйнады. Бу спектакль биш-алты тапкыр кабатланып куелды. Тора-бара Галнәсгар Камал әсәрләреннән «Уйнаш», «Бәхетсез егет» драмалары, шулай ук «Банкрот» комедиясе куелды. Бу спектакльләрнең дә һәркайсысын тамашачы бик яратып каршы алды. Шуннан соң урындагы язучылардан Габдулла Гатаул- лнн-Апушның «Ачы хакыйкать» дигән өч пәрдәлек драмасын куйдык. Аның авторы да Пермьныкы булганлыктан, шуның өстеС Пермьда кызылармеецлар li.ru эшчеләр клубы каршында.-ы труппа артис .•ларыннан бер төркем '. на беренче бөтендөнья сугышы вакыйгаларын эченә алган бу әсәр ярыйсы гына көчле язылганлыктан, күп мәртәбәләр кабатланып, сезонда уңышлы спектакльләрнең берсе булды. Һәр атнада бер мәртәбә кызыл гаскәрләр өчен һәм ял көннәрендә көндез балалар өчен бушлай, ә атнага ике мәртәбә эшче-хезмәткәрләр өчен акчага билет сатып спектакльләр куя идек. Шәһәрдән биш километр ераклыктагы Мотовилиха заводына аена ике мәртәбә, егерме-утыз чакрым ераклыктагы Башкултан һәм Кече Мул дигән авылларга аена өчдүрт мәртәбә барып кайта идек. Лена егермедән артык спектакль куя идек. Гомумән, Пермь халкы бу сезонда клубка яратып йөрде. Бу еллар сугыштан калган җәрәхәтләрне, җимерекләрне төзәтү вакыты, азык җитмәү заманы, төрле яктан интервентлар һөҗүм игеп торган чор булганга күрә, артистларга бик авыр шартларда эшләргә туры килде. Ул елларны ягу мәсьәләсе дә бик апыр иде. Артистлар һәр ял саен өмәләргә чыгалар, кышкы салкыннарда урманнан ат белән угын китереп, аны кнссп Һәм ярын клуб миченә үзләре ягалар иде. Менә шушы авырлыкларга карамастан, труппаның Хәйдәрский, Хәйретдин Хәнҗәров, Рабига Галнмова, Мәрьям Вәлиева. Хәдичә Рәхмәтуллнна, Әминә Шахмаева. Исхак Хәсәнов. Харис Шахмаев. Имам Ибраһн- мов, Госман Арсланов, Мәхмүт Хәсәнкәев- ләр составындагы бөтен бер коллективы, театр эшен чын күңелләреннән яратып, Пермь шәһәрендә беренче мәртәбә татар тамашачыларын мәгънәви азык белән тәэмин итүгә иреште. Җәй көннәрендә халыкның клубка аз йөрүен исәпкә алып, клуб идарәсе артистларны киләсе көзгә кадәр таратып торырга булды. Апрель ахырында кышкы сезон ябылды. Мин әтиемнең туган авылы Әгерҗегә кайтырга уйладым. Анда әтиемнән калган кечкенә генә йортка урнашып, бакчасына яшелчәләр утыртып, җәйне шунда үткәрү максаты белән, иптәшемне култыкладым да. пароходка утырып, Сарапулга юнәлдем. АВЫЛЛАРДА БЕРЕНЧЕ ТЕАТРЛАР Сарапул да Мәгариф бүлеге мөдире Мөхәммәт иптәш Исхаков янына кердем. Алар Сарапул өязендәге татар авылларына аң-белем тарату эшләрен тәэмин итү өчен ' Рәсемнәр барысы игълан ителә. күчмә бер авыл труппасы оештырмакчылар икән. — Сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз? Труппага ничә кеше кирәк булыр, аның өчен никадәр расход кирәк булачак? Әлбәттә. кереме булмас, чөнки спектакльләрне авыл халкына бушлай күрсәтергә туры килер,—дип, ул миңа төрле сораулар яудырды. Мин смета төзергә кинәш иттем. Бухгалтер янына кердек тә, бергәләп, беренче октябрьдән эшкә башлау нияте белән. 16 кешелек труппа өчен смета төзедек. Сметаны Вятка (хәзерге Киров) шәһәренә раслатырга жибәрделәр. Бу мәсьәлә хәл кылынганчы. мин Әгер- жегә киттем. Анда уземнсн йортка урнашып, бакчаны сукалап, яшелчәләр утырттым. Көннәрнең берендә Әгерже яшьләрен жыеп. сөйләшеп, түгәрәк эшләрен кузгатып жибәрергә булдык. Авылда клуб та ачарга уйладык. Әгерженең нәкъ уртасында. зур урамда, Тимкнн белән Газиев байларның янәшә салынган ике таш кибетләре бар иде. Ләкин янгын чыгып, алар- ның түбәләре һәм тәрәзә рамнары янып беткән. Без шул биналарны сорап райбашкарма комитетына бардык. Башта көлделәр: «Ул ташландык коры стеналар белән нишләмәкче буласыз? Аңар бик зур ремонт кирәк бит’» — диделәр. Без: «Барысын да үзебез рәтләрбез». — дигәч, ниһаять, ризалык бирделәр. Икенче көнне, бөтен Әгерже яшьләрен жыеп. балта, лом, көрәкләр алып, эшкә тотындык. Ике арадагы таш стенаны тншеп, зур залның бер башына сәхнә ясап җибәрдек. Ай ярым вакыт ачендә. бер кайдан да ярдәм алмынча, ташландык кибет биналарын йөз илле кеше сыярлык клуб кыяфәтенә китердек. Әмма аның эчендә утырырга урындыклар да юк иде әле. Мин Сарапулга .Мәгариф бүлегенә барып ярдәм сорадым. Аннан безгә йөз илле данә агач урындык, илле метр киндер, сәхнә өчен ун метр ак полотно биреп жибәрделәр. Шулардан декорацияләр ясадык, сәхнәгә һәм тәрәзәләргә пәрдәләр кордык, залга урындыклар тездек — ялт иткән клуб булды да куйды. «.Мулланур Вахитов» исемен биреп, клубны июль аенда ачып җибәрдек. Даими рәвештә ике атнага бер мәртәбә спектакль куеп һәм концерт кичәләре ясап, Әгерҗе халкын клубка йөрергә өйрәттек. Спектакльләр б; лмаган кичләрдә клубка яшьләр жыелып твр.те уеннар оештыралар иде. Шулай ук Буби авылынын драма түгәрәге килеп тә спектакльләр куя иде. Без дә Бубига барып уйнап кайта идек. Шул рәвешчә сентябрьнең яртыларына кадәр эшләп килгәч, Сарапулдан мине чакырып телеграмма жибәрделәр: Вятка Мәгариф бүлеге труппа оештырырга роа- сәт иткән икән. Мин Сарапулга киттем. Сарапул Мәгариф бүлегендә мине труппаның баш режиссеры итеп билгеләделәр. Труппаны оештыру һәм беренче Октябрьдан эшкә башлау өчен әзерлекләр алып барырга куштылар. Мин декорацияләр ясатырга. сәхнә өчен пәрдәләр тегәргә куштым да. үзем труппага артистлар җыярга дип, Әгерҗегә киттем. Анда кайтып үзешчән түгәрәктән тәҗрибәлерәк ун кеше туплап. алар өстенә Буби авылы түгәрәгеннән баш рольләрдә уйнаучы Ибраһим Ьәдрст- диновны алып, Сарапулга юнәлдек. Анда баргач, тагын дүрт кеше табылды. Репетицияләр башладык., Коллективның гомуми җыелышын ясап, артистларның барысын да Сәнгать эшчеләре союзына алдык. Мине профуполномоченный итеп санладылар. Коллективта өч партия члены — Мөхәммәтхан Вахитов. Габдрахман Шункаров һәм Вазыйфа Шункарова. ике комсомолец — Габделхак Вахитов һәм Рокыя Әпсәләмова- лар бар иде. Беренче Октябрьда Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» әсәрен куеп, Сарапул шәһәрендә «Беренче татар күчмә авыл театры»ның кышкы сезонын ачып җибәрдек. Совет хөкүмәтенең яшәвенә өч ел тулганда безнең труппа авыл халкына культура хезмәте күрсәтә башлады. Артистлар айлык хезмәт хакы белән тәэмин ителделәр, ә спектакльләр бушлзй куела иде. Тора-бара «Кемдә гаеп» дигән драма куелды. Хөкүмәт кешеләре тарафыннан тезелгән комиссия членнары да безнең вшне бик яраттылар. Озакламыйча Г. Мөнаси- повггың «Әдәпсезләр арасында хижапсыз кыз»ын һәм концерт бүлеген әзерләдек. Безнең барыбызны да Мәгариф бүлегенә жыеп. труппаның нинди максат белән оештырылуы, авылларда алып барачак эшләребез турында анлаттылар. Халыкка тарату өчен газета, журналлар, плакатлар бирделәр. үзебезне дә жы гы киемнәр һәм киез итекләр белән тәэмин иттеләр. Шуннан» биш атка төялеп. Тугызбын (Исәнбай) якларына чыгып киттек. Авылларда спек* такльконцертлар куя. митинг-докладлар үткәрә идек. Безгә бу эшләрдә урындагы укытучылар ла булыша иде. Көндезләрен, яшьләрне жыеп, газета, брошюралар тараттык, төрле лозунг, плакатлар ябыштырдык, стена газеталары чыгардык, әңгәмәләр үткәрдек. Бу якларда клуб биналары бөтенләй булмаганлыктан, мәктәпләрдә такталардай гына сәхнә яенп уйнарга туры килә иде. Спектакльләребез гәрчә бушлай гына куелсалар да, халык аз җыела. Ааыл Советыннан махсус кешеләр чыгарып, ул кешеләр өй саен кереп, җыелыш була дип, чакырып йөриләр иде. Картлар доклад беткәч тә кайтып китеп, яшьләр, күлчелеге бала- чагалар гына кала иде. Менә шундый шартларда айдан артык йөреп, кырыклап спектакль куйдык та Сарапулга кайттык. Кайткач, «Ачы хакыйкать» белән «Чын мәхәббәт» драмаларын әзерләдек. Аннары Әгерҗе, Алабуга районнарына чыгып киттек. Ике айга якын йөреп, иллеләп спектакль куйдык. Яз җитеп, юллар өзелгәч, бер-ике атна чамасы Әгерҗедә торырга туры килде. Юл төшкәч, тагын Әгерҗе, Алабуга районнарында айдан артык вакыт йөрдек, утызкырык спектакль куеп, Сарапулга кире кайттык. Анда инде безгә махсус клуб бинасы бирелгән иде. Кайткач, «Уйнаш» драмасы белән «Банкрот» комедиясен әзерләдек. Бу спектакльләрне ннде билет сатып куйдык. Шуннан безгә унбиш көн ял бирделәр. Без, Әгерҗенекеләр, ял итәргә кайттык. Шушы җиде-сигез ай вакыт эчендә, бөтенесе ике йөздән артык спектакль куеп, утыз меңнән артык халыкка хезмәт күрсәттек. Көннәрнең берендә Татарстан Мәгариф Комиссариаты исеменнән Газиз Андарскнй мнңа чакыру кәгазе җибәрде. (Газиз Ай- дарскнй ул вакытта Мәгариф Комиссариатында Татарстан театр эшләрен алып бара иде.) Kaianra килгәч, Айдарскнй мнңа беренче татар күргәзмә труппасы төзү, элек танылган барлык артистларны шул труппага җыю кирәклеге турында сөйләде. Ул мине дә шул труппага чакырмакчы икән. Бу эшкә ризалыгымны белдердем. Сарапул группасының эшләрен режиссер Хуҗа Шункаровка тапшырырга куштылар. КАЗАНДА (1921—22 нче е.иар) Август аеның ахырларында Казанга килеп, Проломный (Бауман) урамындагы Брестоль номерларыннан бер бүлмәгә урнаштым. Сентябрь аенда башка артистлар да килә башлады. 15 сентябрьдә барлык артистлар театрга җыелдык. Габдрахман Камал II, Нури Сакаев, Нәгыймә Таҗдарова, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамиль, Мохтар Мутин, Мөхәммәт Вәлишнп һәм электән таныш башка артистлар белән күрештем. Астраханьнан килгән яшь артистлардан Габдулла Уральский, Галн ИльяРежиссер X. Шункаров һәм артистка Р. Тәкәнәева. Г. Айдарский Таһир ролендә. сов. Исмәгыйль Кугушов, Хәдичә Ханская. Сара Байкина һәм Җәләл Байкнннар белән таныштым. Минем өчен барысыннан да кызыграгы һәм иң күңеллесе сөекле язучыбыз Галиәсгар абзыйның, мәһабәт сакал-мыекларын кырып, сәхнәдә артист булып эшләргә килүе булды. Барлыгыбыз утызга якын артист җыелган идек. Җитәкчеләр эш планы белән таныштырдылар. Атнасына ике мәртәбә зур театр бинасында уйнарга тиеш булдык. Шуның өстенә атнасына бер мәртәбә эшчеләр районына барып уйнарга тиешлегебезне әйттеләр. Бу беренче танышу җыелышы тунын белән тәмам булды. Икенче көнне репетицияләр башланды. Сезон ачылгач. беренче спектаклебез Максим Горький- ның «Мещаннар» әсәре (Галиәсгар Кама.) тәрҗемәсе) буглды. Бу спектакльне сәхнәгә Касыйм Шамиль куйды, ярдәмче режиссер Исмәгыйль Кугушов иде. Бу әсәрне куярга рус театры режиссерлары Зотов белән Славянова да безгә ярдәм иттеләр. Икенче спектаклебез Фәтхи Бурнашның «ТаһирЗөһрә» трагедиясе булды. Хан ролендә—Колмәмәт. ханча — Г. Болгарская. Таһир—Газиз Айдарский, Зөһрә—Сара Байкина. гарәп — Габдрахман Камал I! уйнадылар. Әсәр өчен художник П. Беньков Локман Аитов * тарафыннан матур декорацияләр ясалды. | Композитор Солтан Габәши яңа көйләр язды. Бу спектакль сезонда әллә ничә тапкыр кабатланды һәм театрга матди яктан ] зур файда китерде. Чираттагы спектакльләрдән, русчадан! тәрҗемә ителеп. «Диңгез артында» дигән] әсәр куелды. Бу спектакль дә уңышлы? үтте. Аннары Фатих Әмирханның «Фәтхулла! хәзрәтнең үлгәч терелүе» дигән комедиясен! куйдык. Бу спектакль аеруча алкышлар| белән барды һәм берничә мәртәбә кабатла-| нып куелды- Бу әсәрне Фатих Әмирхан үзе сәхнәләштерде һәм һәр спектакльдә карап утырды. Шуннан соң Гогольнең «Ревизор» комедиясен әзерләргә керештек. Городничий ролен Мохтар Мутин, хатыны ролен Болгарская. кызлары ролен Сара Байкина, Хлестаков ролен Газиз Айдарский, Осип ролен Колмәмәт. Добчинский ролен Вәли- шин башкарды. Бобчинскнй ролендә мин уйнадым. Шулай даими рәвештә спектакльләр куел, сезонны дәвам иттек. Җомга көннәрендә куела торган спектакльләргә халык аеруча күп йөри, дүшәмбе көнне куелганнарында азрак була иде. Эшчеләр районында куелган спектакльләргә дә халык күп килми, чөнки бу заманда e.nia аръягында Җамалый Порховскийлар һәм агалы-энеле Бохарайлар тарафыннан оештырылган икенче татар труппасы эшләп килә нде. Озак та үтмәде, Галиәсгар абзыйның «Хафизалам иркәм» пьесасы һәм бер пәрдәлек «Корсын, балам, бу кала» музыкаль әсәрләре дөньяга туды. Бу әсәрләрне халык бик яратты. Ачык әйтергә кирәк: нәкъ менә шушы елларда татар театры музыкаль әсәрләр кук» белән мавыгып китте. Шунысы да бар: бу нэп чоры иде, музыкаль булса, кызык, көлке булса, шул җитте дип карадылар. «Порховой Фатих» яки «Прахуб-махуб» кебек түбән зәвыклы әсәрләр дә сәхнәгә менде. Ләкин алар озак яшәмәделәр. Инде шуннан сон, чын оперетталардан Хаҗибековның «Аршин мал алан» әсәре дә татар сәхнәсендә куелды. Сара Байкина. Рөкыя Кушловская кебек яхшы тавышлы җырчылар булу аркасында, бу спектакльләр тамашачыда яхшы тәэсир калдырдылар. Җәләл Байкин, Габдулла Уральский. Гали Ильясов һәм Мөхәммәт Вәлншнннар кебек комик һәм җитди рольләрне башкаручы артистлар да бу спектакльләрдә үз- .ирен халык алдында танытып өлгерделәр. Ул сезон, гомумән, тыныч кына, матур гына үтте. Чөнки коллективта бердәмлек, дуслык нык иде. Шушы рәвештә апрель аенын яртысына кадәр эшләп, кышкы сезонны яптык. Мәгариф Комиссариаты артистларга договор нигезендә кышкы сезон өчен генә хезмәг хакы түли нде. Шунлыктан, кышка кадәр днп, труппаны тараттылар. Җәйге айларда артистлар хезмәт биржасында учетта торырга яисә кечерәк кенә коллективлар оештырып, уз көннәрен үзләре күрергә тиеш булдылар. ХЕЗМӘТ БИРЖАСЫНДА 1921—23 еллар яшь Совет хөкүмәте өчен гаять авыр еллар нде. Өч елдан артык сузылган беренче бөтендөнья сугышы өстеиә инде ике елдан артык дәвам иткән гражданнар сугышы барышында илебез хуҗалыгы бих нык таркалган иде. 1921 елгы ачлык хәлче тагы да авырайтты. Шуңа күрә В. И. Ленин тәкъдиме буенча Совет хөкүмәте, партиябез яңа экономик политикага күчәргә мәж- бүр булды. Рус байлары Казанның үзәк урамнарында төнге сәгать 3 кә кадәр сәүдә итә торган рестораннар ачтылар. Татар байлары да бу кәсептән читтә калмадылар. Атаклы Печән базарында «Болгар», «Амур», «Шам» һәм башка исемнәрдә милли рестораннар, «Ашханә», «Мосафирханәләр» ачып җибәрделәр. Анда милли музыка, милли җыр, милли биюләр башкарылып, бу биналарда төше өчкә кадәр сәүлт бара иде. Шул ук елларда, зпвод-фабрнкалар туктау сәбәпле, хезмәт белән көн күрүче күп кенә кешеләр эшсез калдылар. Бу, әлбәттә, пакыглы хәл булды. Менә шундый эшсезләргә ярдәм күрсәтү өчен хөкүмәт хезмәг биржалары оештырды Бу биржаларда һәр профсоюзный бүлекләре булып, алар ү * членнарын хисапка ала һәм хезмәткә урнаштыру буенча чаралар күрәләр нде. Эшсез калган артистлар да биржада үз бүлекләрендә исәптә тордылар. Беркөнне шулай хезмәт биржасына барган идем, Габдрахман Камал II белән Сафа Габитовны очраттым Җәйге сезонда эшсез калган артистлардан бер коллектив төзергә булдык. Шул ният белән Мещанская IV урамда! ы типография эшчеләре клубына кнпек. Клубның мөдире артист Габдрахман Түтүрүш иде. Ул да безнең ниятне хуп күрде. Ләкин клублары бик кечкенә булганлыктан, якындагы бакчага жәйге сәхнә ясап, шунда спектакльләр куярга булдык. Икенче көнне, хезмәт биржасына барып, унөч кешелек коллектив тупладык. Аның җыелышын үткәреп, мине коллективның жнтәкчесе, Габдрахман Камал II белән Сафа Габитовны IV ХәзсР!е Нариман урамы. режиссерлар итеп куйдылар да эшкә тотындык. Май аенда ук спектакльләр куя башладык. Атнасына өч мәртәбә уйный идек. Һәркемгә йөрергә мөмкинлек булсын өчен, билет бәяләрен арзан иттек. Афишаларны, плакатларны үзебез кулдай яздык, үзебез үк урамнарда ябыштырып йөрдек. Антракт араларында һәм танца вакытларында уннар өчен музыкантларыбыз да бар нде. Болары инде клуб каршындагы түгәрәк членнары, ягъни типо!рафия эшчеләре булганлыктан, уйнаган өчен акча алмыйлар иде. Аренда өчен дә түләмәдек. Бары тик ут өчен генә түләттерделәр. Гомумән әйткәндә, барлык эшләрне үз көчебез белән эшләп башкарганлыктан, чыгым ягын мөмкин кадәр кысарга тырыша идек. Халык башта аз йөрсә дә, соңга таба ияләнеп китте, аеруча яшьләр күп йөри башлады. Ял көннәренә каршы булган спектакльләрдә халык аеруча күп була нде. Шул рәвештә көзгә чаклы эшләп килдек. Бу коллективның оешуы, ачлык елы булу сәбәпле, эшсез калган артистларның семьяларын көзгә чаклы туйдырып тору өчен дә ярады. Клубларда драма түгәрәкләренә җитәкчелек иткән иптәшләр ихмәк паегы алалар нде. Мин дә, инвалидлар клубына йөреп, паек алдым. Шушы авыр шарт- лгрда көзгә чаклы эшләп, сентябрь аенда бакчаны яптык. Бу сезонда Габдрахман Камал II, Сафа Габитов, Мөхәммәт Вәлншнн, Гази Салтн- ковскнй, Габдрахман Түтүрүш, Бакый Ибәтуллнннар, хатынкызлардан Фәхрня Кудашева, Зәйнәп Исаева, Камилә Ннгъ- мәтуллина һәм башкалар чын күңелләреннән бирелеп эшләделәр. Гомумән, коллектив бик бердәм булды. КАЗАН, 1922—23 ЕЛГЫ КЫШКЫ СЕЗОН Көннәрнең берендә Гагнз Айдарский мине Мәгариф Комиссариатына чакырды. Быелгы сезонга үзебез өчен махсус театр бинасы салынып бетәчәк (Островский урамда I92U елны салына башлаган бина). һәм анда татар спектакльләре һәрквнне куелачак икән. Труппа составын да бу сезонда кечәйтергә уйлыйлар, шунын очен танылган артистларның барысын да тупла- макчы булганнар. Астраханьнан Зәйнн Солта нов белән Камал III не, Ташкенттан Тинчурин белән Әхмеровларны, Оренбургтан Габдулла Камал I белән Фатыйма Камаловаларны, тагын берничә артистны чакырганнар. Миннән дә үзем белән эшләгән артистлар турында сорашты, кемнәрне беләсез, туларны тәкъдим итегез, диде. Мин Шакир Шамильскнй белән Маһирә Мирвәлнеааларны тәкъдим иттем. (Алар Пермьда кызылармеецлар клубында эшлиләр иде.) Иптәш Айдарский аларга шундук чакыру телеграммасы жибәрде. Берничә көннән артистлар Казанга жыс- ла башлады. Артистларга тору өчен Чернышевский урамдагы «Франция номерлары» әзерләнеп куелган иде. Октябрь башларында артистлар барысы да жыелып бетте. Үткән сезонда булган 30 артист өстснэ янадан 20 гә якын кеше өстәлде. Алар арасында Әсгать Мәжитов, Хөсәен Уразиков, Терегулов, Мифтах Әпсә.тәмов, Бари Тарханов белән Фәхрия Тархановалар да бар иде. Шулай ук Һади Такташ белән Тажи Гыйззәт тә килеп чыкты. Салих Сәйдәшев- не дә Оренбургтан Казанга чакыртып алдылар. (Минем анын белән беренче мәртәбә танышуым әнә шул театрда булды. Моңарчы мин аны ишетеп кенә белә идем.) Барыбызны да жыеп, бер-беребез белән таныштырдылар да эш планын сөйләп аңлаттылар. Баш режиссер итеп Кәрим Тинчурин билгеләнде. Суфлер Һади Такташ булды. Шушы состав белән репетицияләр башлап жибәрдек. Бу сезонда дублер системасы (артистларның рольләрне алмашлап уйнаулары) кертелде. Үзебезгә аерым театр бинасы булгач, һәрбер цехка эшчеләр һәм хезмәткәрләр алырга туры килде. Коллективта барлыгы 100 гә якын кеше булды. Бөек Октябрь революциясенең 5 еллык бәйрәме көнне «Кызыл Октябрь» исемендәге Татар дәүләт тсатрынын кышкы сезонын «Юлсызлар» дигән пьеса белән ачып жибәрдек. Бу спектакльгә халык күп жыелды. Чакырылган кунаклар да шактый иде. Салих хаҗи ролендә Мифтах Әпсәләмов уйнап, үзенең зур талант иясе икәнлеген күрсәтте. Театрның үз мастерскоенда һәр спекАртист Мифтах Әпса.тямо». такльгә диярлек махсус декорацияләр эшләтелә, шулай ук костюмнар һәм бутафория кебек нәрсәләр дә үзебездә махсус әзерләнә иде. Гомумән, бу сезонда Татарстан хөкүмәте татар театры өчен зур чыгымнар тотты. Январь аена кадәр эшләп килдек. Спектакльләр һәр көнне куелгангадыр киде, халыкның йөрүе уртача гына булды. Музыкаль әсәрләр лә күренә башлады. Музыка турында сүз чыккач, Салих Сәйдәшев хакында да әйтеп кнтми булмый: анын татар театрына килеп керүе белән аеруча зур яңалыклар туды. Салих Сәйдәшев Казандагы музыкантларны үзе,сайлап алып оркестр оештырып жибәрде, үзе язган көйләргә үзе дирижерлык иткәндә, театр бинасының салкынлыгы да онытыла иде. Бу сезонда беренче положеннедагы танылган артистлардан һәркайсына аерым бснсфисләр үткәрелеп, икенче, өченче положениедәге артистларга ике-өч кешегә бер бенефис ясалды. Минем дә бенефис спектаклем булып, үзем язган әсәрләрдән «Кызыл авыз» дигән өч пәрдәлек комедияне куйдык, билетларны да профсоюзлар, месткомнар, шулай ук кибетләр аша йөреп сатарга туры килде. Халык шактый күп жыелды, залда буш урыннар юк диярлек иде. Шакир Шамильский үзен халыкка бик тиз танытты. Ул уйный торган спектакль- ларне халык көтеп ала торган булып китте. Баш рольләрдә уйнаучыларның фамилияләре афишаларга басылып чыга. Шунлыктан, халык үзе яратканрак артистлар уйнаган кемнәрдә аеруча күп килә иде. Шундый хәлләр була башлагач, репетицияләргә вакыт бик күп алынганга, дублер системасы үзеннән-үзе юкка чыкты. Бу сезонда театрга куп кенә зур көчләр тартылган булса да. ул көчләрдән тиешенчә һәм тулы файдалана белмәү аркасында, эштә сүлпәнлек күренде. Артистларга чын мәгънәсендә образлар өстендә эшләргә мөмкинлек юк, чөнки һәр атнада берәр, хәтта икешәр премьера чыгарырга туры килә. Артист алган рольне берничә тапкыр укып чыга ла. борып тибәрелгән машчна кебек, сәхнәдә суфлер артыннан сүзләрен кабатларга гына мәжбүр була. Шуна күрә бу сезонда артистларның уеннарына дөрес бәя бирү кыен мәсьәлә. Тиешенчә әзерләнеп куелган «Юлсызлар» һәм «Сакла, шартламасын» спектакльләрендә уйнаган Мифтах Әпсәләмоа кына киләчәктә чын сәхнә остасы булачагына өметләр тудырды. БУ СЕЗОНДА СӘХНӘГӘ КУЕЛГАН ӘСӘРЛӘР Кәрим Тинчурин. «Соңгы сәлам», «Беренче чәчәкләр». «Сакла, шартламасын», «ИосыфЗөләйха», «Назлы кияү», «Хан кызы», «Зәңгәр палас», «Американ». «Сүнгән йолдызлар» һәм «Казан сөлгесе». Фәтхи Бурнаш. «Яшь йөрәкләр» һәм «Җирсезләр». Афзал Таһиров. «Янгура». Мирхәйдәр Фәйзн. «Галиябану». Ибраһимов. «Башмагым». Галиәсгар Камал. «Безнең шәһәрнең серләре» Фатнх Сәйфи. «Дошманнар» һәм «Ямьсез тормыш». Шамил Усманов. «Беренче адым» һәм «Бай кызы». Хажибекон «Аршин мал алан». Габдрахман Мангушев. «Бәхет эзләүчеләр». Локман Антов. «Кызыл авыз» һ. б. лвр. ТӘРҖЕМӘ ӘСӘРЛӘР «Ревизор». «Буш бугазлар» (Г. Камал тәрж). «Яхшы тегелгән кнвиө (И. Кули тәрж ). «Сугым» (К. Гииәиду .глин гәрж ). ЭШСЕЗ АРТИСТЛАР (1923—24 еллар) Кышкы сезон ябылгач, артистлар, һавадагы кошлар кебек, азык эзләп, төрле якка оча башладылар. Астраханьнан килгән артистлар Астраханьга кайтып китте Нури Сакаев белән Таждарова һәм Му- тии — Уфага, Касыйм Шамиль — Буага юнәлде Калган артистлардан: Шакир Шамильский. Маһирә Мнрвәлисва. Габдулла Камал. Фатыйма Камалова, Габдрахман Камал, мин, бер суфлер һәм Казан музыкантларыннан Фәйзи Бнккинин белән Габдрахман Биккннинны алып, барыбыз 9 кеше булып, хезмәт биржасы аркылы рәсмиләштереп, Татарстан кантоннарына гастрольгә чыгарга булдык. Әгсрже һәм Ижевскнга баруыбыз хакында хәбәр жибә- реп. жавап та алдык. «Килегез, яхшылап каршы алачакбыз», дип язганнар иде. Шиллернын *Юлбасарлар»ын. икенче программага— «Кайниш» (Г. Камал әсәре) белән зур гына концерт бүлеге әзерләп, мнн бригаданын җитәкчесе, Шакир Ша- мнльскнй режиссер булып, поездга утырып чыгып киттек. Әгсрже яшьләре безне вокзалда каршы алдылар. Өч дүрт квартира да әзерләп куйганнар. Минем туган авыл, шуның өстенә ике ел элек эшләп киткән район да булгач, танышлар да күп иде. Икенче көнне. «Юлбасарлар» спектакленә афишаларны урамнарга ябыштыру белән үк. халык билет сорап квартирага килә башлады Уеп буласы көнне көндездән үк билетлар сатылып бетте. Зал шыгрым тулы хәлендә спектакльне башлап жибәрдек. Спектакль зур күтәренкелек белән барды. Халык алкышлар белән каршы алгач, артистлар берсеннән берсе тырышып уйнадылар. Бигрәк тә Габдулла Камал I Карл ролендә искиткеч яхшы уйнады. Сәхнә артында, буш вакытларыбызда, Бнккиннннар белән сокланып карап тордык. Минем Габдулла Камал I белән сәхнәдә очрашуымның беренче елы иде бу. Шуның өстенә ул. үткән сезонда үзенә лаеклы рольләр эләкмә- гәилектән, Казанда артык күр-нә алмады. Монда чын мәгънәсендә аның зур мастер, зур талант нясе икәнлеге беленде. Башка артистлар да п ез, матур уйнадылар. Спектакль беткәч, халык аягүрә торып, артистларның фамилияләре белән кычкыра- кычкыра пәрдәне өч-дүрт мәртәбә ачтырдылар. Ике көннән сон. икенче программабызны— «Канннш» белән концерт бүлеген куйдык. Бу кичәбез дә зур алкышлар белән үтте. Бигрәк тә концерт бүлегендә Маһирә Мнрвәлиева. татарча, башкортча халык көйләрен җырлап, Фатыйма Камалова «Башмагым», «Аршин мал алан» әсәрләреннән өзекләр башкарып, халык күңелен яулап алдылар. Фәйзи Биккинин да скрипкада һәм кечкенә гармоньиарда уйнавы белән Әгерҗе халкының күңелен җәлеп итте. Габдулла Камал I белән Габдрахман Камал II шигырьләр, монологлар сөйләделәр. Фатыйма Камалова, махсус киемнәр киеп, татарча һәм үзбәкчә биеде. Аларны да кат-кат чакыра-чакыра ардырып бетерделәр. Бер-ике көннән кабатлап «Юлбасар- лар»ны куйдык. Халык бу юлы да күп килде. Хәтта бер караган кешеләр дә, Габдулла Камалның уйнавын аеруча яратканлыктан. яңадан килеп тамаша кылдылар. Шушы бер атна эчендә «Башмагым» әсәрен әзерләп өлгердек. Монысы да Әгерҗе халкына бик ошады. Габдрахман Биккинин рояльдә. Фәйзерахман Биккинин белән Әгерҗе егете Госман Әбтерәшитов икәүләшеп скрипкада уйнап җибәрделәр — нәкъ менә кыллы оркестр диярсең. Казаннан чыгуыбызга бер ай чамасы вакыт үткәнне сизми дә калдык. Сборлар барыбызны да канәгатьләндерерлек иде. Гомумән, бу йөрүебез һәркайсыбызныи күңелендә гомергә онытылмаслык хатирә булып калды. Габдулла Камал I белән Фатыйма Ка- малованың Әгерҗедә калуларын сорый башладылар. Аларның үзләренә дә Әгерҗе халкы бнк ошаган булса кирәк, клубта эшләргә калырга риза булдылар. Ә без Казанга кайтып киттек. Көннәрнең берендә Шамнльскннга Уфадан хат килде. Анда балалар комиссиясе каршында татарбашкорт труппасы төзелүе, шунда эшләргә артистлар кирәклеге хакында язылган иде. Шакир Шамильский белән Габдрахман Камал II һәм Маһирә Мнрвәлиева Уфага кигәргә булдылар. Көз көне бу кышкы сезон өчен Татар дәүләт театры үзенә артистларны күп ала алмады. Шуңа күрә хезмәт биржасында учетта 20 гә якын эшсез калган татар артистлары бар иде. Шул артистларның гомуми җыелышларын үткәреп, эшчеләр районында эшчеләр өчен бер труппа оештырырга булдык. Елга аръягындагы Ала- фузов театрында эшчеләрнең үз коллективы эшләп ятканлыктан, без бу якта, Вахитов заводы эшчеләренә хезмәт күрсәтүне планлаштырдык. Завком да безне хуплап каршылады. Клубны атнага ике квн безгә бирергә булдылар. Без унсигез кешелек коллектив бсләи эшкә башладык. Галиәсгар Камалны. Сафа Габитовны һәм мине режиссерлар коллегиясенә сайладылар. Сезон ачылу көненә Галиәсгар абзыйның «Бәхетсез егет»еи куярга булып, рольләр бүлә башладык. Закир ролен Гази Салтиковскийга бирергә булдык. Кәрим бай белән Сәгыйть бай рольләрен бүлгәндә Галиәсгар абзыйга мөрәҗәгать иттек. — Я. Галиәсгар абзый, син бу байларның кайсысын уйныйсың? — дип сорадык. — Юк. иптәшләр, минем бу байларны уннарга исәп юграк иде. Минемчә. Кәрим байны Аитов. Сәгыйть байны Сафа Габитов уйнарга тиеш. — дип җавап бирде ул. — Ә үзең. Галиәсгар абзый, нинди роль уйныйсың? — дип сорагач, ул: — Мин. иптәшләр. Васька ролен уйнарга кызыгып тора идем, сез та: ы ни әйтерсез,—диде. Без каршы төштек: — Галиәсгар абзый. Васька бер генә пәрдәдә керә, кечкенә роль. — дидек. — Рольнең кечкенәсе, зурысы юк. Менә мин шул Васькины чын үзе итеп уйнап бирим әле. Афишага да языгыз. Аның бер дә хурлыгы юк. — дип җавап бирде Галиәсгар абзый. Репетицияләрне Фәхрня ханым Кудашеваларның квартирында үткәрә идек. (Тукай ур., йорт 58). Чөнки, беренчедән, күп кенә артистларга йөрергә якын, икенчедән, клуб бинасы да буш булмый торган иде. Ике атна чамасы әзерләнгәч, бер уңайдан чиратта куелачак «Банкрот» әсәренә дә репетиция ясап, октябрь аенда элеккеге Крестовников заводы клубында «Эшче» труппасының кышкы сезонын ачып җибәрдек. Бу районда татар эшчеләре күп торса да, даими эшләп килгән татар труппасы юк иде. Галиәсгар абзыйның «Бәхетсез егете» Казанда күптән куелмаган булганга, өстәвенә. Галиәсгар абзый үзе дә катнашкач. халык ифрат күп килде. Спектакль дә бик уңышлы үтте, артистлар үз рольләрен бик яхшы башкардылар. Галиәсгар абзый үзе рәхәтләнеп, кәефләнеп уйнады. Хәтта Васьканың йозак каерып ача торган тимер кисәген дә махсус эшләтеп алып килгән иде. «Банкрот» комедиясендә Җамалины Сафа Габитов. Камалины Галиәсгар абзый уйнады. Сираҗетдин ролен мин башкардым. Бу спектакльгә дә халык куп жыел- ды. Бер атна эчендә ике спектакльнең укышлы узуы артистларның күңелләрен күтәрде. Күп тә үтмәде, «Кемдә таен» драмасын һәм Әнәс Камалның «Хужа Насретдин әфәнде» комедиясен әзерли башладык. Чанки драма белән комедияне алмашлап, җомга көннәрне драма, дүшәмбе концерне комедия куя идек. «Хужа Насретдин әфәнде» театрга зур сборлар бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, Ботап бакчасыннан ишәк алып тордык. Ләкин ул бәла булды, баскычтан менәргә яратмый икән, күтәреп менгерә-менгерә Жаннарыбыз чыкты. Ишәкне сәхнәгә керткәндә һәм чыгарганда ла Хужа Насретдинны уйнаучы Габдрахман Кушай жәфаланып бетте. Шулай матур гына эшләп килгәндә, декабрь аенда Галиәсгар абзый салкын тидереп ааырып китте. Бу вакытларда ул бары тик өенд.з генә язып, шуннан килгән гонорарга гына яши иде. Җитмәсә без дә хезмәт биржасы каршындагы эшсез ка нап артистлар коллективы гына идек. Ана авыру вакытында больничный лист буенча акча алырга беркайдан да мөмкин түгел иде. Без һәр көнне диярлек чиратлап барып, аның хәлен белен кайта илек. Галиәсгар абзыйның моңа бик күңеле була: «Менә ул чын дуслар, чын иптәшләр шушындый вакытларда гына беленәләр икән!» — дн иде. Аның семьясы шактый зур, үзеннән башка хезмәт итәрлек кеше юк, балаларының ин олысы Әнәс техникумда укый, иптәше.Әсма ханым да, йорт карап торганлыктан, беркая да эшли алмый... Менә шулармы истә тотып, коннәрнен берендә мин: — Галиәсгар абзый, сине тизрәк сәламәтләндерәсебез, тагын бергәләп эшлисебез килә. Аның өчезз сиңа тынычланырга, яхшы гына тукланырга кирәк. Синең файдага, бер спектакль куеп җибәрсәк, ничек булыр икән? — дидем. — Һай, Локман дус. син бик зур нәрсә уйлап чыгаргансың, бик зур рәхмәт. Ләкин башка иптәшләр моңа ничек карар? Анарның үтләренең хәлләре дә минекеннән артык түгел, — дип шикләнү белдерде. Мизз барыбызның да бер теләктә икәнлегебезне әйттем. Аның бу эшкә ризалыгызз сорадым. Галиәсгар абзый, балаларча шатланып. — Алай булгач, мин ни әйтим, рәхмәттән башка бер сүзем юк,— диде. Билетларны үзебез йөреп сатарга булдык. Галиәсгар абзыйның үз әсәрләреннәзз «Уйнаш» драмасын әзерли башладык. Бөтен чатларга афишалар ябыштырдык. Афишаларның күбесен Галиәсгар абзый улы Әнәс Камал бик матурлап язып бирде. Без. гомумән, афишаларны типографиядә бастырмый, үзебез кулдан гына яза идек. Шулай итеп билетларны кулдан таратып, калганнарын кассадан сатып, «Уйнаш» спектаклен куеп алдык. Икенче көнне отчет ясагач, спектакльнең чыгымнарыннан арткан акчага бер nor- лы капчык белән ак он. сары ман, йомырка, сарык ите, дөге ярмасы, кер сабыны һәм егерме метрлап мануфактура алып кайттык. Бер «барабыз» яллап, барысын да төяп. Галиәсгар абзыйның өенә кгзттек. Бу әйберләрнең һәммәсен дә өстәлгә өеп куйгач, Галиәсгар абзый, куанычыннан, караватыннан ук тора башлады. — Мен., монысы артып калган акча, утын кирәк лнгән идең, — дип, анысын да биргәч. аның өчезз шатлык өстенә шатлык булды. — Кунакларны үз күчтәнәчләре белән сыйлыйк әле. Гомерләре озызз булыр! — дип Әсма ханымга самовар куярга кушты. Чәй эчкәндә спектакльләребез хакында сорашты. Озак та үтмәде. Гафур Коләхметовның «Яшь гомер» әсәрен кундык. Иосыф ролендә мизз уйнадым. Шунназз Галиәсгар абзыйчаң берәр пәрдәлек комедияләреннән «Кай- ннш*. «Беренче театр», «Бүләк өчезз» әсәрләрен әзерләп. «Комедияләр кнчәсе» үткәрдек. Галиәсгар абзый айдан артык авырып япан урыныннан торып, сәламәтләнеп, эшкә йөри башлады. Безнең күңелләр тагын ди күтәрелеп китте. Яна дәрт белән эшли башладык Галиәсгар абзыннын төрекчәдән тәржемә итеп язган «Шәрык гыйшкы» днгәзз әсәрен кундык. Шул вакытларда Дәүләт театрында артистларның бснззфис зәре үткәрелә башлады. Без дә, Юмуми җыелыш ясап, коллективтагы артистларның күңелләрен күгәрү өчен, алар- дан үрнәк алирга булдык. «Беренче бсннфиснс труппаның җитәкчесе ИПТӘШ Антовтазз башлыйбыз*, дигәч. «Ануш» — Габдулла Гатауллин әсәрләреннән «Ачы хакыйкать» дигән драманы әзгр- ләп. II январьда минем беннфисАе үткәрдек. Г. Камал p ку..ы белач язган адрес. Гадәттәгечә Обкомсоюздаи. хезмәт биржасыннан һәм башка аерым иптәшләрдән котлау барганда, Галиәсгар абзый, сәхнәгә чыгып, бөтен коллектив исеменнән үз кулы белән метурлап язылган адресны укып, кулымны кысты. Кочаклап, үбеп тәбрик итте. Бу бүләк минем өчен гомеремдә нн зур бүләкләрнең берсе булды. Аннан сон Сафа Габнтовның беннфисен үткәрергә булдык. Анык үзе тарафыннан Печән базары тормышыннан алып язылган • Иерец-перец — сахарин» дигән комедиясен әзерләп куйдык. Бу спектакль көнне клубнын нше.еннән үтәргә мөмкин түгел иде, хәтта милиция чакырырга мәжбүр булдык. Билетлар сатылып беткән булуга карамастан, халык һаман килә бирде! спектакль башлангач та урамда бик күп халык калды. Моның төп сәбәбе шул иде: билетлар* ның яртысыннан күбрәген Сафа Габитов танышлары арасында үзе таратып бетерде. Кассада калганнары озакка бармады. Аннары ул үзе Казан халкына мәшһүр булган 1 -Lj; смУзЦу^^CUyt^? Wjvr'iA v4Jbj— ■ 4>_и I вЧЙЗ У &A*y > ’3#"^ I *C< Д>*£< ■ y j & A?у 0 ' Цр^О^у'Л* ~b*! ‘A. г») !& >. ^A^U.XSt,&»j4t>4i.i!«^ &I •'■" •'■■^г,,^ •ri? (# ■ Ф ?' & - ■;-. X' к борыч сатучы озын абзыйның кыяфәтен ясап, плакат язып Печән базарындагы атаклы «Болгар» номерлары чатына кунган нде. Моны күреп, бетен Печән базары халкы шаулады. Хәтта бу сатучы абзый үзе дә билет алып карарга килгән иде. Шул заманның атаклы «кырык тартмачысы»' Сафа Габитов үзе уйнады. Бу әсәр сезонда кат-кат уйналды, һәрберсе аншлаг белән үтте... Шуннан карт артисткаларыбызда" Фәхрия ханым Кудашеваның беннфнсен ясадык. Шул арада Галиәсгар абзыйның, яна әсәре өлгерде. «Алтын кармак» дигән биш пәрдәле, алты картиналы мелодрама иде ул. Бетен коллектив белән укып чыгып, куярга әзерли башладык. Әсәрдәге иң жаваплы роль — каторжан Павлус роле — Галиәсгар абзыйга, аның энесе художник Альберт роле мнма бирелде. Бу әсәр яңа, беренче мәртәбә куелу өстенә безнең коллектив вчен зур гына әсәр булганлыктан, репетицияләрне күбрәк ясарга туры килде. Февраль аенда «Алтын кармак» әсәрен куеп. Галн- әсгар абзыйның беннфнсен үткәрдек. Бу спектакль вчен реклама аеруча яхшы эшләнде. Улы Әнәс белән бергә Галиәсгар абзый үзе пьесаның эчтәлегенә кагылышлы рәсемнәр ясап, матурлап 40—50 афиша язып китерделәр. Сафа Габнтов плакатлар да ясап ябыштырды. Афишаларның башында «Халыкның яраткан язучыларыннан Галиәсгар Камал бенифисе» дигән сүз дә әллә кайлардан кычкырып торгач, халык гаять күп килде. Галиәсгар абзыйның сәхнә бәйрәмен ихтирам итеп, шәһәрнең бетен районнарыннан килделәр. Бу спектакльдә зал да үзенә бер аерым төс алган иде. Залда шәһәр интеллигенциясе, шулай ук редакцияләрдән килгән журналистлар, язучылар да күп нде. Спектакль бик яхшы, бик тигез, күтәренке рух белән уйналды. Артистлар сәхнәдә үзләрен бер зур бәйрәм үткәргәндәге кебек хис иттеләр. Өченче пәрдәдән сон бенифнс хуҗасын котлау булды. Редакцияләрдән, язучылардан, Обкомсоюэдан. эшче труппасы коллективыннан, шулай ук Дәүләт театрыннан, аерым иптәшләр дан зур бүләкләр бирелде. Кыскасы, бу бенифнс күңелләребездә тирен хатирә калдырды Галиәсгар абзый бу әсәрне Татар Дәүләт театры сәхнәсендә дә куеп күрсәтү теләген белдерде. Мин хезмәт биржасына барып, коллективның «эшсезләр фонды» файдасына бер кичә үткәрү теләген аңлаттым. Мәгариф Халык Комиссариаты йша Татар Дәүләт театрын бер кенгә алып бирделәр. Тагын берничә тапкыр репетиция үткәреп, бу юлы афишаларны типографиядә бастырып. «Кызыл октябрь» исемендәге Татар Дәүләт театрының сәхнәсендә «Алтын кармак» әсәрен куйдык. Билетларны хезмәт биржасы аркылы саттырдык, залда халык тулы иде. Калган артнстларыбызнын да бенифнс- ләрен ясадык. Һәр артист үз бенифисенә монарчы куелмаган яна әсәр табарга тырышты, һәркаЙсы билетларны үзләре таратты, шуңа тамашачылар һәркдйсына күп җыелды. Көннәрнең берендә. Сәнгать эшчеләре союзының төзелүенә биш ел тулу унае белән, бөтен Татарстан күләмендә юбилей үткәрү өчен 12 кешелек комиссия оештырылды һәм шул комиссиягә мине дә сайладылар. Бу комиссия Союзның биш еллык тарихына карата җыентык төзеп бастырды. Зур театр бинасында юбилей кичәсе үткәрде. Менә тагын яз килеп житте. Репертуарны бераз үзгәртеп. Галиәсгар абзыйнын музыкаль әсәрләреннән «Хафизалам ир- кәм»нс куйдык, аннан «Комедияләр» кичәсе үткәрдек. Минем «Мөгезле ир» комедиясен дә куеп алдык. Шулай итеп, апрель асның ахырында «Эшче труппасы»ның кышкы сезонын яптык. «Эшче труппасы» — Казанда өченче труппа булганы хәлендә — бу сезонда бар- льны 60 ка якын спектакль күрсәтте. Былтыр Уфам киткән артист-артистка- лардай: Шакир Шамнльскин, Маһирә Мнр- вәлнева. Габдрахман Камал II, Нурн Сакаев. Нәгыймә Таждарова һәм Мохтар Мутиннар инде Казанда иделәр. Бари Тарханов бу вакытта Буада иде. Ул анда Барн Болгарский. Зөләйха Багдановалар белән бер ipynna төзегән иде. Астраханьнан Габдулла Уральский, Гали Ильясов һәм Камал III ләр килеп төште. Кыскасы, читләргә таралган барлык артист-артистка- лар Казанга җыела башлады— (Дмамы бар.)