Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЛКЫНЛЫ ЕЛЛАРДА

Рамазан ага хәзер пенсиядә Шулай да тынгысыз ул. картлык көнемне ял итеп, тыныч кына үткәрим дими. 'Социалистик Татарстан» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе буларак, авылларга чыгып йөри. фельетоннар, репортажлар яза. 'Советская Татария» һәм «Социалистик Татарстан» редакцияләре каршындагы җәмәгатьчелек кабул итү пункты советы члены буларак, төрле йомыш белән килгән хезмәт ияләренә эшлекле киңәшләр бирә. Вахитов исемендәге шәһәр китапханәсендә китапханә советы председателе буларак, куп санлы укучылар белән аралаша. Татарстан дәүләт музее каршындагы фәнни совет члены буларак. тарихи үткәнебезне өйрәнү буенча тикшеренүләр алып бара, революция һәм гражданнар сугышына катнашкан батыр якташларыбыз белән яшь буынны таныштыру эшенә актив катнаша, мәктәпләрдә, китапханәләрдә авыл клубларында ветераннар белән очрашулар оештыра. Рамазан ага үзе гражданнар сугышы ветераны Октябрь революциясен авылда батрак булганы хәлендә каршылый. 55 нче дивизия сафында Колчак бандаларына каршы сугышларда катнаша. Аннары Икенче аерым Идел буе укчы татар бригадасы составында Төркстан фронтында акларга каршы сугыша башта 68 нче бригада, соңыннан 15 нче Инза дивизиясе составында барон Врангель гаскәрләрен тар-мар итү сугышларында атлы разведчик була. 1923 елда. Казанда хәрби мәктәпне тәмамлаганнан соң. 24 нче Самара һәм Сембер тимер дивизиясенә рота командиры итеп җибәрелә. Пенсиягә чыкканчы. Рамазан ага озак еллар дәвамында төрле партия, хуҗалык профсоюз эшләрендә эшли. Ленин чакыруы белән 1920 елның җәе. Без хезмет иткән хәрби часть вакытлы рәвештә 2 нче революцион хезмәт армиясе составына кертелде. Сугышлар вакытында җимерелгән тимер юлларны теэәтү ечен приказ алдык. Безне — барлыгы кырык кешене — продотряд итеп билгеләделәр. 1920 елның июль ае үтеп бара иде. «Петроград, Мәскәү. Иваново эшчеләре чирек кадак икмәк белен яшиләр, семьялары аннан да кимрәк ала», дигән хәбәр бәзнең йорәкләргә хәнҗәр кадалгандай тәэсир итте. Хезмәт һем оборона Советы (СТО) кушуы һәм турыдан-туры иптәш Ленин чакыруы буенча, безнең продотряд икмәкле районнарга юнәлде. Идел аръягында — Камышин шәһәреннән 50— 60 чакрымнар ераклыкта урнашкан авылларда — икмәк күп иде. Ләкин ул кулаклар кулында, нык яшерелгән Кулак аны хекүмәт амбарына илтүдән баш тарта. Икмәк алу эчен бер генә юл: яшергән җиреннән эзләп табарга һәм мәҗбүри рәвештә алырга кирәк В. И. Ленин азык-телек диктатурасы турындагы хезмәтендә кулакларга каршы рәхимсез кәрәш ачарга чакырды: 6» «Артык икмәге булган һәм аны станцияләргә, җыю һәм тапшыру урыннарына илтмәүче икмәк хуҗалары халык дошманнары дип игьлан ителәләр һәм кимендә 10 елга төрмәгә ябылалар, аларның бөтен мөлкәтләре конфискацияләнә һәм алар үз общиналарыннан бөтенләйгә куылалар, дип төгәл әйтергә». (Ленин. Әсәрләр. 27 том, 349 бит.) Саратовтан Астраханьга илтә торган тимер юл белән барып, Глининск разъездында поезддан төштек тә Иске Палтовка волостена бару өчен юлга чыктык. Көн бик кызу иде. Юл буенда авыллар сирәк очрады. Ул якларда бездәге кебек хуш исле болыннар һәм урманнар юк. Ат тоягы астыннан тузгып күтәрелгән тузан борыннарга тула, күзләрне каплый. Атлар да, үзебез дә суга тәмам сусадык. Шулай азапланып райпродкомга килеп җиткәндә, кич тә булды. Квартираларга керергә уйламадык. Чөнки без әле бу тирәдәге хәлләр белән таныш түгел идек. Ул төнне, мылтыкларны кочаклап утырган килеш, райпродком ишек алдында гына йокладык. Отряд начальнигы элекке офицер, сугышларда күп катнашкан, бик сабыр, тыйнак кеше иде. — Сак булыгыз, егетләр! Без монда кунакка килмәдек, кулак безне сагынып көтеп алмады, — дип кисәтеп куйды ул безне. Киләсебезне алдан ук белеп торган райпродком председателе дә, күңелләргә шик салып: — Безнең районда сезгә һәрвакыт мылтык кочаклап йокларга туры килер,— Диде. Кыска гына әйтелгән бу сүзләрдә коточкыч хәвефле хәлләр яшеренгән булуын без соңыннан үз җилкәбездә татыдык. Соңыннан безгә Петроград эшчеләреннән төзелгән 6 кешелек тагын бер отряд килеп кушылды. Корал ясаучы эшчеләргә икмәк, ә фронт өчен корал кирәк иде. Ул көннәрдә әле Украинада ак паннар хакимлек итә, Кырым ярымутравыннан чыгып, барон Врангель яшь Совет хөкүмәтенә каршы каты сугышлар алып бара иде. Илдә шундый хәлләр хөкем сөргәндә, икмәк өчен көрәш үзе бер фронт булып әверелде. Саратов һәм Царицын губерналарына кергән далаларда, чиксез киң тигезлекләрдә бодай бик уңган булып, ул елны басуда — кая карама, шунда — салам эскертләре торды. Авыл активлары биргән сигналлар эзеннән барып, шул эскертләрнең асларын тикшереп йөрибез һәм, һәр көн саен, кулаклар яшергән икмәкне табып алабыз. Көннәрнең берендә, безнең отрядның бер төркем егетләре басуда эзләнеп йөргәндә, кинәт мылтык шартлый. Бераздан тагын бер ату тавышы яңгырап китә һәм бер кызылармеецның аты гөрселдәп җиргә ава. Пуля атның маңгаена тия. Кызылармеецлар каушап калмыйлар: якындагы салам өеменә төбәп бер тапкыр залп бирәләр. Шуннан соң аннан, кулларын күтәреп, ике бандит чыга. Аларны, коралсызландырып, Иске Палтовка волостена илтеп тапшыралар. Бервакыт Иделдән 15 километрлар ераклыктагы Валуевка авылында кулакларның бик күп икмәк яшерүләре беленде. Идән астына, махсус салган мич юллыгына, тирес һәм салам астына яшерелгән меңнәрчә пот бодай табып, хөкүмәт амбарларына салдык. Валуевка авылында эшне бетереп, Яңа Палтовка авылына китәргә җыенганда, авылда фетнә күтәрелә башлады. Кулаклар үз кешеләрен котыртканнар һәм халыкны авыл Советы каршындагы мәйданга җыйганнар. Кешеләр бер-берсе белән сөйләшмиләр, бар да караңгы чырайлы. Җыйналган кешеләрнең күбесе армиядә хезмәт итүчеләр яшендә булу бездә шик тудырды. Отряд начальнигы иптәш Тимофеев бу серле хәлне бик тиз аңлап алды. Көчләрне саклап калу өчен бйк тиз генә авылдан чыгып китәргә кирәк иде. Ул көчле тавыш белән команда бирде: — Отряд! По коням! Без, чаптырып, мәйданнан чыгып киттек. Фетнәчеләр безнең арттан куа башладылар. Берничә тапкыр атып карадылар, ләкин алар җәяү иде, атлы кызылармеецларга зыян итә алмадылар. Петроград (путиловчылар) эшчеләренең вәкилләре, икмәк әзерләү эше белән, бирегә безгә кадәр дә килгәннәр. Эшчеләрнең бөтен семьяларына чирек кадак икмәк белән тукланып яшәүләре һәм шулай булса да, фронт өчен корал җитештерүләре турында авыл халкына сөйләгәннәр. Ләкин кулаклар халыкны кирегә котыртканнар. Дезертирлар һәм бандитлар, кулаклар белән бергә, эшчеләрне ерткычларча кыйнаганнар, үтергәннәр, суга батырганнар. Райпродком председателенең безне каршы алганда әйткән сүзләре артыгы белән дөрескә чыкты: без мунча кергән вакытыбызда да ишек төбендә берберебезне мылтык тотып саклый идек. Кайвакытта үзең торган квартир хуҗасының кем икәнлеген белү дә кыен булды. Бер авылда кич кунарга квартирага кергәч, хуҗа хатыны безгә үзенең ирен Кызыл Армиядә дип әйтте. Ләкин тен уртасында бүлмәдә ир кеше тавышы ишетелде. Сүз безне — өч кызылармеецны белән отрядны аякка бастырдык. Бүлмәдәге кеше хуҗа хатынның ире — бандит булып чыкты... Беэ Яңа Палтовка авылына җиткәндә, сәгать төнге 12 ләр булгандыр, отряд начальнигы яңа алынган приказ турында белдерде. Приказда болай диелгән иде: «Продотряд өстене дезертирлар белән көрәшү бурычы да йөкләнә». Әйе, дезертирлар белән керәшү —ул фактта илгә хыянәт итүчеләр белән көрәшү иде. Ул вакытта кулаклар совет кешеләрен дезертирлар кулы белән үтертәләр иде. Бу төнне без өйләргә таралмыйча, авыл читендә кундык. Тен тыныч үтте дияргә була. Тик кайбер усал этләр генә, үэ хуҗаларының тынычлыкларын бозып, шомлы тавыш белән улап өрә башладылар. Авыл йокыдан иртәнге сәгать дүртләрдә уянды. Кулларына таяк-чыбык тоткан хатын-кызлар, сыер эзләгән булып, авылдан чыгыл киткәли башладылар. Аларның үз-үзен тотулары бездә шик уятты. Тикшерел карасак, хатын- кыз дигәнебез киемен алыштырган ирләр булып чыкты. Ул иртәне без унбер дезертирны тотып, шуларның икесеннән көбәге киселгән мылтык һәм наган табып алдык, үзләрен Иске Палтовка волостена илтеп тапшырдык. Кулакларның һем дезертирларның төп таянычлары— Новоузенск өязендә берничә мең кешелек атлы банда оештырып, гарнизон складларын талаган, совет кешеләрен үтереп йөргән элеккеге поручик сул эсер Сапожков иде. Без икмәк әзерләгән районнан 100 километр чамасы гына ераклыкта Сапожков бандасының хәрәкәт итүе бу тирәдәге Совет дошманнарын канатландыра һәм алар бик зур өмет белән банда килүен көтәләр иде... Менә шундый авыр, дәһшәтле көннәрдә Татарстан егетләреннән торган 40 кешелек продотряд ил ышанычын, бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин ышанычын аклады. Меңнәрчә пот икмәк әзерләп Мәскәү, Петроград һәм Иваново эшчеләренә озатты. Герой кабере өстендә кызыл чәчәкләр 1920 елның көзе бик озак килде, көннәр җәй уртасы кебек кызу иде. Беэ төнь як Тавриядә Врангель армиясенә каршы сугышлар алып барабыз. Кызылармеецлар су зчәргө тилмереп: «Их, үэ авылыңның чишмәсеннән бер генә талкыр рәхәтләнеп ятып су эчәсе иде», — дип, туган якларын искә төшерәләр. Бронепоезд килеп туктаРамазан һидиятуллин гражданнар сугышы чорында. үтерү турында барганын белгәч, тревога са, безнең вчен бу бик зур шатлык була. Паровоз астындагы су багыннан флягаларга агызып алып, саз исе килеп торган болганчык суны да йотлыгып эчәбез. Шундый кызу көннәрнең берендә мин разведкадан кайтып килә идем. Акимовка авылы кырында ялгыз кабер өстендәге тактага күзем төште. Гарәп хәрефләре белен: «Рота командиры иптәш Әхмәди Үтәшев», дип язылган иде анда. Таныш фамилия булмагач, озак т/ктап тормыйча, штабка кайтырга ашыктым. Әйе, сугыш үткән җирләрдә андый каберләр күл очрый торган иде. Туфрак астында кем ятканын белмисең бит. башыңны түбән иел, үтәсең дә китәсең. Ләкин миңа уйламаганда гына ул фамилия турында кабат ишетергә туры килде. Врангель армиясен Кырымга таба куганда, безнең бригада Акимовка авылында торды. Квартир хуҗабыз болгар карты иде. Ничектер, шулай бервакыт, татарлар турында сүз чыккач, башка вакытта бик аз сүзле бу карт үзе сөйли башлады. — Моннан ике ай элек бездә татарлар торды,—диде ул. — Командирлары бик яхшы кеше, үзе Казанныкы иде. Гаҗәеп батыр, куркуны белми торган халык икән ул татарлар. Үзләре күп тә түгелләр иде. Бервакыт шулай Григорьевка ягыннан, кара болыт кебек булып, акларның атлы гаскәре килеп чыкты. Бик каты сугыш башланып китте. Кырым ягыннан килгән аэропланнар авыл өстендә очып йөрделәр. Аклар, бик күп булсалар да, әллә никадәр кешеләрен һәм атларын калдырып, кире чигенделәр. Аннан соң да якын-тирәдә сугышлар күп булды: туп, пулемет, мылтык тавышлары төннәр буе ишетелеп тора иде... Мин, авыл читендәге ялгыз каберне искә төшереп, карттан: — Үзегездә торган командирның фамилиясен хәтерләмисеңме? — дип сорадым. — Әйе, белом. Үтәшев Алексей иде ул, — диде хуҗа. — Ул командирның язмышын белмисезме? — дип сорашуымны дәвам иттем. Картның больницада эшли торган 22—23 яшьләрендәге кызы бар иде. Ул Үтәшев һәм башка командирларның, югарыдан килгән приказ нигезендә, Мелитополь шәһәренә таба чигенүләрен әйтте. Мин бераз уйга калып тордым булса кирәк, сизгер йөрәкле кыз: — Әллә сез аны беләсезме?!—дип, зур коңгырт күзләрен төбәп, миңа карады. Мин якында гына Үтәшев фамилияле командирның каберен күргәнлегемне әйттем. Күңелсез хәбәр бу өч кешедән торган болгар семьясына әйтеп бетергесез кайгы китерде. Кыз сулкылдап еларга кереште, карт белән карчыкның да күзләрендә яшьләр күренде. Аларның ни өчен бу татар командирын җылы хис белән хөрмәт итүләре минем өчен ачылмаган сер булып калды. Артык сорашырга базмадым. Берничә көннән соң миңа Үтәшев кабере яныннан кабат үтәргә туры килде. Кабер өстенә кызыл чәчәкләр бәйләме куелган иде. Күңелем белән чәчәк салучыга рәхмәт әйтеп, кабер белән актык мәртәбә саубуллаштым да Кырымга юл тоткан иптәшләремә кушылдым. Бүтән бу авылга килергә туры килмәде... Аннан соң күп еллар үтте. Картайгач, хәтер дә кими төште. Мин ул ялгыз кабер турында оныткан да идем инде. Гражданнар сугышыннан соң 46 ел узгач, шул тарихи елларны искә төшереп, Өлкә партия архивында утырырга туры килде. Шунда, очраклы рәвештә, 1920 елны басылган «Эшче» газетасының 36 санында күземә Үтәшев фамилиясе чалынды. «Кырымга татар кызыл яулары китте. Кичә, 21 апрель көнне, аерым Идел буе татар бригадасының запастагы батальоны Кырымга иптәш Үтәшев командалыгында мәркәз хәрби һәйәтенең аерым ротасын озатты», — диелгән иде ул газетада. Әйе. минем өчен көтелмәгән хәбәр иде бу. Аны уку белән Акимовка белән Мелитополь арасында бормаланып киткән тимер юл буендагы ялгыз каберне, кызыл чәчәкләр бәйләмен күз алдыма китердем... Эзләнә торгач, «Кызыл Армия» газетасында. шул ук 1920 елның 332 санында басылган бер хәбәрне таптым. Анда кызыл командир Үтәшевның сугышта һәлак булуы һәм Мелитополь өязе Акимовка янында күмелүе турында хәбәр ителгән иде. Ярты гасырга якын вакыт үтеп киткәч, мин күргән ялгыз кабердә яткан геройның тарихи көрәш юлларының бер өзеге генә булса да ачыкланды. Бу каһарман командир үзенең ротасы белән украиналы кардәшләребезгә ярдәмгә барган, яшь Совет власте өчен гомерен биргән татар халкы вәкилләренең берсе булып чыкты. Дошман мәкерле иде. Безнең илебезнең тел кечларе ак поляклар фронтында булуыннан файдаланып, барон Врангель, танк, бронемашина, аэропланнар һәм авыр туплар белән коралланган нәз меңнән артык армиясен Кырымнан чыгарып, кеньяк Украина даласы буйлап, 13 нче армиягә каршы һөҗүмгә күчте. Иптәш Убарееаич командалыгындагы 13 нче армия үзеннән дүрт мәртәбә артык санлы дошманга каршы тору ечен кеше кеченнән килердәйләрнең барын да эшләде. Көчләр тигез булмау сәбәпле, куп корбаннар биреп, Синильниково станциясенә кадәр чигенергә мәҗбүр булдык. Беэнең якташыбыз кызыл командир Утәшев әнә шул канлы зур сугышларда каһарманнарча сугышып һәлак булган иде. Ике очрашу Шул ук 1920 елның октябре. 15 нче Инза дивизиясе Каховкадан алып Сиваш ярына кадәр булган җирне бик авыр шартларда сугышып үтте. Дошман кечле иде. Нык коралланган, күп елеше офицерлардан торган дивизияләргә каршы сугышларда җиңү белән рухланган кызылармеецлар, үлем белән хисаплашмый, алга ыргылдылар. Инза дивизиясендә, бигрәк тә ике полкта, Казаннан килгән яңа көчләр бар иде. Беэнең якташларыбыз да инэалылар сафында көчләрен аямыйча арсландай сугыштылар. Кызыл Армия, бетен фронт буйлап, Геническ шәһәреннән алып Кара диңгезгә кадәр булган җирне вран- гөльчеләрдән чистартып, ноябрьның өчесендә Кырым капкасына килеп җитте. Кырымга коры җирдән бәреп керү күп югалтулар таләп итә: Перекоп бугазының киңлеге унбер километр, Чоңгар бугазы — өч километр һәм Арбат стрелкасы бер километр чамасы. Ләкин бу соңгы икесе дошманның Азов флотилиясе тарафыннан әзлексез утка тотылып тора. Димәк, йөз километр фронтның 15 километры гына коры җир булып, калган 85 километры су белән бүленгән иде. Командарм М. В. Фрунзе, коры җирдән Кырымга керү мөмкинлеге бик аз булуын искә алып, дивизияләрне Перекоп ныгытмасы артына Сиваш аша чыгару планын тозеде, һәм үзе, урынга килеп, шул тарихи операция белән җитәкчелек итте. Безнең 15 нче дивизия штабы Сиваш яры буендагы Страгановка авылында иде. Бервакыт шулай ачык һавада урнашкан роталар кинәт җанланды, һәр кызылармеец, дала ягына таба борылып, еракта күренгән җиңел автомашинаны күзәтә башлады. Машина бик тиз килеп җитте. Командарм М. В Фрунзе һем главком С. С. Каменев автомобильдән чыктылар. Кызылармеецлар белән бик җылы исәнләшкәннән соң, алар дивизия штабы урнашкан авылга керделәр. М. В Фрунзены минем беренче тапкыр күрүем иде бу. Шул ук кение кичкә таба алар дивизия начальникларыннан И. И. Раудмец, В. К. Блюхер һ. б. лар белән Сиваш яры буена килделәр һәм кичү урынын карап йөрделәр. Баш өсләреннән бертуктаусыз сызгырып үтеп торган снарядларга карата булса кирек: «Дошман ягы сак тора», — диде командарм. Кулына бинокль алып, аргы якны карамакчы булды. Ләкин су өстендәге томан аша дошман ягы күренми иде. Врангельчеләр Кырымга кереп бикләнгән, безгә —атлы разведчикларга — эш булмаганлыктан, дивизияләр, бригадалар, һәм кайвакытта 6 нчы армия штабына ук приказлар йөртә башладык. 7 ноябрь көнне, яшь Совет иле үзенең еч еллыгын бәйрәм иткәндә, Кызыл Армия халкыбыз хәтереннән меңгә җуелмаслык каһарманлык күрсәтергә әзер тора и ае. Без һәрберебез 6—7 километр киңлегендәге Сивашны кичеп чыгарга, дошманның Марков, Дроздов һәм Корнилов дивизияләрен тар-мар итәргә омтыла идек. Шул ук кенне, караңгылыктан һәм томаннан файдаланып, 15 нче дивизиянең 45 нче бригадасы һем кавалерия полкы, коточкыч упкынлы. Черек диңгез дип йөртелә торган Сивашка кереп, күздән югалдылар. Дошман прожекторлары берөзлексез Сиваш өстен һем яр буен капшап тордылар. Чыгып җитәргә берникадәр ара калгач, арангельче- ләр давыллы ут ачтылар Югалтулар булды булуын, әмма дошман кулындагы яр буен штурмлаучылар, бернәрсә белән дә хисаплашмыйча, алга үрмәләделәр. Кулларына ике кило чамасы авырлыктагы Новицк граматаларын тотыл, бер группа кызыл- армеецлар чәнечкеле тимер чыбык рәтләренә таба шудылар һәм чыбыкларны шарт» латып өзеп, роталарга керер өчен юл ачтылар. 7 ноябрьдан 8 енә каршы төнне 15 нче дивизия, Сивашны кичеп чыгып, яр буенда дошманга каршы һөҗүм башлады. Элемтәчеләр дә, сугышчылардан калышмыйча, Сиваш аша телефон чыбыгы сузып, дивизия белән М. В. Фрунзе штабы арасында элемтә урнаштырдылар. Кызганычка каршы, кыр телефоны ике сәгать чамасы гына эшләде. Фронт белән командарм арасында элемтә өзелде. Командарм өчен иң киеренке минутларда телефонсыз калу фронтның язмышын үз ихтыярына кую дигән сүз иде. Командарм — ул фронтның йөрәге, ә телефон чыбыклары кан тамырлары дисәк ялгыш булмас. Телефонның эшләүдән туктау сәбәбен элемтәчеләр бик тиз аңлап, тиешле чара күрделәр. Сивашның тозлы суы телефон чыбыгын ашаган һәм күгәрткән булып чыкты. Шуннан соң элемтәчеләр, үз командаларындагы кызылармеецларны Сиваш аша тезеп чыктылар; алар, телефон чыбыкларын икешәр сәгать буена кулларында тотып торып, командармга фронт белән җитәкчелек итәргә мөмкинлек тудырдылар. Ул арада фронттан командармга хәбәр килде: данлы начдив В. К. Блюхерның 51 нче дивизиясе Төрек валын алган! Шуннан соң озак та үтмәде, Кырымга атлы гаскәр кертү мөмкинлеге ачылды. Кырым тигезлегендә бөтен фронг буйлап Симферопольгә таба һөҗүм башланды. Антанта инженерларының ел буена корган тимер-бетон ныгытмалары дошманга файда бирмәде. Барон Врангель, армиясен ташлап, корабльгә утырып качты. Кырымда Совет власте урнашкач, кызылармеецларның күбесе өйләренә, сугыш нәтиҗәсендә җимерелгән хуҗалыкны төзекләндерергә киттеләр. Без, бер группа иптәшләр, хәрби мәктәпләрдә укырга теләдек. Уналтынчы җәяүле командирлар мәктәбенә Казанга укырга кайттык. Ләкин Совет власте дошманнары анда да тынычлап укырга ирек бирмәделәр. 1921 елда безне Төмән һәм Тоболь тирәсендәге фетнәне бастыру өчен җибәрделәр. 1922 елның эссе җәендә Төркмәнстанга барып, басмачыларга каршы көрәштек, октябрь аенда гына кайтып укый башладык. Әле хәзер дә хәтеремдә, актык курста укыганда тактика укытучысы патша генералы Грузинский (үзе әйтүенә караганда патша адъютанты), курсантлар белән бәхәскә кереп, М. В Фрунзеның Сивашны кичеп чыгуын дөрес тактика түгел дип бәяләде. Без аңа каршы отпор бирдек. Кырым өчен барган сугышларда М. В. Фрунзеның бөек Ленин күрсәткән тактика белән җиңүгә ирешкәнен без белә идек. «...Исегездә тотыгыз, ничек кенә булмасын, дошманның үкчәсенә басып Кырымга керергә кирәк. Җентекләп хәзерләнегез, Кырымны алу өчен су ерып чыга торган урыннарның барысы да өйрәнелгәнме — тикшерегез» '. В. И. Ленин зур һөҗүм башланганга кадәр ук, 1920 елның 16 Октябренда бу телеграмманы М. В. Фрунзе исеменә бирә. Әйе, Кызыл Армиянең акларга тын алырга да бирмичә, үкчәләренә басып барып, Кырымга керүе карт генерал Грузинскийга ошамаган иде... Кызыл командир булып чыккач, миңа Винница шәһәрендә 24 нче Са/лара-Сембер тимер дивизиясендә хезмәт итәргә туры килде. Гражданнар сугышы чорында бу дивизия легендар начдив Гай командалыгында В. И. Ленинның туган шәһәре Семберне аклардан азат иткән иде. Бервакыт шулай полк буенча дежур торганда: «Винницага Фрунзе килә», дигән хәбәрне әйттеләр. Ул көнне безнең полк ату күнекмәләре ясарга басуга киткән иде. Башта бераз каушап калдым. Аннары тиз генә полкка хәбәр иттем дә казармаларны йөреп чыктым. М. В. Фрунзе безнең полкка төшке аш вакытында килде. Аның машинасы полк штабы алдына килеп туктаганда, роталар урам яңгыратып җырлап кайтып киләләр иде. М. В. Фрунзе штабка килеп керү белән, мин аңа рапорт бирдем. Үземнең фамилиямне әйткәч, Михаил Васильевич: «Сәлам!» дип, үзе кулын сузды. Бу сөекле командармны минем икенче тапкыр күрүем булды...