ҮТКӘН ЕЛЛАР СӘХИФӘСЕ
1930 ел. КПССның (ВКП(б)нын) XVI съезды карарлары белән рухланган бетен совет халкы белән берлектә Татарстан хезмәт ияләре дә беренче бишьеллык планны вакытыннан элек үтәү, республикабызның ун еллыгын лаеклы каршы алу, халкыбызның экономикасын һәм культурасын үстерү өчен җиң сызганып керәшәләр. Халкыбызның утызынчы еллардагы ялкынлы кәрәше, социализмның җиңеп чыгуы ечен дәртле омтылышы безнең журналыбызда да (ул вакыттагы исеме — «Атака») якты чагылыш тапкан. «Без барабыз тигез сафлар белән Партиянең корыч юлыннан Шат көннәрне җыйнап, хезмәт аша. Авырлыкка чыдам булынган. Авырлыкны күреп тезләнмибез. Авырлыкка балта чабабыз. Без һавадан тормыш эзләнмибез, Без тормышны эштән табабыз», — дип яза ул елларның популяр шагыйрьләреннән берсе Мансур Крыймов Авырлыклар белән фидакарь көрәш, якты киләчәккә көчле омтылыш журналның бу елларда чыккан һәр санында аңа урнаштырылган һәр материалда үзәк урынны алып тора. Менә аларның кайберләре; Һади Такташ Тыңла, ТАПП!' һавада җилсез генә яңгыр тамчылары оча. Җирдән күтәрелгән тетеннәр, соры болытларга тоташып, домналарның морҗалары яңгырлы тетен атып торган болыт фонтаннарына охшыйлар. Фонда; Шахталардан чыгарылып ташланган порода таулары, рудниклар, яңа төзелеп килгән гигант шахталар. 1 Кыскартылып бирелә. Башта: Бүгенге бөок төзелешнең язучы алдына куелган бөек бурычлары: — Көраш булмаган җирдә әдәбиятның кирәге юк. — Әдәбият ул безнең идеалларыбызның омтылышы. — Язучы ул үзенең сыйнфый идеалларының я һәлакәтен, я җиңүен тасвир итә. Пролетариат язучысы әле төзелеп өлгермәгән, ләкин җиңелмәслек бер омтылыш белән төзелеп килгән бөек тормыш күренешләрен күрсәтү нигезендә, безнең бүгенге идеалларыбызның җиңүләренең иртәсе белән меңнәрне кызыктыра алырга, аларны шул җиңүләр өчен булган көрәшләргә чакыра белергә тиешле. — Моның өчен ул бүгенге социалистик экономиканың иртәсе алып килгән җиңүләрне айнык рәвештә алдан күрергә, меңнәрнең кул хәрәкәтләрен, уй-омтылыш- ларын өйрәнергә, тормыштагы бөтен күтәрелешләрне, бөтен тайпылышларны аңлап, бөек төзелешнең һәрбер винтын карап, күреп үтәргә, һәрбер тәгәрмәченең хәрәкәте китергән энергиянең күләмен үлчәп үтәргә тиешле. Пролетариат язучыларының кыйммәте, аларның кирәклеге сыйнфый көрәш һәм бүгенге социализм экономикасы тудырган яңа хисләрне, яңа уйларны оештыра, бер формага кертә белүе белән, шул теләкләрне массаның йөрәгенә сеңдерә алуы белән үлчәнергә тиешле.- Татар пролетариатының 40 процентын үзенең эченә алган Донбасс шахталарына килү белән бурычлар тагын да ачыграк, тагын да ялангачрак күз алдына килеп басалар. Донбасста хәзерге көндә 35 мең татар пролетариаты бар. Алар үзләре естонә бурыч итеп куелган бишьеллык планны башка милләт эшчеләре белән беррәттән өч елда үтәргә омтылалар һәм кызыл такталарга язылып барган процент цифрлары бу планның өч елда үтәлүенә безне бик нык ышандыралар... Донбасс шахтерлары партия тарафыннан үзләре алдына куелган бурычларны үтәүдә хәзерге көндә алдынгы рәттә баралар... Бу бурычларның никадәр зур икәнен шахтерлар массасы белән күзгә-күз очрашкан чакта бигрәк тә нык сизәсең. Аларның бүгенге көрәш әдәбиятына сусаулары, бүгенге әдәбиятның бу сусауны канәгатьләндерер дәрәҗәдә үти алмавы тагын да ныграк күзгә бәрелә... Оешкан шахтерлар белән ясалган кичәләрдә, зал тулы шахтерларның әдәбият турында булган сүзләрне, докладларны тавыш-тынсыз сәгатьләр буенча тыңлаулары — бу аларның әдәбият аркылы сыйнфый тәрбия алыр дәрәҗәгә хәзерләнеп җитүләрен күрсәтә... Тавыш-тынсыз залда иптәш Шиһабетдинов авызыннан шатланып Татарстан пролетариат язучыларына үзләренең уңышлыклары турында бирелгән рапортны тыңлыйлар; шуннан аның авызы белән үзләренең кирәкле теләкләрен тезәләр. Шиһабетдинов иптәшне Овязов, Чубаев, Яхиннар алмаштыра. Болар бар да забойдан югары урынга күтәрелгән иптәшләр. Алар артыннан буяусыз, ләкин кирәкле теләкләр күтәреп за- бойщиклар чыга. Тын рәвештә шигырь тыңларга хәзерләнгән зал алдына килеп чыгу йөрәктә тагын авыртулы, газаплы уйларны кабатлый. — Шахтерларга нинди шигырь укырга соң? Аптырап каласың. Бу укучылар алдында тәүбә итү түгел. Бу — ачы, йөрәкне кискәли торган факт белән күзгә-күз очрашу. Шигырьләр укыганда күз алдында тын һәм һәрбер сүзне аңлап калырга омтылган сүзсез залны күрәсең. Бу укылган шигырьләрнең эчке хисләре шахтерларга артык кирәкле булуларыннан түгел, бу шахтерларның бүгенге әдәбиятка бик нык сусауларыннан, аларның бүгенге әдәбиятны артык кирәксенүләреннән. Без менә шушы безне кирәксенгән, белемгә, культурага сусаган киң массаның әдипләре, шагыйрьләре булырга, иҗатларыбызны аларның теләкләре нигезенә корырга тиешлебез. Донбасс шахтерлары бездән үзләречә кирәкле әдәбиятны сорыйлар. Шәриф аганың «Козгыннар оясында»гы шахтерлар юк хәзер. Алар инде 14 ел эчендә партиянең Донбасстагы көчле кадры булып тәрбияләнгәннәр. Алар хәзерге көндә бишьеллык планны өч елда үтәргә омтылучы яңа шахтерлар кадры, белем, мәдөниятка сусаган забойщиклар кедры булып җитешкәннәр. Шахтерларның тимер йөрәге, Корычтан каты аның беләге, Шахтерларның бүген йөрәгендә Промфинплан тутыру теләге Г. Кадыйров Машиналар гөрләгәндә Тракторлар килә, колхозларга тракторлар ... Аларның саннары дистөләп-йөзлеп кенә санарлык. Киң диңгезгә чумган балыклар кебек авылларга алар чумалар. Төнбоеклы күл естенә кояш нурын сипкәч, сикереп уйнаган балыклар кебек басуларга алар чыгарлар. Карт авылның тирән тынлыкларын тракторлар гөрләп бозалар. Киң дә. зур да, таркау да бу карт авыл. Бертуктаусыз кайтып торган машиналар куе урман арасына кереп таралган арсланнар кебек «күренмиләр», «югалалар». Кызу көннәрдә сибелеп явып үткән яңгыр кебек тиз сеңәләр. Машинага сусаган авыл «Тагын» дип авызын ача. Машиналар герләвеи мин колхозларда байтак тыңлап йөрдем. Машиналар турында анда миңа бик күп сөйләделәр дә. Менә, колхозда бригадир булып зшләүчө Сәлимнең сөйләгән сүзләре: — Ашлык суга торган машиналарның чыңлаган тавышларын ишеткәнең бардыр, шул тавышларны йотылып тыңлаганың бармы? Сугу машинасының кызу әйләнгән барабаны чыгарган тавышлар тын авылның саф һавасын калтыратып тирә-якка яңгырыйлар. Атлар куучы малайларның сузып, сузып кычкырган тавышлары машина чалтыравы ашалый езек-өзек булып ишетеләләр. Симез кезне каршылаган авылның шатлы җырын җырлаган музыкасы булган машина тавышлары авылга ямь китерәләр. Безнең йортыбыз Вәли байның ындыры янында — авылның читендә иде. Инеш аркылы салынган такта күпергә, безнең өй чатыннан башланган тыкрык белән туры ук төшәргә. Йөкчеләрнең арбалары шагырдавы, атлар пошкыруы, бушлыларның ат йөгертеп аша чыккан вакытта күпер такталарының дөбердәве — бар да, бар да безнең өйгә ишетелеп тора. Кайбер вакытларда, әллә күк күкриме, яңгыр яварга телиме, дип алданып тыңлап карасак та, шул күпер тавышы булып чыга. Җәй көннәрендә күпернең тавышы тагын да ачыграк ишетелүчән, аркылы чыгучыларның ничә арбалы булуларына кадәр санап белергә мемкин. Юлчылар үтмәгән чакта, иртә-кичләрен авыл тыныч йоклый, аргы очтан гармонь белән килүче егетләрнең нинди җыр җырлауларына кадәр ачык ишетелеп тора. Менә шушындый тавышсыз авылның тынлыгын бозып яңгыраган бер генә тавыш — тимер тавышы бар, ул да елның бер генә вакытында була торган машина тавышлары. Вәли байның ындыры башкаларга караганда ике-еч өлеш зур, аның кибәннәре күрше авылдагы «тиле байлар» ашлыкларына охшатып эскертләп өелгән була, ындырында һәр елны машина чалтырый, безнең өниләр аңар булышырга чыгалар, машинада атлар куарга кызыксам да, мине алып бармыйлар, балалар янында ейдә калдыралар иде. -Ябык атны йон баса, ярлы кешене бала баса», дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Безнең әнинең биш баласы, арада апам иң зурысы, миннән кечкенә тагы икәү — кечкенәсе малай, аңар «төпчек» дибез. «Ул йортта калыр, сез башка чыгарсыз», ди торганнар иде «Зур үскәч өйләнеп башка чыгарсың, безне кунакка чакырырсың...» — дип сөйли башласалар хурланып елыйсыларым килә, үпкәләп аска карап утыра идем. Иртән, кояш кызара башлау белән, мине уяталар. Башта, торасым килмичә, мышкылдап күзләрне уам, машина тавышлары чалтырап инеш буйларын яңгырата башлагач, йокыларым ачылып ките. ■Төпчекне» күтәрәм дә йортка чыгам, әгәр еламаса — чеметеп булса да елатам да өниләр янына алып барам, «мәмәй сорап елый» дим. Әни аны имезгән арада, машинаны карыйм. Апамның урак белән көлтә бауларын кисүен, зур кара күзлекләр киген кешенең көлтәләрне барабанга тыгып торуын, машинадан чыккан саламнарны 1 Бу юллар шахтерларның йерек тибүләрен еллар буе тыңлаган, апа-> белән бер- реттән забой чабып иске тормышның иң кабахәт авырлыкларын татыган татар шахтеры Субай шигыреннән, (һ. Такгаш иск.'рм»се ) ике япьле агач сәнәк белән очыртуларны, озын агачлар белән күтәреп салам чүмәләләрен ташучыларны, орлыкларны ташучыларны, орлыкларны җилдерергә әзерләүчеләрне— барын да, барын да карыйм. Тикшерәм. Атлар куучы малайларга кызыгам, алардан көнләшәм. Хәйбушның чыбыркысы да минем чыбыркыдан начар, тавышы да чырылдап кына чыга, сугышкан вакытта мин аны елатмыйча калмыйм. Әнә шул Хәйбуш ат куа бит. Җитмәсә тагын ачуланышкан чакта: «Гомереңдә ат күрмәгән нәрсә, син ат йөретә дә белмисең... хәерче...» — дип мыскыл итә. Мин малай башым белән бала күтәреп йөрүне бер дә яратмыйм. Шул арада әни чакырып алып «төпчекне» күтәртә дә: «Бар, өйгә кайт, ут-күз белән шаярмагыз, ишетсен колагың, муеныңны борырмын, балаларны яхшы кара, елатма», — дип кала. Машинаның чалтыравы ерагайган саен шәбрәк яңгырый. Атларның пошкырулары, малайларның ай-һай салулары, кешеләрнең кычкырып сөйләшүләре тимер чыңнарын куерталар, матурлаталар, шул вакыт бер дә кайтасым килми. Йортка кайткач, тыңлап утырам, нигәдер, мин ул тавышларны бик якын күрә идем. Зур үскәч тә ул тавышлар башымнан чыкмады, заводлардагы машиналарның коточкыч каты үкерүләре, шахта клитларына утырып чумгач, ишетелгән гигант машиналарның гөрләүләре шушы кечкенә вакытымда сакланып калган якын тавышларны хәтерләтәләр. Мин үзем гармонь-музыка авазларын бик яратам. Бәлкем, шуңа күрә дә ул тавышлар бер дә онытылмыйлар, бәлкем, минем бала вакытымнан сакланып килгән тирән истәлек булган машина тавышлары гомеремдә онытылмаслар. Бәлкем... Бригадир Сәлим сүзен әйтеп бетерә алмады. Кояш нурларында тирбәлгән, сары диңгез кебек дулкынланып торган басу кырыннан килүче Галәви абзыйның: — Балалар, бу ел авызыгыз икмәккә тиеште, тирә-як басуларда сезнекенә чагыштырырлык ашлык юк, башлары камчы кебек, бер-бер башакта сиксәншәр бөртек бар... — дип эндәшүе безнең сүзне бүлде. Трактор артына тагылган арбада бригадир Сәлим белән янәшә утырып баручы колхоз председателе: — Галәви абзый, рәхим ит, арышны бергәләп чәчәрбез, әле соң түгел, гариза яз... — дип җавап бирде. Галәви абзый Шәмсия апага таба карап үпкәләгән сыман нидер әйтсә дә, трактор тавышы аны Сәлимнәргә ишеттермәде. Ялпыланган басуны каплап җәелгән арышлар талып искән җил белән куян куалар, иске ызаннар өстенә камыш кебек куерып үскән, тоташ җәелгән басу яныннан Галәви абзый белән Шәмсия апаның китәселәре килми. Галәви абзый колхозга керүгә аягы-кулы белән каршы торуы өчен Шәмсия апага үпкәли. «Колхозга кермәсәгез, җирләрегезне үз атларым белән башкалардан элек сөрдерермен»,—дип алдавы өчен Вәли кулакны тирги. Арыш чәчелгән җирләрен ары-бире генә тырнатып үтүе, рәтләп эшләмәве өчен Борһан малаен каргый. Шәмсия апа карты белән булган вакытта кайгырып йөрергә яратмый: «Я, карт, үз атың, үз туның булмагач, шулай инде, кеше безнең өчен оәтләп эшләүдән бигрәк акчасын гына алырга ярата. Илдә чыпчык үлми, дигән, үлмәбез әле, агай-эне белән киңәш-уңыш итеп карарбыз, әле эш узмаган бит. Колхоз булсак та кешедән ким булмабыз, кайгырмыйк...» дип ул сүзне икенчегә борырга теләде. Икесе дә сүзсез калдылар. Шәмсия апа трактор артыннан карады да уйга чумды. Бригадир Сәлимнең нинди заводтан килүе, колхоз председателенең сабыр егет булуы турында уйланды, арбадагы мичкә эчендәге керосинны үзләренә бирсәләр, анда ничә лампылык керосин булуын эзләп табарга тырышты. Шәмсия апа ул һәрбер нәрсәне үз бизмәне белән үлчәп карарга яратучан. Авылга килгән һәрбер яңалыкны үзе күргән-ишеткән нәрсәләре белән чагыштырып аңлый. Аның өчен беренче яңалык булган аэропланны ул тавык чебиләрен урлый торган тилгәнгә охшатты. Канатлары да, койрыгы да, башы да бар, тәмам-тәмам тилгәнгә охшаган, дип күңеленә беркетеп куйды. Аэропланның гөрләвен күк күкрәгән тавышка охшатты. Соңгы елларда күк күкрәсә дә, аэроплан киләме, дип югары карый, аэроплан тавышы ишетелсә дә, күк күкри — яңгыр явар, дип салават әйтеп куя башлаган иде. Атсыз йөри торган ут арбасы турында да ишеткәне бар. үз күзе белән күрмәгәч, колагы белән тавышын ишетмәгәч, аны нигә охшатырга да белми тора. Авылларына трактор кайткач, Шәмсия апа үзе барып тирәли өйләнеп карады — үзе күргән нәрсәләрдән охшатыр әйбер тапмаса да, тракторның төсе, тавышы, йөреше бары да, бары да аның күз алдында бөтен бер картина булып калды. Хәзер ул башка яңалыкларны тракторга охшатып аңлый алырлык. Хәзер инде күк күкриме, аэроплан үтәме, трактор киләме —менә шушы өч гөрләүне ишетү белән аерып белү Шәмсия апа өчен читен бер мәсьәлә булып калды. Трактор көпчәкләрендәге тырнаклар каерып үткән юлны ашалый чыккан вакытта Шәмсия апа авыз эченнән генә ниндидер дога укып иренен кыймылдатты. Тракторга керосин ягып тору турында ишетсә дә, тракторның артыннан «перт-перт-перт» итеп чыккан зәңгәр төтеннең җиргә таралуын үз күзе белән күрсә дә, аның эчендә ниндидер шайтаный көч булуы турындагы шикләнүе бетеп җитмәгән әле. Ызаннары актарылган тоташ басулардагы котырып үскән колхоз арышлары, колхозчыларның бертуганнар күк тату эшләүләре, бригадир Сәлим белән колхоз председателенең азыклар төяп басуга эшкә китүе, курсларда укып кайткан комсомолның трактор өстенә атланып йөрүе Галәви абзый белән Шәмсия апаның күңелләрен кытыклады. Басу капкасыннан кергән вакытта Галәви абзый: — Алдандык, карчык, Вәлиләр колхоз турында безгә алдап сөйләгәннәр икән... — диде. Июль, 1930. Шәриф Камал Тын таулар җилкәсендә Очерк Борылып-борылып ага торган матур Кама елгасының уң як кырыенда Чаллыдан егерме биш чакрымнар югары якта Тын таулар (Тихие горы) дигән җирне күпләр белмиләр. Тын таулардан егерме чакрымнар түбән якта «Татарстан Швейцариясе» — Тарлов- ка санаторийсы, шул ук Тын таулардан егерме биш чакрымнар югары якта Татарстанның «Баденбаден»ы — Иж чишмәсе санаторийсы ялтырап яталар. Боларның шөһрәте шактый зур. Якты җәй көннәрендә Кама һәм Агыйдел пароходларында сәяхәт итүче туристлар һәм турист булмаган «простой юлчылар» да боларны күздән югалтканчы карап калалар, пароход палубаларыннан ак киемле хәл җыйнаучылар һәм ап-ак алъяпкычлы чибәр (ерактан отыры чибәр) хадимәләр күренә. Ераклашалар. Тукта әле, бинокль бар ич... Менә шунда Кама буенда ямь-яшел нарат урманнары арасында берәр ай гына ял итеп ятсаң! Ә Тын таулар? Ниндидер бәләкәй генә пристань... Тегеләй үзе гадәти бәләкәй пристаньнар төсле түгел түгелен. Бер чакрымга якын җирне әллә нәрсәләр белән тутырганнар... Калай мичкәләр, зур пыяла баллоннар, тау-тау өелгән тоз, тагын әллә ниткән ташлар, мәгъдәннәр, кыр буенда дистәгә якын баржалар. Кырмыска төсле кешеләр хәрәкәтләнеп, баржаларны бушаталар, өем тауларны тагын өяләр, зурайталар. Монда кырый буйлап киткән тар сызыклар — тимер юл, Тын таулар башына менеп киткән «Брусвайр» да бар. Бәләкәй вагоннар туктаусыз тәгәриләр... — Нәрсә, монда якында берәр завод бармы икән әллә? — Шулай булырга кирәк. Бондюг заводы шунда бугай. — Неужели? Әлеге газетларда язылган мәшһүр заводны әйтәсеңме? — Яхшылап белмим белүен, ләкин Кама буенда дигәннәр иде... Алай дисәң, морҗасы, фәләне, бер әйбере дә күренми... — Тау артында навирны... — Минем кают эссерәк, чорт возьми. Кухня морҗасы якын булырга кирәк. — Минем зарарсыз... Кереп йоклап алырга кирәк. Ә боз Тын таулар җилкәсенә менеп китик. Тын таулар җилкәсенә менгәч, без киң тигезлеккә чыгабыз. Бер чакрым ярым чамасы үткәч, җилкә чокырына берып җитәбез, әмма Тын тауларның җилкә чокыры һич тә тын түгел. Бер бәләкәй генә тарих: Моннан сиксән еллар элек — ул чагында да ерткыч, мәкерле булган капиталист в. ,К. У." N Ю. Ушковлар җилек суырып яту өчен элекке Вятка губернасының «тын» гына бер поч- магын сайлап алганнар. Ялгышмаганнар. Промышленность үзәкләреннән ерак, ни җитте «кирәкмәгән» тәэсирләрдән имин булган шушы «дәррахәт» тә ялчы колларның кан тиреләре хисабына йөз меңнәр өстенә миллионнар өелә торган. Ләкин завод хуҗаларының тирән көенечләренә каршы, 1905 елгы революция дулкыннары шушы тын почмакны да читтә тын гына калдырмый, 1905 нче, бигрәк тә 1906 нчы елларда Бондюг һәм Какшан заводы (Бондюгтан 18 чакрым җирдә шул ук хуҗаларныкы) эшчеләре арасында бик нык революция хәрәкәте кайнап китә. Заводның үзеннән ныклы революция җитәкчеләре чыга. Кашиваров, Жубров, Савинов, Шахматов, Красильников, Франсузов, Мартынов, татарлардан — Дәүләтшин, Гыймат Шәмсетдинов, Әхмәтгали Вәлиев, ике агай-эне Кашшаф һәм Әгъләм Сәхәветдинов иптәшләр революция хәрәкәтенә җитәкчелек итәләр. Урманда ясала торган маевкалар, эшчеләр арасына таратыла торган листовка, прокламацияләр аркылы 8 сәгатьлек эш вакыты, эшчелвр контроле һәм башка таләпләр куярга эшчеләрне кузгаталар. Татар эшчеләре арасында агитация-пропаганда эшләрен башлыча учитель Кашшаф Сәхәветдинов алып бара. Эшчеләрнең гомуми дулкынланулары нәтиҗәсендә завод идарәсе, куркуга тө шеп, 1907 нче елда 12 сәгатьлек эш вакытын ярты сәгать киметергә, 11'/2 гә калдырырга мәҗбүр була. Моннан соң, билгеле, реакция баскынлыгы, жандарм, урядниклар кысрыклыгы башлана. Ләкин шулай да кара көчләр революция утын бөтенләйгә сүндерә алмыйлар. Ул астыртын булса да, һаман дөрләп тора, акрынлап булса да. һаман көчәя бара. 1909 нчы елда завод идарәсе эш вакытын 10 сәгатькә калдырырга мәҗбүр була. Империализм сугышы вакытында завод «сугышчанландырылу» сәбәпле, монда эксплуатация тагын да ныграк көчәя. 1916 нчы елның башында эшчеләр арасында ризасызлык дулкыннары баш күтәрә. Эшчеләр арасында юлбашчылык итүчеләрне учеттан алып фронтка җибәрәләр. Шушы вакытта сәяси сөрген сыйфаты белән Бондюгта торучы С. Н. Гассар Бондюг эшчеләре арасында астыртын сәяси аң-белем эшләрен алып бара. Ул алдынгы татар яшьләрен дә үз тирәсенә оештыра. Татарлардан Баһаветдинов, Саттаров, Алим- биков, Гыйлаҗ һәм Шәйхи Фәсхетдиновлар, Рәхимҗан һәм башка иптәшләр шушы түгәрәктә башлангыч сәяси аңбелем алалар. Шулай итеп монда февраль революциясен каршы алырлык һәм аның беренче көннәреннән ук изү бауларын чишеп «митин- гавать» итәрлек беркадәр хәзерлек ясалган була. Керенщина вакытында бер яктан Гассар юлбашчылыгы астында большевиклар группасы белән икенче яктан эсер Зверский һәм кадет Ситников группалары арасындагы көрәшләрнең мондагы эшчеләр массасына Октябрьны аңлы рәвештә каршы алырга ярдәм иткәнлекне дә әйтеп үтәргә кирәк. Шуның белән бергә большевиклар ячейкасы җитәкчелегендә татар социалист яшьләре түгәрәге оешып (президиум членнары Әгъләм Сәхәветдинов, Саттаров, Ба- һаветдинов, Фәсхетдинов, Алимбиков, Хәмитов), башлыча татар эшчеләре массасы арасында ныгытып эшлиләр. Октябрь. Яңача оешу. Тын таулар җилкәсендәге киң чокыр яңача кайный. Дистәгә якын завод морҗаларыннан яңа хуҗалар куе төтен чыгаралар. Кама буйлап яңгыраган гайрәтле гудок тавышлары яңа хуҗаларны боек җиңү шатлыгы белән котлыйлар. Авыр гражданнар сугышы, егерме беренче кытлык ел. Чех-словак, Колчак фетнәләре. Гигант морҗаларның төтеннәре сыеклана. Гайрәтле гудок тавышларында моңсу авазлар ишетелә... Ләкин биек заводның батыр эшчеләр коллективы партия җитәкчелегендә корыч бердәмлек белән бу читенлекләрне бөтенесен ерып чыга Көрәш арзанга төшми. Дошман бандалары кысрыклавы белән заводны ике тапкыр ташлап чыгарга туры килә. Эшчеләрнең күп өлеше винтовкага ябышып партизан сугышчыларга әвереләләр. Чиксез батырлыклар күрсәтәләр һәм байтак кына кыйммәтле корбаннар бирәләр. Ләкин җиңәләр. Кызыл Армия ярдәмгә җитешә. Завод төтеннәре яңадан куера. Гудок тавышлары яңа көч белән яңгырый башлыйлар. Тын таулар җилкәсендә мылтык, пулемет тавышлары урынына эш симфониясе гөрли башлый. Ныгытыл винтовка тоткан корыч куллар завод цехларына кереп яңа көч, чиксез энтузиазм белән эшли, заводны аякка бастыралар. Завод көннәи-көн ныгый, влдан-ел эшен яхшырта бара. Лекин... контрреволюцион корткычлык монда да үзенең ерткыч тырнагын батырырга омтыла. «Спец» битлеге белан химия промышленностеның югары оешмалары тирәсенә тыкшынган бу кабахәт җанварлар Бондюг заводының «сырье базасыннан ерак, искергән, файдасыз икәнлеген» «доказать» итәләр. Корткычлар заводны бетерү юлында беркадәр эшләп тә өлгерәләр. Мәсәлән, күкерт әчесе эшли торган иче камераның берсен бетереп, аның урынына өч өлеш ким продукция чыгара торган контакт цехы төзиләр. Бу эш заводның бөтен цехларында диярлек эшләп чыгаруны киметүгә китереп тери. Чөнки мондагы завод цехлары технология процессы ягыннан бер-берсенә бик нык бәйләнгәннәр. Бу бер. Икенчедән, нинди дә булса берәр сәбәп (бозылу ягыннан шикелле) белән бердәнбер калган күкерт камерасы сафтан чыкса, заводның бөтен цехларын эштән туктату куркынычы туа. Эшчеләр дошманның заводка, заводның йерәгеиө бик нык китереп сукканын аңлап алалар. Көрәш башлана. Эшчеләр, инженер-техника хезмәтчеләре, завод директоры һәм партия оешмасы заводны саклап калырга тырышалар. Ләкин дошман шактый көчле була. Бирешми, һаман үзенекен эшләп тора. Заводның әһәмиятле кирәк-яраклары күчерелә башлый. Платиналы масса, паровоз, гирриз- гов миче һәм башка күп кенә әйберләр төрлесе терле җиргә күчереләләр. Хлороформ цехының әсбабы Мәсиәүгә күчерелә. Заводны бөтенләй туктатып архивка ташлауның актык срогы 1929 нчы елның 1 иче апреленә билгеләнә. Шуңа каратып кына сырье, ягу әйберләре һәм башкалар хәзерләнә. Ләкин завод бетү чорында булуга карамастан, дошманның явыз ниятен сизеп алган эшчеләр коллективы, завод администрациясе һәм завод оешмалары аптырап калмыйлар. Бәлки заводның яшәргә тиешле икәнен, СССР химия промышленностенда аның әһәмияте нихәтле зур булганын эш белән исбат итәләр. Сиксән еллык тарихкә малик булып еч буын квалификацияле эшчеләр җитештергән (иске Россиядә беренче химия заводы) Бондюг социализм ярышына чыга. 1928—29 нчы хуҗалык елында дистәгә якын химия заводларын — Черноречинский, Березняковский, Кинишимский, Урал һәм Пермь заводларын — социализм ярышына чакыра. Ярыш нәтиҗәсеннән: 1. Эшләп чыгару программасын 105% итеп үти. 2. Продукциянең үзенә төшкән бәясен 16% киметә. 3. Хезмәт чыгарышын 26% күтәрә. 4. Прогулларны 0,06% ка киметә. Шулай итеп, һәрбер елкәдә беренчелекне ал. Эшлеп чыгарган продукциянең сыйфат ягын иң югары дәрәҗәгә күтәр. Шуның белән бергә контрреволюцион корткычларның явыз планнары ачыла. Пролетариат хөкүмәте тарафыннан алар тиешле җәзаларын алалар. Заводны туктатуга, корткычлыкка каршы көрәшүдә һәм социализм ярышы, ударчылык эшләрендә, партия оешмасы белән берлектә, алда торган җитәкчелек итүче кешеләрдән завод директоры Мектион иптәш, партиец инженер Тремба иптеш. кырык җиде ел хезмәт стажлы карт партиец Сэлах абзый Гыймадеттинов, техник Лебедев иптәш, кырык алты ел хезмәт стажлы карт эшче Мотыйгулла абзый Гобәйдуллин, кырык еллык хезмәт стажлы Җиһан Хөснетдинов, Скорихин, Белянин, Тимеобаев иптәшләрне әйтеп үтәргә кирәк. Болар Кызыл Байрак ордены алган шанлы заводның иң алдынгы хезмәт батырлары, алар хәзерге кәйдә дә Татарстан гиганты —карт заводны яшәртү, Советлар иленең социализм промышленносте сафларында аны иң алдынгы урыннарның берсенә куел алып бару эшендә меңлеген хезмәт коллективына үрнәк булып, җиң сызганып армый-талмый эшлиләр. Шулай итеп Тын таулар җилкәсендә хезмет симфониясе гәрли.