Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Муса Җәлил Кошчык 1 әнечкеле тимер чыбык бепаи Уратылган безнең йортыбыз. Көне буе шунда казынабыз, Әйтерсең лә, тирес корты без. Кояш чыга койма аръягында, Курше кырлар нурга коена. Тик нигәдер, аның нуры безгә Тими уткән тесле тоела. Ерак түгел урман, кыр... Кемнеңдер Ишетелә чалгы кайравы. Кичә шуннан бер кош очып килеп. Шул коймага кунып сайрады. Чакырсам да, кошчык, Син бу йортка Үзең теләп очып кермәссең. Керә күрмә, безнең, кан-яшь йотып, Интеккәнне үзең күргәнсең. Сайра безгә шушы нәләт тешкән Койма аша гына булса да, Шунсы да бит безгә зур юаныч. Җырларыңнан күңел тулса да. Син очарсың бәлки минем илгә. Син ирекле, җитез канатлы. Тик әйт, кошчык. Синең минем янга Бу килүең соңгы кабатмы! Соңгы кабат булса, тыңла, кошчык. Соң теләген мәгърур җанымның. Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт Җыры булып тоткын шагыйрьнең. Ук шикелле үткен канатыңнан, Таң шикелле якты җырыңнан Таныр сине халкым, — «Бу, дип, аның Соңгы җыры керәш кырыннан. Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, Дип, шагыйрьнең аяк-кулларын. Бер коч тә юк җирдә богауларлык Аның кайнар йорәк моңнарын». Оч син, кошчык, кечле җырым булып, Шушы сиңа соңгы теләгем. Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тән!] Барсын илгә минем йөрәгем. 1942. Саҗидә Сөләйманова ҖИР-СУ Поэма Ө. янында ап-ак казлар йөрер, Тәрэз төбе тулы гел булыр. Урадының суын чыгу белән Купер каршысында өй булыр. Купме яңа йортлар бу урамда, Такта, калай, шифер түбәле... Яшел мүкләр кунган шул өйдән дә Сөйкемлерәк бер өй юк әле. Әллә каян көлеп, балкып тора, — Тәрәзәләр зәңгәр бу яулы. Кына чәчәкләре арасыннан Кузгә чалынып калды ал яулык. Аллы-гөлле тәрәзләрен сагынып, Бала чакка кайттым әйләнеп. Ул чагында туган йортка кайту, Җәекышы — тоташ бәйрәмем: Кунакларга капка ачык була, Алдан чапсаң —киртә арасы. Әллә каян күреп, каршы чыга Нәнәй — әнкәемнең анасы. Мәк чәчәкле алъяпкычын япкан. Ал яулыгын сузып ябынган. Алъяпкычы белән ал яулыгы Ямь бирә кук бетен авылга. Нәнәй. Әллә инде үз кызына Назлау тимәгәнгә үскәндә. Безгә — оныкларга ана хисе Икеләтә артык өстәлгән. Кунак ашы: балан бәлешләре. Җиләк кагы — бар да җир сые. Нәнәй булып күз алдына килә Урадының урман, җир, суы. Җәй көнендә бәбкә казлар белән Безне дә ул Бүә буеннан Үзе эзләп алып кайта иде Йоклатырга җылы куенында. Чалгы тотып узе печән чаба. Бер карасаң, ура урагын. Урадының болын-басуларын Нәнәй белән бергә урадым. Бөрлегәнле Бүә буйларында. Карлыганлы кара урманда Сузып кына озын җыр җырлавы Серләр булып уйга уралган. Шул йомгакны менә сүтәмен дә. Бала чакка кабат урыймын. Җир.суларга гашыйк нәнәемнең Җир түрендә инде урыны. Купер башында йорт һаман шулай, Тубәләре яшел бәрхетле. Капка ябык. Җил кермәскә микән. Әллә инде Чыгармаска кергән бәхетне. © Бу нарат йорт бөтен түбән очка Шаулап торды элек. Җиде бала үстерде бу оя, — Ике кыз, биш егет. Карт әткәбез дөнья куйган елны Хәтәр ачлык булган. Ата төсе булып төпчек улы — Миңнулласы туган. Газизә апа белән бәлкабый Игезәкләр төсле, гел бергәләр. Артларыннан калмый Мин дә шунда үстем. Безнең әткәй — егермебишмеңче. Артель тезеп йөрде. Балдыз һәм кайнишләр җизнәләрен Ата сыман күрде. Бердәм гаилә яңа йорт тергезде. Йортның нигезенә Әткәй чүкеч, әнкәй урак салды Дуслык билгесенә. Ике яклы йортка — уртак түбә, — Бәрәкәт — берлектә. Хәл җитмәде бераз кече якка. Түшәмгә, өрлеккә. Анысын атадылар бәлкабыйга, бидә, җае чыгар. Солдатка чаклы да Миңнулланың Биш-алты елы бар. Аннан ликбез, курслар да туйлар, — Барын кара, әлгерт. Бергә сирәк җыела торган булды Ике кыз, биш егет. Җыелганда әткәй башлап җырлый: «һаваларда йолдыз...» Һаваларга җырны күтәрүче — Газизәкәй балдыз. Өйдәгеләр бердәм кушылалар: «Шаулый кара урман...» Иң ахырдан һәр чактагы сыман Яңгырый «Кузгал, уян...» Авыл сәхнәсендә ул чагында Әткәй, әнкәй, балдыз. Кайнишләр дә шунда. Нәнәй белән Без икәү генә ялгыз. Нәнәй кәйләп калын китап укый. Өйдә кеше юкта. Ара-тирә сүз дә кушып куя: — Ионла, балам, йокла. һавада бер йолдыз күзен кыса, Мин йокыга талам. Әнкәй кайтып, урам тәрәзәдән Ак пәрдәне ала. Тешенәмен кинәт, йолдызның ник Миңа күз кысканын. Торып, киез итек злдерәм дә Чабам аргы очка мин. Урам буйлап агыла моңлы тавыш: — Һаваларда йолдызСылу җырчы миңа күптвн таныш — Газизәкәй балдыз. Клуб шыгрым. Мине кемдер алып Бирә алгы рәткә. Ә сәхнәдә кызылармеецлар һәм комиссар әткәй. Ак яулыклы сестра —әнкәй керә,— Кемдер авыр хәлдә. Ә мин әйтеп салам: «Башында бит Яулык түгел, пәрдә!» Атышлардан сәхнә җырга күчә: «Шаулый кара урман...» Алкышлардан соң да бетми кичә. Яңгырый «Кузгал, уян-.» Егет, кызлар безне озата бара, «Абзыкай да җизни...» Комиссарның күкрәгендә мин шул, Йоклыйм берни сизми. Мин уяндым көчле бер шартлаудан. Бар да тора катып. Башым һаман әткәй кулбашында, Мич кирпече ватык. Җил сызгыра. Агарынган нәнәй Ватык тәрәзәгә Каплана да, бер ишарә ясый: «Пәрдә юк бит, пәрдә...» Җинаятьче тотылмады. Соңрак Әйткән имеш үзе: «Туры аталмадым, күкрәгендә Йоклый иде кызы.» Дөнья — кулаеа ул, бер әйләнеп басар... Ачу йөрткән дошман. Афәт булса, агу чәчкән елан. Иген уңса — куштан. О Әткәй. Кайда кирәк эшче кулы. Шунда булды аның урыны. Таянычы гына түгел иде, — Намусы да кардәш-ыруның. Бер колхоздан икенчегә күчте. Күтәрделәр аннан үзәккә. Кайда өзек, аны ялгый белә, Артык бөгелгәнне төзәтә. Җимеш-куак язын утыртабыз, Кузгалабыз, алмый җимешен, — «Коммунистның булмый шәхси милке. Булмый аның шәхси тормышы». Килгән җирдә торыр куыш була Кисмәсәк тә өйгә буралык... Кая гына китмик, без, балалар, Урадыда җәен уралдык. Уелып-боегып көтә Бүә буе. Каенлыкта кичке уеннар... Җырлы урамнарның төнге моңы Күңелемә тирән уелган. «Тен буена нинди йорү..я Нәнәй Сукрангалап ача ишекне. Әппэ егетләрнең ей турыннан Җырлап узуларын ишетте: ■Минем сүнмәс мәхәббәтем булыр, һаваларда янса бер йолдыз— Газизәкәй балдыз, елама, Калдырмам ялгыз». Ә егетләр бер кон армиягә Китеп барды шулай җырлашып- ••Сәфәр ерак, сызламасын йорәк. Озатмагыз безне елашып». Ил чигено китте Миңяулла да. Хат язды езлексез. Ә кече ей аны котеп калды Түшәмсоз, әрлексез. Нигез булса, ее бер очланыр. Өч ел үторкитәр. Миңнулладан кен дә хәбәр алып, Кояш кайта иртән. Иртәи кайта, кичен тагын бата. Эңгер-меңгер ята. Шикләнгәндәй нәнәй карап тора Тен куерган якка. Шул якларның шомлы җилләренме Ана күңеле сизгән! Кен башлана торган җирләремне Күпсенәләр бездән. Зәңгәр һава кинәт сорыланды. Шул кояш, шул таңмы! Таңдай якты, алсу иде донья, — Кен һәм тон буталды. Әткәй! Кемнәр сиңа салды шулай «Дошман» дигән тамга! Күкрәгеңә тебәп аткан тон ул — «Дошман» минем аңда. Ә син таң нурлары белән бергә Җылың бирдең җиргә- Әйлонәме донья куласаеы, — Афәт киле илгә. Күкрәкләрне ачып атлар чакта Дошман тупларына. Ялгыш язмыш ялгыз алып китте Собор сукмагыннан. Сугыш. Җәйләр коры, кышлар кырыс. Саекты елгалар. Туган йортка кайтты килен, кызлар. Өстәүгә — ун бала. Мең чакрымнан җәяү катыш кайтып Туган җиргә баскач. Әллә каян танып, каршы чыккан Нәнәй капка ачкач, Әнкәй колеп куйды. Иңнәреннән Таулар теште гүя. Әйтерсең лә, алты бала түгел, кайтты алтын төяп. Ә әткәйне, төн пәрдәсен ертып, Алып киткән чакны Онытасым юк,— Сыкрап калган иде: «Кемнән эзлим хаклык! Бәрәңге чәчәрлек җирең дә юк, Яшәргә юк куыш...» Бар кешедә хәзер уртак кайгы: Илдә — канлы сугыш, Сугыш. Җәйләр коры, кышлар кырыс. Җилләре дә зәһәр. Күпер төбенә чыгып, иртә саен Нәнәй көтә хәбәр. Телеграмма килде Миңнулладан, Чынмы, әллә ялгыш: «Бәлки очрашырбыз, көнбатышка Безнең узып барыш». Таң аткан яклардан Көн баткан якларга Узалар солдатлар... Агыла, агыла Тәрәзсез вагоннар. — Улым, сез кай яклар! Киләләр, китәләр. Тукталмый үтәләр. Поездлар, поездлар. Каршылап, озатып. Уза көн, уза төн. Бик таныш бу йөзләр. Анадан фатиха. И солдат балакай. Күчтәнәч ал юлга. Ул сезнең арада. Бәлки шул вагонда Барадыр Миңнулла. Бер тәүлек тулуга Нәнәбез тагын да Май яза ашыгып. Ай буе народе Очраган солдатка Күчтәнәч тапшырып. Кенбатыш ягына Ашыгып уздылар Поездлар, поездлар. Яңгырлы казларда Йомылды Йолдызлар, Боекты яшь кызлар. Арышлар урылса, Бодайлар коела. Тарала кәлтәләр. Барсалар, кайтсалар. Апалар,җиңгиләр Кан дә хат катәләр. «Сәгатькә тезелә Минутлар исәбе. Ник катәм бу кадәр Бер кәгазь кисәге. Бер сәлам кисәге. Мин катәм бер хәбәр. Җилдә тал сыгыла, Инде таң сызыла. Очрашырбыз, дидең. Әйтәсе сүзләрем Үзәкне езгәли,— Сәйләшербез. дидең, Бу сүзләр кичәге, Бу ззлар кичәге. Ә бүген ни хәлләр! Бер кәгазь кисәге, Бер сәлам кисәге. Мин кетем бер хәбәр*. һәм килде бер хәбәр. Җәйге җил ник зеһәр, Ник. нәнәй, син хәлсез! Ник кеттең бу кадәр! — һәм килде бер хәбәр: «Югалды хәбәрсез*. Югалды хәбәрсез... Кем эчен кадерсез И йөрәк парәсе! Янса да утларда. Батса да суларда, Югалмас хәбәрсез. Тәрәзсез йорты да Моңаеп утыра, Бер кайтыр Миңнулла. Җир коя, ил яна, Ил белән бер юлда Югалмас ир бала. Өстәлде ун бала. Сыйдыра карт ана, Кем ятим, кил сыен. Туйдыра да ана, Җылыта да ана, Бар сые — бер сыер. Хатын-кыз басуда, Бар да җир казуда, Карт ана керсенә. Алтыны озатты, Калмады ир заты, Кайтмады берсе дә. Кайтмады берсе дә. Кызлары җир серә Тагылып сыерга. Канатлы чаптарны һәм акбүз атларны Тапмассыз бу җырда. Күктәге хыяллар Җиргәрәк сыенган. Бар өмет — җирсуым Балтырган буткасы. Үләнле сет ашы — Барысы да җир сые. Уллары юнәлгән Якларга юл ала Өлгергән икмәге. Сызлап та ярасы, Туйдыра баласын Җир-ана күкрәге. Кече өй хуҗасыз. Ишеге йозаклы, Тәрәздә капкач. — Сат, — диләр, — юнәрсез. Нәнәй сүз озайтмый: — Миңнулла кайткач. һаваларга менде. Суларга теште Лачындай егетләр. Жанлы күпер булып, Утлы ерлек булып Янды еметләр. Янды да кабынды. Толлар да кагынды Канатның сыңарын. Бәбкәләр үстеләр, Бүәне кичтеләр. Киң Идел суларын. Хуҗасыз йорт кына Корышып утыра Җиргә кар яткач. — Сүт, — дипәр — утынга. Ә нәнәй нык тора: — Миңнулла кайткач... Сынап шулай ана чыдамлыгын. Кышлар китеп тора беразга. Уятучы — кояш. Юатучы — Җылы, йомшак, кара буразна. Буразнага салган бертекләргә Тирең тамса, бирә җир сыен. Үзән-үрләрендә йореп аргач, Куенына ала җир-суым. Шатлыклары — кура җиләк микән, Кайгылары — кара берлеген. Илләр гизсәң, нинди киң дә җирем. — Ана кабере җирдә бер генә. >Цир әйләнгән саен, шар тирәли Иорер иде кеше әйләнеп, — Туган туфрак чәчнең һәр бертеген Бәбкә үләннәргә бәйләде. Бик җнрсәгән чакта, җир суларны Бер күрмичә күңел түзәме? Кендегеннән анаң кайда кискән, — Шунда була җирнең үзәге. Җирнең тарту кече шул үзәктә. Китсә дә генә юллар кай таба, — Балаларны алып киткән юллар Оныкларны алып кайталар. Еллар узган, еллар... Исән икән Яр буенда урам. Аллы-гөлле тәрәзәләре белән Йорт та исән торган. Күпме яңа йортлар бу урамда. Карап барам юри. — Яшел мукләр кунган шул өйдән дә Сөйкемлерәк бер өй Булмас икән бетен дөньясында! Ничә еллар курмә! Уйлап йөрдем, нәней белән бергә Кергәндер дип гүргә. Әллә инде тирән уйга талган, Башын түбән игән. Нигезеннән читкә кузгалмаган, Җиргә ныграк иңгән. Тәрәзәдә тамчы гөлләр булыр. Узып китмә ялгыш. Капка телләрендә тора ялгыз Газизәкәй балдыз. ГазизакәЯ, ана өметләре Киселмәсен өчен Сүтмәдеңме иске бу нигезне — Туганнарың тесен. Үзең өзлегеп тә өзмәгәнсең Кайтыр сукмакларын. Шул сукмактан җырлап киткән иде Сөелмәгән ярың. Сакланганмы әллә иске нигез Хатирәләр өчен! Үсеп чыккан яңа, якты йортлар — Шул нигезнең кече! Дөнья — куласа ул. Ә күчәрен аның Койган урак-чүкеч. Үз күчәрен уз кулына алгач. Юк, чигенмәс бу көч. Җиргә иңгәч, шул хаклыкны раслап. Күтәрелде авыл. Иске өй искәртә: — Онытмагыз! Югалтулар авыр. Көн килер дә, Бер матур таңда кинәт Карт тарих башын түбән табан ияр. Һәм: „Бүген көн Октябрьга Илле ел тулды", — дияр. ҺАДИ ТАКТАШ. Зәки Нури Яз көнендә туган кешегә />езнең Идел сине беркет итте. Канат ярдың безнең якта син. Мәңге-мәңге безнең Казандагы Ленин урамыннан атла син. Мәңге куан безнең белен бергә. Яңара дип җирнең һәр теше. Бездә хәзер эше белән данлы, Белем белән кечле һәр кеше. Байрак булып безнең сафта йери Иорәгеңнең синең ялкыны. Чикләр аша утеп ага хәзер Татарстан кара алтыны. Иделебез диңгез булып тулды. Бодай башаклары тук бездә. Утлар арты утлар кабыналар, Зарлы җырлар инде юк бездә. Синең юлдан шулай атлыйбыз без. Шулай бара безнең эшебез, Җирдә язлар якты булсын ачен Яз кемендә туган кешебез! Утыр безнең барча турларда син. Вышкаларга безнең менеп бас Син Казанны нурлы Казан иттең, Казан сине маңге онытмас. Сибгат Хәким. 71 шьлегем искә төшереп Тора һаман артымда. Җәйге өйрәнү уздырган Частьта, Кабан артында, Сөйләдек шигырь Муса, мин. Язмышка тагылмаган, Болай ияргән, үзенә Ялгыш та кагылмаган Яшь бер кыз безнең арада— Тормышта ул инанган Шигырьгә— бергә кайтабыз, Атлыйбыз, кыз — иң алдан. Туктаусыз, өзлексез, мәңге Өстә шулай ян, кояш! Кинәт караңгы каплады Арыш кырын яртылаш. Юк кына яңгыр куркытты. Көләм, көлеп бушамыйм; Туфлилар — кулда, йөгердек. Без өчәү: кыз, Муса, мин. Безгә шул яңгыр астында Җайлап барасы икән, Яңгыр китергән яшеннәр — Алар нарасый икән. Зурлары еракта булган, Ә без, юләр, йөгердек Каршына шуларның, утта Яраланып егылдык— Дусларны ззлим, дусларны Сугыш утта яндырды... Йөгермим хәзер, төн буе Тыңлап ятам яңгырны. 1967 Әхсән Баянов Тыйнак кеше турында баллада £рак иаргаи ораторлык аккан. Ул үзе дә Цицеронны санга сукмаган. Аның вчен штык килгән сүзгә. Дәрәҗәсен мылтык яклаган. Сүзсез генә киткән ул Себергә, Җырларын да сүзсез җырлаган. Аның вчен буран килгән телгә. Аның вчен богау чыңлаган: — Яшәсен революция! Февраль җиле ачы булган аңа. Кайтарса да туган җиренә. Яраткан ул апрель бураннарын. Үз сүзләрен тапкан шул җилдә. Андый сүзләр килгән Петроградтан Октябрьда тагын яздагы Таныш кәйләр кабат килгән аңа. Чыгышларның килгән азагы: — Яшәсен революция! Кулдан кулга күчкән авыл шунда. Бер кызыллар узган, бер аклар. Сәйлән тесле тирадалар тезел. Кайберәүләр элгән флаглар: Аклар килсә, күтәргәннәр акны, Ә кызыллар килсә — кызылын- һәр заманның була ялагае. Акыл кыска булса, сүз озын: —• Яшәсен... яшәсен... я— я- я... Ә басынкы кеше эндәшмәгән, һаман бер кәй аның, бер байрак. Таң атканда биек манарада Шул байракны күргән тирә-як... Ул хәзер дә яши. речь сойләми. Күп тос белә, кызыл твс свя Аның сүзе безнең канда тнбә: — Яшәсен революция!