Поэзия
Алтын сарайларга Аанлы кылыч болгап юлбасарлар Тагын килә илнең өстенә. Уяныгыз, илнең батырлары! Алар килә. Әнә, ишетәсезме?! Аяк тавышлары ишетелә. Уяныгыз, атка атланыгыз! Әй сез, кемнәр зурлар, квчлеләр! Үч алырга алтын сарайлардан. Үч алырга, кемнәр үчлеләр! Илебезне җимерер, талар вчен, Комсыз байлар, лордлар, түрәләр Бүген анда, канлы Европада Тәре үбеп антлар бирәләр. Соң сез, мәгърур, кечле ил уллары. Шуңа карап башыгыз иямсез!! Мескеннәрчә тагын оялмыйча Коллык богауларын киямсез?! Юк, юк, Күкрәгендә ирек нуры булган һичбер кеше моңа баш имәс! Ышанмыйбыз, юк, юк, ышанмыйбыз, Ил уллары алай кимсенмәс! Илебезнең иркен туфракларын Таптатмаска антлар итәбез! Әй, сез, лордлар, ерткыч юлбасарлар, Мәйдан ачык, Сезне кетәбез! Без ирекне җанлы коллык белән Алмаштырып сайлый алмыйбыз! Күрәсезме, Сезгә нәфрәт итеп, Көлә, көлә кылыч сайлыйбыз! Яки безгә үлем, яки сезгә! Ишетегез! Илчебезнең канын даулыйбыз! Казан, 14 май, 1923 ел.