Поэзия
Хәсән Туфан * * Л*ояш... Үксеп үстем кояш итәгендә. Мин идем, мин —аның баласы. Ә ул әнә, үги иткәнедер. Ник бер генә келеп карасын. Үсмер ерларыңны, Шефсыз ерларыңны абынып ватсаң, Исе китәр инде бик аның... Эх. шулай да Җимерек йортлы арык урамнардан Калкыр әле заман ерлары! Бездән качкан яшерен белемнәрне Таладык без соры тәннәрдән! Әле инде аккумулятор күк. Өләшербез безгә беленгәнне Яңа кеннәргә. 1925, Уралда Б ыел да мин Кайттым әле сиңа, Сагындымдыр синдә чагымны... Әйләндереп җибәр әле әйдә. Тыңлыйм әле җырын валыңның. ...Курәм, сизәм, кызлар-хәчтерүшләр. Уегызны... күзегез аша да: «Рәтле генә малай иде, имеш. Шигырь моның... башын ашаган...» Анда да шул Җүнсезләр бар, бәгырем. Анда да бар булмыш «мастерплар Маташалар ап-астыртын гына, Җаныбызга хәнҗәр салырга. 1 Журналыбызның бу бүлегендә олы шагыйребез Хәсән Туфанның соңгы җыентыкларына кермәгән һем әлегәчә матбугатта чыкмаган кайбер шигырьләре бироле. Һадигә дә шулар, Нәҗмигә дә үчле. Алар калды чарпыш эчендә, Ә мин менә — сезгә кайттым әле Ныгыр ечен бераз, эшчеләр. Кара йерәк, ала җунсезләргә Ташландык без өйрәнчек килеш. Яраланыр хисләр, канар бәлки, Ә чыгарбыз барыбер җиңеп! 1927. Завод ябылгач1 (Өзек) Б ашым яна, башым... Нишләтим бу утлы уйларны! Йокламакчы идем, булмады: Бер йокыда җиде уяндым. Бер йокыда... Исән дуслар! Кайсы чанада сез! Нинди җырны көйләп йөрисез! Син, медичка, кая югалдың соң. Нигә килеп, хәлне белмисең! Доктор! Минем абый рәтле һөнәр белми. Урман кисеп гомер үткәрә. Ул күтәргән юан бүрәнәнең Авыр башы — минем йөрәктә... Синең тунны, Кутуй, иңгә салып, Җилгә бастым һава сулыйм дип. Утлы башым кышны җылытты, Нишләсәм дә эссем суынмый. Эрегән бакыр кебек кайнап кояш Тәрәзәгә чәчри офыктан. Карап тора торба: бикле цехлар Пәрәвезгә төренеп йоклыйлар.» Көн башлана. Кошлар уяналар. Ябык цехта оя коралар. Бетончылар бара пычкы сөйрәп Казанкада утын турарга... Ә «сулилар да «уң»нар — чәкәләшә, Шуннан да шәп «хезмәт» юк сыман... Урал, Урал! Сине юксынам мин, Суга тилмерүче кош сыман. 1928. 1 Татар пролетарлары күбрәк эшли торган Какшан заводы белән байтак кун заводлары ябылды. («Кызыл Татарстан», № 141, 1927.) Ласпий яры... Кырый урамнар... Таныш җырлар агыла барактан: Җим эзләгән кыр казлары кебек Кыйгылдаша «ала канатлар... Көнкүрешең Күчмә холык биргән. Офтанмыйлар ил-су кала дип. Мин дә шундый: Кысан кырларыңда Офык эзләп үскән балаң ич. Әрәм итә гомерен брамат... днп, Такташ мине кен дә тиргидер. Нишлим! Паровозлар керә алмый торган Почмаклары куп шул илемнең... Таулар... кырлар... Кайнар сукмаклар... Таныш тавыш калка каналдан: Кара кошлар кебек гаңгылдашып Җир казыйлар «ала канатлар... 1928. Уйланулардан Тонна-тонна булып әелгән тема рудасын Эретәсе иде дә. Ничек эретәсең домнасыз! Укучы да үсте, Таләпләр дә инде үстеләр. — Үз «мартенын», үз «домнасын» сорый Шигырь дигән индустрия. Төзелешләрдә инде элеккедән Ничә тапкыр алда барабыз... Менә шуңа тигезлисе иде Тукай белән бүген арасын! Әй син, Атакага алдан кергән шигырь. Кайда быргың! Кайда шул көнең! Лирикасыз, җырсыз әдәбият Оркестрсыз гаскәр түгелме... 1930. Татарстан бу Ш., халыклар сафы уртасында Татарстан дигән ил килә, Ленин васыять иткән туганлыкка, Азатлыкка үрнәк ил килә. Лениныбыз әйткән талкыр сүзнең Бер мисалы иде бу халык: Халыкларга терм» булган җирнең Бер ристаны иде бу халык. Ишекләргә барды — ишек бикле, Тәрәзәгә килде — тимерле... Тимер челтәр аша карый-карый Гасырларча бу ил тилмерде. Йоклый алмыйм... диде беек Тукай: Өй түрендә җил елый иде, Җил еламый иде, ач үлемнең Куркуыннан ил елый иде. Тар кырларда, шахта телләрендә Бәхеткә юл азләл карады... Тапкан берен ике башлы тиран. Ике башлы козгын талады. Аллага да бераз тимичәрәк, Динлесеи д» үзенә ияртеп. Үз халкының алгы элешен Тукай Ямашевлар ягына юнәлтте. Бунтлар аша, кузгалышлар аша, Асылулар аша үтте ил. Берсе ауган җиргә —унау басып, Ленинчылар белән китте ил. Ни даны юк иде. ни белеме: Культурага үги иде ул, Фән йортына керсә, ишектәге Каравылчы булып керде ул. Калды уп чор— Ләкин чын байлыгын Калдырмады халык берсен дә. Бәгыренә салып алып килде, Алып килде барын бу кәнгә. Бу бәгырьдә Ямашевларның Факел булган йерәге юкмы! — Бу бәгырьдә Вахитовларының Канга баткан күңмәге юкмы)! Ни малы юк иде, ни даны юк, Деньясына үги иде ул. Бүген менә социализмны Туган телдә җырлый инде ул! Кыю хәзер ничек безнең күңел. Кәпәч хәзер ничек безнең тел! Китте бездән барлык томаналык. Китте бездән бетен мескенлек! Табигатьнең яшерен серләренә Ишек ача безнең Камайлар. Тереклекнең кара кечләренә һеҗүм булып үсе малайлар!