Әхмәт Ерикәй
Совет әдәбияты зур югалтуга дучар булды* нүре- некле татар шагыйре Әхмәт Фазлый улы Ерикәй үлде. Тирән хисле һәм тормыш сеюче шагыйрь социалистик Ватаныбыз һәм яңа иеше — тезүче һәм көрәшче турында дәртләнеп җырлады. Әхмәт Ерикәй 1902 елның 16 деиабренда Башкорт- стан АССРның Дуоан районындагы Өлкенде авылында туган. Ул яшьләй үк халыкның якты һәм яхшы тормышы өчен көрашенең иң алгы участокларында була, хезмәт ияләре белән иң якын бәйләнеште тору үрнәген күрсәтә. Тарихи елда — Ленин призывы елында Коммунистлар партиясе сафына кергән Ерикәй үзен партия һәм халык җибәргән урыннарда эшләде: ул ВИП(б)ның Олы Оиа волость комитеты җаваплы секретаре, аннары Мәсә- гут кантонында халык судьясы. ВКП(б)ның кантон иоми. тсты пропаганда бүлеге мөдире булды. 1927 елда Әхмәт Ерикәй Мәскәү журналистика институтына керә, уку белән бер үк вакытта үзәк татар газеталарының секретаре, аннары редактор урынбасары булып эшли. Киң колачлы художник яшьләр өчен «Ударниклар» әдәби журналын оештыручыларның һәм редакцияләүчеләрнең. пролетар язучыларның Мәскәү ассоциациясендә татар секциясе җитенчеләренең берсе була. Әхмәт Ерикәй 30 нчы елларда илебезнең күп районнарында була. «Правда», «Комсомольская правда». «Литературная газета» һәм үзәк журналлар битләрендә очерклары һәм шигырьләре белән актив катнаша. 1941 елда. Советлар Союзына гитлерчылар һөҗүм иткәч, шагыйрь фронтка хәрби хәбәрче булып нитә, «Ватан намусы вчен* дигән фронт газетасы редакторының урынбасары булып эшли. Әхмәт Ерикәйнең поэзиясе гражданлык пафосы белән аерылып тора. Аның поэзиясе совет халкының уй-хисләренә һом омтылышларына аваздаш яңгырый Нәрсә турында гына язса да. аның әсәрләре ялкынлы патриотизм хисе белен сугарылды, аның шигъри юлларында һәм җырларында халык арасыннан чыннан замандашыбыз образы гәүдәләнде. Бәен Ватан сугышы елларында шагыйрь Совет Армиясе сугышчылары турында шигырь һәм очерк китаплары бастырды. Аның үзәк газеталарда һәм журналларда ба сылган сугышчан шигырьләре Ак диңгездән алып Кара диңгезгә кадәр фронтның барлый участокларында яңгырады. Армиядән кайтканнан соң Әхмәт Ерикәй Татарстан язучылар союзына җитәкчелек итто (1945 — 1950 еллар), актив иҗади эшчәнлеген дәвам иттерде. Әхмәт Ерикәйнең зур әдәби мирасында рус һәм татар телләрендә шигырь һәм җыр җыентыклары уннарча исәпләнә. Аның әсәрләре күп тапкырлар тугандаш республикалар халыклары һәм чит илләр телләренә тәрҗемә ителде Шагыйрь җыр жанрында аеруча нәтиҗәле һәм рухланып эшләде. Аның җырлары халык арасында ниң таралды. Әхмәт Ерикәй илебезнең һәм республикабызның җәмәгать тормышында актив катнашты. СССРның иненче һәм өченче чакырылыш Верховный Советлары депутаты итеп сайланды Шагыйрьнең әдәби һом җәмәгать эшчәнлегенә зур бал бирелде ул Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары һәм медәльлар белән бүләкләнде. Талантлы шагыйрь коммунист Әхмәт Ерикәй истәлеге каләмдәш дуслары күңелендә мәңге сакланыр. Ә. Ерикәйнең гәүдәсе Мәскәү үзәгендәге Ваганьков зиратында 8 сентябрьдә җирләнде. Матәм митингысында Мәскәү язучылары һәм укучылар җәмәгатьчелеге, шулай ун Татарстан язучылары коллективы исеменнән Г Кашшзф. 3 Нури. Л Хәмндуллин иптәшләр катнашты. Язучылардан А. Жаров, Н. Сидоренко, 3. Нури, композитор С. Кац мәрхүм белән хушлашу сүзе әйттеләр.