Логотип Казан Утлары
Очерк

ДУЛКЫННАР НИ СӨЙЛИ...

Кама буйларына да көз килеп житте. Хәер, көз инде күптән үз эшенә керешкән: яшел тугайларны саргайтып, тал -тирәкләр иеп яфракларын коеп йөри ул. Су читләремдә, тәбәнәк атауларда әрәмәләр сирәгәеп, ялангачланып калганнар. Биек яр өсләрендә мачтадай төз кәүсәле наратлар гына, көзнең салкын сулышына бирешмичә, яшел киемле сакчылар кебек, горур торалар. һәркайда сугыш галәмәте күзгә ташлана. Кызыл Армия һәм хәрби флотилия басымына каршы тора алмыйча, ашыгып чигенүче дошман гаскәре, революция яклы кешеләрне кырып, шәһәр-авылларны җимереп бара. Пристаньнар, тау итәгендәге авыллар кара көеп утыра. Имин елларда әледән-әле пароходлар, кәрваннар, балыкчы көймәләре үтеп торган су өстендә дә хәрәкәт юк. Тик фарватердан читкәрәк китеп, сул як ярга ышыкланган хәрби флотилия кораблары гына, ялга туктаган кыр казлары кебек, тезелешеп якорьда торалар. Иң алда, әрәмәле атаудан бераз түбәндәрәк — «Ваня — коммунист» корабы. Аны шартлы рәвештә генә хәрби кораб дип атарга мөмкин. Чынында ул баржалар һәм саллар тартып йөртә торган бер гади буксир пароходы гына. Хәзер аның палубасында — туплар, мостигында — пулеметлар. Кешеләргә дошман пулясы тимәсен, дип рубканың тышкы ягына ком тулы канчыклар әрдәнәләп өелгән. Флотилиянең хәрби комиссары һәм командующий урынбасары Николай Маркин үзе дә «Ваня — коммунист»та. Әнә ул каютасыннан чыгып килә. Өстендә — җиз төймәле кыска бушлат, башында — кара бескозырка. Әле егерме алты яшьтә генә булса да, сакал-мыегы аны бераз олыгайтып күрсәтә. Әмма яшьләрчә жнңел хәрәкәтләре, җәенке К Сафа Сабиров кашлары астыннан төбәлеп караучы зур коңгырт күзләре анарда бетмәстөкәнмәс энергия сакланганын әйтеп торалар. Маркин, жинел адымнар белән мостикка .менде дә. бинокль алып, әйләнәтирәне күздән кичерә башлады. Томан таралган. Шактый югары күтәрелгән көзге кояш әйләнә-тирәне бик ачык күрсәтә. «Ваия — коммунисттан түбәидәрәк, сул як ярга сыена төшеп, кораблар тора. Николай Григорьевич һәр корабка тукталып, игътибар белән карап торды, аларның һәркайсы үткән авыр юлны. Югары Ослан. Казан. Чистай. Чаллыны азат итү өчен барган сугышларны, һәлак булган сугышчан дусларын хәтерләде. Ленин фәрманы белән бу флотилияне ул үзе төзеде, һәр кораб ана үз баласы кебек якын. Ул аларны Сормово һәм Паратск эшчеләре белән бергә коралландырды, командирларын, тупчыларын, пулеметчыларын жыйды, өйрәтте, алар белән бергә үзе дә үсте, чыныкты... ... Елганың уң як яры дошман кулында әле. Анда сары камыллы, сарутлы киң кырлар буйлап Казаннан бәреп чыгарылган дошман солдатлары чигенә. Кичә разведчиклар Пьяный Бор атавы артында аклар флотилиясе тупланган булуын, һәм аларның Колчак гаскәрләрен елга аша күчерергә әзерләнүен кайтып әйттеләр. Маркин, дошманның мәкерле планын өзү максаты белән, таң алдыннан елганың сул як ярына десант җибәргән иде. Ике туп. бер пулемет белән коралланган десантның командиры Карташевка ул саубуллашкан чакта болай диде: — Дошман кораблары торган урынга сиздертми килергә тырышыгыз, туплардан, пулеметлардан кинәт ут учыгыз. Алар паникага төшсен, көтелмәгән атакадан куркып калсыннар. Ә шул чакны без үзебезнең кораблар белән бу яктан китереп бәрербез. Исәп буенча десант инде барып житәргә һәм дошман корабларына ут ача башларга тиеш. «Ваия — коммунист» моетигында торучыларның күз карашы әнә шул якка төбәлгән. Барысы да атау артыннан разведчикларның һөҗүм башлаганын көтәләр. Сигнал гына булсын — флотилия дәррәү һөҗүмгә кузгалачак. Николай Карташев отрядын озатканнан соң. разведкага тагын тиз йөрешле ике бронекатер җибәрелгән иде. Дошман аларны күреп алды ахрысы — атау артыннан кораблар чыга башлады. Менә беренче снаряд Кама өстенә төшеп, биек су баганасы күтәрде. Шундый ук баганаларның тагын ико-өч төштә күтәрелүен күрде Маркин. «Нәрсә бу? Карташев отряды нигә атмын?» —дип борчылып уйлап алды. Нәкъ шул минутта агачлар арасыннан дошман өстенә ут ява башлады. Дошманны туктаусыз эзәрлекләргә өйрәнгән кайнар йөрәкле Маркин бу бәрелешне бер мәл тын да алмыйча күзәтеп торды һәм бронекатерларга кыен килә башлагач, түзмәде: — Корабларга якордан кузгалырга! Минем арттан полный ход! — дип команда бирде. — Туплар белән пулеметлар ут ачарга әзер торсыннар! Кораблар, дәррәү кузгалып, дошманга каршы ташландылар. Иң алдан үткен борыны белән елганы ерып «Ваня — коммунист» бара. Биек мачтасында кызыл флаг җилферди, морҗасыннан бөркеп чыккан куе кара төтен су өстенә тарала, яр буендагы наратларга эленеп кала. Корылган туплар алга, безнең бронекатерларны эзәрлекләп килүче дошман корабларына төзәлгән. Комендор Овсейчук, Палланго һәм пулеметчылар, приказ булу белән шундук дәррәү ут ачарга әзер торалар. Маркин әледән-әле елганың уң ягына, К)е нарат урманы белән капланган текә яр өстенә карый. Ул сигналчыларга да шуннан күз алмаска. игътибар белән күзәтеп барырга кушты... Комиссарның шикләнүе юкка булмаган икән. Тиздән, Малиновка авылына житәрәк. сигналчылар яр өстендәге утын әрдәнәләре арасында дошман тубы һәм солдатлар яшеренгән булуын күрделәр. Маркин моның серен шундук сизде. «Әһә, шунда посып калып, безгә арттан бәр- мәкче буласызмы... Барып чыкмас, кабахәт җаннар!» Ул башка корабларга дошман отрядына каршы бара торырга сигнал бирде, ә узе «Ваня — коммунист» белән сул як ярга таба борылды. Аннары алгы палубадагы тупчы Овсейчукка: — Наратлыкка яшеренгән дошманга ат! — дип приказ бирде. Яр өстендә гөрселдәп беренче снаряд шартлауга, утын агачлары һавага оча башлады, дошман тубы ата алмый калды, тончыкты бугай. Күзәтүчеләр җентекләбрәк карагач, нарат агачлары арасында бер генә туп түгел, дошманның зур батареясы яшеренгәнлеген аңладылар. Эш болайга киткәч, комиссар машинист Михаил Куликка бер төркем матрослардан тиз генә десант җыярга кушты. Ләкин десант төшерергә туры килмәде. Тугайда су сай булганлыктан, кораблар ярга якын килә алмады, ә көймә белән маташырга мөмкин түгел: вакыт аз иде. Хәзер бу мәкерле тозактан тизрәк котылырга кирәк. Маркин кире борылырга команда бирде. Ләкин «Ваня — коммунист» тугайдан чыгып китәргә өлгерә алмады, аклар бөтен батареялары белән тиз атышлы туптан ут яудыра башладылар. Беренче снаряд корабның морҗасын җимереп үтте, икенчесе — урта бер урында сул як бортны тишеп, корпус эченә бәреп керде һәм. машина бүлегендә шартлап, механизмнарны сафтан чыгарды. Ярылган трубадан ыжгырып чыккан кайнар пар бөтен корабка тарала башлады. Ә өске палубада команда бар көченә каршылык күрсәтә иле. Пулеметчылар белән комендор Степан Овсейчук дошман батареясын тупка тота. Арткы палубадагы комендор Паллангоның сул кулы яраланган, тик ул бер генә секундка да туктамый. Пьяный Бор ягыннан килүче дошман корабларына өзлексез атып тора, аларны якын җибәрмәскә тырыша. Кызу бәрелеш арасында комиссарның мостиктан: — Молодцы, комендорлар!.. Шул кирәк аларга!.. — дип кычкырган мактау сүзләре яңгырап үтте. Якында гына урнашкан батареядән һәм кораблардан котырынып атып торган дошманга каршылык күрсәтү отыры кыенлаша барды. Снарядлар шартлаудан якында гына биек-биек булып ком катыш су баганалары күтәрелә дә бөтен корабны гөрселдәтеп палубага коела. Әле анда, әле монда кешеләр яраланып егыла. Арткы палубада бөтен группасы белән комендор Палланго һәлак булды, аның тубы нигезеннән куптарып ташланды. Лоцман Овчинников белән рулевой бер-бер артлы каты яраланып егылды, алар урынына штурвал янына Маркин үзе басты. Шунда ана ундүрт яшьлек юнга Чурков булыша башлады. Үсмер егетнең яңа бескозыркасы чак кына сул якка кыңгыр төшкән, калку маңгаена, сипкелле йөзенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан. Комиссарның аптыраулы карашын күреп, ул каушап калды, акланырга теләгәндәй: — Штурвалда үзем торам, сез командовать итегез, — диде. — Сез шикләнмәгез, аңа гына көчем җитәрлек минем... Маркин аны харап итәргә теләмичә: — Югал моннан... Хәзер үк трюмга төшеп биклән, югыйсә башың бетәчәк,— дип куып төшермәкче булса да, юнга үзенекен итә бирде, сөекле комиссарын ялгыз гына калдырып төшеп китәргә теләмәде. Кинәт штуртрос өзелеп, штурвал сафтан чыкты. Рубка һәм каюталар яна башлады. Рубка түбәсендәге ераклык үлчәгеч прибор авып төште һәм бер очы белән гудок бавына эләгеп, өзлексез гудок кычкыртырга тотынды. Шул чак Минзәлә пристане ягыннан кызыл флотилиянең башка кораблары ашыгып килгәне күренде. Әнә командующий Раскольников И. Язынин линогравюралары. урнашкан миноносец «Прыткий» ерак та түгел инде, кыен хәлгә эләккән «Ваня — коммунист»ны буксирга алмакчы. Әмма ул өзлексез явып торган дошман уты аша үтеп, яраланган корабка ярдәм итә алмады. Үзе чак кына һәлак булмыйча, кире чигенде. Дөрләп янган рубкада түзәр хәл калмагач, Маркин алгы палубага төшеп, комендор Овсейчукка булыша башлады. Аның артыннан Чурков та төшеп җитте, аларга снаряд бирергә кереште. Шул мәлне дошман снаряды якында гына коточкыч шартлап, тагын бер тупның көпшәсен каерып ыргытты. Рульсез һәм коралсыз диярлек калган, двигательләре сафтан чыккай яралы кораб агым уңаена яны белән борыла торгач, уң як ярдагы сай җиргә килеп терәлде һәм бераз сулга кыйшайган хәлдә комга утырды. Каюталар дөрләп яна, атылган снаряд гильзалары белән тулган палубада ялкын телләре бии. Башка чара калмагач, комиссар әле һаман батырларча каршы торган командага: — Барыгыз да суга сикерегез! Сул як ярга таба йөзегез, анда — безнекеләр коткарыр! — дип приказ бирде. Инде чынлап та корабта калу бөтенләй мөмкин түгел иде. Кешеләр, җандай газиз кораблары белән соңгы кабат саубуллашып, бер-бер артлы боздай салкын суга сикерә башладылар. Юнга Чурков сикерергә икеләнебрәк тора иде. комиссар аны суга үзе төртеп Тошерде. Палубадан үзләре ташлаган такталарга, снаряд ящикларына, балык мичкәләренә тотынгалап, бата-чума, аргы якка таба йөзгәндә, алар ут эчендә калган корабтан комиссарның: «Туганкайлар, сау булыгыз-з...» — дип кычкырган соңгы сүзләрен ишеттеләр. Котырынган дошман судагы матрослар өстенә туплардан, пулеметлардан өзлексез ут яудыра, снарядлар шартлаудан су өсте туктаусыз кайнап тора иде. Бик күпләр, һәлак булып, елга төбенә китте. Исән калучылар, корабка каерылып караган минутларда, комиссарның әле һаман пулеметтан атканын һәм дошман корабын су өстендәге халык өстенә җибәрмичә тоткарлап торганын күрделәр. Менә аның уты да хәлсезләнде һәм тиздән бөтенләй басылды... Хәзер инде дошман корабы якын ук килде лә. «Ваня -коммунист»- ны пленга төшермәкче булып, буксирга алырга маташа башлады. Әмма шул минутта палубага тагын каяндыр комиссар Маркин килеп чыкты. Ул каты яраланган, көч-хәл белән аяк өстендә тора, дары корымыннан каралып беткән, уң кулына граната тоткан иде. Дошман корабы б. <к м ю. «Ваня — коммунистэны буксирга ала башлавын күргәч, ул кыенлык белән генә снаряд базы янына килде, авыр тимер капкачны ачып кулындагы гранатасын түбәнгә ташлады һәм шундук, әйләнә-тирәне гөр- селдәтеп, корал склады шартлады, түбәннән янартаудай куәтле ут бәреп чыкты... Куе кара төтен таралганда, палубада инде беркем дә юк иде. Бортлары, каюталары актарып ташланган «Ваня — коммунист» яртылаш суга баткан хәлдә, сул якка кыйшаеп калган һәм аның тирәсендә тынгысыз дулкыннар гына чайкала иде. Ә гудогы, кызыл диңгезчеләрне дошманнан үч алырга чакыргандай, йөрәк өзгеч ачы тавыш белән әле һаман кычкырта иде... * * Дошман жиңү шатлыгын озак бәйрәм итә алмады. Тиздән килеп җиткән кызыл флотилия кораблары исән калганнарны судан җыеп алдылар, санитарлар яралыларга беренче ярдәмне күрсәтә башладылар. Дошманның бер корабы минага эләгеп шартлады һәм. корпусы урталай сынып. «Ваня — коммунист»тан ерак түгел генә су төбенә тончыкты. Дошманның башка кораблары да, кызыл флотилия басымына түзә алмыйча, чигенергә мәҗбүр булдылар. Әмма Маркин табылмады. Сугыш авырлыкларын бергә кичергән, жиңү шатлыкларын уртаклашып, зур юллар үткән сугышчан дуслары өч тәүлек көтсәләр дә, ул кайтмады. Кайнар йөрәкле комиссар һәм гади матростан күтәрелгән командующий урынбасары Николай Григорьевич Маркинның һәлакәте бөтен флотилия өчен зур югалту булды, аны бөтен Кызыл Армия, бөтен ил авыр кичерде. Флотилия командующие Раскольников шул уңай белән Ык тамагы, рейдыннан Мәскәүгә В. И. Ленинга һәм Я. М. Свердловка җибәргән телеграммасында түбәндәгеләрне язды: «Беренче октябрьда Пьяный Бор янында безнең флотилия дошман кораблары һәм яр буе батареялары белән каты сугышкан вакытта кораллы пароход «Ваня — коммунист» батты, аның белән бергә Идел хәрби флотилия командующие урынбасары, партиябезнең турылыклы улы. Иделдә һәм Камада яшь флотилиябезнең нигезен салучыларның берсе һәм энергияле төзүчесе иптәш Николай Григорьевич .Маркин вакытсыз һәлак булды. Аның үлеме флотилия һәм бөтен Совет республикасы өчен бик авыр һәм чиксез югалту. Батыр революционер истәлеге күңелләрдә’ мәңге сакланыр». ...Үз гомерендә күпне күргән борынгы Идел һәм Кама елгалары, бер генә минутка да туктамыйча, гел агып, үз юлларыннан гел баралар. Җир йөзендә тормыш дәвам итә, азатлык юлына баскан совет халкы якты киләчәккә атлый. Кайнар йөрәкле комиссар Николай Григорьевич .Маркин, революция каһарманнары белән бергә, совет кешеләре күңелендә кадерләп саклана. аның легендар исемен зур-зур пароходлар йөртә, тере образы җырларда буыннанбуынга күчеп яши һәм яңа тормыш төзүчеләр сафында бергә атлый..,