Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГА СССР-Япон яшьләренең Казанда үткәрелгән III нче дуслык фестивале август аеның истәлекле вакыйгаларыннан булды. Бу көннәрдә шәһәребез урамнары русча, татарча, японча язылган транспарантлар, лозунглар һәм ал. кызыл, сары, яшел, зәңгәр төсләрдә җилфердәгән спорт флаглары белән бизәлгән иде. Бакчаларда, паркларда, су буйларында, спорт мәйданнарында бу ике илнең милли көйләре яңгырап торды. Иделнең иң матур җирендә, яшел пара г урманында, архитектураның иң соңгы казанышларын файдаланып салынган «Волга» спорт лагеренда, шәһәребезнең спортлар Сараенда, Үзәк стадионда һ. б. җирләрдә рус, татар, япон халыкларының уеннары, милли көрәшләре, спорт ярышлары уздырылды. Кунаклар яшәгән «Волга» лагеренда татарның милли бәйрәме — сабан туе үткәрелде. Ике ил яшьләре арасында промышленность һәм экономика, әдәбият һәм сәнгать, дөнья хәлләре һ. б. темаларга кызыклы бәхәсләр, фикер алышулар булды. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында япон сәнгать эшлеклеләре белән булган очрашуда һәм «Грузия», «Белоруссия» теплоходларында Идел буйлап йөргәндә язучылардан Мирсәй Әмир, Гариф Гобәй, Зәки Нури, Хәй Вахит, Рөстәм Ку тун, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәннашева һ. б. иптәшләр катнашты. ИЛЬИЧ БУЛГАН ЯКЛАРДА Даһи Ленин биографиясенә бәйле булган урыннарга сәяхәт итеп, бер төркем Ленинград язучылары август башларында Казанга килделәр. С. В. Ботвинник, Е. А. Вечтомова, Е. П Серебровская һ. б. лардан торган бу группа шәһәребезне карап йөрде, Ленин исемен йөрткән университетта булдылар һәм журналистлар белән очраштылар, кичен телевидениедән чыгыш ясадылар. Алар үзләренең бу сәяхәтләрен Октябрьның 50 еллыгына багышлыйлар. ХАЛЫКНЫҢ ЗУРЛАВЫ Җырларда, дастаннарда җырланган Ирәндек-тау итәгендә утырган Баймак каласында (Башкортстан республикасы) татар, башкорт һәм башка тугандаш халыклар өчен әһәмиятле вакыйга булды: күренекле татар совет драматургы Мирхәйдәр Фәйзигә бюст куелды. Халыкның бар эчке моңын үзенә туплаган һәм шуны искиткеч талантлы әсәрләре аша аның үзенә үк бүләк итеп кайтарган бу әдипне Баймак тирәсендә яшәүче бар халык үз итеп якын күрә. Чөнки 20 нче еллар уртасында Мирхәйдәр Фәйзи Баймактан 25 км чамасы ераклыктагы тагар авылы Юллыкта яши. Ул анда үзенең «Юллык шигырьләре»» һәм башка күп кенә әсәрләрен иҗат итә. Язучының бюсты Баймак шәһәренең үзәк урамында китапханә каршында куелды. Бюст бик уңышлы эшләнгән. Гимнастерка кигән, күзлекле, какча сынга карап торасың да «әллә тере микән» дип уйлап куясың. һәйкәлне ачу көне чын мәгънәсе белән тантанага әйләнде, анда район хезмәт ияләреннән йөзләрчә кеше катнашты. ЛАЕКЛЫ БҮЛӘК Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән, аны баетуда зур көч куйган, әсәрләре белән татар укучыларына гына түгел, рус, казакъ, үзбәк һ. б. халыкларга да яхшы таныш булган Гариф Гобәйгә 60 яшь тулды. Язучылар җәмәгатьчелеге юбилярның иҗат бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтте. Хөкүмәтебез аның хезмәтенә югары бәя бирде — аны «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләде. Без зур бүләк алуы белән каләмдәшебезне тәбрик игәбез, аңа озын гомер һәм зур иҗади уңышлар телибез. ӘДИП ИСЕМЕ БЕЛӘН РСФСР Министрлар Советының 1967 ел 5 август карары белән СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарнх институтына язучы Галимҗан Ибраһимов исеме бирелде. Казан шәһәренең 89 нчы мәктәбе дә яңа уку елын бөек әдипнең исеме белән каршылаячак, РСФСР Министрлар Советы карары буенча ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге 89 нчы урта гомуми хезмәт политехник мәктәп дип исемләнә. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА КУНАКЛАР Август аеның кояшлы бер көнендә Татарстан язучылар союзына кунак булып, «Александр Суворов» крейцерының капитан ярдәмчесе Якуб иптәш Ибраһимов килде. Крейцерда хезмәт итүче моряклар шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап агнт кубрик оештырганнар икән. Кунак язучыларны шул кубрикның эше белән таныштырды. Киткәндә Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар һәм бик күп татар китаплары алып китте. Озак та үтмәде язучылар җәмәгатьчелеге тагын бер кунакны — «Муса Җәлил» теплоходының капитан ярдәмчесе И К- Кушаевны каршылады. И. Кушаев язучыларга экипажның сәламен тапшырды. Ул океан суларын гизүче «Муса Җәлил»дәге тормыш турында, илебездә эшләнгән товарларны дөньяның кай якларына илтүләре, чит илләрдә күргән хәлләр һ. б. лар турында бик күңелле нтеп сөйләде. Соңыннан язучыларны кызыксындырган бик күп сорауларга жаваплар бирде. Бу күңелле очрашуларда язучылардан М. Әмир, Г. Гобәй, Р. Мосга- фин, Г. Кашшаф. Ә. Еники, И Юзеев һәм С. Сабиров иптәшләр катнашты. чит илгә сәяхәт Узган ел, татар халкының классик шагыйре Г. Тукайга 80 яшь тулу көннәрен бәйрәм иткәндә, шәһәребезгә күп кенә жир- ләрдән кунаклар килгән иде. Алар белән бергә Финляндиядән Хельсинки университеты профессоры Гомәр Таһир да Казанда булып, шагыйрьнең юбилей тантаналарында катнашты. Ьу ел ул бер төркем галимнәрне Хельсинкига кунакка чакырды Филология фәннәре докторлары язучы Мөхәммәт Гайнуллин һәм язучы Хатип Госман, филология фәннәре кандидаты Резеда Ганиева иптәшләр бу чакыруны кабул итеп, шушы елның август аенда Финляндиядә булып кайттылар. Алар анда ике атналап тордылар. УКУЧЫЛАР ФИКЕРЕ Республика балалар китапханәсе туган якны өйрәнү темасы буенча укучылар арасында сорау үткәрде. Укучы балаларга тәкъдим ителгән анкетада түбәндәге сораулар бар иде: 1. Туган шәһәреңне син ни өчен яратасың’ 2. Туган шәһәрең һәм аның атаклы кешеләре турында нинди китаплар укырга теләр идең? 3. Октябрьның илле еллыгына багышлап Татарстан азучыларының нинди әсәрләр язуын теләр идең? 4. Республикабызда чыга торган «Комсомолец Татарин» һәм «Татарстан яшьләре» газетасын укыйсыңмы? 5. Туган ягыңның тормышы турында газета-журналл-трда басылган материалларның кайсысы кыыксындырды? 6. Туган якны өйрәнү буенча ннндн темаларга әдәбият җыйдың? 7- Китап сайлаганда «Татарстан язучылары балаларга» дигән кулланмадан файдаланырга туры килдеме? 8. Татар азучыларының нинди китаплары аша бик ошады? Сорауларга укучы балаларның зәвыкларын, теләкләрен, аң дәрәҗәләрен күрсәтә юрган күп кен<> җаваплар алынды. Ьез түбәндә анкетаның өченче соравына ки.тг.ш җавапны гына урнаштырабыз. “У сорауга Казан шәһәренең 33 нче мәктәбеннән 6 класс укучылары мондый теләк белдерәләр Татарстан пионерлары турында язылган китапны укыйсы килә дип 5 укучы хәбәр бирә. Бөек Ватан сугышы геройлары турында— 3 укучы. Татар революционерлары турында — 2 укучы. Батырлык турында— I укучы. В. И. Ленин турында— 6 укучы. Казан турында шигырьләр— 2 укучы. Шәһәребез тарихы турыда— 2 укучы. Татар егетләренең чик буенда сакта торулары турында— 1 укучы. Октябрьга багышланган шигырьләрне — 2 укучы. Тагар халкының Октябрьга кадәр тормышы турында— 1 укучы. Шәһәребезнең балалары турында— 2 укучы. Бөек Ватан сугышы елларында Казан халкының фронтка ярдәме турында — Октябрь революциясе вакыйгалары турында — Тагарстанның гади кешеләре турында — Октябрь һәм гражданнар сугышы геройлары турында — 3 укучы. Татарстанның хәзерге көне турында — 1 укучы. Татарстанның спортсменнары турында — 1 укучы. Шундый ук теләкләрне башка мәктәп укучылары да әйткәннәр. Мәсәлән, 83 нче мәктәпнең 6 класс укучылары югарыда китерелгән темалардан тыш Казанның киләчәге, Татарстанның нң-иц беренче коммунисты, Казанка елгасы турында, кызылларның Казанны аклардан азат итүе һәм шул көрәштә балаларның катнашуы. Казан Кремленең тарихы һ. б. лар турында я тыл- ган китапларны укырга теләүләрен әйтәләр. ОНЫТЫЛМАС КӨН 25 август — патриот шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең дошман кулыннан һәлак булган көне. Бу иртәдә башкаладан кайтучы «Татарстан» поездыннан бер кәрзин чәчәкләр төшерделәр. Ут янып торган бу кызыл канәфер чәчәкләрен Муса Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым Җәлнлова белән шагыйрьнең кызы Чулпан җибәргәннәр һәм бу чәчәкләрне Муса Җәлил һәйкәленә куюны үтенгәннәр. Бу көнне данлы шагыйрьнең Казандагы дуслары һәм каләмдәшләре дә һәйкәл янына килгәннәр иде. Алар да, көне буе һәйкәл яныннан китмәгән халык та үзләренең шагыйрьгә булган җылы хисләрен, хөрмәтләрен белдерделәр. «САРМАН ЧӘЧӘКЛӘРЕ» Моннан берничә ел элек композитор Мәсгут Латыйпов Сарман районы укучыларыннан торган тынлы инструменталь ансамбль оештырган иде. «Сарман чәчәкләре» исемен алган бу ансамбль гнз арада халыкка танылып өлгерде. Аның чытышла 2 укучы. 2 укучы. 5 укучы. рын һәркайда яратып тыңлыйлар Ансамбльдә «Беренче Май», «Җиңү», «Татарстан» һәм Серго исемендәге колхоз мәктәпләреннән жыелгаи 120 укучы кыз бар. Бөек Октябрьның 50 еллык бәйрәменә багышлап әзерләгән программалары белән алар 11 августта Казанга килделәр. Казан телевидениесе буенча һәм М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында чыгышлар ясадылар. Казанның ял паркында август ахырларында тагын бер күңелле кичә уздырылды. Биредә «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе укучылар белән очрашу үткәрде. Бу кичәдә язучы Фатих Хөсни дә катнашты. Ул тыңлаучыларга язучыларның ижат планнары турында сөйләде, язучының халык белән аерылгысыз булуын әйтте һәм язучылык осталыгы мәсьәләләренә кагылып. халыкның йөрәгенә үтә белерлек әсәрләр язарга, сүздә жыйнак, гөГәл булырга кирәклегенә тукталды. КОНЦЕРТ ЗАЛЛАРЫНДА М Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында атаклы биюче Мәхмүт Әсәмбаевның чыгышлары булды. Искиткеч таланты белән дөнья халыкларына таныш булган Әсәмбаевны Казан халкы икенче тапкыр инде яратып карый. Дөнья халыкларының милли биюләреннән торган программасында бу юлы «Башкорт аучылары» дигән яңа номер да бар иде. Соңгы елларда республикабыз тамашачылары чит илләрдән килгән сәнгать осталары белән еш кына очрашалар. Күптән түгел генә Казанга Югославиянең «А В С» астрада ансамбле килде. Аның чыгышларын казандылар алкышлап каршыладылар. Югославия артистлары нефть районнарында да булдылар. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Азнакайда Мәхмүт Хәсәновның «Саф жнлләр» романы буенча укучылар конфе ренцнясе үткәрелде. Конференциядә районның колхоз председательләре, терлекчеләре. китапханә мөдирләре катнашты. Соңыннан автор сорауларга жавап бирде. Бюроның киңәйтелгән утырышында Татарстан нефтенең 20 еллыгына карата очерклар китабын язучы Ф. Мостафин. Ш. Бикчурин отчетлары тыңланды Фикер алышуда катлашкан Ә. Маликов, Г Афзал. Г. Ахунов китапның композициясе, эчтәлеге турында үз фикерләрен әйттеләр. Әлмәт промышленность предприятиеләренең башлангыч комсомол оешмалары секретарьлары семинарында Г. АхуноВ катнашты. Ул СССР язучыларының IV нче бөтенсоюз съезды турында. Татарстан язучыларының, шул исәптән Әлмәт бүлегенең дә. бөек юбилейга ничек әзерләнүләре, аерым язучыларның хәзер нинди әсәрләр язулары турында сөйләде. Р. Төхфәгуллинның «Агымсу» исемле яңа повесте буенча бүлек утырышында фикер алышу үткәрелде. Чыгыш ясаучылардан Г. Афзал. Г. Ахунов. Ә. Маликов. С. Сөләйманова. Ф. Мостафин. Ш. Максудова. А. Ганиев авторның әле моңа кадәр кул тимәгән яңа өлкәдә—нефтьчеләр белән колхоз авылы кешеләренең үзара мөнәсәбәтләре турында повесть язуын хуплап, әсәрнең нигезе нык булуын билгеләп уздылар. Повестьны камилләштерү өчен киңәшләр әйтелде. Нефть чыгаручы инженер С Вәлиуллин да повесть белән алдан ук танышып, фикерләрен язма рәвештә язып жибаргән иде. Ә Маликов. Г. Ахунов. Г. Афзал Язучылар союзы бүлегендә чиг ил журналистлары Эрнст Бах (ГДР), И. Лужанска (Чехословакия) белән очрашып, яшь нефтьчеләр каласы ӘЛмәт турында, аның культура тормышы турында әңгәмә үгкәрде- л«р. Очрашуда АПНнан Г. Филатов. КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре С. Хәкимова һәм шәһәр газетасы сотрудниклары катнашты. Халык демократиясе илләреннән килгән журналистлар иртәгесен. 14 июльдә, Чупай таш карьерында һәм шәһәрнең промышленность предприятиеләрендә хезмәт ияләре белән очрашып, язачак очеркларына материал тупладылар. Аларны Әлмәт язучылары Г. Ахунов. Ә. Маликов, С. Сөләйманова озатып йөрделәр. _ Башкортстаннан килгән яшь язучы X. Зариповның «Ката кызы сөйгәнем» исемле комедиясе һәм «Урланган гомер» романы буенча Әлмәт бүлегендә индивидуаль семинар үткәрелде. Бүлекнең киңәйтелгән утырышында «Театр һәм драматургия» днгән темага сөйләшү булды Язучылардан Г. Ахунов, С. Кальметов. Ш Бикчурин. Г. Афзал. Әлмәт театрының баш режиссеры С. Өмет- баев. театр директоры М. Шәйхетдинова, режиссерлар 3 Туишева, К. Халәпов. артистка Р Гобэндуллина фикер алышуда катнашып, бүгенге сәхнәнең, аерым алганда Әлмәт театрының, бурычлары, якын киләчәктә эшләргә тиешле эшләре хакында сөйләделәр. Әлмәт театрының шәһәрдә яшәүче Драматурглар ярдәмендә үзенчәлекле репертуарын булдырырга дигән карар кабул Ителде Театр эшлеклеләре Октябрьның 50 еллыгы уңае белән Әлмәт театрыныИ эшен, коллективын халыкт а пропагандалауда язучыларның ярдәм игүләрен сорадылар. «Хезмәт байрагы* газетасында, яшь авторлар иҗатына багышланып, ике мәртәбә әдәби сәхифә чыгарылды.