ЧАПАЕВ КАЗАНДА
, Чапаев дивизиясенең элеккеге полк командиры, хәзер гвардия генералмайоры
Революциягә кадәрге Россиядә частьларының, командаларның составы буенча да. саны буенча да Казан хәрби округы тылдагы иң зур округ иде. 1917 елның алты-җиде ае эчендә генә дә округтагы запас частьлардан фронтка 1200 марш роталары (300 меңнән артык кеше) җибәрелде. 1917 елда фронттан яраланып кайтканнан соң, гражданнар сугышының булачак легендар герое Василий Иванович Чапаев Саратов госпиталендә дәвалана һәм савыккач, Казан округына кергән Николаевск (хәзер Пугачев шәһәре) шәһәренә урнашкан 138 полкка күчерелә. Ул анда рота фельдфебеле булып хезмәт итә. 1917 елның көзендә, хәтерем ялгышмаса. сентябрь аенда, Николаевск гарнизоны солдат депутатлары Советы карары нигезендә, Чапаевны Казанга икенче округ съездына делегат итеп җибәрәләр. Казанга килгәч. Василий Иванович үзенең туганы Михаил Чапаев квартирасында яшн. Ә Михаилның хатыны, Агафья Ивановна, Татарстаннан, хәзерге Югары Ослан районының Клянчнно авылыннан була. Алар ул вакытта үзләренең балалары белән Бишбалтада Зур урамда торганнар. Михаилның квартирасы кечкенә булганга. Василий Иванович бик күп көннәрне Агафья Ивановнаның туганнарына кунарга йөри. Ә алар Кувалдина урамында (хәзерге Заречная урамы) торганнар. Миңа да Саратов губернасының Балашов шәһәре гарнизоны солдат депутатлары Советы делегаты буларак, икенче Казан округы съездына катнашырга туры килде Мин шунда Василий Иванович Чапаев белән беренче тапкыр очраштым. Аннан соң инде ярты гасырдан артык вакыт үтеп китте, ләкин Казанда булып үткән бу съезд, Чапаевның андагы чыгышы минем һаман да хәтеремдә яхшы саклана. Ул көннәрдә Казанда һавалар бик начар иде, көннәр гел җилле булды, әле яңгыр, әле юеш кар яуды. Әмма шәһәр кешеләренең һәм Казан гарнизоны солдатларының иске тормышка каршы давыллы көрәше тагы да көчлерәк нде. Вакытлы хөкүмәткә каршы көрәш. Казан большевиклары җитәкчелегендә, көннән-көн кискенрәк төс ала бара иде. Мин Татарстанда Октябрь революциясенең ничек итеп тантана итүенә киңрәк тукталырга теләмим — бу турыда революция ветераннары да, тарихчылар да күп яздылар инде һәм язачаклар да — бары тик, ул вакыйгаларга катнашучы буларак, шуны әйтәсе килә: Казанда Совет властен урнаштыру өчен көрәш бик кискен булды. Кораллы бәрелешләр бнредә Октябрь революциясенә кадәр үк башланды. Питердан һәм Мәскәүдән килгән хәбәрләр шәһәрдә халык властен урнаштыру өчен көрәшкә дәрт бирде. 1917 елның 25 Октябренда Казан хәрби революцион комитеты җитәкчелегендә Кызыл Гвардия отрядлары, татар хезмәт няләреннән оешкан отрядлар. Казан гарнизонының большевиклар яклы частьлары Вакытлы хөкүмәт яклы юнкерларга каршы каты сугышлар алып бардылар. 21» октябрь төнендә контрреволюцион көчләрнең каршылыгы сындырылган нде инде. Ә кичен эшче, солдат, крестьян депутатлары Советының фабоика-завод һәм хәрби комитетлары вәкилләре белән берләштерелгән утырышы үткәрелде. Бу утырышта Совет властеның беренче җитәкче органы — Вакытлы революцион комитет («Казан революцион штабы>) оештырылды. Р Хәрби округ съездына кадәр округтагы гаскәрләрнең командующие итеп прапорщик Ершов, ә Казан гарнизоны начальнигы итеп штабс-капитан Масальский сайланган иде. Менә шул вакыйгалардан соң инде икенче Казан хәрби округ съезды булып үтте. Съезд Сулъяк Болак урамында элеккеге Икенче гимназия бинасында үткәрелде. Ул вакытта бу бина «Солдат йорты» дип йөртелә иде. Бу съездга округтагы ярты миллионга якын гаскәрдән ике йөздән артык делегат килгән иде. Алар арасында большевиклар да, эсерлар да, меньшевиклар ла бар иде. Залның сул ягындагы скамьяларга большевиклар, уң ягындагыларга калганнары урнаштылар. Съездда большевиклар белән эсерлар һәм меньшевиклар арасында бик кызу дискуссияләр булды. Эсерлар һәм меньшевиклар солдат массаларын Совет властена кар шы котыртырга маташтылар. Аларны элеккеге офицерлардан торган, составында башлыча уң эсер һәм меньшевиклар булган Хәрби округ комитеты да яклады. Алар Николай Ершовны һәм большевиклар яклы делегатларны «властьтан явыз фандалану»да гаепләделәр һәм гаскәрләр белән командалык итү вчен үз кандидатларын тәкъдим иттеләр. Съезд яңа Хәрби округ комитетын сайларга, округ белән идарә итү вчен яңа органнар оештырырга, округ гаскәрләре белән шәхси җитәкчелекне биш кешедән торган комиссарлар Советы белән алыштырырга тиеш иде. Шулай ук округтагы һәм Казандагы хәрби гарнизоннар Совет властеның ныклы нигезе булсын вчен армиядә демократизация үткәрү дә анын көн тәртибендә иде. Аннары иске армия частьларын планлы рәвештә демобилизацияләү мәсьәләләрен дә ул хәл итәргә тиеш иде. Чөнки ул вакытта фронтта да, тылда да солдат массалары стихияле төстә авылларга, туган семьялары янына омтылалар иде. Делегатлар берсе артыннан икенчесе чыгып сөйли тордылар Берләре — андыйлар күпчелек иде — яңа реформаларны якладылар, ә бүтәннәр большевикларны гаепләделәр — алар бу реформага каршы сөйләделәр. Ниһаять, съезд председателе большевик Алексей Евлампиев: — Саратов губернасының Николаевск гарнизоны фельдфебеле Василий Чапаевка сүз бирелә,— дип игълан итте. Залдагы сул якка куелган скамьяларның берсеннән бер хәрби кеше трибунага узды. — Кыскарак сөйләвегезне үтенәм,— диде председатель. Чөнки элеккеге ораторлар бик озак буш сүз сөйләп күп вакытны алганнар иде.— Күбрәк эш турында әйтегез!.. — Ә мнн монда комнан бау ишәргә менмәдем,— дип башлады сүзен Чапаев.— Ни турында сөйләрмен — анысын ишетерсез. Мин сүз боткасына күнекмәгән. Зал тынып калды. Безнең алда уртачадан тәбәнәгрәк буйлы, ябык гәүдәле, нечкә иреннәре өстендә кечкенә генә мыеклар тырпаеп торган, чиста кырынган, кыю карашлы кеше басып тора иде. Күкрәге Георгий тәреләре, медальләр белән тулы һәм бер ягына кызыл лентадан зур бант тегелгән иде. Чапаев уң якта утыручыларга төбәп сөйләргә кереште. — Мнн фронтта 326 Белгорай полкында хезмәт иттем.— диде ул.— Ә хәзер 138 запас полктан бирегә делегат булып килдем. Ничә көн инде ораторларның речьләрен тыңлыйм. Нинди мәгънә бар аларда? Безне, сул якта утыручыларны, анархиядә, башбаштаклыкта гаепләгән булалар, үзләре бик грамотный да сөйлиләр. Әгәр чынлап торып алар сүзенә колак салсаң, шул аңлашыла: бу кешеләр искегә кайтмакчылар. яңадан иске тәртипләрне кертмәкчеләр бит. Алар хәтта сугышны дәвам иттерүне дә яклыйлар... Председатель, башын селкеп. Чапаев сүзләрен хуплап торды. Ләкин уң як скамья- ларда утыручылар шау-шу куптардылар, ана сүзен дәвам иттерергә ирек бирмәскә тырыштылар. Чапаев сүзен дәвам итте: — Андый сүзләрне сөйләргә кем вәкаләт бирде сезгә? — диде ул. тавышын күтәреп. Сезне вәкил итеп җибәргән солдатлар моны теләми. Солдат мандатлары астына яшеренеп, сез аларны алдыйсыз! Тагын уң якта утыручылар шау-шу куптардылар, берсе берсеннән уздырып, кычкырына. сызгырына башладылар. Ләкин Василий Иванович трибуна яныннан китмәде, тавышын тагын да күтәреп сөйләвендә булды: — Әһә. минем сүзләр сезгә ошамыймы? Димәк, мәче кем чоланында, кем маен ашаганын яхшы белә. Мин шундый карарны яклыйм: округнын комиссарлар Советын сайларга кирәк, һәм ул иптәшләр, шундук эшкә башлап, солдатларны демобилизацияләүне тәртипкә китерсеннәр. Ә анда халыкка чын күнелдән бирелгән командирлар сайланырга тиеш, — диде дә ул, кызукызу атлап, трибунадан төште һәм үз урынына барып утырды. Анын чыгышыннан соң күпчелек делегатлар озаклап кул чаптылар. Чапаевның Белгорай полкында хезмәт итүе мине кызыксындырды. Мин 1917 елның язында аларның күршесендә Брянск полкында сугышкан идем. Тәнәфес вакытында мин аның янына килдем. Чыгышы вакытындагы дулкынлануы бетмәгән иде әле. Бет. съезд турындагы тәэсирләрне уртаклашып, сөйләшеп киттек. Аннары сүз фронт тормышы вакыйгаларына күчте. Бер үк сугышларга катнашкан булып чыктык. Чапаев Георгий тәреләрен һәм медальләрне ни өчен алуы турында сөйләп китте. Беренче карашка ук аның батыр кеше булуы күренеп тора иде. — Миллионлаган солдатлар кебек үк, патша өчен, алпавытлар өчен сугышырга туры килсә дә, куркаклык күрсәтмәдем,—диде ул.—Табигатем белән тәвәккәл кеше инде мин. Революция булганчы хаклыкның нәрсәдә икәнен бик аңлап та житкермәдем. Безнең рота солдатлары мине яраталар иде. мин алар арасында үз кеше булдым. Жырларга ярата идем. Холкымны яхшы белгән югары начальство күрәалмый иде үземне. Хәтта бер мәртәбә хәрби кыр судына эләгә яздым. Рота командиры поручик Прихожаев кына коткарып калды. Яхшы кеше иде. элеккеге укытучы. Георгий тәреләре дә ярдәм итте. Бу болай булды. Дивизия штабыннан ротага югары чиндагы бер офицер килде. Ул бер солдатка кул күтәрде. Ә мин аны якладым, әлеге офицерны атасы-анасы белән сүктем. Ул команда буенча рапорт бирде, мине кыр судында хөкем итәргә таләп итте. Хөкем итсәләр, я атарлар, я каторга хезмәтенә җибәргән булырлар иде... Съезд барышында мин Чапаевның берничә мәртәбә күренекле Казан большевигы Николай Ершов белән сөйләшеп торганын күрдем. Н. Ершов бу вакытта Казан Советының хәрби секциясен жнтәкли һәм шул ук вакытта Казан Хәрби округының беренче революцион командующие нде. Чапаевның Николай Ершов һәм башка Казан большевиклары белән аралашуы, минем уемча, аңа революцион вакыйгаларга тирәнтенрәк төшенергә ярдәм иткәндер, Идел аръягында тиздән башланып киткән гражданнар сугышындагы эшчәнлегенә зур йогынты ясагандыр. Съезд барган көннәрдә Василий Иванович, башка делегатлар белән бергә, контрреволюцион элементларның Казан кешеләре һәм гарнизон солдатлары арасында провокацион чыгышларын тар-мар итүгә дә катнашты. Моның өчен делегатлардан берничә дружина оештырылды. Һәм алар шәһәрдә революцион тәртип урнаштыруда зур роль уйнадылар. Василий Иванович бу турыда 1918 елда эшче-крестьян Кызыл Армнясе Академиясенә укырга кергәндә тутырган анкетасында да әйтә. «Сезнең съезд, конференция делегаты булганыгыз бармы? Булса, кайчан һәм кайда?» дигән сорауга ул болай дип жавап яза: «Николаевск шәһәреннән делегат булып хәрбн-Казан съездына катнаштым». Ә «Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаштыгызмы һәм нидән (ыйбарәт?» дигән сорауга кыска гына итеп: «Казанда. Жинү белән тәмамланды». — дип язып куя<. Ул көннәрдә Казанда гына түгел, илебезнең бүтән районнарында — Идел буенда, Уралда. Донда, Себердә һ. б. якларда ла хәл катлаулы нде. Оренбургта атаман Дутов, Донда генерал Каледин бандалары Совет властена каршы күтәрелде.!әр. Съезд тәмамланырдай берничә көн элек (1917 елның 6 декабренда) Чапаевны бик ашыгыч рәвештә Николаевскнга чакыртып алдылар. — Монда күп кенә яхшы кешеләр белән очраштым. — днде ул миңа. — Кызганыч, иртәгә Николаевскнга кнтәм, ашыгыч телеграмма белән чакыралар. Ни эшлисең: революция шуны таләп итә... СССР кораллы кпчзәренең Үзәк музее. № 15/36. В И Чапаевның шәхси эше. Чапаев белән Казанда очрашу соңгысы булмады. Бу очрашудан сон ярты ел үткәч, Уралдагы ак казакларга һәм ак чехлар корпусына каршы сугышларда күп мәртәбәләр очраштык без. 1918 елнын сентябреннән Чапаев дивизиясендә мин полк белән командалык иттем. Мин командалык иткән полк составында милли отрядлар да бар иде. Имаметдин Хубиев (хәзер Саратов өлкәсенең Пугачев шәһәрендә яши) һәм Заһидулла Краснов (хәзер Азнакайда тора) җитәкчелек иткән татар роталары бөтен дивизиягә данлыклы булды. Волчанский хуторы янындагы сугышлар яхшы хәтердә. Дошман безгә өзлексез һөҗүм итеп торды. Хәлнең иң кискен моментында Чапаев миңа: — Бу участокка Хубиев белән Краснов роталарын җибәр. Алар усал сугышалар, үлсәләр үләләр — ләкин дошманны үткәрмиләр,— дип боерык бирде. Чыннан да, татарлар сынатмадылар... Тагын икенче бер вакыйга. Безнең полк урнашкан урынга төнлә Чапаев килеп төшә. Хубиев ротасыннан сакта торган часовой: «Кем килә».— дип кычкыра. «Чапаев»,— дип җавап бирәләр аңа. «.Пропускың бармы?» «Оныттыңмыни Чапаевны,—ди начдив—мин чыннан да Чапаев». «Пропускысыз беркемне дә җибәрергә кушмадылар. Хәзер төн, якында гына казаклар»,— ди ана каршы каравыл начальнигы Низам Тәмннов (хәзер Пугачев шәһәрендә яши) һәм часовойларга Чапаев белән аның ординарецын полк штабына илтергә куша. — Менә, ичмасам, егетләр,— дип соклана Чапаев, полк штабына кергәч. — Гел шулай эшләргә кирәк! — Ә син мине белдеңме?—дип сорый соңыннан начдив, Тәминовны чакырып. — Эш белүдә, белмәүдә түгел,—ди каравыл начальнигы, русчаны ватып-сынды- рып.— Төнлә һәркем Чапай. Ә казаклар хәйләкәр... Шул ук көнне полкка Чапаев кул куйган приказ килеп җитте. Анда Хубиев ротасы сугышчыларына фронтта батыр һәм үрнәк хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерелгән иде... Мәскәү,