.
айга естендэ сызылып таң ата. Эре йолдызлы, куе зәңгәр төстәге кук гөмбәзе шәмәхә төскә керә. Йолдызлар салкын нукта бер-бер артлы эриләр, югалалар. Кар туннары киеп утырган мәһабәт наратлар, йомшак юрганга төренгән агач йортлар салкын кышның биредә тулы хокук белән яшәзе турында шигъри тел белән сөйлиләр шикелле. Тышта шулай. Ә без утырган кечкенә йортның түрендә җылы һәм күңелле. Өй эчендә яз. Өстәлдә чәй иайнап утыра. Йорт хуҗалары стаканнарга шикәр тутыра, бераз уйланып әңгәмәне тагын җанландырып җибәрә. Николай Борисович Петрушин — Төмән өлкәсе статистика идарәсе начальнигы урынбасары. Статистика дигәч тә, ул саннар белән генә эш итүче кырыс табигатьлз бер кешедер дип уйлаган идем мин башта. Ләкин Коля абый кешеләрне саннардан да яхшырак бэлә, аларны ярата инан. Ул минем белән чын күңелдән, рәхәтләнеп сөйләшә, районнарның эшләре, планнары турында таныштыра, кешеләр турында дулкынланып сөйли. Лениногорскидан һәм Элмәттән, Бөгелмәдән һәм Азнакайдан нилеп, инде менә дүрт ел буе җир хәзинәсен казып алуда катнашкан нефтьчеләргә җиткәч, ул салкын нан белән сөйли алмый, табыннан торып китә, ишекле-түрле йөри башлый. — Моннан ике гасыр элек безнең якларда язучы А. Н. Радищев булган, һәм ул үзенең куен дәфтәренә: Пр-арслан булсаң әгәр дә, Кеше эз басмаган җирдән юл яр син, Шигырьдә һәм чәчмә әсәрдә... — дип язган. Безнең якларның нефтенә беренче тапкыр юл яручы ир-арсланнарыбыз Татарстан кешеләре булды. Бу кырыс якларның иң караңгы почмакларына беренче башлап алар үтеп керделәр һәм йорт-җир салу өчен беренче казыкларны алар кактылар. Беренче скважинаны алар борауладылар һәм беренче тамчы «кара алтын»ны аларның уңган куллары чыгарды. Күпме җирләрне тикшермәде дә, күпме-күпме хәзинәнең серләрен ачмадылар! исәпләсәң, исең китәр! Хәзер инде алар поляр түгәрәккә барып җиттеләр! Т Сергенгз җибәрелгән ялкынлы декабристлар Илим утравына Себер аша барганнар. Минем алар эзеннән үтәсем һәм бу якларны егерменче гасыр кешесе күзлегеннән нарыйсым килде. Якташлардан беренче кешене мин Твмән аэропортында ук очраттым. Бу кеше — элен Лениногорскида яшәгән һәм эшләгән танышыбыз Социалистик Хезмәт Герое Александр Григорьевич Тимченко иде. Ул Верховный Совет сессиясеннән кайтып килә икән. Вышка монтажлау остасы, атаклы бригадир белән берга утырып, Тобол якларының борынгы юллары, елгалары, караңгы урманнары өстеннән очабыз. Бу юллар, бу сулар күңелләрне еракларга алып китә. Узган гасырларда боек көрәшчеләрне, зур акыл ияләрен бу кыргый юллардан сөргенгә куганнар. Ә хәзер ул тузанлы юллар белән янәшә корыч тасма сузыла — тимер юл салалар. Ул Төмән белән Сургутны тоташтырачак. Бу — бишьеллыкның удар төзелешләреннән берсе. Самолеттан караганда, юл буенда кайнашкан машиналар, нешеләр умарта илен хәтерләтә. Шырпы кабы зурлыгындагы вагоннар, кырмыска зурлыгындагы тракторлар, саргылт ялкынлы кечкенә учаклар күңелне кытыклап, безне сәламләп калалар сыман. Александр Григорьевич кесәсеннән бик пөхтә итеп төрелгән бер газета ала. Газета эчендә шушы өлкәнең картасы бар икән. — Карагыз әле: иксез-чиксез киңлекләр бит! — ди ул. — Төмән өлкәсенең мәйданы гаять зур — оч Франция. Англия. Испания. Швеция һәм Төркиянең барысын бергә кушсаң да, бу мәйданнан кечерәк булачак. Ул тәрәзәгә карады. Түбәндә зур поселок балкып күренде. Бу бораулаучылар поселогы — Горноправдинск инан. Аның барлыкка килүенә дә әле нибары өч кенә ел. — Бу якларда революциягә кадәр кеше аягы да басмаган. Ә промышленность турында сөйләп торасы да юк. Хәзер анда ике миллионнан артык кеше яши. Ләйсән яңгырыннан соң тишелеп чыккан чәчәкләр шикелле шәһәрләр, поселоклар берьюлы күтәреләләр. Алда — тагын авыллар, нефть факеллары, вышкалар безгә каршы йөгерәләр. — Бу якларның шундый мәһабәт җиргә әйләнәчәген элек кем уйлаган? — ди Александр Григорьевич. Үзе шунда ун Себер җирләренең байлыгы турында сөйләп нитә. 1932 елда академик Губкин Себер тигезлекләрендә зур байлыклар яшеренеп ятканын ача. һәм монда тиз арада бораулау эшләре башлана. Шул чанта ук Татарстан егете Рифгать Харисов бу җирдә беренче бораулаучы була. Ләнин беренче бораулаучылар башлаган көрәшләренең җиңү тантанасын бәйрәм итү бәхетенә ирешә алмыйлар. Коточныч бәхетсезленнә дучар булалар алар: вахта тайгада адаша һәм батыр нефтьчеләр, 40—50 градус салкында туңып, һәлак булалар. Миллион сумнар җилгә оча. нефть тә. газ да чыкмый. Ләкин буровойларда эш дәвам итте һәм. ниһаять. Казан университетын бетергән яшь геолог Гранит Валиуллин 50 нче еллар ахырында бу тирәдә җир асты байлыгы барлыгын яңадан исбатлады. Бу шатлыклы хәбәр Мәскәүгә, Казанга барып җитте, ә аннан яшен тизлегендә дөньяга таралды. Нефть < Төмәннеке • дип тик административ бүленешкә нарап кына әйтелә. Өлкә үзәгеннән алып иң янын нефть ятмасы урынына кадәр мең километр ара бар. Без нефть һәм газ иленә очабыз. Бу яклар Александр Григорьевичка таныш, а миңа һәрнәрсә яңа. кызыклы. Самолет тәрәзәсенә ак күлле, сазлыклы караңгы тайга карый. Төмәннән ераклашкан саен, урман сирәгәя, нар катламы тирәнәя. Тоболдан башлап горизонтка тоташкан зур сазлыклар еш очрый. Алда тагын бер сазлык күренде. Хәзерге заман тизлеге белән очып та аның өстеннән тиз генә үтә алмыйбыз. Бар җирне боз наплаган, тик кайбер урыннарда тәбәнәк урман һәм буш утраулар күренә. Искитноч кыргый көч! Александр Григорьевич: «Төньян нефть башкаласы — Сургутны шундый зур сазлар чорнаган . — дип аңлатты. Табигать бу якларда бик кырыс: җәен җылылык 12 градустан артмый, ә кышын салкыннар 50 градустан кимеми. Хәзер бу усал як белән көрәш бара, нем — кемне җиңәр дигән сорау алда тора. Кеше үз күзе белән бу бәрелешне күргәч кенә, авырлыкның нинди икәнен белә. — Революциягә надәр бу җирләрдә болан һәм этләр генә йөргәннәр. — ди Александр Григорьевич. Себер тарихын дүрт ел эчендә искитәрлек итеп өйрәнгән ул. Өч сәгатьләп очканнан соң. самолет Сургут аэропортына төште. Бу район урынында кайчандыр Көнбатыш Себер диңгез төбе булган. Хәзер аның астында нефть океаны ята. Безнең әңгәмәгә якташыбыз, -ИЛ-18 самолетының очучысы Вил Рөстәмов та кушылды. — Күрәсең, император йортының аппетиты бик үк начар булмаган. Екатерина II нче үз кулы белән язган указында тикмәгә генә аларны «Бөек Император кабинеты җирләре» димәс иде... Менә дүртенче ел инде Вил пассажирлар ташый икән. Якташлар белән танышуны миңа атаклы Шәүкәт Сафиуллин экспедициясеннән башларга тәкъдим иттеләр. Юлның озын булачагын, 800 чакрым төньяккарак икәнлеген дә нисәтеп куйдылар. Ике көн уткам, газүткәргечен төзеделәр, а хәзер себерлеләргә ярдәмгә килгәннәр. Соңыннан мин аларның гаиләләре белән дә таныштым. Ибраһимовның 2 яшьлек улы бар. Ул Белоруссиянең ерак Мысь авылында туган. Бу вакытта Ибраһимов гаиләсе «Дуслык» трассасы буйлап күчеп йөргән. — Трассачы диңгезчегә, очучыга охшаган. Туган яика — Азнакайга кайтып төзелеште эшли башладым, ләкин йөрәк үзенекен итте, түзмәдем һәм бер елдан соң үз эшемә кире найттым, — дип, һөнәре турында сөйләде Самат Габдуллин. Хәерле юл сезгә, өлгер егетләр. Бөек әдип Радищев сезнең токым килесен ул вакытта ук күргән, сез эшлисе эшләрне, сез күрсәтәсе батырлыкларны белгән икән...
Январь, февраль, 19G7,