Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛГА ТАГЫН ЯЗЫЛДЫМ


«Казан утлары» журналына мин беренче тапкыр үткән ел язылган идем. Журнал миңа бик ошады.
Шуның өчен аңа быел да язылдым. 1966 елда журналда басылган зур күләмле әсәрләрдән Хәсән
Сарьянның «Әткәм һоиәре» повестен яратып укыдым. Бер уйлаганда, анда әллә ни искитмәле
вакыйгалар да юк. әсәрнең төп герое Гаяз да зур-зур эшләр куптарып йәрми. Ләкин шулай да повесть
беренче юлларыннан ук үзенә тарта, укучыларда төрле уйлар уята, Чөнки аның нигезенда чын тормыш
картиналары, сиңа да. миңа да очрый торган тормыш геройлары бирелгән. Хезмәтең, һөнәрең кешеләр
өчен түгел икән, ул үзеңә дә шатлык, бәхет китерми, ди язучы, һәм шул фикерен ул әсәрендә гади һәм
ышандырырлык итеп үткәрә.
Хикәяләрдән Ә. Еникинең бераз моңсу, ләкин гаҗәп җылы итеп язылган «Әйтелмәгән васыять»ен
аерып күрсәтәсем килә. Мин аны алтмыштан узган әниемә дә укып чыктым. Хикәя аңа да ошады. Минем
белән бергә ул да язучыга чын күңелдән рәхмәт әйтә. Әйе, бар нәрсәдән кадерле әниләребезне, туган
җиребезне, туган телебезне онытырга беребезнең дә хакы юк!
Шагыйрьләрдән Саҗидә Сөләиманованың «Язылмаган җырлар» поэмасы күңелдә якты уйлар
калдырды.
Журналда матур әдәбият әсәрләрен генә түгеп, тәнкыйть мәкаләләрен дә мин кызыксынып
укыйм. Бигрәк тә Фәрит Хатиповиың 9 нчы санда - Ихтыярсыз геройлар һәм кырыс дөреслек» исемле
мәкаләсен матур, әйбәт язылган поэма укыгандай укыдым. Анда тәнкыйтьченең һәр фикере тимердәй
логика белән, аргументлы итеп бирелгән һәм, иң әһәмиятлесе. А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир»е
безнең заман күзлегеннән чыгып бәяләнгән. Иптәш Хатипов кайбер тәнкыйтьче иптәшләрчә «әсәрдә
шун- дый-шундый яхшы яклар, фәлән-фәлән начар яклар бар» дип күрсәтеп, санап кына чыкмый, ә
әсәрдәге проблемаларның ни өчен шулай, ә бүтәнчә чишелергә тиеш түгеллеген. теге яки бу хәлнең,
хәрәкәтнең образга хас булуым, туры килүен дә аңлата. Тәнкыйтьче моның белән үзенең иң мөһим
бурычларының берсен — язучыны, әсәрне укучыга җиткерү, аңлату бурычын үти.
И. Нуруллинның «Шагыйрьне өйрәнү юлында» исемле мәкаләсен журналда тәкъдим итү белән
редакция бик үк зур ялгыш ясама-ан, безнеңчә. Ни өчен! Беренчедән, Нуруллин бәхәс, уй тудыра торган
мәсьәләләр күтәреп чыккан. Ә бит кайда бәхәс — шунда дөреслек табыла. Нуруллин мәкаләсе уңае
белән журналда һәм «Социалистик Татарстан» газетасында Тукайның иҗатын, шәхесен өйрәнү буенча
кыйммәтле фикерләр әйтелгән мәкаләләрнең чыгуы шуны раслый түгелме! Икенчедән, И. Нуруллин-
ның мәкаләсендә, гәрчә анда дорес булмаган кайбер положениеләр Һәм нәтиҗәләр булса да, язучының
шәхесен, иҗатын өйрәнүгә карата файдалы гына фикерләр дә бар һәм, монысын да онытмаска кирәк.
Г. Гобәйнең «Коръән серләре» бик кирәкле, бик күп кеч куеп язылган әсәр. Тик аны аерым китап
итеп бастырганда, пәйгамбәрләрнең җенси азгынлыклары турындагы сүзләрне күңелгә ятышлырак,
бүтән мәгънәдәш сүзләр белән алыштырырга кирәк. Ченки аны олылар белән беррәттән елкән яшьтәге
мәктәп балалары да укыячак бит.
Кыскасы, журналның һәр номерын нотеп алам, аны башыннан алып ахырынача, «валчыгына
кадар» зур кызыксыну белән унып барам.
САЛИХ ЗАҺРЕТДИНОВ, укытучы.
Аксубай районы.
Мин «Экранда күрсәк икән» дигән публицистик мәкаләне зур игътибар һәм кызыксыну белән укып
чыктым. Аны язган Фаяз Дунай иптәшкә зур рәхмәтемне беп- дерәм.
Уйлап карасаң, чынлап та, бу олкәдә артта калынган. Безнең бабаларыбыз һәм замандаш
азучыларыбыз биргән әдәби байлыгыбыз бик зур. Тирән эчтәлекле, матур телле, татар халкы
арасыннан чыккан легендар батырларны оста тасвирлап язылган матур әдәбиятыбыз башка милләт
халкы әдәбиятыннан һич ним түгел.
Сәхнә осталарыбыз бар. композиторларыбыз бар, операторлар, сценаристлар, режиссерлар бар.
Хәтта кинолента фабрикасы да Казанның үзендә. Бетен шартлар булуына карамастан, шул байлыктан
файдаланмыйча ничек түзәләр соң әдипләребез!
Язылган китаплар һәр кешегә барып җитә алмаска да момкин. Бигрәк тә Себер ягында. Ө менә
татар халкы тормышыннан иҗат ителгән кино булса, мондагы халыклар ничек рәхәтләнеп карарлар
иде!
Күңел кылларын калтыраткан «Кара йәзләрпне, «Мәңгелек кешо»не, җаннарны җилкетә торган
«Башмагым»ны, «Галиябану»ны экранлаштырып Бетенсоюз күләменә җибәрсәң иде! Түбәбез күккә
тияр иде!
РАФАИЛ ЗАҺИДУЛЛИН,
Новосибирск шәһәре.
Язуы А. Гыйләҗевның «Берәү» повестен «Казан утлары» журналында 1966 епда басылып килгән
әсәрләр арасында иң яхшы әсәр дип әйтергә тулы нигез бар. Ченки автор тормыштагы барлык якларны
да чын хакыйкатькә иүз йоммыйча, кыю рәвештә, үз нерэге кушканча, иркен юн белән, дәрес фактларга
таянып шома тел белән язган. Әлбәттә, бу повестьны татар әдәбиятының шедевры һәм уникаль әсәре
дип әйтү иртә, әмма аның тантана итүе хәзерге коннан башлана. Озак кәттеләр унучылар мондый
әсәрләрне!
Мин бу сүзләрне журналда басылган Н. Фәттахның «Артта калган юллар» повестена карата да
әйтер идем. Объектив закон буларак, тормышка һәм чорга, тарих юлларына буяу сортеп капу момкин
түгел; хәзерге конебезнең ямен, тәмен татып яшәү эчен үткәнне белергә, сабак алырга кирәклекне
искәртәләр алар.
Ф. ЗАҺИТО8,
студент, Чайковский
шәһәре.