Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЙТӘСЕ СҮЗЛӘР КҮП ӘЛЕ


гәр Мирсәй Әмир турында биографик әсәр язарга туры килсә, мин аны бео күңелсез вакыйгадан башлар идем. Салам түбәле фәкыйрь авыл ее. Өй эче тулы бала-чага. Барысы да елашалар. Германия сугыш башлаган. Мәсәлим абзый фронтка китә. Хәнифә апа елый, кызлар елаша, аларга карап бәләкәй ир балалар да. шул исәптән Мирсәяф тә елый. Бу тептән юан, түбәтәйле малай — булачак язучы; хәзергә ялан тәпиле, киндер күлмәк-ыштаннан иде. Аңа әле нибары сигез яшь. Ләкин шушы көннән соң аның керәшләр белән тулы сыналу еллары башланачак. Аны әле алда зур тетрәнүләр, тирән тойгылар калдырырга җыенган вакыйгалар көтә.
һәм, чыннан да, Мирсәяф үсеп өлгерми, туып-үскән Агыйдеп буендагы Урал таулары белән камалган Җиргән авылында, анда гына түгел, бөтен илдә бөек революция көннәре башлана. Унтугызынчы елны инде безнең Мирсәяф РКСМга язылган яшьләр тирәсендә клубта мәйханә килеп спектакльләрдә катнашып йөри. Күп тә узмый, гражданнар сугышы Щиргәнгә дә килеп җитә. Авылны аклар ала. Халыкны олау хезмәтенә куалар. Яшүсмер Мирсәяф тә шул кешеләр арасында. Ул, алгы сызыкта хәтәр маҗаралар кичереп, кызыллар белән аклар арасында атыш барган чакта окопларга килеп эләгә, чак үлми кала. Ахырда, хәйлә корып, аклар кулыннан ычкына. Ә өендә әле күптән түгел генә сугыштан кайткан әтисе тиф чиреннән үлеп китә. Инде сугышлар тынды дигәндә, дәһшәтле ачлык, ваба елы башлана. Мирсаяфнең өч туганы, сөекле әнксе үлеп китә. Мирсәяф, апасы һәм энесе белән, әле күптән түгеп генә ачылган балалар йортына алына. Ачлыктан үләргә җиткән бала-ларның икесен коткаралар, ләкин иң кечкенәсе терелә алмый. Аны Мирсәяф белән Мәрьям кул чанасына салып күмәргә илтәләр.
Булачак язучыны ел азагында Әхтәм абзасы үз өенә алып кайта. Тик Мирсаяфнең өй тирәсендә чуалырга исәбе юк, аның укыйсы килә. Кечкенәдән үк укуга, белемгә булган мәхәббәт барысын да җиңә, ул Стәрлетамак җидееллык мәктәп- интернатына укырга китеп бара. Иҗат хезмәтенә җитди әзерләнү шунда башлана. Шунда ул беренче хикәясен яза. Ә ике елдан соң инде ул Мәрьям апасына күчә. Ул хәзер волость башкарма комитетында эш башкаручы, ул комсомол эшенә актив катнаша, Уфада чыга торган «Яшь юксыл» газетасының г-ктио хәбәрчесе. Алан гына да түгел, ул авыл яшьләре белән бергәләп, үзе редакцияләп, үзе рәсемнәрен ясап, кулъязма журнал чыгара. Мирсәяф җитди рәвештә киләчәген язучылыкка, я рәссам булуга багышлау турында уйлана башлый. Ә бер елдан соң, җәе чыккач, теләген тормышка ашыру өчен Казан якларына юл тота.
Кем булырга дигән мәсьәлә Казанда хәл кылына. Мирсәяф художество училищесына керә. Димәк, кипәчәк рәсем сәнга~енә багышланачак! Менә ул укый башлый. Ләкин күңел канәгать түгел. Матур әдәбиятка булган чиксез мәхәббәт кулга каләм алырга кыстый, хис-тойгыларга бай егеткә тынычлык бирми. Җитмәсә, зур-зур язучылар, әдәбиятыбызның алласы Галимҗан Ибраһимов, искиткеч шигырьләр остасы Һади Такташ яшәгән Казанда тора бит әле ул!
Һади Такташның «Авыл яшьләре» редакциясендә эшләгәне Мирсәяфкә күптән мәгълүм иде инде. Ничек кенә шул шагыйрьне күрәсе икән! Артык тәкать калма-
Ә
гач, көннәрдән бер канне Мирсаяф тота да хикәя яза. Юк. басылып чыксынга түгел, бары атаклы шагыйрь белән очрашу өчен сылтау эзләп кенә. Ул Такташ белән очрашу бәхетенә ирешә. Шушы очрашудан соң Мирсаяф әдәбият юлына ныклап аяи баса, Мирсәи Әмиргә әверелә. Ул училищеда укуын дәвам иттерсә дә. хәзер күбрәк хикәя язу турында уйлана, эшкә редакциягә урнаша һәм, әлбәттә, Парнас биеклекләренә үрмәләү турында хыяллана. Әмма язучылык юлы такыр түгел. Мирсәй Әмирнең -Бәхет порошогы» исемле сатирик хикәясен сокланып укыгач. Кырымда авырып яткан Галимҗан Ибраһимов Гомәр Галигә «Кем соң ул! Берәр впкән язучыдыр, бу шуның псевдонимыдыр» дип хат яза. Яшь язучы ечен сеенечле вакыйга була бу. Ләхин бераздан «Пар күгәрчен» повесте ечен тәнкыйть яшь язучыны җиңнәрен сызганып дембәсләргә тотына. Күтәрелүләр һәм аска тәгәрәүләр. Ләкин шулай да кәчле талант иң бәйләнчек тәнкыйтьчеләрнең дә игьтибарьн үзенә җәлеп иттерә. Аның «Хикмәтуллиниың маневрда күргәннәре». «Безнең а««*л кешесе» повестьларының матбугат битләрендә шаулаганын мин дә беләм
Ниһаять, Мирсәй Әмиргә дан китергән «Агыйдел» повесте дөнья күрә. Авторны котлап язган хатында Галимҗан Ибраһимов повестька югары бәя бирә. «Бик әйбәт!» ди. Укучы исә әсәрне куанып, яратып каршы ала. Авторга рәхмәт хатлары ява башлый. Бу вакытта Мирсәй Әмир инде үсеп канатланган, җитлеккән яэучы 'тәм җәмәгать эшпеклесе. Аны Язучылар союзының идарә җитәкчесе итеп сайлыйлар. Ләкин тиздән утыз җиденче ел башлана, уңышлар белән дәртләнеп, зур әдәби сикерешкә җыенган илһамлы язучы көннәрдән беркөнне кулга алына. Мирсәи Әмир нахактан ел ярым төрмә җәфасын чигә...
Мин аның төрмәдән котылып кайткан көннәрен ачык хәтерлим. Очрашкач күземә ташланган беренче нәрсә шул булды: язучының чәчләренә чап кергән иде. Мчн исәнләшеп, язучының котылуына шатлыгымны белдердем Ләкин Мирсәй Әмирнең күзләрендәге моңсулыкны, үз эченә китү чагылышын мин һич онытмам.
Бәлки, ул рухи сынган булгандыр! Юк. алай түгеп. Моны хәзер бик ачык итеп әйтергә була. Чөнки Мирсәи Әмир тормышында булып узган бу иң зур тетрәнү- фаҗигадән соң тиз айныды. Авторның сугыш елларында язган әсәрләре^.. «Миңле камалмый хәтерләгез. «Миңлекамал» каерылган канатларның төзәлүен генә күрсәтми, алторның яңа биеклекләргә күтәрелүен раслый. Бу пьеса, минемчә, безнең сәхнә әсәрләребезиең иң яхшыларыннан. Ул характер пьесасы. Мирсәй Әмир шушы пьесасы белән безнең драматургиябезне югары күтәрде, яңа ориентир билгеләде дияр идем мин.
Шулай да Мирсәй Әмир, асылда, хикәяче. Аның сугыштан соң язган «Саф күңел» дилогиясе моның ачык мисалы. Автор бу әсәрен язып зур кыюлык күрсәтте. Әсәр сугыш еллары турындагы колачлы романнарыбызның әйбәте.
Мирсәй Әмиргә 60 яшь тулды. Алтмыш елның кырыгы әдәби иҗат эшенә багышланган. Шул елларда бик күп хикәя, повестьлар, пьесалар язылган. Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган иң зур әсәрләрнең берсе тудырылган.
Мирсәй Әмирнең иҗаты күп кырлы. Ул хикәяче, драматург, публицист, очеркист, ул юморист, сатирик, эпик полотнолар мастеры.
Мирсәй Әмир безнең әдәбиятыбызга үз почеркы белән килеп керде һәм һич кабатланмаган художник булып үсте. Ул чын мәгънәсендә оригинал, гыйльми тел бс- ләнрәк әйтсәк, үз мәктәбен тудырган проза остасы.
Әйе. бу бәхәссез. Шул ук вакытта Мирсәи Әмирнең әдәбиятка килгән юлы бии күпләрнең башыннан кичкән, бик күп тапкыр кабатланган, безнең чынбарлыгыбыз өчен типик бер иуренеш тә. Тарихта тиңе булмаган бөек яңару илебез халыкларының иң кнң катлауларын урыныннан кузгатты. Моңарчы йокымсыраган, чәбәләнеп- чәбәләнеп тә үзләренә юл табэ алмыйча сүнәргә дучар ителгән талантлар шул бөек революц1ч давылларында чыныктылар, аның шифалы яңгырларында үсеп чәчәк аттылар. Мирсәй Әмир дә шушындыиларның берсе.
Мирсәй Әмирнең дәрәҗәсе, абруе зур. Ул моңа лаеклы. Болар барысы да күркәм хезмәт, халыкка, илгә, партиягә саф күңелдән бирелгәнлек нәтиҗәсе Ләкин мин аны шәхес буларак та беләм. Ул кече күңелле, үзенең иөрәи җылысын кеше өчен, аерата яшьләр өчен, кызганмын торган язучы. Бу салмак хәрәкәтле, тыныч табигатьле кешене авыр михнәтле, шул ук вакытта мактаулы юл какшатмаган, киресенчә. чынык'ырган, ныгыткан, принципиаль, икейөзлеләнә белми торган кешегә әверелдергән.
Мин аның кешеләрне яраткан кебек үк табигатьне сөйгәнен дә беләм. Ул балык тотарга ярата, ул агачлар, чәчәкләр белән серләшә ала. Тик аның табигатькә булган мәхәббәте үзенчәлекле, крестьянча җитди. Бер әңгәмә корып утырганда мин аңардан:
— Сездә образлы сүз әйтү теләге кайчан һәм ничек туды. Мирсәи абый! — дип сорадым.
Мирсәи Әмир җитдиләнеп бераз уйланып торды да:
— Минем әнием китаплар укырга бик ярата иде.— диде.— китапка булгач мәхәббәт. күрәсең, шуннан күчкәндер, Ләкин нидер әйтергә теләү табигать мәгурлыгыиа сокланудан.
Ул кинет көлемсерәде.
— Мондый бер вакыйга истә калган. Малай чакта бик матур бер тау итәгенә тары чәчтек без. Мин шул тары җиренең матурлыгына сокланып кайттым. Кайттым да күргәннәремне бик тулы итеп әнигә сөйләдем. Бик җанлы кипел чыккандыр, ахры, әни минем хикәямне тыңлап бетерде дә: «Улым, син моны яз!» диде.
— Соң яздыгызмы! — дидем мин.
Мирсәй Әмир, гадәтенчә, башын бераз аскарак иеп, сабыр гына килеп куйды.
— Яздым, ләкин берничә елдан соң, Стәрле интернатында чакны. Тукайча, шигырь итеп яздым.
Тары чәчелгән җир турында матур итеп сөйләп бирүгә инде илле ел вакыт узган. Шушы ярты гасыр эчендә Мирсәй Әмир үзенвң әсәрләрендә бик күп нәрсәләр турында һәм бик матур итеп сөйләде. Аның китапларын укып берничә буын укучы тәрбияләнде. Аның образлы сүзе бик күпләргә җен азыгы булды, күңелләрне пакь- ләндерде, гүзәл эшләр башкарырга канатландырды
Мирсәй Әмиргә алтмыш яшь. Әйтәсе сүзләре күп әле язучының. Без Мирсәй Әмнргә бик нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Без аның бик күп яңа әсәрләрен укып куаначакбыз әле.