Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЫМ БУЛСЫН БҮЛӘГЕМ

Юрий Бейлъкин

еше — һәрвакыт балачагы узган, беренче мәртәбә эчкерсез сөю хисләре белән янган, үзен бәхетле иткән җирләргә тартылучан. Моның өчен кемгәдер урам аша чыгу җитә, икенче кешеләргә шәһәрнең үзәгенә яки читенә үк барырга кирәк, өченче берәүләргә исә йөзләрчә, меңнәрчә километр юл үтәргә туры килә. Ләкин кайда, нинди ераклыкта гына булмасын, иеше бөтен күңеле белән шул җирләргә омтыла, беркайчан да әйләнеп кайтмый торган яшьлек еллары узган якларны күрергә ашкына. Зур өметләр һәм якты идеаллар белән янган, теләсә кинди киртәләрне җиңел генә үтеп булырдай тоелган, хыял канатларында ношлар җитә алмаслык ераклыкларга очкан яшьлек еллары...
Композитор Рөстәм Яхинның шундый еллары Мәскәү каласында уза. Менә шуңа да, Казаннан Мәснәүгә килгән саен ул иң элек гүзәл һәм зур музыка дөньясына юл күрсәткән таныш йортка ашыга. Мерзляков тыкрыгындагы бу иске йортта Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесы урнашкан. 1937 елның җәендә 16 яшьлек татар егете Рөстәм беренче тапкыр шушы йорт каршына килә, училищеның фортепьяно бүлегенә унырга керә. Татарстанда кызу темплар белән яңа. социа-листик культура үскән еллар иде бу. Республикага милли сәнгать әһелләре — рәссамнар. җырчылар, музыкантлар, композиторлар кирәк. Шул чорда Мәскәүгә. бай нультура традицияләре булган тарихи шәһәргә, белем алырга җибәрелгән талантлы яшьләрнең берсе Рөстәм Яхин була.
* *
Рөстәмнең музыкага һәвәслеге бик яшьләй беленә, һәм, әйтергә кирәк, ул шактый үзенчәлекле, сәер формада чагыла. Щыр тавышы, берәр көй ишеттеме, малай шунда ук елап җибәрә торган була. Бераз үсә төшкәч, музыканы ул бүтәнчәрәк кабул итә башлый. Зур игътибар белән, күңел биреп, музыкаль әсәрләрне тыңларга өйрәнә, үзе дә авыз эченнән генә җырлап йөрергә гадәтләнә, аны репродуктор яныннан кузгатып җибәрү торган саен авырая бара. Рөстәмнәр өендә искерәк бер пианино да була. Рөстәмнең туганнан туган апасы Фәридә уйнаштыргалаган анда. Шулай бер вакыт энесен ул пианино алдында очрата. Бәләкәй кулларын кысып йомарлаган да. ашкынып-дәрт- ләнеп. малай клавишларга суга һәм. бик үк гадәти булмаган шундый юл белән, ма- тур-матур көйләр чыгара. Апасы аны беравык сүзсез генә, читтән күзәтеп тора. Аннан. янына килеп, кулларын энесенең иңенә сала һәм ипләп кенә сорый:
— Пианинода уйнарга өйрәнәсең киләме?
— Нилә! — ди малай, уйлап та тормыйча.
Иртәгесен апасы Рөстәмне музыка укытучысына илтә. Кызганычка каршы, укытучысы янына күп дигәндә өч-дүрт мәртәбә генә барып калырга туры килә. Эшне әтисе сизеп ала һәм моңа бик тиз чик куя. Музыкага өйрәнүне юк нәрсә, бушка вакыт уздыру дип исәпли әтисе:
К
— Пианино дыңгырдатып йэрү — ирлар эша түгел,— ди.
Күпме гена кыен булмасын, әти кеше әмерена буйсынудан башка чара калмый.
Әтисе вафат булып, байтак еллар узгач, әнисенең ризалыгы белан, ул яңадан музыка ейранә башлый. Бу болай була. Каннарнең беренда аларга якын кардәшләре Марьям Рахманкулова килеп чыга. Билгеле, аны көтеп алынган кунак кебек олылап, шатланып каршылыйлар. Арада иң куанган кешз танылган җырчының һәр чыгышын зүр кызыксыну һәм ярату белән тыңлап-күзәтеп барган Рестам була. Тик бу юлы яраткан апасы эш белән килгән икән.
— Шәһарда балалар музыка мәктәбе ачылачак икән,— ди ул Рестамгә.— Мин синең шунда укырга керүеңне теләр идем. Белмәссең, үзеңнән юньле генә музыкант чыгар, бәлки.
Шатлыгыннан нишләргә белми Рөстәм. Шулай да, бераздан, шактый җитди тонда, сорап куя:
— Мине алырлармы соң?
— Укырга теләгең зур булса, алырлар...
Тагын күпмедер вакыттан Рөстәм Казандагы беренче музыка мәктәбенә имтихан тота. Малайда иснитнеч музыкаль сәлат барлыгы беленә. Мәктәп директоры Рувим Львович Поляков малайга виолончель классына укырга йөрергә тәкъдим ясый.
— Фортепьяно өчен яшең бераз олырак икан,— ди директор.— Аннан соң, дөресен әйтим, виолончель һич кенә дә фортепьянодан ким музыка коралы түгел.
Ләкин Рөстәм үз сүзендә нык тора. Аңа, янәсе, б;лса фортепьяно булсын, юк инан — ул укып та йөрмәячәк. Ниһаять, директор килешергә мәҗбүр була:
— Ярар, син теләгәнчә эшләрбез, тик кара аны, отличнога укырлык булсаң гына...
Ләнин «отличнога» уку җиңел түгел икән шул. һаркөн иртән башта музыка мәктәбенә барасың, аннан — гомуми белем бирү мәктәбенә. Башкалар кебек үк, аңа да география белән тарихны да, физика белән алгебраны да, тел белән әдәбиятны да укыл-өйрәнеп барырга кирәк. Ә вакыт һич җитми.
Шулай да Ростам сынатмый. Кичләрен кабат музыка мәктәбенә килә, яңадан-яңа күнегүләр өйрәнеп, кара төнгә кадәр пианино янында утыра.
Укытучысы Антонина Васильевна Чернышева музыка сәнгатенең чикләнмәгән мөмкинлекләре турында сөйли, зур түземлелек, такт белән, башкару техникасын камилләштерү юлларын өйрәтә һәм. укучысының һәрнәрсәне бик җиңел үзләштерә алу сәләтен күреп, куанып бетә алмый...
Тик, ни генә булмасын, яшьлек яшьлек икән — үзенекен итә. Әнә бит, Рөстәмнең иптәшләре һәр көн, теләсә кайчан коенырга чабалар, футбол уйныйлар, кызлар белән дуслашалар, бергәләп кино-театрларга йөриләр. Ә ул иң күп вакытын фортепьяно янында уздырырга мәҗбүр. Мондый вакытта аның да саф һава сулыйсы, Иделдә коенасы, берәр кызыклы китап укыйсы, инде һич югында, бер генә мәртәбз булса да, шәһәр урамнарын гизәсе килә.
Ростам торган саен музыкадан еоаклаша, бита бара Әкренләп дэсеслэр калдыра башлый. Бервакыт музыка мәктәбенә йөрүдән бөтенләй туктый. Ни булды икән, әллә ась'рып киттеме, дип борчыла Антонина Васильевна. 3 аның авырырга уйлаганы да юи. Дөрес, музыканы ул әле дә ярата, тик башкалар уйнаганда. Репродуктордан яңгыраган шашкын музыка авазларын ул әле дә әсәрләнеп тыңлый, пианистның җиңел бармаклары клавишлар буйлап йөзеп-йөгереп узуын сокланып карап торырга ярата. Ләкин клавишлар өстеннән шулай җиңел генә йөгертеп узарлык камиллеккә ирешү өчен, зур түземлек һәм ныклык, көн-төн күнегүләр алып барырга кирәклеген генә аңлап җиткерми. Ул фортепьяно янына утыруга, инструмент җиңел генә аның ихтыярына буйсынсын да. берсеннән-берсе гүзәл моңнар таратып, музыка агылсын. Аныңча, шулай булырга тиеш. Тик менә көй агылмый, бармаклар йөрәккә буйсынмый. әйтерсең, алар катып калганнар. Шулай итеп, аның музыкадан күңеле кайта.
Антонина Васильевна малай белән ачынтан-ачык сөйләшеп карарга була һәм, аны эзләп, ул укый торган мәктәпкә бара. Мәктәп коридорында, пыр тузып, бер төркем малайлар чагыша. Барысыннан да алда — Рөстәм. Акны караны белми йөгергән уңайга, үзе дә сизмәстән, ул Антонина Васильевнэга килеп бәрелә. Күтәрелеп караса, каршында музыка укытучысы басып тора. Җир тишегенә керердәй була малай. Укытучысы берни әйтми. Тик матур күзләре генә, ничектер, уйчан, моңсу карыйлар:
— Рөстәм, мин сине кетам. Кил, яме!
— Ярар. Әлбәттә барырмын,— ди. оятыннан бөтенләй кызарып чыккан малай.
Шул вакыйгадан соң ул кинәт олыгаеп, җитдиләнеп киткәндәй була. Иге-чиге булмаган күнегүләр дә артык куркытмый башлый. Ул торган саен җиңелрәк уйный, үз көченә ышаныч арта, бармаклар да тыңлаучанрак була бара, инструмент янына көчләп утыртуның да кирәге калмый. Киресенчә. Рөстәмне фортепьяно яныннан куып җибәрү кыенлаша. Малайның уңышлары шулкадәр сизелерлек була, музыка мәктәбендәге берничә еллык программаны ул бер елда тәмамлый. Яшь музыкант сольфеджио һәм ритмика белән мавыга, музыканы аңларга һәм башкаларга җиткерергә өйрәнә. Аерым күнегүләр белән генә чикләнмичә, фортепьяно өчен язылган пьесалар, концертлар өйрәнә башлый. Григ, Рубинштейн, Бетховен аның яраткан композиторларына әйләнә. Ә укытучысы, һәр дәрестән соң. Рөстәмне кисәтә тора:
— Инструментта уйнарга түгел, ә җырларга өйрәнергә тиешсең.
Инструментта җырларга... Осталыкның иң югары критериесе — әнә шул.
Рөстәм өч ел ярым вакыт эчендә музыка мәктәбен тәмамлый. Яшь башкаручының сәләтен күрми калмыйлар. Мәктәпнең педагогия советы аны Мәсмәү консерваториясе каршындагы училищега җибәрергә карар чыгара.
— Осталыгыңны Мәскәү музыкантлары ярдәме белән камилләштерергә тиешсең,— ди аңа Антонина Васильевна.— Миннән өйрәнгәннәрең — эшнең башы гына әле. Синең бөтен киләчәгең — алда.
Әнә шулай өметле һәм сәләтле яшь музыкант Мәсиәүгә килә. Аның юлы — Мерзляков тыкрыгына, консерватория каршындагы училищега.
Училищега килүгә аңардан:
— Сез Татарстаннан бит әле? — дип сорыйлар.
— Әйе, Казаннан.
— Ул ча-ында, документларыгызны педагог Руббах классына тапшырыгыз. Ул үзе дә күптән түгел генә Казаннан күчеп килде.
Аврелиан Григорьевич Руббах сабыр табигатьле, үтә игътибарлы һәм яхшы күңелле кеше булып чыга. Әйе. таләпчән, педагог, акыл өйрәтүче генә булып калмый, Рөстәмнең якын киңәшчесе, чын дусты булып китә ул. Өстәвэна. Аврелиан Григорьевич менә дигән музыкант та икән. Ул еш кына төрле концертларда катнаша, һәм тамашачылар аның һәр чыгышын алкышлап каршылый. Үзенең бай тәҗрибәсен, куп серләрен ул, бик теләп, Рөстәм белән дә уртаклаша. Руббах сәләтле татар егетеннән олы музыка дөньясына чыгарлык профессиональ башкаручы тәрбияләргә хыяллана. 3 профессиональ пианист булу — бу инде зур эш. Моның өчен үзең уйный торган инструментны камил үзләштерү, музыкаль әсәрне җиңел аңлый алу гына җитми. Башкара торган әсәргә йөрәк җылыңны, күңел байлыгыңны сала белергә дә кирәк.
Ростам бөтен вакытын, яшьлек кайнарлыгын музыкага багышлый, күп укый, күл
• Жырым булсын бүләгем 143 терпе күнегүләр ясый. Зур башкару оеталыгы сорый торган катлаулы, иуламлс әсәр- ләрго тотына. Бетховен, Шопен, Бах, татар композиторларыннан Сәйдәшев асарпарон уйный. Музыка аның бетен бартыгын биләп ала. канатландыра, бахетле ита. Аны инде училище стеналарында ишоткан музыка гына канәгатьләндерми. Ул башка н,ирләргә, беренче чиратта, Мәскәу консерваториясенең Зур концерт залына йери башлый. Бу концертлар аны музыка сәнгатон аңларга ейрәтә, иҗат эшенә дәртләндерә.
Нуп мәшәкатьләре, шатлык-кайгылары белән студент еллары узып та нитә. Чыгарыш имтиханында Ростам Яхин Шопен концертын башкара һәм дәртләнеп, илһамланып уйный. Әйтерсең, күңелендә туган инсаз-чиксез шатлык хисләрен башкалар белән да уртаклаша, башкалар белән дә бүлешә ул. Имтихан комиссиясе членнары бу юлы да яшь башкаручының бик сәләтле булуына игътибар итәләр, аның уенына лирик җылылык, фикер хөрлеге, эчкерсезлек хас, диләр. Киләчәк аңа бәхетле язмыш вәгъдә ита. Зур аренага чыгарга, менә дигән башкаручы булырга бетен мөмкинлекләр ачыла. Ләкин ул башка юл белән китә.
Тормышта еш кына шулай була бит. Ниндидер очраклы бер вакыйга, көтелмәгән очрашу кайчак синең планнарыңны бутап ташлый, бөтен язмышыңны үзгәртеп җибәрә. Бервакыт Рөстәмнәр классына, А. Г. Руббахка ияреп, танылган композитор Генрих Ильич Литинский керә. Рөстәмнең уенын тыңлап торганнан соң, Генрих Ильич аны бик мактый һәм, бер дә искитмәгән тон белән, сорап куя;
— Әйтегез әле, очраклы рәвештә, үзегез дә музыка язмыйсызмы?
— Юк,— ди егет.
— Кызганыч. Тиздән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы булырга тиеш. Әйберләрегез концертларда яңгырар иде...
Рөстәм дәшми. Бер секундта аның күз алдыннан халык белән шыгрым тулы тамаша залы, аның әсәрен башкарырга әзерләнүче оркестрантлар уза. ул елмаеп җибәрә.
— Әйдә, тотын булмаса, язып ташла берәр пьеса,— ди Литинский.
— Яхшы, тырышып карармын,— ди ул.— Ләкин чыкмас дип куркам.
Трифоноскадагы тулай торакка кайтуга, Рөстәм пианино янына утыра. Әсәр язганым юн, булмас дип курыкса да, еллар буө музыка белән «җенләнеп» йөрүләр юкка булмаган, егетнең күңеле тулы моң икән ич. Әйтерсең, иүңел түрендә күптән тупланып, ташып чыгарга җиткән хисләр дулкыны шушы конне генә көткән: хәтерләп кенә өлгер, язып кына өлгер.
Берничә көннән Генрих Ильич янына Рөстәм бер дәфтәр ноталар күтәреп килә. Нарап чыкканнан соң, Литинский ноталарны бер читкә этәрә һәм елмаеп җибәрә:
— Менә бит, булдыргансың! Казанга җибәрербез, декадага өйрәнә торсыннар.
Ләкин яшь композиторның бу беренче әсәрләре концерт залларында яңгырый алмый. Шулай ук татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы да уздырылмый каяз. Тыныч илебезгә баштанаяк коралланган фашист илбасарлары басып керә, сугыш башлана. Ул Мәснәү консерваториясенә кеоергә, ил буйлап нонцертлар биреп йөрергә хыялланган иде. Планнар, хыяллар ярты юлда тукталып кала.
1941 елның ахырында Ростсм Яхин Казанга кайта, Татарстан радиосында концертмейстер булып эшли башлый. Нәкъ шул айларда Елена Фабиановна Гнесина да Казанга нилеп төшә. Җирле музыкантлар Рөстәмне атаклы пианистка белән таныштыралар. Яшь музыкантның ничек уйнавын тыңлап карагач, Гнесина аны шефлыкка ала. Рөстәм аның яныннан һәр килүендә баштанаяк музыка дөньясына чумып, канатланып кайта. Елена Фабиановна нечкә күңелле, бик мөлаем кеше, шул ук вакытта артык таләпчән педагог була.
— Кара аны. бишенче бармзгың белән дә көше төсле уйнарга өйрәнмәсәң, Оборин сине үзенә алмас,— ди ул Рөстәмгә.
Кызганычка каршы, бу бәхетле көннәр күпкә бармый. Елена Фабиановна Мәснәү- га китеп бара. Тагын күпмедер вакыт уэгдч, Рөстәмгә повестка килә: сугышка солдат кирәк. Фронтка Мәскәу аша китәргә тиеш булалар алар. Сугышчан отрядлар шунда төзәләчәк икән. Алгы сызыкка китәр көннәр да килеп җитә. Рөстәм соңгы мәртәбә Мерзляков тыкрыгына бара. Бирөдэ һәрнәрсә элеккечә, берни дә үзгәрмәгән диярлек. Тик тәрәзә пыялалары гына кәгазьләр белән ябыштырылган. Снарядлар, бом-балар шартлавыннан чәрдәкләнгәч булганнар, күрәсең. Рөстәм Ел«на Фобиановнзны
исенә твшера һәм нереп саубуллашып чыгарга уйлый: «Кем бела, башка күрешергә дә туры килмәс, бәлки. Сугыш бит... .
Рөстәмнең фронтка китәчәген ишеткәч, икеләнеп торырга бернинди урын калдырмыйча, бик катгый һәм таләпчән тонда Гнесина болай ди:
— Сез Мәскәүдә калырга тиешсез. Кешеләргә сезнең талантыгыз кыйммәтрәк. Биредәге гарнизонның җыр һәм бию ансамблендә калдырырга тырышып карармын.
Билгеле, егет каршы килә. Ләкин Гнесинаның үз сүзе сүз.
— Ышаныгыз, талантсыз бер кеше булсагыз, тырышып йөрер идеммени,— ди ул.
Билгеләнгән ванытка чакыру пунктына кил/гә аңа.
— Сез Мәскәү фронтының һава оборонасы частьлары каршындагы җыр һәм бию ансамбленә билгеләндегез,— диләр.
Бу хәбәрне әйткән офицер көлеп җибәрә һәм, күзләрен шаян уйнатып, болай ди:
— Хәзер ничек язалар әле9 Туплар сэйләшкандә дә музалар тынарга тиеш түгел, дипме. Шулай туган, музыка фронты өлкәсендә уңышлар телим сезгә.
Шул көннән башлап. Рөстәм Яхин хәрби ансамбльдә концертмейстер вазифасын башкарырга керешә. Ә эш муеннан, дияргә була. Көн дә концерт, көн дә яңа частьлар. Берөзлексез концертлар куеп, ансамбль фронтның барлык бүлекләрен йөреп чыга. Рөстәм солистларны өйрәтә, хор белән репетицияләр ясый, сирәк эләгә торган ял сәгатьләрендә иҗат эше белән шөгыльләнә, музыкаль әсәрләр яза.
Бер көнне, фронт поэзиясе үрнәкләре белән танышып утырганда. Цезарь Соло- дарның зенитчылар турында язылган шигыренә туктала ул: Шушы шигырьгә нөй язып карасаң, ничек булыр икән? Озакка сузмыйча, эшкә дә тотына. Шигырьнең эчне рухына, пафосына ятышлы көй эзләп, уннарча вариантлар язып карый. Ниһаять, эзләгән, кирәкле мелодия табылган күк була. Шулай, сугыш елларында зур популярлык назанган • Зенитчылар маршы языла.
Ансамбль җитәкчесе Константин Сергеевич Виноградов яшь авторның тәҗрибә ргвешендә язылган беренче әсәрләрен хуплап каршылый. Рөстәмнән ансамбль өчен тагын берничә най язуын үтенә. Озакламый сәләтле концертмейстер Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләренә багышланган яңа җырларының әзер ноталарын китерә.
Ватан сугышының азагына кадәр Р. Яхин әлеге ансамбльдә эшли. Шул еллар эчендә ул дистәләрчә солдат җырлары иҗат итә. һәм аларның барысы да гади, конкрет булулары белән аерылып торалар, сугышчылар ул җырларны теләп, яратып башкаралар. Шушы беренче, өйрәнчек әсәрләрендә үк Яхинның үз йөзен, индивидуаль почеркын чамаларга, композиторның музыканы сөйләм интонацияләренә мөмкин кадәр ятышлырак, гармониграк итәргә омтылуын сизәргә була.
Әкренләп ил тыныч тормышка кайта. Яңадан техникум, институт ишекләре ачыла. Мәскәү консерваториясе яңа студентлар кабул итә. Консерваториягә сугыштан соң кабул ителгән беренче студентлар арасында Рөстәм Яхин да була. Ләнин бу юлы инде ул югары уку йортының композиторлар әзерләү бүлегенә, профессор Виктор Аркадьевич Белый классына укырга керә. 1946 ел була бу. Шул елдан яшь композиторның иҗади тормышында гаять нәтиҗәле этап башлана, аның талант коче аеруча киң һәм көчле булып ачыг.ып нитә. Кешене музыка язарга беркем дә, хәтта бик талантлы педагог та өйрәгә алмый, билгеле. Хәер, Виктор Аркадьевич үз алдына андый максат та куймый. Ул үзенең иҗат тәҗрибәсе белән уртаклаша. Рөстәмне композиторлык техникасы, музыкаль жанрларның үзенчәлекләре белән таныштыра, һәм иң әһәмиятлесе: мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә, киң, зур итеп уйларга өйрәтә.
Үзенең күпчелек әсәрләрен Рөстәм нәкъ шул елларда яза. Фортепьяно өчен 4 кисәктән Сюита, күп санлы сонаталар, юморескалар, лирик җырлар... Аның бөтен язганнары нәфис моң, уйчан сурәтлелек белән сугарылган, аларда авторның йөрәк кайнарлыгын һәм кичерешләрен, тормышка, гади кешеләргә булган чинсез мәхәббәтен тоясың. Нәкъ шул елларда композиторның иҗат стиле формалаша, тагын да камилләшә төшә. Ул халыкның бай һәм саф музыка чишмәсеннән торган саен нүбрәк файдалана, үзенең әсәрләре өчен музыкаль аһәң, нәфис сурәтләү чаралары ала. Авторның скрипка һәм фортепьяно вчен язылган Поэмасы әнә шул турыда сөйли. Тирән лиризм белән сугарылган бу П зма халык музыкасының эмоциональ тәэсир көчен раслаучы матур дәлил була ала.
Рөстәм Яхин — халык арасында киң таралган лирик җырлар һап бик күп романслар авторы. Шигъри әсәрләрдән композитор үз кичереш-ләренә, уз хисләренә тәңгәл килерлек юллар эзли, мәхәббәт, тормыш һәм бәхет турындагы карашларына аваздаш булырлык поэтик фикер-ләр табарга тырыша. Аның иҗаты торган саен күпкырлырак, музыкаль формалар ягыннан басрак, поэтик сүзне музыкада гәүдәләндерү ягыннан эчтәлеклерәк, тирәнрәк була бара. 1949 елда җәйге каникул көннәрендә композитор Казангә, туганнары янына кайта. Шәһәр үзе дә, дуслар да шулнадэр сагындыоган. шулкадәр юксындырган. Рөстәм композиторлар янында була, шагыйрь дусларын очрата. Шундый очрашуларның берсендә М. Ногман аңа үзенең яңа шигырьләрен күрсәтә. Арадан берсе аеруча ошый композиторга. Бераз моңсурак тонда язылган, эчке дулкынлану белән сугарылган ул шигырьдә яратып сөйгән ярыннан аерылган яшь егетнең көчле сагыну хисләре турында сөйләнелә. Пианино янына бер-ике утыруга, композитор аны җиңел генә көйгә сала. Оныта алмыйм > дигән бу романе Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрнең эстрада концертларында еш башкарыла.
Ill курста Р. Яхин профессор Юрий Александрович Шапорин илассына күчерелә. Яңа педагог чикләнмәгән иҗат фантазиясенә ия композитор, эре күләмле, масштаблы эпин жанрлар остасы була. Укытучысы тәэсирендә яшь композитор да зуррак жанрларга күчә. Башкорт шагыйре Кадыйр Даян сүзләренә язылган Урал кантатасы — шундый әсәрләрнең берсе Кантата халын җырларының ритм-интонацияләренә нигезләнгән, анда замандашларыбызның дулкынландыргыч образлары гәүдәләнә.
Кеше гомерендә төрле еллар була. Аларның кайберләрен уздыра алмый җәфа чигәсең. Икенчеләренең, эш белән мавыгып, ничек үткәнен дә сизми каласың. Консерваториядә Р. Яхин шундый тормыш белән яши, 5 еллык вакыт сизелми дә узып нитә.
Дәүләт имтиханнарын ул фортепьяно һәм оркестр өчен язылган Концерт белән каршылый. Фортепьяно һәм оркестр өчен язылган Концертны тыңлаганда, композиторның күп төрле лирик настроениелэр аша әкренләп, ләкин ышанычлы адымнар белән зур иҗтимагый яңгырашлы, тирән һәм драматик темаларны чишүгә таба килүен сизәсең. Әсәрдә авторның гражданлык хисләре һәм тормышка мөнәсәбәте конкретлашкан, кеше язмышлары, яшәүнең мәгънәсе турындагы уйланулары тагын да ачыклана тошкән. Напма-каршы хисләр бәрелешенә корылган, урыны-урыны белән минор тоннарда яңгыраган бу концерт тормышны раслаучан якты буяулар, оптимистик пафос белән сугарылган.
Мәскәү консерваториясен тәмамлаганнан соң, Р. Яхин укытучылык эшенә күчә, берникадәр вакыт Казан дәүләт консерваториясендә композиция классын җитәкли. Панин күңелнең кайсыдыр почмагында акрынлап профессиональ иҗат эшенә күчәргә кирәк дигән омтылыш, телән өлгерә. Профессиональ иҗат эшенә күчкәннән соң, Рөстәм Яхин гаять нүп санда музыкаль әсәрләр иҗат итте. Шуларның зур өлеше лирик җырлар һәм романслар. Характерлары белән дә. темалары ягыннан да алар төрле- төрле. Ләнин барысына да эмоцияләр байлыгы, хис-ничерешләр тирәнлеге хас. Менә Гамир Нлсрый сүзләренә язылган Күңелемдә яз» романсы. Аны, күбрәк, СССРның ха «ык артисты Әрмәк Сернсбаөв башкаруында тапшыралар.
Ә мин. иркәм, сине котам, Көтә-көтә зарыгып бетам Гөлчәчәкле бакча янында—
Югары пафос, йаран кайнарлыгы балан язылган бу романс табигать матурлыгы, сөйгән яр болан кавышу шатлыгы турында сейли.
Илленче еллар башында татар шагыйре Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы бетен даньяга мэгьлум булды. Гитлерчылар кулында һалак булган нерәшче шагыйрь образы Совет кешесенең рухи ныклыгын раслаучы якты гуманизм символына әверелде. Муса Җәлил поэзиясе сәнгатьнең барлык тармакларында эшләүче кешеләрнең, шул исаптан композитор Рөстәм Яхинның да, игьтибарын үзенә тарта, иҗатка рухландыра. Композитор «Моабит дәфтәреннән, дигән гомуми баш астында романслар циклы тудыра. Җәлил әсәрләре арасыннан драматик яктан аеруча көчле эшләнгән биш шигырь сайлап, Р. Яхин герой шагыйрь образын мәңгеләштерүгә багышланган музыналь новеллалар яза. Цикл тирән нәфрәт хисләре белән сугарылган « Катыйльгә » исемле драматик монолог белән башлана. Монологтагы трагик пафос, революцион героизм бөтен циклның эчне рухын билгели.
Рөстәм Яхинның халык шагыйре Габдулла Тукай, герой шагыйрь Муса Җәлил сүзләренә язган гүзәл романслары татар совет музыка сәнгатенең казанышы булып саналырлык әсәрләр белән бер рәттә торалар.
Күптән сугышлар тынды. Ил үзенең яраларын төзәтеп килә. Ләкин илен саклау өчен гомерләрен биргән көшегәрнең якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр. Исәннәр каен төпләрендә мәңгегә ятып калган иптәшләрен онытмаска тиешләр. Композиторның «Каеннар шаулый • исемле романсы дөнья халыкларын сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшкә өнди.
Композитор Р. Яхинның тагын бер әһәмиятле үзенчәлеге шунда, үзенең һәр әсәрен ул гаять җентекләп, тәмам камил хәлгә килгәнче эшкәртә. Кайчандыр барөнче укытучысы аңа:
— һәр музыка әсәре җырлап торырга тиеш,— дигән идө. Укытучысының бу сүзләрен ул бервакытта да истән чыгармый. Нинди генә әсәргә тотынмасын, лирик җырмы. романсмы, я булмаса. инструменталь пьесамы ул, композитор еларның һәркайсын җырлап торырлык дәрәҗәгә җиткергәнче эшкәртергә тырыша.
Р. Яхин әсәрләре — авторның уйланулары. Ул яшәү һәм үлем турында уйлана, Ватаныбыз КИЧКӘЕ авыр сынау еллары турында уйлана, туган җир матурлыгы һәм кеше бәхете турында уйлана. Шулай да. композиторның иҗат үзенчәлеге күбрәк мәхәббәт темаларына багышланган әсәрләрендә чагыла. Аның җыо-романслары. яз, нәфислек. саф мәхәббәт юлдашлары булып, илебез сәхнәләре буйлап йөриләр. Авторның «Ышанам исемле әсәре шундый җырлар рәтенә керә. Ышанам: бер-беребездән никадәр генә еракта яшәсәк тә. без очрашырбыз. Ышанам: таулар, елгалар, урманнар безнең юлыбызда киртә була алмаслар, ди композитор бу әсәре белән.
Күпьеллык нҗат зшчәнлегө дәверендә композитор 200 гэ якын музыналь әсәр язды. Шуларкың 100 дән артыгы вокаль жанрына карый. Аның җыр-романслаэын илебезнең бик күп танылган артистлары теләп, яратып башкаралар: 3. Ссркебаео, М. Рахмгнкуловз. М. Булатова, А. Аббасов, И. Шакиров, 3. Җәләлетдинов һәм оаш- калар, һәм башкалар.
Р. Яхинга Татарстан АССРның атказанган сәнгать зшзеклесе һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты дигән мактаулы исем биреп. Почет билгесе ордены белән бүләкләп, хөкүмәтебез аның композиторлык һәм җәмәгатьчелек зшчәнлеген билгеләп үтте.
Музыкант-башкару’.ы буларак та Рөстәм Яхин терпе концертларда бик еш катнаша. Пианист Яхинны Ленинград һәм Свердловск, Алма-Ата һәм Ташкент, Саратов һәм Днепропетровск. Советлар Союзындагы башка куп шәһәрләрнең музыка соючө-әре яхшы беләләр. Ә Казан турында сөйләп тә торасы юк. һәм композитор һәм башкаручы буларак, Рестәм Яхинны Казан халкы күптән үз итте, күптән яратты.
Рөстәм Яхинның күңеленә аеруча якын тагын бер шәһәр бар. Мерзлякос тыкрыгы. Герцен урамнары белән күңел түрендә саклана торган бу шәһәр — Маскәү исемле... Кеше һәрвакыт яшьлеге узган, үзен бәхетле иткән җирләргә тартылучан.