Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕГЕМНЕ ЭЗЛИМ

Башлаганчы...
еше туа. беренче кабат күзләрен ача.
Күзләренә күренгән һәрнәрсә — анын өчен ачыш. Шул ук зәңгәр күк. ай. кояш, йолдызлар, чирәм, урман, су — ачыш.
Кеше үсә.
Ана мәхәббәт килә. Ул әйтә:
— Минем кебек беркем яратмаган!
Вакыт дигән нәрсә ана алмашчы китерә. Анын улы әйтә:
— Минем кебек беркем яратмас!
Буыннар алышына, һәркайсы кабатлый:
— Минем кебек беркем яра1маган! Минем кебек беркем яратмас!
Ачышлар күбәя тора. Фәннәр очрашкан жирдә яна фәннәр, хәрәкәт океанында табышмаклы яна көч ир ургыла. Алар мәхәббәткә янадык китерәләр.
Билгеле вакытны сайлап, заказ буенча туып булмый. Яшьлек тә, мәхәббәт тә үзе туры килгән чор һавасын сулап яши. Революция, реакция, сугыш, тынычлык — һәркайсы аларга үз эчтәлеген бирә, үз пичәтен суга. Тик ни генә булмасын, соңыннан һәркем бер үк ачышны ясый;
— Еллар алып китте яшьлегемне, Бәрабәргә акыл бирде.
Алыгыз. Еллар, биргән акылыгызны. Кайтарыгыз Яшьлегемне кире!
Әгәр кайтарсалар, мөгаен, мин аны башкачарак үткәрер идем...
Безнен яшьлек сугыштан соңгы жимереклекләр һәм жәфалар белән сугышты.
Бүген бөтенләй башка дөнья, башка гадәтләр Шулай да дөньяга яшьлекнең зәнгәр күзлеге гшЯ караган, мәхәббәтләрен эзли генә башлаган яки таба алмаган бүгенге көн геройларына безне, әлбәттә, аңларга кирәк.
К
Әхсән Баянов
Ләкин бу язмаларia мин үземнән соңгы түгел, ә башлыча үземнән алда килгән буын белән сөйләшәм, аның да мине дөрес аңлавын телим, шул мәгънәдә кайбер сүзләр әйтмәкче булам.
Дусларыма:
Бу язмаларда эзлекле сюжет үсеше тапмасагыз, гаҗәпләнмәгез, монда — минем бары тик фикерләрем, уйларым, уйлануларым һәм мин аларны сезгә тапшырам, сезнең белән уртаклашам. Алар кайбер кануннарга туры килмәсәләр, моны тәртип ' ихтирам итмәүдән дип түгел, ә дөреслеккә мәхәббәтемнең зуррак булуыннан, дип белерсез.
Дошманыма;
Әфәндем! Син мине мемуар язарга керешкән диярсең. Юк. һич тә. Мин монда авылдаш дустым Әнис Бадигин язмаларыннан файдаландым. һәм, дөреслеккә зыян китермәү нияте белән, сөйләүне беренче затта калдырам. Тик дөресен әйтим, минем үз язмышым да шушында, бәлки минеке генә дә түгел .. Уртак еллар, уртак хәлләр Шулай бит инде ул, әйдә, күңелең булсын, белеп кал: мин монда үземнең дә гадәттә автобио! рафиягә керми кала торган, моңарчы беркемгә дә әйтелмәгән серләремне ачам, аларның вакыты җитте... Ә менә син, әфәнде, мондый үрнәккә иярә алмас нден, чөнки синең күңел—чамадан тыш тирән кое, анда җәй көне дә бозлар каткан була, аңа көн уртасында кояш, төн уртасында ай карый алмый. Тирәндәге бозларны яктыга, кояшка чыгарыр өчен азмы-күпме батырлык, ирлек кирәк ич.
Яшьлек юлдашларыма;
Сез үзегез хакында укыганда нинди тойгылар кичерерсез икән? Сезнең алда — мин жаваплы, хәтта бераз куркыбрак та карыйм. Әгәр минем белән килешергә теләмәсәгез?! Башта ук менә нәрсә әйтәм. Сезнең хакта да нәкъ чынлыктагыча язарга тырыштым мин Ләкин, яза башлагач, кайбер урыннарда чпткәрәк тайпылырга туры килә, фотограф төгәллегенә ирешү мөмкин түгел икән. Хәер, моның хажәте дә юк ич. художниклар шулай диләр. Аннары, ничек кенә хәтер яхшы дисәң дә, кайбер нәрсәләр бәлки онытылган, яки алар еллар үтү белән бераз төсмерләрен үзгәрткәннәрдер. Шуңа күрә, зуррак ялгышлыклар күрсәгез. төзәтү өчен миңа хат жибәрерсез, ихтимал. Сезгә мөнәсәбәтем исә. нәкъ шушында язылганча, монда хата шиксез юк. мин сезне нәкъ шул төстә күрдем.
Үлгәннәргә.
A lap дәгъвасын турыдан-туры вөҗдан үзе кабул итә.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Мәңгелек декорация — төнлә йолдызлар, ай, караңгылык Көндез — зәп-1әң|әр күк йөзе. кояш.
.Мәңгелек сәхнә —жир өсте, кышын ак. җәйгелектә яшел.
Мәнгелек спектакль — драма, комедия, трагедия
Кешеләр моны дөнья дип атыйлар, тормыш диләр.
Декорация бер үк.
Сәхнәдә бүген мин, үзем генә
Узган юлларыма борылып карыйм: күптән түгел генә нәрсә кичердем — драмамы, комедияме?
Декорация бер үк Ник алыштырмыйлар, канда режиссер? Жавап бирмиләр. Тамашачы? Ул да эндәшми Күрәсең, дөнья — режиссерсыз һәм тамашачысыз спектакль Ләкин мина кемдер салкын, ваемсыз, шәфкатьсез күзләре белән карап, күзәтеп торадыр кебек.
Бүген мин бер үзем Чиксезлек белән. Галәм оелән — күзгә-күз.
Йолдызлар белән сөйләшәм...
Кайчандыр үзем утырткан бакчада, шомырт куагы астында, аякла-
ры жиргә кагып ясалган агач кровать. Шул кроватьта таралып ятам. Сагышы ла, рәхәте дә бергә.
Баш өстендә генә диярлек — урам якта — күпне күргән и.мән. Ул да йоклый алмый сымак, мин анын тирән сулышын, ухылдап куюын ише- тәм. Кеше турында әйтү кайда, имәнгә дә бәрелми калмады тормыш.
Бер елны, мин бәләкәй чакта, урмандагы барлык имәннәргә көя төште Җәй уртасында урманның яртысы кара янып чыкты. Безнең койма янындагы шушы карт агач та бу язмыштан читтә калмады, япь- яшь яфракларын шундый ук яшел көяләр күзгә күренеп көйдерә, ашый башладылар Имән — безнең әтине алыштырган киңәшчебез төсле, кызганабыз, афәттән саклап калырга тырышабыз. Ничек итеп? Балта белән сугабыз агачка... Көяләр коела. Искә төшкән саен, жай чыккан саен сугабыз; узып баручы олырак агайлардан кем тели — шул имәнне тагын да ныграк «дәвалап» китә... Балта түтәсе белән. Ниятләре бкк изге югыйсә, ярдәм итәргә телиләр. Әмма озак та үтмәде, каерысы кубып, имән кәүсәсендә бүрек хәтле жәрәхәт барлыкка килде. Хәзер инде, әйтә алмыйм, көядәнме, әллә шул яраданмы күбрәк жәфа чиккәндер имән Менә бит кайчак изге ният белән нинди кызыклар да ясап куябыз без; уйланырсың шул, иптәш.
Каршыда әлеге имәннең сеңелләре, еламсыр каеннар монаеп торалар. Алар безне үзләренең шикәрле сулары белән күпме сыйлаганнар . Без салган яра эзләре алар тәнендә һаман калган әле. Әгәр без аларны балта белән чокып елатмаган булсак, алар безнен өчен шулап мәңге онытылмаслык булып калган булырлар идеме? Гажәп нәрсә бу — ләззәт һәм яра. мәхәббәт һәм хыянәт...
* я- *
Туган жир. Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. Берәүләр аны тоташ яктылыктан торган киңлекләр рәвешендә күрсә, икенчеләре, ирексездән. ямансу күкселлек, бушлык итеп хәтерлиләр Балалык, яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән безнең буын кешеләре туган жир күренешләрен күз алдына иртәнге алсулык кыяфәтеидә генә китерми торганнардыр Кайда гына булмасын, кайчан гына булмасын, шул ерак хатирәләр ничектер көзге жил сыман кагылып, күңелне өшетеп узалар Монсу да. шатлыклы да әллә нинди бер хис йөрәкне сул- кылдата.. Әрнүе дә. ләззәте дә бергә. Туган жир син. ах. туган жир...
Яз көне, сары яфраклар, былтыргы үләннәр түшәген аралап, ямь- яшел үлән шыта Аксыл гына, көчсез генә.. Аны йолкып алу өчен шундый ук төстәге яшькелт-сары бибиләр дә әллә ни көч куймыйлар.
Чемченәләр:
— Пип-пип. пип-пип!
Табигать алардан курыкмый.
Алар жир матурлыгын арттыралар, тулыландыралар.
Язгы салкын жилләр. кыраулар да яшь үләннәр шавын туктата алмыйлар. жиргә яшеллекне чыгармаска, аны кап-кара хәлдә тотар:а тырышсаң да зәгыйфь кенә сабаклар барыбер бирешмәс, ишәер, барыбер ишәер иде Яшел ташкын бөтен жир өстен күмеп шаулый Бәбкә ул.не шыта, умырзая калка, күке башы—зәңгәре һә.м чия көрәне — шытып чыга, аксыргак баш төртә, чәчәк бөреләре ярыла, тормыш янара . Нәкъ алар кебек үк аксым дөньясы да яңара, ярала... ярала. Чебиләр, бәбкәләр кәгазь калынлыгы броняны тишеп, нәни томшыкларын чыгаралар . Шундый көннәрнең берендә син дә туган жир т\фра- гыннан шытып чыккансың. Кырау сукса да. үскәнсең... Яңадан яфрак яргансын. Тапталсаң, яңадан тураеп баскансын.
Шул килеш ятып калганнар да күп булды, билгеле.
- 1ин кайбер җырчыларны. композиторларны, шагыйрьләрне якыннан оеләм. Алар туган җир һавасының бөтен авыруларга дәва икәнен әйтәләр, мина бернинди курортларын кирәк түгел дип җырлыйлар. Әмма чак кына авырсалар, врачка чабалар, курорт карточкалары тутыра башлыйлар, поездлары туган җиргә түгел, башка якларга алып китә Минем дә шулай... Әмма мин үзем туган җирне ял итү. дәвалану белән бәйләмим .. Туган җир ул. барыннан да бигрәк, син үзен — балалыгын. яшьлегең. Менә мин туган җиргә кайттым. Дәваланырга түгел. бәлки ял итә дә алмам. Максатым ул түгел. Мине бу җиргә алып кайткан теләгемнең ин көчлссе шул — бала чагым, яшьлегем белән очрашырга, туйганчы бер сөйләшергә, уйлашырга, киңәшергә кайттым.
*
• •
Кичәге көн белән бергә калган дуслар ничектер икегә аерылалар Син аларнын бүгенгесен белмисен, киләчәкләрен үрмисең, ә узган көч кыяфәтендә алар синен белән һаман сөйләшәләр. Дуслык та шулай, мәхәббәт тә.
Хәтергә сугыш еллары килә.
1944 иче ел.
Туплар гөрселдәве безгә ишетелми. Сугышны без йөзләребезнен тирән моңсулыгында, балаларның җитдилегендә күрәбез. Элек безнен кебек бала-чага урам бетереп шар суга, аларга кичләрен олылар да кушыла иде... Урамда хәзер шау-шу бөтенләй тыйды. Кояшның яктылыгы. җылысы күп мәртәбә кимеде. Кичләрен әллә нинди әйтеп аңлата алмаслык шомлы тынлык урнаша. Ул тынлыкны җимереп, тнрә-яктз әллә нинди ямьсез өннәр кузгалып китә: якында гына, сазлык артындагы басуда бүреләр улын, этләр чиный-чиный күтәрмә астына кереп качалар. Мондый вакытта мин фронтка киткән абыйларымның берсе калдырган берданканы кулыма алам да белер-белмәс корам дары, кәгазь салам, ядрә салам Анысын нигә салганмындыр, нәрсәгә булса да ату. үтерү өчен кормыйм бит мин ул мылтыкны. Ихатага чыгам д.з көпшәне һавага каратып чакманы тартам — югарыга утлар оча, шартлавы бөтен авылны чайкалдырып куя Бүреләр улавы туктала, этләр тагын качкан җирләреннән чыгалар Мин яңадай нигә керәм. кровать астыннан шактый авыр футлярны тартып чыгарам Футлярның төсе яшел... Шуна күрәдер инде, шушы көнгә хәтле мин яшел төсне башка төсләргә караганда һаман артыграк ярагам .
Фу глярны тартып чыгарам, ачам. Ә анда минем иң кадерле серем саклана — баян Бармаклар әкрсн-әкрен. аннары тизли барып, көйле тавышлар чыгара банный Үзем уйныйм, үзем тәрәзәгә карыйм . Кеше-кара күзгә чалынса, туктыйм, капкага.якынлашсалар, баянымны тагын ашыга-ашыга сандыкка яшерәм.
Сәбәбе бик гади Сугыш башланыр алдыннан минем бер өлкән туганым район театрында баянист булып эшләгән иде. Сугыш чыккач та. ярты ел чамасы район колхозларында концертлар, спектакльләр күрсәттеләр Ләхин сугыш машинасы егетләрне берәм-берәм суыра торгач, коллектив кызлардан гына калгач, театр таралды Минем абыйның өч-дүрг айга хезмәт хакы алынмый калган икән (уз исәбендә эшләүче театрның шундый хәле гаҗәп түгелдер). Тиешле җитәкчеләргә эш хаки сорап баргач, ана:
— Баянын кулында, сат та кит! — дигәннәр. Ләкин абыемның бу эшне законлы рәвешкә кертергә, язмача формалаштырырга вакыты /китмәгән, күрәсең Ул безгә баянны калдырды да китте, фронтка. Шулай итеп, безнен кулдагы баян дәүләтнеке булып калды. Көнче холыклы кайберәүләр аны бездән алып китәргә тиешләр дип сөйләнгәнгә курә. без баянны яшереп торырга мәҗбүр булдык. Сораучы табылса: 4. ,к. У • х» и
«•Саттык», дип жавап бирдек. Әмма минем баянны саттырасым китмӘДе.. Унөч-ундүрт яшьлек малай кхлына баян тикле баян эләксен дә. ул аны нишләп үзеннән ычкындырырга теләсен инде! Анда уйнарга өйрйтә торган китап белән (ул минем кулга баян белән бергә эләккән иде) сөйләшә, тиргәшә торгач, музыка дигән нәрсәнең кызыктыргыч көчен лә. коточкыч рәхимсезлеген дә төшенә башладым. Ул үзенең могжизалы серләрен тиз генә, жинел генә ачарга теләми, минем кебек ярлУмчёсе. өйрәтүчесе булмаган кешене бигрәк тә санга сукмый. Мин аклаган һәм соиыннан ятлаган һәр сүз. һәр тавыш, һәр көй күпме йокысыз төннәр, газаплар, күпме кү.з яшьләре белән юылган! Ә моны беркем белми, сөйләргә дә ярамын.
Миңа унжиденче яшь бара инде. Күңел бикле, баян сандыкта. Белмим, озакмы шулай дәвам итәр.
Тагын кич житте. Әлеге тып-тын. үксеп елыйсыны китерә торган жәйге ямансу төн. Сазлык аръягында тагын бүреләр улавы. Авыл буйлап яңгырап узган берданка тавышы Кабалана-кабалана кровать астына сузылам, яшел футлярны тартып чыгарам Баян минем кулда. Салмак кына көй агыла башлый, сугыш үзе чыгарган көй;
Янгырлы квн. карашы төн — Без аерылган көн бит ул...
Бүреләр утавыннан сон баян моңы сәер ишетелә Уйлар каядыр еракка китеп адаша, күңелдә кемнәндер аерылу сагышы... Бу хис ул елларда барлык кешенең уртак тойгысы, теләсәң дә. теләмәсән дә аннан аерылып булмый, мөмкин түгел. Бер үк һаваны сулап яшисен .. Минем дә шулай күпме туганнарым бар иде... Хәзер берсе дә янда түгел Хәер, берәү калган икән, әниемнен энесе. Сафуан абзый. Кнлме- тов (аны. ни өчендер, авыл халкы Килмит дип кенә йөртә), хәзер колхоз председателе.
Китсен минем кайгыларым Агым су белән бергә...
Кинәт көй өзелде, өйдә, бүлмә ишеге артында аяк тавышлары ишетеп. урынымнан тордым да баянны сандыкка салырга ыргылдым, әмма сон инде, чүгәләп торган хәлемдә аркамнан кемнеңдер йомшак кына кагуын сизеп, кергән кешегә үрелеп карадым. Төнге кунакны, караңгы булса да. бик тиз танып алдым Өстендә бераз кысанрак китель (көндез күреп күнегелгәнлектән мин аны. ничектер, хәзер дә шул яшел төсендә күргән кебек булдым), башында шактый таушалып, уңып беткән яшел фуражка, кискенлек биреп торучы озынчарак туры борын... Тәрәзәдән әз генә яктылыкка охшаган шәүлә төшкән йөзенә карагач, аның кечкенәрәк, гадәттә кырыс күзләрендә мин ниндидер жылы очкын күреп алдым Юка иреннәре елмаимаса да. бит алмасы турында елмаюга охшашлы хәрәкәт тә күренеп китте буган Әйе. бу —Сафуан абзый. Әнә. иренендә күптәннән калган жөе дә бар. Әлбәттә, шул. Кайчандыр, мин тумас борын, аның уңъяк иренен эт тешләгән булган Бала чагында кем эт белән уйнамаган. Сафуан абзый да бер телем икмәкне сын- дыргалап һавага чөя. эт аны сикереп, өскә ыргылып кабып йота. Шулай шактый уйнагач, ул этне шаяртмакчы була, кулына бер кисәк ипи алып чөйгән итә дә үзе авызына китереп каба, ә эт бер ымсыну белән икмәк кисәген кабам дип. Сафуан абзыйның иренен эләктерә... Иренендәге жөи караңгыда да абайларлык булгач, этнен шактый мул каптырган булуын чамаларга мөмкин Менә бит нинди шаярулар була дөньяда.
— Курыктыңмы?
Баш өстемдә баритон белән тенор арасындагы, әмма көч, тәвәккәллек бәреп торган кискен яңгырашлы тавыш ишетелде. Жае чыкканза әйтеп калыйм, бераз үсә төшкәч минем үз тавышымны да аның тавы
шына ошата башладылар. Тик ул кичне минем тавыш ншетелер-ише- телмәс кенә янгырады шикелле.
— Мин чит кеше дип торам...
Баянны сандыкка бикләп куярга жыенуымны шәйләдеме, Сафуан абзый үзе дә минем янга иелде:
— Туктале, я, курыкма ..
Ул безнең өйдә вакытта куркуның кирәге юк иде. билгеле. Тик инде гадәткә әйләнгән бер курку белән баянны алдым да сикереп тордым. Сафуан абзый да турайды. Бер-беребезгә карашып бер МИНУТ чамаеы торылгандыр. Шуннан сон Сафуан абзый кычкыры-i көлеп жибәрде:
— Син нәрсә, малай актыгы, саташасынмы әллә?
Анын көлүенә ияреп, ана баянны үзем суздым:
— Мә. уйна элсә.
Сафуан абзый баянны тыныч кына үз кулына аллы да кроватька утырды Каешын жайлап кулбашына киле. Көй эзләп клавишларга баскалады. Көен тапкач, артындагы өюле мендәрләргә ауды Яткан килеш үзенең һәрвакытта уйный торган бер көен — халык көен УЙНЫЙ башлады. Ул көйне безлә «Уфа көе» дип йөртәләр. Халык ана теләсә нинди сүзләр яраклаштыра, ә профессиональ жырчылар шундыйрак сүзләр белән мырлыйлар.
Сандугач tap ояда ла.
Оялары пыяла, шул. Оялары пыяла Сандугач кебек сайрашын. Шат яшибез доньяда.
Патефон пластинкасыннан отып калынган тагын шундый сүзләре дә исемдә;
Торган жирем — гол арасы. Үзем — авыл баласы.
Бу сүзләрне шушындый чакта ишетүнен ничек мәзәк тоелуын сез аңлыйсыздыр инде. Ямансулап калуның нәрсә икәнен белми торган Сафуан абзый уйнаганда ла хәзер бу көй күңелдә ниндидер ерак матурлыкны .хәтерләтеп йөрәккә чәнчи.
Әле балалыктан чыгып та бетмәгән булуыма карамастан, минем инде үземә күрә сагынырлык вакыйгаларым бар. Шушы ук Сафуан абзый ун ел читтә йөргәннән сон безнең янга кунакка кайткан бер көч. Жиде балага (бөтенебе) жидәү илек) берәр каг кием атып кайтып безгә тараткан иде ул Без аны әйләнеп, сырып алганбыз. Ә ул кулына берәр нәрсә алган саен:
— Монысы кемгә? Монысы кемгә? —дип кычкыра.
Күрше-тирә. әни. әйберкем кемгә яраклы булуына карап, берәребез- нен исемен әйтә. Ип соныннан Сафуан абзый кулына тальян гармонь алды да, нәкъ шушы кровать урынындагы сәкегә утырып, әлеге көен уйный башлады. Анарлап да матуррак уйнау, минемчә, мөмкин түгел иде. Ул уйнавыннан шып тукталды да тагын.
— Монысы кемгә? — дип кычкырды.
Беркем дә «мина» дип эндәшергә кыючылык итмәде. Ахырда Сафуан абзый үзе үк:
— Монысы бөтенебезгә дә. Кайсыгыз талантлы, шул уйнар, — диде.
Арттырмыйча әйткәндә, гармоньга безнен бөтенебез дә сәләтле булып чыкты. Менә .хәзер баянда уйныйбыз... Сафуан абзы ira карап мин:
— Баянны алай тотмыйлар, тальян түгел ул сиңа. — дип сүз КУШкан идем, ул кинәт урыныннан торды да инструментны миңа тоггырдз.
— Мәле, күрсәt әле алайса, ничек уйныйлар?
Анын каршысына, бүлмә буендагы агач эскәмиягә утырып, салмак кына, әкрен генә уйный башладым Үзем өчен генә уннаганда көн янгы- рашына чын күңелдән, җаным белән дә. тәнем белән дә кушылам мин. Ә кеше өчен күптән инде уйнаганым юк. Бу юлы үзем өчен дә. кеше өчен дә яшим.. Шу на күрәме, башка вакыттагы бертөрлелек бүген бөтенләй юкка чыкты. Гадәттәгечә, салмак көйләрдән башланып, сон- рак кыска көйләргә, аннары бию көйләренә, соңрак мажор ладка. тантаналы моңнарга тоташканымны Сафуан абзый сикереп торгач кына анлады.м.
— Молодей! — диде ул кычкырып һәм. ачулангандай, миннән баянны тартып алды. Ничек итеп шундый тавышлар чыгара аласың син, ә? Минем дә бармаклар начар түгел ләбаса! Синекеннән көчлерәк тә...
Ул тагын диссонанс яңгырашлы тавышлар чыгарып баянны тарткаларга тотынгач, минем авыздан шундый сүз ычкынды:
— Алай уйнамыилар. Сафуан абзый...
— Эх син. очынгыч! Алай уйнамыйлар.. Мин бит син түгел... Ну. ярый. Шәп. Кара ничек әсәрләндерә беләсең бит. ә!
— Юк. әллә ни уйный белмим әле. Менә мәктәп булсыние ул. Музыка мәктәбе. Мин шунда укырием.
Сафуан абзый бу сүздән кычкырып көлмәде көлүен, тик караңгыда мин анын ни өчендер елмаюын күргән кебек булдым.
— Кара син, кая енкермәкче. Андый мәктәпләр, апай, шәһәрдә генә. Авылда юк.
— Ә ни өчен юк?
— Менә шулай, юк инде.
— Ә минем му зыка мәктәбендә укыйсым килә Мин шәһәр малаеннан начарракмы әллә? Ни өчен аңа бар. миңа — юк?
— «Ни өчен, ни өчен. » — диде Сафуан абзый үчекләгәндәй. Бу вакыт ул үзе дә моның гаделсезлек икәнен төшенә, ләкин аңлата алмый иле бутан. — Син лөгатькә килмәгән сораулар белән баш катырма, яме.— диде ул кискен генә.
«Ни өчен?» ачык калды. Сафуан абзый, нәрсәдер исенә төшергәндәй. шундый ук катгый формада сүзне борды:
— Җитте, иптәш, иртәгәдән үк болынга, печән чабарга китәсең. Тыңласын бөтен халык, эшләсен дәртләнеп, күңел ачсын, бәйрәм итсен...
— Бәйрәм итсен!
— Бәйрәм үк булмас, конешно Гел генә кайгырып та файда юк ласа. Бераз аны оныттырып торсаң да шәп булыр. Халыкның башы гел иелеп торса, күңеллемени? Син ярдәм ит мина, гел приказ белән генә булмый, кушу, куркыту белән генә бармый ул.
Мин. баянны кешеләргә күрсәтергә ярамавын хәтеренә төшереп, баш тартмакчы идем дә ул кырт Кисте:
— Юк. сине разе музыкадан аерырга ярый! Юк. юк. син үзен — баян. Калганы пүчтәк! Шулай, товарищ, иртәгә печәнчеләрне болынга алып китәсе ола\ беренче булып сиңа тукталыр. Чалгыңны чүкеп, әзерләп куй Калганы ничек килеп чыгар, үзен дә шаккатырсың. Җитте, йокла.
Холкы белән шактый кырыс кешенең болай әсәрләнүен күрү минем өчен мәзәгрәк тоелды Музыка ерткычларны да юашлата дигән сүзн. хкыганым бар иде шул .. Сафуан абзый андый ерткыч түгел, юк. ю-. һич тә түгел, шулай да уз каты күңелле кеше. Ә бүген күрә.м, ул әнә ничек итеп нечкәрә дә белә икән.
. Иртәгесен беренче кояш яктысы белән бергә мине урам яктан ишетелгән тавыш, ирләр тавышы уятты;
— Трр. малкай.
Карасам, өске киемнәрне чишенмичә үк йоклап кителгән икән.
Печән өсте.
Крестьян тормышының ин матур, шау-шулы, күтәренке бер бәйрәме. Озын ел уртасындагы кыска гына бу мизгел һәркем хәтерендә үзенең онытылмас вакыйгалары, иң якты кичерешләре белән гомернең ахыр көненәчә яши Минем, әле уналты гына яшьлек малайның, печән чаба башлаганына инде өченче ел. Төрле чаклар булды. Шулай да ел бәйрәме мине һәрвакыт ашкындырып, нәрсәгәдер талпындырып, ымсындырып тора. Бервакыт, моннан ике ел элек, болынга абыемны илтергә дә шулай ат килеп төшкән иде Яшел печән салынган мажарга (чыбык арбаны безнең якта шулай дип атыйлар) утырды да...
Хәер, сөйләүнең кирәге юк, хәзер .мин үзем бөтенесен нәкъ шулай кабатлаячакмын.
Сабы чыгарылган чалгы арбада жайсызлап тормаслык итеп бәйләп каелды, бүтән вак-төяк салынды. Аннары өйгә кереп, кабаланмыйча гына яшел футлярны алдым да урамга чыктым. Чирәм өстендә футлярны ачтым. Баянның каешларын иңбашка таманлап кидем дә футлярны яптым. Ул арада ат иясе сандыкны мажарга жайлап куйды да атка эндәште:
— Әйдәгез әле, хәерле сәфәргә!
Ул арада баян сыздыра башлый, жыр белгән һәр кеше аның дәртле чакыруына кушылырга, иярергә, тыелып калмаска тиеш.
Алма бакчасына керсәм, Алма тия җилкәмә Үземә дә бик кадерле, Сүз әйтмәгез иркәмә.
Яшьлекнең мәңгелек тирәнлегеннән тибеп чыккан тылсымлы агышын тыеп буламыни! Бу жилкенү, бу ашкыну... минут эчендә бөтен авылны әйләнеп чыга. Капка төпләренә, тәрәзәләргә кара: кешеләр музыкага сузылалар, алар мина карыйлар. Йөкле ат кайсы өйгә туктамасын, аннан чалгыларын күтәреп, яшьме, картмы, кем булса да утырмыйча калмый. Кечкенә авылның яртысын узганчы мажарга утырыр урын калмаган иле. Янадан барырга теләүчеләргә кучер агай
— Бригадирыгызга әйтегез, янадан ат жиктерсен. Килмит: «Кеше никадәр күбрәк барса, шу.1 хәтле яхшы», дип әйтте,— диде.
Ул арада, аның киңәшен тотып, кайсыдыр каядыр чаба:
— Сез ат жигә торыгыз, мин бригадирга хәбәр итәм.
Менә без мажарда — күбесе яшьләр. Минем янда гына жырчы дусым—Әзһәр дигән малай, яшьтәш Икенче якта миннән бер яшькә зуррак, сугышып үскән күрше дустым — Хәмиг. Алар да бу көнгә, шау-шуга, жырга. уен-көлкегә сусаганнар һәркемнең йөзендә нәрсәдәндер котылу, ычкыну шатлыгы, күп еллык сагышка үч итү. үч кайтару— тыелгысыз көлү, шаян с\ < . Менә без авыл капкасын хзабыз. Балан чәчәкләре, таллар аркабыздан сыйпап калалар. Алар да безне тыңлыйлар... Безнен жирны авыл, кыр, бөтен табигать тыңлый.
Иркәм, иркәм дип әйтәсең. Үзең иркәләмисен.
Унжнде яшь... Кара син, бу аз түгел нкән ич инде. Без хәзер малайлар түгел, без — яшьләр! Мин шул көнне аңладым: музыканы сандыкка яшереп, озак- тотып булмый икән. Мәхәббәтне дә шулай...
Агыйдел буйлары.
Ямьле Агыйдел буйлары.
Мин аларнын ямансу матурлыгы, яшьлек белән генә чагыштырырга мөмкин булган гүзәллеге турында бер сүз дә әйтә алмыйм, чөнки ул сүздән файда юк. Агыйдел еллар, гасырлар буе инде ничәмә йөз жырдд канатлана, тик ул жырлар да Агынделнен әйтеп бетермәслек ямен аңлатып бирә алмыйлар әле. Агыйдел — һәр кеше гомерендә кабатлана торган үлемсез яшьлек, үлемсез мәхәббәт, ул — синен дә, минем дә мәхәббәтем Андагы тын күлләр—туган жирнен Жидегәннәргә. Киек каз юлларына карый торган якты күзләре; андагы тан жиле белән бергә сирпелә торган, юкка гына камыш дип исәпләнгән озын керфекләре... Чакрымнарга сузылган әрәмәләр... Аларны минем башка бер жирдә дә очратканым, күргәнем булмады...
Агыйдел буена якынлашканда олаулар инде чакрым чамасы озынлыкка сузылгандыр: юл буе бүтән авыл, бүтән колхоз кешеләре дә безгә кушылдылар. Менә тигез печәнлекләр, ә еракта зәнгәр таулар... Алар да безне каршылыйлар, юкка түгел, без аларга тормыш алып киләбез.
Болын — яшел дингез. Килеп житкәч, һәр колхоз кешеләре үз юллары белән кител, ана төшеп югалалар. Без дә үзебезгә бүленгән жиргә життек.
Сайлаган урыныбыз—«иң генә калкулык, ялан. Биегрәк жирләр- дә —куаклар. Төньякка, елга буена таба урман, әрәмәлек китә. Тукталган жиребезнен көньяк төшендә озынча һәм тар гына күл... Аның янында кемнәрдер кое казырга керештеләр. Без берничә кеше куышлар ясарга тотындык. Баганалыклар, өрлекләр, түбә ябарга нәзек таллар. Мин кисәм, иптәшләр ташый. Тагы кемнәрдер кисә, тагы кемнәрдер ташый. Баш күтәрмичә шактый эшләгәннән сон бер мәлне ничектер дөнья тынып калган шикелле булып китте Янымда гына кемдер кыштырдый. Ныклабрак карасам... Чамадан тыш гажәпләнеп. шаккаттым да калдым. Алдымда — кыз кеше, үзем кебек үк яшь кенә бер жан иясе. Кызның чибәрлегенә исем кигеп, ана талпынам. Талпынам да, әдәп хисе сизеп, тыелып калам.
Күпме еллардан соң анын шул көндәге төсен хәтерләргә тырышам. Ул мина чак кына якынлаша да тагын югала. Күкрәкне авырттырырлык дәрәжәдә көч куеп, аны бүгенге көнгә кайтарырга тырышам, ә ул анын саен ераклаша, кача. Мондый чакта аныч рәсемен кәгазьдә булса да ясыйсым килә, югалмаслык әсәр итеп.
Ах, художник булсам! Бу сынлы ясар өчен майлы буяулар сайламас идем мин. жинел акварель сайлар идем Жинел. якты, шатлыклы! Бар бит дөньяда гүзәллек! Күзләр. Алардан мәхәббәт сибелә . Яшел куак, яфраклар аркылы узган кояш яктысыннан аз гына чагылып кысылган коңгырт күзләр. Жирдә мөмкин булган ик матур сүзне әйтергә ымсынган ягымлы юка иреннәр. Мин ярата торган озынчарак йөз. Күкрәкләренә төшкән, игътибар иттерә торган, күзләре төсле үк коңгырт толым Агыйдел кызы! Менә син нинди! Яфраклар арасында үзен еялгән шомыпт белән, куак белән, әрәмә белән. Агыйдел бел. н бе] бөтенлек .хасил итеп басып торасың син. Мина нәрсә хакындадыр пы-шылдадың бугай. Юк, бу — яфраклар шыбырдавы..
Мондый чакта кызлар егетләргә караганда кыюрак була диләр, рас ахрысы. Әллә миңа караганда азрак сихсрләнгонгә күрә инде, әллә бүтән сәбәп белән, кыз чынлап та бшлга үзе эндәште:
— Агач житте инде. Бүтән кисмәскә була.
— Мин кискән агачларны син дә ташыдыңмы? — дидем мин моңарчы аны күрмәвемә гажәпләнеп
— Әйе.
Шулай лиле кыз. «Син бит агачларны гына күрәсең, ә кешеләрне — юк», дип өстәргә тиеш кебек иде ул. тик әйтмәде. Култыгына нечкә генә ике-өч тал кыстырды ла китеп барды. Калган агачларны мин өстерәдем. Куышлар урынына җиткәнче бер сүз дә эндәшмәдек.
* е *
Куышларның ничек тиз ясалуы, печән чабып түбә ябуыбыз, ятар өчен эчке якка жайлап түшәвебез, көлешә-көлешә көндезге аш ашаулар. аннары печән чабарга керешүләр — хәтердә әкият күренешләре төслерәк саклана. Ул күренешләр арасында син үзең дә аз гына сихерчегә әйләнәсең: колакта өр-яңа көйләр, мең-мең борылышлар һәм . берәүнең әкертен тавышы. Бер көй белән алга атлыйсың да атлыйсын, чалгы селтисең дә селтисен... Кытырдап үлән киселә, үлән кыштырдаганда сөекле кеше сүзләре, син ишетергә өметләнгән сүзләр һаман ишетелә... Чалгы янаган вакытта, корыч тавышы, әллә кайда еракта кыз тавышы белән кушылыр, больГн буйлап китә дә әйләнеп кире кайта. Атлаган саен каршы та ул басып тора кебек... Ял итәргә, сулу алырга туктыйсың, күзләр куыш ягында.
Тукталам да карашым белән бәген болын киңлеген тагын бер кат иңли башлыйм. Мондый га яктылыкны, мондый да якты дөньяны мин беренче тапкыр курә.м. Бу дөнья синең карашыннан балкыган бүген, Агыйдел кызы! Әй!
Печән өсте! Мине үзеңнең күренми торган дулкыннарын белән каядыр агызып киттең бугай син. яшел диңгез. Моннан гадәти тормышка, коры жиргә йөзеп чыга алырмынмы? Юк. мин синдә әллә ничек югалып калсам да. гомерлеккә батсам да риза. Бу минутта бөтен дөньяга ишетелерлек итеп: «Алып кит, агызып кит мине, яшел диңгез, тик бүгенге бәхетемнән, аның моңсу һәм ягымлы карашыннан гына аерма. Аның белән бергә мин—синең иркендә. Мәнге шулай булсын, булсын, мин риза!» дип кычкырасым килә. Хәер, мина кычкырырга һич тә кирәкми. Моның өчен минем бүтән юлым бар. мин бу сүзләрнең барысын, барысын җырга, музыкага тапшырачакмын, баяндагы барлык тавышлар аркылы ана ирештерәчәкмен! Ул аңлаячак. Әлбәттә, аңлаячак!
Исчән өсте! Беренче мәхәббәтем төслерәк гаҗәеп мизгел! Вакыт җитә, кояш Агыйдел таулары артына төшеп бара . Тукта, шул яклап, кулына озын тәпиле сажин тотып кем килә? Ул бит! Ул! Ул без чанкай җирне үлчи. Башкаларның исәпләнгән инде Хәзер безнең чират Без күпме эшләгәнбез икән? Башкалар? Безгә аның алдында кызарырга туры килмәсме? Аннары ярату турында авыз да ачма.
Кыз бе.знен янда. Иреннәрендә баягы, мин әрәмәдә беренче тапкыр күргән елмаю., һәр минут, һәр секундта чыгып ычкынырга торган ин м„тур сүз... Ләкин ул ни ечен 1ер, ялгышып әлбәттә, башка су wrap әигә. Менә ул бешен өчебезгә күпме чабылганны исәпләп чыгарды, кеше саен егерме сотый җир туры килә... Ярты книга. Уйлыйм: болан булгач. көненә кырыгармы чабачакбыз икән. Өлкән агайлардан калышма- сак. хәтта арттырып та җибәрсәк, синең белән сөйләшеп тә карарбыз әле. Фәһимә!
Каян шундый уй? Әйтерсең, мәхәббәт гектар белән үлчәнә!
Бүтәннәр табынга җыелганнар да безне көтәләр. Ашны кем күпме тели, шулкадәр ала. Ә менә итне жирәбәгә салллар. Килеп җитүгә, мина артка борылырга, күзне капларга куштылар Кызга
— Каплап тор әле, Фәһимә, егетнең күзен.. Харамларлык булмасын. — диделәр.
— Харамлаша белми ул. — диде кыз, никтер каушый төшеп.
— Егетләргә ышанма...
Фәһимә кызара, уңайсызлана. Ә мин эчтән генә бу кешеләргә рәхмәт укыйм. Үзенең кыюлыгы җитәр идеме-юкмы, ә болан мине кочаклап диярлек торсын әле! Әйе, әйе. чәчәкләр өзәр өчен генә яратылган шушы кечкенә куллары белән минем күзләрне каплап тора ул. ШУЛ кулларның сихерле жылысын тоюдан йөрәк кытыклана, артымда ишетелгән бер үк сорауга жавап бирәм:
— Монысы кемгә?
— Жәләй бабайга.
— Монысы кемгә?
— Тимербикә апага...
Тимербикә апа дигәнебез — аш пешерүче. Алар Фәһимә белән бер куышта икәү генә урнаштылар, ә безнеке бер куыш аркылы гына.
...Хәзер кичке ял җитте. Фәһимә минем куыш янына килде.
— Әнис, сине көтәләр.
— Кемнәр?
— Күрәсең ич, күпме халык жыелган.
Ул. үз куышыннан алып, мина утырыр өчен болындагы бәлки бердәнбер урындыкны китереп, «яшел өйләр» артына (куышларны шулай атавыбыз инде), тип-тигез жиргә куйды. Гадәтемчә, мин башта нинди дә булса үзем яраткан бер көй уйныйм. Монысы фәкать үзем өчен, шул уңайдан башкалар да тыңлый. Аннары бию көйләре китә, бүтәннәр аерым-аерым. сонынтын күмәкләшеп үзләре белгән барлык биюләрне биеп чыгалар. «Аера» дигән тансалары бар, шуны бииләр. Краковякны да беләләр, хәер, монысында түгәрәктә азрак кеше кала. Ә менә вальс яки фокстрот уйный башласаң, Фәһимә белән аның дус кызы — укытучы кыз Гөлбстан гына кала. Танго турында әйтәсе дә юк, бу — бетнең өчен ин авыр танса. Үземә калса, мин аны хәзер дә рәтләп бии белмим һәм танса мәйданнарына әйтеп анлата алмаслык көнләшү белән карап торам. Фәһимә анысын да бии... Үзе Яркәйдә урта мәктәптә укыганда өйрәнгән, мине дә өнрәтергә вәгъдә бирде. Тик өлгерә алырмы. бию белән мавыгырга вакыт юк, жәйге төн күпмегә житә ул!
Баян уйнауны авылда эшкә чутлаучы юк Уйлап карасаң, мин монда күпме көч түгәм, аны беркем дә аңламый һәм аңлар) а да теләми. Жырлавын белә, уйнавын, кэлүен белә. Хәер, ул вакытта мин үзем лә акламый идем. Бигрәк тә Фәһимә янда бөтерелеп, күбәләк сыман оча- куна йөргәндә. Нинди авыр эш — печән чабу — үзе лә өзлексез бәйрәмгә әверелде ләбаса! Күзләрем һаман анарда. Ашкынып-ашкынып уйный бирәм. Минем ашкыну башкаларга күчә, күрәсең. Әнә аларның да күңелләре ничек күтәренке бит, озын көн буе, кояш чыкканнан кояш батканга кадәр эшләмәгәннәр, диярсең. Халык жыела да жыела. бөтен тирә-яктан. башка колхозныкылар... Колагына музыка ишетелгән һәркем безнең тирәгә ашыга. Агыйделнен ин үзәк урыны шушында, чөнки Фәһимә шушында. Ул монда булганга күрә мин шушында. Әнә ул бии, очынып-очынып бии. Менә аны күрше колхоздан килгән бер егег < Лера»ны биергә чакырды. Фәһимә бармады. Нәрсәдер әйтеп баш тартты да миңа карады: синнән аерыласым килми, күрәсеңме, баянчы, дигәндәй тоелды. Бәлки, бөтенләй башка нәрсә әйткәндер... .Минем Фәһимәм Гөлбстан белән бии, ана нидер сөйли, тегесе миңа карап елмая да күз кыскандай итә, үчекләгәндәй итә.
һәр нәрсәнең чиге була, куллар азыртуга чыдый алмый башлагач, мин гармоньда әтәч кычкыртам да жыр көенә күчеп, урынымнан кузгалам Башка колхоз печәнчеләрен жырлатып, шактый ара озата барам. Кабат куыш янына киләм, Фәһимә анда. Гөлбстан анда, тагын бер
егет... Юк икән. Хәмит, минем иптәш малай Мин килеп утыру белән Гөлбстан ниндидер сәбәп тапкан булды да торып китте. Ә Хәмит дустым. Фәһимәдә анын да исәбе бар инде әллә, утыра да утыра...
^чак сүнгән диярлек. Фәһимә вак агачлар китереп салды Алар яиып бетте Мин китереп өстәдем. Учак яна. йөрәк яна... Нәрсәдер көтә, нидер ишетергә тели, нәрсәдер әйтергә тели . Жүләр. анын эзләгәне, көткәне — бөгенесе бар, бөтенесе шушында лабаса! Нәрсә кәгәргә. ни җитми ана тагы?! Бигрәк хәерсез яратылган бу кеше күкеле.
Өметен өзепме, йокысы килүдәнме, дустым Хәмит бер-ике гапкыр авыр сулыш алды да куышка кереп кигге. Учакка тагын бераз гына чыбык өстәдем. Төген Фәһимәнең калын толымын хәтерләтеп җилпен». Мин анын янына, бүрәнә өстенә, якынгарак күчәм. Ул иелеп учактагы агачларны рәтләп куя. Болаи. эш табып, юри генә. Ул янадан турая һәм шул арада анын калын йомшак толымы минем кулга килеп төшә — мин ул чәчләрнең рәхәт йомшаклыгын тоя.м. Фәһимә җыр башлый;
Тан-тан ата. чулпан калка. Чулпан — ганнар квзгесе Чулпан ул таннар казгесе, Минем сагыну билгесе.
Анын бу җыры, инде пичәмә еллар узса да, һаман минем колакта ишетелеп гора. Аны бары Фәһимә генә шулай матур, моңсу итеп җырлый ала. Башка кешеләр җырлаганда көйнең бернинди матурлыгы калмый, хәтта профессиональ артистлар башкарса да. Галия Гафиятуллина — нинди саф тавышлы җырчы, шулай да <Таң» көен ул да җиренә җиткереп җырлый алмый, ритмны тизләтеп, үзгәртеп җырлаганга күрә генә түгел...
Музыканың көче — композиторда, башкаручыда һәм... күбрәге тың-лаучыда. Композитор тыңлаучыда ярдәмче авторын таба яки үлә. Шулай, үлә, бөек композитор да. Сиңа килеп җиткәнче ул бөтен момын л.уярга яки икеләтә көчлерәк яңгырарга мөмкин. Ничек тыңлыйсың бит. Кем тыңлый, ничек кичерә. Әйе Фәһимә бу көйне үзенчә, салмак, шул ук вакытта артык сузмыйча да җырлый: гади көй. гади җыр булу белән генә чикләнми, мин:: башка күренешләр, үзебезгә уртак июнь таңы кебек якты, моңсу ичерешләр, Агыйдел суларының кичке һәм иртәнге балкышы, чакрымнары җәелгән әрәмәләр сулавы, күл камышлары шыбырдавы, ниһаять. Фәһимә үзе — әның яшьлеге, мәхәббәте, минем мәхәббәтем... Ах, тагын, тагын нәрсәләр, нәрсәләр генә юк бу җырда!..
Мәхәбблем шундый к«чле, Мемкин түгел аняату.
Әмма мин аңлыйм, җырның ни өчен, нинди хисләр белән җырланганын бик яхшы тоям Кхышымә кереп яткач, печән исенең ни өчен шушы кадәр татлы бхлуын. Төрле яьтан томаланган куышка үтәргә юл тап- ■кан озынборыннар безелдәвенең ни өчен 6\ чаклы матур ишетелүен аңлыйм. Тик әле шунысын белмим: имчәмә еллардан соң мин черкиләрне дә сагыначакмы.! бит. Алар анда тәнне авырттырмаячак, әйтеп бетер» алмаслык рәхәтлек кенә бирәчәк. Бу минутлар мәңгелек булып сузылсын иде дә йөрәгем бөек мәхәббәт дулкыннарында, яшел диңгез иркендә мәңге чайкалсын иде Кешеләр әйткән мәхәббәттән дә борынгырак хис юк. дигән. Дөрес түгел, юк. һич тә дөрес түгел. Мәхәббәт — беркайчан да иске була алмый, һәр мәхәббәт һәр яшь кеше хыялын та туган иң зур ачышларның берсе ул Яшьлек! Никадәр беркатлы, ника-дәр даһи син!
Иртәнге кояш Фәһимә елмаюын тагын бөтен болынга тарата Печәнчеләр. тастымалларын алып, күл буендагы кое янына киләләр. Мин да
ашыгам... Тик бүтәннәр кебек үзем генә юынмыйм. Минем янга үзем төсле үк шатлыклы Фәһимә килә: үзебез казыган коедан су ала да кулга су салып юындыра...
Бу вакыт мин бөтен тәне.м белән үзебезгә караган дистәләрчә күз елмаюын сззәм.
һәр туган көн безне иркәли. Кичләр якты, кичләр ямансу—әйтелмәгән мәхәббәт кебек, безнен мәхәббәт кебек. Мондый кичләрдә йөрәккә төрле икеләнүләр килә, сагыш керә, йөзгә күләгә төшә. Кайчагында...
Шундый ямансу төн. Без тагы учак янында. Әллә яктыра да башлады Безнең икебезнең дә аерылышасы килми. Бер генә минутка да. Бернинди астыртын мәгънә әйтергә теләмичә Фәһимәдән сорыйм:
— Сезгә Тимербикә апа белән икәү генә йоклау куркыныч түгелме? — Минемчә, төнге куышта ике хатын-кыз куркырга тиеш иде.
Хәзерге акылым белән уйлап ышанам, мөгаен, Фәһимә дә сүзен минем кебек үк туры мәгънәсендә әйткәндер. Үзенә хас нәзек тавышы белән жавап бирде ул:
— Тимербикә апа курка...
— Ул миңа да шулай дигәнне.
— Әйе шул.
Учак инде янып бетте. Хәзер кыз да чыбык салмый, мин дә. Ерактан. Агыйдел авылларының берсеннән, әтәч тавышы ишетелә. Әрәмәдә меңнәрчә кош сайрый, тартай кычкыра. Безнең өстән генә пар үрдәк очып бара. Югартын күк йөзе яп-якты икән... Ике-өч сәгатьтән — эшкә . Икебезгә бер сүз әйтмичә аңлашып кузгалабыз. Фәһимәләр куышы төбендә тукталабыз. Ул куыш авызындагы печәнне аралый, үзе керми, мин кергәнне көтә буган... Ә көтмәсә? Юк, мин керсен димәсә, үзе кереп китәр иде дә: «Тыныч йокла, Әнис!» — дияр иде... Ә бүген алай түгел. Каушавымны жиңеп, куыш ишегенә иеләм. Фәһимә — минем арттан. Мин аның аркама бәрелгән кайнар сулышын тоям. Тимербикә апа әллә сизми, әллә безне оялтмаска теләп, кузгалмый, эндәшми, әллә йоклый, әллә юк.. Хәер, безгә анын йокламавыннан нинди зыян? Ул безнең дуслыкка куана гына лабаса. Фәһимәгә берничә кабат әйткән Менә без йомшак печән өстендә көндез лә бергә, төнлә дә бергә — һәрвакыт бергә. Безне аера торган көч юк һәм булмас га . Бу минутлар!.. Фәһимәнең сулышы битемә бәрелә, керфекләре, йомшак чәчләр битемне кытыклый Кичтәнге арылганлык, иртәнге йокы килү исертә, һуштан яздыра кебек Көннәр буе йөргән тынгысыз сүзләр үзләреннән үзләре тиберченеп чыгалар:
— Син мине генә яратасынмы?
Болар — жавап көтеп әйтелгән сүзләр түгел. Мин жавап көтмим. Акын яратканын инде бөтен тәнем белән аңлыйм бит. Безнең табигый мәхәббәтнең бары тик сүзләргә әверелеше бит бу сүзләр. Җавабы шул ахрысы Фәһимә иреннәрен минем иреннәргә китерә. Юк. бу — үбешү түгел. Соңыннан мин татыган үбешүләрнең барысын бергә жыйган хәлдә дә алардан миллион мәртәбә татлырак булган саф якынлашу... Кабатланмас рәхәтлек, изге, чиста, гөнаһсыз ләззәт! Шул рәхәтлекне мәнге онытылмас иткән сүзләр. Ярым пышылдап, ярым ' кычкырып әйтелгән сүзләр:
— Сине генә... Мин фәкать сине генә яратам!
Болын печәненең дә төрле урыны була. Күлле, уйсурак урыннарда үлән калын, чабарга жинел. Сыртрак төшләрдә каты кылган чалгыга һич бирелми, башын ия дә кала Соңгы көннәргә әнә шундый урыннар калган иде Монда чапканда безне картраклар:
Ничек, энекәш, кәжә майларын чыгарамы’—дип үртиләр.
— Чыгара, әлбәттә, чыгара. Мондый жирне үлән яшелрәк чакта чабып калырга кирәк аны.
Минем сүз өлкәннәрне гажәпләндерә.
— Кара син. крестьян булып туган бу нәмәрсә. Ә безнең баш жит- мәгән карт крисләрнен. Хәзерге яшьләр!..
Чалгыны күтәреп өйгә кайтып китүебездән шүрләпме, картлар безгә каты бәрелмиләр. Ә сәбәп чыкса, мондый .мәлдә мин бу шитинә-кылган- ны калдырып китәргә дүрт куллап әзер идем.
Куыш ягыннан тарантас жиккән атлы кеше килүе күренде. Җирән ашыр — председатель аты. Сафуан абзый... Аның килүен көтеп торабыз. Ул туп-туры минем янга килде дә атын туктатты, тарантасыннан төште:
— Я. ничек? Бик кыен түгелме?
— Ул хәтле түгел.
— Ябыккансың, .малай, танырлык та түгел.
Кайсыдыр астыртын шаяртып куйды:
— Ябыкмыйча, йокламагач...
Гажәп бу кешеләр: .мин үземдә аруга охшашлы бернәрсә сизмим, киресенчә, беркайчан да үземдә болай көч тойганым юк иде әле. Ә алар?.. Шайтан белсен.
Председатель янына тиз арада халык жыелып алды. Җәйнең матур килүенә сокланалар. Беркайчан да болай бердәм, тиз чабылганы юк иде, диләр. Килмит кемнең ничек чабуы турында Фәһимәдән мәгълүматлар алган икән. Илле яшьлек өч ир белән беррәттән. безнең — өч малайның да бу көнгә чаклы (алар да. без дә аерым, өчәр кешегә бүленеп эшләдек) бертигез чабылган. Сафуан абзыйга бу бик ошады: печән чабуда иң алдынгы иптәшләргә (ул .мине дә «иптәш» дип атады) нинди дә булса бүләк биреләчәген әйтте.
— Бүген мин Әшмәнгә барам. Кайтасынмы’ Үзем белән алып кайтам... — диде ул миңа.
Председатель аты белән кайту минем өчен бәйрәм, үзе бер почет булыр иде. Шуиа күрәме, әллә ни уйлап тормыйча, риза булдым һәм шул арада тарантаска чалгыны сүтеп бәйләп тә куйдым.
— Туйган икән, валлаһи туйган! — диештеләр.
— Абыйсы килеп күренгәч, түзмәде..
— Китә алмын, күрерсез, — диде тагын берсе.
Бу сүзләрнең берсенә дә колак салмаган булып тарантаска утырдым. Әйберләрне алырга куышка таба киттек.
Куыш янында безне Фәһимә, Гөлбстан һәм Тимербикә апа каршылады.
— Пәрәмәч, әллә китәргә жыенган инде? — диде Тимербикә апа.
Мин ни өчендер жавап бирмәдем, үземне ничектер гөнаһлы кеше сыман хис итеп аска карадым, аннары тиз генә куышка кердем, анда әйберләрне жыештыра башладым. Nл арада Сафуан абзый, карлыган капкаларга дип, кызлар белән әрәмәлеккә китте. Алар янадан чыгуга, минем әйберләр тарантаска салынган, бары китәсе калган иде. Килмит килеп житмәс борын \к мина эндәште:
— Әйберләреңне янадан бушат инде, апай, сиңа китәргә ярамый икән.
Ни әйтергә белми гажәпләне.м торам. Тел белән әйтелмәгән соравыма жавап та ишетәм
— Син киткәч, кызлар да калмыйбыз диләр...
Кызларга карыйм: башларын иеп елмаялар... Ә Фәһимәнең күзләрендә үпкәләү, шелтә
— Ахырга хәтле тор әйдә. — диде Сафуан абзый тарантасына уты
ра-утыра,—син .минем монда беренче помощник икән. Таркатмыйк эшне.
Соңыннан озак уйланып йөрдем Фәһимәне калдырып китәргә шулай ни йөрәк белән җыенган идем соң әле мин? Яшьлек! Бер нәрсәнең дә кадерен белми торган, җаваплылыкны бернинди күләмдә дә танымый торган җүләр вакыт. Анда бер нәрсә дә аллан унлап эшләнми. Мәхәббәт бар һәм шуның белән эш тә бетә. Ул иртәгене кайгыртмый. Әллә минем күңел генә шундый булганмы? Б\ җиңеллек мәхәббәттәге һәртөрле фаҗиганең башы түгелме икән? — Бу сорауларга җавапны мин соңрак таптым һәм артык соңга калып таптым. .Минем башка мондый сораулар чак кына алдарак килгән булса да. мәхәббәтем, хәтта киләчәгем бәлки бөтенләй икенче төрле .хәл ителгән булыр иде. Әмма ул чакта мин берни дә уйлый белмәгән, бары тик дөньяда яшәвемне онытырлык дәрәҗәдә мавыга гына белгәнмен шул.
Сафуан абзый китте дә барды. Мин бер нәрсә дә кызганмыйча һәм бернигә шатланмыйча печән жыярга калдым.
Кичлектә гадәттәге бәйрәм, уен-көлке. җыр. бию. мәхәббәт. Бе1 Фәһимә белән тагып бергә Ләкин аның күзләре ничектер бүтән төслерәк карый бугай. Мин моны рәтләп аңлап та бетермим әле. Сизәм генә: элек гел шатлык, гел бәхет сирпелеп торган күзләрдә .хәзер сагышка ошаганрак ямансу бер күләгә барлыкка килде. Бер карасаң, ул — бик моңсу... Бер карасаң, әллә ничек, тыелып килгән тыйнак дәрте ярсыну, тәвәккәллек белән алышына. Муенымнан кысып, авырттырып кочаклый, кат-кат үбә-үбә дә кечкенә куллары белән күкрәгемне кыйнарга керешә:
— Ә.х, син, юньсез малай! Бер тиенлек тә акыл юк синдә. Бер тиенлек тә!
Күзләремә үпкә билгесе чыгып өлгергәнче үк яңадан тәкърарлый башлый:
— Юк, юк. син жүләр түгел, мин җүләр, мин үзем, үзем...
Кулын минем кулдан ычкындырып, ул тагын учак янына утырды. Мин басып торам, карыйм, нәрсәнедер аңларга, хәл итәргә телим. Ә Ф )- һимә тып-тын Аның учак ялкыныннан тагын да алланып торган иреннәре нәрсәдер әйтергә тели, мине якынрак чакырмакчы була, ахрысы. Ә күзләрендә мон. Мин анда күз яшьләре күрергә телим, юк, яшь түгел. алай булса бәлки җиңелрәк булыр иде... Аптырау газабын җиңә алмыйча, мин аның каршы.ына килеп иеләм дә туп-туры күзләренә карыйм:
— Нәрсә булды, ник болай син?
— Ничек?
— Ничек икәнен белмим, тик элеккечә түгел.
Фәһимә елмаеп куйгандай итте. Күреп торам, ул миннән күбрәк аңлый. күбрәк белә һәм минем төшенә алмавымны өстән күзәтә төсле.
— Әйт әле. Әнис, — диде ул бераздан, зурларча җитдилек һәм катылык белән. — син мине монда калдырып китәргә җыенганда минем хакта уйладыңмы?
Нәрсә әйтергә белми аптырап калдым.
— Ә син яшермә, дөресен әйт, — диде ул баягы җитдилек белән.
— Нәрсә әйтим инде мин...
— Менә шул шул! Уйламадың син минем хакта...
Дөрес сүзгә җавап юк. Мин гаепле. Ләкин хәзер нишли алам, нишләргә тиеш?
— Нишләргә тиешлеген әйтә алмыйм.— диде Фәһимә, — тик мин синең турыда нәрсәдер әйтергә телим...
— Әйт сон...
— Үзем дә рәтләп белмим шул әле нәрсә әйтергә икәнен . Син . — Ул урыныннан торды, күкрәгемә сарылды һәм озак вакытка тынып калды. - «
«Син үзең өчен изге дип саналырга тиеш әйберләрне белмисен, аларны кадерли белмисен.. Син беркайчан да якадан табылмаячак иң з\р нәрсәләреңне югалтырсың дип куркам мин Син бернәрсәнең дә кадерен белмисең. Кадерен», дияргә теләгәндер Фәһимә ул минутларда.
Ләкин тагын һичнәрсә әйтмәде. Сүзсез утырудан аптырагач, баян алып чыктым да күңелгә ни килә, шуны уйнап утырдым Күпмедер вакыттан сон Фәһимә минем янга килде
— Нинди көйләр уйныйсын син?
— Ничек, «нинди көйләр?»
— Мин беренче кабат ишетә». Каян алдың соң син аларны?
— Алар үзләреннән үзләре чыга, уйнаган саен..
— Яле. яле. баягысын, соңгысын уйнап күрсәт әле тагы'
Моннан берничә минут уйнаган көйне кабатларга тырышам.
— Юк. юк, башы икенче төслерәк иде, — ди Фәһимә һәм көйләп күрсәтә:
Сеясен дә кебек, сеймисен дә. Әллә ничек синен карашын.
Инде мин гажәпләнәм: көйнең сүзләрен беренче ишетүем.
— Син үзен бу сүзләрне каян алдың?
Җавап урынына Фәһимә сүзләрне төгәлләп куя.
Шул карашын я иркәли мине. Я әрнегә йирәк ярасын.
— Менә, икебезгә бер жыр! — диде ул шатланып. Баягы уйчанлык- нын әсәре дә калмаган иде анда бу минутта
Икебезгә бер жыр, икебезгә бер мәхәббәт!..
Иртән ап-аяз иде. Агыйдел— яп-якты. Иртәнге нур белән чык пары кушылып бу гаҗәеп киңлекне тагын та матурлый, көн буена җитәрлек шатлык бирә. Мондый вакытта күңелгә рәхәт җиңеллек. күтәренкелек ургыла. Дөнья гел шулай булган ла гел шулай булачак төсле Ләкин тормышны күбрәк күргән крестьян агайлар мондый шигъри көннәр ир- тәсеннән сон нинди кич киләсен алдан сизенәләр.
Бүген дә картлар иртәдән үк безне бик ашыктырырга, әйдәргә ке« рештеләр:
— Ягез, апайлар, жәтрәк кузгалыгыз. Печән бик шәп кипкән Ярты сәгатьтән ул сына-ватыла башлар. Кибәнгә салып өлгермәсәк. эш хәтәр.
Төшкә хәтле эш әйбәт барды. Төшлекне ашап хәл алырга яткач исә. озак та узмады, безне өлкән иптәшләребез тавышы кузгатты:
— Җәмәгать, торыгыз! Янгыр килә.
— Яна чапкан печәннәр бөтенесе күбәдә, .харап итәбез.
Сүзләрне куәтләп кайдадыр бик якында яшен чатнады. Минут тэ үтмәгәндер, бөтен халык кибәннәргә таба юнәлде. Көнбатыштан төн кебек кара болытлар ишелеп ага, алардан ут бөркелә, күк күкрәгән тавышлар ишетелә.
— Тимербикә, кибәнне бүген син куясын.
Тимербикә апа чәчкабын күлмәк якасыннан эчкә кертә-кертә (эшләгәндә җайсызлап тормасын днптер инде) кылганлыкка, калкурак жиргә ку рсәтте:
— Менә шушында, алай булгач.
Тырмасы белән кибән салынасы төшкә күрсәткән арада ул горизонтка карады. Минем дә күзләр шул якка юнәлде, янгыр болытлары безне читләтебрәк үтмәкче бугай Шулай да бер башланган ашыгу тукталыр-
тарттыру өчен әйтелгән сүзләр була инде.
Чак кына арттырып әйткәндә. күз ачып йомарга өлгергәнче кибән яртылаш күтәрелде. Хатын-кыз күбәләрдән чүмәлә ясый, йөкләргә төйи. Ис-керәк чүмәләләрне аркан белән тарттыралар, соңынтыи янала рын да. кыенлык белән булса да. өстерәлә башладылар. Чүмәлә астыннан аркан чыга да китә, чыга да китә. Ат өстендәге малайлар да. чүмәләгә аркан чалучы кызлар да чиләнеп бетә. Кайберәүләр шуңа күрә күбәләрне мажарга төйи. Ничек кенә итмәсеннәр, эш бара, безгә — кибән янына печән өзлексез агыла. Без. үз чиратыбызда, ашыга-ашыга чү-мәләләргә сәнәк кадыйбыз да һавага, кибән өстенә чөябез. Яртышар чүмәлә берьюлы оча. Каян киләдер мондый көч безгә. Сәнәкләргә сәнәкләр бәрелеп чыклап китә, ухылдау, арудан авыр сулау, әче һәм төче сүзләр, шаян сүзләр, тупас тиргәшү— бөтенесе бергә.
Кибәннәр ишәйгәннән ишәя.
Кинәт бөтен жир өстен караңгылык басты. Көчле жил исеп кибәнгә бәрелүгә, өстән Тимербикә апаның кинәт кычкыруы ишетелде:
— Бәтәмәч, тотыгыз, беттем!
лык түгел иде инде. Халык хәрәкәте шулай бит. син аны. бер кузгалса туктатам димә.
Чүмәлә тарттырганда атка эндәшүләр, бер-берсен өйрәтү, кычкырулар. тоташ тавыш агымына әйләнеп, болын өстенә таралды.
— Кырыйгарак, кырыйгарак' — Монысы чүмәләне кибән янынарак
Ул очланып килә торган кибән өстендә егылды да чак кына җиргә килеп төшмичә калды, тырмасы минем аякка очып төште. Каяндыр Фәһимәнең куркып кычкыруын ишетеп калдым. Тимербикә ападан бигрәк ни өчендер аны кызгану йөрәкне чәнчегәнен сизеп, аяк авыртудан йөз чытып, тырманы тиз генә алдым да шундук Тимербикә апагл суздым. Тимербикә апа һични булмагандай яңадан эшкә кереште.
— Ипләбрәк, тагы сугып төшерүен бар.— диде ул, печәнне саксыз ыргытканымны ошатмыйча.
Ул да булмады, шыбырдап яңгыр яварга кереште. Яшен берөзлексез ялтырап җир өстен камчылады, күк күкрәве күкне туктаусыз калтыратып тотты . һәм ун-унбиш минуттан соң дөнья тагын тынычланды: сәнәк чыкылдавы, хатын-кыз чыр чуы. ат пошкыруы гына тукталмый калды Кибән очлап киләбез икән, печән юеш булса да зыянсыз, . иештеләр. соңыннан тагы күз күрер, җилләтеп алырбыз, диделәр Тагын бераз эшләгәч, ерактан, бу юлы көнчыгыш яктан, янә күк күкрәве ишетелде. Күк күкрәве? Юк. күк күкрәве түгел шул, әнә самолетлар... берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алты, жиде, сигез, тугыз, ун, унбер...
— Сугышка!
Кемнәрдер ут эченә китеп бара. Ә без.. Печән өсте, җыр, бию. көлү... Офык инде болытлардан арынган, яңадан кояшлы. Шулай да бая яңгыр койган вакытка караганда куп мәртәбә караңгырак төсле булып китте...
Тимербикә апа кибән башында тырмасына таянган да биектә һәйкәл кебек басып тора Ныклабрак уйласаң, колхозчы .хатын-кызларга шушындый бер һәйкәл кирәк иде бит... Хәзергә ул хакта уйларга вакыт та юк шул әле. Самолетлар гүләве бүтән уйлар уйлата. Күктә самолетлар... Алар югарыдан күбрәк күрәләр, күбрәк беләләр, курынычын да. киләчәк матурлыкны да. Хәтта Тимербикә апа да кибән өстендә бездән күбрәкне күрә торгандыр. Аның күзенә ераклыклар киңрәк ачыла. Ул. чынлап та, күбрәк күрәме икән, карынмы икән?
Кичен, манма шәбәреп куышка кайтып егылу белән, жанны тынгысызлап торган шул соравымны әйтергә ашыктым.
— Тимербикә апа, әйт әле. син анда кибән башында торганда күп жир, күп авыллар күрәсеңме? Нәрсәләр күрәсең, ниләр уйлыйсың?
— Ни сөйлисең син, Әнис апаем? — дип сорады ул аңламыйча
— Син анда өстә торганда тирә-якка карыйсындыр ич, еракларны күрәсеңдер.
— Нинди карау ди ул? Бүтән эшем юкмы соң?.. Менә әкият.
Аңлашылды. Горизонт. Синең горизонтын, колхозчы хатын-кыз. үз торган жиреңнән башканы күрмисең, теләгең юк. омтылышың юк. Авылым. туган жирем минем. Ул вакытта син шулай идеи шул. аз күрә идең, сукыр диярлек аз күрә идеи. Кичләрен өйләреңдә куыксыз, бишле лампалар яна, аны тычкан уты дип бик дөрес атыйлар иде. Ә кайчак бары тик чыра сөреме жилпенә. Сукыр гына түгел син. туган жирем. ул чакларда саңгырау да идең — өйләрдә радио юк. ерак хәбәрләрне ишетмисен... Мин ул дөньядан өскә ыргылырга, сикереп чыгарга теләдем. Минем күбрәк жир күрәсем, киңрәк горизонтлар карыйсым килә иде. «Әйе. мин сикерәчәкмен бу кыргыйлыктан. Ихтимал, ул чаклы зур эш иясе була алмам. Шулай да караңгылыктан чыга алу үзе үк зур нәрсә булачак, моны бик үк күпләр эшли алмыйлар. Агыйдел, Базы елгасы. Әшмән урманнары — минем кечкенә Жанымның матур әсирлеге... тып-тын...»
— Әнис, син йоклыйсыңмы?
Фәһимә!.. Ул минем нәрсә уйлаганымны белми. Нечкә бармаклары белән чәчләремне тарый.
— Мин каядыр китәчәкмен. Фәһимә.
— Кая?
— Үзем дә белмим әле. Тик барыбер китәчәкмен.
— Исәр син. Әллә ниләр сөйлисең.
— Мен.» күрерсең, Фәһимә.
— Син алжыгансың. Покла, тынычлан.
Йомшак куллар башымнан сыйпый:
— Акыллым минем!
Берничә генә сәгать үтәр, безнең алда тагын яп-якты күренешләр ачылыр. Бүгенге нртә кебек. Бугенге түгел, иртәгесе көн икән Курен торам: без печән чабып-жыюны төгәлләп авылга кайтып барабыз. Атлар, арбалар алда, аларга безнең иптәшләр, әйберләр төялгән. Олаулар ераклаша, без Фәһимә белән җитәкләшкән хәлдә алар артыннан атлыйбыз.
Жир. Олы жир өсте. Мин жирней чиксез-чамасыз киңлекләре буйлап атлыйм. Юлдашым — мәхәббәт. Икәүбез. Алда безне бәхет, зәңгәр горизонт балкышы шикелле бәхет көтә, шатлыклар көтә.
Атлыйбыз.
Икәү.
Башаклары иелгән арыш басулары, сабан ашлыгы дулкыннары, уйсулык. калкулыклар, юллар, урманнар, болыннар безне каршылыйлар, о’ аталап хәерле с и|>әр телиләр. Кояш, жәйге ягымлы кояш, ул да безгә елмля Жип өсте киң. шундый киң. шундый яшел, шундый якты Ләкин анда күләгәләр дә бар бугай Әйе, күләгәләр. Шундый якты һәм
шундый яшел жир өстенә күләгәләр төшә: бомба йөртүче самолетлар күләгәсе, кылыч шәүләсе, мылтык, штык шәүләсе. Иртәнге тыныч жил әче төтен һәм кан исе китерә.
Атлыйбыз.
Декорация бер үк: кояш, зәңгәр күк, жир өсте.
— Акыллым минем!..
*
* «
Авылга кайткач, минем ваемсызлык тагын да ачыграк күренде. Соңгы сүзне Фәһимәгә әйтә белмәгәнмен: кайчан һәм ничек күрешәчәгебез хакында сүз куешмаган, алдагы көннәргә бернинди дә план кормаганбыз икән. Ул үзе дә сүз кузгатмаган, аның да балалыгы минекеннән бик үк ерак китмәгән, күрәсең. Беренче мәхәббәтнең асыл гадәте шундый инде, ахрысы, ул бернәрсә дә дәгъва итми, максат куймый, ярата һәм бары шул гына. Әгәр ул ниләрдер таләп итсә, хәтердә болай ук матур булып калмас та иде, бәлки.
Менә шулай, печән өсте вакытының кызчан матурлыгы, яшел дулкыннар урак өсте дигән икенче бер шау-шу, өлгерү' чоры белән алышынды. Бусы тагын да кызурак, тагын да катлаулырак, ул бөтен табигатьнең төсен үзгәртә, соры загар белән бизи, кешеләрнең чәчләрен, киемнәрен уңдыра, көйдерә, ә кичерешләр... Хәер, мин ул чакта бу мәгънәдә уйлый белми идем бит әле. Мин бит .хәзер генә болай «акыллыланып» киттем. Мин үземнең рухымда нинди үзгәрешләр тоячагымны күз алдыма да китерә алмый идем. Үзем, уйларым — болын киңлегедәй яшел, тыныч, бәхетле. Фәһимәдән хат килеп тора. Ул хәзер район үзәгенә күчкән, Гособеспеченне дигән бер учреждениедә эшли. Яраланып кайткан солдатларга пенсия бирә торган бугай.
Печән өстендә әйбәт эшләвемне искә алып, Килмит миңа жаваплы эш бирде — комбайннан килгән ашлыкларны ындыр табагында кабул итүче весовщик мин. Монысы да кызыклы эш: ике весовщик — берсе мин — колхоз вәкиле, икенчесе МТСныкы, миннән бер-ике яшькә өлкәнрәк кыз. Ул МТСны алдатмаска, ашлыкның исәбен күбрәк чыгарырга тырышырга тиеш диләр. Ә мин колхоз мәнфәгате сакчысы: механизаторлар ашлыкны күп күрсәтеп, колхоздан артык түләтмәсеннәр. Мин үзем, холкым-гадәтем буенча, бер якның да алданмавын теләгәнлектәй, учетны мөмкин кадәр дөрес алып барырга тырыштым.
Шулай менә — урак өсте Ындыр табагы шау-гөр килә. Комбайннан килгән ашлык бөркәү астына бушатыла, олаулар килә, килә, иртәдән караңгы төшкәнче. Без һәр килгән йөкне сиртмәле үлчәгеч белән үлчибез дә, әржәгә күпме сыйганын белгәч, чама белән шул санны язып куябыз. Болан эшләү ашлык ташучыларның вакытын алмый, безнең эш тә жнңелләшә. гомумән, жайлы. йөк санын гына бутамаска кирәк Бездән узган ашлык жилгәргечләргә китә... Җилгәргечләр әнә тыкылдыйлар да тыкылдыйлар — тәүлекләр буе. Алардан тагын олаулар сузыла, колхоз келәтләренә, дәүләт амбарларына, сугыш кырларына. Менә без нәрсә эшлибез. Шундый горур уй белән ашлык көшеле өстендә басып торам. Кыйммәте жиңү белән үлчәнәчәк бу кадерле бөртекләрне агач көрәк белән көрим. Йөкләр килә, алар килгән саен минем блокнотта бер сызык арта. МТС весовщигы да (кызның исемен хәтерли алмыйм хәзер) шуны ук эшли. Накладнойлар язабыз, ул да. мин дә кул куябыз. Б\ эш тә минем бөтен уйларымны йота, күңелле, рәхәт. Шундый минутларның берсендә безнең янга үзенең бөтен тирә- якка таныш атын жиккән Сафуан абзый килеп төште Мин көшел түбәсеннән күзәтәм. Тарантаста аның белән бергә ике хатын-кыз да бар икән. Сафуан абзый ат алдына солы салган арада хатын-кызлар тарантастан төшеп тирә-юньне күзәтә башладылар. Таныйм: берсе—безне
укытып чыгарган укытучы. Зәйнәп апа. Икенчесе — Лена. Ул чакта мин аның турында менә нәрсә генә беләм: ул үзе кыш көне Уфада тора, /кәйгә монда кунакка кайта. Клубларда, яшьләр компаниясендә, яки болан эш белән барганда күргәнем бар. ул Фәһимәләр авылында, безнең колхоз правлениесе урнашкан үзәк авылда әнисе белән яши. Исеме русчарак булса да. үзе —татар кызы. Шәһәрдә бертуган абыйсы республика Министрлар Советында жаваплы работник. Сакаулы шәхесләрнең берсе. Башкортстапда аны һәр авылда беләләр. Лена, көз /кит- c.>. аның янына китә.
Мин көшелдән алар янынарак төштем. Ленаның авылда сирәк очрый торган кыяфәтенә игътибар иттем. Аның кулында ниндидер газета. Ялан аякларында ул чактагы авыл өчен ят. мәзәгрәк түфли. Кара чәчәкле кыска ак күлмәге ничектер көч. терелек сиздереп торучы житез хәрәкәтенә килешеп тора. Тазалык, дәрт ташып торган сыгылмалы гәүдә, табигать-художник дөрес сайлаган ап-алсу түгәрәк йөз, өлгергән иген төсе белән яраштырылган сары чәчләр һәм кашлар да бер карауда күзгә ташланып, ничектер, үзләре сәер, үзләре бик килешле иде. Кечкенәрәк күзләре дә очраклы түгел — өлгергән иген кырын бизәп торган зәңгәр чәчәк төсле. Йөз хәрәкәтләре житез. минутына йөз кыяфәт алмашына. Даимирак хәле — чын күңелдән елмаю, көлеп сөйләшү. ААенә бу юлы да иң якын дусларга гына бүләк ителә торган елмаю, ачык чырай белән килде ул минем янга.
— Исәнме. Әнис! Ник безне каршыламыйсың әле син?
Аның сүзен ишетүгә минем башта туган беренче уй шул булды. «Бөтенләй Фәһимәгә охшамаган!» Ә үзенә:
— Капкабыз ачык, теләсә кай яктан керегез. — дидем.
— Сезнең монда шәп! —дип кул бирде ул. Аннары өстәде: — Син, понимаешь, чын колхозчыга әйләнеп барасың.
Бүтән сүз тапмагач, шундый жавап белән чикләндем:
— Без кемнән ким?
— Ә синең өчен кем укыр? Кая жыенасын?
Дөресен әйтим, мин бу .хакта бөтенләй уйланган кеше түгел әле. Кая да булса укырга керү минем хыялда үземне белә белгәннән бирле йөрсә дә. кешенең әкият күренешләрен якын игүе төслерәк кенә бер нәрсә иде. Укуның файдасызлыгы турында өйдәге сүзләр дә мине тәмам ышандырган иде бу вакытта. Мин Ленага бер генә с\'з әйтә алдым:
— Белмим.
— Менә сиңа мә! Менә сиңа отличник! — дип сүзгә катнашты укытучы апа да. Алар мине укырга китәргә димләү өчен икәүләп, сөйләшеп килгәннәр иде шикелле.
Лена нечкә, ягымлы жиз тавышы белән чын күңелдәй көлде дә мина карады:
— Эләктеме? Поделом сипа. Мә. газет укы. анда кая китәргә икәне язылган. Сайла.
Якында гына урман, куаклык, сазлык, йөкләр килгәне күренмәгәч. Зәйнәп апа тәкъдиме буенча куаклыклар арасына киттек Лена миннән болында булган хәлләр турында сораштыргач, мин бик жанланып сөйли башлаган идем, ул:
- Әх. белгән булсам, мин дә барган булыр идем. — дип куйды.
-- Нәрсәне белгән булсаң?
— Син барганны..
Монысы инде кыеклап сөйләшү Мин алай күп дәвам итә алмыйм. г.1и>1.и.1 ; ipi.iiiM Газетаның сонгы битемдә белдерүләр кайсы гехии 1\мга. кайсы ЙИСТИТутка керер: > мөмкин Мине, ж цепче класс бетер- гә.1 кешене, техникумнар кызыксындыра. Менә төзелеш техникумы. Аида минем абыем барып берничә ай укып кайткан иде. Геолого-разве-
дочный. авиация, консерватория - Консерватория? Консерваториягә безнең кебек авыл малаена эләгергә буламы?
— Карагыз әле, Зәйнәп апа... Мин анлап бетермим бугай. —Игъ-ланнарның шул консерватория турындагы кисәген төртеп күрсәтәм.
Зәйнәп апа газетаны укыган икән, ул аны карамыйча да жавап бирде:
— Гажәп түгел, безнең Совет власте һәркемгә тигез хокук бирде, теләсә кая юл ачык. Телисен икән, укы консерваториядә, рәхим ит!
— Зәйнәп апа! Булды, китәм!
Лена минем янга йөгереп үк килде:
— Булдымы? Китәбезме? Икәү барабыз, мина шәһәр таныш.
Килә бит бәхет бер килсә!
— Син дә барасынмы? Миңа күрсәтерсеңме шәһәрне?
— Киттек, бергәтәп. Мин нәкъ шулай булыр дип уйлаган идем.— диде Лена, ниндидер эш башкарган төсле канәгатьләнү белән.
Ләкин шундук минем башка бер сорау килде:
— Ә Сафуан абзый жибәрер.ме икән?
— Нишләп жибәрмәсен,—диде Зәйнәп апа,—закон шундый, мәктәп тәмамлагач, кеше телә.ә кая китә ала. беркем дә тота алмый.
— Нинди хикмәтле законнар бар икән дөньяда! — Бу сүзне мин әллә шаяртып әйттем, әллә чынлап. Зәйнәп апа елмаеп куйгач, мин:
— Килмит мине укыту ягында түгел... дәрескә бармаска кушып та күпме диңкеттеләр, сабанга йөрттеләр...— дип өстәдем.
— Әйдә, алайса, председатель янына бергә барабыз, сөйләшәбез.
Ул вакытта мин үземнең гажәп дәрәжәдә йомшак күңелле икәнлегемне белә идем. Бер вакыйгадан соң ул бөтен авылга «фаш булды». Бервакыт урманнан куян баласы тотып алып кайткан идек. Куяннар бит кызык алар: балаларын табалар да ташлыйлар (берничә ел үтәчәк. үземне дә шул куян балалары белән чагыштыра башлаячакмын), нәни жан иясе үзе теләсә нишләсен. Без аны бераз исәйгәнче дип өйгә алып кайттык та берничә тәүлек әйбәтләп асрадык. Ә бер көнне безнең өй турында эт белән уйнап йөргән малайларның берсенә шундый уй килгән:
— Карале, бу этне куян тотарга өйрәтик әле!
— Ничек?
— Хәзер,— дип, кайсыдыр безнең өйдәге теге куянны алып чыкты да аны урам уртасына жи бәрде. Икенче берәү яшь этне аңа өстерде. Эт - ә» дигән арада куянны барып та тотты, селкеп тә атты. Барсы да шаркылдап көләләр, ә мин урам тутырып елап жибәрдем һәм атна буе боегып йөрдем.
Менә шуннан китте инде мине мыскыллау. Ләкин хаклы мыскыллау түгел бу. мин үземне кирәкле урында нык та тота алам. Мина жиле яшь дигәндә әти үлде безнең. Бөтен өй эче елады, ә мин. күпме генә эчтән өзгәләнсәм дә. түздем, күздән яшь чыгармадым, йомшак кеше шулай эшли аламыни? Ә бүтәннәр мине аңламыйлар, «сугышка алсалар. фашистны да кызганырсың син!» дип көләләр. Эшнең киресенчә торганын исбат итү өчен шактый тырышырга, сәеррәк эшләр эшләп ташларга туры килә мина. Ындыр табагына барышлый жай чыгып. Зәйнәп апага да үземнең ныклыгымны күрсәтергә ашыктым. Куаклыкта кош оясы очрады. Балалары авызларын ачып әнкәләрен көтә. Ояны йолкып кулга алдым да Зәйнәп апага күрсәттем:
— Менә, Зәйнәп апа!
— Ай, ник тидең аларга? Мескенкәйләрем, канатлары да чыгып өл-гермәгән!
— Өлгермәсә дә очалар алар. апа. карап тор!
Бер кошчыкны һавага чөйдем. Зәйнәп апа еларга житешеп ялвара:
— Нишлисең. Әнис, акылына кил!
Мин тагын бер кошчыкны очырам. Анысы да жиргә «лап» ител килеп төшә.
— Ай, миһербансыз! Ай!
Ахырда ояның үзен күккә ыргыттым да батырларча кыяфәт белән:
— Көчсезләрне рәнҗетүдән куркырга ярамый. Югыйсә үзеңне рән-җетерләр, — дидем.
— Син каян ишеттең моны? Кем әйтте?
Ә мин жавап бирмим. Чөнки тәгаен кемнән ишеткәнемне хәтерләмим.
— Их, Әнис, Әнис, консерваториягә жыенасың бит үзең! Абыең белән сөйләшмим болай булгач, үзең сөйләш.
— Ә ул мине тота алмый, закон шундый, мәктәп тәмамлагач...
— Эх. попугай!
Зәйнәп апа чын күңелдән тиргәшә. Лена чын күңелдән эче катып көлә. Ә мин хәзер генә нишләгәнемне аңламыйча көләргә дә. үкенергә д.< белми аптырап калам, йөрәктә соңыннан озак еллар буе мине газаплаячак бер сәер ачыну көясе кузгалганын сизеп, башым иелә.
— Хуш, Зәйнәп апа, мин анда бармыйм әле.
— Исән бул, Әнис...
— Документларыңны әзерләп бетер дә минем янга кил! — дип кычкырды Лена, шактый ераклашкач.
Алар ындыр табагына китте. Мин. гомеремдә беренче тапкыр сәбәбе аңлашылмый торган сагышка бирелеп, кош балалары янына борылдым. Тереләр иде әле. Тиз-тиз генә бөтенесен бер урынга җыйдым да ояларын куакка яңадан урнаштырдым. Бәлки, үлмәсләр. Тик әйтә алмыйм, соңыннан ничек булыр. Хәзер чак кына жил чыкса да. ояның очып төшмәве икеле бит инде.
Каты күңелле булырга тырышуның ничек кыен икәнен белсәгез икән!
Шулай күпмедер азаплангач, эш урыныма килсәм — анда әллә никадәр халык җыелган. Сафуан абзый безнен гел шулай инде ул фронт яңалыклары турында сөйли башласа, кырда күпме кеше бар. бөтенесе җыела. Бүген дә тарантас башына менеп утырган да. бөтен әрнүен, ачуын һәм көчен төсенә чыгарып, сөйли. Шпаргалка белән түгел, үзе нәрсә белә, ничек уйлый, ничек аңлый, шулай сөйли. Ул, билгеле, үзен тынлаучы кешеләрнең нәкъ үзләренчә уйлый һәм аның ораторлык көче. сере бәлки нәкъ шундадыр. Югыйсә, ул институт бетергән лектор түгел ич...
— Гитлерчылар үзләрен социалистлар дип атыйлар. Алар бу сүзне юри пычраталар, хезмәт кешеләре буталсын өчен шулай лыгырдыйлар. Әгәр намуслы бандит булсалар, алар үзләрен вәхшиләр дип атарга тиешләр иде. Чөнки мондый да вәхшилекне тарихнын әле очратканы юк Алар безнең тиреләребездән перчатка, оек ясап кияләр, балаларыбызны тәҗрибә җәнлекләре урынына файдаланалар, кисәләр, каннарын суыралар, үтерәләр .. Алар безнен пленныйларны мичләргә ягалар, телләрен, тәннәрен кисеп җәзалыйлар, хатыннарыбызны, кызларыбызны мәсхәрәлиләр, таптыйлар, асалар.. Без шуларны кырып бетерү өчеН нишләргә тиешбез соң иптәшләр? Соңгы сулышыбызны алганча да постыбызда калырга, иген үстерергә, фронтка җибәрергә тиешбез. Сез шулай эшлисез дә. Мин ышанам: тырышлыкны без киметмәбез. Безнен урамда да бәйрәм булыр, туганнар! Безнекеләр туктаусыз алга баралар! Берлин ягына баралар!
Сафуан абзыйны тыңлаган көнне без гадәттә кырдан бик соң кайтабыз Бу юлы исә ындыр табагында эш төн тә дә тукталмады. Мотор тавышы басуларны төн буе әйләнеп йөрде.
Икенче төнне мин беркайчан да онытмаячак күңелле хәл булды. Монысы инде җанга рәхәтлек бирә торган.
Үзем белән бергә эшләүче весовщик кыз минем кырыйга, көшел өстенә менеп утырды да яшьлек, мәхәббәт турында матур-матур тарихлар сөйли башлады. Психикасы нормада булган һәркем утырдашының нәрсә уйлавын, тел төбен дип әйтик инде, аның сүзләренә, күзләренә, бөтен кыланышларына карап, әллә каян сизеп тора ич. Мин дә шулай, кызның ни теләвен беләм. Берничә көн инде гел минем белән ялгыз калырга тырыша ул. елмая, ике мәгънәле сүзләр куша... Мин аңламаганга салышам, сүзне икенчегә борам. Үземә кирәкмәгәнрәк сүз булса, мин гел шулай аңламыйчарак азапланам, яисә ишетмим. Ә сүзләрнең ияләре моның өчен мине ваемсыз, игътибарсыз дип гаеплиләр Бу кызның да ачуы килә, күңеле сүрелә. Аннары бер читкә китә дә җырларга тотына.
Безнең сөйләшүдән бу юлы да рәт чыкмады.
— Әллә нәмәдәй егет син, — диде кыз ачынып һәм бераз сәерсенеп. Мөгаен, ул эчтән генә: «Минем кебек кыз да ярамагач, сина кем кирәк, харап, үзеңне әллә кемгә куйган буласың тагы!» дип уйлый торгандыр. Ул үпкәләп бер читкә, куак янына килеп басты. Минем истә аның Фәһимәнекен хәтерләтә торган зифа сыны: әлинур күлмәк аркылы беленеп торган нечкә биле. Фәһимә чәчләренә бөтенләй ошамаган чем-кара кыска чәчләре. Җыйнак итеп җилкә турысында киселгән ул чәчләрне кичке жил шаярта, чуалта...
Кыз шул килеш калды, мин киттем.
Кая киткәнемне белмим дә икән әле. Ләкин менә барам, олы юлга, телегра.м баганалары тезелеп киткән олы юлга таба барам. Мин анда, мөгаен. Фәһимәне очратачакмын. Мин ничектер инде көн буе шулай булыр төсле тоеп йөрдем бит. Әллә сагынам инде, әллә сагынудан шулай инде.
Олы юл тып-тын. Элек моннан тыз да быз автомашиналар уза иде... Хәзер аларның эзләрен жәяүле кеше эзләре таптап бетергән. Атлы арба эзләре дә сирәк. Ә бүген исә җәяүле дә күзгә чалынмый. Соң шул инде, кояш байый бит әнә. соңгы минутлары, кып-кызыл. Ул байый, мин ана каршы атлыйм, кояшны түгел, Фәһимәне күрергә теләп атлыйм. Хәзер менә шушында мин язучы фантазиясе, матур ялган дип бәяләнергә тиешле хәл турында сөйлим. Күпме барганмындыр, чынлап та кояш батты, аның урынына ерактан таныш гәүдә күренде. Менә ул якынлаша, мин ана каршы барам. Ул килә минем каршыга. Нәкъ җырдагы шикелле Менә инде күлмәгенең төсе дә. чәчләр, йөреш гадәтләре дә ачык күренә башлады. Ул бит. ул бит бу' Фәһимә. Ул минем каршыга йөгерә, мин апа таба. Ах, йөрәгем, бу нинди әкият! Бу нинди бәхетле, гүзәл әкият! Фәһимә! Син! Син дә ничек шатланып кочагыма атылдың! Менә мин синең күкрәкләрең җылысын, йөрәк сикерүеңне сизеп торам. Минем дә йөрәк дөп-дөп тибә, сизәсеңме син бу ярсынуны?
Кешеләр теләсә генә нәрсә әйтсеннәр, мин сизенү дигән бер хискә ышанам. Минем моңа дәлилләрем бар. Алдан һичбер хәбәрсез килеш кемне дә булса күреремә ышансам, ашкынсам, мин аны чыннан да кү- рәм. Сагынган кешем ярсынуымны сизә бугай, мин уйлаган җирдә булып чыга. Соңгы вакытта. ничектер, мондый хәлләргә'очраганым юк, туры килгәне юк. Ахрысы, элекке кебек өзгәләнеп кемне дә эзләмим инде булса кирәк. Газеталарда галимнәр ниндидер телепатия дигән фән туу мөмкинлеге хакында бәхәсләшәләр. Мина бәхәс кирәкми: мин бу фәннең барлыкка киләчәгенә, искитәргеч ачышлар китерәчәгенә ул чакта Фәһимәмне күрәчәгемә ышанган кебек ышанам
Фәһимә! Синең кочагыңның бу чаклы да рәхәт, иреннәреңнең бу хәтле дә кайнар икәнлеген, кулларыңның бу кадәр дә йомшак, назлы икәнлеген мин әле белмәгәнмен икән! Әгәр бүген очрашмаган булсак, шушы рәхәг тойгы бәхетеннән мәхрүм булыр идем. Никадәр бәхетсез булыр идем!
Күктә инде йолдызлар җемелдәшә.
Кузгалабыз.
Житәкләшеп юлсыз басу буйлап атлыйбыз.
— Күрәсезме, мин кем белән! — дип кычкырасым килә кешеләргә.
Бөркәү янында кешеләр сирәгәйгән. Калганнары ни өчендер безне күрмәмешкә салыналар, игътибар итмәгәндәй кыланалар. Ә минем белән Эшләгән баягы кыз ындыр табагында безне күрүгә каядыр китте дә югалды. Нишлисең, хәерле булсын. Йөкләр санын без Фәһимә белән исәплибез, накладнойлар язабыз. Төн яртысы авышкач, йөкләр килүе тукталгач, озын-озын салам өемнәре янына киләбез. Саламны йолкып мин анда ике кеше сыярлык куыш ясыйм Чакырганны да көтмичә. куыш әзер булуга. Фәһимә анда кереп, үзе миңа эндәшә:
— Белсәң, ничек шәп! Безгә өй дә кирәкми икән! Шушында гына тора атабыз'
— Мин сине хәзер моннан бер җиргә дә җибәрмим!
— Ә мин беркая ла китмим, кусаң да!
Юрган урынына салам ябынып ятабыз, һавадагы иң якты йолдыз. Сириус дигән йолдыз бугай, безгә карый Яна салам исе борыннарны кытыклый. Юк. салам исе түгел. Агыйдел болыннарында без чабып җыйган яшь үлән исе..
— һавадагы иң якты йолдыз...
* ’ *
Лена белән кайчан ничек китәргә сүз куешуыбызны, ничек юлга чыгуыбызны һәм юлда баруыбызны хәтерләмим. Сәбәбен шуннан кү- рә.м: бу вакыт һәркайчан Фәһимә хакында уйлану аркасында дөнья хәлләре минем хискә кагылмый узганнар. Ә менә Уфада йөри башлагач. ят обстановка бүлгангадыр күрәсең, күңел бераз үзгәрде һәм анда күргән кайбер нәрсәләр, сөйләшкән сүзләр хәтергә дә кереп калганнар.
Уфа. Пушкин урамы. Уң якта бөтен кварталны биләп торган соры йорт. Министрлар Советы бинасы, дип аңлатты Лена.
— Минем абыем шунда эшли.
Сул якта кечкенә сары йорт. Без шул йортка якынлашабыз.
Лена шәһәргә килгәч тагын да җыйнакланып, чибәрләнеп китте. Аягында замша туфли, өстендә алтын сыман һәм бераз яшькелтрәк, сирәк бизәкле күлмәк һәм үзен ул һәр җирдә өйдәге шикелле иркен тота. Аның белән рәттән атлаганда мин гажәпләнәм: шушындый чибәрлеге. чисталыгы белән, нинди иркен тормышы белән бу чатнап торган шәһәр кызы ничек минем белән йөри соң әле?
Сары йорт ишеге төбенә килеп җиттек. Лена ишек ачканда гына эчке яктан бер ир кеше күренде Кеше ишекне ачты да Ленага карап тик тора. Ишек бит йөрер өчендер инде, карашып торыр өчен түгелдер? 5 плана торсыннар әле дидем до. ир кеше ачкан ишектән ялт итеп у зып та киттем Ә iere кеше миңа баш чайкады
— Эх. егет кеше, мин бит кыз кеше узып китсен дигән идем
Лена үзенең җиз тавышы белән аны җөпләгәндәй итсә дә. мине хур итмәскә тырышты булса кирәк:
— Ул андыйны белми әле. шәһәрдә беренче көнне Икенче тапкыр менә күрерсез —диде.
«Нәрсәсен беләсен инде аның? —дип гаҗәпләндем мин — Әллә нинди мәзәк кешеләр болар». Туп-туры коридор буйлап киттем: «Гаризалар кабул итү бүлмәсе» дип. коридорга аркылы кызыл комач элеп куйганнар.
Кердек. Ачык чырай белән урын тәкъдим иттеләр. Гаризаларны яшь кенә бер егет алып утыра. Күп булса, миннән биш-алты яшькә зуррактыр. Гаризаны ул мина әйтеп горып яздырды. Башта Мәскэү дәүләт консерваториясе исеменә язарга кушты. Мин гаҗәпләнеп, «Свердловск консерваториясе түгелмени?» — дип сорагач, «Барыбер инде ул»,— дип куйды. Мәскәү консерваториясе дә ул чакта Свердловские күчкән иде булса кирәк. Гаризаның яртысын язгач, кайсы спе- циальностька керергә теләвемне сорады.
— Баян буенча. — дидем мин.
Шул сүзне ишетүгә, безнең яндарак торучы бер өлкән агай мине труба ктассына керергә үгетли башлады. «Баян бит авыл клублары өчен генә, ә сез шәһәрлә дә эшли алыр идегез». — ди бу. Авыл дигәннән, музыка өчен авылдан да кулайрак урын бармыни ул .. Дөнья яңгыратып тартып торып бер уйнап җибәрәсең. Юк. баяннан да әйбәт инструмент буламыни, бу кеше мине юри үрти ул.
— Мин бүтәнгә теләмим. Баянга языгыз.
Бәхәс бүтән дәвам итмәде. Гариза яздык. Бер атнадан имтиханга килергә куштылар. Бер атна өчен авылга кайтып торуның кирәге юк. көтәргә булдык. Лена үзе дә укырга керә икән, документларын геологик-разведка техникумына биргән, сынаусыз гына керә, авылдан отличник документлары табып килгән. Бүтән предметлардан минем лә имтихан тапшырасы юк, кулда «Мактау грамотасы». Тик консерваториягә. башка фәннәрдән имтихан бирмәсәң дә. музыкага сәләтеңне тикшерәләр, ансыз алмыйлар.
Лена мине көтәргә булды һәм без аның белән көннәр буе шәһәр гизәргә керештек. Аларның абыйлары зур кеше булганлыктан, миңа аларга барырга ярамый. Көн саен иртән Лена минем янга (квартирны да минем өчен ул эзләп тапты) үзе килә торган булды. Олы бер шәһәрдә бүтән таныш кешем булмаганлыктан, мин аны көн саен көтеп алам. Килмирәк торса, зарыга башлыйм.
Уфаның Демьян Бедный урамы, ярый әле. авыл урамын хәтерләтә. Бер катлы агач өйләр, бакчалар. Койма янында утыргыч та бар икән. Мин шунда утырып көтәм. Каршыда шәһәр паркы бугай. Анда репродуктордан җыр яңгырый. Лемешевның лирик теноры үзәкләргә үтә.
Куда ни поеду, куда ни пойду, А к ней загляну на минутку.
Кич.
Кичке эңгер-меңгердә мин үземне шул җырдагы ямщик шикелле ялгыз хнс итәм. Нишләп, ичмасам, килми тизрәк бу Лена! Аннан башка беркемем юк Ул минем өчен бердәнбер дус һәм киңәшче. Чиксез далада икәүдән икәү калсаң, төнге куркыныч алдында әллә нинди чит кешеләр дә дуслаша бит. Ә без чит түгел, без бер үк җирдән, танышлар. танышлар гына да түгел, дуслар. Чөнки дус итмәсә. минем өчен болай йөрер идемени ул?
Ах. Лемешев. Лемешев! Син минем нәрсә турында уйланып утыруымны беләсеңме әллә? Югыйсә, минем кичерешләр турында бу кадәр дөрес итеп ничек җыр тый алыр идең син! Менә син сөекле кызың белән булачак очрашуга канатланып очасың. Синең белән мин дә талпынам. Алда мәхәббәт мине дә һәрвакыт көтә, аның төсе үзгәрергә мөмкин, ләкин барыбер бер үк нәрсә ул — мәхәббәт. Әллә килмәс ци-
сейме? Әнә ул. бәлки... Тукта әле. мин арттырыбрак жибәрәм бит. Лена бе.ъ.н минем арада нинди мәхәббәт булсын! Әллә?.. Артык уйланырга вакыт юк. әнә ул үзе килә, Лена Елмая, һәрвакыттагы табигый, чын елмаюы белән елмая. Ап-ак түфли. аксыл ефәк күлмәк! Кулында кулъяулык. Ул аны кичә миннән алган иде. юып китерә Мин аның каршысына атлыйм, кулъяулык юган кулларын кысам, ул минем кулларны ычкындырмый, житәкләшеп атлыйбыз. Соңрак шулай да мин кулны алгач, ул үпкәләгәндәй әйтеп куя:
— Минем белән йөрү сина күңелле түгел, әйеме?
- Таптың сүз! Мин сине көтеп алам.
- Шулай булгач, култыкла мине. Әнә тегеләр кебек. Күрәсеңме? Шәһәрдә шулай йөрергә кирәк.
— Мин шәһәр кешесе түгел бит.
— Барыбер өйрәнергә кирәк, югыйсә, соңыннан үзеннән көләрләр. Шәһәрчә икән, шәһәрчә. Миңа сине култыклап йөрү үзе бер бәхет. — Авыл малае белән култыклашып йөрүеңә кимсенмисеңме соң’
Көлмәсләрме?
— Берни аңламыйсың син...
Шәһәрчәлекнең бөтен ягы килсен дип, аякларны да аның жаена (Лена кушканча) атларга көйлим, барып чыкмый. Ленаның вак адымына яраклаша алмыйм, аныңча атласаң, биегән төсле килеп чыга. Кызлар белән йөрим дип, кала буйлап биеп йөрер хәл юк әле. Үз белгәнемчә атлыйм.
Бакчаларга киләбез, мина таныш булмаган урамнар буйлап үтәбез, кинога керәбез. Кинотеатрның исеме дә хәтердә калган—«Октябрь».
Икенче көнне концерт.
Тып-тын.
Сәхнәдән акрын гына уйчан моңнар агыла башлады. Кичке караңгылык төсе белән бизәлгән бу тавышлар кабатлана-кабатлана нәрсәдер эзли. Аларга нәзек һәм үткен авазлар килеп кадала да фикер сыкранып туктала һәм күп тә үтми яңадан кузгала, баягыдан ла ярсыныбрак. үзенә ачык юл эзли. Баштагы үзсүзле сорау хәт итүне көтә, таләп итә һәм газаплы уйлар упкынына ыргыла. Тик. харап булды дигәндә, кире чигенә: ана уенчак, беркатлы якты көйләр каршы төшә. Болар —күптән түгел генә булган шатлыклы, аяз көннәр, күңелле дә, моңсу да. Агыйдел истәлекләре шикелле... Алар — хәтерлә Күңелдә- ген теләсә капчан сөйләп булмый бит. яшерен теләк, яшерен омтылыш тыелып кала. Әмма бераздан ул тагы каядыр талпына башлый, шул кадәр көч белән тыелып торган ашкыну тышка бәреп чыга, тынгысыз чишмәләр агымы төсле, язгы су шикелле шаулый башлый һәм ярларга. буага бәрелә, иркенлек дәгъва итә. Дулкыннар берсен-берсе имгәтәләр. вакыйгалар да. яңадан хәлләнеп, бәрелешләр кайнап торган урынга ашыгалар. Бу агымда ачу һәм соклану, горурлык һәм курку, өметсезлек һәм тантана. Боларның барысы да — дөньяны мин күргәнчә, минем күңелдәгечә, нәрсәнедер мин эзләгәнчә, мин әйтергә теләгәнчә. Минем уйлар, минем кичерешләр Менә алар кайда икән! Әйе, ул көнне мин йөрәгемдә туганнан бирле йөрткән алламны таныдым:
— Бетховен!
Табигатьнең үзе кебек гади, мин аны анлыйм. Табигатьнең үзе кебек үк катлаулы, ләкин мин аны аңлыйм Үзе белән тыңлаучы арасындагы. минем арадагы озын юлда ул көчен югалтмый, ул минем күңелдә ярдәмче авторын таба, миндә үзен таба. Бетховенны!
Кнмсетүле тавыш килә: «Тыйнаксыз!» — ди кемдер Аңламаган кешеләр әйтә моны! Әйтсеннәр, бүгеннән башлап, м'ин бүтән кеше, бүген мин үземнең хыялым белән очраш гым!
Мәхәббәт төсле, яшьлек шикелле матур, ярсу, көоәш мәйданнз-
рында яңгыраган «Ура» тавышы төсле, нәфрәт шикелле дәгъвалы бу моңнар, бу чыңнар минем арттан ияреп киттеләр елларга, елларга...
Имтихан көне. Алар анда да мине озата килделәр.
Шәһәрдәге бердәнбер якын кешем Лена да бар иде. Мине әллә нинди озын бүлмәгә алып кереп киткәч, ул «переживать итеп» (үзе соңыннан шулай диде) ишек төбендә калды.
Башта үзем яраткан көйне җырларга куштылар. Ә мин кайсын яратканымны белмим.
— Алай булса, теләсә ниндине.— диделәр.
«Сарман»ны суза?!. Рояльдә уйнаулары («аккомпанемент» диләр анысын) үземә дә ошый. Бетховен концертын хәтерләтә. Кемнәрдер астан гына елмаеп утыралар. Соңгы көннәрдә тыңлаган концертлардан соң, бүгенге «концерт» үзем өчен дә сәер иде. Бераздан үзләре бер көй уйнап куйдылар Кабатларга куштылар. Мин кабатлый бардым. Тавышлар алышына тора, көйләр яңара, мин иярәм. татарча, русча.
Соңынтын. нинди инструментта уйнавымны белгәч, кулга баян тот-тырдылар. Тагын «Сарман»нан башлап, аны бер кат уйнап чыккач, әкертен-әкертен өзек-өзек тавышлар, икеләнүләр узып. «Сарман» белән «Шомыртым» арасындарак торган көйгә күчтем, үзем дә ныклап аңламаган. шул минутта гына туган һәм онытылачак, кәгазьгә төшәргә өлгермәячәк, үзе.мчә, авыл картиналарын төсмерләргә тиеш булган тавышлар агышына бирелдем. Беркөнге концерттагы кебек үк: көйләр алмашына, ялгат.а. үсә; аларның да чиге юк төсле, бу юлы тынса да, кабат яңарып, табигатьтә дәвам итәр төсле. Бетховен моңнары шикелле...
Уйнаудан тукталуга:
— Мин бу иптәшне бүтән җәфаламас идем, —диде бер иптәш. «Алмадылар» дигән уй кинәт тәнне чымырдатып узды шул чак. Калганнары да «Мин каршы түгел», «Мин килешәм», дип сөйләнә башлагач. коелдым да төштем. Күзләргә яшь килде. Нәрсә булса да сорарлык хәл калмады. Аптыравымны аңлап булса кирәк, бер агай;
— Мин сезгә җыр классына керергә тәкъдим итәм! — диде.
— Юк. ул труба буенча керергә уйлый, — диде беренче көнне күргән мәхәббәтле кара агай.
— Ул бит баян буенча тели.
— Үзең ни әйтер иден? — диде мәхәббәтле агай.
— Ж.ырчы булмыйм, авылда көләләр!—дидем мин ишетелер-ише- телмәс. Чынлап та ни йөзең белән күренерсең, «җыр өйрәнергә укырга кердем» дип кайтсаң? Кеше эшләп йөрсен, син җырлап йөр... Ә баян—• башка, ансыз яши алмыйлар. Көлмиләр дә. Гармоньчы дигән дан бөтен район буйлап йөри. Минем теләк — Чайковскийны. Бетховенны баянда уйнау Аннан сон дөньяда берни дә кирәкми. Белеп булмый, бәлки үзем дә композитор булып китәрмен әле.
— Мине композиторлар классына алсагыз иде, — дидем мин шул ук минутта кыюлыгыма, фикернең тиз алышуына үзем дә гаҗәпләнеп.
— Ярый, композиция буенча кабул итәбез, — диделәр, озак та көттермичә.
Монда әйтелгән сүзләр хәтердә шулай ачык булып, озак та үтмәстән; «Табигать биргән мөмкинлекнең берсе дә тормышка ашмады бит. берсе дә!» дип офтандырыр өчен сакланып калганнардыр инде, күрәсең.
Имтихан бүлмәсеннән чыккач, бөтен чырай-кыяфәтем әйтеп торгандыр. ахрысы. Лена, сорашып-нитеп тормастан, кочаклап алды;
— Котлыйм үзеңне, чертенок!
Шушы минутта мин аны яратканымны сизеп алдым. Әйе, бу — мәхәббәт бугай. Лемешев җырлаган мәхәббәт!
Ъ фадай пароход белән кайттык. Кеше искиткеч күп. Дүртенче класс дигәне — коридорлар, мичкә өсләре, идән... Шунда ике тәүлек чамасы кайтылды. Күңел күтәренке. Сәбәпсез дә. сәбәп белән дә көлэм, таныш түгел кызлар белән дә. телләрен рәтләп белмәсәм дә, марҗа кызлары белән дә шаярып алам.
Хәтеремдә, без тар гына коридорда утырып барабыз. Караңгы төшеп килә. Шулай да пароход эчендә ут кабынмаган әле Лена бераз гына астарак. минем аркага башын куеп утыра. Уйлана бугай. Бүген беренче кат мин аны шушындый тын. боек кыяфәттә күрәм.
— Син авырмыйсыңдыр ич. Лена?
— Син берни аңламыйсың... Кара минем күзләремә.
Карыйм: күзләре яшь белән тулы Эре-эре бөртекләре йомшак җәйге пальтосына тәгәрәп төштеләр.
— Син бернәрсә дә аңламыйсың, син — эгоист. Син минем күзләремнән бернәрсә дә күрмисең. Әйт. күрмисен бит?
Мин «эгоист» сүзен беренче кат ишеткәнгә күрә, анламаса.м да. кабатлап сорамыйм. Күзләренә тагын да текәлебрәк карыйм:
— Күрәм. син елыйсын...
— Бүтән нәрсә күрмисенме?
Ул. минем кулларымны чытырдатып кыскан хәлдә, артисткалар сыман башын артка җибәреп, һаман шул күзләре белән ялварулы карап тора. Мин аны ничектер кызганып куйдым, йөрәгемне авыр хис урап алды. Үземнең дә күнелем тулды.
— Әйе. син бернәрсә дә күрмисең, күрергә дә теләмисең, — дип кабатлады ул.
— Күрәм! Күрәм!
Шул сүзне ишетүгә, ул кочаклап, башын минем ингә китереп куйды. Юатырга т,ырышам. Мин аны рәнҗеткәнмен кебек. Ул минем очен күпме тырышты, ә мин... Үземне зур гаепле санап, мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер идем мин бу минутта.
— Җитәр. Лена, елама, .китәр. Мин дә яратам, чынлап яратам!
Бу минутта ул миңа күкрәкләре белән сыенды, тагын да кайнаррак итеп кысты да. кинәт ычкындырып, шатлык очкынланып торган яшьле күзләре белән туп-туры караган хәлдә хәрәкәтсез калды Иреннәре калтырангандай булды. Тәнгә шундый ук калтырану күчкәнен сиздем һәм кызны үземә таба тарттым. Ул янып торган иреннәрен иреннәремә китерде. Бөтен тәнне ярсытып кытыклаган бу иреннәрне мин беренче тапкыр татыйм... Мондый якынлык мина таныш түгел, ул миңа әллә нәрсәләр вәгъдә итә, бу...
Пароходта кинәт ут кабынды. Кулларын тиз генә ычкындырды да Лена үзен тәртипкә китерә башлады. Сумкасыннан көзге чыгарды. .Мина үзе берничә кат юып китергән кулъяулык белән битләрен, күзләрен сөртте. Мин утырган мичкә өстенә иелде дә. җавап та көтмичә, үзенең дуслык хакындагы мәзәк карашларын сөйтәргә тотынды
— Мин бик көнче. Кара аны. Мин сине үземнән башка беркемгә дә бирмәячәкмен—син бары минеке генә булачаксың. Мин үзем синең өчен дөньяда мөмкин булганның барысын да эшләячәкмен. Без синең белән шундый итеп яшәрбез!.. Безне бергә күргән һәр кеше сокланмый калмас. Синнән дә. миннән дә бәхетле кеше булмас!
Төн уртасында безне пароход Исмаел дигән пристаньга китерде. Шунда төшәбез инде. Леналар авылына сигез чакрым. Безнекенә, турыдан кайтсак, унике. Алар авылыннан китсәк, унсигез чакрым җәяү кайтырга кирәк Ләкин Лена белән бергә кайтырга мөмкин булганда, бүтән юлдан китә алмыйм.
Исмаел ярлары — биек тау. Шунда менәбез. Анда яшел чирәмлек, көтү йөри, ә тегендә, сул якта, болыннар, әле күптән түгел генә без эшләп кайткан болыннар... Мин кинәт өшеп, калтырап куям, күзләремне ул яктан күчерәм. башым иям Ничек булды сон әле бу? Ничек булды?
Тиздән кояш чыгар. Ай да баемаган. Дөнья үзе якты, үзе күләгәле...
Идел буйлары инде ерак калды. Менә монда — урылган иген басуы. Унда да. сулда да. алда да. Тирә-як — алтын киңлек. Көлтәләрдән өелгән биек чүмәләләр. Алардан шундый тәмле ис килә, өлгергән иген исе! Печән исеннән һич ким түгел. Әйе. алар һәркапсы үз урынында. Шәһәр кешесе, мескен, нинди тәм татудан мәхрүм бит. Чүмәләләр, чүмәләләр, әйтерсең, алар кечкенә алтын өйләр... Аларның һәркайсы безне чакырып тора кебек:
— Безгә килегез, ял итеп китегез.
Чүмәләләр өй булса, бу басулар нинди искиткеч шәһәр булыр иде! Лена адымнарын акрынайта.
— Арыдыңмы, Лена?
— Әйе. йокым килә.
— Минем дә.
— Әйдә, менә бу өйдә йоклап чыгабыз. Анда безне көтәләр.
Лена йокылы күзләре белән елмаеп куя. Култыклашып юлдан ике йөз метр чамасы читтәге бер чүмәлә янында тукталабыз. Юл капчыкларын куйгач та баш очына арыш көлтәләре салабыз. Кызга чүмәлә ягына ятарга кушам: аңа анда җил тимәячәк. Август таңы ярыйсы ук салкынча. Аска минем пиджакны җәеп, өскә аның җәйге пальтосын ябынабыз.
— Мондарак. Әнис! Салкын...
Якынрак елышам. Башларын сыйпыйм. Кырда инде беренче кояш нурлары уйный. Ул нурлар Ленаның алтынсу чәчләренә төшә. Бу чәчләр өлгергән арыш сабаклары төсле... Бу кашлар, керфекләр... башаклардан күчерелгән һәм матурлап ясалган төсле... Ә иреннәр... Бу иреннәр синең иреннәргә кушылганда бөтен кан тамырларың буйлап гаҗәеп тәм агыла — яңа гына өлгергән бодай бөртеге тәме, сөт сыман хуш исле, бодай суы тәме. Бу тәмне татыган кешеләр мине аңлар. Ленага хисләрем белән якынлашкан саен якынлашам, ә ул карышмый, тартынмый, бөтен тәне белән миңа омтыла. Бу минутта күз алдымнан болын киңлекләре, чәчәкләр чуарланып уза. Покослар, печән исе, куыш исе. чебен, черки безелдәве? Әйе. алар да хыялга кергән, чык-маслык булып кергән. Ә менә урак өсте? Бөтен нәрсә өлгергән һәм үзенең тәмен татырга вәгъдә биреп торучы урак өсте? Аңардан киммени?! Юк, ким түгел бугай, син бу тәмне, табигатьнең серле тәмен татымыйча ничек калырсың. Л\енә Лена, юмарт август ае шикелле, шул серне ачарга вәгъдә биргәндәй, синең иркендә ята . Чәчәктәр сокланырга, хыялланырга яхшы, әмма аларны алыштырган җимеш тәме—бөтенләй башка, бөтенләй башка. Менә ул синең яныңда, сиңа сыенып ята.
Әллә йоклап, әллә йокламыйча, безнең арулар җилгә очкандай юк булды Иртәнге кояш нурлары, чыклы арыш сабакларында җемелдәп, күнелгә әйтеп бетергесез шатлык агышы китерде.
Өсләрне кагып кигәч, капчыкларны аркага астык та әкияттәгечә якты алтын киңлекләр, арыш шәһәре урамнары буйлап, җитәкләшеп, алга атладык
— Авылга һич кайтасы килми, анда өйгә кайтып керсәк, енне югалтырмын төсле,— диде Лена мснаеп. Мин шаярткан булдым.
— Әйдә, алайса, кайтмыйк
— Әйдә! — диде ул да, чырае яктырып,—Менә бу авылда минем туганнарым бар, аларга кереп чәй эчик..
— Аннан кире шушы басулар, урманнар, таулыклар, чокырлар буйлап йөрик... Су коеныйк, чишмәләрдән сулар эчик, җимеш җыйыйк...
Ничек сөйләшенсә, шулай эшләдек тә.
Алар авылына — Ишкарга караңгы төшкәч кенә кайтып кердек, йл үз өйләренә кереп китте, мин аларнын күршеләренә, электән үк аралашып йөргән бер дус семьяга тукталдым. Әйберләрне калдыргач, урамга чыктым да авылның кичке авазын тыңларга керештем. Ж.әй к«не шулай ераклардан килгән тавышларны тыңлап моңаерга яратам мин. Кайдадыр еракта арба шылтырап бара... Ул шылтырауда ниндидер яшерен мәгънә бардыр кебек. Ә тегендә, амбар тирәләрендә, шундый ук тыныч ритм белән җилгәргечләр такылдый, колхоз кызлары, колхоз хатыннарының йөрәк тибешен яңгырата... Ерак басуда трактор жир эшкәртә, аның туктаусыз гөрелтесендә кышкы салкыннар сизелгәндәй була, күңел кар астында калачак япь-яшь уҗымны, нәни сабакларны кызгана. Якындарак кызлар җыры. . Таныш тавыш бугай. Әйе, таныш. Тукта, кем. Фәһимә җырлый түгелме соң? Болай моңлы, бу чаклы матур итеп аннан башка кем җырлый алсын! һава дулкыннарында тирбәлеп, минем өчен шелтә төслерәк ямансу сүзләр ишетелә. Нинди җыр бу? Ул җырлыймы, әллә бүтән берәүме? Бераздан сүзләр аермачык ишетелде:
Сине уйлап ята-ята.
Сызылып таннар ата.
Әйе, ул. Фәһимә! Кинәт туган бу ышаныч, күңелгә якын кешеңне очратканда була торган куаныч, үкенү сыман бер ачы хис белән бергә бутала. Күзгә әче яшь тыгыла. Юк. аны бүген күрергә, бөтенесен сөйләп бирергә... Ә аннан? Кайсын яратырга? Кайсы белән.. ә мин кайсын яратам соң әле? Берсен генәме? Икесен дәме? Әллә берсен дә чын ярату белән ярата алмыйммы? Әллә мин ул хистән мәхрүмме? Фәһимә!
Свясен дә кебек, сөймисен дә.
Әллә ничек...
Әллә ничек, кайчандыр үз йөрәгемнән чыккан көй бүген минеке түгел, аннан инде мин читләшкәнмен, үземнән үзем читләшкәнмен. Дөресрәге, көй элекке бугай, әмма сүзләр... Сүзләр күбәйгән һәм ерактан ачык ишетелмәүләре белән тагын да серлерәк, тирәнрәк, мәгънәлерәк тоелалар. Мин тавыш килгән якка чабарга телим, үз йөрәгемнән чыккан моңнарны үземә кайтарырга телим, яңадан аның белән кавышырга... Тик...
Якында гына, менә шушы өйдә — Лена бар! Ул — өйдә, куыклы лампа уты яктысы тышка сирпелә. Шул яктылык эчендә, пәрдә i зрнен кушылмый калган урыннары аша. ашыга-ашыга Лена узып йөргәне күренә. Мөгаен ул. минем янга чыгарга ашыгадыр. Ә мин? Нишләргә мина?
. Югары яктан, печән төягән арбага утырып, ике кеше узып китте: абыйсы белән... Фәһимә! Күрешкәч нәрсә әйтермен, белмим, ләкин аны күрергә кирәк. Мин аны күрмичә булдыра алмыйм.
Шулай үрсәләнеп торган хәлемдә мине кемдер арттан кочып алды. Әлбәттә. Лена
— Киттек. Әнис! Клубка. Уфадан артистлар килгән.— дип, мине, үз өермәсенә буйсындырып, җилтерәтеп алып та китте ул.
Минем нәрсә кичергәнне башына да китерми, теленә ни килде шуны сөйли, шаяра, көлә.
Клубка кердек. Анда халык аз эле. билет аллык та яңадан урамга киттек. Анда таныш-белешләр белән күрешәбез, сөйләшәбез. Кайсыдыр берәү безнең арттан:
— Фәһимә дә кайткан! — дип калды.
Ялга каршы көн. әниләрен күреп китим дигәндер инде.
— Кайтса сон. ни булган!—диде Лена, исе китмичә генә.
Янадан клубка кердек һәм яңадан ишек төбендә тукталдык. Үзем ‘Лена белән сөйләшәм, үземнең күзләр әллә кайда. Ул бугай... Юк. ул түгел, хәтта охшамаган да. Менә монысы... Чигәсенә төшкән җиңел бөдрәләре... Ул! Үзем лә сизмәстән бер адым алгарак чыктым. Лена да минем белән. Фәһимә монда да фронттан яраланып кайткан абыйсы белән икән. Мине күрүгә башын иде . Әллә күрмәде. Каршысына китәр идем, уңайсыз, Лена монда. Үзе безнең янга килер әле, шуны көтәм, нигә көтәм — үзем дә белмим. Ленага карыйм. Көләчлеге — җилгә очкандай, күзләре чебешкә ташланырга җыенган карчыга күзләре төсле яна. ялтырый. Шулай да, дулкынланганын тышка чыгармаска тырышып, иң өстә яткан сүзләрен миңа җиткерә...
— Нишләп җыелмый инде бу халык?.. Уфа кадәр Уфа артистлары килгән.
— Театр кайгысы түгел шул хәзер. Бүтән кайгы.
— Өйдә ятып кына кайгыны жииеп булмый инде, барыбер...
Лена, тукта, барыбер ишетмим, ул килә, менә безнең турыга килеп җитте, мин аның белән исәнләшәчәкмен, күзләр генә очрашсын. Әйе, ул атлый, тик, әйтерсең, безне күрми, әйтерсең, мин аның өчен юк, мин аның өчен чит, таныш түгел. Үзенең сыгылмалы, салмак хәрәкәтләрен тамчы да үзгәртмичә, каядыр югарырак караган хәлдә тып-ты- ныч атлап узып та китте ул. Ә мин, мин аның артыннан йөгереп китәргә теләдем. Көчем җитмәде һәм ул шуннан, әлбәттә, бөтенесен аңлады. Әйе. без бит аның белән ниндидер яшерен көч ярдәмендә бәйләнгән идек, ул минем ни уйлавымны әллә каян белә. Хәзергә ачылмаган бу уртаклык законын бер заман галимнәр ачарлар әле, күрерсез, барыбер ачарлар. Ләкин бүгеннән соң бу бәйләнеш турында башка да китерергә мөмкин булмаячак. Ничек узып китте? Әйтерсең, мин дөньяда юк. Ә мин сон аны йөрәктән чыгара алырмынмыни!
Спектакль нәрсә турында баргандыр, концертта нәрсәләр башка-рылгандыр, хәтерләмим. Дөресрәге, мин аларны ишетмәдем бугай. Лена белән ничек очрашачагыбыз турында килештек бугай. Аның белән ашыгыч саубуллаштык та. юл әйберләрен алып, үзебезнең авылга. Әшмәнгә ашыктым. Анда мине бу газаплардан, каршылыклы кичерешләрдән арыну мөмкинлеге, тынычлык көтәдер кебек иде.
Болытлы төн — дөм-карангы. Юл бераз пычранып та өлгергән икән. Ялгызым, төнге юлдан атлыйм да атлыйм. Күз алдымнан, миңа игътибар да итмичә горур атлап, һаман Фәһимә узып китә.
Үзебезнең урманга да життем менә. Юл күренми, урман читеннән чамалап кына барам. Сазлыграк жир башлана. Вак куаклыклар эчендә төн тагын да карала төшә. Кая барамдыр, миңа барыбер бугай.
Шул вакыт кинәт нәрсәгәдер бәрелеп... Юк. бәрелеп түгел, ниндидер штык сыман каты нәрсә күкрәгемә кадалудан чак кына тайпылып, тукталып калдым. Каты әйбернең чайкалып мине читкә ыргытуын сиздем, тик егылмадым, һуштан язгандай читтә катып калдым. Күземә коточкыч бернәрсә чалынды. Ул да тукталган, тын гына мина карап тора икән, ләкин куарга исәпләми, күрәсең. Таныйм, бу — безнең колхоз үгезе ич. мина каршы атлап, юлдан килгән, ә мин аның мөгезләренә килеп бәрелгәнмен... Мин моны үзем өчен нәрсәгәдер ишарә сыман кабул иттем...
* Яшьлегемне эзлим
Өйгә кайткач, өстәлдә хат көткәнен күреп, ашыгычлык белән шут хатны ачтым. Мин шәһәргә киткәч үк килгән икән. Таныш почерк. Фәһимә хаты! Бәлки соңгысыдыр. Бәлки менә бу кадерле сүзләрне мин сонгы тапкыр укыймдыр.
Ул күрешү көнен ничек ашкынып көтүе .хакында язган, киләсе атнага ялга кайтачагын әйткән, әгәр шәһәрдән кайтып житсәм. үзе кебек сагынсам, килергә кушкан Соңыннан мәгънәсе миңа инде таныш булган баягы жыр язылган:
Сөясен дә кебек, сөймисен дә.
Әллә ничек синен карашын.
Шул карашын я иркәли мине.
Я әрнегә йөрәк ярасын.
Сөясен дә кебек, сөймисен дә— Мәхәббәт сон әллә уенмы? Күнелен әгәр башкаларга төшсә. Чынын әйтү сина кыенмы?
Сөясен дә кебек, сөймисен дә. Шаяртыпмы, бәгырем, йөрисен? Ташлар булсан. — ятны башлар булсан Әйт дөресен, күнелем сүрелсен
Сизенгән, әлбәттә, сизенгән. Лена белән киткәнемне ишеткәч язгандыр... Мөгаен. Әйе. язылып бетте — икебезгә бер җыр. Ә мәхәббәт?
Утны сүндерәм дә йокларга ятам. Әз генә булса да йоклый алырмын. ял итәрмен дип өметләнмим дә. Колакта бертуктаусыз чыңлап таныш көй ишетелә: «Сөясең дә кебек, сөймисең дә...»
Караңгыда, әле озак барылачак юл өстендә мине баягы үгез көтә һәм күзем йомган арада аңа бәрелермен кебек, күзне йомарга куркып ятам. Куркам, сискәнеп китәм.
Бәрелермен кебек...
(Дәвамы бар.)