Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

М ҖӘЛИЛГӘ ҺӘЙКӘЛ
Узган елның өченче ноябренда Казан Кремле
каршындагы Беренче Май мәйданында Ленин
премиясе лауреаты. Советлар Союзы Герое,
атаклы шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл
ачылды, һәйкәл ачу тантанасына багышланган
митингта КПССның Татарстан өлкә комитетының
беренче секретаре Ф А. Табеев, шагыйрь 3 Нури.
Совет Армиясе капитаны В. И шейков һәм Казан
дәүләт университеты студенткасы Г. Новикова
халкыбызның тиңдәшсез батыр улы Муса Җәлил
турында дулкынландыргыч речьләр сөйләделәр.
Аннары зэвод-фабрикалар, институтлар,
җәмәгать һәм иҗат оешмалары исеменнән
шагыйрь Һәйкәле янына бик күп веноклар,
чәчәкләр куелды Шәһәребезгә ямь биреп торучы,
җиде метр биеклегендәге бу һәйкәл, атаклы
скульптор, СССР Художество Академиясенең
член-корреспонденты, РСФСРнын атказанган
сәнгать эшлеклесе Владимир Ефимович Цнгаль
проекты буенча, Мәскәү- дәге СССР художество
фондының производство комбинатында коелган.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Татарстан Язучылар союзы партоеш-
масының отчет-сайлау жыелышы булды Отчет
докладын партоешма секретаре язучы Г. Минский
ясады
Фикер алышуларда Г. Бакиров. М. Сад- рн, С
Хәким, А Булгаков, 3. Нури, III. Маннур һәм М. Әмир
катнашты
КПСС өлкә комитеты секретаре ипт >ш М. Ф
Вәлиен Бөек Октябрьның 50 еллыгы. Татарстан
АССРның төзелүенә 50 ел һәм В II Ленинның
тууына 100 ел тулу уңае белән республикабыз
язучылары алдында торган бурычлар турында
сөйләде.
Татарстан Язучылар союзы партоешмасы
секретаре итеп язучы Гариф Гобәй сайланды
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
ХИКӘЯЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Татарстан Язучылар союзы каршындагы
проза секциясенең чираттагы у тырышы хи-
кәяләр турында сөйләшүгә багышланды.
Утырышта күренекле өлкән буын язучылардан
Ибраһим Гази. Әмирхан Еники һәм Гариф Галиев
хикәя жанрына карата фикерләрен сөйләделәр,
үзләренең хикәя язу тәҗрибәләре белән
уртаклаштылар.
— Хикәянең тур башында. —диде И. Гази, —
образ утырып тора Димәк, хикәя үзәгендә
психология, шәхес булырга тиеш Хикәя сюжетлы
да, сюжетсыз да була. Сюжетсыз хикәядә образ,
психология гөп рольне уйный Сюжетлыларында
вакыйга төн урынны тота Хикәядә язучының
дөньяга карашы сизелеп тора. Автор геройны
үзенчә фикер йөрттерә. үзе теләгән яктан күрсәтә.
«Образ» дип укучы күңелен җәлеп итә алган,
җанлы итеп сурәтләнгән кешеләрне генә әйтәм
мин.
Бездә хикәяләргә образлылык җитми. Образ
вакыйгаларны алын баручы булырга тиеш. Ә
безнең язучыларның байтагы образны вакыйга
сөйләү өчен генә хикәягә
кертәләр, шунлыктан образ шәхес буларак тулы
ачылмый, эскизрак характерда була
Без һәр вакыт образ җанлы булырга тиеш
дибез, Ә җанлылык кайдан килә? /Канлылык
образларнын табигыйлегеннән килә,
үзенчәлегеннән килә. Менә монда утырган
кешеләр бер-беренә охшамаган кебек, образлар
да бер-береннән аерылып торырга тиеш. Ягъни
образның, Шолохов әйткәнчә, чудннкасы
булырга тиеш. Чудинка образның тышкы
кыяфәтендә дә. сөй- ләшендә дә чагылырга
мөмкин. Әмма чудинка чудаклыкка әйләнергә
тиеш түгел. Ул геройның характерыннан чыгарга
тиеш
Әгәр мин хикәя түрендә образ утырырга тиеш
дип әйтәм икән, мин аны бары тик образлы
хикәяләргә карата әйтәм. Хикәяләрнең образы
эскиз белән генә бирелгәннәре дә булырга
мвмкнн.
Хикәяләрнең төре бик күп. Хәзер безнең
әдәбиятта яна төр хикәя туды, һәм бу табигый да.
һәр язучы үзенчә яза. шулай булмаса. ул кызык та
булмас иде Менә А Гыйләжевнең «Берәү» повесте
Повесть түгел ул. хикәя Мин аны нәфис-публнци-
стик хикәя дип атар идем. Аяз монда образлар
иҗат итми. Ул үз фикерләрен бирер өчен мәгълүм
беркадәр эшләнгән образлардан гына
файдаланган. Чын мәгънәсендә образлар иҗат
итмәгән. Аязның бу хикәясендә матур-матур
картиналар да күп. әмма сүзләр сайлауда
очраклырак буяулар белән мавыгып киткән
урыннары да бар..
— Мин,— диде Ә. Еники. — хикәя язуның
бернинди теориясен дә. кагыйдәсен дә белмим,
һәм аны эзләгәнем дә юк. Хикәяне теория өйрәнеп
кенә язып булмыйдыр, минемчә. Язар өчен,
табигать тарафыннан бирелгән талант, сәләт
кирәктер инде, күрәсең. Әмма өйрәнер өчен
материал бир. Ул — хикәяләр үзләре Бер яхшы
хикәя укысаң, аннан бик күп нәрсә өйрәнергә
мөмкин. Мәсәлән. Чехов хикәяләреннән күп
нәрсәгә өйрәнергә була. Үз әдәбиятыбызда да
әйбәт хикәяләр бар Әйтик. Ill Камал. Г. Ибраһимен.
К Нәжми хикәяләре Хикәя жанры безнен
әдәбиятта өлгергән, җитлеккән жанр Мин үзем
хикәя ятарга хикәяләрнең үзләрен укып өйрән тем
Язучылар бер дә бер берсенә охшамыйлар, һәр
язучы үзенә бер дөнья, үзенә бер төрле кеше.
Тагын шуны ла әй race килә мал иясенә охшый
дигәндәй, хикәя дә язучының табигатен, эчке
кичерешләрен, дөньяга карашын чагылдыра...
Мин хикәяне уйлап чыгара алмыйм Мина
хикәя язу өчен вакыйганы я ишетергә. я күрергә
кирәк. Шул чакта гына күңелгә хикәянең оеткысы
тул. Минем күп кенә хикәяләр шулай язылды
Инде хикәяне язуга килгәндә мин үз алдыма
бик гади генә өч бурыч куям: 1) язган әсәремне
кулына алгвч. укучы аны ахырына тикле укын
чыксын; 2) укып чыккач, аның хәтеренә сенсп
калсын. 3) хикәяләрдә серәтләшән
вакыйгаларның дөреслегенә ышансын иде ул
укучы, зим OMMI шушы гади генә таләпләргә җавап
бирерлек әйбер язу ифрат авыр Монын өчен
вакыйга гыйбрәтле яки кызыклы, образлар исә
җанлы булырга тиеш Ә мона ирешер өчен бик
һәйбәт тел кирәк. Менә шул тел кодрәте белән
генә образларны җанлы, вакыйгаларны табигый
итәргә мөмкин. Хикәянең ышандыру көче
вакыйгаларның тормыш- чанлыгына бәйләнгән.
Тормышчанлыкны атлаган саен очрый торган хәл
дип аңламаска кирәк. Тормышчанлык
вакыйгаларның табигый булуына кайтып кала
Образның бөтен эше. хәрәкәте табигый булырга
тиеш, әсәрдә язучы үзе, аның ихтыяры сизелеп
тормаска тиеш Бу яктан мин Э. Хемингуэй
әсәрләрен сокланып укыйм... Мнн үзем язганда
сүзнең кадерен белү, кирәген генә сайлау, аз сүз
белән күп мәгънә бирү өчен тырышам..
Гариф Галиев тә үзенең чыгышында хи-
кәяләрнең сюжетлы да. сюжетсыз да булырга
мөмкинлеген, әмма аларның һәркай- сы тел
ягыннан да. әдәби эшләнеше ягыннан да югары
художестволы булырга тиеш икәнлекләрен әйтте.
Аннары ул. үз иҗат тәҗрибәсеннән чыгып,
хикәяләрне һәрвакыт тормыш вакыйгаларына
нигезләп язуын, берсен дә уйлап чыгармавын
мисаллар өстендә сөйләде
Секция утырышында катнашкан барлык
иптәшләр дә хикәяләр турында бу сөйләшүнең
бик файдалы булуын әйттеләр һәм киләчәктә дә
мондый сөйләшүләрне оеш- тыргалап торырга
кирәк дигән теләк белдерделәр.
ҖЫР ТЕКСТЛАРЫН ТИКШЕРҮ
Шагыйрьләр секциясенең Композиторлар
союзы белән берлектә радиокомнтегга үт-
кәрелгән киңәйтелгән утырышы радио аша
башкарыла торган татар җыр текстларын
тикшерүгә багышланды. Бу мәсьәлә буенча
чыгыш ясаган шагыйрьләр дә. композиторлар да
соңгы елларда үз араларында иҗади дуслыкның
тагын да ныгын төшүен һәм, әнә шул дуслыкның
нәтиҗәсе буларак, яна, әйбәт жырлар дөньяга
килүен билгеләп үттеләр Шул ук вакытта алар яна
җырларның шактый гына кимчелекләре булуын
да искәрттеләр
— Радио аша башкарыла торган җыр
текстларының. — диде шагыйрь Снбгат Хәким. —
күбесе безне канәгатьләндерми. Поэтик
фикерләре ягыннан да, эшләнешләре ягыннан ла
бик йомшак алар. Ләкин, минемчә, гаеп ул йомшак
текстларны язган авторларга гына түгел. билгеле
бер дәрәҗәдә композиторларга да төшә. Алар та-
ләпчәнрәк булса, дөньяга текстлары зәгыйфь
җырлар тумас иде. Киләчәктә дә шул хәл
кабатланмасын өчеи, яна җырларны тикшереп,
аларга бән биреп бара торган художество советы
составына шагыйрьләрдән дә берничә иптәшне
кертергә кирәк. Алар яна җырларның
текстларына объектив бәя бирүдә ярдәм итәрләр
иде. Җыр өлкәсендәге теоретик һәм практик
мәсьәләләрне ачыклау өчен. Композиторлар
союзы белән Язучылар союзына бергәләп махсус
пленум үткәрергә дә бик вакыт инде Б\ эшне
гамжтгә лшырхда безгә Өлкә Комитеты да ярдәм
итәр иде. минемчә
— Җырларның сыйфатын яхшырту өчен,—
диде композитор Җәүдәт Фәйзи.— ип яхшы
җырларга һәм жыр текстларына конкурс
оештырырга кирәк. Бу хәл музыкасы ягыннан да.
тексты буенча да әйбәт, ина җырлар тууга этәргеч
булыр иде. Җыр турында сүз чыккан икән, ул
җырларны башкаручылар турында да берничә
сүз әйтеп китәсе килә күп очракта репертуарлары
бик сай була аларнын. Нигәдер, җитдирәк
җырларны читтә калдырып, җиңелрәк,
бушракларын сайларга ярата төсле тоела ул
иптәшләр.. Безгә кин диапазонлы, интонацион
яктан төрле җырлар кирәк. Моны шагыйрьләр дә
искә алсын иде. Музыкада яна ритмнарны
чагылдырыр өчен яна шигъри формаларның
булуы шарт.
Җыр текстлары турында фикер алышуда
шагыйрьләрдән Хәсән Туфан, Зәки Нури. Шәүкәт
Галиев, Илдар Юзнев. Мөхәммәт Садри, Гөлшат
Зәйнәшева, Мөнир Ма- зунив, композиторлардан
Заһид Хәбибул- лин. Әхәт Хәйретдниов, музыка
белгече Мәхмүт Ннгъмәтҗанов һ б. катнашты.
Сүз алып сөйләгән иптәшләр радиокомитет
адресына да байтак тәнкыйть сүзләре әйтеп,
радио аша башкарыла торган җырларның еш
кына бертөрле булуын, музыкаль .монтажларның
ярлылыгын һәм гомумән җырларга карата
таләпчәнлек җитеп бетмәвен билгеләп үттеләр.
Радиокомитет адресына әйтелгән бу сүзләр
дөрес һәм урынлы булуга карамастан,
радиокомитет сотрудниклары Җамалетдн- нов
һәм Ә.хмәтҗанова иптәшләрнең чыгышларында
тәнкыйтькә җиңел караш сизелде. Алар үзләренең
җитешсезлекләрен танырга теләмәгән сыманрак
сөйләделәр.
Секция утырышында катнашкан иптәшләр
җыр һәм җыр текстлары турында сөйләшүләрне
киләчәктә тагын да киңрәк, җитдирәк итеп дәвам
итәргә дигән нәтиҗәгә килделәр.
ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Хәсән Туфан. Габдрахман Минский. Шәүкәт
Галиев. Рәдиф Гатауллин һәм яшь язучы
Нурмөхәммәт Хнсамов Дербыш- ка поселогы
культура сараенда китап укучылар белән
очраштылар һәм үзләренең яна әсәрләрен
укыдылар, иҗат планнары ту рында сөйләделәр.
16 ноябрьда В И. Ленин исемендәге
республика китапханәсендә «Казан утлары»
журналын’ укучылар белән очрашу булды.
Очрашуда «Казан утлары» редакциясе ра-
ботникларыннан Рафаэль Мостафин (җаваплы
редактор). Нури Хрсланов (поэзия бүлеге мөдире)
һәм журнал та үз әсәрләре белән актив катнашып
килүче язучылардан Снбгат Хәким. Атилла
Расих,’ Илдар Юзнев. Аяз Гыйләжсв, Рәдиф
Гатауллин катнашты.
Китапханә библиографы Роза Ханнано-
ваның 1966 елда «Казан утлары» журналында
басылган әсәрләр турында кыск.тча
информациясеннән сон. сүз журнал укучыларына
бирелде. Чыгыш ясаучы укучылар журналның
һәр санын көтеп алуларын, кызыксынып
укуларын әйттеләр һәм шул вакытта редакциягә
үзләренең теләкләрен тә белдерделәр. Укытучы
Валиуллин, мәсәлән, журналда балалар өчен
язылган әсәрләрнең сирәк басылуын әйтте,
киләчәктә укытучылар тормышын сурәтләгән
әсәрләрне лә укысак иде дигән теләк белдерде Ә
монтажчы Хәерова «Мәктәптән производствога
килгән яшь эшчеләр турында повестьлар,
романнар укыйсы килә, әмма, кызганычка каршы,
андый әсәрләрнең журналда басылганы юк әле
Безнең бу теләкне хөрмәтле язучыларыбыз искә
алсыннар иде»,— диде. ’
Аннары Р. Мостафин укучыларны «Казан
утлары» журналының 1967 елга перспектив
планы белән таныштырды, сорауларга җаваплар
бирде.
С. Хәким. И Юзнев. А. Расих. А. Гый- ләжев, Н
Арсланов, Р. Гатауллин журнал укучыларына үз
иҗат планнарын сөйләделәр, яңа әсәрләрен
укыдылар.
Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт
университетында татар студентлары «Габдулла
Тукай» исемле клуб оештырдылар Студент
Нариман Фәтхуллин җитәкчелек иткән ул клуб
әледән әле әдәби кичәләр, язучылар, артистлар
һәм композиторлар белән очрашулар оештырып
торачак.
Клуб тарафыннан әле күптән түгел генә
үткәрелгән әдәби җыелышларның берсе «Казан
утлары» журналы турында сөйләшүгә
багышланган иде. Җыелышта «Казан
утларымның җаваплы секретаре язучы Әхсән
Баянов та катнашып, студентларның журнал
турындагы фикерләрен тыңлады. Аннары ул
клуб членнарын «Казан утлары» журналының
1967 елга планнары белән таныштырды, хәзерге
татар әдәбиятына һәм язучыларына кагылышлы
күп кенә сорауларга җаваплар бирде. Соңыннан Ә
Баянов студентларга үзенең яна әсәрләрен
укыды.
Клуб җыелышында язучы Шамил Бик- чурии
һәм яшь язучы Вахит Моиасыйпов та
катнаштылар.
Апае районы радиосы үзенең чираттагы
тапшыруын «Казан утлары» журналына
багышлады. Район культура йорты каршындагы
үзешчән сәнгать түгәрәге членнары журналда
басылачак әсәрләрдән өзекләр укыдылар һәм
татар композиторларының журналда басылып
килгән җырларын башкардылар «Казан утлары»
редакциясе сотруднигы, язучы М. Хәмитов
журналның тарихы, 1967 елга планы, анда
басылып килгән һәм басылачак әсәрләр турында
сөйләде.
Шул ук районның Мулланур Вахитов
исемендәге колхозы клубында «Казан утлары»
журналы буенча укучылар конференциясе
үткәрелде Редакция сотруднигы М Хәмитов
конференциягә катнашучыларны журналның эше
белән таныштырды. Колхозчы И. Камалиев, урта
мәктәп уку-
чысы II Касыймова. укытучы Г. Гафиято- ва.
китапханә хезмәткәре Р Зиятдинәва һ б лар
журналда басылган ә .-әрләргә карата үзләренең
фикерләре белән уртаклаштылар. авыллардагы
үзешчән түгәрәкләргә журнал аша ярдәмне
көчәйтү буенча үзләренең тәкъдимнәрен
әйттеләр. '
Алабугада яшәүче язучы Эдуард Ка- СЫймов
Актаныш районы ын Пучы культура йортында
һәм урта мәктәбендә. Киров исемендәге совхозда
китап укучылар белән очрашып, үзенен яна
әсәрләрен укыды, сжаты турында сөйләде Үз
чиратларында, укучылар да Э Касыймов
әсәрләре турында фикерләрен әйттеләр
Э Касыймов Сәфәр авылы клубында үт-
кәрелгән культура работниклары семинарында
Катнашкан кешеләргә «Дин һәм халык» дигән
темага лекция дә укыды.
Атилла Расих. Илдар Юзиев. Абдулла
Сәләхетдннов һәм Касыйм Фәсәхов Ижевск
шәһәрендә булып кайттылар Алар анда татар
урта мәктәбендә, машина төзү заводында һәм
культура сарайларында китап яратучы татар
укучылары белән очраштылар. бүгенге тагар
әдәбияты турында сөйләделәр. үзләренең яна
әсәрләрен у .ыды> лар.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛ АРЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмзт районының Абдрахман авылында
«Клан уллары» журналына багышланган зур
әдәби музыкаль кичә үткәрелде
Авыл үзешчәннәре журналда басылган
әсәрләрдән аерым өзекләрне сәхнәләштереп
уйнап күрсәттеләр, анда урнаш сырылган
җырларны, шигырьләрне, көлке-.мэзәк- ләрне
башкардылар.
Кичәдә катнашкан язучылардан Гариф
Ахунов. Әдип Маликов. Рафаил Гөхфәтул- лин.
Гамил Афзал. Энҗе Мөэминова үзләренең яна
әсәрләрен укыдылар
Кичә ахырында «Казан утлары» журналыма
подписка үткәрелде. ана багышланган лотерея
уеннары оештырылды. Болар- дан тыш. колхоз
идарәсе алдынгы 17 колхозчыны «Казан
утлары»на берәр һәм яртышар еллык
подпискалар белән бүләкләде.
С. ГАБӘШИНЕҢ ТУУЫНА 75 ЕЛ
«Эшче». «Сания» опералары һәм күп кенә
җырлар авторы, татар совет музыка сәнгатен
нигезләүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткән
композитор Солтан Габэшинен тууына у ткан
елның ноябрь аенда 75 ел тулды Шул унай белән
язучыларның Габдулла Тукай исемендәге
клубында композитор иҗатына багышланган кичә
үткәрелде
Композиторның тормыш һәм ижат юлы
турында 3. Хайруллина һәм М Нигъмәт- жанов
сөйләде Солтан Габәшине күреп белгән
кешеләрдән язучы Н Исәнбәт, скульптор Б
Урманчы, композитор 3 Хә- бибуллнн. артист К
Шамил, артистка С. Садыйкова. музыкант И.
Билялов истәлекләр белән чыгыш ясадылар
Соңыннан артистлар һәм композиторлар көче
белән Солтан Габәши әсәрләреннән төзелгән кон-
церт булды.
X. ӘБЖӘЛИЛОВНЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ
Татар совет театрының нигезен салуда актив
катнашкач. онытылмас образлар ижат итеп.
СССРнын халык артисты дигән мактаулы исемне
бик хаклы рәвештә яулап алган Хәлил ага
Әбжәлнловнын тууына 73 ел тулды. Шул унай
белән Татар дәүләт
академия театрында артистның юбилеена
багышланган кичә үткәрелде. Кичәдә атак лы
артистның тормышы һәм иҗаты турын- дә
сәнгать фәннәре кандидаты X. Кумысников
доклад ясады X. Әбҗәлиловны якыннан белгән
кеш> гәрдәл язучы Н Исәнбәт. ТАССРнын халык
артисты X. Сәлим- жанов. РСФСРнын һәм
ТАССРнын халык артисты X Шамуков, СССРнын
халык артисты Н. Якушенко истәлекләр сөйләде-
ләр Соныннэн опера һәм балет театры
артистлары көче белән зур концерт бирелде
ЯҢА ЧЛЕННАР
Әдипләребез сафына ике яна исем өстәлде
Татарстан Язучылар союзының 1966 елның
беренче декабренда үткәрелгән правление
утырышында яшь шагыйрьләрдән Равил
Фәйзчллин һәм Рәдиф Гатауллин СССР Язучылар
союзына член итеп алындылар