Вьетнам хикәяләре
Б] иге көндә бөтен прогрессив кешелек дөньясының карашы сугыш ялкыны эчендә кайнаган Вьетнамга төбәлгән Вьетнам халкы иң яңи сугыш кораллары белән коралланган Америка империализмы һәм аның ялчыларына каршы үзенең азатлыгы өчен каты көрәш алып бара.
Героик илнең язучылары да бу көрәшкә турыдан-туры катнашалар. Хәзерге көндә халыкның азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәше темасы — Төньяк һәм Көньяк Вьетнам язучылары өчен дә уртак тема-
/Куриалыбызның бу санында Вьетнам я тучыларының әнә шул темага багышланган берничә хикәясен бирәбез.
Фан Ты
ИКЕ БЕРТУГАН
ртәнге сәгать дүрт. Дошман доты атакага әзерләнгән безнең отделение өс- тенә атуын дәвам иттерә. Дошман пулеметларының такылдавы курчак армиясе солдатларына: Кичекмәстән бирелегез! Фронт сезгә мәрхәмәт күрсәтә... Командирыгыз үз сүзлеләнсә... катгый чаралар күрелер...» дигән өндәмәләрне ишетергә ирек бирми.
Бер нырыйдан:
— Гранаталарны әзерләргә!
— Иптәш командир, пулемет тыгылды!
— Кайда иптәш Кам? — дигән ашыгыч авазлар ишетелеп кала.
Наяндыр Кам килеп чыга һәм. кулындагы лебель винтовкасын тоткан килеш, отделение командиры Люк наршына килеп баса. U'.n вакыт һаваны тырылдатып пулемет аткан тавыш ярып үтә. Бәхеткә каршы. Люк белән Кам җиргә ятып өлгерәләр.
— Мина шартласа, атакага сигнал булыр, чыгарма хәтереңнән, — дип Люк Камга искәртеп куя.
Кам аңа:
— Тыңлыйм, — дип җавап бирә.
Ул җиргә сыенып кына мылтыгын кора. Димәк, сугышка әзер. Аның Азатлык армиясенә килүенә ике ай инде, шулай да ул беренче сугышта ук мондый каты бәрелешкә очрармын дип башына да китермәгән иде. Хәзер Камга чик буендагы чәнечкеле тимер чыбык киртәләргә якын ук килергә кушылды. Ул артык дулкынлана иде. Люкның: Сынатма, егет! дип пышылдавыннан гына бераз тынычлана төшә.
Үлемнән курынмый ул. Ләкин дары исе аңкыган бу җирдә яту чирнаныч аңа. Беренче мина төшеп ярылу белән үк ул үзен бик гиз кулга алды. Люк атса. Нам да ата, Люк сикереп торса, аның артыннан ук Кам да аягына баса.
Аңа хәзер Люкның кара шлемы гына күренә. Ул. командиры кебек, бик күп дошман тостларын һәм чәнечкеле тимер чыбык киртәләрне үтте.
Бәрелеш кызганнан-кыза бара иде. Шул вакыт, көтмәгәндә, көчле бер яктылык Намның күзләрен чагылдырды, җир тетрәп ки кэндәй булды. Көчле шартлау артыннан өстене яңгыр булып бомба ярчыклары, балчык төерләре коелды. Ул Атакага!» дигән приказны чак-чак кына ишетте һәм куе төтен пәрдәсен үтеп, алга ыргылды...
Кулларын югары күтәргән кешеләр азасыннан Люкның:
— Зх. үләт янки! Сез монда ялланган офицерларны бикләгәнсез икән... Менә нигә бирелмичә торгансыз! — дигән тавышы ишетелде.
И
Азатлык армиясенең дүрт сугышчысы америкалының гәүдәсен брезентка салып «соңгы юлга» алып киттеләр. Камга бу янки. оккупациядә калган үз авылында борын чөеп, күкрәк киереп йөрүче башка янниларга караганда, нигәдер, бик мескен булып күренде.
Кам арлы-бирле йөренде. Үтеп барышлый, Нго Динь Дьемның стенадагы сурәтенә мылтык түтәсе белән төртеп алды, кемнеңдер ташландык ботинкаларын эләктереп, читкә ыргытты. Тагын арлы-бирле йөренде... Яңадан әйләнеп килеп, ул ботинкаларны тагын ераккарак атып ташлады.
Камның юкка ваныт уздыруын күреп торган Люк моны бер дә килештермәде:
— Коралны сугышып алу турындагы боерык исеңдәме? Исеңдә булса, менә бу портупеясе һәм патроннары булган «гарант»ны тиз генә үзеңә ал, ә «лебелеңже ташла. Я, канәгатьме шуның белән?
Кам, башка берәү эләктермәсен дигәндәй, америкалының автоматын йөгереп барып кулына алды. Ләкин ул портупеяне киям дигәндә, кемнеңдер:
— Ти, энем... — дип эндәшүеннән сискәнеп китте.
Ул, үзенең бала чактагы исемен ишетеп, каушап калды, артына борылып карады, җитмәсә, таныш та кебек иде бу тавыш. Тик ул үз тирәсендәге отделение сугышчыла- рыннан башка берәүне дә күрмәде. Портупеяне алырга дип башын июе булды, тагын:
— Кам, энем...— дигән тавыш ишетте.
Америка командирының джипыннан берәүнең элек башы, аннары канга буялган яшел күлмәге күренде. Кам югалып калмады, аңа автоматын төзәде:
— Чык монда тизрәк!
— Биреләм. Чыгам, туган.
— Монда сиңа туган кеше юк, эткә туган син!
— Зинһар, атма, атма инде! Бу мин — Шыу мин.
— Син — Шыу?!
Солдат, кулларын күтәреп, Кам алдында катып калды. Аның йөзе танырлык түгел, канга баткан, һәм ул өзлексез күкрәгенә тама. Бу Камның бертуган абыйсы — Шыу идө. Алар ике тамчы су шикелле бер-берсенә бик охшаганнар.
Тик Кам кулын коралдан ычкындырмады.
— Син яралы...
— Зарар юн. шартлаудан соң нигәдер күкрәк авырта.
— Әнә утыр. Хәер, юк, кулларыңны бәйләргә кирәк элек.
Шыу. почмакта чүгәләп утырган килеш, үксеп елап җибәрде. Кам авыз эченнән генә мыгырданып:
— Таптың елар вакыт... Ник элек бирелмәдең соң? — диде аңа.
—■ Курыктым.
— Ярый, балавыз сыкма, бәлки сине җибәрерләр. Тик ни кушсалар, шуны үтәргә тырыш. Өйдәгеләр хакында берни дә белмисеңме?
— Син китеп, ике-өч нөн үткәч тә безнекеләрне авылдан кудылар... Хәрби сәбәпләр аркасында бугай.
Ут белән су арасында калган Кам ни дияргә дә белмәде, ахыр чиктә генә «китәргә кирәк дигән уйга килде. Абыйсы белән сөйләшергә иртәрәк кебек. Абый булудан бигрәк, ул хәрби әсир хәзер. Иң яхшысы, аны иптәшләр карамагына тапшырырга, а алар нишләргә кирәген үзләре белерләр. Дошман тарафыннан мобилизациялангән солдатларга Фронт бит мәрхәмәт күрсәтә.
Нам сугыш кирәк-яраклары тутырылган ящикларны ташырга кереште. Аны һаман бер уй борчыды: ул шатланырга да. кайгырырга да белмәде...
Шыуны да. үзен дә америкалылар белән дьемчыларга хезмәт итәргә - мәҗбүр итүләре бик исендә аның. «Хәрби хезмәткә китү вакытын кичектерү өчен аз тарткалашырга туры килмәде. Эмма җирле властьларны алдау бик җиңел түгел иде. Алар: ир туганнарның берсе хезмәткә китсә генә, икенчесенә калырга момкин. дигән ультиматум куйдылар Шул ваныт инде Шыу өлешенә нурчан хөнүмәта армиясенә хезмәткә нитү жирәбәсе чынты һәм шулай итеп Каршылык күрсәтү армиясе белән элемтәгә керү өчен ул энесенә вакыттан отарга ярдәм итте. Соңыннан алар Азатлык көчләре ягында кушылырга сүз куештылар. Берникадәр вакыттан соң Кам фронт белән бәйләнешкә керде. Армиядәге абыйсына ул: есбез янды, әтиебез үләргә ята. Шыу кайтып
китсен, — дип хатлар да язып карады. 5мма квтүе юина гына булды. Барыбер хаты- хэбэре килмәде. Көтелмәгән берәр хәл килеп чыгудан куркып, сугышка Нам үзе генә китте. Ул вакыт абыйсы знссенә атар, ә энесе аның ярасын бәйләр, дип кем уйлаган... Атака вакытында абыем Шыу үз коралын ялланган гаскәрләргә, америкалыларга нигә бормаган! Менә бу фикер Камның бер генә минутна да башыннан чыкмады.
Бу уйларын оныту өчен ул ашарга тырышып карады, әмма капкан ризыгы аш булып түгел, ә таш булып төште. «Әгәр Шыу безнекеләргә аткан булса! Ә бит атака вакытында безнең ике сугышчыбыз үлде, дүрт-бишләп кешебез каты яраланды. Шыу да карап тормагандыр, ни дә булса эшләгән булырга тиеш?! Моны миңа кичекмәстән ачыклыйсы калган Кам тагын: «Әгәр ул кемгә дә булса аткан булса... ул вакытта...» — дип уйлады.
Нәфрәт һәм кызгану тойгысыннан тыны кысылды. Ул, корал снладына кереп, үк- сеп-үксеп елап торды, шулай да күз яшен иптәшләренә күрсәтмәскә тырышты.
Бераз тынычлана төшкәч, Кам яңадан элекке хәленә кайтты. Шунда ул Азатлык армиясе сугышчыларының джип шиннарын ямаганнарын күзәтеп торучы абыйсын күрдз. Нам, түземен җуеп, нәфрәтләнеп кычкырып җибәрде:
— Бар, кит!.. Әсирләр янына кит! Тизрәк кит!..
Шыу тиз генә башын күтәрде һәм аның маңгаенда төер-төер булып кипкән зур кан таплары күренде.
Шыу, сагаеп кына Камга эндәште:
— Туганым, ал мине үзең белән, командир рөхсәт итте... — диде. Аннары Шыу үз-үзен тыя алмады, нызып нитте. — Мин үземне-үзем кискәләп ташларга әзер! Син миңа ышанмыйсың икән — ышанма! Миңа белой да хурлый, түбәнчелек! Атыгыз, үтерегез мине! Сез бит минем ханта берни дә белмисез... Фронт белән элемтә урнаштырырга тырышуымны да... берсен дә!.. Ә бит нурчан хөкүмәте армиясенә китүем синнән булды. Әгәр мине аз гына көткән булсаң... Ә син, яхшы атланып, ялгызың китеп баргансың.
— Газп үзеңдә дә бар, — диде Кам. — Мин сиңа торле сылтаулар табып, хатлар салдым. Ә син вакытында әйләнеп кайтмадың. 4352 нче сектор, 297.508 нче матрикул, шулаймы?
Шыуга бу җитә калды:
— Син ул хатларны минем кулга кергәндер дип уйлыйсыңмы? Алар килгән бер хатны яндыра бардылар. Үзең нилгэн булсаң менә...
Кам, ни дип җавап кайтарырга белмичә, аптырап калды. Шул чак алар янына отделение командиры Люк килеп чыкты.
— Менә бу егет Азатлык армиясенә кушылырга рөхсәт сорый. Син аны таныйсыңмы. Кам?
Кам, кыяр-кыймас кына:
— Бертуган абыем ул минем. Сезгә аның турында сөйләгәнем дә бар кебек, — диде.
— Әйе. сез бер-берегезгә ике тамчы су кебек охшагансыз. Ярый алайса, абыең булса — иртәгә сынап карарбыз. Хәзер юындыр үзен, — диде Люн.
Кам юл капчыгыннан күлмәген алды. Кайчандыр ул күлмәкне алар абыйсы белән алмашлап кияләр иде. Хәзер ачыитан-ачык сөйләшергә дә мөмкин. Һәм Кам абыйсыннан:
— Атака барганда аттыңмы син? — дип сорады.
— Әйе.
— Ник аттың? Камга аттың?
— Джипның кепчакләренә аттым. Америкалының качуыннан курыктым. Мин ул турыда синең ксмандирыңа әйттем инде.
— Ярый, алайса, шәп эшләгәнсең. Тик мин сиңа бер киңәш бирер идем. Азатлык армиясе сугышчыларын « пиратлар», ә дьемчыларны «милләт сакчылары» дип атый күрмә, югыйсә үзеңнән бот чабып көләрләр. Приказ бирсәләр, «ярый, әфәндем дип әйтә күрмә, ә «тыңлыйм, иптәш диген. Хәзергә шу ларны белсоң, җитеп торыр.
Күңеле күтәрелеп киткән Кам Шыуны ишек алдына алып чыкты. Анда аларны кулына каргы.н тсткан Люк каршы алды. Бу карабин Шыуга түгелме соң! Ә Нам бит ионы башына да китермәгән иде.
— Кара аны, егет, — диде Люк Шыуга. — Син хәзер безнең белән. Башта курс утарга кирәк булыр. Тик ул — «коммунизмны фаш иту рухында түгел... Син дошманның мәкерен һәм Революциянең нәрсә икәнен аңларга тиеш. Бу сиңа милли азатлык фронтына хезмәт итәргә кеч бирәчәк. Синең кебекләр дурт-биш кеше. Курсны тәмамлагач, безнең белән калыргамы, ейгә кайтыргамы — үзегез хәл итәрсез. Э калучылар турында: «Өстәмә тикшерү өчен алып калындылар , — дип хәбәр ителер. Ул чагында ь.иупациялангән зонадагы туганнарыгызга да хәвеф-хәтәр булмас. Ә хәзер бар. иптәшләреңне куып җит.
Шыу, сүзсез генә, башка әсирләргә барып кушылды. Кам, аның артыннан күз алмыйча, озатып калды. Бигрәк кечкенә буйлы күренде ул аңа!
Күктән ут ачарга әзер торган истребительләр сагы астында түбәннән очучы «демуазель» VIII күренде. 150 миллиметрлы орудиеләрнең гөрселдәве төнге тынлыкны ярып үтте. Сугыш кирәк-яраклары һәм документлар төялгән джип һәм өч бронетранспортер юлда очраган барлык нәрсәләрне көпчәкләре белән изеп-таптап, псст яныннан узып киттеләр. Машиналарның маскировкаларын тикшереп чыкканнан соң. Кам Люкны куып җитте. Отделение командиры дошман ягына ярдәмгә ашыгучы частьларга каршы ут ачарга боерык бирде.
Шыу да энесе белән иңгә-иң торып көрәшәчәк. Моңарчы аны әсиргә санап йөрткәннәр иде.
Камның да хәзер күзләре яшьләнми, тик йөрәге генә нигәдер тыныч түгел. Аның абыйсына бу форманы кидерткән кеше — кем? Аның кулына корал тоттыручы, янки- лар джипын сакларга боерык бирүче — кем? Үзебезнекеләргә... үз туганы Камга атарга кушучылар кемнәр?!
— Америкалылар!
Сугыш хорабәләрөн, кешеләргә вакытсыз үлем, канлы күз яшьләре, кайгы-хасрәт китерүчеләр — алар америкалылар! Бөтен кабахәтлек аларның «цивилизаторлык » юлы белән эшләнә. Кам һәм аның абыйсын чолгап алган пычрак ятьмә дә алар кулы белән үрелгән, аларга тын алырга да ирек бирмәүче, ике сүзнең берендә юк иту белән янаучылар да — шул ук америкалылар. Кам бу ятьмәдән котылды. Инде абыйсы да котылыр. Тагын бик күп яшьләр һәм аларның яшьтәшләре бу тозактан котылу өчен канлы көрәш алып барырлар. Безнең ул көрәшебезне бөтен прогрессив кешелек дөньясы яклый һәм Көньяк Вьетнамдагы Каршылык күрсәтүче көчләрнең җиңеп чыгачагына алар нык ышана.
Яңа көн туып килә. Башын горур тоткан, җитди һәм уйчан Кам зур ышаныч белән алга атлый. Ул көч ягыннан ун тапкыр өстен коралланган дошманга каршы бара...
Мин Тхюи
ВАКЫТЛЫ КИЛЕШҮ КӨНЕНДӘ АТЫШЛАР
үгенге иртә, чыннан да, бик гаҗәеп иде. Көнчыгыштан иснән йомшан җил Тхатьның йөзен сафландырып җибәрде, йөрәгендә таш булып каткан авырлыкны таратты. Зәп-зәңгәр күк йөзе иртәнге кояшның күгелҗем нурларына коена. Кояш нурларыннан чит-читләре аксыл-кызгылт төскә кергән мәһабәт ак болыт өемнәре ашынмый гына илнең конбатыш ягына китеп баралар. Таң белән бергә уянган карлыгачлар да. каты кычкырып, яз килүен ашыктыралар кебек...
Әйе. Вьетнам "республикасы ның җәяүлеләр гаскәре сафында хезмәт итүче гади солдат тормышында мондый иртәләр бик сирәк очрый...2
VIII «Д е м у a з е л ь» — кәләш (франц), биредә самолет-разведчик мәгънәсендә.
’ Сүз Кямьяк Вьетнамдә!ы курчак хөкүмәт гаскәре турында бара
Коньяк Вьетнамда камбоджалылар (кхмерлар) яши торган районнар да бар.
Б
Тхать җай гына атлый бирде, әмма кызуларга ашынмады, чөнки барасы юл болай да кыска. Бу рәхәт прогулка озакнаран сузылсын. Вакыт-вакыт борылып, ул күкрәген кояшка куйгалады, кулбашларын турайтты һәм тирән-тирән итеп саф һава сулады.
Аның күкрәгендә Гайсә пәйгамбәр сурәте төшерелгән бөти чайкалгалап бара. Тхать күзләрен әле нүккә, мәһабәт болытларга төби, әле кара кучкылланып күренгән ерактагы агачларга карый. Киң накатларын салмак кына кагып, һавадан ләкләк очып үтте. Тхать, иреннәрен тыныч кына кыймылдатып, карашы белән аны озатып калды...
Аның кәефе минут саен яхшырганнан-яхшыра барды, ул хәтта ниндидер бер күңелле ней дә сызгыра башлады. Тхать үзен дөнья мәшәкатьләреннән арынган небен хис итте. Юл буенда үсеп утырган куе үләннәр дә аңа бүген шомлы булып күренмәде. Агач яфракларын өереп исеп куйган җил дә, аны сәламләп, аның алдында бии, гүя баш ия кебек.
Тхатьның йөрәген ниндидер ышану һәм тынычлану хисе биләп алды. Әйе, аның куллары гадәттәге металл авырлыгын сизми, йөрәге бөтенләй тыныч иде. Автоматын үзенең фортында калдырган иде ул. Бу аңа ирек һәм җиңеллек бирде.
Хәзер Тхать ялгышмавына чын күңеленнән ышанды. Азатлык фронты, католик ди- нендәгеләр рождество бәйрәмен (Гайсә пәйгамбәр туган нөнне) авылларында тыныч үткәрсеннәр өчен, атышларны ике тәүлеккә туктатып торырга карар бирде, һәр төн Азатлын фронты отрядларының рупорлары рождество көнендәге вакытлы килешүләрне хәбәр иттеләр. Ә моннан өч көн генә элек Тхатьның дусларыннан берәү аңа наяндыр бер листовка табып китерде, анда да атышларны туктату турында әйтелгән иде. Хәер, Тхать моңа болай да ышанган иде инде. Армия офицерлары, контрразведчиклар һәм психологик сугыш белән идарә итүчеләр вьетконгчыларның усал ниятле һәм кан эчкеч булулары турында күпме генә уйдырма хәбәрләр һәм документлар» таратмасыннар, чынлыкта, тормыш моның киресен раслады. Фронт ай календаренча Яңа ел нөнендә дә һәм Камбоджа бәйрәмнәре вакытында да атышларны туктату турындагы вәгъдәсендә нык торды. Ә өстәвенә тагын Фронт гаскәрләре тарафыннан элек әсир алынып, бер айдан соң иреккә чыгарылган таныш солдатлар да, Тхатьның фикер йөртүенә караганда, ышандырырлык нәрсәләр турында сөйләделәр.
Шуңа күрә бүген йокыдан уяну белән үк Тхать, берничә иптәшен ияртеп, рождество көнендә өйгә җибәрүләрен сорар өчен комендатурага юнәлде. Башта офицерлар аның белән килешмәделәр, ләкин солдатларның үз сүзлелеге барыбер өскә чынты. Семьясы бик еракта булганга, Тхатька гына нитәргә рөхсәт итмәделәр. Аннары ул рождество көнендә якын авылда булган туганнарына җибәрүләрен таләп итте, анда ул чиркәүгә бәйрәм гыйбадәтенә барырга ниятләнә иде.
«Кеше кай мәлне үзе килеп капкан җирдән чыгарга тырышмаса, ул читлектәге кошны хәтерләтә... һәркем көченнән килгәнчә үз максатына ирешергә тиеш... Рота канцеляриясеннән чыгып барганда Тхать әнә шулай дип уйланды. Юлда барганда очраган бер танышына: ■ Фронт безгә үз иркебезчә бәйрәм итәргә рөхсәт итте. Шәл бит, ә? Кемдер сиңа атар дип шикләнмисең хәзер дип сөйләнде.
Чиркәүдә гыйбадәт тәмам булгач та, Тхать, хатынының туганнарына барып, анда иркенләп күңел ачарга һәм, әлбәттә, аяктан егылганчы эчәргә кирәк, аннары йокы туйдырырга, ә икенче иенне иртә белән үк хатынына чакырып хат язарга кирәк булыр. дип күңеленә беркетеп куйды.
Шундый татлы уйларга чумган хәлдә, күршедәге Ча-эть фортына килеп җитүен сизми дә калды. Форт каршысындагы тыкрыкта бер төркем солдат күренде. Шунда ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, тыкрык уртасында басып торучы форт коменданты күзенә чалынды. Аның да күкрәгендә Гайсә сурәте төшерелгән бөти асылынып тора иде.
— Әй! Кая җыендың болай?
Комендант Ча-этьның эт кебек усал һәм җиңел холыклы кеше булуын алдан белгәнгә, Тхать аның белән бәйләнергә теләмәде. Ул, аның янына килеп, устав кушканча сәлам бирде дә:
— Теләгемне үтәргә рөхсәт итегез, мин рождествоны бәйрәм итәргә барам, — диде.
— Кем рөхсәт итте, кем җибәрде сине?
— Сезнең рөхсәтегез белән, әфәндем... Үз командирым җибәрде. Бер мине генә түгел, тагын бик күпләрне...
— Ник ялгызың сөрелеп йөрисең. Вьетконг этләре башыма җитәр, дип уйламыйсыңмы?
— Ни бит... — Тхать шунда тотлыккандай булды. — Фронт кешеләре атышларны туктатырга сүз биргәннәр...
— Тукта, тел бистәсе!
Офицер, башын чайкап, кесәсеннән резинасын алды һәм шуны, авызына кабып, әвәли башлады.
— Яле, хәзер үк үз фортыңа кайтып кит!
— Ни бит...
— «Ни»елдәмичә генә үкчәңне күтәр! Бәйрәмсез дә яшәрсез! Ник көттерәсең, кайтып кит, диләр бит сиңа!
Дулкынланудан Тхатьның яңаклары кызарып чыкты.
— Бүген бит рождество, иң изге көн. Фронт та рөхсәт иткән... Семьям белән күрешә алмасам, миңа бик зур гарьлек. Мин — католик, ни өчен миңа чиркәүгә барырга ярамый?
— Син нәрсә, хайван, минем белән сатулашырга уйлыйсыңмы? Яле. хәзер үк ычкын моннан! Синеңчә, Фронт миннән өстенрәкмени?
Тхать, түзәр хәле калмагач:
— Әлбәттә, сез Фронттан остенрән. Тик шунысы гаҗәп: ни өчен соң сез шушы вакытка кадәр алариың гаскәрләренә коралларын ташларга әмер бирмисез дә үз кулыгыз белән аларның берсен дә калдырмыйча әсирлеккә алмыйсыз, — дип кычкырды.
Солдатларның күбесе, елмаюгасын яшерергә теләп, читнә борылды. Комендантның йөзе кызарынып китте һам ул, чәйни торган резинасын тешләре белән кысып, тагын да шашыныбрак җикеренергә тотынды:
— Үрә кат! Үрә кат! — дим мин сиңа.
— Мин үрә катмаячакмын. Командирым миңа «үрә катып» түгел, ә үзем теләгәнчә йөрергә рөхсәт бирде, сезнең мине тоткарларга хакыгыз юк.
Тхать борылып китә башлады. Комендант шашынып шунда ун пистолетына ябышты һәм Тхатька төзәде.
— Зх, син, фәлән-төгән... Зт урынына атып утерей бит!
— Ат! Үтер! Мин барыбер... .
— Тукта!
Бер-бер артлы оч тапкыр аткзн тавыш яңгырады. Тхать гөрс итеп юлга ауды. Сугыш сореме сеңгән юлдагы үләннәр аның күкрәк ярасыннан ургылып чыккан кай нар канга коендылар. Соңгы көчен җыеп. Тхать:
— Неше үтерүчеләр! Кеше ашаучылар1 Алла үзе җәза бирсен сезгә! — дип кычкырды. Аның карлыккан тавышы бөтенләй хәлсезләнде. — Егетләр, күрәсезме, алар безне нәрсә зш...
һәм ул шунда кинәт тынып калды. Бармаклары нөзән җыергандай кысылдылар, тәне яшәү өчен соңгы тапкыр талпынгандай бөгәрләнеп килде. Ул. тагын нәрсәдер әй.ергә теләп, башын артка берды. ләкин бусы аның иң соңгы сулыш алуы булды.
Ике солдат йөгереп килеп җитте. Алар аның алдында баш иделәр. Берсе калтыранган аскы иренен тешләгән иде.
Тыкрынта торган берничә сслдат нан сауган күзләре белән комендантны эзләп артна борылдылар. 3 куллары винтовка прикладларын кыстылар...
Ералта-срзкта. бушлыктагы дулкыннар сымзн, чиркәү чаңы тавышы ишетелде.
Ә. СИНЬ ГУЛОВ тәрҗемәләре.
7. К