УРЫННАРЫНДАМЫ СҮЗЛӘР-СОЛДАТЛАР?
олдат хезмәтендә булып кайткан пешеләр беләләрдер анда иртән һәм кичен, роталарны тигез сафларга тезеп, кешеләрне барлап чыгалар һәм бу көн саен шулай эшләнә Кешеләр күн һәм төрле булган жирдә. шул төрле характердагы кешеләрне бергә укмашты-рып, барысын да тиешле тәртипкә буйсындырып. билгеле максатны башкарырлык көч итеп әзерләгәндә, күрәсен. шулай «вак ланмыйча» мөмкин дә түгелдер Күнслгә әледән-әле шуч тый чагыштыру килә язучы өчен дә сүзләр, билгеле бер ләрәжәдә. стройдагы солдатлар кебек торырга тиешләр түгелме сон? пич югы. күплекләре, ишлелекләре ягыннан, эне алар арасында зур гына охшашлык бар. Шулай ук төрле лекторе белән дә. Бигрәк тә аларнын әсәр-дә язучы куйган идея эстетик максатка, һәркайсы нәкъ үз урынында торып, хезмәт итәргә тиешлекләре ягыннан
Бу озын һәм. беренче карашка, беркадәр сәеррәк яңгырый торган чагыштыруны укучылар гафу итсеннәр, мнн аны. уз нәүбәтемдә. шулай ук ачык бер максат белән эшләдем Көндәлек әдәби практикабыздан чы! ып. мнн әледән-әле бер мәсьәлә тирәсен дә борчылып у .тана г без — язучылар — у I ихтыярыбызда булган сүзләрдән-сол патлардан барлык очракларда ла тиешенчә файдалана б.л>безме икән’ Аларнын нәкъ үз урыннарын ia булуларына, нәкъ үз нурларын сибеп, шул куелган урынны һәм язучымын әсәрдә кунган максатын яктыртып торуларына тиешенчә игътибар итәбезме икән’ Әлбәттә, казарма тәртибе кертеп, сүзләрне көнгә ике мәртәбә — иртән һәм кичен — тикшерү ягында түгел м ■ ч Ләкин әллә нндә бер булса да әсәрләребезне шушы яктылыкта үзара тикшерсәк, файдасы бик тияр иде һич югы. әллә нндә бер. үзенен шушы мәсьәлә буенча уйланулары, нжат лабораториясендәге кайбер тәжрнбә- л-тре белән уртаклашып, танылган әдипләребез чыгыш ясасыннар иде Барыбыз өчен дә. бигрәк тә каләмдәш яшьләребез өчен, кызыклы булыр ите Кызганычка каршы, андый чыгышлар да күренми Артык тыйнаклыктанмы икән, әллә әдәби телебез турымда сөйләшүдән тәм тапмый башладыкмы’
Озакка сузылган бу паузаны бозып, шу ш г юнәлештә фикер кузгатырга бер сәбәп 6v..vacMU. дигән яхшы теләк белән, гора торгач дигәндәй, мин үз «командалыгым» астындагы су зләрне-солтатларны барларга булдым әле. Бөтенесен дә булмаса. һич югы кайберләрең.
Хәер, бик ул хәтле гора торгач та түгел. жае шулай килеп чыкты Сонгы вакытларда мнн үз әсәрләремнең сайланма томнарын әзерлим. Шул у найдан сайлаган әсәрләрнең барысын да яңадан бер кат күздән кичерер!ә. мөмкин булган төзәтмәләрне кертергә, кыскасы, иләгәнне янә бер «жнз иләк» аша үткәрергә туры килде. Монда минем аеруча кызыксыну белән башкарган «шем—тел ягыннан ясаган күзәтүләр булды Яшерен-батырын түгел, моңарчы мине берәү дә телне белмәүдә яки телгә нгъти- барсызлыкта гаепләп чыкканы юк Ничек кенә булмасын, мин үземнең йомшак ягымны бу тирәдән һич эзләми идем. Кызыклы бер хәл вакыт узып, уземиек моннан байтак еллар элек язылган әсәрләремне салкын акыл һәм яна «күз» белән УКЫЙ башлагач. нәкъ әнә шул нык ДИП саналган «крепость» буйларында урынсызрак басып торсчы яки җыйнаклыгы тиешенчә булмаган сүзләр-солдатлар күрдем. Телне бозу рецидивлары яки. берне уйлап та, тел чаралары житешмәү аркасында, икенчене язып кую турында сүз бармый монда — ул яктан йөзне кызартырлык кытыршылыклар таба алмадым Монда сүз. югары таләптән чыгып, әдәби телне, барыннан ла элек, кешене-, рухын, зәвыгын, гүзәллекне күрә һәм «тыңлый» белү сәләтен тәрбияләүче сәшать чарасы итеп карап, кай урыннарда шел житди максат югарылыгына күтәрелеп жиг- МӘ1ӘН «сүзләрне солдатларны» урыннарына утыпту турында барыр
Бигрәк тә күздә тотылган яклар:
Модалы мавыгуларга бирелеп, халык теленең асыл нигезләреннән аерылып китүләр юкмы?
Телнен эчке аһәңечә ябышып VK ятмый торган дисгармонии сүзл >р килеп кермәгәнме?
Сузнен морфологик төзелеше җимерел-мәгәнме?
Ачуланасы урында суз ачулы чыкканмы’ Күршеләре ачуланганда, яг тән булып, теш ыржайтып «көлеп утыручы» сүзләр юкмы’ Яки. киресенчә, күршесендәге башка сүзләр шаулап көлеп торганда арага сытык чырайлы урынсыз сүзләр кысылмаганмы’
С
һәм гомумән жөмлэдә сүзләрнең үзара татулыгы, кардәшлеге ни дәрәҗәдә? Ахыр чиктә, җөмләнең эчке .музыкасы, көче һәм мускулы әнә шуннан — җөмлә эчендә сүзләрнең берсе икенчесенә гармоник ябышып ятуыннан килеп туа да бит инде.
Бер башлагач, ихтимал, болардан башкалары да килеп чыккандыр, кайберләре мисаллар китергәндә ачыклана барыр дип уйлыйм. .Мисаллар дигәннән, төрлегә сибелеп игътибарны таркатмас өчен. мин. югарыда әйткәнемчә, мисалларны үземнән, айда да тик бер әсәремнән — «Җәя, ле кеше сукмагы» дигән романымнан гына китерергә булдым.
Әйтик, менә революциягә хәтле иске авылда салымнарны үз вакытында түли алмага I фәкыйрь хуҗалыклардан түрәләр, «недоимка» өчен дигән булып, кулларына нәрсә очраса шуны җыел, икенче төрле Әйткәндә, таланганны талап йөриләр «Гәпкем ... «е өстенә ишелергә торган ярлы кешеләр турында озаклап тукталып кала һәм аннан нинди булса да бер әйбер йолкып «лып чыгып чанага атмый торып, кумалып китми иде» дип басылган 1959 елгы басма да Әйберме, әллә әрмәкме, дип уйланып кялдым мин әсәрне якадан караганда ил б.зттә, «әйбер» дә мөмкин. Әмма бу очракта «әрмәк» яхшырак. Яхшырактан да бигрәк, ачулырак. Социаль гамыриы төгәлрәк ичи Әрмәк икән — инде аның әйберлеге ташка үлчим генә калган дигән сүз Беткән, тегел гәи. инион төшеп калыр чиккә җиткән эй бер -- «әрмәк». Дөрес, кайсы якларда чик мәнпе дә «әрмәк» дип йөртәләр, ләкин бу очрак га ла күбесенчә иске чикмән күздә тотыла булса кирәк, һәм шулай итеп, «эй бер» сүзен «әрмәк» сүзе белән алыштырдым.
Шушыпдыйрак тана берничә мисат Бар — «табыш алу», бар — «табыш көрәү» Хәйләкәр һәм ерактан күреп эш ипче авыл кулагы Сәлман бай һәм аның «яңачарак» алдашырга өйрәнеп килүче ма лайлары, эшне казна поставкасыиа җайлап һәм шул казна эше сылтавы белән сугыш тан качып калуны күздә тотып, алпавыт Антоновтан су тегермәне сатып алалар һәм шундук, аныи бөтен ташларын ходка жибэрсн, «ftv тегермәннән күп кенә табыш ала башладылар» Шулай чыккан элекке басмага «•) мин бу очракта, әлеге шул социаль тамырны төгәлрәк ачу максаты белән. Сэлмэинекелардэн табышны көрәтергә үк булдым Юк. алар табышны алып кына калмыклар, алар табышны көриләр
Яки менә өченче бер миелл: атсыз һәм таяныр кешесез калган фәкыйрь бер кар- «ык, үзенең биш таяклык җирен вакытын ла пичек сукалатып чәчтерергә белмичә, кыр тан. Сәфәргали сөрә торган җир башыннан. авыз эченнән ипдер сөйлән, әләп үтеп бара.
— Әй. әби. нишләп йөрисең? — дип сорап куя Сәфәргали
«Сәфәргалинең кшыксынуы әбинең күңелен йомшартты булса кирәк, тотын iu теге карчыкларча зарланырга, тотынды зарланырга»
Ә нишләп әле ике мәртәбә «зарланыр га»? Нишләп мәгънәне кечэ'т.э төшә торган икенче бер сүз тапмаска? Әйтик, менә: «тотынды зарланырга, тотынды еларга» булса? Кабатланудан да котылачакмын, елау — мәгънәне дә көчәйтә төшәчәк. Рң әһәмиятлесе: «тотынды еларга» — карчыклар табигатенә төгәлрәк туры килә. Димәк, бу сүзнең урыны нәкъ менә шушында булса кирәк!
Тасвирлана торган хәл-әхвәлнең социа'ь төсмерен төгәлрәк бирү максаты белән ясалган мондый алыштырып куюларны яки. алыштырылырга тиешле бу лып тз. күз җитмичә каттан урыннарны байтак китерергә мөмкин булыр иде. әлбәттә. Әмма эш мисалларның күплегендә, азлыгындв түгел Эш шунда үз урыннары.га килеп утырганнан соң сүзләр мин күздә тоткан максатка, минем .максатка күбрәк һ-эм ак- тиврак «эшли» башладылар кебек Ә бит язучы өчен иң зур сәнгать — сүзне айлы рәвештә ү г максатына эшләтә ату. шул максатка аның бар җегәреи юнәлтә белү.
Югарыда бет җөмлә эчендә сүзләрнең үзара татулыгы, кардәшлеге турында пэм шуннан килеп туа торган музыкальлек, аһәңлелек, телнең мускуллы булуы турында гәп башлаган идек. Хәзер менә шу.гы бераз иҗекләбрәк карыйк. Дөресен әйткәндә, бу — җөмлә эчендәге «операция» гына да түгел. Бу — кайвакытта аерым бер кисәкләргә. эпизодларга карата да үзенең көчендә кала Әйтик, бер эпизод үзе дә. анда катнашучылар да җинелчә юмор планында ачыла башлады, ди. һәм шул юморлы эпизодка тамакка тыгыла торган булып үтә җитди бер сүз килеп кысыла, һәм колак та. күңел дә бу диссонансны шундук тотып ала.
Көннәрдән бер көнне, әтисе йомыш бе лән җибәргән җиреннән. Сәфәргали, үзе дә S этләп сизмәстән. Зәйтүнәләр капкасына арып смыла һәм ишек алдында кызның әтисе Габдулла абзый белән очраша һәм аптырабрак кала Аптырарсың — кыз күр- мәкче булып барыл кер дә. кызның әтисе белән лүзгә-күз карашып кал әле. Кызыклы ситуация бит. әйтеп тә торасы түгел*
«— Сезгә тегүче кирәк түгелме алайса? — дип дуамал гына сорап куя Сәф ч»- гали, картка туры ук карарга шулай да бик кыймыйча. Бу малайның тегүче малае икән леген белгәч. Габдулла абзый аның белә.* җайлабрак сөйләшергә була,
— Сез бит эшләгән өчен акча сорый торгансыздыр? — ди ул. малай белән шаярырга теләп
Эш болай шаяртып сөйләшүгә киткәч, хаср, Сәфәргали дә сынатмый.
— Юк. эшен эшләгәч, акчаны бет. ә сэ рамыйча гына бирәләр.—ди ул һәм үзе. бу четерекле хәлдән ничек тә ттр-к ычкынырга тырышып, капкага таба атлый»
Күрәсез, молда тяевхргдна торган х.тл дә. анда катнашучы тар үзләре дә җиңечә юмор планына бирелә Картның шук с«<- 'авына игътибар ит тә. матайның анарга кайтарган җавабын кара
һәм аннары авторчың шушы упайдач ясаган авыр һ >м үтә җитди комментарий- сын укы: «Габдулла агай дөнья күргән
кеше иде. бу яшүсмер егет ана. чынлап та. тегүчедер төсле булып күренде». Нишләп? Нәрсәгә нигезләп? Авторның үтә җитдилеге. күрәсез, бу кисәктәге җиңелчә юморны кинәт җимереп ташлады һәм шул кинэтл-к Габдулла агайның малайны тегүче итен тануында логикасызлык та китереп чыгарды. Бу урында берничә төрле каршылык күз алдында Беренчедән. Сафәргалн ә .с бу чагында егет түгел, яшүсмер малай гына. Малайның да аптырап калганрак минутлары. Икенчедән. Габдулла абзыйга анык тегүчедер төсле булып күренүе» оч>н нигез юк. Өченчедән, гел ягыннан «яшүсмер егет» дип раслау бик үк төгәл дә түгел. Яшүсмер икән — яшүсмер, егет булырга әле иртә. Егет икән — егет, яшүсмерлекнең монда катнашы юк.
Сонгы басманы әзерләгәндә мин бу четерекле урынны: «Габдулла агай дөиои күргән кеше иде. бу яшүсмер тел бистәсе апа. чынлап та. тегүчедер төсле булып күренде» дип редакцияләдем һәм бераз котылдым дип уйлыйм. Беренчедән. Габдулла абзыйның малайны тегүчедер дип кабул итүендә азмы-күпме логика килеп туды. Чөнки ул — дөнья күргән кеше —тегүчеләрнең шулай телләренә салынган кешеләр икәнлеген белә Икенчедән, «яшүсмер егет» дигән каршылыклы төшенчәдән качтым. Өченчедән, «тел бистәсе» дигән харак-теристикам белән шушы эпизодтагы юмоо- ны саклап калдым, геройларым белән бер ритмга бастым.
Бусы озынгарак китте Тагын бер-ике кыскарак мисал. Садыйк муллада тегү теккәндә. бер кичне шулай сүздән сүз чыгып, иске фикерле кадим мулланың Сәфәргалигә янәсе, аның җәдит мәдрәсәсендә укыганлыгы өчен җене кузгала һәм ул аны сынап карау нияте белән пәйгамбәрләр маха рисы язылган иске бер китап тоттыра янәсе. укып кара шушыны, ипчек ермачларсың икән?
Малай башта аяыррак ермачлый, соңга т гба «шома гына, төртелмичә генә укый» башлый. «Укый» — бу урында артык җитди, күршесендәге башка сүзләр, уен-көлкеле настроение белән ничектер «туганлаша» алмый кебек. Шуңа ла игътибар ит. халык сөйләмендә шулай җннелчә көлү мыскыл тоны белән әйтелгән раслауларны без әле- дән-әле ишетеп киләбез ич — «малай уры> ча-татарча сукалый башлады хәзер», «акка кара белән язылганны мин аны үзем әә су-калыйм» Шу ларның барысын да искә алып, бу очракта мин әле бик үк шомарып җитмәгән Сәфәргалине укытырга түгел, бары тик сука.штырга гына булдым.
— Кабаланма ул кадәр, мин киткәч чы-гарырсың,— дип, килененә боерык бирә Сәлмән карт, кладовойга ябылган Мидхәтме кайчан чы.арырга икәнлеген аңлатып
«— Кабаланма ул 7йкле.идип үзгәрттем мин аны бу басмада. Тел нечкәлекләренә һәм. гомумән, бернинди нечкәлекләргә дә игътибар итәргә өйрәнмәгән иске фикерле авыл кулагы өчен, «ул кадәр» дип нечкәртеп сөйләүгә караганда, «тикле >*» дип сүзне бозып сөйләү төгәлрәк туры килә кебек
Кай урында сүзнең азагын бераз кылан-дырып. морфологик кушымчалар өстәп кую да образның сөйләү рәвешен төгәлрәк бирүгә һәм, димәк, образны тулырак ачуга ярдәм итә.
Шул ук Сәлмән карт җәмәгать җыенында старостаны, аның җыемнардан кергән акчаны үзләштерүен акларга тырышып, бик төче телләнеп, җаһилләнеп, сөйли-сөйли дә. ахырдан, ышанычлырак чыксын әчеп.
— Менә Садыйк хәзрәтне чакырып карыйк. ул да әйтеп бирер әгәр кирәк булса, — дип куя.
Сонгы. төзәтелгән редакциядә мин моны: «Менә Садыйк хәзрәтне чакырып карыйк, ул да әйтеп бирер әгәренки кирәк булса» дип төзәттем Бер сүзнең «койрыгын» тлк кына кыландырып, бөтереп кую гына блр. Ләкин әнә шул бәләкәй генә «огесаци.:» аркасында Сәлмән картның төлкелеге, сүзләрне бөтереп-бөтереп һәм. мөмкин чаклы ктг.апчарак итеп сөйләп, күз буярга тырышуы ныграк ачыла кебек, мина калса.
Яки икенче бер урында Сәфәргали «недо- |"1К.ч» җыеп йөрүчеләр артыннан тагылып бара-бара да. ахырда, тыштан кнрата.зда гына мәзәк кебек күренгән бу эшнең асылын андый төшкәч, автор белән икесе бер авыздан дигәндәй:
— «Юк. башта күренгәнчә мәзәк эш түгел иде бу!»— дип нәтиҗә ясап кхя Җөмләнең әйтелешенә, җөмлә эчендәге сүзләрнең урнаштырылуына караганда, бу— Сәфәргали чыгарган нәтиҗәдән лә бигрәк, аның исеменнән, ләкин у ■ сүзләре белән автор чыгарган нәтиҗә төслерәк яңгырый. Шхлай янгырамасын өчен сонгы редакциядә мин аны «юк. башта күренгәнчә ук мәзәк эш түгел икән Лә бу!» дип үзгәрттем. Бу җирдә кечкенә генә кушымча өстәт дс, икенче урында инкаро итүнең редакциясе бераз үзгәртелде Әнә шул сизелмәслек кенә үзгәрешләрдән малай үзе яки ул чыгарган дөрес нәтиҗә генә түгел, ә ' бәлки малайның бу темага кул селтәп, борылып китеп баруына кадәр күренеп кала кебек, һәрхәлдә, минем үземә шулай тоела
Кайвакытта болан да була Сип бик матур һәм оригиналь чагыштыру таптым ; ни уйлыйсың Дәрес, чагыш ыруның үзен генә аерып кара:анда, чынлап т.з хцышлы табыш булып күренүе мөмкин. Ләкин тормыш кап- тинасынын шул өзектә сурәтләнгән дөреслеге һәм. бигрәк т». образный социаль җирлеге белән бәйләп караганда, бер: нче карашка бик нәфис күренгән бу «табыш»ның ят тән булып кычкырып торты да мөмкин икән
Әзеге шул «Җәяүле кеше сукмагы» романын үземчә янадан бер кат энә күче аша үткәзеп, нык кына ч\арлап, яңадан машинкада суктырып биргәннән сон, рецензент Ибраһим Гази, яна күз белән укып анардан тагы байтак кына «атылмый казган киек кошлар» тотып күрсәтте Шулардай берсе: Сәлманнәр йортына килен булып төшәргә әзерләнгән, киенгән ясанган’, бяй зиннәткә төренгән ләкин, сөйгән кешесеннән аепылып, сөймәгән кешесенә китү сәбәпле бу зиннәтләрнең берсе дә күзенә күренми торган моңлы, борчулы Зәйтүнәне
мин өереннән аерылып калган ялгыз аккош белән чагыштырган булганмын. Рецензент шунда ук карандаш белән кулъязма читенә «артык нечкәртелгән, тамакка йокмый* дип язып кунган. Бу мнне чынлап та уйландырды. Зәйтүнәнең шул минуттагы рухи халәтенә. җилдә шаулап торган алма бакчасы кебек, йөргәндә шаулап торган ат-лас күлмәкләренә караганда, минем аны өереннән аерылып калган аккошка охшатуы I үзен беркадәр аклый да кебек. Ләкин онытырга ярамын: Зәйтүнә бит гади авыл кызы. Iабдулла агай кызы. Гомуми обстановка бик кырыс. Шуның өегенә тагы би чараныц кешечә әйт.» алмый торган тау чаклы кайгысы бар. Рецензент дөрес күрсәтә нигә монда ул хәтле купшы тык кирәк' Янадан караганда мин «аккош»ны каз белән. оясыннан адашып калган ялгыз каз белән алыштырдым. Кыр каты түгел, йорт казы. Бу инде жнрнеке. әйтергә мөмкин, шул ук I абдулла абзыйларның үз казлары ук булуы мөмкин Монда зур тына уртак лык һәм охшашлык бар.
Ә менә шул ук рецензент иптәшнең «Пөзек кашы» повестена карага әйтелгән фикерләрендә. Айдарның электә карангы- лы-яктылы шахталарда озак еллар калып сукырайган атларны кызганып, шунда ук тагы авылда калган һәм яшел тугайларда утлап йөри торган чабыш атларны сагынып искә төшергән вакытындагы «углан йөри- ләр»не «чабышып йөриләр» белән алыштырырга кинәш бирүе мине ышандырмады «Утлап йөриләр* — ул чабышып йөриләр түгел. «Утлап йөрү» төшенчәсенә — атларның яшь үләннәрле кырыккала» йөрүләре л». туктап, берсе белән икенчесенең кашынып торулары да яки. тора торгач, болын яңгыратып кешнәп җибәрүләре дә керә
О. бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул— сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә Га тәттә, ашык- пошыграк язу аркасында, без анык барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы б» сүз яки хрыиына ук куе. ып җитмәгәнме? — ул турыда уйлап баш ватмыйбыз Шунлыктан, кайбер сүз-ләрне кирәгеннән артык жнтеп. өшәндерәбез, шомарган бакыр акчага әйләндерәбез. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энжЬдәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара. Хәлбуки, телгә, сүзләрнең үз урыннарында, үз бизәкләре белән яңгырауларына игътибар, шул турыда кайгырту, шул игътнбарлылыкны иң элек үзендә булдыру, аннары шуны каләмдәш иптәшләреннән сорың белү — бу сон. барыннан да элек. без язучылар эше түгелме?
Шуннан чыгып. ,з даирәбез кешеләренә минем берничә практик тәкъдимем бар.
Беренче. Нәкъ менә шушы яктылыкта торып, безнең танылган әдипләребез, әллә нндә бер булса да. безне үзләренең лабораторияләрен.» алын керсеннәр, бу юнәлештә алар ничек эшлиләр, сүзләрнең көченнән ничек файдаланалар, әдәби телебезне тагын ла баета төшү вегендә нәрсәләр »ш- •:әргә кирәк, кай якларыбыз аксый-1 — туларны укучылар белән уртаклашсыннар иде.
Икенче. Бер үк вакытта үзара тикшерешү. береңнең әсәрен икенчең нәкъ әнә шушы яктылыкта «укып карау* да күп кенә уңай нәтиҗәләр бирер иде Берәүдән дә сер түгел. күп очраша, күп укый торгач үз әсәрендәге «адашып йөргән* сүзләрне күрми башлыйсын Ә икенче күз аны тизрәк күреп. тизрәк эләктереп ала.
Өченче «Казан утлары» журналын чираттагы тикшерүләрдә, Ялчылар союзы идарәсе, мәсьәләне үз агымына ышаныч калдырмыйча, аерым кешеләргә алдан ук журналны нәкъ менә шушы аспектта да күзәтүне тапшырырга тиештер кебек
Ниһаять, дүртенче теләк шул ук «Казан утлары» журналында һәм башка органнарда әдәби тегебезнең бүгенге торышы, аерым проблемалары, коммунистик төзелеш практикабызда телебезнең баюы, икенче телләр белән аралашу исәбенә нинди я а сыйфатлар ала баруы кебек мәсьәләләр буенча шушы өлкәнең әһелләре — фән эшлек- ..еләре ясаган чыгышларны бик бнк күрәсе килә.