Логотип Казан Утлары
Поэма

ТЫНЛЫК БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ


I
БАЛА
Кемдер берәү, эллэ кеше, Әлла инде төн җиле Тәрәзәмә кагылды да Уятып китте мине.
Кем йөри төн уртасында?
Бар табигать йоклаган...
Ж И P-А Н А
Мин чакырдым сине монда, һич йоклый алмыйм, балам.
БАЛА
Берни дә юк. Тирә-як тын. Нигә уяттың, анам?
Ж И P-А Н А
Әллә ни булыр шикелле, Йокың сак түгел, балам, Яман-ямьсез тошлэр нүргм, Төнен мин ялгыз һаман.
БАЛА
Әллә нинди гамьсез бер уй Күңелемә үрмәли.
Йокла тыныч, дөнья тыныч, Кайгы эзләп йөрмә, ди.
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Мин килдем сине алырга Гамьсезлек дөньясына. Батарсың, чыга алмассың, Кермә уй дәрьясына.
Ник сиңа ятлар кайгысы, Өеңә кер дә биклән.
Үз кайгың, үз шатлыкларың, Үз уең белән чиклән...
БАЛА
Таңда юлга чыгасым бар, Киттем мин, йокым кала.
Щ И P-А Н А
Анаң күкрәгенә ятып, Йөрәген тыңлап нара... Нәрсәдер тоеп, сизенеп Борчылам, уттай янам...
БАЛА
Синдә тынлын хөкем сөрә, Юнка борчылма, анам.
Җ И P-А Н А
Миңа берни дә кирәкми, Хәлем бел, юат кына...
БАЛА
Ул-бу була калса әгәр, Син мине уят кына... Узган авыр елларыңны Онытырга тырыш, ана. Яраларың да төзәлган, Инде тынычлансана.
Щ И P-А Н А
Әй бала, бала, бала...
Ул шомлы тынлык белән син Ялгызың калып кара.
БАЛА
Кояш баешы ягыннан Тын. уйчан җилләр исте.
Шул янларда ятып налган Туганнар искә төштә...
ҖИР-АНА
Оныта алмыйм июнь төнен, Накь шундый бер төн иде. Күк зәңгәр... Дөнья тын иде. Щиле акыртын иде.
Шул төнне бит иң дәһшәтле Сугышның таңы атты.
Шул төнне бит туганыңның Кояшы мәңге батты.
Үләр алдыннан бер минут Ул күккә карап ятты. Өзгәләнде: 'Әле генә Дөнья нинди тын иде...» Талпынды нидер әйтергә, Ләкин... соң иде.
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Ну күңелеңнән ул минутны, Уйлама, оныт нына.
БЕР МИНУТ ТЫНЛЫН
Күңелеңдә булырмын мин Бары бер минут нына. Килдем мәңгелек тынлыктан Бер минут булып кына.
Ңир куенында калганнардан Мин — соңгы ядкарь булам. Толларның һәм ятимнәрнең Керфекләренә кунам.
Мин килсәм — бар да тыналар, Башларын түбән иеп. Урыннарыннан торалар:
«Бер минут тынлык... > — диел. Чакырсалар — бин тиз килам, Кусалар — китә белом.
Насыйп булмас, ахры, миңа Очрашу шатлык белән. Йөрим Щир-ана буйлатып. Уйсызларны уйлатып, Таш бәгырьләрне елатып, Гамьсезләрне уятып.
Мәңгегә тынлык нүрмәгзн Ңир-ана әле дә түзем. Хәсрәтенең тик беразын Күтәрче, бала, үзең.
БАЛА
Берни дә күрмим, ишетмим, Ңир һәм Галәм кап-кара.
БЕР МИНУТ ТЫНЛЫК
Анаң күкрәгенә ятып, Йөрәген тыңлап нара.
БАЛА
Әллә кайда, бик еракта Шартлау ишетелгән сыман?..
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Тыңлама гына син аны, Ул ерак, ерак моннан.
БАЛА
Әллә җил китерә индо Янгын, иел, төтен исен?
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Җил белән үтәр дә китәр, Җирдә ни булмас дисең...
БАЛА
Тәре тагып, барабан кагып Солдатлар атлый төсле. Итекләре Җир-анамның Күкрәген таптый төсле. Әллә инде Җир-анамның Йөрәге дөп-дөп тибә.
Әллә инде шул шәүләләр Дөп-дөп-дөп... атлап килә?
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Син ишетмә, күрмә генә. Ташла дөнья кайгысын. Җир-аканың миллион-миллиард Балалары кайгырсын...
БАЛА
Күрмә, күз, ишетмә, колан. Ул ерак әле, ерак...
Җ И P-А Н А
Әй бала, бала, бала...
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Ана ул гел шәфкать сорый. Карама ла син аңа...
БАЛА
Күрмә, нүэ, борчылма, йөрәк, Ул ерак моннан, ерак...
БЕР МИНУТ ТЫНЛЫК
Әллә оныттың да инде Тып-тын курганнар барын. Җир-әннэңнең куенында Күпме корбаннар барын...
ҖИ РАНА
Улларым, балаларым...
Тик үзем генә белам мин Күлме улларым барын...
БАЛА
Җыр тааышы килә сыман Тирәннән, җир түреннән...
Ж И P-А Н А
Алар һаман җырлап уза Аналар күңеленнән...
БАЛАЛАР ҖЫРЫ
Зй аналар, нарагыз, Кайтып нилә балагыз, Тик өйләргә нерәлмибез, Узып кына барабыз. Җир-ананы санладык, Җанны биреп якладык. Бер минутка гына кайттык, Бөтенләйгә кайтмадык. Таң җилендә җилфердиме Зәңгәр ефән яулыгың? Нигә офтанасың, әнкәм, Әллә юкмы саулыгың?.. Әнкәемнең иңнәрендә Әллә кара шәл инде?.. Яннарыңа керә алмыйм, Белә алмыйм хәлеңне.
БАЛА
Моңача ничек күрмәдем, Мин кара шәлең нурәм?..
Җ И P-А Н А
Улларым-бәгырьләрема. Улларым каберләренә Куярга венок урам.
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Нигә искә төшерүләр?.. Онытырга вакыт инде. Җырлар гына кире кайта, Узганнар кайтмый кире.
Җ И P-А Н А
Күпме улларны тынлыкка — Мәңгелеккә озаттым, Иң йомшак һәм иң мөкатдәс Туфрагым белән яптым.
БЕР МИНУТ ТЫНЛЫК
Менә мин синең яныңа Бер минут булып кайттым. Әйт, ана, син ул тиранны Җир йөзене ник таптың?!
АНА
Ник таптым да ник бактым?!
Мин аны көткән чагымда «Бер кеше туар >, — дидем. Тиран буласын белсэмча.. Мин аны буар идем. Күкрәгемне телә һаман Мәңге төзәлмәс ярам. Аны баккан көннәрем һәм Төннәрем булсын хәрам!
ЗФИРДАН ТАВЫШ
Бетен җир шарын басып алырга хыялланган гитлерчы фашистлар дөнья сугышын башлап җибәрделәр.
БЕР МИНУТ ТЫНЛЫК
Җир йөзенә калыкты да Ул кулын алга сузды, Фашист явы Җир-ананың Күкрәген таптап узды. Аларның узган юлында Кан иде дә көл иде. Ул тиранны туктатырга Мемкинме? Мөмкин иде! Ах син, Кеше, Җиргә басып Нига бер сүз катмадың? Нигә бер сүз катмадың да Ник аны туктатмадың?!
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК ҺӘМ БАЛА
Ул чагында, ул чагында... Ул бездән ерак иде.
Җ И P-А Н А
Минем Гюрагемэ ятып Тыңларга кирәк иде.
ЗФИРДАН ТАБЫШ
Икенче бөтендөнья сугышы җир ширыни зур һәлакәт алып килде Бу сугышта карбин булучыларның <.аны 50 млн. га җитз. Совет халкы 20 млн. кешесен югалтты.
Җ И P-А Н А
Үтте тиран, китте тиран Яндыоып, таптап, талап, Бео сынык икмәк сорыйлар Сабыйлар күзгә карал. Нәниләр салкын куеныма Кора дә < җылыт'- дилзр; Ярый әле мәрхәмәтле Улларым онытмыйлар.
АКЫЛ ИЯСЕ
Нинди ярдәм ниран сиңа, Мин тыңлыйм сине, анам?
Җ И P-А Н А
Сабыйларым ач-ялангач, Хәлләрем яман, балам... Бер ягым — боз. бер ягым — Бер туңам да бер янам. Синнән нөтмичә ярдәмне Көтиммени алладан?.. Балаларны яшәтерлек, Карт анаңны яшәртерлек Бармы бер нөч?
АКЫЛ ИЯСЕ
Бар, анам!
Мин ззлим аны күл еллар, Мин эзлим аны, табам!
БИЛГЕСЕЗ ТЫНЛЫК
Еллар, сәгатьләр, минутлар Исәбен югалттым мин.
Акыл иясе кулында Тып-тын озак яттым мин. Берзаман минем эчемә Үтте дә ни тапты ул! Мәңге тын яткан тылсымлы Көчемне уятты ул.
Акыл иясе тузәлми, Шатлыктан биеп китә...
Щир-ана. Кеше, балалар, Сезне зур бәхет көтә!!! Бик янын ич чул яшәрер һәм бозлар эрер нөннәр, Айга, йолдызларга басып, Күкләрдә йөрер көннәр. Йолдызлар җиргә сокланып, Күрешүне котеп яна. Сөенечтән Ңир-ананың Күзләреннән яшь тама.
Җ И P-А Н А
Озын гэмерле булырсыз, Сез бәхетле, балалар...
АТОМ ТЫНЛЫГЫ
Мине — куркыныч тынлыкны Кая алып баралар?..
Җ И P-А Н А
Кил, бәхет, тыныч картлыгым Ханына...
Күптән нөтәм. Карлыгач булып килдеңме? Мин сине нүнтән кетам.
АТОМ ТЫНЛЫГЫ
Көтмә син мине, Җир-ана, Күккә карамасана...
ЭФИРДАН СОҢГЫ ХӘБӘР
1945 елның 6 август ирт.тсендз Америка бомбардировщигы япон шәһәре Хиросимага беренче атом бомбасын ташлады. Шартлау натиҗасеног 78150 кеше үлде. 13983 кеше лобәрсез югалды. 9428 кеше авыр яраланды. Өч коннан соң Нагасаки шаһаре да шул ук язмышка дучар булды.
АТОМ ТЫНЛЫГЫ
Күз ачып күз йомганчы Ут эчендә калды җир. Янды һава, янды шаһәр, Янды кеше, янды җир.
Җ И P-А Н А
Мин сиңа ышанган идем, Нишлаттең мине, балам?!
АКЫЛ ИЯСЕ
Белмәдем варвар икәнен. Ах, мин алдандым, анам, Мәңге-мәңге онытылмаслык Мин сабак алдым, анам.
ХИРОСИМА ТЫНЛЫГЫ
Җир-ананың күкрән көчен Кемнәр нулына бирдең? Кемнәр нулына бирдең син? Мин сорау белән нилдем. Хиросима тынлыгы мин. Мин сорау белән килдем. Ник. Кеше, гамьсез йокладың, Юлларына чыкмадың, Шул варварның бомба тоткан Кулларына сукмадың?!
ҢИ РАНА
Хәрабәләр арасында Иөз меңләп балам калды.
АКЫЛ ИЯСЕ
Күкрәгеңдә, күкрәгеңдә Төзәлмәс яраң калды. Ниченләр итеп төзәтим Җир-әнкәнең ярасын?
БАЛА
Кара шәлеңне ябынып. Әнкәм, ная барасың?
Щ И P-А Н А
һаман да ышанмыйм эле, һаман да емет өзмим. Хәрабәләр арасыннан Балаларымны эзлим... Балаларымны эзлим мин, Балаларымны эзлим...
Каберләрен табалмадым, Туфрак та саналмадым.
БАЛАЛАР ҢЫРЫ
Әнкәемнең иңнәрендә Әллә кара шәл инде?.. Яннарыңа килә алмыйм, Белә алмыйм хәлеңне.
БАЛА
Чәчләрең ап-ак икән ич, Әнием, ниләр күрдең?
ЩИРАН А
Хәрабәләр арасында Балалар эзләп йөрдем. Кайда сез, балаларым? Мин сезне эзләп йөрдем...
ТЫНЛЫК
Хиросима тынлыгы мин. Мин сорау белән килдем...
II
Щ И P-А Н А
Шул көннән соң иңнәремдә Гөл кара шәлем йөртәм. Күктәге зәңгәр тынлыкка Карыйм да... хәсрәт көтәм. Берзаман баксам һавага — Ишетәм... күктән тавыш.
КҮКТӘН ТАВЫШ
Бу мин, әни, ишетәсеңме?
Җ И P-А Н А
Тавышы күптән таныш...
БАЛА
Бер дә нурынма, әнием, Син аны тыңлап кара.
Ул — башка Акыл иясе, Сәламнәр юллап бара.
ЭФИРДАН ТАВЫШ
...Советлар Союзы территориясеннән еВо^ток» космик корабле җибәрелде' Космик кррибль белен СССР гражданины идарә итә.
БАЛА
Бер дә сискәнмә, анакай, Галәмдә барган егет — Синең балаң — алып килә Кояш чыгышы ягыннан, Бәхет, Ышаныч, Өмет!
Җ И P-А Н А
Кем әйтер аны бала дип, Кара син аны, кара, Бишегеннән сикереп чыгып, Йолдызга китеп бара.
Кем уйлаган?.. Әй, аныллым, Үрлә, югары үрлә!
Карт ненендэ әниеңне Оныта гына күрмә...
КҮКТӘН ТАВЫШ
Синнән гүзәл, синнән нурлы Изге җирне тапмадым. Сал, әннәм. кара шәлеңне, Ник йөзеңне капладың?
БАЛАЛАР ҖЫРЫ
Әниемнең иңнәрендә Әллә кара шәл инде? Күккә менеп күрер идем, Белер идем хәлеңне...
КҮКТӘН ТАВЫШ
Бер да шикләнмә, анакай. Нүр, нинди аяз күгең... Бар галәмгә, бар дөньяга Сүзләр озатам бүген: Без ачкан ул Атом көче Җимерү өчен түгел! Җир-зна. синең исемеңне Күккә язып калдырам, Күр әнә, синдә шифалы, Сүнмәс утлар яндырам.
ЭФИРДАН СОҢГЫ ХӘБӘР
...Советлар Союзында атом качена нигезләнгән электростанция эшли.
.. Дөньяда беренче тапкыр Советлар Союзында төзелгән кЛенин» исемендәге атом бозваткычы Төньяк диңгез юлына чираттагы рейска китте.
БАЛА
Дәвалар алып нилз ул — Төзәлер яраларың...
БЕР МИНУТ ТЫНЛЫК
Твэәлсэ да яраларың, Кайтмаслар балаларың.
Ill
ҖИР-AH A
Бер якта заңгәр күгемне Улларым санлап тора. Бер ягымны кара-шомлы Болытлар каплап тора...
БАЛА
Каяндыр җил алып килә Янгын, көл, төтен исен.
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Дәһшәтле көчне сыныйлар,
Китмәсен аңа исең...
ХИРОСИМА ТЫНЛЫГЫ
Хиросима тынлыгы мин.
Мин белам аның көчен...
ЭФИРДАН СОҢГЫ ХӘБӘР
Америка Кушма Штатлары Невада штатындагы полигонда атом-төш коралы шартлатты. Бу шарт..ауның хәрби әһәмияте бар.
Щ И P-А Н А
Барысы да еТыныч кына
Йокла...» дип юаталар.
Шул дәһшәтле көчләр мине Ионымнан уяталар.
ЭФИРДАН СОҢГЫ ХӘБӘР
Башка дәүләтләрнең территорияләренә дәгъва иткән Көнбатыш Германия реваншистлары. киләчәктә уз планнарын тормышка ашыру өчен атом-төш коралына ия булырга омтылалар
БАЛА
Әллә кайда ишетелә Барабан тавышлары...
ТЫНЛЫК
Деп-деп-деп басып киләләр Тиранның варислары.
Щ И P-А Н А
Шул уи... шул ук адымнары.
Сүзләре, маршлары.
Берәү, гел аңа охшатып, Кулларын алга суза.
Балалар ятнан иң изге
Туфракны таптап уза.
ЭФИРДАН СОҢГЫ ХӘБӘР
АКШта. рәсми властьларның м т алдында, уәлэрен «Гитлерның варислары * дип атаган фашист өерләре ачыктан-ачык җыелыш tap үткәрәләр Неонацистлар национал- социалистик хәрәкәтнең бәген дөньяга таралуына исәп тоталар Нацистлар партиясе Канада илендә дә бар. Аяарның «юлбашчысы» турыдан-туры Германия Федератив Гсспубшкасы белән элемтә тота
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Анаң к/нрәгенә ятып.
Нии, бала, уйга калдың?
БАЛА
Кайдадыр янгын, янгын...
БЕР МИНУТ ТЫНЛЫК
Ах, ник алдарак нилмадең, Ах, ниго соңга калдың?
ЭФИРДАН СОҢГЫ ХӘБӘР
АКШ сәрби һаеа көчләренең самолетлары Вьетнам шәһәрләрен һәм авылларын нарвсрларчи бомбага тоталар
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Күрма син аны, ишатна...
Ж И P-А Н А
Сүндер ул утны ничек те.
ТЫНЛЫК
СаЗыйг.ар йоклый бишектә.
ЖИР-АН А
Сабыйлар йоклый бишектә.
ХИРОСИМА ТЫНЛЫГЫ
Кичекма!
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫН
Анаң күкрәгенә ятып, Ник, бала, уйга баттың?
БЕР МИНУТ ТЫНЛЫК
Мин менә синең яныңа Бер минут булып кайттым.
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫН
Әнкәңнең чал чәчләренә Карап ник башың идең?
ХИРОСИМА ТЫНЛЫГЫ
Хиросима тынлыгы мин. Мин сорау белән нилдем...
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Анда синең ни катнашың. Кандадыр, имеш, янгын...
Ж И P-А Н А
Нигә бер сүз дә әйтмисең. Ник, балам, уйга калдың?
БАЛА
Күпне күргән күкрәгеңә Башымны куйдым, анам. Көрәгеңнең тибешләрен Ишеттем, тойдым, анам!
Ж и P-А Н А
Аңласаң иде. балам...
БАЛА
И анам, чиксез газаплар, Хәсрәтләр күргән анам. Дөн-.я кайгысын инеңдә Күтәреп йэргән анам.
Ж И Р-А Н А
■ ■ласг" иде, балам...
БАЛА
Мин барам, шунда барам!
ЩИР-АН А
Аңладың мине, балам...
БАЛА
Мин барам, шунда барам.
Таң белән юлга чыгам. ° Сан ионлагыз, туганнар! дип, Бар деньяга чаң сугам!
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Нигә юнна чаң сугарга!
Тен тыныч, аяз күгең...
БАЛА
Кит күңелемнән, гамьсез тынлык, Син миңа юлдаш түгел, Анам бәхетен санларга Мин юлга чыгам бүген.
ГАМЬСЕЗ ТЫНЛЫК
Кусаң — әллә найгыраммы, Бик исем китмәс әле. Мин барында бу деньяда Гамьсезләр бетмәс әле...
Ң И P-А К А
Кем килә ул? Таң нурында Чәчләре җем-җем итә...
БАЛА
Ул килә минз алырга.
Әни, мине юл нэтә.
АКЫЛ ИЯСЕ
Карт анам, синең балаңны Таңда ерак юл көтә.
ЩИР-АНА
Ул китә? Кая китә?
АКЫЛ ИЯСЕ
Барча ул һәм кызларыңа Ул синнсн хәбәр илтә. Юл ачын. өгзт. әзерлән... Синэ корабың көтә.
БАЛА
Миллионнар бәхетен сакларга Еран сәфәргә чыгам.
Ңир-әнкәнең әманәтен Улларына тапшырам. Мине уяткан, уйлаткан Балалар җырын алам.
Щ И P-А Н А
Ак булсын юлың, балам!
БАЛАЛАР ҢЫРЫ
Нигә офтанасың, әнкәм, Әллә юнмы саулыгың?..
АКЫЛ ИЯСЕ
Ябын, әнкәм, алып төштем Күкнең зәңгәр яулыгын.
Щ И P-А К А
Зәңгәр яулык белән ябам Ап-ан чәчемне, балам.
БАЛА
Әманәтеңне үтәрмен. Син шикләнмә.
Щ И P-А Н А
Ышанам!
БАЛА
Тыныч йокла, әни бәгырем.
ЩИР-АНА
Хәерле юл!
БАЛА
Хуш. анам!
Щ И P-А Н А
Балаларның уяулыгы — Аналарның саулыгы.
КҮНГӘН ТАВЫШ
Бар Галәмдә җилфердәсен Җир-әнкәнең яулыгы!
ҖИР-AH А Тын калган өйләргә Кагылып үтәм мин. Җил булып НИЛӘМ дә Тәрәзә чиртәм мин: Дәшегез, аналар: Ни булыр яңадан Кузгалса ул яулар?! Дашегез, аналар, Уянсын балалар! Уянсын балалар! Сүзем бар аларга — Ан болыт шикелле Тузгыган чәчләрем. Калмаган күзләрдән Тамарлык яшьләрем. Хәсрәтле йөземне Җыерчык каплаган, Өстемдә никадәр Бомбалар шартлаган. Сиздермим, сызлыйлар Йөрәктә яралар... Белмиләр балалар, Әйтмиләр аналар... Әйтегез, аналар, Белсеннәр балалар! Кызларга, улларга: Дөньяның язмышы Бит сезнең кулларда' > Мин йөрим әйләнеп Бар дөнья буйлатып, Гамьсезне уятып. Уйсызны уйлатып. Дәшегез, аналар. Уянсын балалар! Миллиард ел яшәп Тынгылык күрмәгән Әнкәгез чакыра. Ак болыт шикелле Чәчләрем ханына... Яңадан уянган Фашистлар уяулар, Дәшегез, аналар. Уянсын балалар! 1966. ------ ♦ ------