Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ, СӘЕТ СӘЛИМГӘРӘЕВ


Тулы исеме Сәетмөхәммәт аның. Иптәшләре Сәет дип кенә йөртәләр: Сәет Сәлимгәрәев.
Үзләрен данга күмгән атаклы мы. иң беренчеләрнең берсе итеп
Сәет үзенең нибары дүрт ке-шедән генә торган вахтасы белән ел саен диярлек 8 750 метр чамасы тау токымы бораулап үтә.
Күпме бу?
Бик күп. Ел саен өзлексез рәвештә «кара алтын» биреп торучы 5 яки 6 скважина дигән сүз бу. Кайбер бригадалар, мәсәлән, егермешәр кешедән торган коллективлары белән дә шулкадәр җир бораулап үтә алмыйлар.
— Сәет Сәлимгәрәев 15 ел бораулаучы булып эшли. Шул вакыт эчендә ул бораулап үткән нефть скважиналарын бергә кушсаң. үзе бер промысел булыр иде. — диләр бораулау конторасында. һәм бу чыннан да шулай. Сәет Сәлимгәрәев «Татбурнефть» трестының Азнакай тагы данлыклы 3 номерлы бораулау конторасында гына түгел, бөтен республикабызның «беренче номерлы» бораулаучысы булып санала.
Шушы Сәет кебек егетләр белән бит инде Социалистик Хезмәт Герче Михаил Петрович Гринь бригадасы Татарстан шартларында елыча 35 мең метрдан да артыграк бораулап үтәргә мөмкин икәнлекне практикада күрсә гте.
Нәкъ инде шуларны рекорд артыннан рекорд куюлары б тәч бөтен ил нефтьчеләре әле ьш-әле котлап торалар. Шулар исеме <ә берничә тапкыр рәттән партиябез һәм хөкүмәтебез исеменнән тәбрикләү телеграммалары КИЛ IV.
нефтьчеләребез турында сүл чыкты- аның исемен атыйлар.
1966 ел исә Сәет өчен аеруча истәлекле буллы. Аның вахтасы моңарчы әле беркайчан да күрелмәгән яна уңышка иреште: елның беренче яртысында гына алар 5 мен метрга якын каты тау токымнарын бораулап үтеп, республика буенча яңадан рекорд куйдылар...
Хәер, узган ел гомумән башка еллардан күп яклары белән аерылып торды Язлары да башка елларныкына караганда матуррак килде. Шомыртлар да. алмагачлар да башка елларга караганда күңеллерәк булып чәчәк аттылар.
Юк. бер язы гына түгел, җәе дә искитмәле булды 1966 елның. Мондый матур ел унҗиде ел әйләнәсенә бер килә. диләр картлар.
Хәер, гаҗәп тә түгел, съезд елы иде бит ул.
Яна бишьеллыкның беренче елы иде.
Нур өстенә нур дигәндәй. Сәет тормышында да узган елны онытылмаслык бер вакыйга булып алды.
Азнакайда нефть чыга башлаганнан бирле эшләп, беренчелекне үз кулында тоткан М. П. Гринь бригадасында гел макталып кына телгә алынган Сәеткә күп төрле премияләр, кыйммәтле бүләкләр алырга туры килгәләде. Әмма, бүләкнең иң зурын, гомер буена онытылмаслык истәлек булып калырдаен. ул узган ел алды. СССР Верховный Советы Президиумының 1966 елның 23 май Указы белән .хөкүмәтебезнең иң зур бүләге — Ленин ордены белән бүләкләнде ул.
Коммунист Сәет Сәлимгәрәен Ленин ордены кавалеры .хәзер.
.. Азнакай ягы. атаклы як.
Данлыклы як.
Аның бораулаучылары, нефть чыгаручылары һәм җидееллык заданиены биш елла үтәп чыккан атаклы вышка монтажлаучы.тары турында кемнәрнең генә ишеткәне булмады икән! Шушы коллективлар бит инде соңгы ун ел эчендә Бөтенсоюз социалистик ярышларда сокландыргыч унышларга ирешеп, үзләрен данга күмделәр.
Үткәннәргә чигенеш ясап тормыйча. 1966 елның беренче яртысын гына алыйк. Азпакайлылар яңадан үзләренең гүзәл уңышлары турында бер-бер артлы рапорт бирә башладылар...
Бу унышларга ирешүнең сере бик гади: монда яңалыкны яраталар, алдынгы эш алымнарын, яңа техниканы беренчеләрдән булып производствога кыю кертәләр
Мисал өчен бораулау конторасын гына алыйк. Производствоны якача планлаштыру һәм экономик стимуллаштыру кебек бик әһәмиятле .хуҗалык реформасы ла монда илебездә иң беренчеләрдән булып (1966 елның беренче көннәреннән ук) производствога кертелде.
Производство белән җитәкчелек итүнең яна системасына күчү. 1966 елның беренче кварталында ук гүзәл нәтиҗәләргә ирешүгә юл ачты.
Берничә мисал.
КПССныи Татарстан Өлкә Комитеты бюросы «Татнефть» берләшмәсе бораулау бригадалары социалистик ярышының 1966 ел I иче кварталы нәтиҗәләрен тикшереп. КПСС Өлкә Комитеты һәм Татарстан Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагын. «Әлмәтбурнефть» трестының беренче конторасында эшләүче Николай Дранкпй бригадасыннан алып. «Татбурнефть» трестының Азнакайдагы өченче бораулау конторасында эшләүче мастер А. Хөснстдинов бригадасына бирергә дигән карар кабул итте.
Мастер А. Хөснетдинов бригадасы узган елкың беренче кварталы планын 111.5 процентка, .хезмәт җнтештерүчәилеге планың III,") процентка үтәде. Бораулауда житештерүчән вакыт Я 1.0 процент булды. Бер метр жир токымы бораулап у түнең үзкыйммәте 5.5 процентка киметелде, бораулау тизлеге планга карата 109 процент тәшкил итте.
Икенче квартал исә үзе белән тагын да зуррак куанычлар, шатлыклар китерде. Иң элек «Азнакайнефть» промыселлары идарәсе коллективының икенче квартал нәтиҗәләре буенча Бөтенсоюз социалистик ярышта беренче урынга чыкканлыгы турында \.»бәр таралды. Коллективка СССР Министрлар Советының һәм ВЦСПС Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы һәм 28 мен 125 сум күләмендә акчалата беренче премия бирелде.
Ул да булмады: буровой вышкалары монтажлаучыларнын яна уңышы турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгерде.
Атна да үтмәде —тагын да зуррак шатлык Азнакайның бораулаучылар коллективы да икенче квартал нәтиҗәләре буенча социалистик ярышта беренче урынга чыкты һәм акчалата бирелә торган беренче премияне алды.
Коллектив җиде ай эчендә генә дә план буенча бирелгән 72 урынына 83 скважина бораулап промыселга тапшырды. Шул ук чор эчендә 69 мең ярым сум дәүләт акчасы янга калды.
Зур уңыш бу.
Бәлки шуна күрәдер, илебезнең төрле-төрле почмакларыннан, шулай ук чит илләрдән дә, бик күп кунаклар, бик күп делегатлар киләләр монда. Алдынгы эш ысулларын өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм. ниһаять, үзләрен данга күмгән Азнакай нефтьчеләрен үз күзләре белән күрергә дип киләләр алар. Билгеле инде, бөтенсоюз күләмендә барган социалистик ярышта берничә ел рәттән җиңүче булып чыккан атаклы бораулау конторасында ла булалар .
Андый вакытта, кагыйдә буларак, контора җитәкчеләре бернинди икеләнүсез бораулаучы Сәет Сәлимгәрәев исемен атыйлар
- Үз эшенсн виртуозы. - • лиләр аның турында.
Шунда ук. диспетчер аша. Сәетнең кайдалыгын белешәләр. Вахтада булса, машиналарга төялеп, буровойга чыгып китәләр Өендә булса, чакыртып алалар.
Күптән түгел генә. Әлмәттә нефтьчеләрнең Бөтенсоюз форумы барган көннәрдә генә. Азнакайга зур бер төркем кунаклар килде Баш- кортстан, Төмән. Кубань. Төньяк Кавказ һәм илебезнең башка нефть районнарыннан килгән вәкилләр дә бар иле анда. Форумда вакытта ук берничә тапкыр исеме телгә алынган Сәет Сәлим.әрәевяы күрергә теләделәр алар.
Сәетнең өендә чагы туры килде.
Чакырттылар...
«Бораулаучы» дигәч тә без. гадәттә, гаять зур физик көчкә ия булган. тимер ихтыярлы бер пәһлеванны күз алдыбызга китерәбез. Кунаклар да мәһабәт гәүдәле, аю кебек салмак хәрәкәтле бер пәһлеванны күрербез дип әзерләнгәннәр иде булса кирәк, алларында җыйнак гәүдәле. яшүсмер малайныкы кебек чандыр буй-сынлы бораулаучыны к\р әч. «шушы да булдымы сезнең күккә чөеп мактаган бораулаучыгыз!» дигән-.әй. бер мәлгә сәерсенеп калдылар кебек
Андый вакытта, ирексездән. Мәскәү янындагы колхозларның берсендә сыер савучы булып эшләүче Л. Сысоева белән булган бер кы чыклы вакыйга искә төшә (Бу турыда ул үзе КПССның XXI11 съезды трибунасыннан сөйләгән иде.) Депутат буларак, анар да. Совет парламентарие составында. Америка Кушма Штагларында булырга туры килә Шунда песнәк кадәрле генә япь-яшь кызның, колхоз кадәрле колхозла сыер савучы булып эшләве турын та ишеткәч, ышанмыйлар Чираттагы «пропаганда» дип уйлыйлар. Сысоевага бер фермерның фер магында рәттән берьюлы берничә сыер саварга I әм җыелган халыкны ран калдырып, үзенен чыннан да «гади» бер сыер савучы икәнлеген «исбат итәргә» туры килгән...
Сәетнең дә ниндирәк бораулаучы икәнлеген белү өчен буровойда
вахтада торганда эшләвем күрергә кирәк. Менә шунда инде анарда бораулаучы өчен кирәк булган барлык сыйфатларның да барлыгын күрәсең. Аның житез, төгәл, өлгер хәрәкәтләрен күреп сокланып туя алмыйсын. Ирексездән: каян килгән анар шулкадәрле җитезлек тә. шул- кадәрле дәрт. егәр, дип уйлап куярга мәжбүр бутасын.
Билгеле булганча, нефть скважиналары бораулаганда, инструментны (ике километрга якын сузылган корыч трубалар тезмәсен) күтәреп- төшерү төп эш процессларының берсе булып санала. Скважинаның тирәнлеге мең ярым метрга житәрәк, тау токымнары гаять катылана. Скважинага төшерелгән яна борах сәгать, сәгать ярым эчендә 7—8 fурыны белән, хәтта 3—4) .метр да бораулап үтә алмый, үзенең диаметрын югалта, үтмәсләнә. Аны шунда ук янадан алыштырырга кирәк. Моның өчен инструментны 25 метрлы «шәмнәр»гә бүлеп яңадан жир өстенә күтәрергә, яна борах куеп, янадан бер-берсенә ялгап, скважинага төшерергә кирәк
Инструментны күгәреп-тәшерү. төп эш процессы булу белән беррәт- т,)н, гаять дәрәҗәдә авыр, катлаулы һәм зур төгәллекне таләч итә. Сәетнең бх эшне башкаруы турында иптәшләр үзара сүз алып барганда: «Ут өере!..» диләр.
Чыннан ла. бу эшне башкару буенча беркемнең дә әле Сәегкә жпт- керә алганы юк Аның эш алымы бүгенге көндә контораның гына түгел, республикабызның барлың бораулаучылары өчен үрнәк булып тора.
Хәер, бер инструментны күтәреп-төшерүдә генә түгел, башка бик күп төрле эш процессларын башкаруда да Сәет күптәннән бирле инде «беренче номерлы бораулаучы» булып санала.
Җнр-ана үзенең хәзинәсен бик тирән, кут-күз тимәслек итеп, мен төрле тау токымнары а тына яшергән һәрбер тау токымының, «серле йозак» кебек, бары тик үзенә генә хас сыйфатлары, үзенчәлекләре бар. Теге яки бу тау токымын бораулый башлаганчы ук. бары тик «йозакка* ярарлык «ачкыч» табарга, ягъни тиешле борау сайлап ала белергә кирәк Бу эштә чак кына саксызлык курсәтсәң дә. четерекле хәл килеп чыгуын көт тә тор. скважина сиңа менә дигән «күчтәнәч» әзерли дә куя: я инструмент шартлап сына, я борау уала, шарошкалары-ниләре белән скважина төбендә кала.
Кагыйдә буларак, скважина төбендә кечкенә генә металл кыйпыл- чыгы барлыгы беленсә дә. эшне дәвам иттерергә рөхсәт ителми.
Ул да булмый, скважина «киреләнә»: балчык измәсе жир астында үзенә юл табып читкә ага башлый... Агрегатлар чакыртып берьюлы 15—20 тонна югары маркалы цемент эремәсе тутырылып, балчык измәсенең качу юлын томалыйлар...
Шунда ук бораулаучыларны яна бәла сагалап тора: скважинаның стеналары жебеп ишелә башлый. Янадан агрегатлар кирәк, янадан егерме яки утыз тонна цемент тутыр...
Кыскасы, кыенлыкларның исәбе-хисабы юк. Нефть скважиналары бораулауны тикмәгә генә инә белән кое казу белән чагыштырмаслар иде.
Буровойда андый-мондый четерекле хәл килеп чыктымы, Сәеткә мө- рәжәгать итәләр Бу инде мастерның да, бригада членнарының да гадәтенә кергән.
Михаил Петрович Гринь һәр очракта диярлек бер үк сүзләрне кабатлый:
— Вахтада Сәлнмгәрәев булганда жаным тыныч. Мин анар үземә ышанган кебек ышанам. — ди. Шунда ук өстәп тә куя:—нинди генә хәл килеп чыкмасын, кгалып та. каушап та кала торганнардан түгел ул. Кыскасы, башлы егет...
Юк. мактау сүзләренә юмарт кеше түгел Михаил Петрович. Әмма Сәеткә һәрвакытта ла диярлек ике генә сүз әйтүне кирәк дип таба;
— Молодец, Сәет!
...Июль аеның соңгы көннәре. Искиткеч матур чак. Сәетләр гаиләсе бик нртә торды ул көнне. Ял итәргә дип сөйләшеп атап куйган көннәре иде бу.
Әй-йе. алар бүген чын-лап торып ял итәчәкләр. Алдан ук сөйләшеп куйганча. туп-туры гүзәл Ык буена, табигать куенына китәчәкләр. Җыйнаулашып ялга чыгып, балыклар тотып, ухалар пешереп. рәхәтләнеп бер ял итсеннәр әле
Сәет шундый уйлар бе-лән машинасын алырга дчп гаражга йөгерде. Юлда иртәнге вахтага барырга дип чыккан бораулаучылар очрадылар.
— Сәлам. Сәет!..
— Сәлам, дуслар!
— Нәрсә, ял итәсеңме?
— Әйе. ният шулай- рак иле.
— Безнең өчен дә ял ит.
— Була ул... Автовокзал турына
жигәрлк, каяндыр Ми- Социалистик Хезмәт Гер:>е М. П Гринь хаил Петрович Гринь ки* С. Сәлимгарәев.
леп чыкты. Сәетне туктатты.
— Үзең килеп чыгып бик яхшы иттең әле. Югыйсә, өенә кеше жи- бәрергә дин тора идек... — диде ул.
Сәег сагая калды.
— Берәр нәрсә булдымы әллә?..
_ Qfie> _ Л||де мастер — Кичә кич конторада, директор кабинетында. производство киңәшмәсе булды ..
— Соң?..
— Сина бригада кабул итәргә туры киләчәк...
Сәет бер мәлгә төшенә алмыйчарак торды.
— Берәр жиргә китәсеңме әллә?—дип сорап куйды
Бу сорауны гикмәгә генә бирмәде ул Михаил Петрович отпуска- ларга, депутат буларак сессияләргә киткәндә, анда-монда командировкаларга' барганда (кайвакы гларда хәтта чит илләргә дә командировкага киткәли), кагыйдә буларак, һәрвакытта да үзе урынына мастер и юн Сәетне калдыра торган иле.
Юк. Михаил Петрович беркая да китми икән: Сәетнең үзенә бригада биреп, бөтенләйгә мастер итеп күчерергә булганнар.
Сәетнен башында берьюлы берничә төрле уй чагылып китте: кайсы бригаданы бирергә булдылар икән? Конторада хәзерге көндә 7 бригада.
в. ,к. У*, м 1.
Сигезенчесен оештырырга гына уйлыйлар, әмма отпускалар чоры буларак, кеше житмәү сәбәпле, бу эш хәзергә тоткарланып тора.
Шулай да сорап куйды ул:
— Кайсы бригаданы бирергә булдылар?
— Хөснетдиновныкын.
— Ә Хөснетдинов үзе?..
— Ул отпускага китә. Аннан кайту белән, участок начальнигы итеп күчереләчәк...
Михаил Петрович сәгатенә к\з төшереп алды.
— Ә хәзер бар Буровойга...
— Ничек?!. Хәзер үкме?
— Әйе. Яна буровой кабул итәргә кирәк...
Сәеткә өенә кайтып өс-башын алыштырырга да туры килмәде. Тиз генә вахта машинасына утырды да туп-туры буровойга китеп барды.
Сәет үзе кабул итеп аласы бригада членнарын яхшы белә. Хәер, тату бер гаилә кебек яши торган бу конторада бер-берсен белмәгән кеше юктыр да. .
Бораулаучылар белән тулган автобус ялтырап яткан асфальт буйлап алга ыргый...
Иң арттагы урыннарның берсендә утырган Сәет вахтага баручылар арасыннан үзенен кешеләрен, үзенен яна иптәшләрен барлый.. Әнә бо-раулаучы Шакуров утыра. Димәк, хәзер анын. вахтасы... Ул мастерның алышынуы турында ишеткән булса кирәк Бая. Сәет автобуска сикереп менеп утыру белән, елмаеп, бөтенләйгә үз итеп исәнләште. Әнә ярдәмчесе. Шунда ук—вахтаның электригы Мөхәммәдияр Хәбибул- лин. Кулында, гадәттәгечә, китап анын Укып бара. Күпне күргән, шактый кызык, үзенчәлекле кеше бу. Анын бер лә белмәгәне юк «Аяклы энциклопедия», диләр Мөхәммәдияр турында. Аның «Тәүлегенә 3—4 сәгать китап укымасам. көнемне әрәм узды дип саныйм мин», — дигән сүзләрен Сәеткә үз колагы белән ишетергә туры килгәне бар.
Сәет бригаданын башка кешеләре турында да уйлап алды.
Бригада кадәр бригада кабул итеп алу уен эш түгел инде ул. Әмма, бригада да үзенен якын дусты, Әхәт Җиһаншинның булуы аның өчен бик уңай иле.
Хәер, Әхәт анын якын дусты гына түгел, авылдашы, хәтта классташы ла. Бер партада утырган чаклары да күп булды аларның. Биографияләре дә бер үк төсле. Икесе дә Азнакай районының Чувар-Абдул авылыннан. Бер.ә үстеләр, икесен лә бер үк көнне армиягә озаттылар. 1951 елда армиядән дә бер үк вакытта кайтып төштеләр Ул чакта инде: «Бу якларда да нефть бар икән. Житмәсә тагын чиксез күп икән», дигән сүзләр телгә кергән иде. Ике дус Азнакайга эшкә керергә дип килделәр. Аларны Бөгелмәгә, бораулаучы ярдәмчеләре әзерли торган кыска сроклы курсларга жибәрделәр. Кайттылар. Эшли башладылар. Исемнәре макталып телдән төшмәде аларның. Бер үк вакытта өйләнделәр... Эшгә дә, тормышта да. ничектер үзара ярышып, берсе-берсен уздырырга теләгәндәй яшәделәр алар. Берсе автомашина сатып аллы. Ничек итеп инде икенчесе калсын ди! Икенчесе дә алды...
Икесе дә орден кавалерлары Әхәт Жиһаншин Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.
һәм менә Сәетнен тормышында тагын бер үзгәреш...
Әле кичә генә гади бораулаучы булган Сәет Сәлимгәрәез, б\ген инде вахтага мастер булып бара.
...Табын яны гөрләп тора.
Әмма, Шәмсекамал Сәетнең алтындагы рюмкага кагылмавыннан ук сизә: димәк, ире яңадан төнгә карап буровойга дип чыгып китәчәк...
Шулкадәр көянәк, шулкадәрле тынгысыз җан булса да булыр икән. Гади бораулаучы чагында да андый-мондый четерекле хәл килеп чыга- нитә калса (буровойда андый хәл атлаган саен) тәүлекләр буенча шуннан кайтмас иде. Хәзер, мастер булып алгач, аякка күтәрелгәч, ни буласы билгеле инде!
һич югында бүген өйлә булсын иде инде. Кичке бишләрдә генә кайтты лабаса' Иртәгә ял. Шуның өстенә өйдә кунак та бар. Бик кадерле кунак. Шәмсекамалның ни төпчек, ип сөекле энесе Канәгать килде Тукай исемендәге колхозның алдынгы механизаторы ул
Бөтен туган-тумачалар өзелеп ярата зар аны. Хәер, гаҗәп тә түгел. Ир-ат затыннан бердәнбер шул ул... Ә бит заманында сигез бала булып үстеләр алар Биш ир бала, өч кыз.
Вагай сугышына киткән дүрт абыйсының дүртесе дә кайтмалы... Дүрт офицерның ла батырларча һәлак булулары гурында кара печать- ле кәгазьләр генә килде...
Ул вакытта Шәмсекамал яшүсмер кыз бала гына иде. Ә хәзер, әнә, аның үзенең ике кызы бар Өлкәненә 14 яшь. Кечесенә. әнә. пианинода уйнаганына — Гүзәлгә — 11 яшь Бүлмә эче Салих Сәйдәшев, Яруллин моинары белән тула...
Табын янында утыручылар нәни музыкантның уйнавын хәйран булып тыңлыйлар Гүзәл хәзер Азнакай музыка мәктәбенең дүртенче классында укый Бетховен, Чайковский, Шостакович әсәрләрен тыңларга телисең икән, рәхим ит!
Шәмсекамалның күңеле бу юлы ла алдамады. Төнге унынчы яртылар җитәрәк, Сәет, кунакларыннан гафу үтенеп, табын яныннан күтәрелә башлады.
— Сез, туганнар, утыра торыгыз, — диде ул. — Мин бик тиз... Әйләнеп кенә кайтам.
Картының брезент тужуркаларын кия башлавыннан белде Шәмсекамал: Сәет кайтмаячак Җитмәсә тагын бая гына әле төнге вахтада бер кеше җитмәве турында сөйләнеп утырган иде.
Хәер, Шәмсекамал да хәлне аңламый түгел. Сәет кабул итеп алган 7016 номерлы буровойда содгы метрлар бораулама ||ң җаваплы, ип четерекле вакыт Өстәвенә, ул участоктагы нефть катламы башка урыннарга караганда 130—150 метр;а тирәнрәк ята. Шуның өстенә, басым да көчле ул тирәдә. Нефть фонтанының өскә бәреп чыгуы бар . Җитди авария булып санала ул. Андый аварияне булдырмас өчен алдан ук хәстәрен күрә башларга кирәк. Моның өчен кичекмәстән скважинаны югары сыйфатлы балчык измәсе белән тутырып куярга кирәк...
Автовокзалга барып җитү белән ишетте Сәет: төнге вахтаның тагын бер эшчесе авырып больницага кергән.
Вахта машинасы, Азнакайның якты урамнарын артта калдырып, кырлар киңлегенә чыкты. Ярия сәгать чамасы да үтмәгәндер, көчле фара яктысы белән төнге караңгылыкны бораулап килүче вахта машинасы 7016 номерлы буровойга якынлашты. Машина йөрешен әкренәйтә төште һәм. соңгы тапкыр борылыш ясап, гөрләп торган буровойны, насос корылмаларын, культбудка стеналарын бизәгән лозунг, плакатларны яктыртып аллы ta туктады.
Чираттагы вахтага килгән бораулаучылар, автобустан сикерешеп төшү белән, тнрә-якны дер селкетеп торган буровойга күз салдылар.
— Күтәрә лә башлаганнар...—диде кайсыдыр.
Бар кд буровойга таба юнәлделәр.
— Эшләр ничек бара?
— Бар да тәртиптә...
Кичке вахтада торган Шәкүроп, алмашка килгән Пензяковка рапорт биргәндәй, эшнен ничегрәк барганлыгы турында әйтте. Динары бары тик үзләренә генә аңлаешлы сүзләрне тезеп китте;
— 71 шәм. Бер одиночка. Квадрат полный...
Сүзнең ахырында тормоз колодкаларын алыштыруын хәбәр итте.
— Менә анысы яраган! — диде Пензя,ков.
Шул вакыт Сәетнең әмере янгырады.
— Башладык, иптәшләр!
Тирә-як кинәт сискәнеп киткәндәй булды. Буровой эче янадан дәртле. көчле гөрелте белән тулды...
. Саф та соң көзге һава! Әллә кайлардан таулар, зәңгәрсу урманнар — барысы да аермачык булып күренеп тора. Тирә-якта — республикабызның нефть районнарына гына хас күренеш.
Әнә. алда югары вольтлы электр линияләренең челтәрле мачталары. Шунда ук. башларын ак болытларга терәп, буровойларның корыч вышкалары тезелеп киткәннәр. Күп алар. Вышкалар белән бөтен кырлар. тау битләре, урман буалары, хәтта урман эчләре тулган. Буровойлар арасында уннарча һәм уннарча километрларга сузылган ялтырап яткан асфальт ютлар Юллардан өзлексез рәвештә мен төрле машиналар агылып тора Шунда ук үлчәгеч резервуарлар, трап, арматура һәм культбудкалар. Чак кына читтәрәк. үзәнлектә, һәркайсына йөзәр мең тонна нефть сыешлы көмеш резервуар батареялары тезелеп киткәннәр...
Сокландыргыч матур бу яклар' Диңгез кебек булып жәелеп яткан иген кырларында — комбайннар.. Бодай уралар алар. Артларыннан тузан өермәсе генә тузып кала...
Ә мондарак. шактый биек калкулык өстендә. 7016 номерлы буровой. Сәет буровое. Штурвал артында бораулаучы Әхәт Җиһаншин.
Инструмент төшерәләр...
— Тирә-як жир тетрәгәнгә охшап лер селкенә...
Буровой эчендә түзә алмаслык эссе. Элеваторлар, «шәм»нәр ут урынына кызганнар. Кул белән кагылырлык түгел.
Вахта членнары шабыр тиргә батканнар. Буш элеватор чираттагы <шәм»гә менеп киткән арада, берәрсе йөгереп килеп, салкын су сиптереп торган шланг астына йөзен куя.
Ниһаять, инструмент төшерелеп бетте. Насосларны жнбәрделәр .. һәм әле генә төшерелгән яна борау йөзләрчә мен яшьлек тау токымнарын кимереп, девон нефтенә якынлаша башлады...
Скважинаның тирәнлеге 1800 метрдан арткан иде инде. Борау проектта күрсәтелгән тирәнлеккә якынлашып килә...
Беренче вахта бетәр алдыннан. Сәетнең көр тавышы яңгырады:
— Стоп! Булгандыр, туганнар...
Сәетнең заявкасы белән чакыртылган каратаж партиясе килеп жит- те. Нечкә приборлар ярдәмендә скважинаның сыйфаты тикшерелде. Отлично!..
Нефть ике горизонт булып яга икән. Димәк, скважина лефтъне мул бирәчәк, озын гомерле булачак...