Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яратаммы сине?
Ю л буенда үскән ялгыз каен Жил кагылган саен бөгелә Көннәр туган саен, ап-аккаем. Үзәкләрен нидән өзелә?
һичкемен юк синен янәшәңдә.
Гомерләрен ялгыз ник үтә? Күләгәңдә бары эссе жәйдә Узгынчылар гына ял итә Кайберләре, кайрыларын юнып. Пәке белән эзләр салганнар... Минем дә бит. каен, йөрәгемдә Уелып калган кара ярам бар.
Мәнге сызлар яра салыр өчен Йөрәгемә якын килгәннен Бер узгынчы гына булганлыгын Белмәдем мин, каен, белмәдем.
Тукталмады миндә озакка ул. Бөтенләйгә китте янымнан.
Кигәр булгач гашлап. бу жанга ул Ник кагылган?
Нигә кагылган!..
Ак кәусәндә. каен, кара эзләр. Кемнәр икән шулай салганнар. Минем дә бит. жаным. йөрәгемдә Уелып калган кара ярам бар, һичкемем юк шулай янәшәмдә, Синен кебек ялгыз көн утә. Күләгәмдә бары, эссе жәйдә Узгынчылар гына ял итә. Узгынчылар гына.
Вакыт
акыт утә...
Шуны сизү анын йөрәгендә сагыш кузгатты. Ул авылдан килгән зур сандыгын Төпкә кадәр ачып бушатты.
Жилләтергә дипме, әйберләрен Алып-алып элде барысын да Кыз вакыттан калган ак күлмәген Киеп басты көзге каршына.
«Чыгарышка» диеп теккән иде... Ә аннан сон. сабан туенда. Шул күлмәкне киеп кеткәй иде «Ул> килүне чишмә буенда.
үтә...
Беркайчан да кире кайтмас өчен Үтеп киткән назлы кыз чакны. Һәрнәрсәгә бәйләп нечкә кунел Ник сагына икән бу чаклы?»
йөгерек судай яшьлек агып киткән.» күлмәге дә инде кигәндә Билләреннән кысып, ягып тормый.. Улы уйный, әнә, идәндә.
Өстендә дә бүген чуар халат, (Ак ефәктән күлмәк текмәгән ) Гәүдәсенен. ләкин ана карап. Сылулыгы һаман бетмәгән.
Яшьлек эзем калган ..
Кашлары да әле дугалана. Күзләре дә келә яктырып Тик аларда хәзер башка терле. Аналар!а хас бер матурлык
Еллар, узар.
Чәче көмешләнер. Җыерчыклар тулыр йөзенә.
Улы үсәр.
Йортка килен тешәр. Оныклары менәр тезенә
Көлгән чакта күзләр очкынланмас. Бит очлары алга буялмас.
Тик барыбео анда.
ул чакта да.
Ана гүзәллеге югалмас.
/Г1енә кайттым тагын Сиңа, туган ягым Яшьлек эзем кал!ан Монда адым саен.
Хәтеремә ерак Истәлекләр килче: ...Ул язда бит мина Унҗиде яшь иде.
Унҗиде яшь иде... Әле дә күз алдымда. Йөрдек икәү бергә Ел1а буйларында.
Табигатьнең язгы Назлы кочагында Күбәләктәй җиңел Уйнап шул чагында,
Урманнарда йөрдек. Тауларына мендек. Шат күңелле идек. Саф күңелле идек.
.. Аннан аерылып син I рак киткән идеи.
«Көт»,—дип киткән идек һәм мин көткән идем.
Әйе. көткән идем Ләкин хәбәр килде: «Оныт, көтмә инде. Ул өйлән! әп». — диде.
«Ул өйләнгән инде»...
Әрнеп куйды йөрәк: «Нитә сөеклемә Бүтән кадерлерәк?»
Каннар яшьләремне Сөрттем күптәнме сон? Алар дымы күздән Әле кипкәнме сок?
...Тормышыңа синен Бер күз салыр идем. Беренче һәм сонгы Мәхәббәтем минем.
Син бәхетлеме соң?
Син канәгать микән?
Бар да төгәл микән? Бар да әйбәг микән?..
Бәлки, хәзер син дә Уйга чумгансыңдыр. Яшьлек көннәренне Санина торгансыңдыр.
Бәлки, бу минутта Такмаклап, юатып. Бала сөясендер. Кулында уйнатып.
Юк. кирәкми, күрмим.
Тагын сыкрар күнел: «Ник. — дип. — башкан Ник минекен түгел?!»
...Еллар күмеп киткән Йөрәк яраларын Яшь юкәле юллар Кузгаттылар тагын.
Яшьлек эзем калган Монда адым саен. ӘЙ. ник кайтармыйсын Аны. туган ягым!..