Логотип Казан Утлары
Очерк

ҮРНӘК БУЛЫРЛЫК ИҖАТ

актриса өчен осталыкка ирешү юлында менә дигән мәктәп була.
Электән кимсетелеп, кыерсытылып, эзәрлекләнеп-кысылып килгән тагар театр сәнгате революциянең беренче елларында ук бик нык үсте. Бөтен Советлар иле гадәттән тыш үзгәрешләр кичергән давыллы һәм ялкынлы көрәш еллары иде ул. Патша Россиясе тарафыннан тәмам коллыкка төшерелгән һәм Октябрь революциясе көннәрендә азатлык яулап алган халык кинәт авыр йокыдан уянып киткәндәй була, бөтен көче белән яңа тормышка, яктылыкка омтыла. Тиз арала театрлар оештырыла, мәктәпләр төзелә, югары уку йортлары ачыла. Әмма дошманнар да кул кушарыл утырмыйлар, ачыктан-ачык га. астыртын төстә дә яшь Совет Республикасына каршы көрәш алып баралар, һәртөрле юллар белән социалистик җәмгыять төзелешенә аяк чалырга маташалар. Әлбәттә, бу көрәш театрны да читләтеп үтә алмый. Мондый шартларда театрның кем файдасына эшләве аның тамашачыга нәрсә күрсәтүе һәм ничек күрсәтүе белән билгеләнә. Халык театрга тормыш мәктәбе игеп карый. Әнә шуңа күрә дә театрның үз эчендә реализм тарафдарлары белән формалистлар арасында башланып киткән көрәшнең кем файдасына хәл ителүе аеруча зур әһәмияткә ия була. Әйтергә кирәк. Г Камал исемендәге татар театры бу көрәштә сынатмый һәм тиз арада тамашачының хөрмәтен яулап ала. Мондый уңышка ирешүдә аның труппасында Кәрим Тинчурин кебек җитәкченең. М. Мутин. М. Әпсәләмов. Ш Шамилский. К. Шамил, Н. Гаҗдарова. Н. Арапова, Г. Болгарская, Ф. Ильская кебек артистларның булуы
хезмәг белән үткән еллар һәм алар оөтенссе артисты Фатыйма Ильскаяныкылар.
Беренче тапкыр сәхнәгә ул революция алды елларында күтәрелде һәм үзенен сәнгать юлындагы беренче адымнарыннан ук тамашачыларда югары әхлак принциплары тәрбияләү өчен көрәшә башлады. Театр сәхнәсе анын өчен чын мәгънәсендә көрәш аренасы булып әверелде Анын Ильская дигән фамилияне йөртүе дә тикмәгә генә түгел бит. Хәтта шуның белән дә ул үзенен иленә, халкына хезмәт итәргә омтылуын белдерде.
Фатыйма Ильская театрга килүенең беренче елларында ук күп уйный. Төрле чак була; аерым эпизодларда да. төп рольләрдә дә уйнарга туры килә. Ул Г. Камал. К. Тинчурин һәм чит ил драматургларының әсәрләрен куюда катнаша. Революциядән сон. әле 1918 елда ук. бер төркем актерлар белән бергә Фатыйма Ильская Мәскәүгә бара.
хәлиткеч роль уйный. Алар тормышчан һәм чынбарлыкны дөрес сурәтләүче сәнгать өчен бетен көчләрен биреп көрәшәләр.
Баштагы елларда Фатыйма Ильскаянын иҗаты әнә шундый вакыйгалар эчендә кайнап усә. «...Анын талантынын нәфис чәчкәсе татар сәхнәсенең элекке кояшсыз. караңгы. авыр көннәрендә ачылды. Азат илнең азат сәхнәсендә ул тагын да гүзәлрәк булып чәчәк атар»,— дип язды Һади Такташ Ф Ильскаянын Совет властеның беренче елларындагы иҗаты хакында.
Чынлап га, еллар уткән саен актрисаның иҗаты һаман усә һәм ныгый барды. Тамашачыны кешелеклелеккә, тормышның гузәллеген тоеп, көр күнел белән яшәргә чакыру тавышы көчлерәк яңгырый башлады. Ул ижат иткән образларның һәркансы кешегә ихтирам һәм олы мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Актриса үзе иҗат иткән образлар аша тамашачының йөрәгенә үтеп керергә, аны саф күнелле. үз кадерен һәм дәрәҗәсен белә торган, зур хәрефтән язылырлык Кеше итеп тәрбияләргә омтыла
Әле кырыгынчы еллар башында ук Гадел Кутуй ана. татар сәнгатендә гаҗәп бер талант, дип бәя бирә. «Ул иҗат иткән образларда.—дип яза Гадел Кутуй.— рухи гүзәллек куп. ул хатын-кыз йөрәгендәге серләрне ачып бирү сәләтенә ия... Ильская һәр образда үзенә бертөрле һәм беркайчан да узен-үзе кабатламый. Ләкин аларның барысы өчен дә уртак сыйфатлар хас: бу — гадилек һәм тормыш дөреслеге». Сүз дә юк. бик дөрес тотып алынган һәм бик төгәл әйтеп тә бирелгән. Тик. Гадел Кутуй фикерләрен дәвам итеп, тагын шуны өстисе килә: Ф. Ильская иҗат иткән образларның барысы өчен дә уртак булган сыйфатлар моның белән генә бетми әле. Образлардагы шигърият һәм нечкә күңеллелек, рухи байлык, хатын-кызларга хас булган гаҗәеп бер эчке матурлык сыйфатларының искиткеч терелек, шаянлык-шуклык белән үрелеп баруларын да әйтеп үтәргә кирәк. Ильская иҗатында тормыш чынбарлыгының дөрес чагылышы һәрвакыт романтик төсмерләр белән дә бәйләнеп баралар бит
Фагыйма Ильскаянын илле ел дәвамында уйнаган рольләре — ә аларнын саны йөздән артык — куп төрлеләр. Аларның күпчелеге классик репертуарда ижат ителгән образлар: Шекспир трагедияләреннән Джульетта. Дездемона. Корделияләр; Шиллер- пын «Мәкер һәм мәхәббәт» драмасыннан Луиза белән Мильфорг: Гольдоннның «Кунак өе хуҗасы» комедиясеннән Мнрандолина: Лопе де Веганыц «Печән өстендәге эт» комедиясеннән Диана: Бомаршеның «Фигароның өйләнүе» комедиясеннән Сюзаи- налар. Рус классикасыннан һәм хәзерге чор совет драматургларының әсәрләреннән алынган рольләр лә бар. Һәм. әлбәттә, ин күбе татар язучыларынын пьесалары буенча ижаг ителгән образлар: Айсылу («Ташкыннар»), Фатыйма («Тормыш җыры»). Камилә («Хаҗи әфәнде өйләнә»). Рәүфә («Рәүфә»). Мәргынзә («Хөррият»). Кәүсәрия («Карлыгач канаг ката») һәм башка бик күпләр
..Шат күңелле Сюзанна. Ул — көләч һәм шаян. Матур һәм зур күзләреннән очкыннар сибелә. Аннан бетмәс-төкәнмәс дәрт, тазалык һәм көч бөркелеп тора Ул Аль- мавиваны бик оста хәйләли һәм үз сөйгәне Фигароның турылыклы ярдәмчесе булып китә Сюзанна-Ильская бик чибәр, ятымлы һәм бераз гына кыланчык га.
Ә берничә елдан соң Ильская Таняны (А Арбузов. «Таня») уйный Бусы инie бөтенләй икенче төрле характер. Тамашачы каршына ул башта үз иренә чиксез дәрәҗәдә ташыйк булган һәм үз тормышының гөп мәгънәсен дә ана хезмәт итүдә генә дип ышантан беркатлырак яшь хатын булып килеп баса. Әмма ул һаман үсә. җәмгыятьнең һәр яктан җитлеккән бер кешесе буларак формалаша бара. Фатыйма Ильская шушы үсеш процессын бик зур осталык белән, ачык һәм ышандырырлык итеп тамашачыга җиткерә. Ул үз героен өч этапка бүленгән катлаулы юлдан уздыра. Бәхетне фәкать шәхси тормышта, мәхәббәттә генә табарга мөмкин дип уйлаган яшь хатын тамашачы күз алдында үзгәрә бара. Иренен мәкерле йөзе ачылгач, ул үзенең элекке идеалларына ышанычын югалта. Кеше үз бәхетен фәкать хезмәттә генә табарга тиеш икән, дигән фикергә килә ул. Өченче этапта исә без аны. тормышның авыр сынауларын үтүгә дә карамастан, үзендә олы кү иеллелекне, кешелеклелекне. рухи гүзәллекне саклап калырлык көч тапкан, кыен хәлләр алдында куркып калмый торгаи кыю һәм акыллы бер хатын итеп күрәбез. Таня образы актрисага зур кыенлыклар аша бирелә. Бик күп вакыт һәм көч сарыф игәргә туры килә. Әмма актриса өчен боларнын берсе дә юкка булмый, чөнки алдагы елларда Джульеттаның (Шекспир. «Ромео һәм Джульетт г -) бик җаваплы һәм катлаулы образын иҗат иткәндә дә зур файдасы тия ул хезмәтнен.
Джульетта образында ла кешенең шәхес буларак үсешен. формалаша баруын йурса- терга кирәк бнт. Яшь йена кыз. вакыйгалар агышы белам килеп тугаи үзенчәлекле шартлар тәвснрсндә. кыска гына вакыт зчснла тулы камиллеккә ирешкән акыллы хатын булып житешә. Фагынма Ильская бу рольне да зур осталык Һәм гогәллек белән башкарып чыга.
Еллар ута, актрисаның осталыгы уСә. чарлана бара. Инде кырыгынчы елларда ук. матбугат битләрендә анын ижаты турында гел мактап свйли башлыйлар «Ильская бик әйбат уйный»,—дип < яза үзенең ИМЗ елгы бер мәкаләсендә Ю I оловашен- ко. Ильскаянын Диана ролендә уйнавы хакында фикер алышканда К. Державин аны «бик шәп» дип бәяли. «Гроза» спектакленә 1944 елда «Красная Татария» газетасында рецензия басыла. «Һичшиксез,— дип яза автор,— спектакльмен гвп унышы Ильскаянын Катеринаны менә дигән итеп уйнавына бәйләнгән».
Куп тә үтми сәхнәгә Мирсәй Әмирнен «Тормыш жыры» пьесасы чыгарыла. Әсәр узснен тормышчанлыгы, характерларның байлыгы һәм шул ук вакытта узенен шигърилеге. музыкальлеге белән сокландыра. Анын һәр сүзе, фразасы уйнаклап, жырлап тора. Кешеләрнең олы хисләре, тирән кичерешләре турында язылган бу әсәр хакында А. Глебов болай ди: «Ул узенен бәген эчтәлеге белән шулчаклы шигъри ки. аны хатта драматик поэма дип тә атарга мамкин булыр иде. ә шул ук вакытта ул бик тормышчан да. анда бик калку итеп бирелгән тормышчан вакыйгалар һәм характерлар тулып ята». Әсәр сәхнәдә дә зур уныш белән бара. Тамашачылар аны зур кызыксыну белән һәм яратып карыйлар, һичшиксез. ТДАТ коллективының бу унышында Фатыйма ролен башкаручы Фатыйма Ильскаянын да влеше зур. Биредә тамашачы билгеле бер схема белән эшләнгән шаблон образны түгел, ә тормышчан һәм тулы канлы совет кешесен күрә Фатыйма — туры сузле. эчкерсез, бик мелаем һәм сөйкемле хатын. АнЫ яратмаска, ана сокланмаска, анын белән горурланмаска мемкнн түгел.
Шулай да. аерым очракларда режиссураның тиешле югарылыкта булмавы талантлы актрисаның уенына комачаулык итә. Шуңа күрә еш кына әйбәт башкарылган рольләрдә дә фикер твгәллеге житешми. образ төссезләнә тешә. Дездемона. Корделия һәм билгеле күләмдә хәтта Кагерина рольләре белән дә нәкъ шундый хәл кнлеп чыга Әгәр инде Ильская кебек талантлы актриса да шундый хаталар ясый икән, бу тагын һәм тагын бер кабат театрда режиссураның нинди зур һәм әһәмиятле урын алып торуы турында сөйли.
...Ә еллар һаман да үтә тора, инде уз эшенең остасы буларак тәмам үсеп, өлге- pen житкәч. инде мактаулы исемнәр алгач, халык артисты дәрәжәсенә ирешкәч, актрисага нкенче пландагы рольләргә күчү турында уйларга вакыт жнтә. Әнә шушы күчеш вакытында ул үзенең бэтен көчен, кыюлыгын, олы акылга ия икәнлеген күрсәтә д.> инде Ул олы яшьтәге хатын-кызлар рольләрендә дә бик уңышлы уйный башлый. Островскийның «Котырган акчалар» комедиясендәге Чебоксарова шундый рольләр арасында беренчел әрдән хисаплана. Әсәрне сәхнәгә ул чакта әле I ИТИСның дипломанты булган Марсель Сәлимжанов куя. Режиссер әсәрнең идея эчтәлеген тамашачыга житкеру эшенә анын исеменнән башлап тотына: «Котырган акчалар». Шундый акчаларның колы булган кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре дә нормаль түгел, котырынкы мөнәсәбәтләр, дип фикер йөртә ул. Спектакльдә бер генә унай герой да юк. Андагы персонажларның үзара мөнәсәбәтләре дә үтә кансызлык, икейөзлелек белән сугарылган Бәген нәрсә лә исәп-хисапка корылган Фагыйма Ильская да нәкъ шундый трак-товкадан чыгып уйның һәм шәп уйный. Аның Чебоксаровасы юантыграк гәүдәле, беренче карашка сабыр акыллы, аристократ тәрбияле хатын булып күренә, ләкин шул ук вакытта аңарда нит дидер әшәкелек, кабахәтлек тә бар кебек. Үзенен бердәнбер кызы Лидиягә дә ул товар итеп кенә карый 1-әм аны мөмкин кадәр кыйммәтрәк бәягә сату турында баш вата Анын бэтен борчылганы, бөтен кайгысы шул. Чебоксарова- Ильская салкын канлылык һәм зур саклык белән эш и:ә. «товарның бәясен тэшер- мәсәм генә ярар иде», дип. гел куркып яши. Тышкы кыяфәте белән юньле генә күренгән бу кеше, эш чак кына акчага кагылса да, шунда ук үзенең бөтен тәрбнялслеген. бөтен кешелек сыйфатларын югалта Шулап бервакыт Лидиягә килгән кунакларның берсе ялгыш кына ндәнгә акчасын төшереп жибәрә. Һәм Чебоксарова-Ильская үзенең ’.эрәҗасе. аристократлыгы турында онытып, акча артыннан ташлана, шуны эзләп идән буенча үомәләп йөри. Икенче бер урында анын әшәкелеге тагын да ачыграк чагылыш
таба Ул утларны сүндереп йөри. ярым карангы бүлмәдә Телятев белән Лндиянен үзләрен генә калдырып чыгып китә. Аннан сон посып кына ишек аша тегеләрне күзәтеп нори, исәбе, андый-мондый хәл булса, миллионер Телятевне эләктереп алырга һәм кызына өйләндереп калырга.
Ә берничә елдан сон Ильская бөтенләй икенче характердагы рольдә — В. Лаврентьевның «Ага хакы—тәнре хакы* драмасыннан Софья ролендә уйный. Тамашачы каршына ул менә дигән балалар тәрбияләгән, илебезгә әйбәт кешеләр үстереп биргән ана булып килеп баса Фатыйма Ильскаяиын Софьясы — ягымлы, йомшак күнелле. шәфкатьле, олы йөрәкле хатын.
...50 ел Әгәр дә дөньяда могжиза булып, актрисамын шушы вакыт эчендә ижат иткән барлык образлары да реаль кешеләргә әверелеп тамаша залына жыела алсалар. без анда тирле илләрдән, төрле чорлардан килгән, төрле яшьтәге һәм профессиядәге. төрле дәрәжәле һәм характерлы кешеләрне очратыр идек. Алар арасында без патша Россиясенен авыр шартларында яшәп тә, кыенлыклар алдында баш имәгән, ку- нел түрләрендә горурлык һәм кешелеклелек хисләрен саклап кала алган хатын-кызлар белән беррәттән. олы ихтыяр көченә ия булган кыю совет кешеләрен дә. йомшак табигатьле һәм кин күнелле. саф йөрәкле мөлаем кызларны да күрер идек. Бу залда татарлар да. руслар да. башкортлар ла, французлар да, испаннар да, немецлар ла, италиялеләр һәм башка бик куп милләтләрнең хатын-кызлары булыр иде. Алар — куп төрлеләр, берсе дә икенчесен кабатламый Кайсылары — тыйнак һәм сабыр холыклы, икенчеләре — кайнар һәм чуар йөрәкле. Алар барысы да бер ук актрисамын фанта* зиясе һәм талант көче белән ижат ителгәннәр. Шуна курә. бу образлар бер-берләреннән ннчек кенә аерылып торсалар ла. без аларда бер ук артистны курә һәм анын әшәкелеккә. явызлыкка каршы актив мөнәсәбәтен тоя алыр идек
Ләкин андый могжнза юк һәм була да алмый. Шума күрә фотолар белән канә- татьләнертә туры килә. Ә фотолар куп. Менә алар безнен алдыбызда яталар. Алар- ла — Фатыйма Ильская төрле рольләрдә. Аларнын һәркайсында без үзебезгә ни Л* булса сөйли торган хәрәкәтчән йөзне күрәбез, актрисаның образны үзенә буйсындыра юрган көчен, акылын тоябыз.
һәр фото актриса ижат иткән бер образны чагылдыра. Менә бусы гүзәл Трильби. ә анын янәшәсендә — тәкәббер һәм горур Турандот, чая. гаугачыл һәм оят дигән нәрсә белән дә бик үк санашмын торган Кәүсәрия, кыю һәм кырыс Долорес Ибаррури, хәсрәтле-монсу Айсылу, жыйнтк һәм дәртле Фатыйма, мәхәббәт шат тыгына чумгтм» Дездемона, гамьсез һәм шаян Мнрандолина. йөрәк ярасына түзә алмыйча сыкранучы Луиза Миллер, жинел акыллырак Мария Антоновна..
Фотолар күп. аларнын барын ла санап чыга алмыйсын Аларны карат анда образлар галлереясы яныннан үткәндәй буласын, гажәпләнәсең. сокланасың: һәркансы үзенә бертөрле, берсе дә икенчесенә охшамаган, никадәр мимика байлыгы! Артист өчен йөз мимикасынын нинди зур әһәмияткә ия булуын һәркем белә. Ә бит сәхнәдә артист уйнаган һәр образный үз мимикасы бар. ул гадәттә озак эзләнүләр, авыр һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә табыла һәм ул фәкать шул бер образ, шул бер кеше өчен генә ярып, ины икенче персонажларга күчерә алмыйсын Шуна күрә дә. алеге фотоларны күртәч. ирексездән сокланасың: никадәр көч һәм тырышлык бар бу актрисада!
Фатыйма Ильская үзе башкарган рольнен пластик ягына, гәүдә торышына хәрәкәләренә лә бик зур әһәмият бирә һәм үзенчәлекле образлар ижат итүдә аннан да бнк оста файдалана. Сәхнәдә ул. вакыйгалар агышының ритмын тоеп, шуна ярашын, бик төгәл һәм матур хәрәкәт итә
Үзенә бертөрле лиризм һәм ятымлылык белән сугарылган тавыш; йомшак, ләкин төгәл хәрәкәтләр ясарга сәләтле куллар: йөз хәрәкәтләренең байлыты, сыгылмалы гәүдә — шулар барысы бертә тупланып башкарылган рольнең һәр яктан да эшләнгаи ТМ1Ә.1 һәм тулы образын тудыралар. анын бөтенлеген һәм камиллеген тәэмин итәләр
Яшь кенә кызның тәүге мәртәбә театр ишеген ачып кергән көие инде еракта. ар< та калган. Аннан бирле ярты гасыр вакыт үткән Ә атаклы сәхнә остасы бу лып жи- тешкән актриса әле бүген дә яшь йөрәк т •. бүген дә анын күзләре яшьлек дәрте белән очкынланалар Ьүтенге тормышны да үл яшьләрчә тоя. яшьләрчә кабул итә һәм анда яшьләрчә яшәргә омтыла
.Мәңге яшьлек Сел ә, Фатыйма апа: