Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИЯ БАЙРАГЫ АСТЫНДА


ин пролетариат революциясенең солдатымын. Бөтен уткан тормышым мине моңа хәзерләде. Үземне үстергән, тарихы, теле туган булган татар ” халкымның гына түгел, дөньядагы барлык изелгән милләтләрнең, сыйныфларның иҗтимагый азатлыклары пролетариат байрагы астында, ленинизм чигез- лгпецчә көрәшкәндә генә мөмкин дип зшләучеләрдэнмен. Мин эшче-нпестьян халкына кирәкле әйберләр биргән булсам, моның сәбәпләре минем шәхси талантымнан гына түгеп, бәлни революцияче массага багланган булуымда, бигрәк тә тарихның бердәнбер иҗади юлбашчысы, принципларыннан булган марксизм методларының биргән куәтләрендә, күрсәткән юлларында ■, дип лзды Г. Ибраһимов 1928 елда ’-Кызыл Татарстан > газетасы редакциясенә Ялтадан җибәргән телеграммасында.
Бу юлларда әдип тормышының мәгънәсе, аның халык арасында популярлыгының сере, язучы буларак үзенчәлеге Г. Ибраһимовның үзе тарафыннан бик ачык һәм төгәл итеп әйтеп бирелгән.
Г. Ибраһимов үзендә художниклык талантын халык бәхете өчен көрәшче, революционерлык сыйфаты белән бергә кушкан бөек шәхесләрнең берсе иде. Аны шулай итеп татар халкының XX гасыр башы иҗтимагый хәрәкәтләре тудырды, бөек Октябрь үстерде, коммунистлар партиясе чыныктырды. Эмма ул прәлетаризг революциясенә, марнсизм-ленинизмга килгәнче зур һәм катлаулы көрәш юлы үтте, политик үсеш кичерде. Г. Ибраһимовның революция чорындагы идея-политик эволюциясен тикшерү тарих һәм әдәбият фәне алдында торган актуаль бурычларның берсе. Чоняи аның революционерлыгы, политик эволюциясенең юнәлеше әдипнең язучылык табигатенә. Октябрьдан соңгы тормышына һәм иҗатына зур йогынты ясадылао, киләчәктә аның татар әдәбиятында социалистик реализмны нигезләү өлкәсендәге зур эшчонлегенә ныклы нигез булдылар.
1
Г. Ибраһимов эло 1917 елга кадәр үк революцион-демократик юнәлештәге җәмәгать эшлеклссе, патша самодержавиесенә каршы актив корәшче буларак танылган иде. 1913 елда Киевта студентларның яшерен оешмасында катнашуы өчен ул патша властьлары тарафыннан кулга алынды һәм төрмәгә ябылды. Ә аннан чыккач, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полициянең ачын һәм яшерен күзәтүе астында яшәде.
Февраль революциясеннән соң Г. Ибраһимов бөтенләе белән революцион көрәш дәрьясына чума. Ул хәзер «Галия мәдрәсәсен революцион җыелыш трибуналары, демонстрацияләр, сыйнфый корәшнең кайнап торган урыннары белән алыштыра. Ул бөтенесен — каләм көчен дг ораторлык осталыгын да. оештыру талантын да — революция эшенә багышлый.
М
Ланин революцияне күптән көтеп, аңа актив әзерлзнгзн, аның килүен бөтен йөрәге белән тоеп яшәгән булса да, Г. Ибраһимов бу вакыйганың асылын, февраль ре- РЗЛЮЦИЯСӘ нәтиҗәсендә илдә барлыкка килгән политик хәлне башта бөтен тирәнлеге белән аңлый алмады. Революциянең теп мәсьәләләренә һ«м перспективасына аның анык марксистик карашы булмый.
«Мин революцион марксизм-ленинизмга вак буржуаз сазлыгы, сул народничество аша килдем,— дип язды ул соңыннан үзенең автобиографиясендә.— Революциянең беренче елларында мин сул социалист революционер-интернационалистлар партиясе члены булып тордым»1.
Ләкин шуның белән бергә, Г. Ибраһимов политик вакыйгаларны көннэн-кэн тирәнрәк тоя, халык һәм революция таөышын ныграк ишетә барды. Аның политик карашлары халык массаларының революцион активлыгы һәм аңы үсүе белән бергә үсте һәм тирәнәйде Монда иң зур этәргеч көч революция үзе булды. Революциянең гаҗәеп зур тәрбияви роле турында әдип әле ул вакытта ук болай дип язган иде:
«...Революция кебек, гакыл вә фикерләрне кинәт күтәреп, ачып җибәрә торган гадәттән тыш бер дулкын булмаса, тик сөйләү, язу, әдәбият вә тәрбия юлы белән генә максатка ирешергә калса, революциянең ике айда биргән тәрәкъкыйсен йөз елда да ирешеп булмас иде. Революцияләрнең исне кабахәт тормышны җимерүдә генә түгел, халыкның рухын, фикерен күтәрүдә да менә шундый зур гаҗәеп мәгънәләре бар» .
Февраль революциясеннән соң күп тә үтми, Г. Ибраһимов язучы Ф. Сәйфи белән берлектә «Ирек» исемле газета чыгара башлый '
Бу газета февраль революциясеннән соңгы беренче татар революцион матбугат органы иде. Ул беренче саныннан башлап ук революция идеясен пропагандалый, татар һәм башкорт халкын сыйнфый көрәш рухында тәрбияли, контрреволюцион татар буржуазиясенә каршы көрәш алып бара.
Г. Ибраһимов үзенең мәкаләләрендә найбер мәсьәләләр буенча инде ул вакытта ук большевиклар карашын пропагандалый, революциянең беренче этабыннан икенчесенә күчү эшенә объектив рәвештә ярдәм итә. Ул вакытлы хөкүмәтнең халыкка каршы политикасын фаш итә, зшче-крестьян массасын аңа ышанмаучылык рухында тәрбияли.
< Ирек» кыю рәвештә «Бетсен сугыш!» лозунгысын күтәреп чыкты, сугышның империалистик характерын әйтеп, аның капитал хакына алып барылуын һәм хезмәт ияләре җилкәсенә авыр йен булып төшүен аңлатты. Газета битләрендә аграр мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә киң катлау крестьяннарның интересларын һәм теләкләрен чагылдырып, < Ирек» социалистик революциягә әзерлек эшенә ярдәм итә.
< Ирек» асылда революцион демократия идеологиясен чагылдырып, бу газетаның күп кенә йомшак яклары һәм хаталары булуга да карамастан, хезмәт массаларын революцион рухта тәрбияләүдә, татар һәм башкорт халыклары аңына сыйнфый көрәш рухын кертүдә аның роле зур булды. Ул контрреволюцион милли буржуазиягә, аның шовинистлык омтылышларына каршы нәтиҗәле көрәш алып барды.
Февраль революциясе зшче-крестьян массасына, революцион көчләргә генә түгел, милли буржуазиягә дә киң юл ачты. Татар буржуазиясе, моннак файдаланып, үзенең политик активлыгын шактый көчәйтте. Ул үзенең ихтыярын татар хезмәт ияләренә генә түгел. Россиянең башка төрки халыкларына да көчләп тагарга омтылды. Нәкъ әнә шундый максат белән ашыгыч рәвештә < Бөтенроссия», «мөселман ,
< төрек-татар» шикелле төрле яңгыравык исемнәр астында милләтчел оешмалар төзи башлады.
Г. Ибраһимовның бу чордагы зур бер хезмәте милли буржуазиягә каршы көрәше булды. Ул үзенең мәкаләләрендә төп ударны татар буржуазиясенең -милли бврлен» политикасына каршы юнәлдерә, аның хезмәт ияләре игътибарын сыйнфый көрәштән 1 2 3
1 КПСС Татарстан нлкә комитеты каршындагы партия архивы 1378 фонд. 1987 опись. 110 бәйл-м. 378 эш. 122 бит.
2 «Ирек» газетасы. 1917, 28 ман.
3 Газетаның беренче саны 1917 елның 30 мартында чыга Аида шулай ук халык шагыйре М. Гафури дг актив катнаша. Г Ибраһимов югында ул хәтта редакторлык вазифасын да үти. (Карагыз: <Ирек»нек 1917 ел. 7 август һ б саннарын)
читка алып киту максаты белән уйлап чыгарылган булуын әйтә, революция усэше вчен зарарын күрсәтә. «Халыкны саташтырмагыз - исемле мәкаләдә ул, милли берле политикасы авторларын фаш итеп, болай дип яза:
...Халыкны юк белән саташтырмагыз. Никадәр генә пәрдә астына качсагыз да. бер вакыт мөселман демократиясе сезнең, 'мөселманнар, аерылмыйк! дигән матур суз астына качып, байлар күңелен табарга тырышканлыгыгызны, шуның өчен социализм байрагы янына якын барырга теләмәгәнлегегезне аңлаячак, тарих бу эшегезне дин вә милләт исеме астына яшеренеп, буржуазия файдасын күзәтү дип атаячак » .
Г. Ибраһимсвның милли буржуазиягә, буржуаз матбугатка каршы көрәшенең үз вакыты өчен зур тарихи әһәмияте булуын әйтү белән бергә, татар халкы арасында сыйнфый дифференциация, сыйнфый көрәш идеясен пропагандалауда аның ахыргача эзлекле булмавын да күрсәтергә нирәк. Татар буржуазиясенә кискен каршы чыккан, газета битләрендә сыйнфый керәш идеяләрен даими рәвештә пропагандалап килгән хәлдә, Г. Ибраһимов февраль белән Октябрь арасындагы чорда кайбер хаталар да җибәрде. Ул, мәсәлән, эшче белән буржуазиянең милли һәм культура мәсьәләләрендә бергә берләшү мөмкинлеген инкарь итмәде. Әдип әле ул вакытта «милли-мәдәни мох- тарият лозунгысының контрреволюцион асылын аңлап җитми, аның артында нинди политик көчләр яшеренгән булуына төшенми иде. Шуңа күрә ул Казандагы берләшкән моселман съездларының милли-мәдәни мохтарият төзү турындагы карарына уңай мөнәсәбәт нүрсәтә.
Дөрес, әдипнең бу хатасы озакка бармады. Казандагы II мөселман съездыннан соң, әле Октябрьга кадәр үн, ул бу ялган идеядән кискен рәвештә баш тарта, территориаль автономия позициясенә баса.
Г. Ибраһимсвның Ирек тәге эшчәнлеге революция үсеше өчен файдалы, ә аның үзе өчен мәктәп булды. Ул милли буржуазиянең позицияләрен какшатуга, татар халкының сыйнфый аерымлануына ярдәм итте. Газета киң катлау халык массалары арасында популярлый казана, аның тиражы 7 меңгә җитә. Бу ул чор татар матбугаты өчен күрелмәгән бер хәл иде. Шуңа күрә капиталистлар һәм алпавытлар, татар миллионерлары акчасына чыгарыла юрган контрреволюцион буржуаз матбугат органнарының бөтенесе диярлек бер авыздан Г. Ибраһимов һәм аның газетасы өстена ташлануы бер дә гаҗәп түгел.
Ләкин Г. Ибраһимовны, аның милли буржуазиягә каршы көрәшен һичкем туктата, аның ихтыярын наншата алмый. Ул горур рәвештә алга атлазын дәвам итте. Татар һәм башкорт хезмәт ияләрен революция зшен ахырынача дәвам итәргә өндәде. Ә буржуазиянең матбугат ялчыларына аның җавабы мондый иде:
Сез халыкны мәңге хәерче булып калырга чакырасыз. Сез байлардан аерылмыйк дип. мөселман демократиясен байлар файдасына норбан итәргә телисез, шул эшкә каршы баручыларга ялган пычраклар ыргытасыз. Оятсыз рәвештә ялганлап, пәрдәләп, ярлыларны буржуазия сыйныфына корбан итәргә телисез. Җитәр, ярлы халык моңарчы бай белән түрә алдында баш ияргә мәҗбүр булып килде. Моннан соң ул үзенең юлын, үзенә нинди юл файдалы икәнен беләчәк һәм шул юл белән барачак » <
Татар буржуаз матбугаты февраль революциясенә кадәрге чорда ук формалашып кына калмыйча, демократик һәм революцион көчләргә каршы көрәштә ныклап оешырга да өлгергән иде. Аңа каршы нәтиҗәле көрәш алып бару өчен революцион газеталарга берләшергә, бердәм демократик фронт төзергә кирәк була. Ирек» бу өлкәдә үзеннән соң Казанда Ш. Әхмәдиев редакторлыгында чыга башлаган демократик юнәлештәге Аваз һәм М. Вахитов катнашы белән чыгарылган Кызыл байрак газетасы белән бергә хәрәкәт итә. Программаларында һәм политик платформаларында булган кайбер үзенчәлекләргә дә карамастан, бу өч газета контрреволюцион матбугатка, бөтен буржуаз милләтчелек хәрәкәтенә каршы антив көрәш җәелдерә
Ирен 1917 елның көзенә кадәр чыгып килә. Сентябрь аенда ул Солдат теләге һәм Авыл халкы исемле башка ике демократии газета белән берләшә һәм нә-
| «Ирек» газетасы 1917 ел, 5 июль.
• Шунда ук.
тиҗада ач газета урынына «Безнең юл» исемле яңа газета чыгарыла башлый. Аның редакторы шулай ун Г. Ибраһимов була. Газета эшендә Ф. Сәйфи, Г. Касыймов шикелле соңыннан Татарстанның куренекле җәмәгать эшленлелзре булып җитешкән кешеләр катнашалар.
Бу газеталарның бергә кушылуы демократик журналист кадрларын миллөтчел буржуазиягә һәм аның реакцион матбугатына каршы берләштерергә, аларның көчләрен политик көрәшнең төп юнәлешләренә тупларга, халынны революцион тәрбияләү бурычларын уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирде '.
Г. Ибраһимовьың февраль белән Октябрь арасындагы революцион көрәшенең төп удары контрреволюцион милли буржуазиягә, татар буржуазиясенең шовинистик омтылышларына юнәлдерелгән иде. Бу көрәш Россиянең милли районнарындагы үзенчәлекле шартларда барды. Бу турыда Г. Ибраһимов үзе менә нәрсә яза:
«Февраль революциясе чорында милләтчел буржуазиягә каршы безнең көрәш, татар тормышы шартлары таләп иткәнчә, кайбер очракларда аерым үзенчәлекле формаларда барды. Татар хезмәт массасының... сыйнфый аңын уяту өчен, аны буржуа һәм алпавытлардан, кулак һәм руханилардан аерып алу өчен тыштан «гомум мөселман», «бөтен Россия , «бөтен татар» һәм сыйнфый түгел дип аталган, ә асылда буржуаз-алпавыт җыелышларында, корылтайларда, съездларда һәм «милли мәҗлестә» катнашырга туры килде .
Г. Ибраһимов Маскаүдә һәм Казанда булып үткән мөселман съездларының икесендә дә катнаша. Ул аларда пантюрнистик буржуазиягә һәм аның политик лидерларына каршы нөрәш алып бара, сыйнфый көрәш һәм революция идеяләрен алга сөрә.
Дөрес, Г. Ибраһимов Мәскәүдәге мөселман съездына башта мәгълүм бер өметләр белән барды. Әмма аның составы белән танышкач, бу съездның М. Бигиев. Г. Исханый кебек дин әһелләре, пантюркистлар тарафыннан вакытлы хөкүмәт нанаты астында оештырылган булуын белгәч, аңа булган иллюзияләрдән тиз арына. Г. Ибраһимов бу съездда милләтче Г. Исхакыйны кискен тәнкыйтьләп чыга, аның буржуазия ялчысы булуын фаш итә.
Г. Ибраһимовның контрреволюцион татар буржуазиясенә каршы көрәше Казандагы 2 нче мөселман съездында да дәвам итә. Бу юлы көрәш съезд ачылганчы ук башлана. Матбугат вәкилләре киңәшмәсендә «Милли шура» әгъзасы Г. Исханый татар газеталары өстеннән контрольлек итә торган орган төзү турында карар өстерәп кертергә тырыша. Бу барлык матбугатны буржуазия нулына бирү омтылышы иде. Г. Ибраһимов моңа катгый рәвештә каршы чыкты, буржуаз милләтченең бөтен татар матбугатын < Милли шура» контроле астына кертү омтылышын фаш итте. Нәтиҗәдә. Г. Исханый таләбе кире кагыла.
Съездның үзендә башлыча ике политик төркем арасында көрәш бара. Аның берсе — контрреволюцион пантюркистлар, аларның башында А. Цаликов, Г. Исханый, Ибн. Ахтямовлар торалар. Ә революцион төркем башында М. Вахитов, Г. Ибраһимов. Ш. Әхмэдиев була. Г. Ибраһимов М. Вахитов белән беренче тапкыр әнә шунда очраша. Татар халкының бу ике күренекле революционеры арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек шуннан башланып нитә.
Керәш съезддан соң да тукталмады. Казандагы Кызыл байрак», Аваз , Уфадагы «Ирек газеталарында Г. Ибраһимов, М. Вахитов, Ш. Әхмэдиев, Ф. Сәйфи һ. б. ларның съездны оештыручыларның политик йөзен фаш иткән мәкаләләре басыла.
Г. Ибраһимовка милләтчелек һәм шовинистлык карашлары бөтенләй ят иде. Ул татар буржуазиясенең Россиянең барлык мөселманнарын бергә берләштерү хакында-
1 «Чулпан» газетасында басылган бер мәкаләдә хәбәр ителгәнгә караганда, Г Ибраһимов' бу газетаны 1917 елның декабрь ахырларына кадәр, ягъни Петроградца учредительное собраниегә киткәнчегә кадәр, редакция ш. Шул ук мәкаләдә Г. Ибраһимов киткәч газетаның юнәлеше үзгәрүе, аннан сыйнфый көрәш рухы чыгып бетүе әйтелә Ләкич Г Ибрөһнмовнык бу газетадагы эшчәнлеге әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Киләчәктә бу эшләнер дип ышанабыз. «Безнең юл» газетасы гомумән тарихчылар һәм әдәбият белгечләре т; рафыннан житдн тикшерелергә, бәя алырга тиеш. Бөек Октябрьның 50 еллыгына хәзерлек уңае белән моның актуальлеге аеруча арта.
2 КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия ар’ авы 1378 фонд, 1987 опись. 110 бәйләм. 378 эш, 107 бит.
гы пантюрнистик планнарына кискен каршы чыкты, аларның фанни хата, политик зарарлы, практик перспективасыз булуын исбатлады. Эдипнең мондый реакцион омтылышларга каршы корэше эле революциягә кадар Галия гзгдрәсәсендә үк башланган иде. Ә хәзер ул тагы да тирәнәйде һәм политик үткенәйде. Г. Ибраһимов кебек зур язучының һәм җәмәгать эшлеклесенең бу мәсьәләләрдә принципиаль позициядә торуы татар һәм башкорт халыкларын интернациональ рухта тәрбияләүдә зур роль уйнады, хезмәт ияләренә революцион тәэсир итте.
Ниһаять. Октябрьга хәзерлек чорында Г. Ибраһимов халык массаларын турыдан- туры революцион хәрәкәт эшенә тартуга зур әһәмият бирде, эшчеләр, солдатлар һәм крестьяннар арасында политик тәрбия, революцион оештыру эше алып барды. Ул солдат митингларында чыгышлар ясый, эшчеләрнең революцион нүтәрелешләрендэ катнаша, крестьяннар арасында революцион агитация алып бара. Г. Ибраһимов Уфа хезмәт ияләренең 1917 елгы 1 май демонстрацияләрендә актив катнаша. Башнорт халык шагыйре С. Нудашның язуына караганда, ул М. Гафури белән бергә типография эшчеләре демонстрациясе колоннасының башында бара .
Әдип укучы яшьләрне, мәдрәсә шәкертләрен дә онытмый. Замандашларының истәлекләренә караганда, ул мәдрәсәдә укытучылык эшен ташласа да. «Галия гә еш килә, шәкертләрне җыеп, аларга кендәлен политик вакыйгалар һәм алда торган бурычлар турында сөйли.
Г. Ибраһимовның Октябрьга кадәрге революцион эшчәнлегенең иң югары ноктасы 1917 елның 9 октябрендә Уфада большевикларның Уфа комитеты инициативасы бөлән үткәрелгән массовый демонстрациядә катнашы булды. Популяр язучы-рвволю- иионөр урамнарда һәм мәйданнарда, моселман солдатлары оешмасы урнашкан йортның балконыннан ялкынлы чыгышлар ясый, империалистик сугышны бетерергә чакыра. алпавыт җирләрен һич ничечтергесез конфискацияләүне, капиталистларны дәүләт власте органнарыннан куып, бәген властьны советларга бирүне таләп итә.
7—8 моң кеше катнашкан бу демонстрация халык массаларын революционлаштыруда зур роль уйнап кына калмады. Г. Ибраһимовның үзенең политик үсешенә дә гаять иочлв йогынты ясады. Ул большевиклар белән идея-политкк яктан торган саен ныграк якынайды. Монда, алблттә. иң әһәмиятлесе революциянең этәргеч көчлә- ронә һәм максатына караш уртаклыгы иде.
2
Боек Октябрь Г. Ибраһимовның идея-политин үсеше юлында зур борылыш ясады. Моннан соң аның революцион зшчәнлеге киңәеп кенә калмый, тирәнәя, тагын да югарырак баскычча күтәрелә. Ул матбугаттан, җыелышлардан һәм митинглардан файдалана, буржуазиягә каршы керәшен дәвам итә. татар һәм башкорт хезмәт ияләрен Совет власте тирәсенә туплый.
Октябрьдан соң нүп тә үтми. Уфада зчке Россия һәм Себер татарларының «милләт мәҗлесе ■ җыела. Ул башлыча морзалардан, эре сатучылардан, авыл кулакларыннан, дин әһелләреннән һәм татар офицерларыннан тора. Билгеле, ул реакцион була, халык интересларын чагылдыра алмый. Шуңа да карамастан. Г. Ибраһимов һәм башка революционерлар анда катнашалар. Халык алдында «милләт язмышы турында кайгыртучыларның - бу җыелышының контрреволюцион асылын ачып бирергә, милләт берлеге, милли-мәдәни мохтарият лозунглары белән алданып, милләт мәҗлесе > артыннан барган, аннан үзенең милли теләкләре үтәлешен кетнән татар-башкорт халкының бер өлешен аерып алырга кирәк була.
Милләт мәҗлесендә Г. Ибраһимов. Ш. Әхмәдиев. Г. Касыймов. Октябрь революциясе платформасында торган сул көчләр исеменнән чыгыш ясап, башта ун Совет властен тану мәсьәләсен куялар. Алар башында В. И. Ленин торган Совет хөкүмәтенә — Халык Комиссарлары Советына котлау телеграммасы җибәрү турында тәкъдим кортәләр. Ләкин «милләт мәҗлесе күпчелек тавыш белән бу тәкъдимне кире кага, «боек төрок-татар милләте үзенең язмышын оч нөнлен большевиклар власте белән
1 С. Кудаш Хәтердә калган минутлар Казан 1959 ел. 77 бит.
бәйли алмый дип белдерә. Җыелыш җитәкчеләре Бохара әмиренә котлау телеграммасы җибәрүне яхшырак дип табалар. Шулай итеп, <■ милләт мәҗлесе » үзенең реакцион, буржуаз табигатен тулысымча ачып сала.
Г. Ибраһимов бу җыелышта гаять зур ныклык, принципиальлек һәм активлык күрсәтә. Аның ялкынлы речьләре, -милләт мәҗлесе- бинасы стеналарын үтеп, ярлы халыкка барып җитә, аңарга көчле тәэсир ясый.
1917 елның көзендә демократик нөчләр белән буржуазия арасында кискен корәш учредительное собраниегә сайлау мәсьәләсе буенча барды. Билгеле булганча, бу сайлаулар, Октябрьдан соң булса да, бик катлаулы шартларда. Октябрьга кадәр үк тезелгән исемлекләр буенча үткәрелә. Халыкның шактый өлеше Октябрь револю.-иясенең әһәмиятен әле төшенеп җитмәгән, милли буржуазиянең көче җимерелмәгән иде. Бо- ларның һәммәсеннән, әлбәттә, контрреволюцион буржуазия файдаланмаммы, таеыш- ларны үз файдасына җыймакчы, шулай итеп учредительное собраниегә үз кешеләрен өстерәп кертмәкче була. Г. Ибраһимов -милли шура кандидатларына каршы, эшче- кресгьян һәм солдат вәкилләрен үткәрү өчен эзлекле көрәш алып барды. Ул монда Уфа белән генә дә чикләнеп калмый, губернаның башка шәһәрләрендә дә була, авылларга бара, крестьяннар арасында эшли.
Г. Ибраһимов. учредительное собрание депутаты буларак. 1918 елның 5 январенда Петроградка килә. Бу нәкъ учредительное собранионең ачылган көне була. Әдип вокзалдан ук туп-туры Таврида сараена ашыга.
Учредительное собраниегә сайлаулардан соң инде шактый вакыт үткән иде. Г. Ибраһимов шактый политик көрәш тәҗрибәсе туплап өлгерә. Соңгы айларда булып үткән вакыйгалар күп мәсьәләләргә аның күзен ачты. Хәзер инде ул учредилканың асылда буржуазия кулындагы норал булуын, аңа таянып контрреволюциянең Совет властен бәреп төшерергә ниятләнүен яхшы аңлый. Ул шулай ук учредительное собраниегә делегат булып һәркайда уң социалистларның — буржуазия ялчыларының күл үтүен белә.
Г. Ибраһимов килүенә учредилканың мөселман депутатлары мзньшевик А Цаликов җитәкчелегендә мөселман фракциясе оештырган булсалар да, ул айда керми, сул депутатларга кушыла.
Учредилка язмышы нәьъ большевиклар көткәнчә була да. Ул үзенең контрреволюцион асылын ачып бирүне озакка сузмый. Ул Совет хөкүмәтенең декретларын танудан баш тарта һәм шуның белән үзен Совет властена һәм халыкның күпчелеге ихтыярына ачыктан-ачык каршы куя. Большевиклар һәм башка сул депутатлар со- браниене ташлап чыгалар. Г. Ибраһимов та ташлап чыга. 6 январьда Бетенроссия Үзәк Башкарма комитеты декреты болан учредилка таоатыла.
«Чулпан- газетасы чыга башлагач, аның беренче санында ук Г. Ибраһимов үзенең сайлаучыларына хисап рәвешендә -Мәрхүм учредительное собрание исемле мәкалә белән мөрәҗәгать итте. Учредилканың контрреволюция кулында корал булуын әйтте. Ул учредилканың куылуы өчен байлар, алпавыт һәм буржуазиянең кан елавы, бу елауда уң социалистлардан алып Милюков — Дутов — Пуришн-.вичларга кадар булган контрреволюцион көчләрнең берләшүе турында хәбәр итә.
Учредилканың элекке депутаты аның эшче һәм солдат, авыл ярлылары интересларына дошман булуын, аларның өметләрен бары тик Совет власте гына тормышка ашыра алачагын әйтә. Шуңа күрә ул аларны Совет хөкүмәте тирәсенә тупланырга чакыра:
«...безгә — эшче, солдат, ярлы авыл халкына һәм боларның файдасына тырышучыларга...— бөтон куәтебезне. бөтен өметебезне эшче, солдат һәм ярлы авыл халкы шураларына багларга, шунда керергә, шунда эшләргә, шулар арнылы теләкләребезне үткәрергә тиешле буладыр... Без. ярлы халык, Октябрь революциясен көчәйтү, тирәнәйтү. моның өчен эшче, солдат вә ярлы авыл халкы шуралаоы тирәсенә җыелырга, буржуазия белән булган мөнәсәбәтне тәмам өзәргә, икътисади коллыктан азат ителү юлында көрәшергә тиешлебез.
Мәрнәздә һәм урыннарда хакимият эшче, солдат ЕЗ авыл халкы шураларына!
1 КссыАмоя Г Пантюркистская контрреволюция и ее агентура султангалеевшина. Рус телендә. Казан. 1921 ел, 44 бит
Мена хззер безнең шигаребез шул булырга тиеш»
Г. Ибрзһимэоның бу мәкаләсе татар һам башкорт хезмәт ияләренең учредилкага мөнәсәбәттә күзен ачуда һәм аларның өметләрен бу контрреволюцион оешмадан аерып алып, Совет власте, Совет хөкүмәте белән баглауда гаять .ур роль уйнады.
Учрвдилианы ташлап чыккан большевиклар һәм башка сул депутатлар белән бергә, Г. Ибраһимов 1918 елның 10 январенда җыелган эшче, солдат һәм крестьян депутатлары советларының III Бөтенроссия съездында тавыш бирү хокукы белән катнаша. Ул анда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты члены итеп сайлана.
Нәкъ менә шуннан соң Г Ибраһимов тормышында һәм революцион зшчәчлегендә яңа, иң әһәмиятле һам иң бай этап башлана. Ул этап турыдан-туры большевиклар партиясе, бөек юлбашчы В. И. Ленин белән, аларның политик йогынтысы һәм җитәкчелеге белән бәйләнгән. Г. Ибраһимов күренекле революционер һәм дәүләт эш- ленлесе булып нәкъ әнә шул чорда җитеште дә.
Г. Ибраһимовка, дәүләт Верховный органы члены буларак, дөньядагы беренча социалистик дәүләт төзелешенең бик күп әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итүдә катнашырга туры килә. Ул Совет властеның беренче декретларын кабул итүдә, апарны тормь шка ашыруда катнаша.
1918 елның 19 янзгренла Совет хөкүмәтенең декреты белән (үл декретка В. И. Ленин кул куя) Милләтләр халык комиссариаты каршында Үзәк мөселман комиссариаты төзелә. Күренекле революционер М. Вахитов комиссариатның председателе, ә Г. Ибраһимов һәм Ш. Манатов аның урынбасарлары итеп билгеләнәләр. Г. Ибраһимов шулай ук Комиссариатның коллегия члены һәм төрле вакытта төрле бүлекләрнең мөдире дә була.
Үзән мөселман комиссариатында халыкара эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлек- лесө, Төркия коммунистлар партиясен төзүчеләрнең берсе Мостафа Сөбхи, татар большевикларыннан Н. Якубов. И. Казаков, һ. Маликов. Н. Вахитовлар эшлиләр. Аның эшендә күренекле башнорт революционеры Ш. Ходайбердин. шулай уи И. Рахматуллин, Ш. Зхмзлиев, М. Максуд кебек соңыннан республиканың күренекле җәмәгать эшлеклеләре яки язучы булып җитешкән кешеләр актив катнашалар. Комисса-риатка турыдан-туры М. Вахитов җитәкчелек итә, аның эшчәнлеге белән В. И. Ленин якыннан кызыксына, кайгыртучанлык күрсәтә.
Мөселман комиссариаты, үзәк совет дәүләт аппаратының бер кисәге буларак, Россиянең төрки-татар халыклары арасына революция нигезләрен кертү, мөселман хезмәт ияләрен Совет властена якынайту буенча зур роль уйнады. Ул үзенең эшчән- леген В. И. Ленин һәм М. Вахитов кул куйган хөкүмәт декреты нигезендә тезелгән урыннардагы мөселман комиссариатлары аркылы башкара. Мондый комиссариатлар Мәскәү, Петербург, Казан, Уфа, Оренбург, Сара’ов. Астрахань. Нижний Новгород һ. б. шәһәрләрдә булалар. Алар хезмәт ияләре депутатлары Советларының тиешле җирле оешмалары составына керәләр һәм большевиклар партиясенең җирле комитетлары җитәкчелегендә эшлиләр.
Үзәк мөселман комиссариатының эур бер тарихи хезмәте милли буржуазиянең контрреволюцией милләтчел оешмаларын, аларның матбугат органнарын туздыруда булды.
Пролетариат революциясенең ярты еллык үсеш тәҗрибәсе '-милли идарә , «милли шура - кебек оешмаларның контрреволюция оясы, эшчз-крестьян хөкүмәтенең чараларына наршы баручы, татзр, башкорт халыкларының дәүләт тезелешенә аяк чалучы коч булуын күрсәтте. Нен тәртибенә бу контрреволюцион оешмаларны бетерү бурычы килеп баса. Милләтләр халык комиссариаты һәм Үзәк мөселман комиссариатының 1918 ел 21 апрель карары нигезендә «милли идарә jt-терелә. 3 бераз элегрәк "милли шура», «хәрби шура һәм аларның җирле оешмалары бетерелгән була. Г. Ибраһимов һам М. Вахитов тарафыннан Комиссариатның 1918 ел 15 апрель нарары белән татар буржуазиясе газеталарының иң ашәнесз. иң контрреволюционеры булган «Ил газетасы яптырыла.
Совет органнарының бу карарлары татар контрреволюцион буржуазиясе тарафыннан эсҺәрле ачу белән каршы алына. Үзән мөселман комиссариатына, М. Пахитов
1 «Чулпан» газетасы 1918. 18 январь
һәм Г. Ибраһимовка революция дошманнарының, алар газеталарының ярсулы атакаларын кире кагарга туры кила. Комиссариат милли идарә нең чын йвзен, аның Советка каршы ашлаган ашэкелекларен хезмәт ияләренә тулырак күрсәтү вчен урыннарга милли идарәнең эшчанлеге турында хисап материалы җибәрә.
Үзәк мөселман комиссариаты Россиянең мөселман халыклары арасында Совет властеның политикасын аңлату, хезмәт массаларын зшче-крестьян хөкүмәтенең декретлары белән таныштыру буенча зур зш башкарды. Комиссариатның җитәкчеләре һәм сотрудниклары еш кына мөселман халкы яшәгән шәһәрләргә чыгалар, анда җыелышлар үткәрәләр, докладлар ясыйлар. Г. Ибраһимов апрель ахыры, май башларында Уфада була, анда татар, башкорт эшчеләренең җыелышларын уздыра. Ул Совет хөкүмәтенең эчке һәм тышкы политикасы турында доклад сөйли. Совет хөкүмәте политикасы төрле милләт хезмәт ияләре интересларын һәм омтылышларын чагылдыручы революцион политика булуын әйтеп, эшче һәм ярлы крестьяннарны аның тирасена тыгызрак тупланырга чакыра. 2 майдз Уфада эшчеләр клубында бик күп кеше катнашы белән үткәрелгән җыелыш, Г. Ибраһимов донладын тыңлап тикшергәннән соң, Совет властен яклап. Совет хөкүмәтенең чараларын яхшы дип тапкан карар кабул итә. Анда Уфа татар-башкорт демократиясенең Совет властена һәртөрле кул сузуларга каршы чыгарга һәрвакыт әзер торуы әйтелгән Тагын шунысы әһәмиятле, җыелыш милли идарәнең бетерелүен яхшы дип таба, кадетлардан, буржуаз милләт-челәрдән торган бу контрреволюцион оешманың хезмәт халкы өчен күп явызлыклар эшләзен. демократик чараларны үткәрүдә киртә булуын, халык исеменнән сөйләгән булып, мөселман пролетариатын башка милләт эшчеләре алдында уңайсыз хәлдә калдыруын билгеләп үтә. Мондый характердагы резолюция ул вакытта Уфада Г. Ибраһимов катнашы белән үткәрелгән җыелышларның бөтенесе өчен дә хас.
Комиссариат хәрби оешмалар белән тыгыз элемтәдә була, фронтта моселман солдатлары арасында зур политик эш алып бара. Комиссариат каршында махсус хәрби бүлек эшли, аның белән М. Вахитов җитәкчелек итә. Архив материалларыннан күрелгәнчә, Г. Ибраһимов фронтларга бара, хәрби конференцияләрдә катнаша.
Октябрьдан соң татар халкының төрле сыйныфлары арасында кискен көрәш милли мәсьәлә тирәсендә барды. Үзәк мөселман комиссариатына милли проблемаларны хәл итү белән турыдан-туры шөгыльләнергә туры килә. Г. Ибраһимов. табигый, бу көрәшнең үзәгендә була. Милли мәсьәләләрне хәл иткәндә аның тар милли рамкалардан чыгып түгел, бәлки сыйнфый, революцион, интернациональ позицияләрдә торып зш итүен аеруча басым ясап әйтергә кирәк. Моны әдипнең <>Идел-Урал республикасы мәсьәләсенә карашында, контрреволюцион Болак арты республикасы н җимерүгә ярдәм итүендә, «Татар-башнорт республикасы ' проектына карашында күрергә мөмкин.
Г. Ибраһимов Үзәк мөселман комиссариатында мәгариф, культура мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнашты, татарлар арасында бу эшләрне советчыл нигездә оештыручыларның беренчесе булды. Ул мәгариф эшен, милли буржуазия кулыннан тартып алып, пролетариат, советлар кулына бирүдә зур роль уйнады.
Г. Ибраһимовның мөселман комиссариатында эшләгән чордагы зур тарихи хезмәте 'Чулпан газетасын оештыру, аны чыгару булды. Чулпан —беренчө татар совет газетасы. Г. Ибраһимовның үзенең әйтүенчә . ул хәтта бөтен Россия төрки-татарлары арасында беренче зур официаль совет газетасы була. "Правда аның чыгуына зур әһәмият бирә, анда -атаклы татар әдибе Ибраһимов > 4 5 6 катнашуын билгеләп үтә.
Чулпан башка официаль хөкүмәт газеталары белән бер рәттә йөри. Анда мәкаләләре белән М. Вахитов, Ш. Әхмәдиев, Г. Касыймов һәм башналар актив катнашсалар да, аны чыгару нигездә Г. Ибраһимов өстендә була. Аның кайбер саннарын ул тулысынча үзе әзерли. Моның шулай икәнен Г. Ибраһимов замандашларының истәлекләре генә түгел, газетаны җентекләп өйрәнү дә раслый. Г. Ибраһимов исеме куел-
4 Октябрь революциясе һәм социалистик төзелеш дәүләт архивы. 1333 фонт, 1 опись. I эш. 115 бит.
- КПССнын Татарстан -ткә к -митеты каршындагы партия архивы. 1378 ф НД, 1987 опись, 110 бәйләм, 378 эш. 114 бит. 6 < Правда» газетасы. 1918 ел. 23 январь.
ган зур-зур мэнапалар гена түгел (а алары һәрбер санында диярлек), газетаның баш мәналаларе, авторының исеме куелмаган күп кенә материаллар Г. Ибраһимов тарафыннан язылганнар.
Кызганычка каршы, «Чулпан әле хәзергә кадәр тиешенчә ейрәнелмәгән, үзенең лаеклы бәясен алмаган. Хәлбуки, аның революция алдында хезмәте гаять зур. Үзенең һәрбер санында диярлек, татарчага тәрҗемә итеп. Совет хекүмәтенең әһәмиятле декретларын һәм карарларын бастырып бару үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Ә бит аларны тәрҗемә итүче дә Г. Ибраһимов үзе була. Аннан соң ул бу декретларның һәрберсе хакында диярлек махсус мәкаләләр яза. аларның эчтәлеген һәм әһәмиятен популяр рәвештә киң халык массаларына аңлата. Татар буржуаз милләтчеләре Г. Ибраһимовны большевиклар хонумәте белән хезмәттәшлектә гаепләделәр, буржуаз матбугатта аның турында провокацион материаллар бастырдылар. Бу пычрак язмаларында алар, әлбәттә, оригинал түгелләр иде. Алар бу елкәдә да, башка бик күп мәсьәләләрдәге шикелле үк, рус контрреволюциясе белән берләштеләр, үзләренең язмаларында түбәнрәк дәрәҗәдә Пуришкевнч речьләрендә, Милюков газетасы Дух > мәкаләләрендә, Каледин хатларында әйтелгән сүзләрне кабатладылар. Ләкин проле-тариат революциясен күрә алмаучы мөселман нонтрреволюционерларының бу лыгырдаулары тарих кәрванын туктатырлык түгел иде.
• Теләсәгез никадәрле генә сүгенегез, теләсәгез ничаклы зәһәр чәчегез.— дип язды Г. Ибраһимов аларга җавап итеп,— боларның һәммәсе татарның эшчесе, аңлы солдаты, ярлы авыл халкы каршында сезнең кара йөрәгегезне генә ачып салачак, безнең өчен фиданяранә башлаган бу изге тарихи эшебезгә иман куәте генә арттырачактыр > .
3
Үзәк мөселман комиссариаты татар, башкорт һәм Россиянең башка кайбор төрки халыкларына исне дөньяны җимерүдә һәм яңа тормыш нигезләрен төзүдә актив нпдам итте. Күренекле резслюционер-лснинчы М. Вахитов җитәкчелегендә монда эшләү Г. Ибраһимовка зур революцион чыныгу, политик үсеш мәктәбе булды. Совет хөкүмәтенең карарларын тормышка ашыру буөнча практик эштән тыш, Г. Ибраһимов- | а монда эшләгәндә Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең күренекле зшлеклеләрен күрергә һәм тыңларга туры килә. Ул үзенең эше буенча милләтләр халык комиссариаты белән тыгыз бәйләнештә була, берничә мәртәбә аның баш ноя- югиясо утырышларына катнаша, комиссариат җитәкчеләре белән сөйләшә. Г. Ибра- I имовның В. И. Ленинның эшләгән җире, эшче-крестьян хөкүмәте урнашкан Смоль- ныйга керү өчен Ленин үзө нул куйган даими пропускы була. Әлбәттә, боларның һәммәсе әдипнең идея-политик үсешенә уңай йогынты ясый, аны большевиклар белән якынайта.
Г. Ибраһимов практик эшчәнлегөндә большевикларга никадәр ныграк якыная барса, эсерлар идеологиясеннән шулнадәр тизрәк арынды. Әдипнең үзе язуынча 2. аның эсерлар партиясе белән каршылыклары аеруча 1918 елның февралендә көчәя.
Г. Ибраһимов сул эсерлар партиясе белән конфликтка кергән моментларның берса солых мәсьәләсе иде. Бу мәсьәләдә большевиклар белән солых договорына каршы чыннан сул эсерлар арасында кискен көрәш җәелә. Дөрес. Г. Ибраһимоеның бу мәсьәләдә позициясе башта бик ачык булмый. Ләкин Ботснрсссия Үзәк Башкарма комитетында эшләү дәверендә большевиклар йогынтысында әдипнең политик карашлары бик тиз үстеләр. Ул ныклы расештә В. И. Ленин, большевиклар ягына баса. 1918 елның 23 февралендә, нәкь Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Германия хөкүмәтенең яңа ультиматумын тикшерергә җыелган көнне, ул «Чулпан - газетасычда тү-бәндәге юлларны язып чыга:
«Хәзер революция язмышы картага куелды.
Мәмләкәттә азык, юл вә башка һәр көн кирәк нәрсәләр мөшкил хәлдә, һичкем сугышны теләми, һичбер солдатның норал күтәреп сугышка барырлык куәте калмаган.
* «Чулпан» гатетасы. 1918. 28 февраль.
ә КПССныч Татарстан елкә комитеты каршында)ы партия архивы. 1378 ф <д. 1987 опись. ЧС ОәЙлач. 378 ьш. 122 би.
Нинди генә чараларга керешмә. яңадан сугышны уйларга һич вә һич бертерле юл юн. Теләсә ни генә булсын, яңадан сугыш, яңадан кан түгеш мвмиин түгел...
Россия революциясе алда бөек көрәшләргә хәзерләнү өчен, бөтен дөнья революциясе юлында зур гер куәт булып мәйданга чыгар өчен, якын киләчәкнең бөек идеалы юлында бөтен дзкьяны оештыру хезмәтен алып барырлык хәлдә үзен көчәйтү өчен, вакытлыча, авыр, җан әрнеткеч солыхка имза кыйлачакмы?
Яки бөтен бәни адәмнең азатлыгы юлында көрәшерлек куәт ясау өметеннән ваз кичеп. Россиянең яңадан сугышырлык хәле калмаганлыгын игътибарга алмыйча, яңадан сугыш игьлзн кыйлачак, үзен һәлак итәчәкме?
Авыр, газаплы бер трагедия.
Уйлыйбыз, бөек Россия революциясе беренче юлны ихтыяр кылыр дип .
һәм шул ук көнне бу мәсьәлә Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты утырышында тикшерелә.
Бу утырышта В. И. Ленинга бердәнбер дөрес позицияне үткәрү өчен күп коч куярга, зур түземлелек белән солыхның котылгысызлыгын аңлатырга туры килә. Г. Ибраһимов һичбер икеләнүсез В И. Ленин позициясенә баса, БҮБК члены буларак, солых договорын яклап тавыш бирә.
Мәгълүм булганча, бу утырышта сул эсерлар большевикларга каршы чыгалар. Алар солых догозсрына каршы тавыш бирәләр. Г. Ибраһимовка да көчле һөҗүмгә каршы торырга туры килә. Ләкин әдипнең ихтыяр көчен, аның ныклы большевистик позициясен эсерларның шантаж һәм яла ягулары да. партиядән чыгару белән янаулары да какшатмый. Ул большевиклар белән бер сафта революция казанышларын ныгыту юлында В. И. Ленин артыннан горур атлавын дәвам итә. Ул газета битләрендә солыхны. Сов .т хөиүг.әтенең тынычлык политикасын янлап, сул эсерларның контрре-волюцион позициясен фаш итеп, мәкаләләр яза. хезмәт ияләренә: '-Россиядә революцияне саклап калу — хәзерге көндә солых ул», дип аңлата. Ул хезмәт халкына мөрәҗәгать итеп, аны, солыхның авыр шартларына карап, паникага бирелмәскә чакыра. аның вакытлыча бер чигенү, киләчәк яңа тормышка юл ачкан бер чара гына булуын күрсәтә.
1918 елның 14 мартында Мәскәүдә Советларның гадәттән тыш IV Бөтенроссия съезды җыелды. Бу вакытта Совет хөкүмәте һәм партия Үзәк Комитеты Мәскәүгә күчкән иде инде. Мөселман комиссарлары белән бергә. Г. Ибраһимов та Мәскәүгә килә.
Съезд абсолют күпчелек тавыш белән Брест солых договорын раслый. Бу мәсьәлә буенча доклад белән В. И. Ленин чыга. Съездга катнашкан Г. Ибраһимов делегатларның боек юлбашчыны ничек каршы алуларын түбәндәгечә тасвирлый:
...Ленин карашының дөреслеге йөрәкләргә утырган иде инде. Бу съездда пролетариат юлбашчысы тагы элеккедән дә артыграк тантана белән каршы алынды... Ленинның килеп чыгуы, сүзе тагы элеккедән дә артыграк алкыш белән каршы алына иде инде .
Солых договорына съездда сул эсерлар каршы чыгалар. Алар съезд карарына протест йөзеннән Халык Комиссарлары Советы составыннан чыгуларын белдерәләр. Нәтиҗәдә. сул эсерлар белән Совет хөкүмәтендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү юкка чыгарыла.
Эсерларның бу провокацион акты Г. Ибраһимов белән сул эсерлар партиясе арасындагы каршылыкларның тагын да көчәюенә китерде. Бу партия аның күз алдында нөннән-көн ныграк контрреволюция лагерена таба тәгәри барды.
Г. Ибраһимов эсерлар партиясе карарларына буйсынмый. Ул үз постында кала бирә. Совет властен ныгыту өлкәсендә тагын да активрак эшли.
Г. Ибраһимов белән эсерлар арасында каршылык тудырган мәсьәлә бер бу гына түгел иде. Ул аграр мәсьәләгә мөнәсәбәттә алардан принципиаль аерыла. Ә бит аграр мәсьәлә социалистик революциягә карата большевикларны һәм эсерларны принципиаль рәвештә аеоган төп мәсьәләләрнең борее иде. Г. Ибраһимов шулай ук Кызыл Армия төзү мәсьәләсендә дә эсерлар карашын уртаклашмый, большевиклар позициясендә тора, регуляр армия төзүгә каршы чыккан эсерларны гаепли.
1 «Чулпан» газетасы. 1918, 23 февраль
2 «Кызыл Армия» газетасы 1920. 22 апрель.
1S18 елның җәендәге вакыйгалар Г. Ибраһимсвны сул эсерлар белән арасын бвтснлай озуга китерделәр. Германия илчесе Мирбахны үтерү белән бәйләнгән провокацион авантюра һәм аның артыннан огштырылган контрреволюцион фетнә эсерларның Совет власте дошманнары булуларын, хезмәт илләве белән һичбер багланышы булмаган авантюристлар группасы икәнлеген ачып салдылар. Советларның V съезды эгарның вәкилләрен Совет власте органнарыннан чыгару турында карар кабул итте.
Г. Ибраһимов хәзер контрреволюцион асылы тулысынча мәгълүм булган партия белән мөнәсәбәтен элегрәк өзмәвенә үкенә. Ул революциянең беренче көннәреннән ук большевиклар белән кулга-кул тотынып эшләсә дә, формаль рәвештә булса да сул эсерлар партиясе члены булып капуында дәвам итте. Бу Г. Ибраһимовкы, әлбәттә, кыен хәлдә калдырды. Әнә шундый авыр, газаплы кичерешләр белән тулы көннәрдә ул революция юлбашчысы В. И. Ленинга мөрәҗәгать итә.
Владимир Ильич аны кабул итә. Бу тарихи очрашу хакында Г. Ибраһимовның үзенең ничек сөйләве турында Г. Мөхәммәдова истәлекләрендә болай дип яза:
«Ленин мине кабул итте. Мин аңа Коммунистлар партиясенә, аның сәясәтенә, карарларына булган карашымны һәм «сул коммунист», «сул эсер «ларның оятсыз хәрәкәтләренә булган мөнәсәбәтемне, үземнең хәзер уңайсыз хәлдә калуымны — һәммәсен ачынтан-ачын сөйләп бирдем. Ленин мине бик дикъкать белән тыңлады.
Ленин миннән бу вакыткача кайда, нинди урыннарда эшләвемне сорашты, соңыннан һич шикләнмичә, икеләнмичә, миңа: «Эшегездә дәвам итегез!» дип кисеп әйтте. Прслетзриат революциясенең бөек юлбашчысы булган Владимир Ильичның миңа шулай ышануы минем күңелемне күтәрде, рухландырды һәм минем бөтен киләчәк язмышымны билгеләде.
Галимҗан үзенең Ленин белән бу очрашуын бик зур бәхет дип саный, уңае туры килгәндә бу турыда һаман сөйли иде» '.
Г. Ибраһимовта моннан соң социализм өчен ахыргача эзлекле көрәш алып баручы бердәнбер политик көч В. И. Ленин җитәкчелегендәге Коммунистлар партиясе дигән фикер тәмам ныгый, һәм шуннан соң ул эсерлар белән организацион-идеологик элемтәсен бөтенләйгә өзә.
Элекке татар сул эсерларының киләчәктәге эше мәсьәләсе комиссариатта махсус тикшерелә. Сул эсерлар партиясенең рәсми политикасына кире мөнәсәбәтен һәм комиссариаттагы актив эшчәнлеген искә алып, Г. Ибраһимов милләтләр халык комиссары тәкъдиме белән комиссариатта калдырыла2. Советларның V Бөтенроссия съезды мөселман делегатларының 12 июльдә үткәрелгән киңәшмәсендә ул яңадан комиссариатның председателе урынбасары һәм коллегия члены итеп сайлап кузла.
4
Г Ибраһимов «Чулпан» газетасындагы мәкалэләргнең берсендә:
«Революция бәйрәм генә, шатлык кына түгел. Революция һәм бәйрәм, һәм шатлык, һәм газап вә михнәт, һәм җәһәннәмдер. Революциянең бер көне дөньяны азатлык кояшы белән яктыртып, рухларны бәйрәм белән, иге-чиге булмаган шатлык белән тутырса, аның кайбер сәгате, кайбер минутлары күз ачып күз йомганчы адәмнең чәчләрен агартачак дәрәҗәдә каты газаплар, җәһәннәм газаплары китерәдер» 3, дип язган иде.
1918 елның җәендә Ватан алдына нәкъ әнә шундый көннәр килде. Советлар илә бик зур кыенлык белән ирешелгән тынычлыктан озак файдалана алмады, аңа каршы тышкы һәм эчкә дошманнар сугыш башладылар. Бу вакытта партия Үзәк Комитеты һем В. И. Ленин республиканың хәлитнеч фронты итеп көнчыгыш фронтны санадылар. «Рус революциясен генә түгел, халыкара революцияне дә коткарып калу чехо- слорак фронтында хәл ителә», дип язды В. И. Ленин.
Ибраһимов үзе Мәснәүдә булса да, күңеле фронтта, канлы сугышлар барган җирдә идо. Аны туган җире — Башкортстан һәм Татарстанның дошман басып алган рай-
’ «Совет әдәбияты» журналы 1964 ел. 9 сан. 49 бит
» Очт®'- *ь пелолюни-сс һәм социалистик төзелеш \эә\ дәүләт архивы 1333 фонд,
1 опись, 12 эш. 46 локл.
* «Чулпан* гааеюгы, 1918, 30 март.
14
оннарында җәфа чигүче халык язмышы борчыды. Ул бетен йөрәге белән шунда ашкынса да, аңа комиссгриатта эшен дәвам итәргә туры килә. Фронтна М. Вахитов китә, а ул аның урынына комиссариатның җитәкчесе итеп билгеләнә.
Яшь совет республикасы өчен бик кыен көннәр иде бу! Нәкъ шушы көннәрдә мәкерле контрреволюция көчләрө Совет халкына тагын бер авыр удар ясыйлар: 30 августта В. И. Ленинга һөҗүм итеп, аны каты яралыйлар.
Бөек юлбашчыга һөҗүм бөтен ил буенча көчле нәфрәт ташкыны тудырды. Бу җинаять Г. Ибраһимовны да тирән тетрәтә. Ул ашыгыч рәвештә комиссариат утырышын җыя. Комиссариат Г. Ибраһимов белдерүе буенча бертавыштан мондый карар чыгара:
«Үзәк мөселман комиссариаты коллегиясе бөтен дөнья пролетариатының юлбашчысы иптәш Ленинга җинаятьчел һөҗүм ясалуы... уңае белән революция җинаятьчеләре — үтерүчеләргә тирән нәфрәт белдерә, мөселман пролетариатын революция юлбашчысы һәм Совет власте тирәсенә тыгызрак тупланырга, аны үзенең яклавы астына алырга, контрреволюциягә каршы аяусыз көрәшкә хәзер булырга чакыра» '.
Бу мөселман комиссариатының бөек юлбашчыга мәхәббәтен, пролетариат революциясе эшенә бирелгәнлеген күрсәтүче тарихи ант иде.
Гаять кыен шартларда Г. Ибраһимов комиссариатның өзлексез эшен дәвам итте. Аның җитәкчелегендә комиссариат фронтка ярдәм итү буенча зур оештыру һәм политик эш җәелдерә. Г. Ибраһимовна нөнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Комиссариат фронт өчен милли частьлар һәм подразделениелар оештыру, агитацион әдәбият чыгару буенча зур зш башкара. Аның үзенең дә күп кенә сотрудниклары фронтка кита.
Г. Ибраһимовның комиссариаттагы эшчәнлеге 1918 елның көзенә, аның авыруына кадәр дәвам итте. Бу вакытка авыр тормыш һәм киеренке көрәш нәтиҗәсендә аның сәламәтлеге шактый какшаган иде инде. Архив материалларыннан күренгәнчә, Г. Ибраһимов 17 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр больницада ятып чыга. Аннан соң ул үзен комиссариаттагы эштән азат итүләрен сорап гариза бирсә дә. аның үтенечө канәгатьләндерелми. Аңа сәламәтлеген ныгыту өчен бер айлык ял бирелә. Октябрь урталарында Г. Ибраһимов Казанга кайта. Аның ялы 1919 елның 1 январена кадәр озайтылып, гәрчә ул рәсми рәвештә 1919 елның башларына чаклы комиссариат әгъзасы булып саналса да, анда яңадан әйләнеп кайтмый.
Г. Ибраһимов Казанга кайткач та актив көрәштән китми. Гражданнар сугышының кызган көннәрендә, революция язмышы фронтта, сугыш кырларында хәл ителгән бәр вакытта көрәшче йөрәге читтә кала алмады. Ул яңадан көрәш дәрьясына, аның да иң кыен һәм куркыныч участогына ташлана: Кызыл Армиянең махсус заданиесе белән Колчак тылына китә.
Бу Г. Ибраһимовның зур кыюлыгы һәм тәвәккәллеге, революция, халык бәхете өчен бер нәрсәсен кызганмавын, хәтта гомерен дә бирергә әзер торуын күрсәтүче факт иде.
Бу сәфәре тәмамлангач, Г. Ибраһимов яңадан Казанга кайта. Эмма ул һаман да иҗат эшенә керешми әле. Чөнки аңа революция елларында туктап торган әдәби иҗат эшчәнлегсн яңадан башлап җибәргәнче, турыдан-туры әдәби әсәрләр язуга тотынганчы, кайбер әһәмиятле идеологии мәсьәләләрне хәл итәргә, үткән революцион көрәш тәҗрибәсен теория белән яктыртырга кирәк була, һәм ул марксизм-ленмнизмны махсус утырып ныклап өйрәнергә керешә.
Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимовна Октябрьга кадәр марксизмны ныклап өйрәнергә туры килмәде. Большевизмга ул, башка күп кенә революционерлар шикелле, революцион көрәш процессында килеп кушылды. Ул вакытта аңа теория белән шөгыльләнергә вакыт та, мөмкинлек тә юк иде. Алда күренгәнчә, ул революция көн тәртибенә куйган практик мәсьәләләрне үзенең революцион сиземләве, большевиклар белән тыгыз элемтәдә булуы аркасында уңышлы хәл итеп килде. Грая’.данчар сугышыннан соң, Г. Ибраһимовна, ниһаять, фәнни социализм теориясен махсус өйрәнү мемкинле* ге ачыла.
1 Октябрь рев' зюниясе һәм социалистик тезелеш үзак дәүләт архивы 1333 фпиа.
1 опись. 2 эш. 109 бит.
Хззер ул марксизм-ленинизмны, коммунистлар партиясе тарихын нынлап өйрәнә, аның төп документларын укый.
Г. Ибраһимов үзен борчыган сорауларга җавапны, ачыкланмаган мәсьәләләргә ачыклыкны В. И. Ленин әсәрләрендә тапты. Шундый мәсьәләләрнең берсе шәхеснең тарихтагы роле мәсьәләсе иде. Зш шунда ки, Г. Ибраһимов әле Октябрьдан соң дз беркадәр вакыт бу мәсьәләдә иске, идеалистик карашлардан арына алмады. Ә бу Г. Ибраһимов революциянең куп кенә әһәмиятле мәсьәләләре буенча эсерлар белән конфликтта, большевиклар белән бер сафта эшләп, көрәшеп килгәндә дә дәвам итте.
Большевиклар партиясенә керүенең 1920 елга кадәр сузылуының сәбәпләрен аңлатып, Г. Ибраһимов болай дип язган иде:
Миңа РКП(б) идеологиясе белән бәйләнгән, марксизм нигезләреннән килеп чыга торган кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк иде. Мәсәлән, яман аты чыккан ихтыяр иреге, шәхес һәм коллективчылык мәсьәләләре һәм башка кайбер мәсьәләләр. Миңа аларны теоретик хәл итү өчен шактый вакыт кирәк булды һәм аларны хәл итмичә торып мин үземне ахыргача инанган коммунист дип саный алмадым. Бу эш шактый вакыт таләп итте, һәм минем РКП(б) сафларына керүем сузылды. Коммунистлар белән бергә милләтчелеккә һәм буржуазиягә каршы көрәшемне дәвам иткән хәлдә, мин ике елга якын бу мәсьәләләр өстендә эшләдем .
Г. Ибраһимовның В. И. Ленин әсәрләре өстендә ничек эшләве турында аның 1920 елның апрелендә бөек юлбашчының 50 еллык юбилее уңае белән язылган ике мәкаләсе ачык күрсәтеп тора. Татар матбугатында мондый мәкаләләрнең басылып чыгу фанты үзе генә дә зур политик әһәмияткә ия иде. Алар бу чорда Г. Ибраһимов ачыклаган теоретик мәсьәләләрнең бөтенесен дә эченә алмасалар да. әдипнең идөя- политик үсешен ачык характерлыйлар, аның вак буржуаз эсерлык идеологиясеннән арынып, гыйльми коммунизм теориясенә килүен күрсәтәләр. Г. Ибраһимов большевиклар партиясенә керүе уңае белән 1920 елның 3 декабрендә Татарстан җәмәгатьчелегенә адресланган ачык хатында нәкь әнә шул турыда язды да:
"Дүртенче елы баргэн революциянең һәммә дәверендә, һәммә фаҗигаләрендә коммунист иптәшләр белән бергә булганлыгым. ...фикердә һәм гамәлдә еч ел буенча бөтенләй РНП(б) белән бергә эшләмәнлегем һәммә иптәшләрнең күз алдында иде.
Бу бергәлекне рәсмиләштерү өчен, үзенең идеологиясе һәм тактикасы белән камил болгенлеге ачылган сул социалист-революционер интернационалистлар партиясеннән чыгып, ...Россия коммунистлар (большевиклар) партиясенә иярүемне зшче- крестьлн иптәшләргә, фикердәшләргә рәсми рәвештә болдерәм»2.
Г. Ибраһимов большевиклар партиясенә 1920 елның декабренда кабул ителә. Аның партия стажы 1917 елның 15 апреленнән раслана.
Она шулай итеп революдионер-язучы үзенең тормышын идея һәм организацией яктан коммунистлар партиясе болан бәйләде. Г. Ибраһимовның марксизм-лекиннзмга килү юлы әнә шулай булды.