ПУГАЧЕВ ПОЛКОВНИГЫ
1
азан ханлыгы бетерелгәч, татар халкы ике төп категориягә бүленеп калган: аларнын берсен «ясаклы», икенчеләрен «йомышлы татарлар» дип йөрткәннәр.
Казан ханлыгында ясак түләүчеләр. Казан яулап алынгач. Мәскәү патшаларына ясак түли башлаганнар Петр 1 ясак түләүне жан башыннан салым түләү белән алыштырганнан соң да. аларны барыбер «ясаклы татарлар» дип йөрткәннәр.
Йомышлы татарлар исә (элекке морзалар, хәрби кешеләр) патша .хөкүмәтенә .хәрби, дипломатик һ. б. гөрле хезмәт күрсәтергә тиеш булганнар. XVI гасырның икенче яртысында һәм XVII йөздә алар рус дәүләтенең көнчыгыш чикләрен саклауда, күчмә халыкларны бастырып тотуда, крепостьлар салуда һ. б. хезмәтләрдә файдаланылганнар. Бу хезмәтләре өчен аларга жир участоклары бүләк ител бирелгән. Алар арасыннан кайбер морзалар зур жир участоклары биләгәннәр һәм рус алпавытлары кебек крепостник булганнар. Ләкин «йомышлы татарлар»- ның күпчелеге XVII гасырда да гади крестьян сыйфатында яшәгән. XVIII гасырда исә хәл бөтенләй үзгәргән. Билгеле булганча, патша хөкүмәте, Казанны яулап алгач ук, татарларны көчләп чукындыру, руссификаторлык политикасы үткәрә башлаган Ә 1713 елда исә Петр 1: «йомышлы татарлар» ярты ел эчендә чукынып бетсеннәр, чукынмаса- лар. алардан крестьяннарын алырга», дип указ чыгар а!!. Бу хказны тормышка ашыру нәтиҗәсендә. кайбер морзалар чукынып, рус дворяннары составына кереп калганнар. Ә күбесе исә. крепостнойларсыз калып. жирләрен сатып, сәүдәгәр яки гади крестьян булып әверелгәннәр. Аларны халык «чабаталы морзалар» дип тә йөрткән. Шулай итеп «йомышлы татарлар»ның иң зур күпчелеге дәүләт крестьяннарына әйләнгәннәр. Петр I хөкүмәте йомышлы татарларның хәрби хезмәтенә инде мохтаж булмаган, чөнки дәүләт чикләре көнчыгышка таба ераклашкан булган. Әнә шул йомышлы татарларны 1718 елда Казан адмиралтействосына корабльләр төзү өчен урман кисү эшенә беркеткәннәр.
Казан адмиралтействосы. Петр I указы буенча, шул ук 1718 елда Казанка елгасы буенда. Елан тавы монастыре һәм Бишбалта бистәсе территориясендә (хәзерге Киров районы) төзелгән. Адмиралтейство Идел һәм Каспий флотилияләре өчен корабльләр төзү һәм корабль урманнарында агач әзерләү белән шөгыльләнгән.
Иң авыры, әлбәттә, әнә шул корабль урманнарында йөз еллык имән һәм наратларны егу. чистарту, су юлларына тарттыру, сал агызу эшләре булган. Шул эшләргә беркетелгән татарлар Х\ III йөз документларында «корабль урманы эшләренә» яки «адмиралтействога беркетелгән татарлар», һәм искечә «йомышлы татарлар», дип тә йөртелгәннәр. Ә XIX гасырда аларга инде «лашманнар» ' дигән исем тагылган
Лашман итеп 15 яшьтән 60 яшькә кадәр булган кешеләрне көз көне 6 айга, кирәк булса, бер елга эшкә куганнар. 6 айга алган вакытта, чират тәртибендә, 9 кешедән бер атлы, бер жәяүле крестьян; бер елга булганда. 25 кешедән бер атлы. 2 жәяүле кеше алынган.
К
'Лашман
урман ашчесе (немсьча)
1718 елдан 1728 елга кадәрге беренче 10 елда ел саен уртача 6 айлык срокта 2182 атлы һәм 1863 жәяүле кеше, ә еллык срокта 27 атлы 82 жәяүле эшләгән. XVIII гасыр ахырына урманнарда эшләүчеләрнең саны өчләтә арткан
Казанның татар бистәләрендә яшәүче татарлар да (шәһәрнең үзендә яшәргә ул вакытта татарларга рөхсәт ителмәгән) барлыгысы 1133 ир кеше адмиралтействога лашман хезмәтенә беркетелгән булганнар. Лашман булып беркетелгән татарларның саны XVIII йөз буена үсә барган. Әгәр 1719 елда аларның саны 23750 ир кеше булса, 1794 елда бу сан 112 337 гә житкән.
Беренче вакыт алар урман кискән өчен бер тиен алмыйча эшләгәннәр. Соңрак аларга көнлекләп атлыга 10 тиен, жәяүлегә 5_ тиен акча түли башлаганнар. Ләкин бу акча үзләрен һәм атларын туйдыруга да җитми торган булган.
Ясаклы татарлар белән беррәттән. лашманнар җан башыннан налог та. башка күп төрле салымнар да (мунча өчен, өйләнгән өчен һ. б.) түләгәннәр, рекрут биргәннәр Патша хөкүмәтенең мондый мпллн-ко- лоииаль изү политикасына каршы татар крестьяннары төрлечә көрәш алып барганнар. Лашманнарның каторга хезмәте турында халык арасында бәетләр тарглган. Алар үзләренең авыр язмышларыннан зарланып. гасырлар буена бу эштән коткаруны ялварып патшаларга үтенечләр язганнар. Ләкин аларның берсе дә һичнинди уңай нәтижә бирмәгән.
Лашманчылар күп мәртәбәләр баш күтәрәләр, качып китүләр, чи- новник-күзәтүчеләрне үтерүләр дә еш булып тора.
.. 1773 елның ноябрь ае. Менә бер төркем татар крестьяннары Шә- мәрдән урманы эчендә зур нарат һәм имән агачларын егалар. Алар янына Казан адмиралтействосы конторасыннан комиссар Наумов килгән. Ул эшләүчеләрне тизләтә, кирәк тапса, камчылый да. Менә кинәт кенә алар янына урман юлыннан бер төркем атлылар килеп чыга. Атлы отрядның җитәкчесе әле 30 яшькә дә җитмәгән таза ир Габдел- фаик Госманов, җикеренеп торган Наумовка күрсәтеп: «Тотып бәйләгез шуны». — дип. иптәшләренә әмер бирә.
Күз ачып йомганчы урмандагы барлык крестьян-лашманнар бу төркем янына җыелып өлгерәләр Габделфаик Госманов аларга: «Мин патша хәзрәтләре император Петр Федоровичның полковнигы Мәсәгуть Гомәров тарафыннан җибәрелдем. Аның әмере буенча, сезне бу җәфалардан коткарам». — дип мөрәҗәгать итә. Тирәсендәге кешеләр: «Без Оренбург янында патша Петр Федоровичның килеп ЧЫГУЫН күптән ишеткән идек, аның кешеләрен көтәбез. Ул халыкка ирек, җир-су бирә.м дип әйтә икән, дөресме шул?» — дип. шау-гөр килеп, сорашырга керешәләр.
Госманов өелгән утын әрдәнәсенә менеп баса да: «Туганнар! Мин сезгә патша император Петр Федоровичның безгә җибәргән хатын укыйм, тынычланыгыз!» —ди һәм көчле тавыш белән укый башлый:
Мин. бөек государь, патшалар патшасы вә данлыклы император П тр Федорович, үземнең турылыклы подданныйларыма бу указымны игълан и тәм.
...Сезнең борынгы буыннарыгыз, бабаларыгыз һәм аталарыгыз минем бабам батыр государь Петр Алексеевичка хезмәт иткән кебек мина хезмәт итегез; аларны минем бабам хөрмәт иткән кебек, мин дә сезне киләчәктә дә хөрмәт итәрмен, һәм сезне җир-су, тоз, догалары-
гыз Һәм динегез белән, мөлкәт вә акча жалованиесе белән бүләклим; анын өчен сез мина үлгәнчегә кадәр хезмәт итәргә тиешсез...
Кем буйсынмый һәм каршы килә — бояр, генерал, майор, капитан—аның башын кисегез, байлыгын тартып алыгыз...
Бер вакыт алар сезне, минем колларымны, ашадылар вә коллыкта тоттылар, үз кешеләремне жәлләп, тулган айга, якты йолдызга охшап, хәзер мин тудым... Кем бояр колы, кем залимнар кулында крестьянлыкта тора—хәзерендә азат ителә, кемнәр төрмәгә ябылган — барысы да чыгарыла» 9 10.
Е. II Пугачев манифесты белән танышкан лашманнарның бер өлеше Госманов отрядына кушыла, ә икенче өлеше. Тәтеш ягыннан килгән 31 крестьян, без үз авылларыбызга кайтабыз, анда да восстание күтәрергә кирәк бит. дип кайтып китәләр. Патша ялчысы Наумовны һәм аның ярдәмчеләрен Пугачев полковнигы Мәсәгуть Гомәров карамагына җибәрәләр, ә ул аларны, Уфа шәһәрен камап торучы Пугачев полководецы «граф Чернышев» — Чика-Зарубин карамагына, күрсәтмәләр ала баручы восстаниечеләр күзәтүе астында, хөкемгә җибәрә2.
Шундый ук кузгалышлар башка урман участокларында һәм авылларга җәелеп китә. Баш күтәрүчеләрнең бер отряды Кариле авылында Наумовның Казаннан килгән хатынын кулга төшерә һәм ул түбәндәге • билет» белән Казанга озаттырыла:
«Армиядән старшина итеп билгеләнгән Субай Солтанов, Кимей Смайлов вә гайре иптәшләре тотылган урман комиссары хатынын вә аның янындагы ик# хатынны азат иттек, аларны үткәреп җибәргәйсез- ләр, Казанга кадәр алмашлап 3 олау белән озаткансызлар; әмма ләкин, кем каршы килсә, ул хатыннарны үзендә тотар, үзенеке белән ашатыр вә эчертер.
Инанмак өчен мин старшина Субай Солтанов кулым куйдым»3. Бт хатыннарны чыннан да. бер авылдан икенче авылга алмашлап, крестьяннар Казан стеналарына кадәр озаталар. Димәк, восстаниечеләрнең власте Казан шәһәре янына кадәр үк таралган була.
Түбән Читай авылы крестьяны старшина Әпсәләм җитәкчелегендәге бер отряд прапорщик Иван Федоров командасын коралсызландыра һәм, лашманнарны урман эшеннән коткарып. Балтач — Малмыж араларында хәрәкәт итә башлый.
Ә икенче бер отряд Иске Мичән авылында эксплуататор Үтә.әнов- ны тотып, Куршино авылында торучы полковник Мәсәгуть Гомәров хөкеменә алып килә.
Курса, Төриәле. Олыяз, Тимерлик. Әшнәк. Чапшар. Норма. Сасмак һ. б бик күп авылларда да крестьян отрядлары оеша.
Бу отрядлар белән Пугачев үзе яки анын ярдәмчеләре тарафыннан билгеләнгән яисә баш күтәрүчеләрнең үзләре тарафыннан сайланып куелган полковниклар, старшиналар, сотниклар җитәкчелек итәләр.
Билгеле булганча. Дон казагы Емельян Иванович Пугачев, үзен император Петр Федорович итеп танытып, Жаек казаклары арасында 1773 елның сентябрендә күтәрелеп чыга. Бу күтәрелеш тиздән крестьяннар сугышына әйләнеп китә. Октябрь аенда инде татар крестьяннары да берләшеп, бу сугышка кушылалар һәм бу отрядлар арасында 1773 елның ноябрь аенда оешкан Мәсәгуть Гомәров отряды зур игътибарга лаеклы.
1 БАҮДА (Борынгы актлар үзәк дәүләт архивы), фонд 6. оп I, сак бер 416. II б\ 1. 327 бит
• ХДФҮЛА (Хәрби дннггз флоты үзәк дәүләт архивы), фонд 212. сак бер ЧЗО. 36—10 битләр
10 ХДФУДА. фонд 212. сак бер 430 II бүл 42 бит.
1 БАУДА, фонд 6. on. 1. сак бер. 4Ь7, X бүл. I кисәк. 155 бит.
' БАУДА. фонд 6. on. I. сак бер 467. X бүл. I кисәк. 149—150 битЛәр.
’ ЬАҮДА. фонд 349. on I. сак бер 7410. 2 кисәк 21 бит
* ЬАҮДА. фонд 6 оп. I. сәк бер 467. I бул. 4 кисәк. 304 бит.
* ЬАҮДА. фонд 349. оп. I, сәк бер 7410. 2 бүл, 23 бит.
* Пугачевщина I II. 437 бнт.
Мәсәгуть Гомәров Кукмарадан 7—8 чакрымдагы Псәк авылында Гимар Әширов семьясында 1746 елда туган, яшьтән үк лашман эшендә жәфа чигеп, феодаль изелүнең бөтеН ачысын татыган. Крестьяннар сугышы башлангач. Мәсәгуть Гомәров. беренчеләрдән булып, азатлык өчен көрәш юлына баса. Сугыш барышында ул үзен талантлы оештыручы. крестьяннарның кыю җитәкчесе итеп таныта. Бөтенләе белән үзен азатлык өчен көрәшкә багышлаган Гомәров крестьяннар сугышы лозунгларын тормышка ашыру өчен көрәштәш иптәшләрен дә дәртләндерә белә.
Мәсә гуть Гомәров. иң элек, үзендә татар һәм рус телләрендә язылган Пугачев манифестларын булдыра. Алариың копияләрен тарата, үзе булган авылларда крестьяннарга укый. Без югарыда күрсәтеп үткән отрядлар Пугачев указларын анардан алган булсалар кирәк. Крестьяннар аны һәр җирдә олылыйлар, аш-су. икмәк-тоз белән каршы а алар һәм җир. азатлык турындагы манифестларны йотлыгып тыңлыйлар. аның отрядына күпләп кушылалар Ләкин патша гаскәрләре белән сугышырга корал җитми. Мәсәгуть Гомәров. үз отрядын коралландыру өчен, заводларга пәри башлый Иң элек ул, Осокинның Бе- мыш заводына килеп (Татарстан һәм Удмуртия чигендә), 3 туп. берничә мылтык һәм дары. 15 ләп ат кулга төшерә, заводта интегүче күп кенә эшчеләрне азат итә. Мәсә.-утьнең исеме халык арасында киң тарала, үзеннән күп алда йөри Бемыш заводыннан Гомәров Кобелевлар- ның Пижман заводына юнәлә. Завод эшчеләре делегациясе аны, 20 чакрым ераклыктагы Кизнәр авылына килеп, икмәк-тоз белән каршы алалар 1773 р.тнын 2 декабренда М. Гомәров бу делегациягә: «Завод император Петр Федорович хәзрәтләренә баш иде, эшче кешеләр аның хезмәтенә әзер торалар», дип билет бирә'. Пижманда ул 7 туп. күп кенә мылтыклар һәм атлар кулга төшерә, заводка беркетелгән рус крестьяннарын азат итә; теләгәннәре һәм коралы булганнары (барлыгы 25 кеше) аның отрядына кушыла.
Бу заводтан китеп. Гомәров отряды рус. татар, удмурт авылларында. крестьяннарны восстаниегә күтәреп, изүчеләрне җавапка, кирәк була икән, җәзага тартып йөри. Кулыги, Куршино. Вятские Поляны. Сасмак. Тойма һ б авылларда була, аннары Туеш заводына (Кукмарадан ерак түгел) юнәлә. Аның отряды бу вакытта зурайган, аның үзенә инде полковник исеме бирелгән була.
Барлык авылларда да крестьяннарның Пугачев ягында патша гас-кәрләренә каршы сугышка катнашырга зур теләкләрен һәм аларның изүчеләрне юк итә башлаганлыкларын күреп, үз кул астындагы отряд 1000 кешегә якынайгач, ул үзенә ярдәмчеләр итеп старшиналар һәм сотниклар билгели, аларга Пугачев манифесты копияләрен биреп, төрле якка чыгарып җибәрә. Старшина Назиров (Чапшар авылы крестьяны) Балтач тирәсендәге авылларга. Казандагы III батальоннан качкан солдат Әбдерәшит Бикеев Арча тирәсендәге авылларга, Сала- выч авылы крестьяны Әбдүш Уразаев Питрәч ягына. Сасмак авылы крестьяны Гали Назиров һәм башкалар, 10 ар кешелек кечкенә отрядлар белән, төрле якка җибәрелә. Пугачев манифестын тыңлаган крестьяннар. төрк м-төркем булып, бу отрядларга кушылалар. Гомәров- тан алдарак Иноземцевларныц Туеш заводына килгәндә патша гаскәрләренә әсир төшкән 9 кеше допроста баш күгәрүчеләр турында болай дип күрсәткәннәр: «...Заводка Гомәровтан команда килде һәм алар 4 пушка. 6 мылтык алдылар, самозванецтан указ һәм алариың башлыгы Гомәровтан боерык укыдылар Эшче кешеләрдән барлы.ы 50 кеше восстаниечеләр гаскәренә кушылды һәм аларны Мәсгуть Назиров. Абдул Абдразяков командаларына бирделәр... Назировның ту-
ган авылы Члпшарга килгәч, Петр ФеЛпр^п^ч хезмәтенә бик күп татар алынды Шул ук көнне татар авылы Соснага киттек»
Әбдерәшит Бикеев допроста Мәсәгуть Гомәров тарафыннан татар һә.м удмурт «авылларына указлар укырга һәм патша хезмәтенә озату өчен кешеләр җыярга» җибәрелгәнлеген әйткән һәм: «Гумеров мина, юлга чыгар алдыннан, син үзеңне унтер-офицер дип ата. кешеләр, шулай дигәч, сиңа күбрәк ышанырлар, дип әйтте», дигән2.
1773 елның декабрь аенда Кама алды бөтенләе белән восстаниечеләр кулында була. Исән калган алпавытлар авыллардан гына түгел. Казанның үзеннән дә качып китеп бетәләр Губернатор үз семья ын Казаннан Козьмадемьянскига илтеп куя Чиновниклар яки кечкенә гаскәри командалар юлларда йөри алмыйлар, урыннар та крестьяннарның үз властьлары урнаша. Мәсәгуть Гомәров власте Мамадыштан Малмыжта. Малмыждан Казанга һәм Казаннан Мамадышкача булган территорияне үз эченә ала
Гомәровка буйсынган отрядларның составы күп милләтле була. Руслар, татарлар, удмуртлар һ. б милләт вәкилләре бер үк отрядта кулга кул тотынышып көрәш алып баралар. Әгәр отряд зураеп китсә, алар бер отряд эчендә рус. татар, удмурт сотняларына бүленгәннәр һәм җитәкчеләре итеп үз араларыннан башлыклар сайлап куйганнар. Шундый сотниклардан рус крестьяны Иван Андреевны (кушаматы «Бабушкин»), удмурт Семен Ивановны, татар Аккулай Пулатовны һ. б күрсәтергә мөмкин.
Милләтләр арасында дуслык, сыйнфый теләктәшлекне түбәндәге фактлардан да күрергә мөмкин Мәсәгуть Гомәров янына алпавыт Свеинның крепостной крестьяны Артамонов килгәч, полковник анардан: «Син нинди кеше?» дип сорый. Артамонов үзенең крепостной крестьян икәнен әйткәч. Гомәров «Безгә шундый кешеләр кирәк тә!» дип3, кешеләрне милләте буенча түгел, ә бәлки сыйнфый яктан гына аерганын белгерткән. Гомәровнын рус крестьяннары белән бер булып көрәш алып баруын аның хатыны Мәрфуга Исмәгыйлова күрсәтүеннән дә ан- лап була: «Минем ирем бер мәртәбә 20 ләп тагар һәм рус белән кайткан иде, ләкин сөйләшергә вакытыбыз булмады. Соңыннан күршеләр, ул Пугачев партиясенең полковнигы, дип әйттеләр»4, ди ул допроста.
Пугачевчылар да, аларнын дошманнары да моны ачык раслыйлар. Мәсәлән. Казан адмиралтействосы балта остасы Иван Костылев: «Алар Минзәлә һәм Уфа өязе старшиналары һәм II Н. Чернышев (чын фамилиясе Зарубин, кушаматы Чика. — С. А ) белән хат языштылар. Хатлар алгач. Мәсәгуть Гомәров. сотник Аккулай Пулатов, удмурт сотник Семен Иванов киңәшмә ясый иделәр» '. дип күрсәтә.
Бу шаһитнең күрсәтүе, икенче яктан, баш күтәргән крестьяннар һәм аларның сугыш хәрәкәтләре белән җитәкчелекнең ничек алып барылганын да ачыклый Бу зур территориядә. Оренбург һәм Казан губерналарында. җәелгән сугыш хәрәкәтләре белән восстаниечеләрнең ике штабы - Оренбург янында Пугачев җитәкчелегендәге — Берда һәм У фа янында Чика-Зарубин җитәкчелегендәге Чесноковка штаблары — җитәкчелек итә. Аерым районнарда төрле отрядларның башлыклары шул штабларның күрсәтмәләрен тормышка ашыралар. Мәсәгуть Го.мә- ров та. шулай ук Татарстанның башка районнарында хәрәкәт иткән башлыклар Каранай Моратов. Муса Мостафин. Енгалычев. Обҗәлил Сөләйманов. Юскәй Кудашев һ. б бик күпләр дә шул штаблар белән элемтә тотып эш итәләр. Мәсәлән, шул күрсәтмәләр нигезендә. Гомәоов
Минэәләне алыр өчен Каранай Моратовка сотник Гали Кадынров җи-тәкчелегендә 1 500 кеше һәм туплар. Алабуганы алыр өчен Шәрнп Якуповка 250 кешелек Мухан Сәгыйтов отрядын җибәрә. Бакырчы авылы ясаклы крестьяннарының күрсәтүләре буенча. «Го.мәров явызларга 1 ярдәмгә алар кебекләрне хисапсыз күп җибәрде»11 12. Мондый фактлар Гомәровның крестьяннарның көчләрен бергә тупларга тырышканлыгын. сугышның җирле (локаль) характерын бетерергә омтылганын раслыйлар.
Январь башында, отряды 3 мең кешегә җиткәч. Гомәров Казанга таба һөҗүм башларга ниятли һәм походка әзерләнергә керешә. Шул ук Иван Костылев болан дип күрсәтә: «Гомәров гаскәре. Арчаны алып, шунда явызның (Пугачевның — С. А.) Оренбург янындагы төп көчләреннән ярдәм килгәнне көтәргә, аннан соң Казанга поход ясарга дип юлга чыккан иде»13.
Пугачев әле еракта. Оренбургны камап торган вакытта ук Гомәровның үз инициативасы белән уйланылган бу бик кыю план Казан өязендә крестьяннар восстаниесенең бик җитди һәм зур көчкә ия булганлыгын күрсәтә; ул властьларны зур куркуга төшерә Казанга килгән хөкүмәт гаскәрләре баш командующие генерал-аншеф А. И. Бибиков: «Бөгелмәгә үтеп булмый һәм безнең өскә киләләр», дип яза. Әмма Гомәровның бу кыю планы тормышка ашмый кала. Хөкүмәт гаскәрләренең зур һөҗүме башланган вакытта ул. югарыда әйтелгәнчә, үз отрядының бер өлешен Минзәләне һәм Алабуганы алу өчен җибәрә, бер өлеше белән Камышлы авылында оборона оештыра, ә ана буйсынган һәм аның кешеләре тарафыннан оештырылган отрядлар төрле җиргә таралган, тупланмаган хәлдә булалар.
Шөн авылы крестьяннары Әхмәр Ишменев һәм Гали Галиев яше- ре I комиссия допросында болай дип күрсәтәләр: «Безне Камышлыга алып килделәр, анда 1700 кеше бар иде. Алардан күбесе Казаннан килү юлларын бикләү өчен засекалар ясау эшенә беркетелделәр. Бер төркемне авыл тирәсендәге карны таптарга җибәрделәр»14.
Го.мәров. бүтән башлыклардан да шундый ук оборона чараларын үтәүне таләп итеп. Әбдүш Уразаевка: «Урман юлларына агачлар ауларыгыз»15. дип язган Крестьяннарның хәрби эшне белмәүләре һәм кораллары бик аз булуы нәтиҗәсендә, Мәсәгуть Гомәров табигый шартлардан кип файдалануны шарт итеп куя.
Баш күтәрүчеләр сыйнфый дошманнары белән исәп-хисапларын өзүне дәвам иттерәләр. Отставкадагы губерна секретаре алпавыт А Афанасьевның Вознесенское авылы (Арча юлы буенча Казаннан 80 чакрымда) крепостной крестьяннары яшерен комиссиядә түбәндәгечә сөйләгәннәр: «1774 елның 4 январенда иртә белән авылга рус булмаган 8 казак җитәкчелегендә бик зур төркем тагарлар килде . Алар арасында Мөрәле, Поник. Чапшар. Кормалы. Көек, Норма, Кили, Ташкнчү һәм Ерак Сиза авылы татарлары да бар иде.
Килеп җитүгә, алар туп-туры алпавыт йортына кереп киттеләр, ә алпавыт шул көнне кичен генә Ташкичү һәм Ерак Сиза авыллары аша Казаннан кайткан иде. Алпавытны кыйнап ташладылар, өен таладылар. атларны һәм үзен алып киттеләр. «Аны кая алып барасыз», дип сорауга: «Кхкмарага (Асәф Иноземцевнын бакыр эретү заводына), анда безнең башлыгыбыз Гомәров тора», дип җавап бирделәр»16.
Восстаниечеләрне дошман лагере кешеләре һәм допрос алучылар «явызлар», «разбойпнклар» дип атаганнар һәм язганнар
- BAY ДА. фонд 349. оп I, сак. бер. 7410, 2 бүл . 22 бит
13 П\гачешннна. Т. II. 427 бит.
14 БУУДУ фонд 349. оп. 1. сак бер 7410. 2 бүл, 24 бит.
БАҮДА. фонд 6. оп. 1. сак бер 467. X бүл. I кисәк, 147 бит.
• БАҮДА. фонд 6, on. 1. сак бер. 507. 1 бүл., 97 бит.
Христиан динен көчләп тагучы поп-миссионерларны да шундый язмыш көткән Керәшен авыллары барысы да диярлек үзләренең попларын кырып бетергәннәр. Баш күтәрүчеләр властен танымаган муллалар шулай ук юк ителгән.
Декабрь аенда хөкүмәт гаскәрләренең баш күтәрүчеләргә каршы икенче зур һөҗүме башлана. Бу гаскәрләр Татарстан территориясе аркылы Оренбург ягына Пугачевка каршы юнәләләр, ләкин аларга восстаниече отрядларның нык каршылыгын ерып үтәргә туры килә. Восстаниечеләр күрсәткән каршылык хөкүмәт гаскәрләрен ялыктыра, аларның көчләрен зәгыйфьләндерә. бу исә баш күтәрүчеләрнең төп көчләренә зур ярдәм була.
Беренче удар Гомәров отрядларына төшә. Бу отрядлар хәрәкәт иткән территориягә беренче булып полковник Хорват командасы гусарлары январь аенда бәреп керәләр. Алар Казаннан җибәрелгән капитан Кардашевский гусарлары белән бергә һөҗүм итәләр. Хорват генерал Галицын;а язган рапортында: «Кариле авылына килдем, миң.; капитан Кардашевский татарлар тарафыннан тотылган 27 явызны һәм үзе тоткан II кешене китерде Алар бу яктагы разбойниктар. начальнигы Мәсәгуть Гомәров шайкасыннан икән Юлда барганда. Кардашевский купец Иноземцев заводы мужикларының явыз яклы икәнлекләрен күреп, бик каты җәзалаган»'.
Гомәров отрядлары, бу вакытта бер урынга тупланмаган булганлыктан. туплар һәм мылтык залпларына каршылык күрсәтә алмыйча, җиңеләләр. Назиров. Ә. Бикеев. Әбдүш Уразаев һ. б кайбер отряд командирлары белән күп кенә крестьяннар әсир төшәләр Аларның җиңелүендә авыл байлары һәм куштаннары да шактый роль уйнаган .. «■Кариле, Югары Читан. Балтач байлары, киңәшмәгә дигән булып, Абдул Абдразяковны. Ибрай Бакировны. Әбдерәшит Үтәгәновны һәм башкаларны берәмләп чакырып алдылар да тотып бәйләделәр»-’, дип күрсәткән сорау алу вакытында кайбер әсирләр Полковник Хорват: «Ул разбойник семьясын кызганып килеп бирелмәсме» 17 18 19. — дип. Псәк авылына килеп. Мәсәгутьнең 80 яшьлек әтисе Гомәр Әшировны. хатыны Мәрфуга Исмәгыйлованы. 55 яшьлек туганы Максудны кулга ала һәм, башка әсир крестьяннар белән бергә, барысын бер арканга тезеп бәйләп. Казанга, ьугачевчылар эшен тикшерүче яшерен к миссиягә озаттыра. «Башкаларга сабак булсын», дип. Назировны Норма авылында тирә-як халкын җыйнап астыра, гусарлар крестьяннарны рәткә тезеп, яткырып камчы белән аңнарын югалтканчы кыпныцлар
Озакламый Казанда яшерен комиссия гомәровчылар эше буенча карар чыгара: гади баш күтәрүчеләрне «халык алдында камчы белән аяусыз суктырырга һәм губерния канцеляриясенә казенный эшк > җибәрергә». ә Әбдерәшит Бикеевны «ул Гомәровка 1500 кеше җыеп алып килергә вәгъдә иткән өчен Арча кырынла асарга, гәүдәсен ике атна буена дар агачыннан алмаска Губернаторга Арча кырында дар агачы; чыбыркы һәм камчы белән кыйнау өчен баганалар куюны йөкләргә»20.
Әбдерәшит Бикеев — Казанда пугачевчылардан беренче асылып үтерел, ән кеше Аннан соң инде Арча кырындагы дар агачларын ла кыш буе патша палачлары тарафыннан асылган гәүдәләр, җилдә шак-шок килеп, бер-берсспә бәрелешеп торалар.
Мәсәгутьнең әтисе яшерен комиссиядә үзен хәлсез, бернәрсә белми торган һәм саңгырау карт итеп тота, сорауларга җавап бирми. Аны азат итәргә мәжбүр булалар. Мәсәгутьнең хатыны белән абыйсыннан да юньләп җавап ала алмыйлар. Аларны төрмәдә калдыралар.
17 БЛҮДА. фонд 6, оч I. сак. бер 467. X бүл.. I кисәк. 139 бит
-' Шунда ук. 148 бит.
Illv’ua ук. 139 бит
20 Шунда ук, VIII бүл. П кис 133-140 б-ттәр
Камышлы авылындагы восстаниечеләр лагере Һежүм итеп килүче хөкүмәт гаскәрләренә каршы тора алмагач, крестьяннарның бер өлеше, Мәсәгуть Гомәров җитәкчелегендә, Вятка елгасының аръягына чигечә, күп өлеше таралып бетә, ә кайберләре әсир төшә.
Мәсәгуть инде семьясы турында ишеткән. Менә ул Вятканың аръяк ярында, ак аргамакка атланган килеш, дворяннар оясы булган Казан ягына нәфрәт белән карап, тирән уйга чумган. Нәрсә эшләргә? Кан эчкеч алпавытларга каршы һөҗүм итеп барыргамы, я булмаса, «семьямны җибәрегез, алар гаепсез, менә мин үзем кнлдем», дип дошманга бирелергәме?
һөҗүм итү өчен көчләр тигез түгел; алпавытлар хөкүмәте гаскәрләре баштанаяк коралланган һәм өйрәтелгән, туплары күп. Ә баш күтәрүчеләрнең нәрсәләре бар?.. Кешеләре күп, ләкин коралсыз, туплардан түгел, мылтыклардан ата белүчеләр дә сирәк.. Шулай ла көрәш әле дәвам итә. Юк, бирелергә ярамый, һәм ул башын күтәрә, камчысы белән Казанга таба селкеп: «Килербез әле без сезне туздырырга, халык канын эчеп симерүчеләр, үзебезнең патшабыз белән килербез!» — ди.
Мәсәгуть Гомәров Пугачев янына барырга, ана кушылып восстание-челәрнең төп көчләре сафында көрәшне дәвам иттерергә карар бирә. Ул. сотник Пулатовны зур булмаган отряд белән Минзәлә янында торучы Каранай Моратов һәм Сянфин карамагына җибәреп, үзе берничә иптәше белән. Нагайбәк аша Пугачев янына юнәлә. Ләкин На- гайбәк крепостенда (Татарстан белән Башкортстан чигендә. Ык суы буенда) Вәлит Торнов1 аны үзендә калырга күндерә. Пугачев яныннан кайткан Торнов «Падишаһ хәзрәтләре Петр Федорович: «Барлык булган көчегез белән дошманны Оренбург ягыңа җибәрмәс өчен көрәшегез», дип әйтте. Озакламый үзе дә бу якка таба килергә тиеш», ди. Гомәров февраль-март айларында һөҗүм итеп килүче хөкүмәт гаскәрләренә каршы көчле сугышларда В Торнов отряды сафларында пол-ковник дәрәҗәсендә батырларча сугыша.
Аның әтисе Гомәр Әширов, Казан төрмәсеннән кайткач, карт булуына карамастан, улының дөрес юлдан китүен хуплап, аның урынына баса һәм тирә-як авылларда пугачевчылариың актив агитаторы булып китә, восстаниенең төп лозунгларын яклап, крестьяннарны көрәшкә өндәп йөри. Аның турында властьлар яклы булган татар сотнигы:
«Халыкны котыртып йөри башлады. Явызлар шайкасындагы малае Мәсәгуть кайтмыйча, җан башыннан салымны түләмәскә, рекрут бирмәскә кирәк, дип сөйләп йөри Анык, Гомәриең. шулай котыртулары аркасында, безнең сотняның барча кешеләре азгынландылар, тыңламый башладылар», дип губерна канцеляриясенә язган. Гомәр Әши- ровны апрель аенда икенче мәртәбә кулга алып, яшерен комиссиягә китерәләр. Икенче сорау алу вакытында Гомәр картның саңгырау да, зәгыйфь тә түгеллеге ачыла Ул үзен газаплаучы сорау алучылар белән ватып-жимереп булса да русча әйткәләшә, эксплуататор сотникларны, байларны, власть кешеләрен гаепли2.
Гомәр картның да, Мәсәгутьнен хатыны Мәрфуга Исмәгыйлованың ләм туганы Максудның да шуннан соңгы язмышлары турында билгесез. Бу турыда документлар сакланмаган. Мөгаен, төрмәдә җәзаланып үтерелгәннәрдер. .Мәсәгуть үзе март аенда Бишкураз авылы янында хыянәтче башкорт старшинасы Кидрач Муллакаев отряды тарафыннан кулга алына, кулы-аягы бәйләнеп, Уфага озатыла.
В Торнов, күренекле путачевчылардан берсе булып. Пугачев белән бергә. 1775 елнын Ю январенда Мәсхәүда жәза ланып үтерелә
- БАҮДА. фонд. 6. оп 1. сак бер. 467. VIII (I). 138 бнт.
Март восстаниечеләр өчен авыр ай була: 22 мартта Татищеве крепостенда Пугачевның төп көчләре, 24 мартта Уфа янында Чнка- Зарубин тар-мар ителәләр. Сугышның беренче чоры шулай тәмамлана. Ләкин баш күтәрүчеләр корал ташламыйлар. Башкортстан һәм Татарстан территориясендә, Идел буенда сугыш киң колач ала. Әмма Мәсә- гуть Гомәров сугышның бу чорын, Пугачевның Казанга походын һәм аны алуын, туган-үскән «ирләрендә крестьяннарның Пугачевны ничек шатланып каршы алуларын, аңа кушылуларын күрә алмый. Аны 1774 елның сентябрь аена кадәр Уфа төрмәсендә тотып, яшерен комиссиянең таләбе буенча, башка күренекле 11 пугачевчы белән, көчле каравыл астында, Бөгелмә аша Казанга озаталар. Бөгелмәдә полковник Кожин, арканланган һәм аяк-куллары богауда булган бу восстаниечеләрне крестьяннарның азат итүеннән куркып, конвойны тагын да көчәйтә. Казанда палачлар алардан кабат сорау алалар. Ләкин Мәсәгуть ахырынача нык тора, сыйнфый дошманнарның үч алуларын батырларча кичерә. Ул иң әһәмиятле, мөһим фактларны юкка чыгара, үзен дә. башкаларны да патша палачлары алдында аз гаепле итеп күрсәтә. Татар халкы алдында властьлар, барлык тикшерү эшләре законлы рәвештә бара дигән төс тудыру өчен, анын гаебен, киресенчә, күпертеп күрсәтергә тырышалар: 46 шаһиттән аның турында таныклык алалар. Шунысы кызыклы: Башкорт халкы герое Салават Юлаев та соңрак сорау алулар вакытында үзен нәкъ менә шулай тота, үзенең «гаепләрен» танымый, алардан ваз кичә. Ул гына да түгел, «хөкем карары» буенча, аларга бирелгән Җәзалар да бер үк төстә. Мәсәгуть Гомәров- ны да ул восстание башлаган урыннарда чыбыркы белән суктыралар (Псәк авылында 150 мәртәбә), аннан соң палач аның уң як яңагына b (бунтовщик), сул як яңагына И (изменник), маңгаена 3 (злодей) литерларын кызган тимер белән тамга итеп баса. Яшерен комиссия, татар халкы алдында «шәфкатьлелек» күрсәтүенә басым ясап, үзенең хөкемендә болан дип белдерә. Мәсәгуть Гомәровны «үлем җә «асына хөкем ителергә тиешле булса да, императрица хәзрәтләре Екатерина II иеп мәрхәмәтлегеннән чыгып» югарыда күрсәтелгән җәзаларга тартырга һәм «мәңгелек вакытка иң авыр каторга эшләренә җибәрергә»
М. Гомәровның каторгага кая җибәрелүе һәм аның сонгы көннәрен кайда үткәрүе хәзергә билгесез. Бәлки киләчәктәге эзләнүләр бу мәсьәләне яктыртыр.
М. Гомәров бик күп крестьян отрядлары җитәкчеләре арасында күренекле башлыкларның берсе һәм ул лаеклы рәвештә тарих битләрендә үз урынын алырга тиеш.
Мәсә.угь Гомәров, Бахтияр Кянкаев. Муса Мостафин, Канзафар Усаев, Лит Уразмәмәтов, Туктамышев. Әбҗәлил Сөләнманов, Юскәи Кудашев, азатлык өчен көрәшкә тормышларын биргән башка Пугачев полковниклары һәм старшиналарының образлары, аларның азатлык рухы үлмәде, халыкның күңелендә тирән сакланып, яка көрәшчеләр тудырды.
1 БМ