Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЗАН МОРАТ


Легендар Сидор Артемьевич Ковпак җитәкчелек иткән партизаннар берләшмәсендә 1942 елның 25 маенда татар халкының һәм бөтен спеет халкының турылыклы улы. Теләче районы Олы Кибэхуҗа авылы егете Морат Әхмәтсафа улы Моста- фин геройларча һәлак булды.
Мин Мостафамны яхшы белә идем, аның белән куп мәртәбәләр сугышта булдым. Мостафин кыю. социалистик Ватанга чиксез бирелгән егет иде. -Ул. Алтын Йолдызы булмаса да. чын герой иде.
Бу турыда туганнарына хәбәр итүегезне үтенәм..
Чын күңелдән хормәт белән — С. А Ковпак берләшмәсендәге элеккеге политрук, Украина ССР Югары һәм махсус урта белем министры урынбасары — Л. Е. Кизя.
Соңгы шартлау тавышлары куе чыршы урманына жәелеп таралдылар да тирә-як кинәт тынып капды. Куркынып як-якка карана-карана. урман кырыеннан бер төркем немец солдатлары узды. Морат, куаклар арасына яшеренгән килеш, аларнын чит-ят телдә нәрсә турындадыр гәпләшүләрен аермачык ишетеп ятты. Тиздән ул тавышлар да тынды. Урманны үлем тынлыгы биләп алды.
«Безнекеләр тагын чигенделәр,—днл унлап куйчы Морат,—Менә, сау-сәламәт була горып, дошман тылында кал, имеш. Яраланган булсаң, бер хәер иде. Әти-әниләргә. нәни кызым Флүрәгә нәрсә язарлар инде? «Хәбәрсез югалды», дипме? Эш анда гына ла түгел Эш шунда: сугышып булмый, бер генә дә патрон калмады бит Ни эшләргә’»
Шул вакыт ул. якында гына яфраклар кыштырдавын ишетеп, куак арасына тагы да эчкәрәк посты. «Кем булыр икән бу?» Ул арада кыштырдау якынайды, яфраклар арасыннан пилотка кигән таныш йөз күренде.
— Хәерле кич. — дип. кинәт каршына килеп чыккан Мостафинны күргәч, рядовой Сережа Сайков югалып калды.
— Исәнмесез, иптәш политрук!
Бу очрашуга икесе дә бик куаныштылар
— Утыр әйдә,—дип чакырды ул куак арасына Сережаны.—Ни эшләргә уйлыйсың хәзер?
— һи эшләргә булсын? Фашистларны дөмбәслибез! — Сапковиың унлап та тормастан, бик кыю әйткән бу жавабы .Мостафинга ошады.
Алар шулай сөйләшеп утырганда, урман авызыннан сыерлар көтүе
килеп чыкты да якындагы авылга таба юнәлде. Көтүче—борын астына ?ле мыек та чыга башламаган яшүсмер малай гына иде. Көтүче малайны үзләре янына чакырып алдылар. Мостафин планшетыннан карта алды да малайдан:
—.Авылыгызның исеме ничек? — дип сорады. Малай шартлатып жавап бирде.
— Сумы өлкәсенең Урта Буд районы Красичка авылы.— диде.
— Кара әле. егет кеше, авылда ни хәлләр барын белешеп, безгә хәбәр итә аласынмы?
— Нишләп алмаска, ди?! — һәм малай, көтү артыннан йөгереп китеп барды.
Морат муенына эленгән биноклен саллы да Сергейга сузды:
— Менә сиңа бинокль. Санков. Агач башына мен дә авылдан килә торган юлны күзәт. Барысы турында да мина хәбәр итәрсең.
— Тыңлыйм.
Мостафин картаны өйрәнергә кереште Район үзәгенә егерме километрлар булыр. Тоташ массив булып жәелеп киткән Брянск урманнарына кадәр дә шуннан ким түгел ..
— Авылдан бер хатын чыкты.— дип хәбәр итте агач башыннан Санков.— Ашыкмый гына монда таба килә. Үзе тирә-ягына карангалый.
— Үзе генәме?
— Үзе генә.
— Килә бирсен.
Менә хатын урманга килеп житте. Бөтен тирә-юньгә күз йөртеп чыкты. Ләкин беркемне дә күрә алмалы.
— Күрәсең, шикләнгәннәр, — диде хатын үз-үзенә. — китеп тә барганнар.. Аһ-у-у._
— Без бирелә, апай,—дип Мостафин, жир тишегеннән чыккандай. хатын алдына килеп басты. — Исәнмесез'..
Моратның эчендә күптән «бүре улый» иде инде. Ике тәүлек авызга азык алып карамаган. Хатын, моны белгәндәй, аңа икмәк кисәге һәм бер шешә сөт сузды. Морат ипине икегә сындырды да яртысын Санковка бирде, шешәнең кукуруз бөкесен ачты. Икәүләп тамак ялгап алдылар. Мостафин күтәрелеп әлеге хатынга карады Аның алдында бернинди дә апай түгел, нечкә, зифа гәүдәле чибәр генә кыз басып тора иде.
— Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт, — диде Мостафин аңа — Кияүдәме?
— Юк әле. Комсомолка. Күптән түгел генә урта мәктәпне тәмамладым.
— Авылда немецлар күпме?
— Күп иде Хәзер инде күп түгел. Кечкенә генә бер төркем Алар да авылның аръягында. Бүтәннәре мәетләрен күмделәр дә тагын көнчыгышка киттеләр. Мәетләрен чишендереп тә тормадылар, шинельдән, итектән, мылтыклары белән күмделәр.
— Бик яхшы. —диде Морат. — Безгә кайда яшәп торырга, баш-күз алырга мөмкин булыр икән?
— Безнең күршеләребез бик әйбәт, ышанычлы кешеләр, — дип жавап бирде кыз.
— Исемен ничек сон синен?
— Дуся Фамилиям Володько.
Караңгы төшә башлады. Көзге энгер менгерне бик тиз көз караңгылыгы алыштырды.
— Киттекме авылга,— диде Морат. Сережага карап.
Төнге караңгылыкка сыенып, алар авылга килеп керделәр Дуся, Мостафин белән Санковны ышаныччы кешеләргә урнаштыргач, өенә кайтып китте. Украиналылар татар һәм рус егетен ачык чырай күрсәтеп каршыладылар
Ике айлап вакыт үтеп кигте. Кызыл Армия а выл һәм шәһәрләрне калдыра-калдыра чигенүендә дәвам итә иде. Ниһаять, немецларның Мәскәү астында тар-мар ителүе турындагы шатлыклы хәбәр авылга да җитте...
Тышта чатнама салкын булса да. Моратның күңеле кайнап-ашкы- нып тора иде. Утын киссенме, кар көрәсенме, ул эченнән генә һаман бер җырны җырлый:
«Идет война народная, Священная война...»
Кар шыгырдавыннан да. ярыкларга кереп җил сызгыруыннан да шул җырның көе ишетелгәндәй тоела иде ана.
Озак та үтмәде, тагын бер шатлыклы вакыйга булды: авылдан якында гына С. А. Ковпак җитәкчелегендәге зур партизаннар берләшмәсе узуы турында хәбәр ишетелде. Партизаннар берләшмәсенең разведка .ы хәтта Красичка авылына да килде. Мостафин озак уйланып тормады, хуҗаларга рәхмәт әйтеп саубуллашты да Ковпак отряды эзеннән чыгып китте. Шулай эз буйлап бара торгач. Ковпак берләшмәсе составындагы Колевецкий җитәкчелегендәге отрядка юлыкты Аны бу отрядта партизаннар группасы командиры итеп билгеләделәр.
Ковпак партизаннары сугышларда дан казандылар. Төрле милләт вәкилләреннән бчлган коммунистлар, комсомолецлар һәм партиясез патриотлар дошман тылында яңадан-яца батырлык үрнәкләре күрсәттеләр.
1942 елның Беренче Май бәйрәме. Бу бәйрәмне партизаннар тантаналы итеп үткәрделәр. Иске Гута авылында уздырылган партизаннарның хәрби парадына Морат Мостафин да катнашты. Парадны берләшмә командиры С. А. Ковпак һәм комиссар С. В. Руднев кабул итте. Киселгән агач төпләренә баскан килеш, алар пехотачыларны, артиллеристларны. кавалеристларны Беренче Май бәйрәме белән котладылар.
Бердәм «Ура!» тавышлары тыну белән, тынгылык белмәгән командир партизаннар алдына яна бурыч куйды: Украина җиренә тирән рейд ясарга! Язгы юлсыз вакыт иде. пи арба, ни чана. Шулай да май урталарында Ковпак партизаннары дошманнар белән сугыша-сугыша борынгы Путивль шәһәренең стеналары янына килеп җиттеләр...
24 майда коеп яуган яңгыр астында күзгә төртсәң дә күренмәслек төнге караңгыда Литвиновичи авылына кердек. Авыл халкы партизаннарны ачык күңел белән каршы алды. Шунта безгә Иске Шараповка авылына урнашкан дошман гарнизонын тар-мар итәргә приказ килде. Безгә билгеле булган хәбәрләр буенча, анда яхшы коралланган ике йөзләп дошман солдатлары һәм офицерлары булырга тиеш иде. Ә безнең партизаннар аларның яртысы кадәр дә юк иде диярлек.
— Кинәттән һөҗүм итәбез, — диде отряд командиры Василий Күд- рявский,—искәрмәстән һөҗүм итәбез икән, бу инде ярты җиңү дигән сүз.
Янгыр һаман коеп ява иде. Алдыбызда Клевань елгасы. Төп инде тг.ңга авышты. Иртәнге 3 ләр чамасы Сызылып 25 майның таны беленде. Таң яктысында алда Иске Шараповка авылындагы порт, каралты күләгәләре күренә башлады. Елга аша җәяүләп кенә чыгарлык иске күпер бар иде. Дошман партизаннар һөҗүм итәсен көткән һәм елга ярларына миналар куйган икән, кинәт бик көчле шартлау тавышы яңгырады. һава дулкыны дистәләп партизанны җиргә екты, туфвак катнаш мина ярчыклары әллә капларга чәчрәде. Берничә партизан һәм отряд комиссары Ононченкә шунда мәңгегә ягып калды.
Шартлау тавышыннан дошман гарнизоны аякка басты. Искәрмәстән һөҗүм итү- планы юкка чыкты.
— Шулай да приказны үтәргә кирәк.— диде командир һәм безне һөҗүмгә алып китте.
Көн яктыргач, яңгыр туктады, күк аязды, офык тирәсендә сирәгәеп калин болытлар чыгып килгән кояш нурларыннан кан төсенә керде.
Иртәнге тынлыкны пулемет такылдавы бозды, минометлар дошман өстенә мина яудырырга тотындылар, өстебездән дошман ягына Ковпак артиллериясе снарядлары очты.
Ләкин дошман партизаннарны бар төр коралларыннан ут ачып кар* шы алды. Аяусыз сугыш кызганнан кызды. Тиздән безнен сирәгәйгәннән сирәгәя барган сафларыбыз чигенә башлады. Дошман безне урманга кысты. Ә урман — партизаннар крепосте, анда дошманнарга хакимлек итәргә юл куярга ярамый. Шулаеи шулай да, ләкин»., көчләр тигез түгел
Сугыш һаман кызганнан кыза барды. Дошманнар инде безне камап алып, тәмам тар-мар итеп бетерер кебек иде.
Шул вакыт кинәт дошман солдатлары арасында безгә аңлашылмаган ниндидер тәртипсезлек башланды. Немец солдатлары һөҗүм иткән җир-ләреннән кинәт пи алга, ни артка йөгерергә белмичә аптырап, каушап калдылар, берьюлы диярлек тетәләгән дошман җиргә тәгәрәде. Гүя әкиятләрдә генә була торган ниндидер көч, безгә ярдәм итәргә теләп, дошманнарны үзенең дәһшәтле сулышы белән өтә, яндыра кебек иде.
Моның сәбәбен тикшереп торырга вакыт юк иде. партизаннар кинәт дәртләнеп киттеләр, пулеметчылар, минометчылар. \панлырак позицияләр сайлап, дошманга көчле, бердәм ут ачтылар. Дошман солдатлары кырга чигенде. Безгә шул гына кирәк, тигез болын өстендә алар уч төбендәге кебек иде. Немецлар Иске Шараповка авылына чигенде. Урманда. кырла һәм яр буйларында немецларның йөздән артык үле гәүдәләре калды. Бик күп кораллар кулга төшердек.
Бу тигезсез сугышта безгә җиңү китергән сәбәп нәрсә булды соң? Без моны соңыннан гына белдек.
Морат Мостафии урман арасыннан үрмәләп, дошманның тылына чыга. Немец пулеметчысын атып үтерә дә. пулеметны һөҗүм игүче дошман сафларына төбәп, ут ача
Партизаннарның бу җитди операциясен уңышлы башкарып чыгуга Морат Мостафннныц кыюлыгы гаять зур ярдәм итте Ләкин безнең шатлык озакка бармады: сугышның соңгы минутларында дустыбызны, кадерле батыр Моратыбызны дошман пулясы безнең арабы пан алын китте.
һөҗүм башланыр алдыннан гына Морат миңа сугыштан соң. Крч- епчка авылына барын, авыр минутларда ярдәм кулы сузган украинлы дусларына рәхмәт белдерәсе килүен әйткән иде. Ләкин бу теләген тормышка ашыра алмады ул. Украина җирен азат итү өчен башын саллы .
Татар һәм бөтен совет халкының турылыклы улы Морат Әхмәтсафа улы Мостафннны Шараповка авылы янындагы Спадшань урманындагы туганнар каберлегенә күмдек.
— Ватан синё бервакытта да онытмас. Мораг. — диде командирыбыз Кудрявскнй. — Партизанга, сугышчыга, коммунистка, чын кешегә мәңгелек дан!
Партизаннар винтовкалардан, пистолетлардан атып өч тапкыр салют бирделәр. Залп тавышлары урман эчендә, кайтаваз булып, озак яңгырап торды...
Редакциядән. Иптәш Л. Е. Кизяның хатын һәм очеркын алгач та. без, батыр якташыбыз Морат Мостафии турында тулырак мәгълүмат алу очен. аның туган авылына — Саба районы. Олы Кнбәхуҗа авыл Советына хат яздык. Ул хат батырның Астрахань шәһәрендә яшәүче сеңелесе Ләбибә ханым Мостафннага барып җиткән Ул безгә Морат Мостафннның рәсемен җибәрде һәм түбәндәгеләрне хәбәр итте:
130
«Әтиебез. Мостафин Әхмгтсафа. укытучы иде. Пенсиягә чыкканның соңында үзебезнең Олы Кибәхуҗа колхозында башта агротехник. Бөек Ват. н сугышы башлангач, колхоз председателе булып эшләде. 1943 елны авырып үлде. Әниебез. Мостафина Зәйнәпбикә. хәзер 80 яшендә, исән-сау. минем белән тора. Морат абыем өчен 29 сум 70 тиен пенсия ала...
Морат абыем 1916 елда туган. Берничә еллар укытучы булып эшләде. Саурыш. Олы Кибәхуҗа һәм Югары Кибәхуҗа авылларында укытты. Аннан соң Теләче районы газетасына күчерделәр Армиягә шуннан алынды. Армиядә укырга керде. Укуын тәмамлагач, политрук урынбасары булып хезмәт итте. Сугышның башында ук аны фронтка җибәрделәр Бик озак вакытлар хаты килми торды. Ниһаять. 1942 елның 2 маенда язылган хатын алдык. Бу аның соңгы хаты булды.
Абыемның 1936 елда туган кызы Флүрә хәзергә вакытта исән-сау. Кустанай өлкәсендә тормышта, ике баласы бар.
Морат абыемның соңгы хатына каршы җавап язган идем Әмма минем хат барып җиткәндә, абыем инде... Хатымның буш калган урынына абыемның һәлак сулуы турында партизан иптәше язган кыска гына җавап килде. Шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә ишеткәнебез юк иде
Менә бу яңа хәбәрне ишетү әниемне, мине һәм барлык туганнарны бик шатландырды. Без аның яшьтән үлеп китүенә еласак ти. фашист- юрга каршы сугышта күрсәткән батырлыкларына горурланабыз. Дбы- емны искә алып, аның туган илебез өчен ничек һәлак булуы турындагы хәбәрне җибәргәне өчен абыемның дусты Л. Е. Кизяга туганнарча рәхмәт белдерәбез һәм рәхмәтебезне аңа җиткерүегезне сорыйбыз »
Морат Мостафинның соңгы хаты
«Дошман тылыннан хат
И сэнмесез!
оерыгызга да сагынып сәлам Күрше-колан, кардәш ыруларнын барчасына да сәлам диярсез. Сәлам соңында—үзем исән-сау. Менә нәкъ сигез айдан соң сезгә хат язарга мөмкинлек алдым. Узган елның Октябреннан бирле үзем дошманның тылында фашист этләренә каршы көрәш дәвам иттерэм Көннәр җылыну белән безнең көрәш аеруча җанланып китте. Партизан отрядыбыз көннән-көн йөзләгән кадрлар белән тулылана килә.
Без фашистларны көннәр һәм төннәр буенча кыра бирәбез, кая керер урыннарын таба алмыйлар, алар хисабына коралланабыз, туенабыз һәм киенәбез Ләкин хатын-кыз һәм бала-чагаларны бик күп үтерәләр, яндыралар Без юк урынга барып чыгып, авылларны барлык халкы белән утта яндыралар Партизан исеме аларның йөрәкләренә инә урынына кадала...
Шулай без көрәштә көннән-көн чыныга киләбез. Тәҗрибә арта, усло- виелар яхшыра.
Ярый. хуш. сау булыгыз Без хәзергә Украинаның Сумская облас- тенда. Барыгызга да яхшыдан яхшы теләк теләп калам. Тигез яшәгез, һәм нык ышаныгыз: дошман якын киләчәктә безнең җиребездән үзенең соңгы сөякләрен алып качар Шул чагында без дә ерак тылдан үзебезнең туган Кызыл Армиябезнең кулын кысарбыз. Картлар да. хатын- кызлар да. бала-чагалар да — бар да безгә булышалар.
Тирән дошман тылында сезне сагынып кулыгызны кысучы улыгыз— партизан Морат. Хушыгыз. 2.V 42 ел»