Логотип Казан Утлары
Хикәя

Мәхәббәт хаты


(Шул исемдәге яңа аейрден)
I
— Юк. Миннегөл жаным. сәламәтлегем өчен артык исем китми. Хәтта үлем лә ул кадәр куркытмый мине...
МиннёТбЛ дигәне, бераз көчләнеп булса да. кычкырып көлёп жи- бәрде.
— һи, һи. һи. ж\ тәр! Ж,үләр дә инде син, Камилә! Үлем турында сөйләргә әле сиңа... Кит! — Ул, мөмкин кадәр шат һәм гамьсез күренергә тырышып, зур көзге каршына килде, бөдрәсе бетә башлаган чәчен кузгатып, кабарткалап кунды. Аннары бөтенләй житди тонга күчеп, ахирәтен тынычландыруда дәвам итте. — Сәламәтлегең бер дә кешенекеннән ким түгел, йөрәк? йөрәге авыртмаган кеше бармыни хәзер?.. Берни булмас, менә күрерсең Үтәр дә китәр. Хәзер бит инде бездә медицина да көчсез түгел...
— Юатуың өчен рәхмәт. Миннегол. Тик мин чынлап әйтәм. Минем өчен иң авыры Рәиснең язмышы. Шул борчый, шул үзәгемне өзә.
— Рәисенә ни булган сон? Әйтәм бит...
— Кирәкми. Миңнегөл. Ана күңелен алдау кыен, һәлакәткә бара Рәис. Ә гаепле — үзем. Үзем!
Ишек артында телефон шалтырады. Миңнегөл. авыру дустын борчымас өчен, үзе чыкмакчы булган иде дә. кухня якта кыштырдаучы әби трубканы алып өлгерде. Камилә белән Миннегөл. аңа колак салып. икёсе дә тын калдылар.
— Тынлыйм, — диде әби.— Рәис өйдә юк шул. Бер дә әйтә атмыйм.
Миңнегөл акрын гына атлап, Камилә янына килде. Ярым яткан хәлдә диван почмагына сөялеп утырган дустының иңбашына кулын куйды.
— Рәисне сорыйлар.
— Кемнәр генә сорамый аны? Упкынга өстериләр баланы. Ә мин? Анасы? Тота алмыйм...
— Артык зурайтып күрәсең, Камилә, — диде Миңнегөл.— Зинһар, тынычрак бул... Ярый, мин китим инде. Борчылма, КамнЛӘ, Яме?
Камилә зур булып ачылган кара күзләрен бер ноктага текәгән килеш, бераз вакыт дәшми торды. Аннары тирән көрсенеп куйды.
— Килүеңә рәхмәт. Тагы кил. Син килсәң, миңа жннел булып кала... Аннары, ни... ә, әйе, зинһар, шалтыратырга онытма инде, яме?
— Онытаммы соң?..
— Бәлки, саламга тотынудыр, шулай да...
Миңнегөл китеп, биш-ун минут узуга тагын телефон шалтырады. Тагын Рәисне сорадылар.
Ана тирән көрсенеп куйды. Тагы унбиш минут чамасы узуга, Рәис үзе кайтып керде.
Ул һәрвакыттагыча бераз гына ачулы чырай белән саргылт коңгыр кашларын жыерган хәлдә, эре-эре атлап, түрге бүлмәгә узды. Диванда утырган әнисе аның гәүдәсенә килешеп торган купшы фасонлы соры пиджагының матур аркасын гына күреп калды. Улының бер генә минутка булса да тукталуын теләгән иде. Рәис үзе тукталмагач, аны дәшеп туктатасы килмәде. Ишек аша гына булса да. «улым, кайда булдың?» дип сорарга теләде ана. Тик сорамады. Сорап торудан ни файда? Рәис бары кашларын гына жыера төшәчәк тә. үпкә катыш ачулы тавыш белән:
— Мин бит инде детсад баласы түгел! —дип жавап кайтарачак. Камиләнең хәсрәтле күзләре идәндәге хәтфә юллык өстендә торып калган юеш эзләргә төште. Ана буларак, улын әз генә шелтәлисе килде аның, аңа акыл өйрәтәсе килде. «Андый калын табанлы ботинка кигәч, һич югында, аягыңны сөртеп керә белергә кирәк иде. улым», дип әйтергә теләде ул. Ләкин тагын дәшмәде. Әйтеп ни файда?
Бала булып, үзе берәр сүз әйтсен иде Рәис, авыру анасының әз генә булса да күңелен юатырлык берәр жылы сүз тапсын иде... Кая ул! Көт син аңардан...
Әнә ул, ерак та түгел, ачык ишек аша күренеп тора Язу өстәле тартмасыннан нидер эзли. Аның ниндидер үз эшләре, үз дөньясы бар.
һич югында берәр сорау бирсен иде. Болай, үпкәләгән кеше сыман, дәшми тормасын иде...
Чү! Әллә егет әнисенең күңелендәге зарын ишеттеме? Ул. теләмичә генә булса да, иренеп кенә, ачуланып кына булса да, мыгырдап куйды.
— Мам!
— Нәрсә, улым?
— Миңа акча кирәк.
Уф! Дәшми торуы яхшырак булган икән!
Ана йөрәге меңгә телгәләнде. «Акча юк», дип кенә жавап бирергә иде. булмый. Камиләнең акчасы бар һәм моны Рәис бик яхшы белә. Ичмасам, нигә кирәк икәнлеген әйтсен иде. анысын да әйтми бит. Сорасаң, «һәр тиенгә отчет бирергә, мин сезнең Хезмәтчегезме әллә?»— диячәк. Курыкмыйсы иде. «Бирмим' — дип кырт өзәсе иде. — Тамагың тук. кияренә бар. Азып-тузып йөрү өчен сиңа миндә бер тиен дә акча юк!» — диясе иде.. Әйтеп кара!. Бер дә каршы килмәс. Ачуланмас. Тавышын ла күтәрмәс. Йөрәгеңне ярырлык тынычлык белән генә жавап кайтарыр: «Ярар, — дияр.— Үземә акча табу юлын эзләргә туры килер». — дияр.
Ә улы әйтергә теләгән юлның нинди икәнлеге Камиләгә сер түгел.
II тәки башсызтыгы житәр. сүзен сүз итәр
— Ярый, улым, —диде ана — Мина әнә ридикюлемны алып бир
Рәис, ана бик зур булышлык күрсәткән кыяфәттә, иренеп кенә өстәл яныннан кипе. Комод өстендә яткан рндикюльны алып Камиләгә сузды.
— Күпме кирәк, улым?
— Ун.
— Бәлки, биш тә житәр?
— Сатулаш инде тагы.
— Ярый. мә. Тик зинһар...
— Лан. лан...
Бусы Рәнснен «.ладно, ладно» дигән сүзе. Әнисе үгет-нәсихәт бирергә теләгән чакларда ул һәрвакыт шулай дияргә ярата. Янәсе: «ярар, ярар. Күп ишеттем, әнтмәсәи дә беләм!»
Камилә әйтер сүзен әйтә алмыйча бүленеп калды. Рәис якадан түр бүлмәгә узып, язу өстәлендә актарынырга тотынды. Ләкин ана кешенең күңеле тынычлык тапмады. Анын һаман да улы белән ни турыда булса да сөйләшәсе, анын тавышын гына булса да ишетеп торасы килә иде. Ул артык түзә алмады, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып, зәгыйфь кенә тавыш белән дәште.
— Улым!
Рәис жавап кайтармады. Ишетмәгәнгә түгел, юк. ул ишетте. Әйе, «улым» дип дәшкәнне яратмый. Җәберсенә.
— Рәис!
— Нәрсә-ә!
Теләмичә генә бирелгән шушы бер сүзлек жавапта никадәр ризасызлык. никадәр зар авазы! Ләкин Камилә анысына игътибар итмәскә тырышты
— Сине телефоннан сорадылар.
— Кем?
— Кем икәнен әйтмәде, ахрысы.
— Кирәк булса, шалтыратырлар әле.
һәм нәкъ шул минутта телефон тагын шалтырады. Ләкин Рәис чыгарга ашыкмады.
— Синадыр.—диде әнисе,—бар. ал.
Рәис үз эшеннән аерылмады.
— Алучы бар анда.
Ул арада чынлап та кухнядагы әби телефон трубкасын алып өлгергән иде инде.
— Тыңлыйм . Рәис? Өйдә, хәзер әйтәм.
Рәис ашыкмый гына телефонга чыкты һәм. нәрсә сөйләшкәнне әнисе ишетмәсә дә ярар диптер инде, алгы бүлмә ишеген ныгытып ябып куйды.
Камиләнең йөрәге, пычак кадалган кебек, чәнчеп авыртып китте.
— Аһ!
Әгәр бу коточкыч авырту озаграк дәвам итсә, белмим, ни булыр иде. Бәхеткә каршы, ул тиз жибәрде. Камилә жиңелрәк сулый башлады.
— Юк. юк! — диде ул. Рәис турында үзенең күңелендә куерган ямьсез уйларга каршы төшеп. — Ул андый ук түгел. Биксез яткан ридикюлендәге акчаны да сорамыйча алмый ул. Юк. юк! Рәис ерткыч хайван түгел. Аның жаны. йөрәге булырга тиеш. Күңел дигән нәрсәсе булырга тиеш. Ә соң анын жанын эретерлек. күңелен йомшатырлык бер генә чара да, бер генә с\з дә табылмас микәнни дөньяда?..
Рәис теләмичә генә телефон трубкасын алды, «йөрисез шунда, кеше мәшәкатьләп* Дигән сыман, ачулы гына тонда тавыш бирде.
— Тыңлыйм.
Телефон трубкасында, ягымлы гына булып, хатын-кыз тавышы янгырады.
— Сез Рәис иптәш буласызмы?
Рәиснең тавышы бик ат гына йомшара төште.
— Әйе. мин.
Сезнең исемгә почтада хат бар дигәннәр иде, бер буш вакытыгызда шуны барып алыгыз, зинһар. До востребования дип сорарсыз.
— Ни өчен почтага? Минем бит адресым бар
— Күрәсен. үзегездән башка кеше кулына эләгү куркынычы булмасын дигәннәрдер. Ярый. Хушыгыз...
— Туктагыз, кем соң бу? Танымыйм.
— Бәлки, бер заман танырсыз да. Сау булыгыз. Уңыш телим...
— Туктагыз әле...
Рәис кырт бүленеп калды: телефон трубкасында еш-еш булып гудок тавышы яңгырый башлады.
— Кем булды? — диде егет үзалдына. Ниндидер күңелле кызыксынудан аның ак йөзе алсуланып китте. Ярым ачылган тулы иреннәре кызарды. Яшькелт соры күзләре очкынланды. — Кем тавышы? Нәрсәседер таныш та кебек?.. Юк., хәер.. — Ул игътибарсыз гына кулын селкеп куйды. Әле генә жаиланып. яктырып киткән йөзе яңадан күңелсез. ачулы төскә керле. — Үзебезнең дуралардан берәрсе шаяртадыр...
Шулай да күңелендә туган кызыксыну хисе аңа тынгы бирмәде.
— Чорт с ними. — диде ул. — Ни булса да. алып карарга кирәк... Кайсы маташтыра икән?.. Кичкә кадәр өлгерәм әле.
Ул, кире эчке бүлмәгә кереп тормыйча, ишек катындагы lap.iepoo- тан зур ачык якалы, ярым кыска чабулы һәм гүбән генә билбаулы итеп тегелгән соры пальтосын алып киде. Башына гүбәсе яньчелгән чем яшел эшләпәсен элде дә чыгып китте.
2
Тышта, инде кич жпткән булуга карамастан, көн матурланып, яктырып киткән иде. Иртәдән бирле бер килеп, бер китеп явып йөрми көзге болытлар барысы да бергә кушылып, шомлы кара төскә кергәннәр лә. каядыр көнчыгышка таба шәһәр артына китеп, югалып баралар. Ә көнбатыш як — аяз. Шәһәрнең югары районыннан аермачык бу 1ып күренгән Ослан тавы артына түгәрәк күл чаклы булып зурайган алтын кояш батып бара.
— Кояш аязга бата, — дип уйлады Рәис, үзеннән-үзе кәефе ачылып.— Димәк, көннәр әйбәтләнә...
.Ләкин аның яхшы кәефе бик тиз бозылды. Ишек яныннан лүрт- биш алым китәргә өлгермәде, каршысыиа чәчәк атып утырган көнбагыш башы шикелле ялтырап. Игорь килеп чыкты Эндәшми генә үтеп китсә бер хәл иде. эндәшми үтәме соң ул лыгырдык.
Юкка-барга көлә-көлә болан ла битенең яртысыннан күбен алып торган авызы. Рәисне күргәч, бөтенләй колагына житте.
— Нихә-ә.1. Рәис! — диде ул, саңгырау кеше белән сөйләшкәндәй кычкырып.— Профессор буласыңмы инде?
_ Пошел ты...—диде аңа Рәис, кашларын жыерып һәм, башка бер сүз дә әйтмичә, тиз-тиз атлап. \ i юлына китте
Аның артыннан Игорьның бары аптырап: «чулак!» дигәне генә ишетелеп калды.
Рәис белән бер елны туган ҺәМ бер үк ишек аЛДЫНДа аның б< RH бергә уйнап үскән бу беркатлы, ачык йөзле егетнең күңелендә бәлки тузан бөртеге кадәр лә әшәке уй булмагандыр. Ләкин Рәис өчен’.. Әгәр шунда Игорь ана кирпеч ватыгы белән тондырган булса, жинел- рәк булыр иде...
Ачар җиденчене бетер!әнче бер класста укыдылар. Ә сигезенчедән башлап, әнисе Рәисне «А» классына күчерүгә иреште
Чөнки ул класста Камиләгә таныш профессор балалары укый иде. һәр хәлдә ни җитте Игорьлар белән буталу түгел иде инде.
Рәиснең әтисе мона каршы килеп; «Нигә баланы бер ияләшкән иптәшләреннән аерырга?» ди башлаган иде дә, Камилә аиа авыз ачарга ирек бирмәде. Өйдә ул баш иде.
— Син педагогиканы белмисен! — диде ул иренә, кырт кисеп.— Ана бер төрле, ата икенче төрле сөйләсә, бала шуннан бозыла...
Яна иптәшләр белән аралашуның нәтиҗәсе бик тиз сизелде: Рәис затлырак киемнәр, кул сәгате, магнитофон шикелле кыйм мәтлерәк «уенчыклар» таптыра башлады. Монысына Камилә шат кына иде: әйдә, культурага, байлыкка, муллыкка иләшеп үссен! Тик менә егетнең уку ягыннан булган күрсәткечләре түбәнәя баруы гына Камиләнен күңеленә шомлы уйлар китерә иде. Тора-бара улы бөтенләй кулдан ычкына башлагач, кая барасын да әйтмичә, төннәр буена югалып йөри торган булып киткәч, бу шомланулар өзлексез борчылуга әверелде.
Исән-сау гына унны бетертәсе дә, тизрәк университетка урнаштырасы иде инде бу баланы.
Рәис, шактый мәшәкатьләр тудырып булса да, унынчыны бетерде бетерүен, өлгергәнлек аттестаты да алды. Ләкин хниверситетка керә алмады. Аның үзенең моңа артык исе дә китмәгән иде. Әнә Игорь вузга керү- турында уйлап та тормады, барды да эшкә урнашты. Нигә Рәискә дә шулай итмәскә? Казан тулы завод!..
Ләкин аңа тагы әнисе юл куймады.
— Җүләр,— диде, коты очып. — Тәүбә диген! Эшкә керү турында авызыңны да ачма. Университетка булмаса, берәр институтка керерсең. Быел булмаса. киләсе елга, кыш буе ныклап әзерләнерсең дә, җаның теләгәнен сайлап, отличнога биреп керерсең. Ашарыңа бар, кияренә бар. Утырып эшлим дисәң, әнә кабинет, китапханә, кадерен белеп, укы да ят. Профессор булмыйча туктама...
Әнә шуннан китте инде: кем ишеттергәндер, күрше-тирәдәге таныш- белешләре Рәисне «профессор» дип мыскыл итә башладылар. Ичмасам күңелендә чынлап та фән дөньясына тарта торган бер хыял булса иде. Әнисе капризы өчен бит. Профессор, имеш! Үзе кем соң? Педагог! Аның ише белемен сандыкка салып күгәрткән мещанка!.. К чорту!
Күңеленнән генә булса да. әнисе турында шулай хөкем йөртерлек хәлгә килгәч, Рәис тагы да ямьсезрәк төстә үзгәреп китте. Ул юри гамьсезлеккә бирелде. Шулай итеп, икенче ел да нәтиҗәсез узды. Хәлләр болай булып киткәч, әнисе үзе дә аны берәр эшкә урнашырга өнди башлаган иде инде. Тик Рәис аңардан көлде генә. Әйе. Рәхмәт! Хәзер инде ул эшләмичә дә күңелле яши белә... Әнә бит, университетта укы- маса да, «профессор» дип йөртәләр үзен...
Рәис килеп кергәндә, почта ябылыр вакыт җиткән иде инде. Сорап алучыларга адресланган хатлар бүлегенең калын пыяланы уеп ясалган кечкенә тәрәзәсе капланган, ә пыяла артында өстенә элемтәчеләр формасы кигән яшь кенә кызның, аяк өсте басып, өстәлен җыештырып торганы күренә иде.
Рәис, бер дә исе китмичә генә, тәрәзәгә капланган аяклы катыргыны кул аркасы белән бер як читкә эшереп куйды, кызның кырыс кара күзләре белән ачулы караш ташлавына каршы ягымлы елмаеп җавап бирде һәм сүзсез генә үзенең паспортын сузды.
— Сон бит инде,— диде кыз.
— Әгәр сез китеп өлгергән булсагыз, соң булыр иде.
Кыз —гомумән шулай һәркем белән исәпләшә торган олы жанлы кешеләрдән булып чыктымы, әллә егетнең ягымлы елмаю көченә жннелдеме — артык каршылык күрсәтмәде. Рәиснең паспортын карады да, өстәл каршында торган кырык тартмасыннан бер бөктәр хат чыгарыл, күз иярмәслек җитезлек белән аларны берәм-берәм карарга тотынды.
«Шулкадәр тиз арада андагы фамилияләрне укып өлгерә микәнни сон ул? — дип шикләнде Рәис. — Әллә күз буяр өчен генә караган булып азапланамы? Әгәр юк дисә, кирәген бирермен мин ана .. Ә чынлап та булмаса? Теге кыз шаярып шалтыраткан булса?»
Ике-өч секунд вакыт эчендә Рәиснең башына шундый сораулар килеп, күңелендә шундый шикләр туып өлгерде. Алар әле бәлки моның белән генә дә бетмәгән булыр иде. хат табылып бүлдерде. Кыз. тоткарлануы бушка китмәгәнгә үзе дә шатлангандай, елмаеп, аны егеткә сузды.
— Рәхим итегез.
— Менә рәхмәт. Ә сез «сон» дисез. Хушыгыз.
— Сау булыгыз.
Кыз. инде кем килсә дә кабул итмим дигәндәй, тәрәзәсен ныгытыл канлап куйды һәм ашыга-ашыга жыенырга тотынды.
Иң элек Рәиснең күзенә бәрелгәне — конвертның сул як яртысын алып торган көньяк күренеше булды. Рәискә күптән таныш пальмалар Иде анда. Кайчандыр аның әнисе үзенең Сочидан язган хатларын шундый конвертка салып җибәрә иде. Шуңа күрә ул анысына игътибар итеп тормады, хатның кемнән икәнен белергә теләп, тизрәк адресына күз салды. Ләкин хат җибәрүче кеше үзенең исемен дә. кайдан икәнлеген дә язмаган иде. Дендрарий рәсеменә карап кына. Сочидан килгән дип булмый, әлбәттә. Мондый конвертларны хәзер үзебезнең Казанда да саталар. Билгеле. Казаннан, почта печате дә әйтеп тора. 1 ик кем язган? Хәрефләренә карап та чамаларлык түгел; адрес машинкада басылган.
Хәзер белербез.
Ләкин хатны ачкач та Рәис аны кем язганлыгын белә алмады. Хзт имзасыз һәм тоташ машинкада басылган иде
— Үзебезнең пижоннардан берәрсе шаяртадыр. — дигән уй килде Рәиснең башына, аның кызыксынчы кинәт сүрелгәндәй булды. — Тукта, шулай да нәрсә язарга мөмкин соң бу кадәр күп итеп? Бу кадәр ты рышып?
Хат чынлап та шактый озын, һәм аның яхшы шома кәгазеннән дә, бөтен хәреф һәм юллары җыйнак итеп, җиренә җиткереп басылган булуыннан да бик зур дикъкать белән тырышып язылганлыгы күренеп тора иде. Житмәсә сул як почмагына алсу-кызыл булып, янып торган роза чәчәге төшерелгән. Бусы инде егет кешенең йөрәген әллә нишләтеп. рәхәт дулкынландырып җибәрде. Юк. шаяртуга охшамый бу!
һәм чынлап та бу имзасыз хат беренче юлларыннан үк Рәиснең йорәгеинән тотып алды. .
4
«Рәисем!
Әйе. Рәисем!
Сезнең минем өчен никадәр якын, никадәр кыйммәт никадәр кадерле кеше икәнлегегезне аңлату өчен сезгә шулай дип мөрәҗәгать итүдән дә көчлерәк сүз таба алмадым.
«Йөрәгем!» дип карадым. Ләкин сез мина йөрәгемә караганда кадерлерәк.
Беләм. Бу хат сезгә бик сәер тоелыр. Бәлки, минем сүзләремә ышанмассыз да. Яки мине бер акылсыз кеше дип уйларсыз. Ләкин нихәл итим. Пөрәгем бу .хатны язарга куша. Әгәр язмасам. сезгә карата туган утлы хисләрем минем үземне яндырып көлгә әйләндерерләр дип куркам.
Рәисем! Болай дип. сезне үземнеке санап мөрәҗәгать итүем өчен ачуланмагыз. Чиксез күк йөзен бизәгән миллион йолдызлар арасыннан берсен, күңелемә ошаганын сайлап, «йолдызым!» дип әйтергә минем хакым бар бит. Йолдыз үзе моны белми икән — белмәсен, Ул мине барыбер үзенә ерактан карап рәхәтләнүдән, татлы-татлы хыялларга бирелүдән тыя алмый. Ә сез минем өчен ерактагы йолдыз гына түгел. Сез мина якын. Бик якын! Сез мине белмисез. Ләкин бу миңа сезгә карап сокланырга, дөнья та сез барлыгын өзлексез тоеп торырга, кичләрен ин гүзәл шигырь урынына сезнең исемегезне кабатлап ятыр- га, «Рәисем» дип йокыга китәргә, төннәрен төшемдә күреп юанырга һәм пртә саен «Рәисем» дип күземне ачарга уңайсызламый. Әйе. бу дөнья миңа бары сез булганга күрә генә ямьле. Сез булмасагыз, минем өчен яшәүнең дә бернинди мәгънәсе булмас иде кебек. Кайчак үзем дә аптырыйм: дөньяда сез барлыгын белгәнгә кадәр мин ничек яшәдем икән? Күрәсең, бик бала булганмындыр. Бөтенләй сабын булганмындыр.
Ни өчен сон сез минем йөрәгемдә шул тикле кадерле урын алдыгыз икән? Мин мона үзем дә җавар бирә алмыйм. Минем сезне «матур» дип. «матур булган өчен яратам» дип. кимсетәсем килми, һәркем анлый торган мәгънәдәге «матур» сүзе сезне мин күргәнчә сыйфатлау өчен бик көчсез. Шулай ук «яратам» сүзе дә минем сезгә булган тойгыларымны аңлату өчен җитми.
Юк. мин сезне киенеп-ясанып бакчага чыккан яки театрга барган чагыгызда гына күргән һәм. китаптагыча, бер күрүдән гашыйк булып акылын жуйган кыз гүгел. Минем сезнең тышкы һәм эчке матурлык- ларыгызны гына түгел, күпләр карамагында бик ямьсез дип йөртелә торган якларыгызны да күргәнем бар. Мин сезнең әле мәктәптә укып йөргән чагыгызда бик күп «икеле» билгесе алуыгызны ла беләм. Шуның өчен сезне мәктәптә булсын, өегездә булсын, күпме битәрләгәннәрдер. Ә сезнең үзегезнең бу хәлгә бер дә артык исегез китмәве мине шатландыра гына иде.
Тугызынчыда укыган чагыгызда сез. классташ иптәшегез Галимов д:пән малай белән бергә, милициягә эләктегез. Сезне караңгы төндә Школьный белән Бутлеров арасындагы проходной ишек алды аркылы узып баручы бер ялгыз хатынга һөжүм итүдә гаепләделәр, һәм ул гаепләү юкка түгел иде. Сез бит чынлап та ул хатынны куркытып, аның кулыннан ридикюлен тартып алган идегез. Ул вакытта бу турыда белгән як I ишеткән кешеләр сезнең бу шуклыгыгызны коточкыч җинаятькә санадылар. Ә минем өчен сез әз генә дә кадерегезне югалтмадыгыз. йөрәгемнең түреннән төшмәдегез. Мин бары тик сезнең язмышыгыз өчен борчылдым гына. Сезне кулга алырлар, каты хөкем игәрләр. чын-чынлап күңелләре бозылган кешеләр арасына кертеп, әллә канларга алып китәрләр. мин исә. сезне үзегезгә сиздерми генә булса да һаман күреп, сезнен ягымлылыгыгызны тоеп тору бәхетеннән мәхрүм булырмын дип курыккан идем. Бәхеткә каршы, у / вакытта сезне әтиегез йолып алды. Дөрес, үзенең фән каршында, халык каршында булган дәрәжәсен уз семьясы интересы өчен файдалануы белән ул. бәлки сезнекенә караганда зуррак җинаять эшләгәндер. Ләкин шулай ла мин аны гаепләмәдем, бәлки, мин хаксыздыр. Бәлки миңа шәхси интересым. ягъни сезгә булган мәхәббәтем гаделсезлекне күрмәскә кушкандыр. Ни булса да, ул вакытта мин сезнен әтиегезгә күңелемнән
рәхмәт укыдым Ләкин беләм. Сез үзегез бу эш өчен әтиегезгә рәхмәт әйтмәдегез. Хәтта сезнең ана карата бо.тай да барлы-юклы гына булган хөрмәтегез шул вакыйгадан соң тагын да кимеде. Әниегезне исә, сез бөтенләй яратмыйсыз.
Мин сезне аңлыйм. Чөнки...
Ай, ул әгиләр! Ай, ул әниләр!..
Кайда инде ул безгә алар артыннан җитү! Алар бит бала чакларыннан кара ипинең тәмен белеп үскән кешеләр. Манный боткасы деликатес булган алар өчен. Безнең яшьтә чакта алар шундый коммун йөрәкле, шундый югары идеяле, сверхсознательный гражданин булганнар. Нинди генә матур нужалар күрмәгән алар: ачлык дисеңме? Ниндидер ипи карточкалары дисенме! Ниндидер промтовар талоннары дисеңме? Сугыш афәтләре... Ягылмаган өйләрдә тору Ал арда. әлбәттә, тар чалбарлар киеп фарсит итү кайгысы булмаган Ә хәзер, заманалар рәтләнгәч, калган гомерләрен типтереп уздырырга тырышалар икән, аларның моңа хаклары юкмыни? Хәтта кайчак арттырып та җибәрәләр икән, берни түгел, төрле җаваплы урыннарда, сәүдә органнарында аларның үзләре белән бергә нужа күреп үскән кордашлары утыра, аларга яңа квартираның да зуррагын, шәбрәген алырга, кием-салым яки мебельнең иң дефицитлыларын эләктерергә мөмкинлек бирә икән, алар гафу ителә. Бәйрәм саен гына түгел, өйдәгеләрдән берәрсеиең туган көпе килгән саен узара кунакка чакырышып, кысташа-кысташа аракы эчеп, тышкы кыяфәтләре һәм телләре белән игътибар итмәгән булып кы тансалар да, күңелләреннән байлыклары белән мактанышып яки берсенекеннән берсе көнләшеп утыралар икән, анда кемнең ни эше бар? Совет плен ныгыту һәм аны дошманнардан саклау юлында үз гомерләрендә шулкадәр күп газаплар чиккән, авырлыклар кичергән. корбаннар биргән кешеләрнең бер көн килеп, жинү шатлыкларын татырга, дус-ишләре белән җыелып, үзара күңел ачып утырырга хаклары юкмыни?
Үз кордашлары белән ярышып, комсызланып җыйган байлыкла- рыннан, волейбол плошадкасы зурлыгы итеп, стеналарына элеп куелган коверларыннан. обязательно чит ил маркасы сугылган мебельләреннән. патша бүләкләрен хәтерләтер тек аллы-гөлле сервизләреннэн яки велюрдан да капроннан, нейлоннан да перлоннан беткән кием-салымнарыннан мещанлык исе аңкый икән, зарар юк. Аларга гафу ителә. Алар бит күбрәк үзләре турында түгел, балалары турында кайгырталар.
Үзләре фәкыйрьлектә, нужада үскәч тә җитәр. Балалары авыр тык күрмәсен...
Менә бит ничек! Ә син. Рәис, жүләр малай, шуның кадерен белмисен. Элекке квартирагызда чакта күршегез Игорьларның яки ниадя- дер Гамирларның, семьялары зур булуга карамастан, кечкенә бер бүлмәдә яшәүләренә, өстәвенә, кухня урынына да шул ук бүлмәдән файдалануларына. суны әллә кайдан—ерактан ташуларына. хәтта ашау- зчүлэре лә күбесенчә кара ипи белән бәрәңгедән ары китмәгәнгә эчең поша иде. Тиле син. Аларның әтиләре укымаган икән, үзләре гаепле. Алар да бит. синең әтиләрең шикелле, совет илендә яшиләр. Шунда үскәннәр. Аларга да бит бөтен ишекләр ачык булган, илгә укымаганнар'.. Ха-ха-ха!..
Ой. гафу итегез, зинһар, мин әллә нинди кирәкмәс иронияләргә кереп киттем, ахрысы. Хәер, бәлки кирәктер дә. Ә бәлки минем бу хатым үзе башыннан ахырына кадәр кирәксез сүзләрдән гыйбарәттер.
Рәисем!
Әйтәсе килгәнем шул сез нинди хәлдә булсагыз да минем өчен иң
кадерле кеше. Сезнең исерткеч эчеп, авыр хәлләргә төшкән, төрле кыяфәтләргә кергән чакларыгыз да минем өчен сер түгел. Мисал өчен берсен генә исегезгә төшерим. Сентябрьнең унөче иде. Төнге сәгать беренче яртылар тирәсендә сез Черек күл бакчасындагы бер эскәмиядә бөтенләй аңыгызны җуйган хәлдә ята идегез. Ул кичне үзегез белән бергә күңел ачып утырган иптәшләрегез сезне ни өчен шул хәлдә ташлап киткәннәрдер, белмим! (Рәиснең иптәшләре булгач, мин аларны да начар кешеләр икән дип әйтергә ашыкмыйм.) Сезне вытрезвительгә (гафу итегез, Казанда шундый урын барлыгын белүем өчен дә мпн сезгә бурычлы), әйе, сезне вытрезвительгә алып китәселәр иде. Мин алып калдым. Хәзер үзем дә белмим, андый кыюлык миңа кайдан килгәндер. Ләкин бу чын дөреслек, һәм сезнең шундый ярдәмчесез хәлдә калуыгыз турында автомат-телефон аша өегезгә хәбәр итүче кеше дә мин идем.
Сез тагы мине «шундый хезмәт күрсәтүем өчен сез миңа бурычлы» дип әйтергә тели дип уйлый күрмәгез, һич юк. Чөнки мин ул батырлыгым өчен дөнья бәясенә торырлык бүләк алдым инде: сезне ике як битегездән дә үбеп киттем.
Ах, Рәисем! Сезнең нинди хәлгә төшкән чагыгызда да минем өчен тиңсез кадерле кеше булып калуыгызны исбат итү өчен, сезнең турыда бар белгәннәремне дә санап китсәм, алар хатка гына сыймас иде. Язган кадәресен дә укып чыга алырсызмы икән әле. һәрхәлдә, мин хәзер хисләрем кысуыннан бераз бушанып, җиңеләеп калгандай булдым.
Бу хат бик каты ачуыгызны китерсә, гафу итегез. Мин бит сездән берни дә таләп итмим. Тик сүз азагында шуны гына әйтәсем килә, минем кем булуымны белергә теләп, баш ватмагыз. Барыбер белә алмассыз. Эзләсәгез дә. моңарчы үзегезгә таныш булган кызлар арасыннан эзләмәгез. Ихтимал, сез мине бервакыт күрерсез, бәлки танышырсыз да. Яки башка берәүне күреп, бу хатны язучы кеше шул түгел микән дип шикләнгән чагыгыз булыр. Тик, зинһар, бу турыда берәүгә дә әйтмәгез. Хәтта сезгә минем үземне күреп сорарга туры киле.» дә дөрес жавап ала алмассыз. Әгәр дә мин язганлыкны сезнең бервакыт белү ихтималыгыз булса, мин аны язмаган да булыр идем. Әйе, сез мине белмисез. Мин сезгә таныш булмаган меңнәрнең берсе.
Ә мин сезне ничек бу кадәр якыннан беләм соң? Сездә, әлбәттә, шундый сорау тууы мөмкин. Ләкин мин бу сорауга ничек дип җавап бирергә белмим. Шуны гына әйтә алам: миңа мәхәббәтем булыша булса кирәк. Бәлки мин тирә ягымдагы башка бик күп кешеләрне, башка бик күп вакыйгаларны игътибарсыз үткәрү хисабына сезне өзлексез күреп, тоеп, белеп тора торганмындыр. Кайчакларда мин сезнең хакта күңелем белән генә сизгән хәлләрнең чынлап та булганлыгын белеп, үзем хәйран калам Кайчак миңа күргән төшем дә ярдәм итә. Мин динле түгел. Мистикага ышанмыйм. Ләкин менә төш турында Павлов анлатмалары гына мине канәгатьләндерми. Минемчә, бу мәсьәләдә дә әлегә фән ачып җиткерә алмаган серләр булырга тиеш.
Ой. мпн тагы акыл сата башладым, ахрысы. Сау булыгыз, Рәисем, исән булыгыз! Сезне яратучылар, өзелеп сөючеләр, әлбәттә, күптер* Ләкин белегез, дөньяда менә шушы Казан каласында сезне бар кешедән артык күреп, хәтта үзенең тормышыннан артык күреп яратучы, сезнең өчен кирәк булса, бөтен мәхрүмлекләргә барырга әзер торучы берәү бар. Моны белү сезне куандырырмы, борчуга салырмы, ачуландырырмы — ут турыда уйламыйм. Бәлки минем йөрәгемнән ташып чыккан бу сүзләр сезнең бер колагыгыздан кереп, икенче колагыгыздан чыгып китәр. Анысы сезнең эш. Тормышта иң югары максатыгызга ирешүегезне теләп калам».
5
Рәис, хатны укып бетергәч, берникадәр вакыт онытылып торды. Күңеленнән генә аның соңгы сүзләрен кабатлап куйды. «Иң югары максатыгызга ирешүегезне теләп калам»!. Аннары ул бик зур хата эшләп ташлаган кеше сыман кинәт куркынып, айнып киткәндәй булды, һәм шунда гына үзенең әле һаман да почта бинасы эчендә, стенага терәп ясалган биек өстәлләрнең берсенә сөялгән хәлдә торганлыгын аңлап алды. Залда электр яктысы балкый иде инде. Ашыгып ишеккә таба борылут.а аның күзенә әлеге элемтәчеләр киемендәге кыз күренде. Ул Рәискә таба борылып, мәгънәле генә елмаеп куйды һәм шунда ук ялт итеп чыгып та китте.
Ник алай елмайды ул кыз? Димәк, ул Рәиснең ничек онытылып хат укыганын күреп, карап торган? Әллә бу сәер хатны гзучы билгесез кыз шушы үземе?
Күңеленә мондый сорау килгәч, Рәис тагып да ныграк айный төшкәндәй булды. Үземе — түгелме, ләкин кем булса да, аның хәзер чынлап та Рәисне күреп торуы мөмкин...
Егет, үзе дә сизмәстән, гәүдәсен турайта төште, пальтосы белән эшләпәсен төзәткәләп куйды, һәм беркемгә дә исе китмәгән вәкарле йөреш белән ишеккә таба атлады. Урамда инде караңгы төшеп килә, ләкин күк йөзе якты, аяз иде. Рәис, уңга борылып, университет ягына таба берничә адым атлагач, үзалдына үзе: «Ерунда'» дип куйды. Шунда ук, күңелендәген болай кычкырып әйтүеннән уңайсызланып, арты» на борылып карады. Шикләндерерлек берни дә юк иде.
— Конешио, ерунда, — диде Рәис тагын. — Чепуха. Вздор...
Ул шулай теге имзасыз хатны онытырга, күңеленнән чыгарып ташлап, аның белән бөтенләй исәпләшмәскә, тормышында әүвәлгечә гамьсез булып калырга теләде. Адымын бераз акрынайтып, башын күгәрә төште һәм Бибиен тапшыруларыннан отып алган бер жинел көйгә сызгырып бара башлады. Ләкин пожарниклар чатына килеп житкәндэ, ул сызгыруыннан туктаган иде инде. Ничектер үз ихтыярыннан тыш аның хәтеренә малай чагында ук ишеткән бер вакыйга килеп төште. Ниндидер учреждениедә машинистка булып эшләүче бер кыз турында сөйләгәннәр иде. Күптән үлгән әнисен төшендә күргән, имеш. Әнисе аны ялынып-ялынып үз янына чакыра, ди. Ә теге кыз, үзенең төш күрүен сизенеп, курка икән. Төштә үлгән кеше янына барсаң, аны яхшыга юрамыйлар, үзең дә үләсең, имеш, дип шикләнә, шуңа күрә әнисе янына барырга һич ризалык бирми икән. Шуннан ана анисе: «Ярый алайса, кызым, минем яныма килергә теләмәсен, иртәгә көндез, нәкъ сәгать унике утызда пожарниклар чатына кил», дигән. Кыз шунда уянып киткән. Эшләгән урынына килгәч, иптәшләренә сөйләгән бу моны. Иптәшләре дә кызыксынып киткән.
— Чынлап та барып кара әле син ул пожарниклар чатына, —дигәннәр тегеңәр. — нәкъ безнең көндезге ялга туктаган вакытка туры килә ич. Берни югалтмыйсың, — дигәннәр. Кыз киткән пожарниклар чатына, нәкъ менә шунда, әле Рәис узып барган җиргә килгән. Унике угыз туларга ничә минуг калганлыгын белергә теләп. Кремль сәгатенә карамакчы булган. Ачыграк күрү өчен, аны-моны уйламастан, урамның ургасынарак кергән. Нәкъ шул минутта икенче чаттан кызу гына борылып бер машина килеп чыккан да. кызны бәреп тә еккан, таптап та узган. Икенче көнне мескенне әнисе янына илтеп куйганнар
— Әллә бу хәбәр чынлап та дөрес иде микән? — дип уйлады Рәис,— Төш күрү мәсьәләсендә чынлап га әлегә фән ачып житкерә алмаган серләр булса, гажәпмени!
Шулай итеп, ул, уйлары белән янадан әлеге хэт эченә әйләнеп кайтканын сизми дә калды. Лобачевский урамы белән төшеп, Черек
күл бакчасы янына килеп чыккач, ул ана тагын да тирәнрәк кереп батты. Әйтерсең ул хат. бөкләп-бөкләп конверт эчендә тыгылган хәлдә куен кесәсендә яткан җиреннән, яшерен 1енә тавыш белән һаман аның колагына пышылдый. «Мин ул батырлыгым өчен дөнья бәясенә торырлык бүләк алдым; сезне ике як битегездән дә үбеп киттем...»
Хәзер инде Рәискә урамда очраган һәр кыз серле булып күренә башлады:
«Нигә бу кызыл беретлы кыз аңа бодай туры карап узды? Әллә булмаса шул у земе?» Яки: «Бу одуванчик мине күргәч ничектер уңайсызланды бугай бит. нигәдер оялды Хәтта абынып та китте. Бер дә юкка гына алай булыр микән?» Яки: «Нигә бу шәмәхә эшләпә мина бөтенләй игътибар итми үтеп киткән булды соң? Әллә шул микән? А1ин сизмәсен дип. юри шулай гамьсез күренгән буламы?»
Ләкин ул кызыл беретлар, шәмәхә эшләпәләр яки одуванчиклар үтеп киттеләр дә онытылдылар. Ә менә берсе...
Рәис Ленин бакчасы аша кыеклап узып. Горький урамы чатына килеп чыгуга, бөтен җирдә гөлт итеп электр лампалары кабынып китте. Егет моңа артык игътибар итмәде, ике яктан да очынып килгән машиналарга кадәр өлгерү өчен урам аркылы йөгереп узды да. Муса Жалил исемендәге опера театры бинасы буйлап акрын гына югары таба атлады. Әнә шунда аның күзләре каршыдаи килүче бер кызга төште Башында хәзерге яшьләрдә сирәк очрый торган киң кырыйлы салам эшләпә иде аның. Ә өстендә, куян мамыгыннан калын итеп, күпертеп бәйләнгән, җылы һәм йомшак икәнлеге әллә кайдан күренеп торган ал-ак кофта иде. Рәис шуннан башкасын күреп өлгермәде, кызның йөзе анын игътибарын җәлеп итте. Ул Рәискә нидер әйтергә әзерләнгәндәй, ерактан ук ана туры карап килде дә, якыная төшкәч, адымнарын акрынайтты һәм Рәистән күзен алмаган хәлдә оялчан елмаеп куйды. Егет ихтыярсыз тукталып калды.
— Гафу итегез. — диде кыз. оялчанлыгын җиңен. — Миңа Щапов урамы кирәк иде. әйтә алмассызмы?
Рәискә шунда әллә ни булды Кая китте сон аның гадәттәге шуклыгы? Таныш түгел кызлар белән очрашкандагы шаян тапкырлыгы кая югалды? Башка вакытта булса ул, әлбәгтә, бу кызны бераз шаяртмый калмас иде.
Нәрсә өләшәләр ул Щапов урамында? тигән булып, мине дә алып барсагыз, өйрәтим, дигән булып, аптыратып бетерер иде. Яки алай гына да калмас, әйтегез әле. зинһар, бу матур эшләпәне кайдан таптыгыз? Мина да кирәк иде. әбиемнең туган көнен.> бүләк табалмый йөрим, әллә мина сатасызмы? дин мыскыл итәргә керешер һәм кызны тәмам ачу гандырыл җиткергәч кенә аның соравына кирәкле җавапны бирер һәм. кызның бәхиллеген алу өчен, матурланып елмаер иде.
Ул әле дә елмайды. Ләкин бу каушаган кешегә хас оялчан елмаю иде. Йөзенең кызаруын үзе дә сизгән хәлдә, ул мөмкин кадәр ягымлы һәм акыллы күренергә тырышып, кызга Щапов урамына ничек барырга кирәклеген әйтеп бирде.
Егетнең үзен тыныч тота алмавы кызны да әллә нишләтеп, кабындырып җибәрде Ул Рәискә караганда да күбрәк кызарды, аңа чын күңеленнән рәхмәт әйтте һәм искиткеч нәфис, шуның белән бергә ниндидер серле елмаю бүләк итеп, уз юлына китте. Рәис, барасы юлын оныткандай, баскан урыныннан кузгалмыйча аның артыннан карап калды. Тик шунда гына ул кызның эшләпә астыннан чыгып, биленә җитеп торган толымнары да барлыгын күрде: оч тарып төенләмичә, тасмасыз гына у pen салынган калынкалын ике коңгырт толым!..
Башкасына игътибар итмәде егет. Әгәр дә ул аның киемнәренә игътибар итеп караган булса, кызның тез тиңентен игеп тегелгән кара
юбкадан һәм гади ефәк оек өстеннән кигән микропор табанлы, уртача гына үкчәле көрән түфлидән икәнен күрер иде Юк. ул аларына игътибар итмәде һәм гомумән бу кыз үз яшьтәшләре арасында модадан калыша икән дигән уй аның күңеленә дә килмәде. Хәтта ул анын кашлары ни төстә, авыз-борыннары нинди булуын да абайлап өлгермәде, ниндидер нәфис, җанга ягымлы, ышанычлы саф елмаю калды аның күңелендә һәм әнә шул әле һаман аермачык күренеп баручы ике зур толым.. Өстәвенә тагын кызның, һәр селкенүе белән күңелне җилкендереп. җиңел-җиңел атлап баруы...
Әнә ул Горький урамына барып җитте дә ялт итеп артына борылып карады һәм. Рәисне күргәч, тагы елмайды Рәис монысын көтмәгән иде. Ул тагы бер тапкыр үзенең гаепле кеше кебек кызарганлыгын тойды. Кыз тукталып тормады, трамвай юлын кисеп, каршы якка чыга башлады. Рәис һаман аңардан күзен алмый, урамны чыгып җиткәч. ул тагы бер борылып карар, дип өмет итә иде. һәм аны өмете алдамады: серле кыз. чаттагы саклык кассасы ишеге турысына барып җиткәч, тагы Рәискә борылды. Бу юлы инде егет таркалып калмады, кызга озату сәламе җибәреп, кулын селекте. Кыз ана тагын бер тапкыр елмаю белән жавап бирде һәм шунда ук Горький урамына кереп күздән югалды.
Рәис, кыз китеп югалган чатка тагын берникадәр вакыт карап торганнан соң, ашыкмыйча гына үз юлына борылды.
— Мөгаен, шул үзе.— дип уйлады ул, ләкин ана мактап та. яманлап та бәя бирергә ашыкмады. Тик бик үк ачык төстә бул м аса да. шуны тойды: кыз анын күңелендә җанга рәхәтлек бирә торган бер якты, җылы эз калдырып китте.
6
Камилә ул көнне Рәисне бөтенләй кунарга кайтмас, кайтса да төн урталарына калыр дип борчылган иде. Ун сумны яхшы ният белән сорап аламыни ул! Сонга калуы бер хәл. эштән чыгарып, исертеп кай- тармасалар 1ына ярар иде инде. Әллә нинди бәла-казаларга очрап бетмәсә ярар иде тагы. Уф. бәхетсез ана, бүген дә йокысы йокы булмас инде...
Ләкин, гаҗәпкә каршы. Рәис кичке сигез дә туймастан бик әйбәт кенә кайтып керде дә. беркая чыкмады, ике-өч тапкыр телефон шалтыратып чакырдылар үзен, бармады. Кемнәрдер үзен сүгеп, янап та карадылар, ахрысы, ләкин малай үз сүзендә торды Өйдә утырган чакларында радиоалгычтан төрле чит ит тапшыруларын эзти. үзенчә әйбәт, кызыклы тапкан инглиз җырларын магнитофонга язып атырга ярата торган гадәте бар иде. Бүген алар белән дә мавыкмады. Беркем белән дә сөйләшмичә, үз бүлмәсендә китаплар актарып, газета- журналлар карап утырды.
Иртән йокысыннан торгач, күптән ташлаган гадәтен исенә төш р- де: бер дә иренмичә, бөтен шартын китереп, физзарядка ясады Аннары тагы үз бүлмәсендә көне буенча укынып язынып утырды. Тик әнисенә шунда ник бер сүз дәшсен!
Кичкә таба ул каядыр җыена башлады. Камиләнең аңардан: «Кая җыенасың, улым?» дип сорыйсы бик килсә дә. авыз ачын сүз дәшәргә кыймый, тупас жавап ишетермен дә. йөрәгем бозылыр дип курка иде. Рәис дәшмичә генә киенде, дәшмичә генә ишеккә атлады Пһтай да нәрсәдер ана тәэсир итте ахрысы, ул. әнисенең күңелендә янган газаплы сорауга бөтенләй жавап бирмичә чыгып китәргә көче җитмәгәндәй. бер генә секундка тукталып калды, әнисенә борылып карамы, .а гына гадәттәге ачулы тавыш белән мыгырдап куйды.
— Мин бокска киттем.