Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАРЫБЫЗГА БЕР ҮТЕНЕЧ


Бу шигырь 1964 нче елнын жәендә Ленинград көнчыгыш телләр Институты китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә ку череп алынган иде. Ул «Чингизнамә» һәм башка дастаннар тупланган бер жыентык артына урнаштырылган. Җыентыкның өс- тенә «Сахибәһү. маликәһү Әбүбәкер бине Ибраһим» дип язылган. Әбүбәкер бине Ибраһим бине Юсыф бине Ишбулад дигән бу кеше исә Казан мулласы булып торган. 1793 елда вафат. (Риза Фәхретдин. Асар 2 том, 62 бит.) Шулай итеп югарыда без китергән шигырь дә XVIII нче гасыр язмасы булып чыга.
Шигырьдән аңлашылуынча, аны. ни өчендер. Казаннан Себердәге Тубыл каласына киткән яки анда сөрелгән бер татар хатыны язган. Бу хатын, шигырьдән күренүенчә. алтынлы сыргалар таккан, анын әле үзенен дә матур, ншь, «күз өстендә каш» кебек чагы Шулай да шагыйрә өзлексез хәсрәт утлары эчендә яна. Ул үзен «гарип» (ил-йортыннан аерылган, юлларда ялгыз калган) кеше дип санын Анын йөрәге узенен туган шәһәре Казанга, андагы туганнарына тирән мәхәббәт сагышы белән яна. Безнең өчен нц әһәмиятлесе дә шагыйрәнен үз туган ватаны Казанга мәхәббәтен ничек тәгъбир итүендәдер.
Ләкин әсәр узенен теле һәм шигъри формасы ягыннан да тарихи әһәмиятле. Анын башына «Илаһи бәет» дип куелган. Биредә «бәет» сүзе халык жырлары алымында язылган шигырь дигән мәгънәне анлата (анын шундый мәгънәсе дә бар). Бездә сокгы вакытта татар шигыре Тукайдан гына башланган, ана кадәрлесе аермасыз. гомуми бер төрки теле генә булган, шулай булгач, аны татар әдәбиятының тарихи мирасы итеп карарга да ярамын дигән фикерләр ишетелгәлн Бу тарихи материал исә анлый фикерләрнең фәнни нигезсез икәнлеген. Казан татарларының әдәби теле XVIII гасырда һәм аннан да элек күптән формалашып килгән булуына бик матур мисалларның берсе була ала.
Кызганычка каршы, әлегә кадәр мина бу шигырьне ижат иткән шагыйрәбезнең үз исемен ачыклау насыйп булмады. Борынгы әдәбият тарихы буенча материал туплаучылар кулында бу хакта өстәмә материаллар табылмасмы? Алар Себер-Тубыл якларында да табылуы мөмкин. Шундый мәгълүматларны кулына төшерә алучылар булса, журнал аркылы игълан итүләрен үтенәм.
Нәкый ИСӘНБӘТ.
ооопэопооооравоовпаооаоооапопаопроаооооосаооопоооооооооооооооооооооооапоооооаоооо^
иң-иң...
Иң иүп музыкант катнашкан оркестр Норвегиянең Тронхейм шәһәрен- да 1958 елның август аенда үткәрелгән милли тынлы оркестрлар очрашуы вакытында уйнаган. Ул гадәттән тыш оркестрда унине меңнән артыграк музыкант катнашкан.
• Клеопатра- — үзен төшерү өчен тотылган расходы ягыннан дөньядагы иң кыйммәтле кинофильм. Элизабет Тейлор уйнаган бу фильмны төшергән «XX — сен-чури-фокс- фирмасы, тамашачыларны шаккатыру максатыннан чыгып, һич кирәге булмаган төрле зиннәт әйберләре, массовый сценалар кертеп, кырык ине миллион доллар акча тоткан, чмма атаклы кино йолдызы да, түгелгән миллионнар да бу фильмның тозсызлыгыи каплый алмаган — бик күңелсез, мәгънәсез булып чыккан ул.
е
Дөньяда иң күп сигарет каплары җыйган иеше — Копенгагенда яшәүче Нильс Вснтегодт Ул 1965 елның 30 июненә йөз җитмеш җиде илнең утыз бер мең ике йөз егерме җиде сигарет кабын җыйган иде. Хәзер бу санны тагын да арттыргандыр инде ул. мөгаен
Хәрби заказлар — монополияләр өчен бии зур байлык чыганагы. Бу өлкәдә бер еллык доход иеләме буенча пекопдны «Джен-рал моторе- концерны куйган. Концерн 1964 елны 1 734 781 555 доллар табыш алган.