Логотип Казан Утлары
Публицистика

Халыклар дуслыгы турында сөйләүче китап


Бу ике автор 1964 елның язында Урта Азия республикалары белән танышып йәрганнәр. «Голстан язы.' шул сәяхәт турындагы очерклардан тора, Аларның сәяхәте бик уңайлы вакытка — Үзбәистанда сәнгать бәйрәме үткәрелгән кеннәр- га туры килә. Исне Россиянең артта налган бер он- рәинасы исәпләнгән Үзбәк- стан бүген тормышның һәр елиәсендә гүзәл уңышларга иреште Республикада культура һәм сәнгатьнең торышы белән таныштырганнан соң. авторлар безне Урта Азия тормышының терле- тпрло лнларына алып нитә-
Анда без мамык һәм ефәк мастерларын, наракул җи-тештерү һәм газ үтнәрү ос-таларын. кыргый Вахш елгасын авызлыклап. аны коммунизм арбасына җигүче батырларны күрәбез Бу тезелешләр һәм шул тирәдәге яңа тормыш учаклары бездән никадәр генә еран булмасыннар, күңелгә алар
' К. Фәсохов. А Салахетдинов. Голстан пам 1»в6ел Татарстан китап нәшрияты бик якыннар, безнең укучыларны да бии дулкынландыралар.
Нурен тезелешендә эшләүче якташыбыз Меҗибул- ла Габитов турында еейлә- гәндә. авторлар аның бик матур бер сыйфатын күрсәтәләр «Ул илебездә булган барлык тозелешләр белән кызыксынып тора икән. Үзенең махсус картасы бар. Башлаган һәр тезелешне шунда билгеләп нул, Газе- та-журналлар буенча аның үсешен күзәтеп бара һәм тезелеш тәмамлануын белгәч. ул объектна нызыл флаг ясап куя икән ..- (145 бит).
Шулай инде, безнең ил халыкларының шатлыгы да. кайгысы да уртан Китапта без торло милләт улларының һәм кызларының нул- га-нул тотынып эшләүләрен күрәбез Тормышларының иң авыр чорларында, якты киләчәк ечен норәшкәндә. алар бер-берсенә дусларча ярдәм кулы сузганнар иде Бүгенге бәхетле тормышны күрсәткәндә, шуңа ирешү юлында үтелгән боек сы-науларны искә алу хәзер’ е бәхетнең кадерен яхшырак белергә ярдәм итә. Урта Азия халыклары социализм юлына аяк басканда, безнең егетләр дә аларга бии ярдәм иттеләр. Шагыйрь Сибгат Хәнимиең «Ленин фәрманы белән« поэмасында комиссар Гинцбург җитәкчелегендә сугышкан Казан полкының батырлыклары матур күрсәтелгән.
Гражданнар сугышы елларында комиссар Якуп Ча- нышев. Хесәен Мәүлүдов. Гали Касыймовлар җитәкчелегендә акларга, интервентларга һәм басмачыларга каршы сугышып. Бохараны әмир коллыгыннан коткарган татар бригадасының батырлыклары б-знең әдә-биятта үзенең гәүдәләнешем иәтә Ә Боен Ватан сугышы елларында фашизмның бе-ренче ударларын есләреиә алган республикаларның эвакуацияләнгән кешеләрен Ташкент, үзбәк халнына хас кунакчыллык белән, үзенә кабул итте. Һәм менә хәзер 1966 елның язында җир тетрәүдән зарар күргән Ташкентка бетен республикалар туганнарча ярдәм
КүЗә1ү
итәләр. Терла халыклар арасындагы Ленинча дус-лыкның матур үрнәге бу.
Урта Азия халыкларының бүгенге матур тормышы ту-рында сөйләү белән бергә, авторлар безгә ул халыкларның михнәтле, авыр үткәне турында да күп мәгълүмат бирәләр. Үтнән тарихны бәяләгәндә хәсрәтле якларны гына түгел, халыкның бетмәс-текәнмәс иҗат көчләрен дә күрсәтергә ки-рәклеге турында матур гына фикерләр әйтелә:
«Тарихыңның ул шәһитләре ерак үткәнеңнең изелгәннәр күз яше һәм Корбаннәр каны белән юылуын гына түгел. халкыңның иҗат хыллы тудырган сәнгать әничеләре белән бизәлгәнлеген дә ачтылар» (172 бит).
Бер фактик хата: китапның 75 битендә «Сумей компрессор заводы» телгә алына. Илдә генә түгел, деньяда да юк бу шәһәр исемен авторлар каян ал-ганнардыр. Дөресе — Ук-раинадагы Сумы шәһәре.
Китапның теле матур, җыйнак. Бу тер очерклар шундый җиңел. сурәтле тел белән язылырга тиешләр дә. бусы авторларның уңышлы хезмәте. Ләкин кимчелекләр дә юк түгел. Бигрәк тә бу башка телләрдән алынган сүзләрнең һәм исемнәрнең язылышына кагыла. Эш шунда ки, бер телнең әйтелеш һәм язылыш нормала-ры икенче телгә елге булып бетә алмый. Китапта «Ташкент бахоры» исемле бер бүлен бар. «Яз көне» мәгънәсендәге «бәһар» дигән фарсы сүзен безнең авторлар шулай алганнар икән. Дөрес, үзбәк әйтелеше буенча бу сүзнең уртасында • х»га якын аваз ишетелә, ләкин язылышта үзбәкчәдә дә безнең «һ« хәрефенә туры нилә торган хәреф кулланыла. Язуларында «һ« хәрефе булмаган найбер телләргә ияреп, бу сүзне бозып язу безнең әдәби традициябезгә игътибарсыз карау була. «Качан соң и фәныйрь милләт бәһарың...» дип укыйбыз без Тукай шигырендә.
Башка телләрдән алынган сүзләрне куллану һәр телдә прогрессив бер күренеш. Ләкин биредә дә җыйнаклык һәм матурлык беренче кагыйдә булырга тиеш. Авторлар «регулярлаштыру» сүзен кулланырга яраталар. Шул ун сүзне «тәртипләү» дип кулланганда мәгънәсе дә дөрес, җыйнак та була, •упаковкалау цехы» урынына «упаковка цехы» килешлерәк бит.
Сурәтләү чараларына ка-рата. Болар бик кирәкле, бик файдалы нәрсәләр. Ләкин урынын һам җәен белеп кулланганда, «...барысы да ал да гөл дип әйтү тормышка үтә «кызыл» күз- лентан карау булыр иде» (71 бит), дип язалар авторлар. «Аллы-геллө күзлон» диелсә, мәгънәсе ягыннан дөрес, формасы белән рус-чадагы «розовые очки»га бин янын булыр иде. «Кәҗәсе кыйбат түгел, мөгезе кыйбат» (54 бит); «...дип үгезне мөгезеннән эләктерде бу» (57 бит). Бсларның соңгысы уңышлы булса да, беренчесен алай дип булмый. бәлки кайбер районнарда шулай дип сөйлиләрдер. ләкин күбрәк таралган формасы «сәнәге түгел, яп- ләкәсе кыйбат» түгелме инән? Гомумән, могез белән артын масыгып, кирәккә дә, кирәкмәскә дә мегез чыгару килешми торгандыр, «...мең елларны кочаклаган тарих» (173 бит) — бу да уңышлы сурәт түгел. «Тарих» сүзенә карата «колачлау», «иңләү» дию уңыш-лырак булыр иде.
Югарыдагы нимчеленләр күпмедер дәрәҗәдә китапның гомуми кыйммәтен киметәләр, билгеле. Шул ук вакытта мондый тәр китапларның бин файдалы, ни- рекле булуларын һәм безнең өчен һава кебек иирән булган халыклар дуслыгын ныгытуга хезмәт итүләрен дә истән чыгармаска кирәк.
С. ФӘИЗУЛЛИН.