Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Аҗаган»


Китап — иеше кебек ул. Аның белам сөйләшәсең, бәхәсләшәсең, аңардан киңәш сорыйсың. Әгәр хитап син уйлаганча гына фикер йөртсә, күптән билгеле нәрсәләргә генә ишарә ясаса, әңгәмәне артын дәвам итеп булмый.
Күптәй түгел Татарстан иитап нәшрияты Равил Фәйзуллинның «Аҗаган» дигән шигырьләр җыентыгын чыгарды. Р. Фәйзул- линның нүп шигырьләре, гаэета-журналларда басылып чыгып, шактый гына шау-шу куптарып өлгергәннәр иде инде. Кайберәүләр авторны формализмда гаепләделәр, икенче берәүләр үтереп мактадылар. Минемчә. тегеләре дә. болары да үз фикерләрен яшь авторның бер-ине әсәренә карал кына әйттеләр, чөнки Фәй- зуллич иҗатының чын йозен күпмедер ачнан тулы җыентыгы юк иде әле. Ул хәзер бар. Бер-ине ел злей язылган шигырьләрдән торса да. ул укучыларга үз фикерләрен тогәлрәи ител әйтергә дә мөмкинчелек бирә.
Ләкин минем максатым ул түгел. Мин. бит арты бит ача-ача. «Аҗаган»ны укыйм, аның белән танышырга теләп. сөйләшәм
Болай телсәң. йөз дустың арта.
ботаП тезсәң, йол дошманың!
(•
Дөрес. дөрес! Дөньяда җыр да. шигырь дә — көчле корал. Алар белән аеруча сан эш итәргә кирән. Алармы, уйлап җиткерми-чә. кирәкмәгән урында кулланып дусыңны — дошман, дошманны — дус итәргә дә мөмкин ич Хәрефләр, сез бу китапка шигырьләр булып тезелеп, минем яшь
тәшләремнең, эне-сеңеллә- ремнең. абыи-апаларның дусты була алырсызмы
Сез бялталяр уйлап таптыгыз. Башларыгыз бүкәннәрдәй тәгәрәде.
үзегез ишкән бауларда маятник күк җилдә чайкалдыгыз.
үзегез ноЯган ядрәләрне тәнегездән эскәкләп чүпләдегез.
үзегез җыйган таиклар кулларыгызны сытып
узды.
үзегез очырткан корыч кошлар исләрегезгә бомба койды- (•Гаттар."» гимн»)
Сез хәрефләр, шушы хакыйкать булып тезелеп, шушы хакыйкать булып яңгырап. кешеләрне рән-җетмисезме икән?
Тик ШУЛАЙ да
Жнргә җыр җнтешмн әле.
Тормыш әле җырга тиенмәгән,—
дип. Җирне ачуландырмый-сызмы. хәрефләр?
Ачулансыннар — кешеләр дә. Җир дә Кайбер вакытта ачулану елмаю кебек үк мөһим нәрсә.
Шулай, лием.
иртәгесе иртән, бүгенгесе кыйммәт доньяның... —
дип «акыл- ойрәтүчеләр да. «ике куллап, иысыл-кы- сып, иысып-кысып сыгасы» сагышлар да. ядрәне көчле диюче кешеләр дә. Бухен- вальдлар да. «бер кабахәт ирененә ялгыш кунган* яхшы сүзләрнең аһ-зарларь. дә бар бу дөньяда
Ләкин дөнья, бәхетме маршы алардан гына тормы»; елмаюына төреп конфетлар таратумы стюардесса да. карлыгач очуына карап.
бар нәрсәләрен оныткан шагыйрь күңелле кешеләр дә. кер чайкаучы кызлар дә. күзләренә болытлар, тургайлар, чәчәкләрне сыйдырган сылулар да. «йотсыз суын көнне шыксыз бүлмәгә яз китерүче* ириә- ләр дә. яхшылык кына теләп алдалаучы хыяллар да бәр бу дөньяда. Шулар безне мәхәббәт тулы мәһабәт йөрәкле кешеләр итәләр, һәм без. Җир вәкиле буларак. гуманистлар буларак. Кояшка мөрәҗәгать итәбез:
Сойлә. Кояш!
Бүтан илләрдә минем кебек егерме яшьлекләр
ни уйлыйлар?
Кырыкка җиткәч нишләмә кчелар?
Алтмышта?..
Сөйләп җибәр Жир турында яллар турында: Анголада ик хәлләр бар?
Лаоста?
Кублда?
Сиңа мин күбрәк ышанам?
син барсына шаһит, си на барсы мәгълүм.
(«Агрфга оңпшЛа»ы Каям-t Без киләчәгебез турында борчылып, кешелеккә мө-рәҗәгать итәбез:
Ярылырмы бомба баш түбәмдә?
Белмим. Әнием дә белми. Кем белә?
Әйтегез сез аңа! Әйтегез...
Һәм нешелен безгә җавап
Әгәр кемнәрдер дяиья! a сыймый икән.
аларга каршы, иңнәргә мннс терәп, кирәк икән.
пирамидалар күчерелер!
-- □ ---
Ак иңгә — кара сабыйны.
кара иңгә — сары сабыйны.
сары иңгә — ак сабынны куеп.
тере нәфрәт стенасы коелыр!..
Әйе. шулай булыр!
Кайберәүләр Р Файзуллин шигырьләре авыр аңлашыла диләр. «Башваткычлар. шарадалар» диючеләр ра юн түгел. Бу сүзләр мине һич гаҗәпләндерми. чөнки заманында зур акыл иясе Вольтерның дә кофеның агусыз булуына шин белдергәнен, заманында бәрәңге һәм помидорның да кешеләрдә шик тудырганын ишеткәнем бар
Бу җыентыктагы шигырьләр. минемчә, аңлаешлылар чөнни андагы фикерләр ачык. фикерләрне тудырган образлар гади. • Күзләр» исемле шигырьдә шундый юллар бар:
Чалкан яткан күзләреңне үптем.
Иреннәрем белән гүя орынып.
болытларны, тургайларны үптем...
Бин матур, образлы әйтелгән. барысы да аңлашыла. Ләкин шагыйрь моның белан генә чикләнми, ул тагын да гадирәк итеп аңлатып үтү кирәк дип саный:
•бәйләнешсез» әйтү дә кур-кыныч түгел. Шигырь бит ул. теләсә кайсы сәнгать әсәре кебек үк. тормышның бер кисәге һәм тормышның калган өлешләре белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Димәк, унучы тирән белемле, киң карашлы ке-ше булырга тиеш.
Бәлки, шигырьләрнең төгәл бер калыпта һәм рифмалы булмаулары укучыга комачаулыйдыр? Ләкин ши-гырьне шигырь иткән чаралар рифма һәм калып ясый торган ритм белән генә чикләнмиләр ич. Әгәр дә шигырьдә бары шушы ине генә -җитешсезлек» бар икән — куркыныч түгел. Чөнки образлар һәм алар тудырган фикерләр чын мәгънәсендә шигъриләр һәм тормышчаннар. Бу турыда озак сөйләшеп булыр иде. Күрәсең, әңгәмәдәшем була алдың. «Аҗаган». Шулай икән, нигә безгә мәхәббәт турында да сейләшеп карамаска? Нигә үз итеп кенә сиңа бераз тәнныйть сүзе әйтмәскә?
«Сина багышланган юллар». Кем һәм нинди икән син. бер үзеңә җиде шигырь багышлаткан кыз? Нинди инән шул шигырьләрне багышлаучы лирик
Алар барысы күзләренә сыйган иде .
Бәлки. «Аҗаган» шигыре аңлашылмыйдыр? Аҗаганга карт та. үбешүче яшьләр дә. музыка тыңлап ятучы кеше дә. оядагы кош та игътибар итмәгәнне г\-оәт- ләгәч. автор кинәт кенә:
Булмады быел алмалар — агачлар кысыр калды Әйтте барсы: -Чәчәген аҗаган гына азды...» —
ди Ничектер бәйләнешсезрәк килеп чыга кебек. Ләкин татар халык легендаларын һәм сынамышларыи яхшы белгән укучыга бу
Калгандыр нәрсә д.<
күнелең юшкынында. Ахыр чиктә шатлыгыңнан елаган кич турында хәтереңдәдер .
Калгандыр нәрсә лә
шулаймы? Әйт, яшермә?
Юн булса.— горур китәрмен,— күралмассың яшем ди
(•Бераз үзгя. Бераз Бүтян. •)
Бик горур инән синең лирин героең. «Аҗаган». Шул ук вакытта бин нечкә күңелле дә икән.
Котсыз суык көнне шыксыз бүлмәмә син яз китердең.
Әгәр һәр кергән бүлмәгә яз ясасаң, миңа күңелле булмас...
Тнк шулай да бүлмәләргә, кемнекенә генә булса да. көз китермә, яме!
(•Иңсяя кулларың орынгач-)
Шуның естәвенә. ул бик олы җанлы һәм киң нүңел- ле дә икән. Кыскасы, менә дигән егет! Тик бераз гына шаянлык та булса!..
Ә иыз мәсьәләсен, кичер, аңламыйм — алар ничәү соң? Соравымны ахмаклык дип санама — циклның исеме аны чын мәгънәсендә җитди итә Минемчә, җиде шигырь дүрт кызга багышланган. Дөрес, заманында алар синең лирин героең өчен -син- булганнар, ә хәзер, бергә җыелгач, алар- га фәкать күплек санында гына дәшеп була. Ләкин андый принципиаль егеткә алай сибелеп-чәчелеп йөрү һич килешми Бераз гына шаяртканга. «Аҗаган*, гафу ит. Ләкин циклның исеме дпрес булмау һәм аны дөрес төземәү — факт.
Авыз иронияле итеп ачылган икән, шунысын да әйтергә кирәк: җыентыктагы «Минем әти». «Җилфердәүче керләр җыры». -Самолетта. Биеклек — 8000 м.« дигән шигырьләр белән сөйләшә алмадым, сөйләшеп булмады. Алар, ничектер. ясалмарак килеп чыкканнар. Бәлии. аларны җыентыкка ГОМУМӘН кертмәскә кирәк булгандыр?..
«Аҗаган»ны укыганда мин шагыйрь очраттыммы, әллә философнымы, әллә университет тәмамлаган яшь белгечнеме, әллә чәчләре кө-мешләнгән карт солдатнымы. әллә тормышның әчесен, баллысын татып өлгергән яшьтәшемнеме — белмим Тик шунысы ачык — акыллы да. шул ук вакытта бәхәсле дә. күңелсез дә. шул уи вакытта кызык та фикерләр һәм образлар иясен очраттым. ә «Аҗаган» минем дустыма әверелде.