Логотип Казан Утлары
Хикәя

Әйтелмәгән васыять

 

Йомшак кына җәйге жил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар. Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала кип, җир җылыкай, шаян җилкәй бит­ тән сөя... Рәхәт, һай рәхәт тә соң!., һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып җылыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!

Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөр­кәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы, арык кына бер әби кизәк җыеп йөри. Сул беләгендә аның иске чиләк, ун кулында нечкә таяк. Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән куптарып әйләндерә дә, аннары иелеп алып, чиләгенә сала Тагын як-ягына каранып эзләп китә. Тагын кизәкне чирәмнән куптарып, чиләгенә алып сала... Шулай да бу авыл кырындагы чирәмлектә хәзер кизәк аз табыла, колхоз терлекләре монда йөрмиләр, ә бәләкәй генә авылның үз бозаулары салып калдырган «беленнәр» күпме генә соң ул! Далада утын дигән нәрсә бик кадерле булгач, ялгыз әби ике-өч көндә бер чыгып, иске чиләге тулыр-тулмас шул «беленнәрне» жыеп кайта. Борыннан килгән бер гадәт. Аннары кизәк казан астына бик ки­лешә, ашны әкрен генә кайната, ә үз җае белән әкрен генә кайнап пеш­кән аш бик тәмле була ул. Әйтерсең, чирәм исе керә ашка.

Тик соңгы вакытта әбинең хәле шәптән түгел әле. Картлыгы җит­кәнме, берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары сызлап, йөрәгенең хәле китеп тора. Ара-тирә өшетеп тә җибәрә, яки тиктомалга яндыра да башлый. Үзенчә мәтрүшкәсен-ниен эчкәләп, ятып караса да, бер дә юнәеп китә алмый. Менә бүген дә, кояш шактый нык кыздыруга карамастан, аның зәгыйфь тәне, эчендә боз яткандай, гел туңып тора, аркасы буйлап әледән-әле салкын кымырҗау йөгереп уза, шул ук вакытта күз төпләре яна, иреннәре бөрешеп кибә, һәм ул гер таккандай авыраеп киткән аякларын көчкә генә сөйрәп йөри... Булмас ахрысы, кайтырга кирәк, ди ул үз-үзенә иренеп кенә һәм, чиләге кизәк белән тулмаса да, авылга таба борыла.

Читән буйларында котырып кычыткан үскән тар тыкрыктан узып, бәбкә үләне белән түшәлгән киң урамга килеп чыккан чакта гына аңа Миңлебай карт очрый. Торна шикелле нечкә, озын аяклы, какланып беткән бу чандыр бабайны авылның иң карт кешесе диләр. Туксанның өстендә үк түгел микән, хәер, тәгаен ничә яшьтә булуын ул үзе дә бел­ми. Былтыр гына аның җитмештән узган Миңнегәрәй исемле улы үлеп киткән иде. Хәзер бабай Миңнегәрәйнең зур улы Миңнегалидә тора.

Миңнегалинең дә өйләнгән улы, кияүгә чыккан кызлары бар. Миңлебай карт менә шуларның балаларын, ягъни үз токымының дүртенче буы­нын күрде. Дүртенче буын әкәмәт икән ул, бер дә бабай дигәнчә тү­гел. Ул хәтта аларның исемнәрен дә отып ала алмый: Вилне Вилдан дип, Эмманы Әсмабикә дип тик йөртә бирә...

Дөньяда чамасыз озак яши торгач, кайчандыр паровоз тавышын да ишетмәгән бабай тракторын да күрде, автомашинасын да, самолетын да, радиосын да күрде, алар аның авылына һәм өенә килеп керделәр, ләкин картның берсенә дә исе китмәде. Чөнки бу заманның барышына ис китеп өлгерерлек түгел иде. Ләкин былтырмы икән, өченче ел ми­кән, кемнәрнеңдер бу тирәләргә очып килеп, самолеттан бүре атып йөрүләрен ишеткәч, картның моңа шулай да исе китте. Кара син аны! Бүрене самолеттан гына «сугалар» диген, ә?.. Кайчандыр, бик күптән инде, ул үзе ир-егет чагында камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кы­зыл билбау белән буып, камыт күрмәгән, сөлектәй яшь айгырга атланып далага чыгып китә иде дә, йөри-йөри бүренең эзенә төшкәч, аны уктай сузылып очкан бурзаеннан өсләтеп, ун-унбиш чакрым куа барып, озын саплы чукмары белән сугып ала торган иде. Менә бу ичмасам бүре сугу иде! Ә хәзер һавадан атып йөриләр, имеш. Моның ни кызыгы да ни комарлыгы бар? Юк, әллә нишләде бу замана! Машина да машина, ә кешенең үз йөрәгенә, үз кулына ни кала?!

Миңлебай картның дөньяда да, колхозда да хәзер бер эше дә юк.

Ул какланып беткән тәнендә бары җан асрый. Алдына куйганны уты­рып ашый, ястыгын тәгәрәтә дә ятып йоклый, шулай итеп гомерен суза да суза. Аның хәзер бер генә эше бар,— ул ялан таптарга ярата, һәркөнне иртәнге чәйдән соң ул озын карагай таягын тотып, торнаныкыдай нечкә аякларын сыгылдырып кына буш урамнан уза, кырга чыга һәм күзе караган якка таба юлсыз-нисез китеп бара Берәр түбә җир­гә менгәч, озын таягын ике учлап, ерак кырларга тик кенә һәм озак кына карап тора. Бу күз җитмәс Юлкотлы яланының бөтен ягын, ан­дагы түбәләрнең, үзәннәрнең, чокырларның бөтенесен карт исемнәребелән белә. Хәзер инде ул исемнәрнең күбесе онытылып бара. Хәзер, мәсәлән, Каракош басуы яки Атчабар кыры дип түгел, ә фәләненче бригаданың да төгәненче бригаданың участогы дип кенә йөртәләр. Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетерделәр. Иске чикләр, иске исемнәр барысы да күмелеп калды шун­ да...

Карт түбәдән төшеп китә, үзәнлекләр­дәй уза, иген басуларын буразна буйлап кисеп чыга, шулай итеп әллә никадәр җир әйләнеп, күп вакытта авылның икен­ че очыннан кайтып керә. Юлында очра­ган кешегә үзе башлап дәшми, ә берәрсе: «Саумы, Миңлебай бабай?» дип дәшсә, «Ару әле» яки «Шөкер!» дип кенә узып китә. Ни уйлап, нәрсә карап йөри тор­ гандыр карт — белүче юк.

Менә бүген дә карчык, йөзгә-йөз оч­рашкач дәшмичә китүне килештермичә, үзе башлап аңа: — Нихәл, арумы, Миңлебай агай? — диде, авызын учы белән генә каплый төшеп. — Ә синмени әле бу, Акбикә килен?

Шөкер! — диде карт, тукталып. Җитмеш­ тән узган карчык аның өчен һаман да «килен» иде әле, һәм «Акбикә» дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә авыл халкы карчыкны күптән инде «Акъәби» дип кенә йөртә. — Каян кайтып киләсең болай? — ди­де карт. — Менә кизәк җыярга чыккан идем. — Ә ярый, ярый... Казан астында ут­ның өзелмәве яхшы, йә, үзең ару гынамы соң? — Шөкер иде әле, тик менә бу көннәр­ дә генә әллә нишләп хәлем китеп тора,— диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды. — Авырма инде, син — ялгыз кортка, карар кешең юк. — Алладан вакыт җитмәгән булса, үтәр әле. — Үтәр, алла боерса, үтәр, бик күп­не үткәрдек,— диде карт, ияк очында гына ябышып торган берничә бөртек ап-ак кылдай сакалын селкетеп.— Ярый, кортка, юлыңда бул! — һәм карт, озын аякларын сыга биреп, китеп тә барды. Ул карчыклар белән күп сөйләшеп торырга яратмый иде.

Акъәби, үзенең җил капкасына җит­ кәч, туры читән алачыкка узды. Бу тыш­тан балчык белән сылаштырылган җир идәнле алачыкта аның барлы-юклы са­выт-сабасы да тора, шунда аш-суы да пешә иде. Җирдән аз гына күтәртеп са­лынган. калай морҗасы туры гына кыек­тан чыгарылган учагы алдына карчык ки­зәкләрен бушатты. Казанына өч-дүрт чү­меч су салды да учагына күп кенә итеп чыбык-чабык сындырып тыкты, ут төртеп җибәрде. Чыбыклар күмерләнеп төшкәч, алар өстенә ипләп кенә кизәкләр өештеpeп куйды. Аның исәбе башта су җылы­тып. табак-савытын юу, аннары әзер ка­занда үзенә бер-ике генә ужау буш умач пешереп алу иде. Нигәдер күңеле бүген сызык йөгерткән буш умачны  ашарга теләп тора иде. Ләкин карчык сизә, пешерә дә, ашый да алмас төсле; хәле бөтенләй бетеп бара, көчкә генә йөреп азаплана, гәүдәсе менә гел ятарга гына сорап тора... Ахырда түзмә­де, казан астыннан кизәкләрне алгарак тартып, учагын сүрелтә төште дә бераз ятып торырга булды. Алачыктан өенә узышлый күрше ишек алдында йөргән яшь хатынга читән аша гына дәште: — Гарифә, дустым, минем казан ас­ тын гына кереп караштыра тор әле. әз генә ятып алмакчы булам, бер генә дә хәлем юк. — Ә ярый, ярый. Акъәби, карармын, борчылма, ят! — диде уңган хатын, әби­нең төсе качкан чыраеннан авыру булуын шунда ук чамалап.

Акъәби урам тәрәзәләре ябык, әрем себеркесенең исе аңкыган сал кынча өенә керде, сәке түренә бөкләп куйган ясты­гын җәйде дә. бисмилласын әйтеп, сырган юрган белән ябынып, бөгәрләнеп кенә ятты. Аның бик җылынасы килә иде.

Ятып күзләрен йомуга, ул салкын бер чоңгылга баткандай башта туңып китте, кымырҗып, акрын гына калтырана баш­лады. Күпмедер вакыттан соң бераз гына җылынган кебек булды, ләкин тәмам эреп, изерәп китә алмыйча ярым уяу, ярым йокылы хәлдә һаман бөрешеп кенә ята бирде. Бераздан Гарифә кереп хәлен белде, ашыйсың-эчәсең килмиме дип со­рады Әби локма да кабасым килми, кайнар чәй генә эчәр идем. диде. Гарифә алачыктан утлы көл өстендә генә пешер­гән куе чәй китереп, чынаягына карлыган кагы салып, шуны сыек бал белән генә аңа эчерде. Әбинең җыерчыклы ябык кул­лары һәм кипкән иреннәре калтырый иде.

Шулай да ул тәлинкәне үз кулы белән то­тып эчте. Гарифәгә күп итеп рәхмәт әйтте, тирләп бер йокласам, иртәгә, алла бо­ерса, аякка басармын, диде, тик бүген инде көтү кайткач, кәҗәсен савып, сөтен баз өстенә генә куярга кушты. Гарифә барысын да эшләргә булды, тыныч кына ятарга кушты һәм карчыкның өстен әй­бәтләп ябып чыгып китте.

Ләкин карчык икенче көнне дә, өчен­ че көнне дә аягына баса алмады. Күрә­ сең, авыруы аның болан бер-ике көн генә ятып үткәзеп җибәрерлек түгел иде. Нин­ дидер җитди чиргә охшый. Карчык үзе алай дип уйларга тырышмаса да, әллә ходайдан вакыт җитүе шушы микән дип, шомланып куйгалый иде.

Күршеләре кереп, аның хәлен һаман белә тордылар, Гарифә исә ашау-эчүен кайгыртып, йорт-җирен һаман карый йөрде. Шулай да карчыкның хәле бер дә алга бармагач, аңа әллә улларыңа, кыз­ ларыңа хәбәр итикме, болай яту ярамас бит. дия башладылар. Ләкин Акъәбинең өмете зур иде әле. ерак каладагы бала­ларын бер дә борчыйсы килми иде. Анна­ры болай да берәрсе кайтып китмәсме дигән өмете дә юк түгел иде. Канткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде.

Карчыкның соңгы еллардагы гомере шул балаларының кайтып китүләрен кө­теп яшәү белән генә уза башлады. Дөрес, моннан ун ел элек карты үлгәннән соң, балалары карчыкны калага тартып ка­раганнар иде дә каравын, ләкин ул гомер иткән нигезен ташлап китәргә те­ләмәде инде. Шушы Юлкотлыда туган ул, үскән ул, шушы Каһарман карт өенә ки­ лен булып төшкән, шушында илле биш ел яшәгән, уллар-кызлар үстергән. Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы, ана­сы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабый­лары, гомер иткән карты ята — Йә, ничек шуларның барысын да ташлап китәсең?..

Күп торасы да калмагандыр, ят җирнең туфрагына барып ятканчы, шушында үзе­нең ата-анасы, карты, сабыйлары янында булыр,— шулай уйлаган иде карчык ул чакларда, һәм, һичнигә карамастан, хә­зергә чаклы ул шушы ниятендә нык тор­ды.

Шулай да карчыкка җиңел түгел иде.

Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйлә­ мәсен, авыл артындагы канау белән әй­ләндереп алган зиратта ятучы әрвәхлар нихәтле генә якын булмасын, әмма болар гына аның тормышын тутыра, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. Ялгыз ба­шын монда асраса да, күңеле белән ул һаман шул балалары янында иде. Шуларны уйлап, шуларны сагынып, шыксыз озын көзләрне дә, салкын кышларны да уздырып җибәрә, сабыр гына җәйне көтеп ала, ә җәен берәр улымы яки кызымы ба­лалары белән кайтып китәргә тиеш аның... Шулай көйләнде инде карчыкның тормышы: асылда җәйнең бер атна-ун көне өчен генә яши ул һәм ел буе диярлек тик шуңа әзерләнә. Маен-күкәен дә шул көнгә дип җыя, итен-казылыгын да бала­ларым өчен дип каклый, шомыртын, эрем­чеген, кортын да шулар өчен киптереп куя. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Шулар кайтса инде куанычы эченә сыймый, бөтен дөньясын оныта, үзе дә бер бәйрәм итеп ала, бичара. Тик бу бә­ләкәчләрнең әти-әниләре карчык янына гадәттә бик кыска вакытка гына кайта­лар. Алар, ни хикмәттер, гел ашыгалар.

Кайсының эше көтә, кайсының курортка китәсе була, аннары балаларыбыз авыл җирендә авырып-нитеп китә күрмәсен дип куркалар да булса кирәк, кыскасы, берәр атна торгач та карчыкның бик тилмереп соравына карамастан, юатыр өчен кулы­ на мул гына акча тоттырып, вәгъдәләр биргән булып, китеп тә баралар. Шулай итеп ел буе көтеп алган санаулы көннәр төш кебек үтә дә китә. Аннары тагын шул кыска гына тансык төшнең яңадан иңүен көткәндәй озын йокыга охшашлы ялгыз гына яшәү башлана.

Нишлисең, заманасы шулай туры кил­де инде. Акъәбинең сабый чактан исән калган балалары үсә тордылар, күрше авылның урта мәктәбен бетерә тордылар, һәркайсы канат чыгарган кош кебек Юлкотлыдан еракка оча торды. Хәзерге вакытта бер улы белән бер кызы Өфедә яшиләр. Тагын бер кызы, врач булып чыкканы, Пермь өлкәсендә тора, ә иң кече малае, авиация институтын бетер­ гәч, Казахстанга җибәрелгән иде, шун­ да, исеме дә билгесез яшерен бер җирдә, кемдер булып эшли.

Өфедәге иң зур улы Суфиян — хәзер инде отставкага чыккан полковник, ә кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә аның, Чакмагош башкорты, зур, җаваплы урында утыра. Кыскасы, барысы да зур кешеләр булып беттеләр. Кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач... Борын заманда бер ата-анадан түгел, бөтен өязеннән бу кадәр укымышлы башкорт чыкмагандыр. Акъәби үзе кыз чагында башкорттан яки татардан доктор барлы­ гын ишеткәне дә юк иде. Әле дә хәтерли, элек авылда берәрсенең теше сызласа, моннан унсигез чакрымдагы чуваш авы­лына тәмәке алып кайтыр өчен, ат мендереп, кеше чаптыра торганнар иде. Бул­ган заманнар. Юк. аның балаларына кил­де инде бәхет, килде, әйтәсе дә түгел!

Тик менә бик бәхетле булып киткән балалары аңардан ничектер шактый ерак­лаштылар шикелле. Зарланса язык бу­лыр, карыйлар, ярдәмнәреннән ташла­ мыйлар, рәхмәт үзләренә, тик шулай да карчык борчылып уйламыйча булдыра алмый: туган җирләрен дә, кечкенә Юл­ котлыны да, аталарыннан калган нигезне дә алар бөтенләй онытып баралар кебек. Уйлары да, күңелләре дә бүтәндә булса кирәк... Менә зур улы Суфиян.

Күпме ил гизде, нинди зур дәрәҗәгә иреште, олайды, үзенең дә ул-кызлары үсеп җитте, инде хәзер беркая да эшлә­ ми, зур пенсия ала, машинасы бар,— аңа бит Юлкотлыга ешрак кайтса да була хәзер... Ләкин, нишләтәсең аны, һа­ман вакытым юк дип зарлана, ниндидер комиссияләрдә эшләп йөри, кышын бер- ике айга курортка китә, йә булмаса үзе кебек погоннарын салган полковниклар белән төннәр буе карта сугып утыра, ә җәйгә чыккач, машинасына хатынын, бала-чагаларын утырта да йә Кырымга, йә хатынының урыс туганнарына — Са­ратовка китеп бара. (Суфиян сугышка чаклы ук әле. Саратовта хезмәт иткән чагында, марҗа кызына өйләнгән иде, һәм Акъәбинең ул чакта моңа күңеле бик тә сыкранган иде.) Ә каладан йөз егерме чакрымда гына торган Юлкотлы читтә кала, әнисе-карчыкның алар өчен ге­нә дип саклаган казлары келәтендә шул килеш эленеп тора, — полковникның кереп, туган авылын күрергә һәм әнисен куандырырга вакыты да. җае да табыл­мый. Ничек моңа күңел сыкранмасын ди!

Шулай да былтыр жәй Суфиянның җиткән улы Геннадий үзләренең машина­ сында «бабушканы» күрергә дип кайткан иде. Өч көн торды, өч көн Акъәби бер кәлимә башкортча белмәгән оныгы ал­ дына барлык сыйларын куйды, сүзсез генә аңа моңсу һәм назлы итеп карап утырды. Егет җирән чәчле иде, таза иде, физкультурник иде, урам буйлап чыгып киткән чакларында карчык аның чуар күлмәк кигән киң аркасына читән аша гына карап кала иде. Егет бер көн эчендә Юлкотлының бөтен тирә-ягын йөреп чык­ты, машинасына ыбыр-чыбыр балаларны төяп, әллә каплардан үзләрен йөртеп кайтарды, аннары колхоз келәтендә ау­ нап яткан ике потлы гер ташын табып кайтты да иртә-кич гел шуны күтәреп- чөеп уйный башлады.

Кечкенә авылда егеткә аралашыр өчен үз тиңнәре бөтенләй юк диярлек иде,— кызлар җәйләүдә яталар, егетләре кая­дыр таралышып беткәннәр,— һәм Акъәбинең мона бик эче поша иде. Оныгының күңелен табар өчен ул әледән-әле аңа башкортча нидер әйткән була, ләкин Ген­надий берни аңламыйча «бабушкасына» бик юмарт елмаеп карый, җавапсыз кал­мас өчен генә: — А, да-да, точно! — дип, баш кагып куя иде.

Әби белән онык арасында бер кызык хәл дә булып алды. Шулай иртәнге чәй янында оныгын сары майда гына йөзгән әче коймак белән сыйлаган чакта Акъәби «безнең башкорт халкы...» дип ни­дер сөйли башлаган иде, Геннадий шуны үзенчә аңлап булса кирәк, көтмәгәндә генә баш бармагы белән күкрәгенә төр­ теп: — Я — башкир, бабушка, башкир! — диде һәм җитмәсә әле «борчылма!» ди­ гәндәй әбисенә күз дә кысып куйды.

Акъәби уйчан гына аңа карап торды, үз алдына гына көрсенгәндәй итте, анна­ры монсу-назлы итеп кенә елмайды: ниш­ лисең, бу җирән чәчле егеттә аның каны, башкорт каны, ага иде шул!

Менә шулай Акъәби — ялгыз башы — шушы көнгә кадәр улларын, кызларын көтеп, оныкларын сагынып, алар турында үзенең күңелле һәм күңелсез уйларын эченнән генә уйлап, исән-имин генә яшәп килде. Җәйгә чыгу белән аның һәрвакыт өметләре уяна торган иде, бәйрәм көннә­рен көткәндәй рухланып, шуңа бер дә иренмичә тырышып әзерләнә башлый иде. Әмма быел, ходайдан вакыты җит­кәнме, җәйгә аяк басу белән үзен начар сизә башлады һәм бирешмәскә тырышып йөрде-йөрде дә ахыр чиктә менә урынга ук ятарга мәҗбүр булды.

Башта торып китәрмен дигән өмет белән ятты, күршеләренең калага улла­рыңа хәбәр итик дигән сүзләрен дә кире какты, әмма ләкин хәле аның отырына­ чарлана барды. Биш-алты көн эчендә ул күзгә күренерлек булып суырылды, сар­гайды, ашаудан калды. Күршеләре кар­ чыкның болай начарлана баруын күреп, хәвефкә төштеләр, нишлик икән дип үз­ ара киңәшеп тә алдылар, ахырда Юл­ котлыдагы колхоз бригадиры Сәетгалигә хәбәр итәргә булдылар.

Колхоз идарәсе моннан алты чакрым­дагы Сыртлан авылында иде, шунлыктан Сәетгали кечкенә Юлкотлыда бердәнбер хуҗа һәм баш кеше, һәр көнне иртән иртүк ул мотоциклының сиртмәле биленә атланып, такыр юлдан пырылдап, тирбәлә-тирбәлә Сыртланга китеп бара, ә кич белән тагын шулай җен кебек маши­насында тумырылып кайтып җитә иде.

Гарифә барып әйткәч тә Сәетгали икенче көнне үк, Сыртланга узышлый, үзенең мотоциклында пырылдап, Акъәбинең капкасы төбенә килеп туктады. Акъәби шунда ук кем килгәнен белеп алды һәм ни өчен икән бу дип борчылып уйлап куй­ды. Ул арада ишектән иелә биреп, ту­занлы күн итекләрдән, бригадирлар бе­лән председательләр өстендә генә очрый торган, капчыкланып беткән зәңгәр пинжәктән Сәетгали үзе дә килеп керде. — Саумы, Акъәби? — диде ул, таза кешегә дәшкәндәй юри кычкыра биреп.— Бәй, ни булды, әллә авырып калдыңмы? — Авырыйм шул, Сәетгали,— диде карчык, гаепле кешесыман итеп. — Куй, юкны сөйләмә, гомер дә авырмаганны... Синең кебек корткага ки­лешәмени ул!

Сәетгали килеп, сәке кырына гына утырды, карчык юрганын үзенә таба җыя төште. — Килешми дә бит, нишлисең, хо­дайдан вакыт җиткәч... — Җиткән ди сиңа... Болай гына, салкын-фәлән генәдер әле... Кай җирең авырта соң? — Авырткан җирем дә юк кебек...

Тыным кысыла, сулавы авыр...— диде Акъәби, бугазын һәм күкрәген сыйпап.

Сәетгали карчыкның суырылган, сар­гайган йөзенә беравык сынап карап торды. — йә, нишлибез, Акъәби, доктор ча­кыртыйкмы? — Кирәкмәс, Сәетгали улым, иншалла болай да үтәр әле... — Үтә күрсен! — диде Сәетгали, кар­чыкка тагын да сынабрак карап; юк. шу­лай да карчыкның хәле бер дә шәпкә охшамый, йөзе лимон кебек сары, күзләре тоныкланып тора.— Әллә, мин әй- тәм,— диде бригадир сак кына,— калага хәбәр итикме? Суфиян агай, йә булмаса.

Гөлбикә апай килеп китсә, зарар итмәс... сөйләшерсез... — Юк, кирәкмәс, сабыр итик әле, алар да эшле кешеләр,— диде карчык, эченнән генә үзенекен уйлап. — Анысын куй,—диде Сәетгали, уры­ныннан торып,— бер әсәйләре өчен вакыт табарлар әле. Ярый, идарәгә баргач, мин Гыйльман агай белән сөйләшермен. Берәр чарасын күрербез. Ә син, кортка, ты­ныч кына ят. Терел. — Иншалла... Рәхмәт керүеңә, Сәет­ гали улым.

Сәетгалигә ияреп, Гарифә дә өйал­дыңа чыкты. Алар анда пышын-пышын гына нидер сөйләшеп тә алдылар. Анна­ры мотоциклның каты гына пытыр-пытыр итеп кузгалып китүе ишетелде, һәм озак та үтми аның тавышы ераклашып, ни­һаять, бөтенләйгә тынды.

Ә берничә көннән соң Сыртлан ягын­нан Юлкотлыга таба тузан уйнатып кил­гән өр-яңа яшел «Волга» машинасы кү­ренде. һәм озак та үтми, киң урамның күк үләнендә ярылып яткан кара эз кал­ дырып, Акъәбинең капкасы төбенә килеп тә туктады. Машинадан җәйге габардин пальто, күк эшләпә кигән зур, таза гәү­дәле бер ир белән ефәк плащ кигән, зәң­гәр косынка бәйләгән озын буйлы ябык кына бер хатын чыктылар. Болар Акъ­әбинең кызы белән кияве иделәр.

Алар урам тәрәзәләре ябык караңгы­ рак өйгә килеп кергәч һәм кызының «Әсәем!» дип дәшүен ишеткәч, йокылы-уяулы хәлдә яткан Акъәби сискәнеп күзләрен ачты, бер мәлгә өнемме, төшемме бу ди­ гәндәй аптырап, каушап калды, аннары куанычыннан онытылып китеп, капыл гына урыныннан тормакчы булды. — Кызым. Гөлбикә—диде ул, өзелеп.

Кызы шунда ук килеп, аның өстенә иелде, маңгаеннан үпте, һәм алар тоты­нышып икесе дә елап җибәрделәр. Мәһа­бәт кияве дә килеп, карчыкның кипкән ябык кулын зур, таза кулларына алды, иелә төшеп, күтәренке тавыш белән: «Нихәл, әби җаным, авырып киттеңме­ ни? Ничева, ничева, берни дә булмас!» диде, һәм пальто чабуын кайтарып, аз гына читкәрәк, сәке кырыена утырды.

Кызы да чажлап торган плащы белән әнисенең аяк очына чүкте. Алар икесе бер тавыштан карчыкка кузгалмаска

Әйтелмәгән васыять

куштылар. Ләкин карчыкка кияве белән кызы алдында болай авырып ятуы гаҗәп уңайсыз иде, һич нигә карамыйча аның тизрәк торасы, кадерле кунаклары өчен әүвәлгечә бөтерелеп йөрисе килә иде, әм­ма тик, нишләсен, ятарга чарасыз мәҗ­ бүр иде. Шулай да ул түшәк өстенә то­рып утырды һәм Гарифәгә урам тәрәзә­сен чыгып ачарга, тизрәк самовар куярга кушты.

Тәрәзә капкачы ачылгач, өй эче якты­ рып китте. Акъәби шәһәрчә бик пөхтә киенгән кадерле кызы белән кадерле кия­венең чиста, шома йөзләрен күрде. Күр­де дә үз хәленнән тагын бер уңайсыз­ ланып, елыйсы килеп, авыр сулап куйды.

Үз нәүбәтләрендә алар да бик ябыккан, тәмам кечерәеп калган әниләренең саргайган, сулган йөзен күр­деләр. Күрделәр дә, сүзләрен оныткан­дай, бер мәлгә тынып калдылар һәм яшерен генә карашып алдылар. Болай ук булыр дип көтмәгәннәр иде алар. Хә­ер, колхоздан калага шалтыраткач та алар карчыкның чынлап авырып китүен белеп, башта ук тәгаен бер ният белән юлга чыкканнар иде. Хәзер исә ике төр­ле сүз булырга мөмкин дә түгел. Эш­ләре тыгыз, вакытлары юк, шуңа күрә сүзне озынга сузмыйча карчыкка шул ниятләрен әйтергә булдылар. — Әсәем,— диде кызы, әнисенә үре­леп.— Без сине үзебез белән алып ки­тәргә дип килдек. Калада докторларга күрсәтербез, әйбәтләп карарбыз, анда тизрәк терелерсең.

Кияве дә шунда ук өстәде: — Дөрес, әби, бездә сиңа әйбәтрәк булыр, монда доктор да юк, караучы да юк. ялгызың нишләрсең!

Карчык тиз генә җавап кайтара ал­ мады. аның кинәт күңеле тулды, шул ук вакытта нигәдер бик борчылып та куйды. — Рәхмәт инде, балалар!— диде ул, бераздан әкрен генә.— Юкка мәшәкать­ләнгәнсез. үз өемдә дә терелер идем әле, ходай насыйп итсә. — Юк, әсәем, сине монда хәзер кал­ дырып китеп булмый,— диде кызы, ка­баланып.— Алып китәбез. Яхшылап дә­валарга кирәк сине... — Өй ялгыз кала бит. — Калсын, берни дә булмас, күрше­ ләрең карый торырлар.

Карчык бүтән бер сүз дә әйтмәде, сулап кына куйды, монда доктор кара­выннан башка, мәтрүшкә-фәлән эчкәләп кенә терелеп китмәсен үзе дә аңлый иде булса кирәк. Аннары япа-ялгыз яту да аны шомландыра иде. Ә тегендә, калада, бөтен балалары диярлек, ходайдан ва­кыт җитеп, алай-болай булып китсә, алар аның янында булачаклар Әмма шул ук вакытта нәкъ менә шушы «алай- болай булып», ягъни үлеп китүен уйлап, ул үзенең гомер иткән почмагыннан чы­гып китәргә дә теләми иде. Чит җирдә үлү, чит җир туфрагында ятып калу аны һәрвакытта куркыта иде. Юк, аның шу­ шында, карты җан биргән кечкенә өен­ дә үләсе, авылдашлары кулы белән кеч­ кенә авыл зиратына — карты һәм яшьли үлгән сабыйлары янына куеласы килә иде. Ләкин ничек итеп менә хәзер ул алырга дип килгән кызы белән киявенең ихтыярына каршы тора алсын? Чыкма­ган җанда өмет бар дигәндәй, бәлки, алып китеп, чынлап та терелтеп, аякка бастырып кайтарырлар,— шуның өчен килгәннәр бит... Юк, авыр иде карчыкка бу төенне чишү, бик авыр иде!

Чәй урынын карчык янына, сәке өс- тенә әзерләделәр. Карчык, яткан җирен­нән генә, Гарифәгә кушып, үзенең сый­ларын — баздан сөтен, маен, чоланнан кәрәзле балын, каклаган казылыгын табынга китертте. Ярлырак та бит, ниш­ лисең, таза чагы булса үзе тиз генә бе­рәр кайнар аш та өлгертер иде, ә болай кешегә кушып кына буламыни ул. Анна­ры кызы белән кияве дә: «Борчылма, әсәй, бик әйбәт, бик җиткән»,— дип кенә торалар. Ашыгалар, күрәсең. Алып китәргә дип килгәч, алар үзләре дә бу юлы күчтәнәчләр төяп кайтмаганнар иде.

Шулай да кызы берничә лимон белән бер кап шоколад конфетлар китергән икән, шуны табынга чыгарып куйды. Лимон авыру карчыкның нәфесе бик теләп тор­ган нәрсәсе иде, ул ана бик сөенде, хәтта кулына алып иснәп-иснәп тә карады.

Табын әйләнәсенә утырыштылар Га­рифә чәй ясый башлады. Карчыкка берь­юлы рәхәт тә, күңелле дә булып китте.

Менә, ходаның рәхмәте, көтмәгәндә генә ул иң кадерле якыннары белән бер та­бында утыра бит әле. Аның өчен елына бер генә килә торган бәхет бит бу, гел шуны көтеп яши иде бит ул, тик менә, кызганычка каршы, урын өстендә каршы алырга туры килде үзләрен. Шуңадыр ахры, бу минутта аңа никадәр генә рәхәт булмасын, нечкәргән күңеле нидер сизен­ гәндәй ирексездән ямансулап та, шомланып та куйгалый иде. Хәерлегә була күр­сен инде...

Чәй янында сүз дә гел китү белән бәйләнгән эшләр турында барды. Кар­ чыкка авыр иде бу сөйләшү, китүенә бер дә ышанасы килми иде шикелле, шуңа күрә күбрәк кызы бу турыда кайгыртып утырды. Аның соравы буенча Гарифә карчыкның кәҗәсе белән тавыкларын карап торырга булды. Келәтнең үз йозагы бар икән, өйне бикләргә дә бер иске бо­гау йозагы бар икән әле, Гарифәгә шуның белән өйне бикләп, ачкычын үзендә сак­ларга куштылар. Боларны тыңлап утыр­ганда карчыкның рухы акрынлап һаман сүнә барды. Ахырда түзмәде, өзелергә торган тавыш белән еламсырап әйтте: — Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин... — Әсәем, бу ниткән сүз?—диде кы­зы. гаҗәпләнгән булып — Бөтенләйгә ташлап китмисең бит, менә тиздән тере­леп, үзең дә кайтып җитәрсең.

Карчык, «юат инде, кызым, юат!» ди­гәндәй, үз алдына моңсу-зәгыйфь кенә көлемсерәп куйды, әмма кайтарып бүтән бер сүз дә әйтмәде.

Чәйдән соң юлга да әзерләнә башла­дылар Кияү кеше ашыга иде, аңа нин­дидер бер кичке җыелышка кайтып җи­тәргә кирәк икән. Ул машинасы янына чыгып китте. Тузан кунган яшел«Волга»ны бала-чага сырып алган иде. Аягына чак тәпи басканы да ава-түнә килеп җит­кән. Зурраклары машинаның бөтен ялт иткән нәрсәләрен тотып-сыйпап, әйләнеп йөриләр, тик түбәсенә генә менеп кит­миләр. Зур, таза абзый чыккач, алар башта чыпчыклардай куркып читкә сибелделәр, ләкин тиз үк яңадан машина тирәсенә җыела башладылар. Аларның тынгысыз елтыр күзләре бу шәп агайга, машинасында бер йөртеп килмәсме дигән яшерен өмет белән, гел чекрәеп карап кына торалар. Хәтта бер кап-кара башлы малай әрсезләнеп һәм юмаланып сорап та куйды: — Агай, ә агаем, безне анавы очтан гына бер йөртеп килсәң ине!

Мәһабәт агай башын кагып, телен шартлаткан булды. — Юк шул, малайлар, булмый хә­зергә. ашыгабыз. Менә Акъәбиегезне китерә килгәч, мин сезне рәхәтләнеп бер йөртеп кайтарырмын, ярыймы!

Малайлар Акъәби дигәнне ишеткәч шунда ук тындылар, артык бәй­ләнеп тормадылар. Кайчагында алар мәсьәләнең җитдилеген зурларга караганда да тизрәк аңлый беләләр иде.

Шул арада читтәге капка төпләрендә җыелышып торган корткалар, хатын-кызлар да акрынлап килә башладылар. Акъәбине алып китәләр дигән хәбәр кечкенә авылга бик тиз таралып өлгерсә дә, хатын-кызлар әбинең каладан кайткан кадерле кунакларына ашап-эчкәндә комачау­ламас өчен шулай әдәп саклап, көтебрәк торганнар иде. Хәзер инде менә килделәр, олыраклары өйгә үк кереп киттеләр. Акъәби аларга бик якын кеше, гел бергә яшәгәннәр, аңа бик ияләшкәннәр, шуңа күрә аны ерак юлга, билгесез сәфәргә озату алар өчен шактый зур вакыйга иде. Йөзләре дә аларның җитди-уйчан иде, нидер сизенәләр иде ахры­сы, һәркайсында корткабызны яңадан инде күрә алмабыз дигән уй ята иде шикелле... Гаҗәп бит ул,— кеше берәүнең дә үлүен теләми, әмма шул ук вакытта ничектер ихтыярсыздан шул үлемнең буласын сизеп, көтеп тә тора кебек.

Бераздан кара бишмәтен, оек-калушын кигән, чәчәкле зур шәлен ябынган Акъәбине кызы белән Гарифә ике ягыннан култыклап, акрын гына өйдән алып чыктылар. Алар артыннан бер хатын зур мендәр кү­тәреп чыкты.

Кияү машина ишеген ачты. Карчыкны ипләп кенә утырттылар, мен­дәрен таяныр өчен янтыгына салдылар. Кызы янәшәсенә кереп утырды.

Машина тәрәзәсенә хатын-кыз башлары иелде. — Акъәби, җаным, хуш-сау бул инде! — Акъәби, бәгърем, терелеп кайта күр! — Хуш, безне онытма, без көтәбез сине! — диделәр аңа.

Ә таякка таянган бер кортка: — Хуш, яшьтәш, бәхил бул, ахирәттә күрешергә насыйп итсен! — диде, бик тыныч, әмма чын күңелдән бик ихлас итеп.

Гөлбикә иренә тизрәк кузгалырга кушты. Машина — алдында тору­ чыларга кыска гына бер гудок бирде дә шома гына кузгалып китте.

Аз гына китүгә, Акъәби кинәт урыныннан кузгалып: — һай, кәфенлегемне онытканмын лабаса!—диде, нишләргә белмә­ гәндәй бик борчылып.

Кызы бу көтелмәгән сүздән сискәнеп киткәндәй булды һәм чыраен сытып: — Куйсана, әсәй! — диде, үпкә катыш рәнҗү белән.— Таптың искә төшерер нәрсә!

Карчык дәшмәде, күзләрен йомып, хәлсезләнеп башын гына иде.

Яшел машина, йомшак кына тирбәлеп һәм тузан уйнатып, Юлкот­лыдан зур калага таба чыгып китте. Кечкенә өйнең капкасы төбендә җыелышып калган хатын-кызлар бөтерелеп тузан сузылган юл буена, машина күздән югалганчы, тик кенә карап тордылар.

II

Менә Акъәби ялгызы кечкенә бер бүлмәдә, сиртмәле тар караватта, ак түшәмгә карап һәм каяндыр түбәннән тонык кына ишетелгән зур кала гөрелтесенә колак салып, тыныч кына ята. Урыны йомшак, астын­ да чип-чиста ак җәймә, өстендә сатин юрган — арык-җиңел гәүдәсенә аның ипле, рәхәт. Рәхмәт инде киявенә дә. кызына да,— аны менә шу­лай кадерләп, аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Дөрес, ул аларны бер дә тыгызлыйсы килмәгән иде килүен, ләкин кияве белән кызы бу хакта авыз да ачырмадылар. Хәтта элек бу бүлмәдә торган асрау кызларын да кухняга чыгардылар. Тик бераздан гына сизде карчык: монда авыру кешенең яткан җире генә түгел, ашаган-эчкән савыт-сабасы да ае­ рым булырга тиеш икән.

Гомумән карчыкка башта игътибар бик зур булды. Беренче көнне үк шәһәрнең икенче читеннән отставкадагы полковник улы белән мар­җа килене дә аны күрергә килеп җиттеләр. Чүкечтәй нык, базык гәүдә­ле, зур йомры башлы, кыска имән муенлы полковник Суфиян, әйтергә кирәк, кәкре аякларындагы тар кунычлы хром итекләре белән генә түгел, бөтен кыланыш-гадәтләре белән дә чын «янарал» булырлык, бет­кәнче хәрби бер кеше иде. Кычкырып, кырт кисеп сөйләшә ул, берәүдән дә тарсынмыйча киерелеп, шаркылдап көлә һәм. иң мөһиме, үзен бик хаклы рәвештә дөньяның хуҗасы санап, бернигә исе китмичә рәхәтлә­неп яши иде. Квартир менә дигән, машина бар, пенсия җитәрлек, шу­ның өстенә аучылар җәмгыятендә нидер эшләп тә шактый төшергәли, кыскасы, әле чак иллесен тутырган полковникның тормышы бал да май, ал да гөл иде.

Әнисе карчык янына күрешә килгәч тә ул карлыккан тавыш белән бүлмәне яңгыратырга тотынды: — һай, әсәй, әсәй, әсәем!— диде, әнисенең кипкән кулын каты уч­ларына алып.— Ни булды сиңа, авырып киттеңмени, ике күзем?.. Ну, ничево, түлке син паникага бирелмә Безнең генерал әйтә торган иде: солдатны пуля түгел, паника үтерә дип... — Нәрсә соң ул... пәникә дигәнең, улым? — Улмы, ул ни... курку, әсәем! — Мин бер дә курыкмыйм, улым,— диде карчык, тыныч кына.— Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да алла кулында. — Һи, әйттең тагын! Барысы да безнең кулда!— диде полковник, һаман шаулап.— Менә мин сиңа докторның иң шәбен үзем алып ки­лермен, әсәй!.. — Рәхмәт, улым, рәхмәт!

Карчыкның килене — өч башкорт бичәсенә торырлык юан, мәһабәт, ап-ак Мария Васильевна — кайнанасы белән ике куллап, бик җитди итеп күреште. Карават кырыена урындык алып утырды да. авыруның хәленә керергә теләгәндәй, аңа чын кызгану белән карап тора башла­ды. Юрган астында бала шикелле сизелер-сизелмәс кенә яткан бу кайнана дигән сап-сары йөзле карчыкка аның нидер әйтәсе дә, кайгыртып нидер сорыйсы да килде, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тел юк. — карчык бер кәлимә русча, ә килен бер авыз башкортча белми иде. Шу­лай да Мария Васильевна ире аркылы булса да берничә сорау бирде. — Әсәй, киленең менә синнән: «Кай җирең авырта?»— дип сорый.

Карчык уйчан-моңсу гына әүвәл улына, аннары килененә карады — Тыным кысыла,— диде ул, күкрәген күрсәтеп.— Хәлем бер дә юк. — Күптәнме? — Тыным бетүен кыштан ук сизә башладым. Ә хәлсезләнүем күп­ тән түгел...

Суфиян карчыкның сүзләрен русчага әйләндергәч, Мария Василь­евна иреннәрен мәгънәле генә кысып, башын селкеп торды. Аннары ашыкмыйча гына нидер әйтте. — Әсәй, киленең әйтә,— диде Суфиян,— опасный берни дә булмас, бронхлары ниткәндер, борчылмасын, ди.

Карчык дәшмәде, тик күзләре белән генә рәхмәтен белдереп, киле­ненә бер тутырып карап алды.

Икенче көнне карчык янына күрешергә дип Суфиянның зур улы Геннадий да килде. Геннадий инде Юлкотлыга барып, әбисендә кунак булып кайткан егет, шуңа күрә ул карчык белән бик үз булып, «Ха, бабушка!» дип шатланып күреште һәм урындык алып, караваты янына утырды. Акъәби сөенеп-яктырып, башкортча: «Улым, килдеңмени, рәх­ мәт төшкерем!» — диде, ә егет аның ни әйткәнен аңлагандай, елмаеп башын какты. Әйе, карчык бу дәү, сары егетне, үз нәселенә һич охша- маса да, чынлап ярата иде,— барыбер аның токымы ич, аның каны!..

Нишлисең, якын шул, бик якын!.. Тик егет үзе «бабушкасының» йөрә­ гендә аңа карата нинди тирән һәм газаплы мәхәббәт ятканын сизәме икән? Юк, сизәргә тиеш, әнә килгән бит әле ул, әнә елмаеп әбисенә ни­дер әйтә дә бит әле. . Ах, бу тел юклыгы!.. Карчыкның тел өйрәнер ва­кыты күптән үткән шул инде, әмма ник бу Суфиян, юньсез, балалары­на, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?!

Егет әдәп кушкан кадәр утырганнан соң кузгала башлады, торып, әбисенең кипкән ябык кулын сыйпады һәм «Пока, бабуся!» дип баш какты да чыгып китте. Карчык аңардан бик шат, риза булып калды.

Шул ук көнне тагын Суфиянның өч кызы — Татьяна, Светлана, Ри­ та — белән кече малае Борис та әбиләре янына килделәр. Кызлары да суеп каплагандай әниләренә охшаганнар, әниләре кебек барысы да эре сөякле, җирән чәчле, зур соры күзлеләр... Тик Боря (Борис) кына ата­ сына охшаган, атасы кебек зур башлы, зур битле, арыш чумарыдай кап-кара бер малай иде. Бусын инде бер дә икеләнмичә Суфиян малае Шәяхметов дип йөртергә була.

Кызлар әбиләрен сырып алдылар, шаулап: «Здравствуйте, дорогая бабушка!» дип күрештеләр, алып килгән чәчәкләрен карават янындагы тәрәзә төбенә утыртып куйдылар, урындыгына шоколад конфетларын салдылар һәм, инде ни әйтик дигәндәй, күзләрен елтыратып, әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул папаларына мама тиеш­ле әби-карчык! Үзе кечкенә, үзе арык, өстенә киң җиңле әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак кына чәчәкле сары яулык бәйләгән,— вообщем, типичная башкирка икән.

Ә Акъәби үз нәүбәтендә бу җитеп килгән таза, зифа кызларга уйга калып, исе китеп, селкенмичә карап ята. Аннары зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя — нидер әйтергә тели ахрысы... Менә ул күзләрен Боряга төби, әкрен генә кулы белән ымлап, аны якынрак ки­ лергә чакыра. Боря курыккандай башын сөзеп, каш астыннан гына карап, кузгалмыйча тора, тик апалары: «Иди, иди!» — дип аркасыннан этәргәч кенә әбисенә якынлаша. Карчык бердән яктырып, мадайның аркасыннан сөеп: «Бәбкәчем,— ди,— зур егет бул, алла тәүфикъ бир­сен үзеңә!» — ди... Малай берни аңламыйча кызарып, әбисеннән тизрәк китә, ә кызлар нидер әйтеп, шаулап көлешәләр... Карчык исә һич үпкә­ сез, әмма боек-сагышлы итеп, тирән генә бер сулап куя. Әйе, бу балалар, никадәр ят-сәер күренмәсеннәр, аның үзенеке шул, үзенеке!..

Улының кемгә өйләнүенә, ничек яшәвенә бәгьре күпме генә сызланма­ сын, әмма оныклары аңа бик якын, бик газиз шул!.. Минем байлыгым дип кенә йөртә ул аларны...

Бер-ике көннән соң кызы Гөлбикә доктор чакыртып китерде. Урта яшьләрдәге таза, мөлаем хатын-доктор Акъәби белән бик ачык сөйләште, күп сорашты, аннары күкрәген алдан да, аркасыннан да әй­бәтләп тыңлады, тик ни өчендер карчыкның үзенә авыруы турында бер сүз дә әйтмәде. Кызы белән залга чыгып, шунда икәүдән-икәү генә сөйләштеләр.

Тагын берничә көн үтте, һәм менә шул ук хатын-доктор олы яшь­тәге озын, чандыр, күзлекле бер ир кешене ияртеп китерде. Моны шәһәрнең бик атаклы профессоры дип әйтәләр. Үзе татар икән... Шул профессор карчыкны игътибар белән тыңлады, сорашты, вакыт-вакыт иреннәрен кысып, авыруга озак кына уйланып карап та торды, аннары яңадан сорашты, яңадан тыңлап карады. Карап беткәч, тураеп һәм сүзләрен үлчәп кенә: «Әби, үпкәгездә авыру бар, ләкин ул картлык белән бәйләнгән булырга тиеш, без биргән даруларны эчеп, тыныч кына ятыгыз!» — диде. Шуннан соң барысы да залга чыгып, үзара тагын ни­дер сөйләштеләр.

Акъәби күңеленә ни генә килсә дә сабырлыкка өйрәнгән гадәте буенча артык борчылмыйча, шомланмыйча тыныч кына ята бирде. Лә­кин докторларны озатканнан соң янына кергән кызының бик җитди­ ләнеп киткән йөзенә карап, ул эшнең серен сизенгәндәй булды. Дөрес, кызы аңа берни әйтмәде, әмма бу киеренке хәрәкәтсез чырай, бу юри ана карамаска тырышкан борчулы күзләр хәлнең ничек икәнлеген һәр төрле сүздән дә ачыграк әйтеп торалар иде кебек... Ә хәлләр чынлап та бик шомлы-куркыныч иде: докторлар карчыкның үпкәсендә яман шеш (рак) таптылар. Алар фикеренчә, җитмештән узган карчыкка операция ясап торудан мәгънә юк, иң яхшысы — үзенә әйтмичә юатып, тыныч кына яткыру да авыру газабын төрле дарулар белән җиңеләй­ тергә тырышу — бары менә шуны гына эшләргә мөмкин. Хәер, үзенә әйтмәсәләр дә, карчык бу авыруның әҗәленә тигән авыру булуын күп­ тән инде сизеп тора иде. Күпме яшереп маташмасыннар, монда ул бары вакытлы мосафир гына...

Докторлар килеп киткәннән соң карчыкка игътибар һәм тәрбия та­гы да көчәя төште. Кызы белән кияве генә түгел, улы белән килене дә башта әсәйләренә бик йомшак булдылар, гел кайгыртып кына торды­лар. Кирәк даруларын да табып китерделәр, кәефе теләгән ризыкны да алдыннан өзмәделәр. Гүя алар көннәре санаулыга калган әсәебез алдында соңгы бурычыбызны үтик дип тырышалар иде. һәм шушы хәл үзе генә дә инде карчыкка күп нәрсә турында сөйли иде кебек... Бил­геле, ул балаларыннан бик риза, күңеленнән аларга рәхмәтен укып кына тора, әмма шулай да аларның бу соңгарак калган яхшылыклары вакыт-вакыт карчыкка аны фани дөньядан юатып озатыр өчен генә эш­ ләнгән шикелле булып тоела, шуңа йөрәге сызланып куя һәм, чыкма­ган җанда өмет бар дигәндәй, иң элек бер алласына сыенып, тыныч кына ята бирә иде.

Акъәби калага килеп урынга яту белән Казахстандагы кече улын һәм Пермь өлкәсендәге зур кызын чакырып язуны үтенә башлады. Аны менә язабыз, инде язабыз дип гел юатып тордылар, ләкин шулай да язарга ашыкмадылар. Бу шактый читен мәсьәлә иде. Карчыкның кече малае кайтып-китеп йөрмәслек үтә яшерен бер җирдә эшләгәнгә күрә, аны гомумән чакырып маташудан мәгънә юк иде. Ә зур кызы Пермь өлкәсенең эчкәре бер районында балалар врачы булып эшли, җәй көне эше аеруча тыгыз була, шуңа күрә аны да вакытлы-вакытсыз борчыр­га ярамый иде. Кыскасы, карчыкның хәле бер көерәк торган чакта чакыру белән ашыкмаска булдылар. ...Көннәр үтә, гүя алар зур каланың түбәндәге шау-шуы кебек тонык кына гүләп, читләтеп үтә. Колакка сеңгән бу шау-шуның башы- ахыры булмаган кебек, үтеп торган көннәрнең дә исәбе һәм билгесе юк.

Ә рәхимсез авыру карчыкны астыртын гына кимерә, акрынлап кына ул эри-сыза...

Озакка сузылган өметсез авыруның бик күңелсез бер ягы бар: авы­ручы үзе дә, аны караучылар да акрынлап ялыга башлыйлар. Бигрәк тә соңгылар өчен бу бик читен хәл: алар үз-үзләренә икърар итәргә курыксалар да, ничектер ихтыярсыздан «ахырын» көтә башлыйлар.

Акъәби моны әле сизми иде, элекке кебек игътибар да бар, карыйлар да үзен, әмма шулай да нәрсәдер, җан җылысымы, борчылып тору­мы, кимеде кебек, һәрхәлдә кайгырту-карау гадәткә кергән мәҗбүри бер мәшәкать төсен алды шикелле. Аннары кызы да, кияве дә бик эшле кешеләр, һәркөнне үзләренең хезмәтләренә йөриләр, шулай бул­ гач, аларның авыру әсәйләренә бөтен игътибарларын биреп бетерә ал­маулары бик табигый иде.

Карчыкның берәүгә дә зары юк, ул барысын да аңлый, һәммәсен­нән риза-канәгать, тик ул көне буе ялгыз ятудан бик туя һәм берәрсенең кайтып керүен зарыгып көтә. Кеше тансык, кеше кирәк ана.

Бигрәк тә кызының ике баласын — алты яшьлек Равиле белән дүрт яшьлек Гүзәлне бик сагына иде ул. Аларны балалар бакчасына йөртә­ләр — иртән илтеп куялар, кичкә табан алып кайталар. Алар кайткач, зур квартира тулып, җанланып киткәндәй була. Бүлмәдән-бүлмәгә йө­риләр, такы-токы нидер сөйләнәләр, һәм Акъәби ишектән күзен алмый­ча аларны көтеп ята. Равиле — малай кеше — әбисе тирәсендә күп чуалырга яратмый, керсә дә тизрәк чыгып китү ягын карый, әмма Гүзәле, кыз бала булганга ахры, авыру әбисеннән бер дә ятсынмый, аңа гел сырпаланып кына тора. Бары шушы бала гына аңа бик матур, бик мөлаем итеп: «Әбекәем!» дип дәшә. Бичара карчыкның күзлә­ре яшь белән тулып китә бу җанга якын, тансык, кадерле «әбекәем»не ишеткән чакта. Бик ярата, өзелеп ярата ул шушы түп-түгәрәк битле, кап-кара күзле йомшак, пакь, татлы оныгын! Үз йөрәгедәй якын ул аңа.

Хуҗаларга кунаклар да еш кына килгәлиләр иде. Өйдә, билгеле, ыгы-зыгы башлана. Гөлбикәнең кадак үкчәле туфлиларда шак-шок басып, ашыгып йөргәне ишетелә, тәлинкә, чәнечке-пычак, рюмкалар чыңлавы ишетелә, шуннан залдагы кунакларның шаулап сөйләшүләре, көлүләре ишетелә башлый. Карчык шуларның барысын да ничектер балаларча кызыксынып тыңлап ята.

Кызы Гөлбикә, вакыты тыгыз булса да, кергәләп, «Әсәй, хәлең ни­ чек, бер-бер нәрсә кирәкмиме?» дип сорап чыга. Карчык күңеле булып: — Рәхмәт, кызым! Кунакларыңны кара, кунакларыңны!— ди аңа.

Ә залда мәҗлес матур гына дәвам итә. Сөйләшеп-көлешеп аргач, берәрсе пианинода уйный башлый, аңа кушылып, кемдер җырлап та җибәрә. Ә кайчагында исә кунакларның тавышы бөтенләй тына, аның урынына ят бер хатын-кызның ашыгыбрак сөйләгән ясалмарак тавы­шы ишетелә. Бу инде телевизор дигән нәрсә булырга тиеш. Карчыкның аны әле күргәне юк, ләкин шундый әкәмәт бер әйбер барлыгын, өйдәгеләрнең аны бик көтеп, бик яратып карауларын ул инде белә. Вакыт- вакыт шул «тилевәзир» дигән нәрсәдән бик моңлы курай тавышы да, бик борынгы башкорт җыры да яңгырый... Шул чакта карчык ишек­ләрне ачарга куша һәм җанына тансык бу җыр-моңны тәмам эреп, хыялларга китеп тыңлый. Гүя ул ефәк кылганнар йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын чыңлатып йөргән кыз чакларына кайткандай була.

Әмма кайвакытта бу «тилевәзир» бик әкәмәт нәрсәләр дә күрсәтеп куя ахрысы. Шундый әкәмәтләрнең берсен өйдәгеләр «футбул» дип атыйлар. Нәрсәдер инде ул «футбул» дигәннәре, хода белсен!.. Ләкин шуны күрсәтә башласалар, хуҗалар да, килгән кунаклар да ашау- эчүләрен дә, дөньяларын да оныталар. Бервакытны шул хәерсез «фут­ бул» аркасында Акъәби бичара чак җаныннан аерылмады. Тик кенә уйланып ятканда залдагы бер ханым кинәт: — Керде! — дип чинап җибәрде. — Гол!— дип үкереп салды җитмәсә тагын бер ир кеше. — Әстәгыфирулла, тфү, тфү!— диде карчык, тәмам агарынып.

Кунакларның күбесе читтәге кечкенә бүлмәдә авыру карчык ятка­ нын белмиләр дә иде шикелле... һәрхәлдә авыру бар дип борчылучы яки аның хәлен белергә керүче булмый диярлек,— утыралар, көләләр-шаулыйлар, ашыйлар-эчәләр дә таралышалар... Шулай да еш­рак килеп йөрүче бер кунак Акъәби янына кергәли торган иде. Бу — тәбәнәк буйлы, ашыкмыйча елмаеп кына сөйләшүче, исеме шактый билгеле булган, олы яшьтәге бер шагыйрь иде.

Залда кунаклар шаулап утырган чакта гына ул карчык янына мыш­тым гына килеп керә, керә дә: «Саумы, әбекәем?» — дип ике куллап күрешә, аннары урындык алып, карават кырыена утыра. Ул күп сөй­ләшергә яратмый иде, күбрәк тезләренә таянып тик кенә утыра һәм ара-тирә берәр хикмәтле сорау гына биреп куя торган иде. Карчык анык эчкәнме-түгелме икәнен дә аера алмый, чөнки шагыйрь һәрва­кытта гел бер төсле була торган иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул бу уйчан-сәер кешене көтеп ала иде. Ничектер алар аз сөйләшсәләр дә бер-берсенә бик тиз ияләшеп киттеләр. — Акъәби, Акъәби! — ди шагыйрь үз алдына әйткәндәй әкрен генә.— Ә ни өчен Акъәби, ни өчен Караәби түгел? — Минем исемем Акбикә.— ди карчык, бу көтелмәгән сорауга бераз пошынып.— Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби... — Димәк, син гомерең буена ак кеше булгансың икән. Ак күңелле, пакь күңелле кеше... Менә миңа да шундый әсәй кирәк иде. — Ни сөйлисең, улым, синең үз әсәең бардыр бит?! — Юк шул, юк... Күптән оҗмахта инде ул... Ә әсәйсез авыр, әсәй сабый балага гына түгел, менә минем кебек сакалы агарган кешегә дә кирәк икән ул! — Рәхмәт, улым! — ди карчык, нигәдер ирене калтырый башлап.

Шагыйрь тезләренә таянган килеш бераз уйланып утыра, аннары та­ гын сорап куя: — Юлкотлыны сагынасыңмы? — Сагынам, улым! — Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исем­нәр бирә белгән. Юлкотлы! Юлың котлы булсын, Акъәби! — дип әйтәсе килеп тора. — Безнең ерак бер бабаебызның исеме Юлкотлы булган диләр. Аның кышлавын «Юлкотлы кышлавы» * дип йөрткәннәр. Тора-бара авылга да шул исем күчкән. — Ә шулаймыни? — ди шагыйрь кызыксынып һәм карчыктан ипләп кенә аның кыз чакларын, кайчан, ничә яшендә кияүгә чыгуын, туйларның ул заманда ничек узуын, шул чактагы йолаларны, уеннарны, җырларны сорашырга тотына. Акъәби, еш кына тыны кысылса да. үзенең истәлек­ләрен, күргән-белгәннәрен иренмичә сөйли, ә шагыйрь аны бик игътибар белән тыңлап утыра... Карчык сөйләп беткәч тә әле ул ни дә бүлса әй­тергә ашыкмый, тик бераздан гына үзенең берәр эчке уен раслагандай әйтеп куя: — Ийе, узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да!.. Шулай ди җыр, сулар үргә акса да ди, усал әйтә! Берсе дә — узган гомер дә. үтеп киткән тормыш та кире борылып кайтмаячак. Син дә, әбекәем, моның белән килешә торгансыңдыр? — Килешмичә нихәл итәсең инде... — Юк. син дөресен әйт, син олы кеше, бәлки борынгы тормыш сиңа кадерлерәктер, син аны сагына торгансыңдыр?.. — Хәзергесе начар булса, сагыныр идем, — ди карчык уйланып кына. — Хәзергесе, аллага шөкер, әйбәт бит әле.

Шагыйрь аңа күзләрен тутырып карый. — Шулаймы?!. Син дөньяны таный беләсең икән, әбекәй, яшә, яшә!..

Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән ха­лыкның матур йолалары — бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары — берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә... Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да... Дөрес, яңа заман

1 Кышлау дип борын күчмә башкортларның җәйләүдән соң кыш уздырыр өчен туктаган җирләренә әйткәннәр.

яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәктер ләбаса! — Борчылма, улым.— ди карчык, сабыр гына.— Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, алла бирсә! — Гаҗәп сүз әйттең, әсәй бәгърем гаҗәп сүз!..— һәм дәртләнеп киткән шагыйрь кинәт кенә тураеп, бер аягы белән идәнгә акрын гына суга-суга җырлап та җибәрә.

— Ап-ак микән, йомшак микән йәнкәемнең куллары, Салават күпере кү-ү-үк суга барган юллары.

Онытып кара син бу җырны, онытып кара, мөмкинме соң!..

Шагыйрь тавышы өзелгәндәй шулай ук кинәт кенә тынып кала, ба­шын артка чөя һәм күз төбендә аның тәгәрәп төшә алмаган яшь бөр­текләре күренә. Тик бераздан тынычлангач кына гафу үтенгәндәй әй­теп куя: — Син мине тилегә санама инде, яме!. Нишлим, мин шагыйрь кеше, халык җырын, бөек Тукай әйтмешли, рәсүлнең тырнагыдай йөрәгемдә саклап йөртәм. — Ә мин Тукайны беләм, — ди карчык, һич көтмәгәндә. — Китче! — ди шагыйрь шаккатып. — Кайдан беләсең син аны? — Суфияннар мәктәптә укыган чакларында «И туган тел, и матур тел» дип бер җыр ятлап йөриләр иде, шуннан хәтеремә кереп калган. — Суфиян агай туган телне җырлап йөрдеме?.. Кызы-ык!—һәм ша­гыйрь бөгелә төшеп, тавышсыз гына көләргә тотына:— Их, генерал, генерал!..

Ләкин Акъәбинең җитдиләнеп китүен күргәч, ул көлүеннән шунда ук туктый, иелеп чәчләрен сыпыра, аннары баладай юаш кына әйтә: — Син мине кичер инде, әсәй, синнән бер нәрсәмне дә яшерә ал­ мыйм шул... — Бик яхшы, улым, — ди карчык, тыныч кына. — Күңелең кеше­ләргә көзгедәй һәрвакыт ап-ачык булсын! — Рәхмәт, әсәй, рәхмәт!.. Җиңел, рәхәт миңа синең янда... Тик күп лыгырдап ялыктырам бугай үзеңне... Ярый, кузгалыйм булмаса, син дә ял ит инде, ял ит, безгә карама, без — әрсез кунаклар!.. — һәм ша­гыйрь торып, карчыкның юрган өстендә яткан сап-сары кулын йомшак кына сыйпый да исерә төшкән кешедәй аз гына чайкала биреп чыгып китә. «Сәер кеше! — дип уйлана карчык, аның артыннан, — ләкин әйбәт кеше үзе, кече күңелле, тик күңелендә ниндидер сызлавыгы бар ши­келле, җанына урын таба алмыйча шуңа сызланып йөри, ахрысы, ба­хыркаем!»... һәм күп вакытта ул аны ятим баладай күреп, чын ихластан кызганып кала торган иде. ... Бер ике-өч атна үтүгә карчыкның хәле шактый авыраеп китте.

Бик ябыкты ул, тамагына бер нәрсә капмас булды, шуның өстенә та­вышы да бетә башлады. Янадан врачлар килде, карадылар, юаткан булдылар, тагын ниндидер яңа дарулар язып калдырдылар. Хәер, кар­чык өчен боларның берсе дә кирәкми иде инде. Ул барысын да белеп ята. Шулай ук аның хәлен уллары-кызлары да бик яхшы белеп тора­лар... һәм эчләреннән генә куркып, шомланып үлемне көтәләр. Карчык хәзер моны сизә, карчыкның сизгәнен алар да беләләр. Ләкин шуңа ка­рамастан һаман: «Әсәй, борчылма, үтәр, терелерсең!» дип аны да, үзләрен дә алдарга тырышалар.

Карчык соңгы көннәрдә бик уйлана башлады. Көндезләрен барысы да хезмәтләренә китеп беткәч һәм асрау кыз да, карчыкның өстеннән бикләп, базарга китеп баргач, Акъәбигә ялгызы ак түшәмгә карап, те­ләсә күпме уйланып ятарга мөмкин иде. Уйлар күп, уйлар төрле-төрле, өзлексез килә торалар, китә торалар... Башта ул чынлап та Юлкотлы­сын сагынып йөдәде. Бөтенесе — яланы-кыры, авылы-урамы, кешеләре-маллары — бер генә минутка да исеннән чыкмый... Бөтенесе — өе, алачыгы, келәте, кәҗәсе, тавык-чебешләре — күз алдында тора, бөтене­сен ап-ачык ишетә-күрә... Менә кәҗәсе көтүдән кайткач, ишек төбе­нә килеп, Акбикәне дәшкәндәй, тавышын калтыратып, кычкыра тор­гандыр. Җавап булмагач, тык-тык басып, өйалдына ук керә башлый­дыр... Тавыклары да тибенеп йөргән җирләреннән туктап, «Нигә әле безнең әбиебез күренми?» дигәндәй, башларын кырын салып, җелт- җелт карана торганнардыр. Казлары да күл буеннан кайткач, ишек ал­ дында озак кына каңгылдаша торганнардыр да, чыгучы, дәшүче булма­ гач, чирәмгә боек кына чүгәләшеп, башларын сыртларына салып, йокыга талалардыр... Әйе, алар барысы да әбинең юклыгына гаҗәпләнә тор­ганнардыр, күңелсезләнеп, боегып, моңаеп йөри торганнардыр... Шуларны уйлагач, Акбикәгә гаять авыр булып китә, алар да, үзе дә аңа бик кызганыч булып тоела һәм ихтыярсыздан кайнар яшьләре мөлде­рәп агып төшә. Юк, күрмәс инде ул аларны, — туып-үскән Юлкотлы­ сын да, гомер иткән өен дә, күршеләрен дә, терлекләрен дә — берсен дә яңадан күрә алмас инде!

Шушы котылгысыз аерылышуны сизеп торганга күрә булса ки­ рәк, карчыкның күңеленә еш кына башка уйлар — җитдирәк, тирәнрәк уйлар да килә башлады. Әйе, аның көннәре санаулы, соңгы сәгате якын­лаша... Ул курыкмый, ул тыныч көтә бу серле, рәхимсез сәгатьне, тик бер ходаеннан җан бирү газабын җиңеләйтүне генә сорый... Ул әзер булып торырга тиеш, әйе, зиһене ачык, теле бар чакта ул үзенең соң­гы теләген, соңгы васыятьләрен әйтеп калырга тиеш. Аннары инде... ки­тәргә дә була.

Иң элек аның уен, билгеле, үлгәннән соң ничек итеп күмәрләр дигән нәрсә гел борчып тора. Ул белә: кайда, кемнәр кулында ятуын, әмма ул — гомере буена башыннан яулыгын салмаган мөселман карчыгы,— алла хозурына барам дип ышана, шуңа алдан әзерләнеп килгән һәм бөтен керсез күңеле белән үлгәннән соң гәүдәсен бары мөселманча итеп җирләүләрен тели. Ул инде мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамый да, анысын эшләмәсәләр дә ярый. Әмма ләкин аның гәүдәсен әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Аннары берәр карттан гына булса да баш очында коръән укытсыннар иде... Күп түгел, күп сорамый ул... Авылында булса аны шулай күмәрләр дә иде, аның алып куйган кәфенлеге дә, чәчеме өчен җыеп тоткан тәнкәләре дә, гәүдәсен ләхеткә куючылар өчен сак­лап килгән сөлгеләре дә бар иде, ләкин, нихәл итмәк кирәк, барысы да сандыгында торып калды шул... Ничек кенә булмасын, улы-кызы аның бу үтенечен тыңларга тиешләр. Үзләре ышанмасалар да, кирәксез нәр­сә дип тапсалар да, ул кушканча эшләргә тиешләр, — бу бит газиз ана­ ларының соңгы васыяте! Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?! һәм кызы бер кичне аның хәлен белергә кергәч, Акъәби аңа якын­ рак килеп утырырга кушты. — Гөлбикә кызым, сиңа сүзем бар,— диде ул, чак ишетелерлек зә­гыйфь тавыш белән. — Алладан вакыт җитә шикелле, шулай сизәм...

Менә исемдә чакта әйтеп каласым килә... — Аңа сөйләве авыр иде, әледән-әле тыны кысыла, авызы белән көчкә генә өзеп-өзеп сулышын ала.— Ух, ух, тәңрем җиңеллек бир... Э-э, әйе... кызым, ишетәсеңме, мин үлгәч гәүдәмне бер үк...

Гөлбикә, кызганудан йөзен чытып, шунда ук аның сүзен бүлде: — Әсәй, әсәем, нигә ул хакта сөйлисең әле... Куй, кирәкми, борчыл­ма, уйлама ул турыда... — һай, кызым, ничек уйламыйсың ди, килә бит ул әҗәл, килә, күр­ мисеңмени?.. Ух, уф... Соңгы сүземне әйтеп калыйм...

— Әсәем бәгърем, ярамый сиңа сөйләшергә, — диде кызы, кат-кат башын селкеп. — Хәлең юк, тавышың беткән, нигә үзеңне азаплый­ сың... Тыныч кына ят, кирәгеңне генә сора!..

Карчык бераз күзен йомып торды, аннары ничектер хәл кергәндәй тыныч кына әйтте: — Мин, кызым, нәкъ менә иң кирәген сорыйм да шул... Сез яшьләр, шәригать йолаларын белмисез, үзем әйтеп калдырмасам, кем мине мө­селманча җирләр?.. Яшниккә салырсыз да илтеп куярсыз...

Кызы урыныннан ук торды, — ул гадәтенчә каядыр ашыга иде. — Юк хәсрәт төшкән башыңа, әсәй!.. Ярар, бу хакта сүзне бете­рик... Врачлар киңәшен тыңларга кирәк. Хәзер менә шушы даруыңны эч, бераздан Фатыйма кайнар чәй кертер... Онытма, ямьсез уйларга бирелеп яту синең өчен бик зарарлы ул... Ярый хәзергә, сөйләшербез, минем барып киләсе җирем дә бар иде...

Карчык дәшмәде, тик «бар!» дигәндәй башын гына каккандай итте, һәм бик озак ул күзләрен йомып, берни уйламагандай, тын гына ятты.

Әмма аның зиһене бер генә секундка да эшләүдән туктамаган иде.

Нәрсәнедер, үзе өчен бик мөһим, бик яңа бер хакыйкатьне аңларга тырышып ята иде кебек... Алай, әнә ничек икән ул!.. Үләсе кеше белән каласы кеше тиз генә уртак тел таба алмыйлар икән! Бик кыен икән аларга сөйләшүе... Ни өчен соң бу шулай? Бөтенләй кирәксез, юк нәрсә турында кайгыртып ятамыни ул, дөньядан китәсе ана кеше? Балалары белән аның арасы шулай бик ераклашты микәнни? Алай дисәң, карый­лар, дәвалыйлар, кызганып, борчылып та торалар кебек, ә менә әсәйләренең соңгы сүзен, соңгы үтенечен тыңларга, йөрәген аңларга теләми­ләр. Нидән соң бу болай?

Әлбәттә, карчыкка моның җавабын табу бик читен иде. Тик ул кү­ңеле белән генә сизенә: балалары аның— бүтән кешеләр, бик нык үз­гәргән кешеләр. Авыр аңа, ямансу аңа, ничектер кинәт бик ятим, бик ялгыз калгандай хис итә ул үзен... Ләкин шулай да аның балаларына үпкәлисе, рәнҗисе килми. Җәнлек үзенең ярасын ялап төзәткәндәй, ул да җәрәхәтле йөрәген сабыр акылы белән тизрәк тынычландырырга, юатырга ашыга: ярамый болан, язык булыр, ди, балаларымны бәхил­ләп, ризалыкларын алып китәргә тиешмен, ди. Шәт, алар да мине аң­ларлар, сүземне тыңларлар, кадерләп озатырлар... Әйе, аның өмете зур һәм әйтер сүзе дә күп әле, күп...

Җитмеш алты ел бу дөньяда яшәгән карчык бит ул. Гомер иткән нигезе бар, нужа белән тапкан күпме-азмы мал-мөлкәте бар, яшь килен чагыннан ук саклап килгән, үзе өчен бик кадерле кием-салымнары бар,— шуларнын барысын да ул бик теләп, бик куанып балаларына калдырып китә. Өен, абзар-курасын, кәҗә-сарыкларын соңыннан теләсә нишләтсеннәр — колхозга бирәләрме, сатып акчасын бүлешәләрме — алар эше.

Ләкин кайбер бик кадерле нәрсәләрен ул балаларына исемләп атап, биреп калдырырга тели. Сатар өчен дә түгел, чит кешеләргә бирер өчен дә түгел, ә аның төсе итеп, саклап тотар өчен бүләк итәргә тели.

Мәсәлән, үзенең ак ука тоткан, якут каптырмалы сары бәрхет камзу­лын Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән, әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора. Аннары бик бо­рынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәси­тәсе) бар, шуны, кабул итсә, марҗа килененә бүләк итәр иде. Улының хатыны булгач, ул аңа да якын бит, бәлки Мария килен дә кайнанамның төсе дип бөятне үзендә саклар иде.

Билгеле, кызы капшауны, килене бөятне киеп йөрмәсләр — ул кадәресен генә Акъәби аңлый инде. Ләкин бит аларны бер әсәйләре генә түгел, әсәйләре кебек бик күп башкорт кызлары, башкорт җиңгәләре кигәннәр. Шуның өчен генә булса да, алар ул киемнәрне ничектер сак­ларга тиешләр. Югыйсә бетә бит инде барысы да, югала, онытыла...

Ярый, шушы көнгә кадәр ул, Акъәби дигән кортка, яшәп килде. Ул менә аларны моңарчы туган җирләре белән, андагы тормыш, андагы кешеләр белән бәйләгән бердәнбер җеп булды. Хәзер шушы бердәнбер җеп тә өзелә инде... Нишлисең, тәкъдирдән узып булмый шул, узып булмый!.. Ләкин, ни кызганыч, тере җеп өзелү белән бергә туган-үскән илгә юл да киселәчәк. Кылганлы далада утырган Юлкотлы үзе дә, аның кешеләре дә акрынлап онытылачак. Әмма киселергә тиешме соң, ходаем, туган илкәйгә юл, онытылырга тиешмени соң ата-бабадан кил­гән андагы тормыш, андагы кешеләр? Юк, Акъәби үзе мондый хәл бе­лән һич тә килешә алмый. Аның өчен туган ил — туган туфрак дигән сүз. Шул туфракта ата-бабаларының сөякләре ята, шунда аның гомер-дәшләре Миңлебай картлар, Миңҗиһан корткалар, шунда аның күз алдында үсеп җиткән яшь ирләр, яшь киленнәр, шунда аның тирәсендә чуалган бала-чагалар һәм ул аларны, кая гына китмәсен, актык сулы­шына чаклы онытачак түгел. Менә шул хакта аның үз балаларына да бик нык әйтеп каласы килә: — «Суфиян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым! Сез икегез дә укыган, белемле, дәрәҗәле, зур кешеләр булдыгыз. Икегезнең дә түгә­ рәк кенә семьягыз бар, бер-бер артлы балаларыгыз үсеп килә, үзегез дә инде олыгаеп барасыз Хак тәгалә барыгызга да тигез гомер биреп, шул балаларыгызның игелеген күрергә насыйп итсен! Амин!.. Ләкин сезнең дә сабый чакларыгыз бар иде. Сез Аслы күл әйләнәсендәге киң, тигез далада утырган Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылында тудыгыз. Сөттәй йомшак, көмештәй саф сулы Аслы күл Юлкотлыдан өч кенә чакрымда... Аның шифалы суында коендырыр өчен атагыз мәр­хүм сезне арбага тезеп утыртып, еш кына шунда алып бара иде.

Ә Аслы күлнең Нора тавына менсәң, шуннан инде еракта ялгыз утыр­ган, нәкъ түбәсенә куш каен үскән Балкан тавы да күренә. Сезнең «Зыятүләк белән Сусылу» әкиятен ишеткәнегез бар инде, шул көзгедәй уйнаклап яткан күл белән еракта басып торган биек таудан туган әкият ул, ә тауның түбәсендәге куш каенны Зыятүләк белән Сусылуның кабере диләр, каеннар төбеннән бәреп торган чишмәне Сусылуның озын, кара толымнарыннан саркып чыккан су диләр.. Әнә шулай әкиятләргә кергән гаҗәеп якты, иркен, матур җирләр бит ул безнең Аслы күл яклары! һи, ниләр генә сөйләп булмас иде безнең башкорт илләре, баш­ корт җирләре турында!.. ...Мин бераз читкәрәк киттем шикелле, балалар! Әйтәсе килгәнем бүтән иде... Зиһенемне азрак җыйыйм әле... Әйе, менә шул... Сез Юл­ котлыда тудыгыз, аның киң урамында чабышып йөрдегез, чирәмендә ятып аунадыгыз... Үсә төшкәч, сез Юлкотлының ак кылганлы яланна­рында, тау-чокыр буйларында йөрдегез, — бозау көттегез, кизәк җый­дыгыз, әрлән кудыгыз... Бүтәннәрдән бер аермагыз да юк иде, бүтән­нәр шикелле үк сез дә ситса күлмәк, бөрмәле ыштан киеп, ялан тәпи йөрүче кап-кара балалар идегез — үскәч кенә менә кем булып киттегез! ...Җиде-сигез яшегездән Юлкотлының кечкенә мәктәбенә сабакка төштегез. Шунда тел ачкычы таптыгыз, шунда күңел күзегез ачылды...

Икешәр-өчәр көн рәттән котырган кышкы бураннарда үзем сезне җи­тәкләп мәктәпкә илтә торган идем... Атагыз Әлшәй базарыннан, куены­на кыстырып, сезгә китаплар, дәфтәрләр алып кайта торган иде... Бик ипле, бик бала җанлы кеше иде ул, мәрхүм!.. Бервакытта да сезнең теләгегезгә каршы килмәде... Юлкотлы мәктәбен бетергәч, Сыртлан мәктәбенә йөреп укыдыгыз... Аны да бетергәч, калага китәбез дидегез,— каршы тормадык. Гәрчә сезне бер-бер артлы яныбыздан җибәреп тору авыр булса да, уку изге эш, без күрмәгәнне балаларыбыз күрсеннәр, безгә насыйп булмаган аларга насыйп булсын дип, хәлебез җиткәнчә һәркайсыгызның өс-башын юнәйтеп, акчасын да аннан-моннан табып, сезне ерак юлга озаттык. Сездән аерылгач, безгә бик ямансу була иде. атагыз, ир кеше, сиздермәсә дә, минем ашарга утырган саен кашыгыма яшьләрем тәгәрәп төшә иде... Сез киттегез, әмма ул чакларда әле сез Юлкотлыны онытмый идегез, Юлкотлыны сагына идегез, бала кошлар шикелле очып-очып кайткалый идегез... Ләкин ни өчен сез аны соңын­нан оныттыгыз?.. Чакырып-дәшеп тә еллар буе кайтмый башладыгыз.

Ике сүзнең берендә «туган ил!» дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган ил­нең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?.. ...Сез бик еш кына «халык» дисез, ләкин Юлкотлыдагы кешеләр дә халыктыр бит инде. Бер тамырдан чыккан, бер ыругдан үрчегән халык, шуңа күрә ул сезгә якынрак та, туганрак та булырга тиештер ләбаса!..

Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре хәзер дә әле исәннәр. Менә кайтып, шулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, күпме сез аларны сөен­дерер идегез, һәм күпме рәхмәт, күпме изге теләк сез алардан ишетер идегез, һай, ярата безнең халык зур, укыган кешенең кече күңелле бу­ луын, мактап бетерә алмый, ә тәкәббердән кача, тәкәббергә бервакытта да йөзен дә, телен дә ачмый ул...

Яки атагыз мәрхүмне исегезгә төшерегез. Ул да бит халыкның бер бөртеге... Сезгә җан биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән күпме өмет­ләр көткән ата кеше бит әле ул сезгә! Йә, сез аның алдында бер дә бурычлы түгелмени соң?.. Авыл читендәге канау белән генә әйләндереп алган кечкенә зиратта аның гәүдәсе ята. Баш очында ташы юк...

Аның каберен мин дә. тагын берничә авыл карты гына белә. Бездән соң белүче булмаячак, кабер җир белән тигезләнәчәк... йә, сезнең күңеле­ гезне бер дә борчымыймыни бу нәрсә?.. Машиналар сатып алырга хә­легездән килә торып, атагызның каберенә бер ком таш кына яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени? Килә, бик килә, тик күңел са­ранлыгыннан котылырга кирәк, тик кемгә бурычлы булуыгызны оныт­ маска кирәк!.. Имештер, яшь чагында көтү көткән, соңыннан бик баеп киткән Өфенең бик зур бер куписы үзенең шул кайчандыр киеп йөргән иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә генә элеп тоткан ди. Күрәсез, ул да, бахыр, намаз укыган саен шуларга карап, элек кем булуын онытмаска тырышкан. Менә сезгә гыйбрәт!

Әйе, сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз, хәзер шуның әҗерен күрәсез, рәхәтен чигәсез!.. Лә­кин сезне менә без, Сәлимҗан белән Акбикә дигән гади башкорт ке­шеләре, дөньяга китердек, Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сез­не үзенең туфрагында үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге югары­ лыкка күтәрде.— сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк, аңлыйсызмы?.. Бу минем күңелем түреннән чык­ кан иң кайнар, иң зур, иң соңгы васыятем сезгә!» һәм шушы васыятен әйтеп калырга Акъәби берничә тапкыр омты­лып карады. Бу аның өчен бик тә кирәк иде, әйтмичә китәсе килми иде, хәтта үлгәннән соң да әйтә алмыйча калган васыяте өчен каберендә борчылып ятар кебек иде. Ләкин күпме генә теләмәсен, күпме генә сүз башларга омтылып карамасын, васыятен әйтеп калу аңа насыйп бул­ мады. Авызын ачты исә: «Һәй, әсәй, юкка борчылмале син, кирәкмәгән нәрсәләр уйлап ятмале», — диделәр. «Сиңа күп сөйләргә ярамый, врач­лар кушмадылар», — дип тыйдылар һәм аны юатыр, тынычландырыр өчен тамчылап даруын эчерделәр, лимонлап чәен китерделәр, тәлинкә тутырып алмасын, чиясен китереп куйдылар.

Аптырап-уйланып ята торгач, кайчагында, Акъәбинең үзе янында сырпаланган'кечкенә Гүзәлгә нидер әйтәсе килә, бик сак кына, бик гади сүзләр белән генә күңелендәген шул сабыйга аңлатасы килә. Шул ук вакытта баланың йөрәгенә шом салмыйм дип тә курка ул... Ничек кенә дип әйтергә аңа? Бераз икеләнеп ятканнан соң, баланың аркасыннан сыйпап, гүя болай гына әйтеп куйган була — Бәләкәчем, мин тиздән китәрмен инде... — Китәсең... Кая китәсең? — ди бала, зур күзләре белән әбисенә тутырып карап. (Ә берни сизә, берни төшенә белмәгән, бары тик ышана яки курка гына белгән сабый күзләреннән дә бәгырьне телгәләрлек нәрсә бар?!) — Ни инде... үзебезнең Юлкотлыга, — ди карчык, көчкә генә телен әйләндереп. — Юк, китмисең, китмисең!.. — ди бала, шунда ук үпкәли дә баш­лап.

Акъәби үксеп җибәрмәс өчен иреннәрен кыса һәм озак кына дәшә алмыйча тора. Бары бугазына килгән төер кире киткәч кенә тагын әйтеп куя: — Мин сиңа, кошчыгым, аннан бүләк җибәрермен. — Бүләк? Нинди бүләк, әбекәем?

— Сиңа билгеләп куйган бик матур чулпыларым бар, шуларны җи­бәрермен. — Ә нәрсә ул чупы? Нигә син аны алып килмәдең? — Онытканмын.

Бала ышаныргамы, юкмы дигәндәй әбисенә карап тора-тора да ни­дер сизенгәндәй башын селкеп куя. — Син алдыйсың, — ди ул, сузып кына.— Бездән китәр өчен генә әйтәсең...

Акъәби йөзен тизрәк читкә бора. Юк, булмый, сөйләү мөмкин тү­гел... Сабыйның күңеленә кагылырга ярамый, аярга кирәк аны, аярга!.. Кем белә, бәлки соңыннан бу әйткәннәрне исенә төшереп, әни­сеннән: «Әбекәем кая китте, нигә миңа чупы җибәрми?» дип сорап йөдә­тер. һәм карчык, сабыйны тынычландырыр өчен, аның күңелендә бер­ нинди шик-шомлану калдырмас өчен, көлгән булып, баланы юатырга ашыга. — Юри генә әйттем, бәбкәем, юри генә! Сине калдырып китәмме соң?.. Юк, юк, беркая да китмим, күз нурым!.. ...Гаҗәп хәл! Бала белән шушы гөнаһсыз гына сөйләшүдән соң Акъәби, гомумән, васыятьләрен кемгә дә булса әйтергә тырышудан шак­тый вакыт тыелып торды. Әллә ничек шунда, һич нәрсәгә исе китмәстәй, һич нәрсә турында уйлыйсы килмәстәй булып калды. Тик өзлексез җа­ нын борчыган бер генә нәрсә аны һаман уйландыра иде. Һәм бары шуны гына ул үз янына ашыгып кына кереп чыккан улы Суфиянга ишетелер-ишетелмәс тавышы белән тагын бер тапкыр әйтеп карады: — Улым, үтенәм сездән, мине зинһар үзебезчә, мөселманча җирли күрегез инде.

Улы Суфиян уйлап та тормыйча: — Һи, әсәй, обязательно шулай эшлибез аны! — диде гаҗәеп бер җиңеллек белән. — Менә әйтте диярсең, мөфти хәзрәтнең үзен чакыртам яныңа. Только син, әсәем, үләргә ашыкмале, яме! Торыйк әле, то­рыйк, алласына, мулласына үч итеп дигәндәй... — Көфер сүз сөйләмә, улым! — диде карчык, сабыр, җитди генә.

Ләкин Суфиян авыру кешегә бердәнбер кирәк нәрсә — ул да булса (үз сүзе белән әйтсәк) бодрость дип белә иде. Шуңа күрә ул һәр сүзне уенга бора, үзенчә шаяртмакчы-көлдермәкче була һәм күп вакытта утырып та тормыйча, авызына ни килсә шуны сөйләп, бүлмәне бер шаулатып, тизрәк чыгып та китә иде. Ә карчык, бичара, ни уйларга да белмичә аның артыннан башын гына чайкап кала. Чынлап әйттеме ул, юри генә әйттеме, нигә утырып, әйбәт кенә сөйләшмәде соң, кая ашыга, кая чаба ул? Гаҗәп бу шәһәр халкының гадәте — барысы да каядыр ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар!..

Үлем дә ашыга иде шикелле... Соңгы көннәрдә карчыкның хәле бө­ тенләй начарланып китте. Тын алуы бик авырлашты, кислород мендә­ реннән бер дә аерылмас булды. Бала шикелле тәмам кечерәеп калды, күзләрен дә инде йөртә алмый башлады.

Врачлар кызы белән киявенә карчыкның тиздән өзелеп китү ихтималын әйттеләр, — торса, тагын бер атна-ун көн генә тора алыр, диделәр.

Бу хәбәр аларда зур борчылу тудырды. Димәк, әсәй карчык китә!., һәм бик ачык, котылгысыз булып алларына килеп баскан бу гаять авыр, хәсрәтле үлем аларны тәмам аптырауга төшерде. Хикмәт шунда, үлем дигән нәрсә аларның өенә беренче мәртәбә керә әле. моңарчы аларның мондый фаҗигале хәлне күргәннәре дә, кичергәннәре дә юк иде әле.. Борчылмыйча, уйланмыйча һич мөмкин түгел. Иң элек кар­ чыкның үлеме балаларга бик авыр тәэсир итәчәк, куркытачак бу нәрсә аларны Аннары мәетне юу бар, җыештыру бар, озату бар, ә алар үз­ләре бу эшләрнең тәртипләрен һич белмиләр. Кемнән эшләтергә, ничек эшләтергә боларны? Түбәндәге дворник хатыны Сәрбиҗамал апага әйтсәң, ул бик теләп боларның барысын да оештырыр иде.... Юарга, кәфен­ләргә карчыкларын да табар иде, бәлки мулласын да чакырып китерер иде. Ләкин болар барысы да гаять мәшәкатьле эш бит, әллә ничек кү­ңелсез эш. Кияве бу .хакта сүз чыкса, теше сызлагандай, чыраен сыта башлый. Мөселманча булсын дип әллә нинди карчыкларны, муллалар­ны үзенең квартирасына бер дә китерәсе килми аның... Килешми аның хәлендәге кешегә бу нәрсәләрнең берсе дә. Ничектер бүтән юл, бүтән чара табарга кирәк бу положениедән чыгар өчен...

Кияве белән кызы арасында шушы хакта берничә көн буена сүз барды. Гаять четрекле мәсьәлә турында алар мөмкин кадәр әдәп, такт саклап сөйләштеләр, ләкин шулай да ара-тирә үпкәләшеп, талашып та киткәләделәр. Хәер, асылда аларның фикерләре бер иде: карчык квар­тирада үлсә бик авыр, бик күңелсез булачак.

Ахырда кияве әйтте: «Гөлкәй, бүтән чара юк, әбине больницага са­лырга кирәк,— диде.— Больницада әле аңа яхшырак та булыр, урын- жире чиста, врач көн дә карап тора, сестралар һәрвакыт янында, үзебез дә чиратлашып янына баргалап торырбыз... Нишлисең инде, үләргә булгач кайда да барыбер... Аның каравы, балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, тетрәнеп калмаслар, куркып елашмаслар иде... Аннары больницада мәетләрне әйбәтләп юындырып, киендереп озатучы махсус кешеләр дә бар. Ә без үзебез монда нишли алабыз?.. Юк, иң яхшысы — больницага салу инде...» Гөлбикә бу эшнең күңелгә авыр, оят, килешмәгән ягын сизсә дә, уй­ лый торгач ахырда риза булды. Шулай сөйләшеп килешкәннән соң алар үзләренең бу карарларын, уңайсызланыбрак булса да, Суфиян белән Мария Васильевнага да әйттеләр. Башта Суфиян бик кайнар­ ланып каршы төште: — Што сез,— диде кычкырып, — кадерле әсәебезне өйдә үлмәсен өчен генә больницага илтеп салмакчы буласыз! Оятын ничек күтәрер­ сез, хурлыгын кая куярсыз?.. Юк, юк, мин моңа асла риза түгел!

Ләкин кияү кеше кызмыйча гына, мәгънәле итеп кенә, әйбәтләп кенә аңа төшендереп бирде: — Кайнагай, оят мәсьәләсендә синең безгә бер сүз әйтергә дә ха­кың юк. Әсәебезне авылдан без барып алдык, без аны өебездә ай ярым буена кулыбыздан килгән кадәр тәрбияләдек, карадык, терелмәсме дип бөтен чараларны күрдек... Әсәй үзе дә моның өчен безгә рәхмәтен әйтер, дип ышанабыз. Инде больницага салу мәсьәләсенә килгәндә, бу синең өчен авыр икән, тотасың да үзеңә аласың... Сиңа да ана бит ул!.. Әмма мин әсәйнең үлгән чагын балаларга күрсәтеп, аларның йөрәкләрен җә­рәхәтләргә теләмим,— һәм шунда ук кайнагай тагын дулап китмәсен дип булса кирәк, ипләп, йомшартып кына әйтте:—Без, Суфиян, дәү ке­шеләр, мәсьәләгә айнык карарга тиешбез. Авыруны больницага салу­ның һичбер гаебе юк. Беркем бер сүз әйтмәячәк. Инде анда үлеп китә икән, без әсәебезне шуннан гына бик әйбәтләп, бөтен шартын җиткереп, соңгы юлына озатырбыз. Ә өйдән мәет озату бик авыр, бик мәшәкатьле эш ул — син безнең хәлебезне аңларга тиешсең, Суфиян! һәм Суфиян аңлаудан да бигрәк, бу эштә үзенең көчсезлеген сизеп, ниһаять, риза булды.

Инде моны карчыкның үзенә җиткерергә кирәк иде. Кияү, билгеле, бу эштән читтә калырга теләде, чөнки ул нинди генә якын кеше булма­ сын, карчыкның үз баласы түгел... Шуңа күрә улы белән кызы әйтергә тиеш булдылар: «Әсәй җаным, — диделәр алар аңа ипләп кенә, — док­ торлар сине бер атна-ун көнгә больницага салып торырга куштылар, анда дәвалап карамакчы булалар. Син борчылма бер дә, хәлең яхшыр­ гач та кире алып кайтырбыз үзеңне...» Акъәби моның чын сәбәбен сизгәндерме-юктырмы, әмма «болнис» дигән сүз үзе генә дә аның котын алды, бәгырен телгәләп җибәрде. Тә­ мам куркып, рәнҗеп һәм ялварып ул: «Балакайларым, зинһар кузгата күрмәгез, шушы җылы урынымда тыныч кына үлим, миңа берни дә ки­рәкми, вакытым җитте, аңлагыз шуны!» — диде.

Ләкин улы белән кызы, ташка әйләнеп булса да, аны үгетләп, юатып, хәтта азрак кына көчләп тә урыныннан кузгаттылар, киендереп чыгар­ дылар һәм «Волга» машинасына кырын яткырып, алдан кияве сөйләшеп куйган бер больницага илтеп салдылар. ... Өч тәүлек үтүгә төнлә белән Акъәби шул больницада вафат та булды. Җан биргәндә янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Әйтерсең, үзенең Юл­ котлысына...

Иртән иртүк әбинең үлгәнен телефон аша кызына хәбәр иттеләр.

Кызы белән кияве шунда ук машинага утырып больницага киттеләр.

Алар барганда Акъәбине үлекләр ята торган цемент идәнле таш бүл­ мәгә төшереп куйганнар иде инде. Тиздән улы Суфиян белән килене Мария Васильевна да килеп җиттеләр. Ак җәймә астында яткан әсәйләренең йөзен ачып карадылар, — йөзе бер дә бозылмаган иде, кире­сенчә, ничектер авыр газапларыннан котылып, тынычланып калган ке­бек иде. Әмма күзләрендә ни торып калгандыр, анысын күрмәделәр, — күзләрен кемнеңдер бармагы сак кына йомдырып куйган иде.

Аннары больница бакчасына чыгып, шунда гына карчыкны ничек итеп җирләү турында үзара киңәш корып алдылар. Мулла чакыру, җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булдылар. Шулай да әсәйләренең аллага ышанган карчык кеше булуын исәпкә алып һәм аның үзенең дә бик үтенеп соравын исләренә төшереп, гәүдәсен кәфенгә төреп кү­мәргә булдылар. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, больницадагы мәет­не юып, киендереп озатучы марҗалар кәфен дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр дә икән. Ә читтән кеше чакыртып, дини йолага бәйләнгән нәрсәләрне эшләтү монда рөхсәт ителми икән. Шулай итеп, чарасыздан, Акъәбине «заманча гына» әзерләргә мәҗбүр булдылар. Бер чиста күл­ мәген китереп өстенә кидерделәр, башына «мөселманнарча» итеп ак батис яулык бәйләделәр, шуннан соң гәүдәсен кечкенә кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә чәчәкләр тезделәр, күп итеп ислемай сип­ теләр, һәм Акъәбиебез хәйран матураеп китте. Ул, бичара, хәтта көлем­серәп яткандай күренә башлады.

Зиратка табутны машинага куеп илттеләр. Озата баручылар күп түгел иде; иң якыннары да аларның кайбер дус-ишләре, һәм шулар арасында әлеге кечкенә буйлы шагыйрь дә бар иде. Ләкин ул бүген дә кызмача иде шикелле.

Табутны кабергә төшергәндә кызы Гөлбикә бик каты елады, килене Мария Васильевна да елады, аның кызлары да «бабушкаларын» кызга­ нып елашып алдылар... Ләкин ирләр түзделәр... Кияве иреннәрен кы­сып, читкәрәк китте. Ә улы Суфиян әсәен озату шәрәфенә бөтен орден- медальләрен өр-яңа кителенә тагып килгән, башына соры папахасын сындырыбрак кигән полковник кабер кырыенда таш сындай басып торды. Үлемне күп күргән, елауны күптән оныткан кеше булуына кара­мастан, ана бу минутта яшьләрен йотып калу гаять авыр иде шикелле. ... Күмеп бетергәч тә борылып китү ничектер кыен иде, шуңа күрә шагыйрь ак балчык өеме янына басып, мәрхүмә турында берничә сүз әйтергә булды: — Кадерле дуслар, без менә шушы биек тау башындагы, инде үлән­ нәре дә корган, чәчәкләре дә шиңгән җир куенына Акъәбиебезне бир­дек,— диде ул, ашыкмыйча салмак кына. — Ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык... Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин һич икеләнмичә аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем... Әмма нәрсә беләбез без аның хакында?..

Күрә белдекме без аның шул изге җанын,‘пакь күңелен, ак уйларын'..

Менә сез, аның уллары, кызлары, кияүләре, нәрсә генә әйтә аласыз го­мере буе сезнең өчен өзелеп яшәгән бичара әсәегез турында?.. Юк бит, әйтә алмыйсыз бит...

Шунда ук Суфиян кычкырып аның сүзен бүлде: — Син ни сөйлисең, ә?! Ташла, кирәкми... — Безобразие бу! — диде кияве дә кызарып-бүртенеп.

Шагыйрь аларга һич исе китмичә тагын нидер әйтә башлаган иде, шул чакта кемдер аны беләгеннән эләктереп, кабердән җилтерәтеп чит­кә алып китте. Телгә батыр булса да, гәүдәгә бик җиңел иде шагыйрь...

Бу күңелсез тамаша аркасында озата килүчеләр яңа гына кабергә куелган Акъәбине ничектер онытып җибәрделәр. Берәүләр шагыйрьне тиргәргә тотындылар, икенчеләр, киресенчә, аңа әһәмият бирмәскә, сүз­не уенга борырга тырыштылар, һәм үзара сөйләшә-шаулаша кабер яныннан тарала да башладылар. Иң ахырдан кузгалган Гөлбикә зират капкасы төбендә утыручы карт-корыларның учларына тиз-тиз генә акча салып чыкты...

Киттеләр... Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.

Әмма ләкин Акъәби, биек тау башындагы зиратта әнә шулай ялгызы гына торып калса да, үзенең фани дөнья белән аерылып бетмәвен тагын бер тапкыр балаларының исенә төшерде. Хикмәт шунда, кызы Гөлбикә Юлкотлыда карчык өен карап торучы әлеге күрше хатыны Гарифәгә кыска гына хат язып, әсәйләренең август ахрында вафат булуын хәбәр иткән иде. Озак та үтми Гарифәдән дә Акъәбинең үлүенә бик хәсрәтлә­неп, күрше тирәнең аны бик кызганып елауларын әйтеп, инде бахырның өе ятим калды, аны нишләтергә уйлыйсыз, дип борчылып язган хат килә. Хат артыннан ук, колхоз машинасына салып җибәргән, карчыкның иске яшел сандыгы да килеп төшә. Күрәсең, яхшы күңелле Гарифә үзенчә бер изгелек эшләргә теләгәндер инде, ләкин монда ул сандыкны берәү дә әле көтми иде. Яна гына кичергән кайгы-мәшәкать аркасында гомумән Юлкотлыда калган өй-нигез турында да, башкасы турында да уйлашырга өлгермәгәннәр иде. Инде менә әсәйләренең үзе белән бергә картайган, буявы да уңып беткән иске сандыгы: «Мин сезнеке, мине нишләтәсез?» дигәндәй Гөлбикә квартирына килде дә керде. Гөлбикәгә бу сандык бик таныш иде, кайчандыр аның шушы сандык өстендә кур­чак уйнаган чаклары бар иде, кинәт күргәч, әллә нишләп китте, бер мәлгә аптырап-каушап калгандай булды. Аннары исенә килеп, тиз генә агасы Суфиянга шалтыратты. Шул ук көнне кичкә табан агасы белән җиңгәсе Мария Васильевна, зур уллары Геннадийны да ияртеп, аларга килеп тә җиттеләр.

Барсы да җыелып беткәч, сандыкны идән уртасына куеп ачтылар.

Ачып җибәрүгә алар өстә генә яткан ак бәз кәфенлекне күрделәр, һәм күреп, берәр сүз әйтү түгел, хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар, тик ак материяне сак кына бер читкә алып куйдылар. Аннары бөкләп салган кием-салымнарны чыгарырга тотын­ дылар. Менә әсәйләренең тәңкәле кара җиләне, читләренә ука тоткан сары хәтфә камзулы, алтынга манган тәңкәләр һәм төрле ташлар та­гылган бөяте (хәситәсе), вак мәрҗәннән эшләнгән кашмавы белән чәч­ кабы, беләзек, муенса, чулпылары, кыз чагында үз кулы белән чүпләп суккан кызыл башлы сөлгеләре килеп чыкты. Шулай ук аталарының кызыл сәдәпле кара казакие белән камчат бүреге дә килеп чыкты, — карчык шушы көнгә кадәр аларны да саклап торган икән, бичара!.. Ак­ тарына торгач, тагын бер хикмәтле әйбер табылды: бу аталарының яшь

чагында тотып йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч япьле, һәр ябенен очына көмеш пластинка бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы иде.

Хикмәтле камчы шунда ук барысын да бик кызыксындырды. — һай, атаемның төлке куганда тотып чапкан камчысы бит бу! — дип кычкырып ук җибәрде Суфиян һәм элмәгеннән киеп селтәнеп тә, бот буена сугып та карады. — Да-а, менә бу ичмасам реликвия! — диде кияве дә сокланып.— Тик кем саклар аны? — Ә аның хуҗасы бар, — диде Суфиян катгый рәвештә һәм, улы Геннадийга борылып, тантаналы итеп әйтте: — Мә, улым, Гена, ал ба­баңнан калган чуклы камчыны... Белеп тот, Шәяхметовлар кулында йөргән камчы булыр бу!.. һәм Геннадий Шәяхметов баш кагып, елмаеп кына өч япьле кам­ чыны кулына алды. ...Инде калган әйберләрне нишләтү, ничек бүлешү мәсьәләсе кузгал­ды. Белгәнебезчә, әсәйләренең бу хактагы теләген алар тыңламыйча калдылар. Шулай да һәркайсы үзенә ошаган нәрсәне алырга хаклы иде. Ләкин бу тәңкәле җилән, хәтфә камзул, бөят, кашмау, чәчкаплар белән алар нишләрләр икән?.. Төс итеп кенә саклаудан башкага ярамый инде боларның берсе дә, аунап йөри торгач череп-тузып кына бетәр­ләр... Шул чакта кияүләренең башына бик шәп бер идея килде. Ул болай диде: — Менә нәрсә, Гөлбикә, кайнагай! Без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм-шәрәм итеп бетермик. Барыбер файдаланып булмаячак бит...

Без лучше тотыйк та бөтенесен театр гардеробына тапшырыйк. Анда мондый нәрсәләрне саклый беләләр, борынгы тормышны уйнап күрсәт­ кәндә киеп файдаланырлар, ә безнең тарафтан театрга бу бик әйбәт бер бүләк булыр. Чын, уйлагыз әле!

Бу фикергә шунда ук Мария Васильевна да кушылды: — Бик дөрес әйтәсез, Сәхип Карамович, безгә нигә алар, артистлар кисеннәр.

Ләкин Суфиянга да, Гөлбикәгә дә мондый тәкъдим белән тиз генә килешүе авыррак иде. Ничектер күңелләре тартып бетерми иде. Әллә ничек менә әсәйләреннән яхшы түгел кебек, — алар өчен саклаган, аларга дип калдырып киткән бит әле ул... Инде тот та бөтенесен ко­чагы белән театрга илтеп ташла! Килешерме, оят булмасмы?

Шул ук вакытта кияүләренең сүзендә дә дөреслек бар: бүлешеп ал­ салар әрәм-шәрәм булып кына бетәчәк, нишлисең, тәңкәле җиләннәр, укалы камзуллар заманы үтте шул инде!.. Ахырда, уйлаша торгач, баш­ та Суфиян, аннары Гөлбикә дә яшел сандыктан чыккан бөтен кием- салымны театрга илтеп тапшырырга риза булдылар. Гөлбикә шулай да әсәенең төсе итеп уртасына кызыл якут куеп, саф көмештән челтәрләп эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып калды.

Көннәр уздылар. Хәсрәт иртәнге томандай бик тиз таралды. Эш, мәшәкать белән тулы, иркен мул тормыш үзенең иске эзеннән ашыгып һаман алга таба тәгәрәде. Акъәбинең балалары өчен бу кызу чапкан тормыш бик тансык та һәм бик мавыктыргыч та иде.

Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә... Куыша-куыша йөгергән кылганнар арасыннан, озын карагай таягын җир үлчәгәндәй алга ташлап, Миңлебай карт кайтып килә. Ыштан балагын эчкә тыгып кигән ак оекларына аның чәчәк тузаны кунып, билчән уралып, бакыра сырышып беткән, — әйтерсең, Юлкотлы яланнарын үзе белән ияртеп кайта ул...

Авылга кереп, Акбикәнең тәрәзәләре кагылган өе янына җиткәч, карт күрше Гарифәдән гел кычкырып, сорап уза: — Аккилен кайтмадымы әле?

Гарифә ни диеп җавап бирергә дә белми, — ул бит инде ана былтыр ук берничә мәртәбә Акъәбинең калада вафат булуын әйткән иде. «Бала­лар акылы керә башлаган ахрысы бу картка»,— дип уйлый ул эченнән генә, һәм, аптырагач, ачулана биреп әйтә: — Куй, Миңлебай бабай, үлгән кеше кайтамыни, ничек телең барып сорый?

Ләкин карт аның сүзләрен гүя колагына да элми. — Алдама, — ди ул, таягының башын селкеп.— Аккилен үлмәде ул, китте генә... Китте генә... Кайтыр насыйп булса, кайтыр... Ә син учагын карый тор, учагын... Учагында ут сүнмәсен. һич аңламассың, әллә чынлап, әллә үчекләп, әллә саташып әйтә бу бер нигә исе китми торган, әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан тап­ таучы йөз яшәр Миңлебай карт!

1965 ел, август.