Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа шигырьләр

 

Мин—пионер хәзер

Тукай-Кырлай.

Яңа Кенәр һәм Әтнә мәктәпләре пионерларына багыш­лыйм.

 

Бәйләдегсз миңа ал галстук,

 Рәхмәт сезгә, нәни дусларым.

Күз алдыма килде кырык бернең 

Ачы җилле салкын кышлары.

Пионерга кердем мин шул елны, 

Тик галстук бәйли алмадым.

Сез белмисез инде ул елларның

 Бездән барысын тартып алганын.

Дәфтәр иттек иске китапларны, 

Уныбызга — ике дәреслек.

Алабута безгә ризык булды, 

Шундый иде, дуслар, дөреслек.

Сез бәйләгәч миңа ал галстук, 

Шул авыр чак килде хәтергә.

Шуңа күрә күзгә яшь төелде, 

Көч җитмәде рәхмәт әйтергә.

Карыймын да сезгә сокланам мин, —

 Эх, яшәрсәң иде, — дип куям.

Тик үкенү түгел, куану бу —

 Үземне гел үсмер күк тоям.

 

Әтнә кызларына

(Шаяру)

Уен-көлке күңелле дә,

Тик хәлләр яман әле: 

Сездән киткәч нишләрмен дип, 

Утларда янам әле.

Бүгенгә кадәр Әтнәгә

 Нигә килмәдем икән?

Сездә — иң мөлаем йөзләр,

 Ничек белмәдем икән?

Китәм инде гашыйк булып 

Әтнә гүзәлләренә.

Күңелләрем сездә кала...

Ничек түзәргә менә?

Әллә, кызлар, минем хәлгә

 Үзегез керерсезме?

Ара-тирә сәлам хатлар

 Язып җибәрерсезме?

Бары «әйе»не ишетәм,

«Юк» диеп әйтмәгез дә.

Онытмагыз: йөрәгемне Калдырам 

Әтнәгездә.