Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа шигырьләр

 

Җилкән

Җилкәннәрне ефәк җил күтәрде, 

Тын ярларны инде калдырам...

Авыр миңа, гүя гомерлеккә 

Ай-кояштан бүген аерылам.

Тиргәмәгез мине сөйгән дуслар, 

Тиргәмәгез — ерак киткәнгә.

Сезгә, бәлки, утрау күбрәк ошый, 

Диңгез кирәк ләкин — җилкәнгә.

Җилкәннәрне тагын җил күтәрде.

Җилгә — җиңел... ә соң күңелгә?!

Бик еракта инде тын яр булып, 

Малай чагым минем күмелә.

Диңгезләргә илтә тагын юлым.

Мин күрмәгән ерак җирләргә.

Ярдан һаман ерагайган саен 

Җиңелрәк икән җилкәнгә!

— Сезнең өчен бер кеше мин.

Минем өчен, дуслар, сез — мең.

Шатлык сезгә минем гомер.

Үлсәм — кайгы, меңгә ул бер...

Мөмкинме тик. дуслар, үлү?!

Мең дуска — мең кайгы булу?!

Мең дуска — дус булып һаман.

Шатлык булып җирдә калам.

 

Чакыру

Кайтыгыз.

минем сөюнең Былтыргы бураннары!

Югыйсә, бушанып калды Күңелнең урамнары.

Кайтыгыз, җилне-давылны 

Тынычтай артык күргән.

Тын йортның ишеген ватып 

Урамга чыккан көннәр.

Кайтыгыз, йолдызлы төннәр.

Беркатлы өметләрем.

Кайтыгыз, кыш үскән гөлләр.

Йокысыз минутларым.

Кайтыгыз, былтыргы карлар.

Кайтыгыз, сезгә карыйм!

Гөнаһсыз чакның карына 

Гөнаһлы исемен языйм.

Кайтыгыз, минем сөюнең

 Былтыргы бураннары!

Киңәеп, бушанып калды 

Күңелнең урамнары!

 

Кайт—кире!..

С и н киткәнсең.

Үткән яз кире кайтмый.

Бер өзелгән гөл дә чәчәк атмый.

Елга кирегә акмый.

Ә син — кайт кире.

Мәңгегә киткәннәр кайтмый. 

(Истәлекләр әле кайта).

Еласаң да хәтта, 

(Үткән өчен елау, бәлки, хата?)

 Яшьлек, иң беренче сөю кайтмый.

Кайтмый — үткәннәр.

Кайтмасын белдереп, әйтеп.

Мәңгегә киткәннәр.

Ә син — кайт кире!

Син кайтырга тиешсең!—

 Киткән чакта, син — 

Китүеңне әйтмәгәнсең; 

Кайтып шуны әйтергә тиешсең.

Кайт — кире!

Алар ничә еллар буе инде.

Берсен-берсе сөйде.

Ләкин, кичә юктан гына күккә

 Кара болыт килде.

Төнен йокламады, үртәлде кыз.

Йокламады егет. 

...Бүген, кичен килештеләр алар; 

Берни дә юк кебек;

 Күңел — күгенә килгән ул болытны алып ташладылар.

Тнк, ни гаҗәп?

Элек күктә булган Айны тапмадылар.

***

Назыйм Хикмәт турында мин уйлыйм бүген.

Диңгез шавы — колагымда.

Акчарлаклар уйнаклыйлар төшеп монда.

Ярга килә дулкын арты дулкын тавы.

Кинәт диңгез тып-тын калды. 

(Назыйм Хикмәт турында мин уйлыйм бүген) 

Күз алдымда — бер йөрәк; ул Бар дөньяны урап чыккан.

Йөрәк — алма, ачлар аны кулына тоткан, авыз иткән.

Кызыл алма... арыган да, хәзер ярга тукталган ул — бары ялга. 

(Назыйм Хикмәт турында мин уйлыйм бүген) 

Кипарислар һәм топольләр, 

Ак каеннар, кызыл таллар — 

Көньяк белән төньяк бергә кушылганнар.

Алда — Кеше, бер кулында җирне тоткан, саклап тора.

Икенчесе белән бөек табигатьнең 

Чәчен сыйпап, назлап тора. 

...Назыйм Хикмәт турында мин уйлыйм бүген.

Тыңла, сөя белгән Назыйм Хикмәт турында мин сөйлим бүген.

Дулкынга син тездән атлап кергән идең Кояш судан яңа чыгып килә әле.

Су чәчрәттең, үзең көлдең...

Ьәм шул мәлне Ишеттең син: —

 Борыл, кызый! (Әниең бугай?!) 

Дулкынга син билдән кереп баскан идең: 

Алга төбәп карашларың.

Толымнарың сүтеп, суга син ташладың. 

— Эчкә керәм, барыбер йөзәм.

Кемдер әйтте: — Борыл, кызый!

 (Әтиең бугай?!) 

Дулкынга син күкрәгеңнән күмелеп кердең.

Тагын көлдең:

— Алга, алга...

Әнә анда — Бәхетем минем, алгы ярда.

Киттең!

Ьәм ишеттең: — Хәерле юл!

Ярга җитми борылма, кызый!— Кем соң әйтте шулай?!

Яшьлек бугай.

***

Кеше!

Бар бит синең иң-иң матур чагың —

Япь-яшь егет — Артур чагың.

Тормыш сиңа Монтанелли вәгазедәй, 

Джемманың күзләредәй матур, якын.

Бу — беркатлы, тнк бәхетле малай чагың!

Һәм,

бар синең нык характерлы, Кырысланган 

йөзле Овод чагың.

Тормыш — гүзәл!—дисең.

Яралары, кыйнавы да аның якын.

Тормыш — шулай...

Яшь Артурны Җитди Овод алыштыра...

Ләкин нигә — аңламыйм мин — акыллыны һәм геройны —

Акылсыз чак, беркатлы чак сагындыра?

Кеше нигә үткәннәргә якын тора?!