Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа шигырьләр

 

Шагыйрь язмышы

Муса Җәлилгә

Шагыйрьләрне атып үтергәннәр, 

Төрмәләргә яшереп суйганнар: 

Җырын сагынып искә төшергәннәр, 

Каберенә чәчәк куйганнар.

Шагыйрь егет балта астына яткан 

Кылыч үтмәс җыры хакына: 

Газиз җанын өзеп утка аткан

 Нуры төшсен диеп халкына.

 

Идел ага

Сибгат Хәкимгә

И д е л ага кыйбла якка карап, 

Ак болытлар ага күгендә.

Көпшәләрен кара ләмгә кадап. 

«Фердинандолар ята төбендә.

Илне иңләп Идел агып үтә, 

Дулкыннары ярда сулкылдый; 

Еллар үтә. Чал гасырлар үтә — 

Бары да үтә — берни онытылмый.

...Идел ага, Дулкыннары кага.

Сары сусар уйный таллыкта.

Идел буйлап Таһир агып бара.

Таһир агып бара сандыкта.

Төнбоеклар сыгыла моң-сагышка.

Лашманчылар сузган тавышка.

Стеньканын җитез көймәләре 

Ышыкланып тора камышта. 

...Кымыз эчә ханнар кырын ятып.

Айбалтаны элеп югары.

Тыгыз янбашларын уйнаклатып.

Суга төшә Болгар кызлары.

Идел ага, Дулкыннары кага 

Вышкалар утырган ярларга.

Каракашлар, Алтынчәчләр серен

 Таң җилләре сөйли талларга. 

...Ишкәкчеләр ишеп Идел кичә, 

Дулкынына иелеп су эчә...

Ишкәкчеләр җыры искә төшә, 

Идел буйлап җилләр истисә.

Чуваш кайры алган юкәләрне 

Теплоходлар карап үтәләр.

Марн морда салган урыннарда 

Шау-гөр килеп ГЭСлар үсәләр.

Удмурт урманының уйчанлыгы 

Йөзендәге зәңгәр көзгедә.

Зифа наратларның күләгәсе 

Бизәк булып төшкән биленә.

Идел ага, Таулар карап кала, 

Озатып бара кырлар киңлеге.

Ерак җәелеп диңгез каршы ала, 

Көтеп ала Каспий диңгезе.

Анда инде Идел Идел булмас, 

Максатына җиткәч югалыр.

Ярдан ярга чаклы йөз мең колач 

Шаулап, үкереп торган су калыр.

Айлы кичтә көзгесенә иелеп 

Каен шәүләләре уйнамас.

Нигә шаулыйсың син, 

Кайдан килеп, 

Кем дулкыны?—беркем сорамас.

Ә киң Идел һаман ага бирер, 

Үтәр чорлар, Үтәр гасырлар: 

Үз вакытында көзләр, язлар килер,

 Кошлар китәр.

Кошлар кайтырлар...

Бозлар ката, Эреп бозлар китә.

Бөек Идел инеш булалмый.

Патшалыклар бетә, Яулар үтә, 

Таулар иңә — Идел югалмый.

 

Уй

Т а у артына китеп кояш бата.

Күреп туймас яшел җәй тора.

Өстәлемдә бер бит кәгазь ята, 

Бер стакан салкын чәй тора.

Миңа илләр, еллар сере ачык, 

Төсен беләм акның, караның.

Титаннарның иңсәсенә басып 

Заман түрләренә карадым.

 

Язмышлар

Кара син болынлы бу якны: 

Болында чәчәкләр ни чаклы!

Болында үләндәй төрлеләр 

Гомерләр, гомерләр, гомерләр.

Карыйсың уңга да, сулга да:

 Гүяки балыклар елгада,

 Гүяки тирбәлгән камышлар —

 Язмышлар. язмышлар, язмышлар.

Нн чаклы тапталган нахакка,

 Ни чаклы киселгән сабакта 

Баш тарткан хуш исле бөреләр 

Тереләр, тереләр, тереләр.

• • •

Бөтен дөнья күз алдында горур басып.

Яши кеше дуслашып һәм дошманлашып, 

Уйный-көлә синең белән, минем белән; 

Бер ялгызы очраша тик үлем белән.