Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАР, ПЛАННАР, ТЕЛӘКЛӘР

«Казан утлары» редакциясе яңа ел уңае белән үз авторларына шундый сораулар белән мөрәҗәгать иткән иде:

1.                     1964—65 еллар Сезнең өчен нәр­сәләр белән истәлекле булды?

2.                     1966 елда нинди әсәрләр язачак­сыз?

3.                     «Казан утлары» журналына 1966 елда нәрсәләр тәкъдим итәргә уй­лыйсыз?

4.                     Бөек Октябрьның һәм Татар­станның 50 еллыгына Сезнең иҗат планнарыгыз?

Без түбәндә шул сорауларга алын­ган кайбер җавапларны урнаштыра­быз.

 

Фатих Хөсни

Минем кызым кияү күргән нәрсә­ме, дигәндәй, мин соң интервьюлар биреп өйрәнгән кешеме! Редакция куйган сорауларны укыгач, бераз башны кашып калдым. Әлбәттә, уй­ландыра торган мәсьәләләр булды, бар. Иҗтимагый-политик планда ал­ганда да, миңа аеруча якын мәсь­әлә — әдәбиятны алсак та...

Узган 1965 ел илебезнең эчке тор­мышында, бигрәк тә, КПСС Үзәк Ко­митетының март, сентябрь Пленум­нарында карап тикшерелгән мәсь­әләләре белән минем игътибарымны җәлеп итте. Бу сөйләшүләрнең бөтен әһәмияте, минемчә, барыннан да элек шунда: безнең идарә итүче даирәлә­ребез көн саен, сәгать саен яңадан-яңа материаль байлыклар тудырып торучы кешеләргә, асылда илнең тоткаларына, якынрак килү, аларны тирәнтен кызыксындыра торган сти­мулларны хәрәкәткә китерү юнәле­шендә уйланыбрак, тормышчаран эш­ли башладылар. Бу — бик сөенечле факт. Әлбәттә, сөйләшү, карар кабул итү — шул юнәлештә барысы да эш­ләнде дигән сүз түгел әле. Ләкин кү­мәкләшеп һәм һәрберебез үз уры­нында. Бу эшнең әһәмиятен тирәнтен аңлап, җиң сызганып тотынсак, мон­да җиңеп чыкмаслык кыенлыклар булмастыр кебек.

Дөнья күләмендә алганда да игъ­тибар казанырдай күп кенә вакыйга­лар булды. Аларың хәзергә дөнья кү­ләмендә сөйләргә өйрәнгән «дәү абыйлар»га калдырып, шулай да ми­нем игътибарны аеруча җәлеп иткән бер фантны китерәсем килә: Англия­нең лейбористлар партиясендә илле бер ел член булып торган галим-философ, мәгълүм җәмәгать эшлеклесе Бертран Рассел шушы партиянең уз­ган ел булып үткән съездында де­монстратив рәвештә үзенең членлык билетын ертып ташлады һәм бу пар­тия белән арасын өзгәнлеген бөтен дөнья алдында ачыктан-ачык игълан итте. Сәбәбе: Америка империалист­ларының кечкенә генә Вьетнамда, инде күпме вакытлардан бирле, рә­химсез сугыш алып баруы һәм Ан­глиянең идарәче лейбористлар пар­тиясенең, халык таләбенә каршы ки­леп, шулай ук сайлау алды програм­маларында биргән вәгъдәләренә кар­шы килеп, шушы гаделсез сугышны яклавы. Күренә ни, акны карадан аера белүчеләр торган саен күбәя бара һәм алар акны карадан аерып кына да калмыйлар, «кара»ны алып килүчеләрнең юлына киртә булып та басалар. Бәләкәй генә бер факт ке­бек, ә үзе күтәрелеп килүче бер хә­рәкәтне яктырта.

Конкретлыгы белән шундый ук бер факт — бусы инде әдәбият дөньясын­нан. Узган ел безнең совет язучысы Михаил Шолоховка халыкара бүләк — Нобель премиясе бирелде. Минем бу фактка шулай ук игътибар итәсем килә. Беренчедән, «Тын Дон», «Күтә­релгән чирәм» романнары авторы булган бу зур әдипне, кеше рухының башкалар үтеп керә алмаган «карур­маннарына» иркен үтеп керүче ху­дожник буларак, чын-ихластан ярат­канлыгым өчен. Икенчедән, бу факт­та мин совет әдәбиятының дөнья күләм авторитеты үсә барганлыкны күрәм. Әбиеңә сәлам әйт, бабаң утыр­мага килсен, юк инде, капиталист әфәнделәр, бу сезгә ялангач кул бе­лән тотып алып ташлый торган «про­паганда» гына түгел!

Тагын бер игътибарга лаек әдәби факт — бусы моның «өй эчебездә» — үзебезнең республикабызда булган хәл. Сөйләшә торгач, ниһаять, Тукай исемендәге әдәбият-сәнгать бүләген үэ урынына куйдык. Моның өчен КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан хөкүмәтенә язучылар исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Татар әдәбиятына, сәнгатенә һәм, гомумән, мәгърифәтчелек хәрәкәтенә караган башка мәсьәләләр дә бездә юк түгел. Тукай премиясен уңай хәл итү — әле­ге мәсьәләләргә янынрак килүдә уңышлы бер адым булсын иде.

Тагы нәрсә? Узган мең тугыз йөз алтмыш бишенче ел үземә нәрсә ки­терде?

Иң элек шуны әйтим: коточыргыч баш авырту бәласе китерде. Ахрысы, узгандагы йокысыз төннәр, иҗади тыңгысызлыклар, сөенечләр һәм бор­чылулар, яңадан барысы бергә туп­ланып, минем бәләкәй генә башымда «пәри туе» ясап үтмәкчеләрдер. Ниш­ләмәк кирәк, үзем эстәп алган «пәри туе»! Шулай да узган елда моңа чаклы татымаган өр-яңа иҗади сөенечлә­рем бер дә булмады дисәм, дөрес булмас иде. Башның авыртуын оны­тып торып, кайбер яңа хикәяләр яз­дым. үзәктәге әдәби матбугатта әдә­биятның кайбер актуаль

Алда тагы ниләр кырмакчы булам? Баш авырту бәласе белән юкка гына «мактанмадым», иптәшләр. Бик күпне вәгъдә итә алмыйм. Минем тагы ке­шегә бик үк әйтергә ярамый торган яшерен бер фәлсәфәм — үэ фәлсәфәм бар: вакытында туктый белү — ул үзе бер сәнгать. Арыган-алҗыган башны нигә артын көчләргә? Көчләгәнгә ка­рап аннан рәтле нәрсә чыгамы? Ә чын сәнгать бары тик «рәтле нәрсә»не генә, көчәнмичә-көчләмичә тудыр­ган нәрсәне генә кабул итә. Шулай да бөтенләй үк тик ятып булмас. «Язмыш шуклыгы» дигән башлаган бер нәрсәм бар. Өстәлемне бик са­гынган һәм баштагы «пәри туе» ба­сылып торган араларда шундагы ге­ройлар янына килеп утырам, алар белән иске һәм мәңге бетми торган әңгәмәне башлыйм. Кечерәк бер по­весть кисәге булып чыгар кебек. Ел урталарына журналга шуны тәкъдим итә алмаммы дип уйлыйм.

Боек Октябрьның һәм Татарстан­ның 50 еллыгына карата да бии ма­тур планнарым бар. Аерым алганда, революция һәм интеллигенция мәсь­әләсе мине күптәннән уйландыра. Бө­тен катлаулылыгы һәм эчке драма­тизмы белән шуны драматургиядә бер чагылдырып карыйсы килә. Уй­ланам, ләкин кайсы ягыннан «тешләп карарга?» Хәл итеп җиткерә алганым юк.

 

Әхмәт Ерикәй

Җәйге көннәрдә сәхрәләргә чыккан саен тамчылы талларга күз төшерә­сең. Синең күңелеңне алар нигәдер дулкынландыра. Менә, гүяки хәзер генә җәйге җылы яңгыр явып, тал­ларның озын чәчләрен чылатып үт­кән; әнә тамчылы таллар су буена те­зелеп утырган да, сихри толымнарын сүтеп, кояшта киптерә. Әнә соңгы мода буенча киенгән кызлар төсле каеннар үзән буйлап суда йөзеп кил­гән сыман күренәләр. Гүя алар суга чылатудан куркып, күлмәк итәкләрен күтәргәннәр, ап-ак аяклары күренеп тора. Урманга керсәң, я ул тып-тын, я шау-шулы. Я кошлар моңы анда, я агачлар чайкалу тавышы ишетелә. Урман һәм, гомумән, табигать нәкъ кеше кебек. Я ниндидер шатлыклар, я ниндидер кайгылар, әрнүләр, сыз­ланулар кичереп яши.

Син бакча буйлап барасың. Яз. Тү­тәлләрдә тюльпаннар тантанасы. Күз явын алырлык ничаклы матурлык, йөрәкне назлап җылыта торган ни­чаклы нәфислек. Син сокланасың аларга, син гашыйк. Матур чәчәкләр­гә сокланып, аларның хуш исләренә исереп, рәхәтләнеп йөргәндә, күзлә­реңә зәгыйфьләнгән, имгәнгән, тап­талган чәчәкләр чагыла. Ниндидер тупас җаннар нәфислеккә кул яккан, матурлыкка аяусыз һөҗүм иткән, ке­ше шатлыгын мәсхәрәләгән. Син рән­җетелгән чәчәкләрнең иңрәвен ише­тәсең. Пошынмыйча, тынычсызлан­мыйча кала алмыйсың.

Мин табигатьнең матурлыгына хәй­ран булып яшим. Әгәр илемнең таби­гатен сөйми торган бер адәм булсам, бәлки, шагыйрь дә булмас идем. Ми­нем хыялымда табигать. Кошлар та­вышын мин йокыда да ишетәм, көмеш суларның челтерәвем, шомырт­ларның шау чәчәктә чагын тешлә­ремдә күрәм. Туган илемнең матур табигате минем өчен бетмәс-төкәнмәс дәрт чишмәсе; лирик әсәрләр, күтә­ренке рухлы кырлар язарга мине шул илһамландыра.

1966 елда да мин туган илемнең сокландыргыч табигате белән мавы­гып, «женләнеп» яшәячәкмен. Кыска шигырьләр һәм кырлар жанрын дә­вам иткән хәлдә, аларны заман ту­рында уйлануларга, совет кешесенең тойгыларына, кичерешләренә, хезмәт шатлыгына, дуслык-мәхәббәт пробле­маларына багышларга тырышачакмын.

Шулай ук киләчәктә мемуар жан­рында эшләүне дә дәвам итәргә уй­лыйм. Минем кебек олы яшьтәге ке­шеләрнең үтеп ниткән һәм сагынылган кадерле минутлары яңадан кай­тып, элеккедән дә матуррак, кадер­лерәк булып хәтер тәрәзәләренә чир­теп торалар. Биографиям андый көннәргә ярлы түгел. Мин — тормыш юлымда онытылмаслык вакыйгалар­ны очраткан, данлы кешеләрне күрү һәм алар белән аралашу бәхетенә ирешкән кеше. Ул вакыйгаларны язып, яшь буынга калдырмасам, аның алдында үз бурычымны үтәмә­гән кеше булып саналачакмын.

 

Атилла Расих

1964 һәм 1965 еллар истә калыр­лык бик күп мөһим вакыйгалар чоры булды. Мин аларның барысын санап чыгарга да батырчылык итмим. Инде әдәби хәрәкәт мәсьәләләренә һәм хо­сусән үземнең иҗатыма килгәндә, ул еллар минем өчен «Ике буйдак» исемле романымның дөньяга чыгуы белән истәлекле. Алтмыш дүртенче елда ул роман журналда басылды, ә алтмыш бишенче елда аерым китап булып чыкты.

Үзебезнең «Казан утлары»на 1966 елны «Каһарманнар юлы» исемле яңа романымны тәкъдим итәчәкмен.

Иҗат планнарым шактый. Октябрь­ның 50 еллыгы бәйрәменә мин баш­лыча ялкынлы революционерыбыз Хөсәен Ямашев образын тудырырга телим. Мин аны шул бөек датага ба­гышлап язам да. Драматургия өлкә­сендә көч сынап каравымны да дәвам иттерәчәкмен. Режиссер Ширъяздан Сарымсаков белән бергәләп, минем прозаик әсәрләрем мотивлары буен­ча, ике сәхнә әсәре өстендә эшлибез. Берсе аның «Ике буйдак», ә икенче­сенең әле исеме юн. Бары шул кадәресен әйтә алам, анысы авыл яшь­ләре тормышыннан. Сузне тагы да дәвам иттерергә булыр иде. Ләкин теләкләр әз генә дә тормышка аша башламаган килеш алдан ук лаф ору уңайсыз.

 

Рафаил Төхвәтуллин

1965 елда минем «Тамчылар ни сөйли» дигән яңа повестем аерым китап булып басылып чыкты. Ләкин иҗади елымның тагын да истәлек­лерәк бер хәтирәсе бар әле. 1965 ел­да мин, кайбер каләмдәш дусларым­ның сәерсенеп җилкә сикертеп кую­ларына карамастан, тоттым да, дра­матургиядә дә каләм тибрәтеп алдым: «Гашыйклар урамы» дигән лирик ко­медия яздым. Яңа жанр җиңел генә бирелмәде, әлбәттә. Әйтергә кирәк, пьесаның беренче вариантын Язучы­лар союзының үзебезнең Әлмәт бүле­гендә укып карагач, чәчләрем үрә то­рырлык тәнкыйть уты яуды өстемә. Чәчләр үрә торса торды, әмма дөрес тәнкыйть, дусларча тәнкыйть, яхшы­лыкка әйтелгән тәнкыйть иде бу. Кызарган яңаклардан кайнар тирне сөртеп ташлап, җиңнәрне тагы да ныклабрак сызганырга туры килде. Пьеса белән Әлмәт дәүләт драма теат­ры да кызыксынды. Юк, кызыксы­нып кына калмады. Театрның баш ре­жиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла ага Юсу­пов үзенең бай тәҗрибәсе белән миңа зур ярдәмгә килде. Әнә шулай иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсендә туган спектакль тиздән Әлмәт дәүләт драма театры артистлары башкаруында сәх­нәгә менәчәк.

Киләчәк планнармы? Иң беренче — языла башлаган әсәремне төгәлләү. Ул хәзергә әле шартлы рәвештә «Агым су» дип атала һәм һәр бүлеге аерым хикәя дә була алырлык бер бөтен повесть булачак. (Һәрхәлдә, шундый композицион мөкәмәллеккә омтылам.) Бу әсәремдә кара алтын да таба торган, иген дә үстерә торган нефть ягы авылы кешеләрен күрсә­тергә тырышачакмын. 1966 елда «Ка­зан утларыпнда шушы әсәрем белән катнаша алсам иде.

 

Гали Хуҗиев

Үсмер чакның шундый хатирәсе һич онытылмый: безнең Кайбыч як­ларында гектарның биштән бер өле­ше чамасын «ярымбиш» дип йөртәләр иде. Син шул ярымбишне сөреп бе­тергәч. җир башына басып, маңгай тирләрен сөртә-сөртә, уйланып тора­сың: бу җир быел безне нәрсә белән сөендерер, безнең хуҗалыкка күпме уңыш бирер?..

Ул заманнар инде ерак калды. Ва­кыт оча да оча... Дөнья мәшәкатьлә­ре, иҗат өметләре белән мавыгып йөри торгач, тагын бер ел үтеп кит­те, гомер җырыбызның тагын бер ярымбишен сөреп бетердек. Иҗат мәйданыбызны — поэзиябез кырын күздән кичерәбез: аның быелгы уңышы нинди? Аңа һәркайсыбыз күпме өлеш өстәде?

Илебез Совет властеның илле ел­лыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Шул уңай белән, мин Туган илебезне «Пла­нетабыз күгендә салават күпере» ди­гән шигыремдә гәүдәләндерергә ом­тылдым. Язгы, ягъни җәйге җылы яң­гырдан соң пәйда булган салават кү­перенә сокланып карап та туймый­сың, ул инде, акрын-акрын сүнеп, юкка да чыга.

Бар бит аның сүнми торганы да.

Ильич күңеле аша кабынган: Тора күренеп бөтен планетага. Карасаң да кайсы ягыннан.

Владимир Ильичның тууына озак­ламый йөз ел тулачак. Юлбашчыбыз турында яңа поэтик фикер әйтергә теләп, үткән ел мин аны күреп бел­гән кешеләрне эзләп табарга тырыш­тым. Татарстанның Чаллы районы, Бинлән авылында карт коммунистка Нурдидә апа Бухарметова яши икән. Ул Советларның II Бөтенсоюз съез­дында һәм В. И. Ленинны күмүдә кат­нашкан. «Күңел яктысы» исемле әсәремдә мин аның шул көннәрдә күргәннәрен, кичергәннәрен, юлбаш­чыбыз турындагы уй-фикерләрен ча­гылдырдым.

Илебез 1966 елга экономика һәм культура төзелеше өлкәсендә гаять зур уңышлар белән, яңадан-яңа үр­ләр яулап алырга ялкынлы омтылыш белән керә. Яңа елга безнең дә үз иҗат планнарыбыз һәм өметләребез бар. Журнал укучыларына билгеле булганча, мин, күп еллардан бирле, Юлиус Фучик турында «Вөҗдан сүзе» исемле поэма өстендә эшлим. Аның лейтмотивы:

Ярата идем мин сезне.

Кешеләр, уяу булыгыз! •

Үткән ел, каләмдәш иптәшләрнең тәнкыйть фикерләрен искә алып, әсәрне яңадан эшләп чыктым. Кирәк була икән, быел тагын ныгытып эш­ләргә әзер торам.

Моңардан тыш, журналда яңа ши­гырьләр белән катнашырмын дип өметләнәм.

 

Ибраһим Салахов

Күптән түгел генә Целиноградтан кайттым, ничектер үтә куанып, ка­натланып, язасым килеп кайттым. Анда Казагыстан язучылары җыел­ган иде.

Гасырлар буенча йокымсырап ят­кан Казагыстан даласы уянды. Мил­лионлаган гектар җәйләүләр иген ба­суларына әйләнде. Ул далада хәзер йөзләгән калалар күтәрелде. Бу —Коммунистлар партиясенең чакыруы буенча далага килгән совет кеше­ләренең хәләл көче һәм фидакарьле­ге. Менә шушы гади кешеләрнең бөек хезмәтен без үзебезнең әсәрләрдә тулысынча чагылдыра алдыкмы соң? Әдәбиятта югары художестволылык нәрсә? Социалистик реализм бездән нәрсәне таләп итә?

Язучылар ике көн буенча, дулкын­ланып, янып-көеп, әнә шул һәм баш­ка сорауларга җавап эзләделәр, бә­хәсләштеләр һәм фикер алыштылар. Бик кызыклы һәм файдалы булды бу сөйләшү.

Инде иҗат планнарым турында. Көндезләрен мин кооперация эшен­дә. Иҗатка бары төн һәм ял көннә­ре генә кала. Утырырга-утырырга, туктаусыз язарга кирәк. Хәзер берь­юлы өч әсәр өстендә эшлим. Берен­чесе — Күкчәтау турында лирик ши­гырьләр циклы. Икенчесе — Колыма алтын приискалары турында повесть. (Мин анда үзем биш ел буена алтын эзләдем бит.) Өченчесе — Күкчәтау якларында гражданнар сугышы чо­рын чагылдырган романга материал җыям. Билгеле, бу бик зур, катлау­лы һәм шуның белән бергә гаҗәп ти­ран сюжетлы тема. Уйлаганча очлап чыга алсам, бу әсәр Октябрьның 50 еллыгына иҗади бүләгем булыр иде

Минем Сафа җизнинең атасы — Фәхретдин Мифтахетдин углы ша­гыйрь булган. Аның «Шаһмаран» һәм «Сал-сал» исемле героин поэма дастаннары 1900 елларда Казан уни­верситеты басмаханәсендә басы­лып чыга. Моннан башка аның дөньяга чыкмаган бик күп шигъри әсәрләре була. Билгеле, күбесе кулдан-кулга йөреп югалган. Ләкин бу әсәрләрнең берникадәресе улы Сафа җизнидә, кызы Зәйнәп апада саклана. Татар әдәбияты өлкәсендә байтак хезмәт күрсәтеп, әлегә кадәр үзенә тиешле урынны ала алмаган, бөтен­ләй онытылган шагыйрь Фәхретдин турында тарихи материал әзерлим.

Шулай ун Галимҗан ага Ибраһимовның соңгы көннәре турында язылган истәлегем бар. Мин бу әсәр­ләрне «Казан утлары«на тәкъдим итәргә уйлыйм.