Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уйлар, планнар

Гамил Афзал:

Мин шушы елның октябрь аенда «Өянкеләр моңы» исемле шигырьләр җыентыгымны тәмамлап, нәшриятка тапшырдым. «Өянкеләр моңы» соңгы елларда язылган лирик һәм сатирик әсәрләрдән тора. Лирика бүлегендә совет халкының рухи байлыгын, тор­мышның матурлыгын һәм катлаулы-лыгын, Ватан, Ленин образларын ча­ гылдырырга тырыштым.

Ә юмор-сатира дигәнендә, тискәре күренешләрне тәнкыйтьләдем.

Бөек Октябрьның 50 еллыгын яңа җыентык белән каршы алам. Әле исе­ме куелмаган яңа китабымда граж­данлык лирикасынана урын бире­лә. Анда Ленин, революция, халык күңеленең матурлыгы, коммунизм төзүче кешеләрнең җиңелмәс рухы тасвирлана. Бу яңа китабым 1967 ел урталарында дөньяга чыгар дип өмет итәм.

 

Шәүкәт Галиев:

Университетның фольклор экспе­дициясе белән ике ел рәттән Пермь һәм Курган өлкәләрендә булдым. «Сөзгән үгез маҗаралары» исемле, ун әкәмәттән торган яңа юмористик поэ­маның ачкычын әнә шул сәяхәт — халык иҗатының үзенчәлекле яңа үрнәкләре белән танышу бирде. Әсәрне журналга тәкъдим иттем, яңа ел башларында, ихтимал, укучылар кулына керер.

Соңгы вакытта мин күбрәк юмор- сатирага тартылдым, бугай. 1965 ел­гы «Уйларым-серләрем» исемле китапта, юмордан тыш, лирик парча­лар, шигырьләр дә урын алса, «Уены-чыны бергә» исемлесе (1966 елда чы­гачак) — бетенләй диярлек юмор-сатира. -Балалар ечен яратып язам. 1965 елда «Шәвәли» исемле. Г. Огородниковның мәзәк рәсемнәре белән бизәл­гән шаян шигырьләр китабым да дөнья күрде. Яңа елда балаларга бү­ләгем — «Шаян каләм» булыр. Мәскәүнең «Балалар әдәбияты» нәшрияты юмористик шигырьләрне русча чы­гара.

Заман, чордашлар турында лирик парчалар да язылгалый тора. Аларны туплап журналга бирермен дип уйлыйм

 

Гариф Ахунов:

1964 елда минем тәрҗемәмдә М. Шолоховның «Тык Дон» рома­нының дүртенче китабы басылды.

Шул ук елны «Хыялый Хәйрүш егетләре» дигән повесть тәмамладым.

Октябрь азакларында Мәскәүдә үт­кәрелгән татар әдәбияты атналыгын­ да катнаштым. 1965 елның май ба­шында Әлмәт дәүләт драма театры «Утлар яна учакта» исемле драмам­ны сәхнәгә куйды. Моны иҗат тор­мышымдагы иң шатлыклы вакыйга­ларның берсе дип саныйм. 1965 ел минем өчен тагын да бер ягы белән аеруча истәлекле булды: Язучылар союзының Әлмәт бүлеге тәкъдиме буенча. Мәскәүдә ике ай­лык курсларда укып кайттым. СССР язучылар Союзы тарафыннан, Бөек Октябрьның 50 еллыгына һәм В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу­га багышлап, әдәби институт кар­ шында оештырылган бу курсларның максаты тарихи-революцион темага язучы авторларның эшенә ярдәм итү

 иде. Иҗат эшебезгә кагылышлы мах­сус лекцияләрдән тыш, без, Советлар Союзының терле ягыннан җыелган 35 язучы (Татарстаннан Атилла ага Расих һәм мин), Мәскәүнең күп кенә музейларында, архивларда булдык.

Революция бишеге Ленинградка сәя­хәт кылып, 10 көн буена тарихи-революцион урыннарны карадык. Легендар «Аврора», Разлив һәм Ленин шалашы, Смольный, Эрмитаж, Луш­ кино шәһәре. Петропавловский кре­посте. Бәен Ватан сугышы чорында­гы Ленинград оборонасы һәм Кронш­тадт күңелдә зур тойгы калдырдылар, туган илебезгә, аның тарихи үткәненә ихтирамыбызны тагын да көчәйт­теләр. Шул ук вакытта күңелдә икен­че бер уй да кузгалды: шулай да без,

Татарстанның яшьрәк буын язучыла­ры, тарихыбызны начар беләбез икән.

Моңар, безнең үзебездән тыш, өлкән иптәшләребез дә гаепле булса кирәк.

Язучылар союзы идарәсе революцион теманы аз кузгата, шуңа күрә бүген­ге көнгә кадәр көнчыгышның бөек революционеры Мулланур Вахитов турында да роман язылмаган әле.

Гражданнар сугышы чорындагы та­ тар командирлары һәм татбригада турында да гаҗәеп материаллар бар икән ләбаса! Кыскасы. Мәскәү бездә революцион ут кабызды. Казанның үзендә һәм. бигрәк тә. читтә яшәүче авторлар өчен шушындый ун курс­ларны безнең үз союзыбыз оештыр­ ганда да шәп булыр иде. Беренче империалистик сугышларны ук күр­гән Идрис ага Туктарлар. Совет влас­теның беренче елларыннан поэзия сафына баскан Хәсән Туфаннар һәм Нәкый Исәнбәтләр яшь язучыларда шундый ялкынны кабыза алырлар иде.

Октябрьның 50 еллыгына мин Та­ тарстан турында документаль по­весть тәмамлап киләм. Бу әсәр урта яшьтәге мәктәп балаларына адресла­на һәм Мәскәүнең «Детгиз» нәшрияты заказы буенча языла. Бая әйткән ике айлык курсларда булу — повестьны язуга күп ярдәм итте. Моңардан тыш, Октябрьның 50 еллыгына «Кай­сыгыз комиссар?» исемле пьеса язам. 1966 елда «Юлдаш» исемле рома­нымны язуны давам итәрмен дип уй­лыйм.

Язылып бетеп, «комын сеңдерер­гә» куйган өч хикәям бар. 1966 елда «Казан утлары»на шул хикәяләремне, нефтьчеләр турында очерклар һәм, элекке гадәтемне искә төшереп, бер­ ничә әдәби тәнкыйть мәкаләсе би­рергә ниятем бар.

 

Мөхәммәт Гайнуллин:

Берничә еллар XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасына ка­раган материалларны өйрәнү өстен­ дә утырдым. Мине, бигрәк тә, 1905 ел революциясе тәэсирендә мәйданга килгән вакытлы матбугат һәм аның әдәбиятыбыз үсешенә ясаган йогын­тысы кызыксындырды. 1964—65 елларда Татарстан китап нәшриятына әдәбиятыбызның бөтен жанрларын (публицистика, әдәби тән­ кыйть. поэзия, драма, проза) эченә алган «Татарская литература и пуб­лицистика начала XX века» исемле бер хезмәт тапшырдым. Ул хәзер производствода, ел башларына басы­лып чыкса кирәк. Мин бу китапта шул чор әдәбиятыбыз букетының ро­заларына гына түгел, аерым кечерәк чәчәкләргә һәм букет бәйләмен тулы­ландырып торган яшел үләннәргә дә игътибар һәм урын бирергә тырыш­тым. Мәгълүм булганча, Габдулла Ту­кай, Фатих Әмирхан, Галимжан Ибраһимовлар янәшәсендә талантлары буенча алардан түбәнрәк дәрәжәдә торган йөзләрчә язучыларыбыз булган. һәм культурабыз үсешенә алар да аз өлеш кертмәгәннәр бит. Һәр халыкның әдәбияты башка милли әдәбиятлар белән тыгыз бәйлә­нештә үсә. Мине бу тема күптәннән җәлеп итеп килә. «Горький и татар­ская литература-. «Толстой һәм та­ тар әдәбияты». «Чынлык көче» кебек мәкаләләрем шул юлдагы беренче башлангычлар иде. Мин хәзер Идел- Урал буе халыклары әдәбиятларында­гы үзара бәйләнеш мәсьәләсе өстендә эшлим. Халыклар дуслыгының һәм үзара ярдәмләшүнең әдәбиятта чагы­лышын күрсәтү һәм шул хәлнең без­нең коммунизм төзүче халыклары­бызны интернационализм рухында тәрбияләүдә тоткан урынына басым ясау — куелган төп максат менә шул.

Шулар белән бергә, мине татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Ленин образы дигән яңа бер тема бик кы­зыксындыра. Өлкән язучыларның һәм хәзерге иптәшләрнең әсәрләрен­нән шул темага караган өзекләр, бөек җитәкчене үзен күреп белгән ке­шеләрнең (Г. Ибраһимов. С. Сәетгалиев. Б. Мансуров. В. Бахметьев һ. б.) истәлекләрен, халык җырларын, та­тар композиторлары әсәрләрен, Та­тарстан художникларының картина­ларын да кертеп, бер әдәби җыентык әзерләдем. «Безнең Ильич» дип исем­ ләнгән бу җыентыкның татарчасы 1966 елда, ә рус телендәгесе юлбаш­чының тууына 100 ел тулу көненә басылып чыгар дип өметләнәм. 1966 елда «Казан утлары» журна­лына бер-ике мәкалә бирермен дип ышанам. Шулардай, беренче чиратта, мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның үлүенә 100 ел тулу уңае белән, кече­ рәк мәкалә һәм аның казакъ мәгъ­рифәтчесе Чокан Вәлихановка һәм күренекле тарихчыбыз Шиһап Мәрҗәнигә язган хатларын, Тукайның 80 еллыгы уңае белән. «Тукай иҗа­тында ода жанры һәм татар совет әдәбиятында аның традициясе» дигән темага мәкалә бирергә планлаштырам.

 

Ибраһим Нуруллин:

Такташка ерак киләчәк булып кү­ренгән «илле еллык»ның без бусага төбендә. Табигый, тормышны, эшне, иҗат планнарын шушы дулкынлан­дыргыч зур датага бәйләп карыйсы килә.

Нинди хезмәтем белән каршы алыр­га уйлыйм соң Октябрьның илле ел­лыгын? Хәзер мин татар әдәбиятында критик реализмның яралуы, үсеп-ныгып китүе турындагы монография өстендә эшлим. Моны мин тарихка чуму, заман таләпләреннән читкә китү димәс идем. Үткәнен тикшерүдән башка, әдәбиятның бугенге хәлен аң­лау, киләчәк юлын күз алдына ките­рү мөмкин түгел. Олы бәйрәмгә бу хезмәт китап булып чыгармы, белмим, әмма ул нәшрият кухнясына барып керер дип өметләнәм. 1964 — 65 еллардан зарлану гөнаһ булыр иде. «Образлар дөньясында» исеме астында әдәби-тәнкыйть мәка­ләләре җыентыгым, «Тукай иҗаты» дигән китабым чыкты. «Тукай Петербургта» исемле пьеса һәм «XX йөз башы татар әдәбияты» дип атала тор­ган зур китабым яңа елга кадәр дөнья күрер дип ышанам.

Иҗат планнары? Безнең эштә план бик үзгәрүчән бит ул. Шулай да ча­ма белән әйтергә мөмкин. Төп эш, әл­бәттә, югарыда телгә алынган моно­графия. Моннан тыш журналга мәка­ләләр белән катнашырга уйлыйм. Әдә­би иҗатка да кул кычыткалап тора.

Тукай турында хикәяләр циклы язган идем. Кайберләре белән укучылар та­ныш инде. Вакыт мөмкинлек биргән дәрәҗәдә шул эшне дәвам иттерергә исәп бар. Сер итеп кенә әйткәндә, Тукай турында зуррак «тоташ» әсәр язу хыялы да юк түгел. Анысы әле киләчәк эше.

 

Нил Юзиев:

1. Уралда үткәрелгән бер әдәби ки­чә ничектер күңелгә тирән эз калды­рып, уелып калган. Казан дәүләт университеты студентларыннан оеш­тырылган фольклор экспедициясе ва­кытында без әдәби кичәләрне аз оештырмыйбыз. Ләкин Муса Җәлил колхозында булып узганы (Пермь өл­кәсе, Кунгур районы) аеруча истәлекле булды. Шагыйрь Шәүкәт Галиев (ул соңгы елларда безнең экспедиция­нең даими члены булып китте), мин һәм бер төркем студентлар билгелән­гән вакытка Кәнәбик авылына килеп җиткәч, халыкның күплегеннән сөен­дек тә, беркадәр аптырабрак та калдык. Клуб шыгрым тулы булып чык­ты, урамга күп санлы машиналар тезелгән, ә алар янында тагын берни­ чә клубка сыярлык бәйрәмчә киенгән халык төркеме. Җыйнаулашып уйлый торгач, колхоз председателе бер ори­гиналь фикер әйтел ташлады: — Әллә сабан туй мәйданында үт­кәрикме? Күрше авылларны да кире борып җибәрү килешмәс бит, агай-эне. Берсенең дә Казан хәтле Казан­нан килгән кунакларны күрмичә, сүзләрен ишетмичә кайтып китәсе килмәс.

Сабантуй мәйданы әдәби кичә өчен, чыннан да, бик кулай булып чыкты. Төнге күктә — поэзиянең ае­рылмас юлдашлары ай, йолдызлар.

Якында гына биек таулар тезмәсе кү­тәрелгән, тау аслап безнең яннан гы­на елга агып ята. Ә алда — халык, ха­лык. Әйтерсең лә, сабан туй. Күрше авыллардан килгән машиналар да эш­кә ярап куйды. Икесен бергә янәшә куеп, бортларын төшереп, «сәхнә» ясадылар. Өч машина өч яктан фара­лары белән «сәхнә»не яктыртып җи­бәрде. Көрәшчеләр көч сынаша тор­ган мәйданга бу юлы шигырь чыкты. Шигырьне дә, көрәшне карагандай ук, кызыксыну һәм ярату белән тыңладылар.

Башка авылларда мондый ун шигъ­ри тамашага тап булмасак та, без һәр авылда халыкның әдәбиятка шундый тирән омтылышы белән очраштык.

Ерактагы Урал авылларында да бү­генге язучыларның әсәрләрен яратып тыңлыйлар, артистларны,язучыларны сагынып көтәләр. Әмма бу көтүләр

еш кына нәтиҗәсез булып чыга. Ар­тистлар онытканда бер генә килеп чыгалар, язучыларның да без йөргән Пермь һәм Курган як авылларында моңача булганнары юк иде. Бездә соңгы вакытларда районнарда әдә­би атналыклар үткәрү йолага ке­реп китте. Менә шундый әдәби атналыкларның берничәсен Урал өл­кәләрендә дә үткәреп аласы иде. Дө­рес, язучылар шәһәр-авылларда ника­дәр еш булмасыннар, алар барыбер барлык укучылары белән очрашып бетерә алмаячаклар. Шушы уңай бе­лән минем тагын бер тәкъдим кертә­сем килә: җырчы артистларның җыр­ларын, композиторларның симфоник, инструменталь музыкаларын грам-пластинкаларга язып алган кебек, ае­рым язучыларның тавышларын грам- пластинналарга язып таратырга иде.

Әйтик, Г. Баширов, Н Исәнбәт. И. Га­ зи яки Г. Әпсәләмовның үз әсәрләре­нең язылу тарихы турында сөйләве.

Ф. Хөсни, Ә. Еники. Р. Төхфәтуллиннарның үз хикәяләрен укуы. X. Ту­фан, С. Хәким, Ш. Маннур, ә. Давы­дов. Н. Дәүли һ. б. шагыйрьләрнең үз шигырьләрен башкаруы укучы өчен нинди кызыклы һәм мавыктыр­гыч күренеш булыр иде.

Граммафон пластинкаларына язу күптән уйлап чыгарылуга карамас­тан, безнең оятыбызга каршы. Г. Ту­кайның да. С. Рәмиев. Ф. Әмирхан­нарның да. Һ. Такташ, Г. Ибрапимовларның да, хәтта алай гынамы әле.

М. Җәлил. Г. Кутуй. Ф. Кәрим кебек XX гасыр урталарына хәтле диярлек яшәгән атаклы әдипләребезнең дә тавышларын язып кала алмаганбыз Бу өлкәдәге ваемсызлыкка 1966 елда, ниһаять, чик куелсын иде. Ерак тай­гада яки чирәм җирләрендә яшәгән, котыпта яки экваторда йөзгән әдәби­ ят сөючеләр Горький, Маяковский, Куприн тавышларын ишетү белән бергә, бүгенге татар әдипләрен дә тыңлау бәхетенә ирешсеннәр иде. Үткән еллардагы кызыклы эшләр­нең берсе — ул архивларда «казыну» булды. Эзләнә торгач, үзең өчен дә, әдәбият тарихы өчен дә әһәмиятле до­кументларга очрап куясың. Алар теге яки бу язучыны яңа яктан ачып җи­бәрәләр. Мәсәлән. Мәхмүт Галәүнең үз кулы белән язган автобиография­сен мин әнә шундый кызыклы һәм әһәмиятле документларның берсе дип саныйм. Бу автобиографик язма М. Галәү тормышының яңача аз билгеле язучының татар үсешендәге һәм ролен тагы да иҗатының  якларын ачыклый, иҗтимагый фикер әдәби процесста күтәрә. М. Галәү 7 елларда социаль- демократлар партиясендә член булып торуы. Астрахань большевикларының яшерен төркемендә эш алып баруы. революцион «Туп» журналы чыгаруда актив катнашуы, исемсез брошюраларның авторы булуы турында, ох­ранка тарафыннан эзәрлекләнүе ту­ рында яза. М. Галәү «Кармак» журна­ лында эшләгәндә дингә каршы язган бер мәкаләсе өчен 1916 елны Орен­бург округ суды тарафыннан бер ел­га иркеннән мәхрүм ителүгә дә хөкем ителә. Болар барысы да М. Га­ләү иҗатын ныклабрак тикшерүне һәм яңачарак бәяләүне сорый торган яңа фактлар. Шушы уңайдан М. Галәүнең иҗат мирасына салкынча ка­рашның 20 — 30 елларда гына түгел, әлегәчә яшәп килүен әйтәсе килә.

М. Галәү әдәби мирасы комиссиясе­нең ул вакыттагы исән членнары Ә. Фәйзи. М. Максудлар әдипнең та­ тарча өч томлыгын бастыру турында әллә кайчан ук инде эш кузгатканнар иде. Ләкин бу эш башланган килеш торып калды. Вакытында М. Галәү ро­маннары А. М. Горький ярдәмендә рус телендә дөнья күргәннәр иде. «Канлы тамгалар»кебек атаклы романы татар­ ча әлегәчә басылганы юк. Татар иҗтимагый-политик фикер хәрәкәте та­рихында, әдәбият мәйданында тирән эз калдырган бу язучының исемен Октябрьның 50 еллыгына багышлап чыгарылган әсәрләр арасында очрата­сы килә. Бу бәйрәмне әзерләүдә тере­ләр генә түгел, үзләренең олы эшләре белән үлгәннәр дә катнаштылар тү­гелме соң?!

Әхмәт Фәйзинең сеңелесе Зәйнәп апа белән бергә миңа Әхмәт Фәйзи әсәрләренең өченче томын әзерләүдә катнашырга туры килде. Бу соңгы томга язучының драматик әсәрләре һәм публицистикасы урнаштырылыр­га тиеш иде. Томга материаллар туп­лау барышында миңа Ә. Фәйзи драма­тург буларан бөтенләй яңадан һәм яңа яктан ачылып китте. Без Ә. Фәй­зине басылган берничә пьесасы буен­ча гына беләбез икән. Ә аның 30, 40, 50 елларда язылган драма әсәрләре­нең күпчелеге беркайда да басылма­ган булып чыкты. Аларның байтагы бүгенге репертуарда да урын алыр­лык чын сәнгать әсәрләре. Либретто­лары турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Менә, мәсәлән. «Зөлхәбирә» либреттосы. Ул гажәп матур шигъри тел белән, драма һәм музыка законна­рын тирән тоеп, халык ижаты әсәрлә­реннән файдаланып язылган. Ша­гыйрь либретто өстендә озак вакыт­лар эшләгән, кат-кат төзәткән. Опера сәхнәсе һәм композитор өчен бу зур табыш “ торгач, аңа 40 елларда ук Мозаффаров тарафыннан язылганлыгы мәгълүм булды, композитор өендә булып, либреттога сылтау ителеп, чирек гасыр үле капитал булып яткан шушы операның бер шкаф тулы клавирларын да күрергә туры килде. Нинди байлык ни­чә еллар буе әрәм ята! Операның либреттосы үзенең идея эчтәлеге.

Әгәр музыка да шул югарылыкта язылса, бу әсәр безнең опера сәнгатен бизәүче әсәрләрнең берсенә әверелер иде. Композиторлар союзы Һәм М. Җәлил исемендәге та­тар опера һәм балет театры татар хатын-кызларының Октябрьга кадәрге фаҗигале язмышлары турында сөйләүче бу операга кабат әйләнеп кай тып, аны сәхнәдә җанландыру турын­да тиешле чаралар күрергә тиешләр дип уйлыйм.

Укучыга билгесез мондый әсәрләр Ә. Фәйзи архивында гаять күп. Җыя һәм сайлый торгач Ә. Фәйзинең дра­ма әсәрләре үзләре генә еч томлык күләм алды. Сайлый торгач аны ике томлык күләмдә нәшриятка тапшыр­дык. Рецензент та аларны тулы ки­ леш чыгару фикерен куәтләде. Лә­кин хәзер ул драма әсәрләренең байтагы кабат архивта торып калды.

Шулай ук бай публицистикасы да бу өч томга сыймады. Теләк итеп әйтәсе килә: киләчәктә нәшрият Ә. Фәйзи­нең бу өч томга керми калган әйберләрен дә укучыга җиткерү турында уйласын, чараларын күрсен иде.

 

Газиз Мөхәммәтшин:

Узган елны мин РСФСР язучыларының II съездында катнаштым.

Андагы сейләшүләр миндә күп кенә уйлар тудырды. Үзебез иҗат иткән әсәрләргә никадәр җаваплы карарга кирәклеген һәм халкыбыз алдындагы бурычларыбызның никадәр олы икәнлеген тагын бер тапкыр исемә төшерде.

Мин шул съезддан кайткач ике җы­ентык төзедем. Аларның беренчесе — «Кояш кызы». Бу җыентыкка унбиш яңа хикәя керде. Икенчесе балалар өчен. Исеме — «Бурзайлар командасы». Китапларның икесе дә быел Та­тарстан китап нәшриятында басылып чыгачак. «Казан утлары» журналына быел «Кояш кызы» дигән зур хикәямне һәм «Изге Галиәкбәр» исемле юмористик хикәямне бирәчәкмен.

Боек Октябрь Социалистик револю­циясенең 50 еллыгына багышлап нин­ди әсәр язармын — әлегә билгесез.

Чөнки башта берничә тема йөри, хә­зергә кайсына да туктала алганым юк. Ә язасы килә һәм язарга кирәк.

 

Эдуард Касыймов:

Сөекле халкыбыз һәм аның эчендә җанлы бер валчык булган мин дә җиңел сулап куйдык: иҗади хезмәт юлына аңсыздан куелган киртәләрне үткән ел партия җимереп ташлады.

Кешеләрнең күз карашында ышану һәм өмет чаткылары артты, алар җиргә хуҗаларча нык басып йөри башладылар һәм шул куанычка ку­шылып мин дә... Шөбһәсез, партиянең бу карарлары кырыс тарих битләренә иң күркәм хатирәләрнең берсе булып Бу ел көннәрем республика нефтьчеләренең тиңдәшсез тырыш хезмә­тен чагылдыруга багышланган повесть язу белән үтәр дип уйлыйм.

Журналга ике-өч хикәя, очерк һәм тирән нефть ятмаларына юл салучы бораулаучылар, геологлар турында язылган пьесамны (җәйге айларда) тәкъдим итәргә исәплим. Өлгерсәм, ел азагында повестьны да тапшырырга ният юк түгел.

Бөек азатлык революциясенең һәм Республикабызның 50 еллыгын зур­рак күләмле проза әсәре һәм туган­ даш халыклар дуслыгын сурәтләгән хикәяләр циклы белән каршылау те­ләген хыялымда һәм күңелем түрендә тотам.