Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЮРКОЛОГЛАР КИҢӘШМӘСЕ

1956 елдан башлап, ике елга бер мәртә­ бә, терки телләр диалектларын өйрәнүче тел белгечләренең региональ киңәшмәләре үткәрелеп килә. Бу эшне СССР Фәннәр академиясе Тел белеме институтының төрки телләр секторы һәм Әзербәйҗан ССР Фәннәр академиясенең Низами исемендәге әдәбият һәм тел институтлары башлап җи­ бәргән иде.

Тюркологларның чираттагы V Бөтен­ союз киңәшмәсе узган елның 5—8 октя­ брендә Баку шәһәрендә үткәрелде. Киңәш­ мәгә илебезнең төрле почмакларында яшәү­ че йөзгә якын вәкил килгән иде. Киңәшмә гомумтөрки лингвистик атлас төзү мәсьәлә­ ләре турында сөйләшү белән башланды.

Докладчылар да, чыгыш ясаучылар да ки­ ңәшмәгә куелган проблеманың гаять әһә­ миятле, актуаль булуын билгеләп үттеләр.

Төрки телләрне һәм аларның диалектларын бер-берсеинән аера торган төп күренешләр­ нең таралышын күзәтүне төрки халыклары яшәгән бөтен территория күләмендә алып барырга кирәк, диделәр алар. Моның өчен исә гомумтөрки лингвистик атлас кирәк.

Бары шундый атлас төзегәндә генә төрки телләр тарихына караган кайбер бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә, ул телләрне төркем­ ләргә һәм чагыштырмалы тарихи метод бе­ лән өйрәнергә мөмкинлек туачак Бу атлас төрки халыкларның тарихын өйрәнү өчен дә бай материал бирәчәк.

Киңәшмәдә гомумтөрки лингвистик ат­ ласны әзерләү мәсьәләләренә караган док­ ладлар белән күренекле профессорлардан Н. А. Баскаков һәм Э. В. Севортян чыкты.

Әзербәйҗан, үзбәк, төркмән, чуваш теллә­ ренең диалектологик атласларын төзү ту­ рында Р. А. Рөстәмов, М. И. Исламов (Баку), Б. Җ. Җураев (Ташкент), Р. Бер­ дыев (Ашхабад) һәм Л. П. Сергеев (Ча- баксар) иптәшләр сөйләде.

Атлас төзү Бөтенсоюз күләмендә алып барылырга тиешле эш итеп билгеләнде.

Атлас төзүгә әзерлек һәм оештыру эш­ ләрен алып бару өчен Әзербәйҗан ССР Фәннәр академиясе академигы М. Ш. Шира- лнев председательлегендә оештыру комите­ ты төзелде. Комитетка күренекле профес­

сорлар Һәм төрле өлкәләрдә яшәүче тюр­ кологларның вәкилләре дә кертелде.

Киңәшмәдә тикшерелгән әһәмиятле мәсьәләләрнең икенчесе — төрки телләрнең диалектологик сүзлекләрен төзү.

Филология фәннәре докторы Ф. А. Аб­ дуллаев (Ташкент), К- М. Гасанов, Б. М.

Тагиев (Баку), Н. X. Максутоваларның (Уфа) докладларында диалектологик сүз­ лек төзү принциплары яктыртылган иде.

Тарихи диалектология мәсьәләләренә караган докладлар белән Төркмәнстан ССР Фәннәр академиясенең член-коррес- понденты 3. Б. Мухаметова, әзербәйҗан тел белгече М. Ш, Рагимов, Г. Ф Благова (Мәскәү) һәм X. Д. Данияров (Самарканд).

А. А. Дарбееваларның (Мәскәү) төрки тел мәсьәләләренә багышланган докладлары кы­ зыксыну белән тыңланды. Польша Фәннәр академиясе академигы А. А. Зайчонков- ский, төрки тел истәлеге !Мукадднмат-ал- адәб» буенча алып барган тарихи эзләнүлә­ ре турында сөйләп, киләчәктәге эш план­ нары белән таныштырды. Венгрия Фәннәр академиясе профессоры Г. А. Хазаи төрек теленең тарихи диалектологиясенә караган мәсьәләләрне яңа, статистик алымнар белән өйрәнү тәҗрибәсенә тукталды.

Киңәшмәдә тагын, төрле республика­ ларда һәм өлкәләрдә алып барылган диа­ лектологик эшләр һәм аларның фәнни нә­ тиҗәләре белән уртаклашу тәртибендә, Ә. Ишаев (Ташкент), Д. Амансарыев (Аш­ хабад), Д. Г. Тумашева (Казан), Ш. Са- рыбаев, С. Омарбеков (Алма-Ата), Е. В. Гу- диашвили (Тбилиси), Б. П. Тукан (Киши­ нев), М. С. Воронкин (Якутия), Ц. Б. Цы- дендамбаев (Улан-Удэ), X. Д. Данияров (Сәмәрканд), Л. А. Покровская, Ә. Р. Те- нишев (Мәскәү) чыгышлары тыңланды.

Докладлар һәм чыгышлар буенча фикер алышуда Ч. Җафаров, Ю. 3. Ширвани (Ба­ ку), Е. И. Убрятова (Новосибирск), А. Ки- чиков (Калмык АССР), А. Җафарлы, (Ки- ровобад) һ. б. катнашты.

Чираттагы VI региональ координацион киңәшмәне 1968 елда Ташкент шәһәрендә чакырырга карар кылынды.

Д. ТУМАШЕВА,

Г. ЯКУПОВА.