ТАГЫН ДА ЯКТЫРАК ЯНСЫН!
Укучыларыбыз тәкъдим итә
Киләчәктә «Казан утлары»ның сыйфатын тагын да яхшырту теләге белән, журналның узган елгы тугызынчы санында редакция укучыларга түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итеп, алардан үзләренең журнал турындагы фикерләрен һәм тәкъдимнәрен язып җибәрүләрен үтенгән иде: 1. «Казан утлары»н («Совет әдәбияты»н) күптән укып киләсезме? Журналны яздырып аласызмы, әллә китапханәләрдән алып укыйсызмы? 2. Соңгы ике елда журналда чыккан материаллардан (проза, поэзия, әдәби тәнкыйть, очерклар һ. б.) кайсылары сезгә күбрәк ошады? 3. Нинди әйберләр сезгә ошамады һәм ни өчен? 4. Киләчәктә «Казан утлары» журналы битләрендә нинди материаллар укырга, нинди темалар яктыртылуын күрергә теләр идегез? 5. Журналның сыйфатын яхшырту буенча нинди тәкъдимнәрегез бар? 6. Профессиягез, яшегез.
Иң элек шуны әйтергә кирәк: әлеге сорауларга җавап бирүдә журнал укучылары бик актив катнаштылар, редакциягә йөзләрчә хат килде. Хатлар авторларының барысы да «Казан утлары»н яратып, кызыксынып укуларын әйткәннәр. «Мин,— дип яза, мәсәлән, Р. НУРИЕВА - республикабызның Тәкәнеш районыннан,— «Казан утлары»н бик сагынып, көтеп алам. Ул килер көннәр якынлашкач, сөенеч буласын сизеп, йөрәк алдан ук җилкенеп-җилкенеп тибә башлый. Журнал килгәч, аны, бик зур хәзинәдәй күреп, почта ящигыннан ипләп кенә алам да, күкрәгемә кысып, йөгереп өйгә керәм. Ләкин укырга тотынмыйм әле. Соңыннан мине борчып, фикерләремне бүлдермәсеннәр өчен, башта өйдәге эшләремне тиз-тиз эшләргә тотынам. Шулай итеп «бөтен дөньяга» тынычлык урнаштыргач, журналны кулга алам дз анда сурәтләнгән вакыйгалар дөньясына кереп чумам. Моңарчы булган күңелсез уйларым, хәсрәтләрем (дөнья булгач андый вакытлар да була) — барысы да онытыла. Аларга минем башта урын калмый хәзер. Ике-өч көн буена, ягъни журналны башыннан ахырына тикле бер сүзен дә калдырмыйча укып чыкканчы, әнә шундый рәхәт бер дөньяда яшим мин...» Хатлардан күренгәнчә, безгә язган иптәшләрнең барысы да диярлек «Казан утлары»н үзләре яздырып алалар икән. Редакциягә килгән хатларга тагын бер нәрсә хас: журнал укучыларының күпчелеге А. Расихның «Ике буйдак», Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» һәм Ш . Маннурның «Муса» романнарын аеруча яратып укуларын хәбәр иткәннәр.
Шул ук вакытта хат авторлары журналның сыйфатын яхшырту һәм аны тагын да кызыклырак иту өчен үзләренең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен дә белдергәннәр.
М. М АНСУРОВ (Саба районы, Т. Утар авылы), соңгы елларда журналда басылган әсәрләрнең күбесе шәһәр тормышын чагылдыруга багышланган булуын искәртеп үткәч, авыл тормышын, бигрәк тә, колхоз җитәкчеләрен, аларның үз эшләренә, колхозчыларга мөнәсәбәтен ачык һәм тирән итеп сурәтләгән романнарны, повестьларны һәм хикәяләрне күбрәк урнаштырырга тәкъдим итә. Ул хаклы, әлбәттә. Чыннан да, безнең әдипләребезнең берсе дә хәзерге колхоз тормышын һәм кешеләрен калку итеп, бөтен катлаулылыгы белән чагылдырган әсәр язганнары юк әле. Шулай итеп, бу мәсьәләдә эш язучыларга кайтып кала. Әгәр колхоз тормышы турында әйбәт итеп язылган әсәрләр булса — редакция аларны бик теләп басып чыгарырга әзер.
Березники шәһәрендә яшәүче С. ЗӘЙНЕТДИНОВА һәм А. НӘБИУЛИ Н (Кировск шәһәре) журналда сатира һәм юмор әсәрләренең бик аз һәм сирәк басылуы турында язалар. Шул ук фикерне башка укучылар да хәбәр иткәннәр. Зәннетдинова, Набиуллин һәм алар фикеренә кушылучы бик күп укучыларның, шул исәптән редакциянең дә, бу теләген язучыларыбыз искә алырлар, киләчәктә сатира һәм юмор әсәрләрен күбрәк иҗат итәрләр дип ышанасы килә.
Алай бик үк еш булмаса да, редакция журналда драма әсәрләрен дә урнаштырып килә иде. Күрәсең, алар гына укучыларның таләбен канәгатьләндереп җиткерә алмый торгандыр. «Без,— дип яза СУНИНОВ ГИБАДУЛЛА (Новосибирск өлкәсе, Госман авылы),— Татарстаннан читтә яшибез. Татар китаплары юк бездә, килеп җитми алар монда.
Татарча язылган пьесаларны сәхнәдә куярга бик теләсәк тә, китаплар булмагач, аларны һич тә таба алмыйбыз. Шуңа күрә сездән үтенәбез: журналыгызда авыл сәхнәләрендә уйнарлык берәр-икешәр пәрдәле драма әсәрләрен ешрак бастырсагыз икән».
Н. МӨБИНОВА (Куйбышев өлкәсе, Ново Бритовка авылы), X. ШӘЙХЕТДИНОВ (Караганда өлкәсе, Абай шәһәре). И. ЗӘЕТОВ (Караганда өлкәсе. Джезказган шәһә ре), Б. ХӨСНЕТДИН ОВА (Азнакай районы, Вахитов исемендәге совхоз), И. ГАЛИ МОВ (Актаныш районы, Яна Богады авылы) һәм башка иптәшләр дә журналда кечкенә күләмле драма әсәрләрен күбрәк урнаштырырга тәкъдим итәләр.
М. САЛАХОВ (Буа районы, Мещеряки авылы) рәсем сәнгате һәм Татарстан художниклары турындагы материалларга да киләчәктә күбрәк урын бирелүен үтенә.
Р ХӘЛИЛОВ (Пермь өлкәсе, Уинск авылы) киләчәктә өлкән язучыларыбызның иҗат практикалары турындагы мәкаләләрне журналда урнаштырып баруны гамәлгә кертергә тәкъдим итә һәм моның укучылар өчен дә, язучылык эшендә каләм сынап караучы яшьләр өчен дә файдалы булачагын әйтә. С. САФИН (Оренбург өлкәсе, Озерки авылы) дингә каршы язылган материалларны, сугыш турындагы истәлекләрне күбрәк урнаштыруны үтенә. Әле соңгы елларда гына генералларыбыздан Г. Сафиуллинның «Җинү юллары буйлап» Ф. Булатовның «Генерал язмалары» исемле зур күләмле истәлекләре һәм алардан тыш та кайбер сугыш чоры турындагы материалларның журналда басылып чыгуын искә алсак, бу өлкәдә укучыларыбыз үпкәләрлек эш юк кебек. Ә менә диннең асылын ачып салырлык җитди материаллар, чыннан да, журналда монарчы җитәрлек булмады диярлек. Әнә шул кимчелекне искә алып, редакция журналыбызның шушы саныннан Г. Гобәйнең «Коръән серләре» исемле повестын урнаштыра башлады.
Күп кенә укучылар журналның «Казан утлары» исеме белән басыла башлавында бик хуп күрәләр һәм, 1965 елда аның аеруча кызыклы, күп төрле материалларга бай булып чыга башлавын билгеләп үтү белән бергә, киләчәктә тагын да яхшыруын телиләр- «Казан утлары» тагын да яктырак янсын! диләр алар.
Укучыларыбыздан килгән хатлардагы игътибарга лаеклы фикерләр нигездә менә шулар, һәм алар эш барышында искә алыныр.
Үзләренең тәкъдимнәрен, журнал турындагы фикерләрен язып җибәргән барлык иптәшләргә дә редакция чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Хатлардан юллар
«Казан утлары»н мин 1932 елдан бирле күзәтеп барам. Кайсы елны яздырып, кайсы елны киосктан яки китапханәләрдән алып укыйм.
Журналны алгач та эчтәлеген карап чыгам. Яраткан авторларымнан Г. Афзал, Ш . Галиев шигырьләрен эзлим. Журналның соңгы номерында яшьләрдән өметлеләре күренә (№ 10). «Ак чәчәкләр»не үтереп мактыйлар, ә минемчә ул уртача гына тәэсир итә. Әйбәт җире күп, булмаганда ялгана.
Укучы буларак, журнал битләрендә сәнгать турындагы материалның күбрәк бирелүен теләр идем. Сәнгать «Казан утлары»нда болай үги бала булып кына яши тесле.
Моның белән килешәсе килми.
Тагын хәзерге вакытта исемнәре югалган авторларның язмышы, әсәрләре турында (Г. Рәхим, С. Сүнчәләй, М. Галәү, «Дим буе»ның авторы һ. б.) искә алып китү дә ярар иде. Алар үз заманында әдәбиятка азмы-күпме хезмәт иткән кешеләр.
Журналда урнаштырыла торган материалларның төрле, бай, бәхәсле булуы да кирәк. Югыйсә бер сызык сызылган — барыла да барыла. Дәверебез дулкын-дулкын, ә әдәби хәрәкәтебез талгынрак тоела.
Авторларның рәсемнәре, тарихи фотолар, художник язмалары, юл язмалары, истәлекләр, хатлар, юмор-сатира битләре күбрәк булсын иде. Кирәк алар.
ХӘЛӘПОВ К.
Әлмәт шәһәре.
Мин, Сафина Мәрзия, сезнең журналны 1959 елдан бирле яздырып алып, яратып укып киләм. Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», «Ак чәчәкләр» романнарын.
Ф. Хөснинең «Утызынчы ел» романын аеруча яратып укыдым. Ш. Галиев шигырьләре дә бик ошый миңа.
Мин 1941 елдан бирле Казагыстанда яшим, шунлыктан кайбер татар сүзләрен оныта да башлаган идем инде. Ә менә сезнең журналны алып укый башлагач, яңа дан тугандай булдым, яңадан саф татарча сөйләшергә өйрәндем. Мин татар укучысы өчен «Казан утлары»ннан яхшырак журнал юктыр дип уйлыйм. Хәер, бер мин генә түгел, минем белән яшәүче, бу хатка кул куючы башка иптәшләрем дә бик яратып укыйлар аны. Мин укып чыккан көнне үк, иптәшләрем аны алып китәләр дә чиратлап, кулдан-кулга йөртеп укырга тотыналар. Безнең якларга татар китаплары килеп җитмәгәнлектән, татарча китап укырга тилмереп торучылар күп монда. Казагыстанда яшәсәк тә, без үзебезнең Татарстан сәнгате һәм культурасы белән кызык сынып барабыз, аның үсешенә сөенәбез, горурланабыз. «Казан утлары»нда басылган әсәрләрне укыганда без үзебезне туганнарыбыз арасында йөргән кебек хис итәбез.
Хәзер Ш. Маннурның «Муса» романын бик кызыксынып укыйбыз. Журналның һәр санын түземсезлек белән көтеп алабыз.
САФИНА М.
МУКТЫБАЕВА Н
НАСИРОВА Н.
АБРАХМАНОВА М.
Целиноград өлкәсе.
Ак Күл станциясе.
Журналыгызның 1965 елгы 9 нчы санында басылган сорауларны укы гач, мин дә үз уй-фикерләремне язарга булдым. «Казан утлары»н («Совет әдәбияты»н) мин 1950 елдан бирле укып киләм. 1960 елга кадәр авыл китапханәсеннән алып укый идем, аннары, эшли башлагач, үзем язылып ала башладым.
Дөресен генә әйткәндә, журналда басылып килгән барлык жанр әсәрләре дә ошый миңа. Анда басылган барлык материалларны да бии яратып укыйм. Ләкин минем аеруча яраткан язучым бар. Ул — Әмирхан Еники. Аның әсәрләре мине бик дулкынландыра. Мин аны татар язучылары арасында иң талантлысы дип саныйм. Дөрес, аның зур полотнолы романнар иҗат иткәне юк әле. Әмма ничек әйбәт аның «Рәшә» һәм «Саз чәчәге» исемле повестьлары! Повестьлар язу белән бергә, ул даими рәвештә «Азат хатын» журналында да бик әйбәт хикәяләр бастырып килә. Аның әсәрләренең кайсысын укыганда да күздән яшь чыга, кемнәргәдер каты нәфрәт туа; ә кайберләрен укыганда, авыз колакка җитә. Дөресен әйтим: бик ышандыручан була аның әсәрләре. Аның хикәяләре арасында романга алыштыргысызлары бар! Менә талантлы язучы ичмаса ул!
Мин редакциядән Әмирхан Еники әсәрләрен журналда мөмкин кадәр ешрак бас тыруны үтенер идем.
Ф. Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» повестен иртә язылган әсәр дип әйтәсем кил ми, әмма аны Г. Галиевның «Хикәя турында хикәя»се формасындарак язарга иде.
X. Туфанның томанлы (минем өчен) тәрәзәләрен укыйсы иде. Аның иҗат портретын укыганда фаҗигале тормышына шаккаткан идем. Озак көттермәсә ярый инде.
Шагыйрьләрдән һәммәсен дә яратып укыйм. Миңа Ә. Баяновның «Сез аңларсыз мине» исемле поэмасы бик тәэсир итте.
Дөрес, журналны бераз калынайттыгыз, яңадан да калынайтып булмасмы. Моннан укучылар да, язучылар да отар гына иде.
ЗАҺИТОВ Ф „
Воткннскгэсстрой механизаторы.