Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ИСЕМЕ КЕМ?

Кеше исемнәренең килеп чыгышын, мәгънәсен, кулланылыш-үзгәрешләрен тел белеменең аерым тармагы өйрәнә, һәм аны «антропонимия» дип йөртәләр.

Тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәрен тикшерә торган бүлеген исә «ономастика» дип атыйлар.

Татар ономастикасы һәм аның бер кисәге булган антропонимиясе — тел белеме­ безнең бик аз өйрәнелгән өлкәләре әле. Бу тармаклар исә татар телчеләре, этнограф­лары һәм тарихчыларыннан лингвистик һәм тарих-культура аспектында махсус фәнни тикшеренүләр алып барылуны көтәләр.

Ялгызлык исемнәре телнең гомуми сүзлек составының бер өлешен тәшкил итәләр һәм аның аерым катлавын барлыкка китерәләр. Алар мәгънәләре ягыннан уртак­лык исемнәренә якын торалар, чөнки күбесенчә шулардай ук ясалалар. Кеше исемнәре, сүзлек хәзинәсенең башка тармаклары кебек, татар халкының тарихи үсешенең төрле чорларына хас иҗтимагый тормыш укладын, культурасын һәм дөньяга карашын шак­тый тулы чагылдыралар. Бу мәкаләбездә әдипләребезнең исем-фамилияләренә кагы­лышлы мәсьәләләр буенча беркадәр фикер йөртмәкче һәм, шул җирлектә, татар антропонимиясен өйрәнүнең әдәбиятыбыз тарихына азмы-күпме өлеш кертә алуы турында берничә сүз әйтмәкче булабыз.

Борынгы әдәбият буенча белгеч Ш. Абиловның «Совет әдәбияты» журналының 1958 елгы 11 санында XVII йөз татар шагыйре Мәүла Колый иҗаты турында бер мәкаләсе басылган иде. Ул 1957 елда СССР Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының (Ленинград) кулъязмалар бүлегеннән шагыйрьнең ике хикмә­тен таба һәм, шуларга таянып, Мәүла Колынның чын исеме, яшәгән урыны, иҗат иткән заманы турында үзгә фикер йөртә. Шагыйрьнең остазы Мелла Мамайга багыш­ ланган хикмәтнең Ленинград нөсхәсендәге: Мөхиб1 дустлар, бу хикмәтне әйтмеш көндә 2

’ М ө х и б — сөекле. ’ Ә й тм е ш к ө н д ә — сөйләгән вакыты. 3 һ и җ р и д ә н 1 0 80 ел — милади буенча 1669—1670 елларга туры килә. 4 Ә й т ү а д ы — сөйләгән (язган) урын исеме.

Б К ә н т — шәһәр, бистә. 8 Г а с ы й — гөнаһлы (сноскаларның аңлатмасы Ш. Абилов тәрҗемә иткәнчә би­ релде — Г. С.).

Сиксән йыл ирде ул көн тарих меңдә3.

Әйтү ады 4 шәһри Болгар кәнтләрендә5 Гасын 6 җани Меллагол кол сүзли, дустлар. — дигән юлларыннан чыгып, Ш. Абилов түбәндәге нәтиҗәләрне ясый: <1. Шагыйрь Казан — Болгар тирәсендә яшәгән һәм бу әсәрен Болгар шәһәрендә яки бистәләренең берсендә 1669—1670 елларда иҗат иткән. 2. Биредә мөһим моментларның берсе тагын шул — без беренче мәртәбә шагыйрь­ нең чын исеме белән очрашабыз. Моңарчы шагыйрьнең чын исеме дип саналып йөр­ телгән «Мәүла Колый» сүзләре, хәтта аның псевдонимы да түгел. Ул шагыйрьнең үзен алла колы итеп санаганлыгын гына белдерә. Шигырьдәге «Гасый җани Меллагол кол

сүзли, дустлар» дигәндәге «Меллагол» сүзе, һичшиксез, шагыйрьнең чын исеме булырга тиеш» (109 бит).

Шушы нәтиҗәләргә ияреп булса кирәк, борынгы татар әдәбияты белгечләре X. Мөхәммәтов һәм X. Хисмәтуллин да шагыйрьнең исеме Меллагол дигән карашта торалар ’.

Ш. Абилов ясаган нәтиҗәләрнең дөреслеге, дөрес түгеллеге турында сүз алып барудан элек, укучыга аңлавы җиңел булсын һәм өзекләрне үзара чагыштырып фикер йөртү өчен, Мәүла Колыйның шул ук хикмәтенең проф. Габдрахман Сәгъди игълан иткән юлларын китерик 1 2:

1 Борынгы татар әдәбияты. Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1963 ел. 80 һәм 481 битләр. 2 Татар поэзиясе антологиясе. Таткнигонздат Казан. 1956, 71 бит. 3 һиҗри белән 1088 ел; милади белән 1677 елга туры килә. 4 К ә н д л ә р е н д ә — тирәләрендә, җирләрендә. 5 К өн я э т л ә р — капкалар.

Мөхиб дуслар, хикмәтне әймеш көндә Сиксән сигез ирде тарих ул көн мең д ә3; Әйтелде шәһре Болгар кәндләрендә4 Гасьгй җаны Мәүла Колый ерЗли, дуслар. «Борынгы татар әдәбияты» китабында исә шул ук шигырьнең Ленинград нөсхә­сеннән алынган юллар түбәндәгечә бирелгән: Мөхип дуслар, бу хикмәтне әймеш көндә Сиксән ел ирде ул көн тарих мең дә.

Әйтелде шәһәре Болгар көннәтләрендә5.

Гасый жани Меллагол Кол сүзли, дуслар.

Күрәсез, борынгы кулъязма әсәрләрнең текстлары бездә төрлечә укылалар һәм бастырылалар. Мәсәлән, бер үк өзектә Ш. Абилов: д у с т л а р , ә й т м е ш . м еңдә, ә й т ү ады . ш ә һ р и Б о л г а р к ә и т л ә р е н д ә , М е л л а г о л кол дип, ә X. Хисмәтуллин: д у с л а р , әй м е ш , м е ң дә. ә й т е л д е ш ә һ ә р е Б о л г а р к ө н н ә т л ә р е н д ә , М е л л а г о л К ол дип бирә. Кыскача әйткәндә, кулъязма әдәби әсәрләребезнең текстологиясе өстендә эшләүгә бик зур игътибар бирергә кирәк әле.

Хәзер Ш. Абиловның югарыда китерелгән нәтиҗәләре турында фикер йөртик.

Ленинград нөсхәсеннән аңлашылганча, хикмәт 1669—1670 елларда язылган, ә Г. Сәгъди бастырган юллар 1677 елда иҗат ителүен хәбәр итәләр. 7—8 еллык вакыт аермасы бар. Шагыйрьнең остазына багышлап элек язылган хикмәтен, 7—8 ел үткәннән соң яңадан эшкәртүе, камилләштереп язуы бик мөмкин. Шулай булса, бер үк хикмәтнең төрле вариантларына нке төрле дата куелуы аңлашыла. Ләкин Мәүла Колынның яшә­гән һәм иҗат иткән урыны турында Ш. Абиловның кистереп әйткән фикерләре белән килешү кыен. Безнең карашыбызча, бу мәсьәлә тагын да эзләнүне, тикшерүне сорый.

Хикмәтнең «Әйтү ады шәһри Болгар кәнтләрендә» (Ленинград нөсхәсе) дигән юлларыннан чыгып, Ш. Абилов: «Шагыйрь Казан — Болгар тирәсендә яшәгән һәм Болгар шәһәрендә яки бистәләренең берсендә... иҗат иткән». — дигән шактый каршы­лыклы нәтиҗәгә килә. Казан белән Болгар шәһәре бер-берсеннән 150 километрдан артык ераклыкта урнашканнар. Шулай булгач, географик тирәлекне конкрет күзаллап, Мәүла Колыйның я Казан, я Болгар шәһәре тирәсендә яшәве турында гына сүз алып барырга мөмкин булыр иде. Нәтиҗәдән аңлашылганча, шагыйрь бер урында яшәп, икенче урында иҗат иттеме икән?

Борынгы әдәби әсәрләрдәге архаик сүзләрне бөтен мәгънәләрен күрсәтеп, тәрҗемә итмәү әсәрнең эчтәлеген дөрес итеп аңларга һәм тикшеренүчеләргә фәнни фикер йөр­ тергә, эзләнергә комачаулый. Ш. Абилов «кәнт» сүзен «шәһәр», «бистә» дип тәрҗемә итә һәм, шуңа таянып, Мәүла Колый Болгар шәһәрендә яки бистәләренең берсендә иҗат иткән дигән фикергә килә. «Кәнт» сүзенең «бистә» төшенчәсендә кулланылган булуын әйтүе кыен. Топонимикада моңа мисал таба алмадык. «Татар поэзиясе антологиясе»ндә «кәндләрендә» сүзе (71 бит) «тирәләрендә», «җирләрендә» дип тәрҗемә

* Шагыйрьнең исеме кем? 137 ителгән. Бу тәрҗемәләр «кәнд» сүзенең барлык мәгънәләрен дә биреп бетерәләрме, аның тагын башка мәгънәсе юкмы? 1940 еллардагы мәктәп дәреслекләрендә (Л. Җәләй һәм С. Байков. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. Казан. 1940, 8 бит) Мәүла Колый хикмәтендә кулланылган «кәндләрендә» сүзе «авылларында» дип тәрҗемә ителгән.

В. И. Савинна да «Иран топонимнарының сүз ясалыш типлары турында» дигән хез­ мәтендә ке н д , ге н д сүзләренең ш әһәр һәм а в ы л мәгънәсендә кулланылуын әйтә һәм шул фикерләрен дәлилләү өчен А к к е н д , Э с к и к е н д , Ч а л е ке н д . Б а г- ке н д , С е м е з к е н д , А к ч а к е н д кебек мисаллар китерә. Ул к е н д н е ң көнчы­ гыш Ираннан килеп чыккан сүз булуы. Согднананың борынгы топонимнарында очравы һәм төрки халыкларның да бу сүзне кулланылышка алулары турында яза. В. И. Савиннаның бу фикерләрен Урта Азия һәм Казагыстан шәһәрләре һәм кышлак, авылларының исемнәре тулысынча раслыйлар: Т а ш к е н т . Ч и м к е н т . Я р ке н д , С а м а р ­ к а н д — шәһәрләр; Б а б к е н т (Бохара өлкәсе). Б е ш к е н т (Сурхандарья өлкәсе).

С а р к а н д (Алма-Ата өлкәсе). Г а з е л к е н т , П с к е н т (Ташкент өлкәсе)—кышлак һәм авыллар. Димәк, «кәнт» сүзе шәһәр мәгънәсендә генә кулланылмаган, бәлки кече­ рәк торак пункт — авыл, кышлак мәгънәсендә дә кулланылышта йөргән һәм моны җирле топонимнар да раслыйлар. Азербайҗан телендә «кәнд» сүзе хәзер дә авыл мәгънәсендә кулланыла. Боларга таянып. Мәүла Колый хикмәтендә «кәнд» сүзенең авыл төшенчәсендә кулланылган булуы мөмкин, дигән карашка киләбез. Бу карашны тагын ике факт куәтли: I. X VII гасыр азакларында Болгар шәһәренең хәрабәләр хәлендә булуы һәм «кәнт» сүзенең күплек санында «кәнтләрендә» формасында кулланылуы (Болгар шәһәре бер генә булган, ә берничә түгел) Мәүла Колыйның шәһри Болгарда иҗат итмәгәнлегенә ишарә ясыйлар.

II. Шагыйрьнең «шәһри Болгар» сүз тезмәсен шәһәр төшенчәсендә генә алмыйча, традиция буенча, дәүләт, ил (Хорезм дәүләте. Бохара дәүләте, Рим дәүләте һ. б. ке­ бек) мәгънәсендә кулланган булуы мөмкин. Шулай булганда, «шәһри Болгар кәнтләрендә» тезмәсе турыдан-туры Болгар иле авылларының берсендә дигән мәгънәне бел­ дерә.

Ш. Абиловның икенче нәтиҗәсе белән шулай ук килешеп булмый. Ул Ленинград нөсхәсендәге: «Гасый җаии Меллагол кол сүзли, дустлар», дигән юлларга таянып, М ә ү л а К о л ы й сүзләре хәтта шагыйрьнең псевдонимы да түгел, М е л л а го л сүзе, һичшиксез, аның чын исеме булырга тиеш, дип икеләнүсез кистереп әйтә дә, шул фикерен ике дәлил китереп расларга тырыша. Бу дәлилләр шагыйрьнең чын исеме М ә үл а К о л ы й түгел, бәлки М е л л а го л дигән фикерне тулысынча раслый ала­ лармы соң? Икенче өлеше ко л -го л сүзеннән гыйбарәт булган кушма тамырлы кеше исемнәренең татарлар арасында еш очравы, мондый кеше исемнәренең Хисаметдин Мөслими. К. Насыйри хезмәтләрендә булуы (мәсәлән. Рәхимкол, Җомагол, Сөяргол, Әлемгол Меллагол углы һ. б.) Ш. Абиловның беренче дәлилен тәшкил итә. Моңа ту­лысынча кушылабыз. Ләкин әле бу исемнәрнең XVII гасырда, аннан элегрәк тә, соң да кулланылышта йөрүләре М ә ү л а дигән сүзнең дә кеше исеме буларак кулланы­луын инкарь итә алмый бит. Ш. Абилов карашынча М ә ү л а К о л ы й сүзләре бары тик шагыйрьнең үзен а л л а к о л ы итеп санаганлыкны гына белдерә, хәтта псевдони­мы да түгел. Моннан, табигый, бу сүзләрнең кеше исеме буларак кулланылуы турын­да әйтеп торасы да юк, дигән фикер ачык аңлашыла. Хәлбуки. Мәүла сүзе һәм аның кушма исем ясаган төрләре татарларда, кеше исеме буларак, кулланылган һәм хәзер дә кулланыла. Бу сүз ирләр (мәсәлән. Мәүли. Мәүла, Мәүлихан. Мәүлиҗан һ. б.) һәм хатын-кыз (Мәүлия, Мәүлиҗиһан. Мәүлиҗамал, Мәүликамал һ. б.) исемнәре ясауда әле актив кулланыла. Кыпчак һәм мең кабиләсе башкортлары шәҗәрәләрендә Мәүлә- яр. Мәүлеш кебек кеше исемнәре очрый.

Ш. Абилов шагыйрьнең бер үк хикмәтенең икенче вариантында М е л л а ­ го л ко л урынына М ә ү л а К о л ы й дип язылуны күчерүчеләрнең нгътибарсызлыгыннан һәм саксызлыгыннан гына булган дип хисапларга кирәк, ди. Ягъни Ш. Абилов профессор Г. Сәгъди игълан иткән хикмәтләр күчерүчеләрнең игътибарсызлыгы арка­ сында хата язылган дип уйлый. Хикмәтнең Ленинград нөсхәсен күчерүче игътибарсыз булмаган һәм бернинди дә хата җибәрмәгән дигән гарантия бирә алабызмы соң? Юк,

әлбәттә. Г. Сәгъди бастырган һәрбер хикмәтиен соңгы юлларында Мәүла Колын сүзлә­ ренең кабатланып килүе үзе үк механик хата җибәреп күчерергә урын калдырмый.

Чөнки күчереп язучы бер үк сүздә бер-ике хикмәтне күчергәндә хата җибәрсә дә, унынчысы, утыз бишенчесе яки туксан алтынчысында ялгышмас (Мәүла Колынның туксан алты хикмәте барлыгы билгеле), дөрес язар һәм, алда хата җибәргән булса да, аны табып, һичшиксез, төзәтер иде. Ленинградтагы Көнчыгышны өйрәнү институтын­ да шагыйрьнең ике генә хикмәте табыла. Бу хикмәтне күчереп язучы Мәүла Колый сүзләрен Меллагол кол дип ялгыш күчерергә, бер үк сүзне кат-кат күрә алмаганга, ха­тасын сизә һәм төзәтә алмавы бик мөмкин бит.

Безнең карашыбызча, М ә ү л а — шагыйрьнең исеме, ә К о л ы й — туган урыны белән бәйләнешле исме нисби фамилиясе.

Көнчыгыш халыкларының күпчелегендә һәм шул исәптән татарларда да әдәбият, культура һәм фән эшлеклеләре үзләренең фамилияләре итеп, гарәп теленнән алын­ган — и (-ый) кушымчасын ялгап, туган авылларының һәм шәһәрләренең исемнәрен кулланганнар: Ә. Рудаки (IX йөз), М Кашгари (X I йөз), Хуҗахәсән Болгари (X II! йөз), Харәзми (XIV йөз), М. Болгари (X IV йөз), Г. Утыз-Имәни (X V III йөз), Г. Курсави (XIX йөз), Ш. Мәрҗанн (X IX йөз), Г. Кандалый (XIX йөз), Г. Чокрый (XIX йөз), Н. Думави, М. Укмаси, 3. Ярмәки һ. б. XVII йөз шагыйре Мәүла Колый да шушы традициядән читкә китмәгән булса кирәк. Моңа таянып, Мәүла Колый исемендә кол сүзе булган татар авылларының берсендә туган булырга тиеш дигән фикергә ки­ләбез. Казанда укыганнан соң, шагыйрьнең туган авылына яңадан кайтып яшәве, иҗат итүе һәм шунда үлүе дә мөмкин.

Антропонимия материаллары ко л сүзенең кеше исеме буларак үзе генә кулланылмавын, бары тик Коләхмәт, Колбарис, Колхуҗа яки Собханкол, Үлмәскол, Әтнәгол, Мөхәмәткол кебек кушма тамырлы кеше исемнәре составында гына килүен күрсәтә­ләр. Шуңа К о л ы н шагыйрьнең әтисе яки бабасы исеменнән ясалган патронимик фа­ милиясе түгел дип әйтә алабыз. Дөрес, Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» драмасында катнашучы бер тарханның исеме — Колый. Бу исем драматург тарафыннан иҗат ител­гән булырга тиеш.

Әсәрләрендәге мәгълүматлардан чыгып, кайбер филолог галимнәребез Мәүла Колый Урта Идел буе авылларының берсендә* яки, урынын тагын да конкретрак күрсәтеп, борынгы Болгар авылларының берсендә (хәзерге көндә Татарстанның Куй­бышев районына туры килә) яшәгән1 2 дип саныйлар. Идел елгасының урта агымында, атап әйткәндә. Болгар һәм Казан шәһәрләре тирәлегендә исемендә кол тамыры бул­ган авыллар бармы соң? Бар һәм алар байтак. Борынгы Болгар шәһәре тирәсеннән: Колчура (Куйбышев районы). Колбай (Әлки районы), Коллар һәм Колчык (Апае рай­ оны); Казан тирәсеннән: Колкамәр (Питрәч районы), Колсәет (Биектау районы) һ. б. авылларны мисал итеп китерә алабыз.

1 М. Гайнуллин, Ш. Әхмәтов. Татар әдәбияты. IX класслар өчен дәреслек. Казан. 1964. 13 бит. 2 Л. Җәләй һәм С. Байков Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. Казан, 1940, 8 бит.

Шагыйрьнең әсәрләре беренче башлап табылган төбәкне дә истән чыгарырга яра­мый. Билгеле булганча, аның хикмәтләре 1925 елда Зәй-Каратай авылында кулъязма китап эченнән табыла. Китапны Зәй-Каратай якларына хәзерге Әлмәт районының Сөләй авылында яшәгән Мөхәммәди Вилдан дигән кешенең кызы Гайшә Мөхәммәдиева алып килгән була. Мәүла Колый әсәрләренең Мөхәммәди кулына эләгүе турында ике төрле фикер йөртергә мөмкин. Я Мөхәммәди үзләреннән ерак булмаган. Г Утыз- Имәнинең борынгы кулъязма әсәрләрне туплау һәм күчереп язуга әһәмият бирүе белән билгеле Куакбаш яки Тимәш мәдрәсәсендә укыган һәм Мәүла Колый хикмәтләрен дә шунда кулъязма китабына күчереп алган, яисә шагыйрь үзе Сөләй тирәсенең исемендә кол сүзе булган авылларының берсендә туган һәм иҗат иткән. Бу тирәләрдә Колшәрип (Әлмәт районы), Колчан (Бөгелмә районы), Колмәт (Сарман районы), Колеш (Минзәлә районы) дигән авыллар бар. Кулъязма китапның шагыйрьнең үз кулы белән язылган булуы һәм соңрак Мөхәммәди кулына килеп керүе дә мөмкин. Югарыда сөй­ләнгәннәрдән нәтиҗә ясап, шагыйрь өч төбәктәге (Болгар шәһәре, Казан һәм Әлмәт тирәләре) авылларының берсендә туган; җыйнаклык һәм кыскалык өчен туган авылы

Шагыйрнең исеме кем? исеменең к о л дигән тамырын гына алып, үзенең исме нисби фамилиясен ясаган булса кирәк дип әйтәсе килә.

Биредә антропонимия һәм топонимика мәгълүматларына таянып, Мәүла Колый биографиясенә бәйләнешле берничә фикер әйтергә тырышылды. Дөрес, Мәүла Колый биографиясен төгәл ачыклау өчен әдәбиятчыларыбызга әле бик күп тикшеренергә, күп яклы фәнни эзләнүләр алып барырга кирәк.

Бөек Октябрьдан соң да әдипләребез һәм культура эшлеклеләребез -л ы, -л е һәм рус теленнән алынган -с к и й, -с к а я аффиксларын топонимнарга куш у юлы бе­лән туган җирләрен күрсәтә торган фамилияләр ясауны дәвам иттерделәр: М . Сөндекле, Ф Сәйфи-Казанлы, Ф. Сәйфи-Уфалы, Г. Иделле, С. Урайский, Г. Толымбайскнй, Г. Кайбицкая һ. б.

XX йөз башларыннан алып татар әдипләре фамилияләре функциясендә үз исеменнән соң әйтелүче һәм язылучы әтисе яки бабасы исемен куллану киң урын ала: Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г. Камал, Ш . Камал, һ. Такташ, М. Җ әлил, И. Туктар, М. Әмир һ. б. Патронимик фамилияләр куллану Көнбатыш һәм Көнчыгыш язучы­ лары арасында шулай ук киң таралган: Андре Стиль, Ромен Роллан, Вильям Ш ек­ спир, Гафур Голям, Гомәр Хәйям, Мирсәет Миршакар, Сөләйман Рөстәм, Әхмәт Габбас һ. б. Татар әдипләреннән Муса Акъегетзадә үзенең патронимик фамилиясен таҗик-фарсы телендә улы төшенчәсендә йөрүче зад ә сүзен куллану юлы белән яса­ган.

X IX йөзнең икенче яртысында татарларда рус теленнән алынган -о в, -е в, -о в а, -е в а, -и н, -и н а аффикслары ярдәмендә фамилия ясау тәмам формалаша һәм әдипләребез арасында киң кулланышка керә бара: 3. Бигиев, Ш . Мөхәммәдев.

Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш . Усманов, Г. Бәшнров, Г. Әпсәләмов, Н. Арсланов.

Ш. Галиев. Г. Ахунов, Л . Ихсанова, С. Сөләйманова һ. б.

Татар телендәге исем-фамилияләрне дөрес әйтү, язу һәм транскрипцияләү мәсьәләләре кичектергесез рәвештә махсус фәнни тикшеренүләр алып баруны сорыйлар Билгеле, болар язучыларыбызның исем-фамилияләренә дә кагылалар. «Борынгы татар әдәбияты» китабында (74 бит) «Йосыф вә Зөләйха» поэмасы авторының үзен бер урында Г а л и , икенче җирдә К о л Г а л и дип атавы әйтелә. Әдәбиятыбызда һәм матбугатта аның исемен К о л Г а л и дип язу рәсмиләштерелгән. Болай язганда. К о л шагыйрьнең исеме, ә Г а л и патронимик фамилиясе булып аңлашыла һәм укучы аны шулай кабул итә дә. Чынбарлыкта исә, К о л Г а л и Коләхмәт, Колсәет, Колбарис, Колмөхәммәт, Колшәрип һ. б. кебек кушма тамырлы кеше исемнәре тибындагы бер исемне генә белдерә. Димәк, шагыйрьнең исемен К о л г а л и дип кушып әйтү һәм язу дөрес булачак. Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, Колгалинең әтисе Мирхаҗи, ә улы Миргали исемле булган. Бу исемнәр шулай у к ике сүз кушылу юлы белән ясалганнар: Әмир ( м и р ) хаҗ и, Әмир (м ир) -f- гали. Колгали әтисе исемен патронимик фамилия функциясендә кулланса, К о л г а л и М и р х а җ и булырга тиешлеге дә яхшы аңла­ шыла. Казан шәһәренең 1646 елгы писцовая книгасында Колгали дигән исем «Кула- лей* рәвешендә бергә язылган.

Әдипләребезнең исем-фамилияләрен төрлечә язу (Мәүла, Мәүлә; Шамил, Шамиль) һәм русча бирелештә төрлечә транскрипцияләүдә дә (Гали Рагим, Гали Ра­хим, Галимзян Ибрагимов, Галимжан Ибрагимов һ. 6.) еш очрый. Мондый кимчелек һәм чуарлыклардан арыну өчен, якын елларда татар телендәге исем-фамилияләрнең русча транскрипциясе дә күрсәтелгән тулы сүзлеген төзеп бастырырга кирәк. Язучыларыбызга бу сүзлекнең иҗат ителәчәк әсәрләрендәге әдәби образларга исемнәр сай­лап алу өчен дә ярдәме булачак.