Логотип Казан Утлары
Публицистика

Некролог

 

Үзбәкстаннан кайгылы хәбәр алынды: Ферганә өлкәсенең Ташлак районында яшәгән татар шагыйре Зыя Ярмәки үлгән.

Зыя Ярмәкинең исеме һәм әсәрләре бүгенге көн катлау укучыларга аз таныш.

Ә ул поэзия өлкәсендә күп еллар эшләгән һәм татар әдәбияты тарихына якты эз калдырган әдипләребездән берсе.

Зыя Шәйхи улы Насыйров (Зыя Ярмәки) 1887 елның 9 январенда элекке Са­мара губернасы. Богырыслан өлкәсе (хәзерге Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы) Иске Ярмәк авылында туып үсә. Башта үз авылы мәктәбендә укыганнан соң, аны Чистай шәһәре мәдрәсәләренең берсенә илтәләр. Монда бераз «гыйлем өстәгәннән соң», ул, схоластика оясының тынчу атмосферасыннан туеп, шәкертләр хәрәкәтенә кушыла. Уфага китеп, андагы «Галия»дә укый башлый. Монда ул әдәбият белән таныша, үзе дә каләм көчен сынап карый. Ләкин тормыш шартлары, экономик кы­сынкылык аркасында үз авылына кайта һәм балалар укыту белән шөгыльләнә. 1909 елда «Шура» журналында Зыя Ярмәкинен «Өмет бетте!» исемле шигыре басыла. Аңарда гади халыкнын авыр һәм михнәт белән тулы тормышын үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә татыган яшь шагыйрьнең тирән борчылуы гәүдәләнә. Бу шигырь җәмәгатьчелек фикерен үзенә тарта, яшь шагыйрьнең әсәрләре татар газета- журналлары битләрендә ешрак күренә башлый.

Яшь шагыйрь демократик караштагы әдипләр даирәсенә тартыла. 1912 елда ба­сылган бер шигырендә ул: 

Кер вә таплардан агардым мин хәзер бер кош кеби.

Ялтырарга уйлыймын күктә матур йолдыз кеби.

Куп авырлыкларга, әнкәй, түзде бәбкәң җилкәсе 

Шул ачы яшьләр әни итте Тукайның иркәсе, — ди.

Чыннан да, татар шагыйре Тукай Зыя Ярмәкине үз итеп каршы ала.

Татар классик поэзиясен яхшы белгән һәм аның бай традициясендә тәрбияләнгән, халык иҗаты үрнәкләрендә иҗат иткән Зыя Ярмәки әсәрләре бик саран басылган­нар 1912 елда аның «Яшьлек дәртләре» һәм «Күрсәтәм», 1913 елда «Әдәбият гөлләре» һәм «Тойгыларым» исемнәре белән дүрт җыентыгы чыккан. «Татар поэзиясе антологиясе»ндә Зыя Ярмәки иҗатына да урын бирелгән һәм аның әсәрләреннән үрнәк китерелгән. Боларга өстәп Татарстан китап нәшриятының быелгы планында карт шагыйрьнең сайланма шигырьләре җыентыгын чыгару күздә тотылганын әйтергә була.

Зыя Ярмәкинең тормыш юлы җиңел генә бармады. Ул озак вакытлар иҗат эшен­нән аерылып та торды.

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ул яңадан укытучылык эшенә кайта һәм 1919—1926 елларда Иске Ярмәк авылында мәктәптә укыта, соңыннан ки­тапханә мөдире, балалар йортында тәрбияче, волость башкарма комитетының загс мөдире булып эшли. 1932 елда ул. Үзбәкстанга күчеп килеп, мамык совхозында идарә секретаре һәм тәрҗемәче була. 1935 елда аны Ферганә өлкәсе, Ташлак районы хезмәт ияләре депутатлары Советына сайлыйлар һәм ул шул Советта 17 ел буе җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире булып эшли. Совет аппаратында намус белән эшләвен һәм җирле кадрлар әзерләүдәге тырышлыгын искә алып, Үзбәкстан хөкүмәте Зыя Ярмәкине Үзбәкстан Верховный Советы Почет грамотасы белән бүләкли. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен ул «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм Зур Ферганә каналын төзүдәге эшчәнлеге өчен «Зур Ферганә каналы» значогы белән бүләкләнә. 1953 елда ул пенсиягә чыкты һәм әдәби-иҗат эше белән күбрәк шө­гыльләнә башлаган иде. Аның соңгы елларда язылган «Муса Җәлил», «Мин постта» һ. б. шигырьләре Зыя ага Ярмәкинең үзен һаман халык белән бергә итеп сизүен һәм иҗат ялкыны белән януын күрсәтәләр.

Яшьләр йөрәгендә тормыш кайный.

Карт йөрәгем шуңа сөенә, — дип шатланып җырлаган патриот шагыйрь Зыя ага Ярмәкинең якты истәлеге кү­ңелебездә озак еллар сакланыр.

М. Гайнуллин. Н. Исәнбәт. X. Туфан. Ә Исхак.

И. Рәми. X Хисмәтуллин. Г Кашшаф. Ә Еники.

А. Шамов. Галә Ходаяров. Г. Әпсәләмов, Г. Мин­ ский, А. Гомәр. 3. Бурнашева. М. Әмир. С Хә­ ким Г. Бәшир. Ш. Маннур. Ә. Юныс. 3 Нури.

Г. Бакиров.