Лирик шигырьләр
Мин кешегә бүләк биргән кебек,
Шатлык бүлеп бирәсем нилә;
Әллә нигә моңсу нараш түгел,
Нурлы йөзләр күрәсем килә.
Башкаларның урыны җайсыз булса,
Тәкъдим итмә миңа җайлысын;
Үземә дә җиңел була төсле
Җиңеләйтәлсәм кеше кайгысын.
Шатлыгымны илдән яшермим мин.
Яшерен төенчеккә төрмим мин,
Кешеләргә уңыш юллаудан да,
Зурран бәхет барын белмим мин.
Якты йөзең, гадел сүзең өчен
Көн бирмәсә сиңа көнче күршең,
Синең өметләрең сулмасыннар,
Иптәшең бар синең, сердәшең бар...
Дус-ишләрең сиңа хыянәт итсә,
«Якын» дигәннәрең читкә типсә,
Юлларыңда мине юлдаш ит,
Уйларыңда мине уйдаш ит.
Уйдырмалар корып йөдәтсәләр.
Түр урынына ишек күрсәтсәләр.
Кил яныма, йөрәгемә сыен,
Тартынмыйча таты йөрәк сыен.
Яхшы барса эшең бөтен яктан.
Сәлам бирсә һәркем бик ерактан,
Чик булмаса синең даныңа,
Килмәсәң дә ярый яныма...
1965
***
Нинди давылларга каршы бардың.
Нинди күкрәү булып күкрәдең:
Нинди ялкыннардан ялкын алдың.
Нинди сафлык били күкрәгең?
Кояш — кояш түгел балкымаса.
Ышыкланса болыт артына:
Егет — егет түгел эше белән
Иш булмаса туган халкына.
Син бәхетле түгел, ашкынмасаң
Ил бәхетенә бәхет өстәргә:
Тик көрәштә өстен кеше генә
Юмарт була нечкә хисләргә.
1965
***
Оныгым белән чыгам бульварга
Чәчәк иснәргә, һава суларга.
Оныгым белән бакчада йөрим.
Сүзләрнең аңа асылын сөйлим.
Дөнья турында сөйлим мин аңа.
Соклана белсен якты дөньяга.
Якты дөньяны ярата белсен,
Яңарта белсен, яңрата белсен.
Ул уйный белсен һәм көлә белсен,
Ил арбасына җигелә белсен.
Мин сөйлим аңа. ул тыңлый әле.
Бәхәсләшергә тотынмый әле.
Эндәшәм аңа иркәләп кенә.
Мин — сары яфрак, ул — бәбәк кенә.
Ул — хыялымның саф күбәләге,
Мин кичәге көн, ул — иртәгәге.
1965
***
Заман җырын, дөнья матурлыгын
Яшьләр җырлый яшел аланда;
Күздән яшь китерә торган сүзләр.
Йөрәк өзгеч моңнар бар анда.
Тыңлап торам яңа җырларны мин,
Бер шатлана күңел, бер тула;
Әллә ниләр төшә исләремә,
Әллә кая йөрәк омтыла.
Тыңлап торам яңа җырларны мин,
Нидер зыңлый төсле күңелдә.
Шуннан зуррак бер теләгем дә юк,
Җырым калса яшьләр телендә.
1964
***
Саф йөрәкле кеше мәңге гашыйк
Табигатьнең якты көченә;
Суын яңгыр гөлгә биргән кебек,
Яшәү бирсен кеше нешегә.
Ни әйтсәң дә, кеше хәлләренә
Фәкать кеше генә төшенә;
Кояш нурын җиргә биргән кебек,
Җылы бирсен кеше кешегә.
Яшәгәндә яшә колак салып
Туган җирнең йөрәк тибешенә.
Җир дөньяга дәрман биргән кебек,
Ярдәм бирсен кеше кешегә.
***
Бүзләрдән коелган яшь сыман
Яфраклар коела, коела;
Саргайган яфраклар коела,
Күңелгә ямансу тоела.
Еракка, Дарданелл буена
Торналар кунакка җыена.
Яңага юл биргән шикелле
Искергән яфраклар коела.
1965
•••
Борчылмыйм мин, әгәр сандугачлар
Сайрамаса урман буенда,
Кешеләрнең елмаюлы йөзен
Очратасым килә юлымда.
Тамашачыларның алкышлары
Илһам биргән кебек җырчыга,
Нурлы йөзләр канат бирә төсле,
Дәрман бирә төсле юлчыга.
Аякларым минем тигез баса,
Аякларым минем еш баса,
Авырын белмим юлның, озынын белмим,
Елмаюлы йөзләр очраса.
Мөмкин түгел эшне башкарырмын.
Карап калса дуслар елмаеп.
Юлда миңа уңыш теләсәгез,
Озатмагыз, зинһар, моңаеп!..
1965
***
Җилләр алып килә болытларны
Күз яшьләре белән елатып.
Сиреньнәрнең ефәк яулыкларын,
Хәтфә күлмәкләрен чылатып.
Кара болыт китә тау артына,
Ерганаклар һаман ярсыйлар.
Каеннарның юеш чәчләреннән
Тамып кала көмеш тамчылар.
Сафлана һәм зәңгәрләнә һава.
Юган төсле зәңгәр күлләрдә.
Яңгырдан соң сулыш җиңеләя
Игеннәргә, җиргә, гөлләргә.
Яңгырдан соң сулыш җиңеләя.
Төрле янтан хуш ис бөркелә.
Табигать бит кеше шикелле ул—
Бер яшь түгеп елый, бер көлә.
1964
•••
Мин һәрвакыт гашыйк зур ташкынга.
Аккан саен ташнын ишәя;
Алга барган саен чистара ул,
Алга барган саен көчәя.
Син дә, йөрәк, ташкыннарга тартым.
Ашкынасың һәрчак каядыр;
Ташнын кебек ашкынасың икән,
Син дә. димәк, шактый чаядыр.
Артка карап түгел, ераклыкны.
Туар таңны күреп тип. йөрәк;
Тыңгы түшәгенә караганда.
Юлдагы таш безгә иплерәк.
Мин борчыла башлыйм, әгәр дуслар:
«Тыныч кына ял ит!» дисәләр...
Агачлар да кояш юлын күреп.
Күккә таба үрелеп үсәләр.
1965