Логотип Казан Утлары
Повесть

Коръән серләре

Беренче бүлек

«Минем динем хакыйкатькә ышануда.

Ышанам мин, инанам мин фәкать шуңа» 

Әбу-Гали-Сина

АЛЛА ДӨНЬЯНЫ НИЧЕК ЯРАТКАН?

ҮГЕЗГӘ РӘХМӘТ ИНДЕ...

ЙОЛДЫЗ АТЫП ҖЕН КУУ.

АНЫСЫ «ВАК» МӘСЬӘЛӘ.

Борын-борын заманда, бик тә борын заманда, алла бер үзе генә була.

Кешеләр белән хайваннарны әйткән дә юк, Җир дә, күк тә, Кояш, Ай, йолдыз кебекләр дә булмый әле, фәкать бер караңгы бушлык кына бар.

Коръәндә алланың бу бушлыкта ничек яшәве, нишләп йөрүе турында сүз юк. Ә риваятьләр төрлечә сөйлиләр. «Дөнья яратылганчыга кадәр алла шул караңгы бушлыкта очып йөргән», ди берсе. Икенчесе болай ди: «Дөнья яратылганчы алла «Таң нуры» дигән балык сыртына атла­нып йөзеп йөргән». Арада шундый бер мәзәге бар: «Башларына мондый көфер сорау килүчеләрне салып суктыру өчен, алла, имештер, урманда чыбык кисеп яткан».

Чыбык кисеп яту үзеннән үзе төшеп кала. Чөнки урман юк бит әле. «Таң нуры» сыртына атланып йөзү дә төшә. Чөнки әле «Таң нуры» тү­гел, бер шыртлака да яратылмаган...

Ә нишләп кенә яткан соң? Мәңге бит. Бу сүзне әйтүе генә тиз. Мил­лион еллар, миллиард гасырлар мәңге янында диңгездән бер тамчы кадәр дә юк. Шулхәтле вакыт бер үзе нишләп яткан? Дөнья күреп йөргән дияр идең, башта әйткәнебезчә, дөньяның «д» сы да юк бит әле, зиһен жыеп, дөньяны ничек-ничек ясау турында уйланып утырган дияр идең, бу алланың башта ук бетмәс-төкәнмәс акыл иясе икәнен, чикләнмәгән кодрәт иясе икәнен инкарь итү булачак... Ах, нигә

инде шунда үзенең Коръ­әнендә ике генә сүз бе­лән булса да әйтеп бир­мәгән... Әллә болай итте микән?.. Кирәк түгел, әйт­тем исә кайттым... Әйдәгез, юкны юрап гөнаһлы бул­ ганчы, анысы турында оны­тып торып, миллион елларны, миллиард гасырларны сикертеп үтеп, үзебезнең эраның 7565 нче елына күчик. Бу алланың тормышын­ да бөек үзгәрешләр елы.

Нәкъ шул елда инде алла дөньяны ярата, үзебезчә итеп әйтсәк, ясый. «Имде ошбу 1900 сәнәгә кадәр дөнья яратылганнан бирле 7.500 ел кадәр вакыт кичтеке Риваять кылынмактыр».

(«Әнбә-эл-әнбия» китабы. Галәм вә дөнья бүлеге, 3 бит.)

Бу уй капылт кына ни­чек исенә төште икән? Мо­нысы да Коръәндә һ. б. дини китапларда юк. Күрә­сең, тик торудан туйган, бе­рәр шөгыль кирәк миңа ди­гән дә җиң сызганып эшкә керешкән.

Алдарак үзегез дә күрерсез, алланың кодрәте чикләнмәгән. Әгәр ул берәр нәрсә эшләргә теләсә, «Бул!» гына ди, теге нәрсә күз ачып йом­ганчы була да куя.

(Коръән. «Ясин» сүрәсе. 82 аять.)

Шик юк, әгәр теләсә, ул без яши торган дөньяны, бөтен галәмне, күз ачып йомганчы әвәләп куйган булыр иде. Ләкин «ашыккан — ашка пеш­кән» дигәндәй, алай эшләми. Шул ук вакытта бик үк сузмый да, һич­ бер төрле ару-талу белмәстән, ниятләгән эшен алты көн эчендә башка­рып чыга.

( Коръән. «Каф» сүрәсе, 37 аять.)

Алты көндә бер дөнья! Тик менә көннәрнең ниндие икәне әйтелмәгән.

Ул көннәр без белгән 24 сәгатьлеме, әллә алланың үз көннәреме? Ә аның көннәре уһу нинди!., һәрберсе безнең мең елга тора.

(Коръән. «Хащ» сүрәсе. 46 аять.)

Ә «Баскычлар» сүрәсенең 4 нче аяте алланың бер көне Җирдәге көннәрнең 50.000 елы хәтле, ди.

Алла шулай ди. Ә соң кеше боларның кайсына ышанырга тиеш икән соң? Икесенә дә. Әйе, икесенә дә. Чөнки бу хакта алла безне кисәтеп, менә нәрсә ди: «Шулай итеп, сез Коръәннең бер җиренә ышанып, икенче җиренә ышанмас идегезме икәнни? Андый кешеләргә кыямәт көн җәза яман каты булачак».

(«Коръән, «Сыер» сүрәсе». 79 аять.)

Димәк, әгәр син хак мөселман икәнсең, мең дигәндә шул меңгә, 50 мең дигәндә 50 меңгә ышанырга тиешсең. Көлке? Әйе, көлке. Аның каравы Коръәнчә, алла кушканча...

Димәк, алла дөньяны безнең исәп белән 6.000 елда һәм 300 мең елда ясаган булып чыга. Хәер, дөнья хәтле дөнья өчен анысы әллә ни күп түгел. Тик бу мәсьәләдә «Фәсаләт» дигән сүрәнең 8—11 аятьләре безне аптырашта калдыра. Фәсаләт — ачыклау дигән сүз. Ләкин ул ачыкла­мый, киресенчә, мәсьәләгә буталыш кертә: «Син әйт аларга. — ди алла Мөхәммәт пәйгамбәргә, — жирне ике көндә яратучы аллага ышанмыйсызмыни? диген... Алла дүрт көн буена фатиха бирде, бөтен сораучылар өчен тигез итеп ризык бүлеп чыкты, шуннан соң күккә ашты да ике көн эчендә җиде катлы күк ясап куйды, диген». 2 4- 4 т 2 = 6 түгел, 8 була, шулай ич? Хәер, анысы «вак» мәсь­әлә. Сүрәнең хикмәте менә кайда: әүвәле күккә менә, аннары күкне ясарга керешә. Кеше теленә күчереп әйтсәк: башта өйгә кереп утыра, аннары өйне салырга керешә!..

Тагын төгәлсезлек, тагын хикмәт... Аның кебекләр алда күп оч­рар әле. Без андый «вак-төякләргә» күз йомыйк та, алланың дөньяны ничек-ничек итеп ясавы турында укып карыйк.

Әүвәл башлап, алла боламык сымаграк бер матдә изә. Нәрсәдән? — Юктан. Ничек? Шулай. Тели, «Бул!» ди. Матдә, ходайның рәхмәте, була да куя. Бу боламык сыман матдә эчендә өч төрле нәрсә бар: җир, су, күк. Алла шунда ук аларны сортын сортка аерып ташлый. Шуннан соң җирне түши. Игътибар итегез: ике кәррә түши җирне. Беренчесендә ул аны бала бишеге төсле итеп ясый. Аннан, ошатып бетермиме, бер тапкыр ясаганын онытып җибәрәме. — янәдән ясый. Бу юлы идәнгә келәм җәйгән кебек итеп җәеп сала.

(Коръән, «Пәйгамбәрләр» сүрәсе. 31 аять: «Бизәкләр» сүрәсе. 9 аять. «Сыер» сүрәсе. 20 аять һәм башка бик күп сүрәләр, бик күп аятьләр.)

Җәеп сала да, әле кешене ясарга өлгермәгәнен онытып, янында адәм заты бар төсле итеп мактанып куя: «Күр, без нинди уңган төзүчеләр! Җирне ничек матур итеп җәйдек».

(Коръән. «Таркатучылар» сүрәсе, 48 аять.)

Ә ул җирне нәрсә өстенә җәя, җир ничек караңгы бушлыкка төшеп китми, диярсез. Китми шул. Чөнки алла моның хәстәрен алдан күргәч була. Әлеге боламык сыман матдәдән аерып алган суны ялт җирнен астына китереп куя, шундук суга зур бер балык җибәрә, балык сыртына, күз ачып йомганчы, бер бик шәп үгез менгезеп бастыра.

Соң, җан ияләрен ясамады бит әле; балык белән үгез каян килде? — Анысы да «вак» мәсьәлә. Үгезнең зирәклегенә исең китсен синең. Балык сыртына менеп басуына җирне мөгезләре белән китереп тери. Бердән ышанычлы булды, нык булды, икенчедән, күрер күзгә матур. Ә үге ашарга иелгәндә, койрыгы белән чебен-черки куганда, кашынып куй­ганда жирне ялгыш аударып җибәрмәсен өчен, аннары бер урында гына торсын өчен, алла җирне таулар белән әйбәтләп кадаклап куя.

(Коръән. «Балкортлары» сүрәсе. 15 аять. «Кырмыскалар» сүрәсе. 62 аять һ. б. бик күп сүрәләр, бик күп аятьләр, тагын «Фазаил швһүр». Рабгузи. «Рисаләи газизә» китаплары.)

Шуннан соң алла җир йөзен төрле-төрле хайваннар: сыер, сарык, кә­җәләр, атлар, ишәк, дөяләр вә һәртөрле җәнлекләр белән тутыра. Төрле- төрле кош-кортлар, бөҗәкләр ярата, безнеңчә әйтсәк, ясый. Шуннан соң алла җирдә төрле үләннәр, агачлар ярата, безнеңчә әйтсәк, үстерә.

Алары өчен рәхмәт. Бакчы, бөтенесе ярап куйды. Ләкин менә бүре белән аю һ. б. меңнәрчә төрле ерткычларны нигә ярата ул? Елан, күсе, тычкан, бака, юеш таракан, кырыгаяк, кандала, бет-борча кебек хәшәрәтләрнең кемгә һәм нигә кирәге бар? Тагын хәрәмнең дә хәрәме, шак­шының да шакшысы каты борын — дуңгызның?.. Бөтен җир йөзен бас­ кан кырыкмаса-кырык төрле чүп үләнен: билчәнен, кычытканын, ти­гәнәген, шайтан таягын ни дип ярата? Күпме интегә кеше алардан, күпме зыян-зәүрат күрә! Нигә ярата алла боларның барысын да? Ярата да, безгә аларны мактый-мактый тәкъдим итә бит әле: «Күрдегезме, без яраткан нәрсәләр бөтенесе нинди гүзәл?»

( Коръән, «Сәҗдә» сүрәсе, 6 аять )

Гүзәл генә түгел, Коръәнгә ышанган кеше бу хәшәрәтләрне Җирнең бизәкләре итеп тә танырга тиеш. Алла әнә нәрсә ди бит: «Без җирдәге нәрсәләрнең бөтенесен җирнең бизәге итеп яраттык».

(Коръән. «Мәгарә» сүрәсе. 6 аять.)

Безнең хәзрәт мәрхүм, чебен пычраткан көзге бозып күрсәтә, калебе бозык кеше дә шулай: аның күзенә яхшы — яман, яман — яхшы булып күренә, ди торган иде. Бәлкем, биредә шундый хикмәттер, хәшәрәтләр безнең кебек калебе бозыклар күзенә генә шулай шыксыз, күңел кайтар­гыч булып күренә торгандыр? Ул чакта әйттем исә кайттым...

Бер дуңгызны алла гүзәл дими, бизәк дими, аны ашау харам, ди.

Нигә? Имештер, ул фәлән нәрсәләрне ашый әле. Хуш... ә тавык? Тавык фәлән нәрсә өстенә тагын фәлән-фәлән нәрсәләрне ашый түгелме соң?

Селәүчән, ак корт, юеш таракан, тирес тараканы тавыкның иң яраткан ашлары. Бу исәптән, без мөселманнарга әнә тавыкны да тыярга иде.

Аннары җиләк-җимешне, бодайны, арышны, һәртөрле үсемлек азыкны.

Борын-борыннан бөтенесе ат, сыер, сарык һәм шул ук дуңгыз тиресе белән тукланып үсә бит!

Хайваннар турында тагын бер очы очка ялганмаган урын бар. «Нур» сүрәсенең 44—45 аятьләренең әйтүенә караганда, имештер, хайваннар­ның кайсы ике, кайсы дүрт аяк белән йөри, кайсы корсагы белән. Ә кырыгаяк, таракан ничә аяк белән йөри? Кысла, үрмәкүч, балык, әкәм-тө­кәм? Югарыдан түбәнгә караганда, бәлкем, алланың үзенә шулай күре­нәдер, тормышта исә корсак белән бер хайван да йөрми. Әйе, селәүчән белән елан да. Алар бөтен гәүдәләре белән җыерылып-сузылып йөриләр.

Ары киттек. Дөнья булганчы, андый куркыныч юк иде әле. Хәзер исә, караңгыда ялгыш берәр нәрсәгә килеп бәрелүең бик мөмкин икән ич. Була бирсен!.. Алла бер дә аптырап калмый, тота да якты ясый.

Белдем, күккә Кояш элеп куя, диярсез. Юк шул. Күк үзе дә юк бит әле. Ә якты дигән нәрсәне алла бик ансат әмәлли. Теге боламык сыман матдәдә җир, күк, су булган кебек, ходайның рәхмәте, караңгы эчендә якты да бар икән. Әйе, әйе, менә дигән якты!.. Шул, караңгыдан яктыны аера да ала. Дөнья гөлт итә. Рәхәтләнеп йөр!

Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга. Кара, бераздан, дөньяны төзеп бетереп, кеше ясагач, миңа көн белән төн дигән нәрсәләр дә кирәк бу­лачак икән ләбаса, ди алла. Ә аны без менә болай итәбез... Алла яктыны янәдән караңгыга куша, — менә сиңа төн; аерып ала, менә сиңа менә дигән көн!..

(Коръән, «Фәрештәләр» сүрәсе. 14; «Гыймран» сү­рәсе. 26 һ. б. күп сүрәләр, бик күп аятьләр.)

Чыннан да, бик әйбәт булды бит әле бу. Тагын шунысы: бер атуда ике куян!..

Шулай әйбәт кенә килгәндә, алла әкиятнең кызыгын җибәрә дә куя: «Без төн белән көнне тигез итеп (уникешәр сәгать итеп — Г. Г.) бүл­дек», ди ул.

Ә бит чынлыкта, мәсәлән, безнең якларда төн җәй айларында 4—5 кенә сәгать була түгелме? Котыпта исә төн тоташтан 5—6 ай дәвам итә.

Бәлкем, көзгеләребез тагын дөрес күрсәтми торгандыр... Инде дөрес күрсәтә икән, бу Коръәннең наданлыгы булу белән бергә, алланың бик зур гаделсезлеге дә. Ник дисәң, алла «Балкортлары» сүрәсендә: «Без төнне йоклар өчен яраттык»,— ди. Димәк, котып кешесе 5—6 ай йоклап ятарга, аннары айлар буена йокламаска тиеш була.

Менә тагын бер гаделсезлек, һәр мөселман рамазан аенда көндез ураза тотарга тиеш бит. Ә Котыпта көндезнең бөтенләй булмавы мөм­кин. Димәк, анда кеше ураза тотмаска, яки тоташтан алты ай буе ура­за тотарга тиеш!

Төн ясаганнан соң алла теге боламык сыман нәрсәдән аерып алган күкне, гөмбәз кебек ярымтүгәрәк итеп, җир өстенә каплап куя. Я, кай­сыгыз начар дияр? Әнә нинди матур бит ул, карап туйгысыз... Гомер­ леккә бит, булган-булсын, нык матдәдән җиде кат итеп түши алла күкне.

(Коръән. «Каф» сүрәсе. 6 аять.)

Күкне? Җиде кат итеп? Бәлкем, җиде кат диюе алланың шагыйрәнә тасвирлап әйтүе генәдер? Түгел. Шунысына кадәр язылган. Беренче ка­тын яшел зөбәрҗәттән түши алла, икенче катын энҗедән, өченчесен кызыл якуттан, дүртенчесен көмештән, бишенчесен кызыл алтыннан, алтынчысын сары алтыннан, җиденчесен нурдан түши. Аннан һәр каты­на һәйбәтләп капкалар уеп чыга. Уя да тагын бер кәррә мактанып куя: «...Без эшләгән әйбернең килмәгән җире булмас, әнә кара, җиде кат җирнең берсендә бер ярык таба алмассың».

(Коръән. «Төркемнәр» сүрәсе. 63 аять. «Патша­лык» сүрәсе. 3 аять. «Кассас-әл әнбия». 6— 7 бит­ләр.)

1 Имештер, без кылган догалар аллага әнә шул капкалар аша үтеп менә. Берәр нәрсә үтенеп кылган догаң кабул булмаганда мулла абзыйлар шул жиде капкага сылтаучан: «Догаң күк капугысы ябык чакка туры килгән, мелла кем... Шул сәбәпле аллаһ тәгалә хозурына барып җитмәгән Син фәлән сәгатьләрдә фәлән доганы укып кара әле, анысы, шәт, иншалла җитми калмас ..»

Шуынан килеп, алла күкнең аскы катын йолдызлар белән бизәп чыга.

Биредә алла шулай ук бер атуда ике куянга тидерә. Бу йолдызлар күк бизәге булып кына калмый. Дөнья төзелеп беткәч, алланың гарешенә, ягъни тәхетенә якын килгән шайтаннарны, пәри-җеннәрне куын җибәрү өчен дә ярап куячак.

Ышанмыйсызмы? Менә үзегез укып карагыз: «...Чынлыкта без аскы кат күкне матур йолдызлар белән бизәдек.

Төрле фетнәче шайтаннар, фәрештәләрнең сөйләшкәннәрен тыңларга дип, күккә менә башласалар, без аларга шул киртләч читле ялкыннар­ны ыргытачакбыз...».

(Коръән, «Сафтагылар» сүрәсе. 5— 10 аятьләр, «Патшалык» сүрәсе, 5 аять.)

Бу мәсьәләдә әле тагын шунысы хикмәтле. Күк шундый авыр һәм каты әйбердән ясалса да, бер терәүсез тора, ишелеп төшеп, җирне чәл­пәрәмә китерми, аның өстендәге җан ияләрен изеп ташламый, һәм бу эше белән алла янәдән бер мактанып куя: «Үзегез дә күреп торасыз, җидесенә бер терәү юк бит, җидесенә бер терәү... Ә шулай да ишелеп төшми».

(Коръән, «Күк күкрәү» сүрәсе, 2 аять.)

Әйтергә кирәк, алла гомумән мактанырга ярата. Берәр яңа нәрсә ясаган саен мактанмый калмый. Хәер, табигате шундый икән, мактанырлыгы бар икән, мактана бирсен, аннан безгә ни зыян! Ләкин алла соңгы очракта урынсызрак мактанып ташламады микән? Терәүсез дә ишелми, дигәнен онытып, «Хаҗ» сүрәсенең 64 аятендә күкне һәрвакыт үз куллары белән тотып торганын әйтеп ташлый. Тагын каршылык, һәм бу каршылык безнең кызыксынуны көчәйтә. Без ары китәбез.

2

МЕСКЕН КОЯШ.

Ай НИГӘ КИРӘК?

ҖИР ТҮГӘРӘК ДИГӘН ӨЧЕН...

Йолдызлардан соң алла Кояш белән Айны әмәлләп куя.

Яктылык караңгылык эченнән аерып алына торган булгач, көн дә төннән алына торган булгач, Кояш белән Ай нигә кирәк? — диярсез.

Кирәк икән шул. Алла Айны күкнең нуры итеп элеп куя, Кояш лампа хезмәтен үти.

(Коръән. «Нух» сүрәсе, 15 аять )

Биредә тагын бер атуда — ике куян. Дөнья төзелеп бетеп, җир йө­зендә тереклек башлангач, кешеләр Айга карап вакытны, ягъни көн­нәрне белеп торачак, Хаҗның кайчан буласын беләчәк.

(Коръән. «Сыер» сүрәсе, 185 аять.)

Ул Ай әле тагын хатын-кызларның күрем күрү мөддәтләрен әйтеп тору өчен дә кирәк булачак.

(«Тәфсир Ногмани», 43 бит.)

Ничек итеп? Аннары хатын-кыз ул кадәресен Айга карамыйча да белә бит. Изге китапның бу сүзен, күрәсең, болай аңларга кирәктер: Ул Шайтан тозакларына ышаныч юк, мөддәтләре тулганны синнән яшереп йөрүләре мөмкин. Ә Ай булгач, син күтәрелеп карыйсың да беләсең... әлеге дә баягы ничек беләсең? Изге китап, кызганычка кар­шы, иң кирәклесен әйтмәгән.

Шуннан соң алла бу «лампа» белән «нуржны үзенә буйсындыра, һәр икесенең маршрутларын билгели. Шул көннән башлап алар һәркайсы алла тарафыннан билгеләнгән урынга йөреп торалар.

(Коръән. «Локман» сүрәсе. 28 аять.)

Ярый, алар шулай йөри торсын, сезнең белән без бераз тыныш ясап алыйк. Әгәр хәзерге заманда үтә динле, шул ук вакытта табигать белеме белән дә бераз таныш бер агайга, кояш тәңренең бирмеш көне җир чи­тендәге сасы суга төшеп байый икән дисәк, сезнеңчә ничек, агай ышаныр идеме?.. Көләр генә иде, әйе бит? Яки барып чыккансың икән син, энем, дип тизрәк яныңнан таю ягын карар иде. Ә шул сүзне Коръән әйтә ди­сәк? — Коръәнне мыскыл итәсез, дип безне пыр туздырып сүгәр иде.

Ә инде үзенә Коръәндәге «Мәгарә» сүрәсенең 84 аятен укып бирсәк?

Анда болай диелгән: «Кайчан Зөлкарнәйн Кояш баешына килеп җитте, Кояшның бер сасы чишмәгә төшеп батканын күрде. Бу чишмә янында кешеләр дә бар иде».

Хәзер агай ышану гына түгел, башта ышанмаганы өчен калебе тә­мам пакьланганчыга кадәр тәүбә итәр иде.

Ә Ай нишли? Ул да шулай бер сасы суга төшеп батамы? Юк. Аның язмышы тагын да кызыграк. Ай һәр ай ахырында пальма агачының бө­гелеп килгән иске ботагы кебек кенә булып кала.

(Коръән, «Ясин» сүрәсе, 39 аять.)

Заман ахры булгач, Ай сүнәчәк, сүнгәч, Кояш белән бергә килеп кушылачак. Әйтергә кирәк, бу дөнья бетеп, теге дөнья башлангач, Җир белән күк тә бетәргә тиеш. Алла Җирне сул кулына алачак, җиде кат күкне дә, җиде табак кәгазьне бөтереп төргән төсле төреп алып, уң ку­лына тотачак.

Анысын ахырзаман җиткәч күрербез... Ә хәзер алланың көн тәрти­бендәге эшләре белән танышыйк. Шулай итеп, аллача алты көн дигәндә, безнеңчә 6 мең яки 300 мең ел дигәндә Җир булды, суы булды, әнәтерә күге дә. Шуннан соң алла Җир белән җиде кат күккә хитап итеп: «...Минем яныма килегез, үз ихтыярыгыз белән килсәгез дә ярый, ирексездән килсәгез дә сүз әйтмим», — ди. һәм Җир белән җиде кат күк: «Үз ихтыярыбыз белән киләбез», — диләр. Алла аларның икесенә дә бурычлар йөкли.

(Коръән, «Ачыклау» сүрәсе, 10—11 аятьләр.)

Кызганычка каршы, ул бурычларның безгә мәгълүм ителгәннәре шулар гына: Алла Җиргә су чыгарып торырга, болыннар үстерергә куша. Ә күккә көн саен бер тапкыр төн ясау, иртән таң аттыру бурычын йөкли.

(Коръән, «Йолкып алучы» сүрәсе. 27—31 аятьләр.)

Баш өсте, бөтенесе эшләнер, ди җир белән күк, һәм икесе дә шунда ук үз вазифаларын үтәргә керешә...

Алла дөньяны әнә шул рәвешчә юктан бар итә.

Әйдәгез, юри генә ышанган булыйк. Ләкин тфү, тфү... тәүбә әстәгьфирулла... Ышанасың икән, юри генә ярамый, ихлас күңелдән ышанырга кирәк. Бөтенесенә, бөтен Коръәнгә, һәрбер хәрефенә бертигез ышаныр­га кирәк. Шикләнеп сөйләшергә димим, шигеңне күңелеңә дә китерергә ярамый. Ул чакта син кяфер, урының мәңге җәһәннәм төбендә. Мәнгенең нәрсә икәнен әйттем, җәһәннәмнең нәрсә икәнен алдарак белерсез.

Ләкин шунысы куанычлы: алла җәза бирүче генә түгел, ихлас күңелдән тәүбә итсәң, «гафуррәхнм» дә, безнеңчә әйтсәк, гөнаһларны гафу итүче дә. Әйдәгез шуңар исәп тотып, алланың үзе биргән акыл белән алда бәян ителгәннәр турында бераз фикер йөртеп алыйк.

Фән бик тиз алга бара. Фән түшәмнән алынган 7565 не хәзер бик ан­сат инкарь итә. Крестьян, атның тешенә карап, яшен әйтә белгән кебек, сугымчы бер карауда сыерның үлчәвен әйтә алган кебек, хәзер фән Җирнең «Әнба-эл-әнбия»дә әйтелгәнгә караганда миллион тапкырлар картрак икәнен, аның 6 миллиард 500 миллион яшьләрдә икәнен бик күп, бик ачык мисаллар нигезендә әз-мәз генә булса да укыган кеше төшенерлек итеп исбат итеп бирде. Җирнең Тәүрат, «Әнба-эл-әнбия»ләрдә, Коръәндә әйтелгәнчә, бишек кебек дигәнен, анысын «онытып», палас кебек яссы дигәнен 2500 ел элек бөек Пифагор, аңардан 200 ел соң яшәгән бөек Аристотель үк инде инкарь итеп, аның түгәрәк икәнен исбат иткәннәр. Шуны ук исбат иткән өчен Флоренция галиме Чекко д Асколнне яндырып үтергәннәр. Обсерватория салган өчен үзбәк ханы Олуг Бәкне ерткычларча җәзалап үтергәннәр. Ләкин галимнәр аңар карап өрекмәгәннәр. Бөек поляк астрономы Коперник, бу мәсьәләдә тагын да алгарак китеп, 1543 елда Җирнең бернинди дә таулар белән кадакланып куелмаган икәнен, аның үз «күчәрендә» туктаусыз әйләнеп торуын, төн белән көннең алмашынып торуы шуңардан килүен, шул ук вакытта Җирнең бертуктаусыз Кояш тирәсендә әйләнеп йөрүен һәм елга бер тапкыр Кояш тирәли әйләнеп чыгуын исбат иткән.

Бу — гаҗәп зур гыйльми ачыш. Моңар баштарак хәтта галимнәр дә бик үк ышанып бетми. Шул ук вакытта бу динчеләр өчен тиңдәше булмаган зур югалту, бөтен диннәрнең, шул җөмләдән ислам диненең тамырына балта чабу иде. Аңар каршы бөтен дин әһелләре, дөньядагы бөтен динчеләр күтәрелеп чыкты.

Җир түгәрәк?! Карбыз кебек?! Әлгаязе билләһи... Карбыз кебек булгач, аның менә бу төшендәге кешеләр ничек егылып төшми?! Кеше чебен түгел ләбаса. Ә өйләр... сулар?..

Коперник тарафдарларын эзәрлекләү башлана. Мәчет, чиркәү, синагогларда бу мөртәт исеменә бәддога укыйлар. Коперник ачышын халык­ка таратып йөргән өчен Италиянең бөек акыл иясе Джордано Бруноны 1600 нче елда Рим мәйданына алып чыгып, халык алдында яндырып үте­рәләр.

Хәзерге көндә инде бөек Коперник ачышын динчеләр үзләре дә ин­карь итә алмый. Соңгы елларда самолетлар Җир шарын аркылы тор­кылы әйләнеп чыккач, бигрәк тә Гагариннар ракеталарда Җирне берни­чә кабат әйләнеп төшкәч, иң кара эчле, иң надан мулла-монтагайлар да Җирнең палас кебек булуына, диаметры 12.500 километрлы, әйләнә­се 40.000 километрлы, өске мәйданы 510 миллион квадрат километрлы бу гигант шарның үгез мөгезендә торуына ышанмыйлар булса кирәк.

ӘНӘ ГЕНӘ БИТ УЛ.

ТЕЛӘСӘ НӘРСӘ БЕЛӘН АНТ ИТ, ЫШАНДЫ ЮК.

Инде алланың күк хакында биргән мәгълүматлары турында бераз фикер йөртеп алыйк.

Күкнең Җирдән ничә километрда икәне Коръәндә анык итеп әйтел­мәгән. «Тау» сүрәсенең 38 нче аятенә караганда, әллә ни биек булмаска тиеш. Бу аятьтә алла шайтаннарның фәрештәләр сөйләшкәнне тыңлап торыр өчен күккә менәрлек баскычлары булмаганын әйтә. Бәс, сүз күк­кә менә торган баскычның булуы-булмавы турында бара икән, димәк бик биек булмаска тиеш. Моңа тагын бер дәлил: Вавилон кешеләре күк­кә манара ясап менә башлагач, алла боларның манараларын чәлпә­рәмә китереп ташлый.

Бу ике аять, бигрәк тә соңгысы, бернинди техникасы булмаган Ва­вилон халкының, алла юл куеп торса, күккә җитәрлек баскыч яки ма­нара ясарлыгы булганны сөйли түгелме? Бәхәссез, шуны сөйли.

Бу аятьләрнең Җирнең үгез мөгезендә торуы кебек үк бер әкият икә­нен фән мең еллар элек исбат иткән булса да, «кара халык» арасында

шуларга ышану озак яшәп килә әле, һәм бу гаҗәп тә түгел. Чыннан да, әнә генә төсле бит ул күк.

Ләкин кеше акылы иҗат иткән самолетлар уннарча километрларга күтәрелгәч, күкнең «әнә генә» булуына, баскыч яки манара ясап менәр­лек якын булуына ышану какшый башлый. Ә инде Гагариннарның 200— 300 километрга күтәрелгәннәрен күргәч, күкнең манара ясап менәрлек кенә, «әнә генә» булуына, белмим, ышанучы калды микән...

Ә Гагариннар күкнең Коръәндә әйтелгән «беренче катына» да менмә­де бит әле. Хәтта Кояшка хәтле генә дә күтәрелмәде. Ә Кояш белән Җир арасы 150 миллион километр, йолдызларның исә безгә иң якын дигәне — Кояшка караганда 270 мең тапкыр ераграк. Арада шундый­лары бар, нурлары безнең Җиргә ун мең ел килә. Аның никадәр ерак­та икәнен әйтү өчен кешеләр куллана торган гади саннар җитми. 150 миллион километрдагы Кояш нурларының җиргә нибары 8 минут 18 секунд килгәнен хәтерләсәк, ул йолдызларның кайларда икәнен бер­ никадәр күз алдына китереп булыр.

Күрше галактикалар турындагы мәгълүматлар бөтенләй хәйран ка­лырлык. 1963 елның маенда «Известия» газетасы совет астрономнары­ның күктә моңарчы билгеле булмаган йолдыз күреп фотога төшереп алулары турында хәбәр итте. Галимнәр мотлака берничә көн эчендә бу иң яшь йолдызның ераклыгын, күләмен, энергиясен билгеләделәр. Аның яктысы һәм кызуы безнең Кояшныкына караганда 25 миллион тапкыр көчлерәк, бу йолдызның галимнәр бүген күреп алган нуры моннан 30 миллион ел элек юлга чыккан! Ягъни йолдыздан ядро энергиясе бәреп чыккан вакыттагы ялкын яктысы безгә 30 миллион елдан килеп җиткән!

Әйтәсем килгәне: бәс, шулай икән, алла ул «җир бизәкләрен» нигә дип шул хәтле биек менгереп элгән? Аларның Җир өчен бернинди бизәк була алмауларына фәкать көчле телескоплар аша гына күрергә мөм­кин икәнлекләрен дә өстәсәк, бу гаҗәпләнү бездә тагын да артыр.

Күк әнә шундый биек. Вавилон кешеләре манараларын, алла тора торган җиденче кат күккә димим, әнә шул иң якын йолдызга хәтле генә сузарга теләсәләр дә, бертуктаусыз берничә мен миллиард еллар буена эшләргә тиеш булырлар иде. Ә анлык төзү материалы? Ул хәтле мате­риалны казып алу өчен безнеке кебек берничә миллиард Җир кирәк бу­лыр иде. Бәлкем, алар бу эшкә белмичә, «әнә генә» дип керешкәннәрдер?

Шулай да булсын. Ә соң алла? Аларның менеп җитәлмәсләрен ничек белмәгән ул, белгән сурәттә манараларын ни дип җимереп ташлаган?

Менә бу сорауга нә Коръәндә, нә дин әһелләрендә җавап юк... Инде менделәр дә ди. Менеп нишли ала соң алар? Алла нигә аларның менү­ләреннән шулкадәр курка? Моңар да җавап юк.

Инде алланың яктыны караңгыдан аерып алуына, күкнең көн бе­лән төн ясап торуына килик. Без борынгы кешенең бу әкияткә ышанып йөрүенә шулай ук гаҗәпләнмибез. Элегрәк хәтта фән ияләре дә, Кояш­ны Коръәндә әйтелгәнчә, лампа кебек бер яктырткыч кына дип уйлаган­нар. Яктылыкның чыганагы Кояш икәнне белмәгәннәр. Хакыйкатьне, беренче булып, 1675 елны Дания астрономы Оле Ремер ача. Ул Җир шарын яктыртып торучының нәкъ Кояш икәнен исбат итә. Шулай итеп Коръәннең табигать күренешләре турындагы тагын бер ялгышы фаш ителә: Кояш чыга — көн була, бата — төн була. Алланың «Кояш сасы суга төшеп байый» диюе дә тавыклар көләрлек бер мәзәк әкият кенә.

Җир йөзендә Кояш төшеп батарлык су юк һәм була да алмый. Безгә җиз поднос хәтле генә булып күренгән Кояш җиргә караганда бер мил­лион өч йөз мең мәртәбә зуррак. Чебен карынына фил сыймаган күк, җирдәге бер болганчык суның да Кояшны үз эченә сыйдырыр ча­масы юк.

Күп кенә дини китаплар, риваятьнамәләр Кояш баюны әле тагын

болай дип аңлаталар. Имештер, Кояш күк читенә төшеп җиткәч, фә­рештәләр аны ипләп кенә тотып алып, җир эче буйлап көнчыгыш якка йөгерәләр һәм иртәнчәк күккә меңгезеп җибәрәләр... Монысын да тузга язмаган әкият икәнен фаш итү өчен алдагы дәлилебез җитсә кирәк.

Әйтергә кирәк, биредә «байый» яки «бата» сүзе үзе дә хилаф сүз.

Без Кояш бата сүзен хәзер туры мәгънәсендә кулланмыйбыз. Чынлыкта Кояш беркая да батмый. Ягъни ул бер секундка да күк йөзеннән төшеп тормый. Җир әйләнгәнлектән Кояш безгә, мәсәлән, Казан шәһәрендә баткан кебек күренә, ә бу вакытта Мәскәүдә ул әле рәхәтләнеп Кремль өстенә карап елмаеп тора. Ә Америкада? Америкага җиде-сигез сәгать­тән соң да әле үзенең нурларын коячак. Бераз үтүгә безнең Сахалин өстенә килеп чыгачак.

Коръәннең «Ай һәр ай азагында кәкрәеп килгән иске пальма ботагы кебек булып кала» дигәненә борынгы кешенең ышануы шулай ук бер дә гаҗәп түгел. Кеше үзе дә Айның азакка таба кечерәеп баруы хакында бик күп әкиятләр чыгарган. Мәсәлән, Хуҗа Насретдиннан: «Яңа ай ту­ гач искесен кая куялар?» — дип сорыйлар. Бу: «Турап йолдыз ясый­лар»,— дип җавап бирә. Бүгенге көндә аның тузга язмаган бер әкият икәнен исбат итеп тору кирәкме? Инде килеп, безнең спутниклар Айның кире ягының фоторәсемен дә алып төшеп күрсәткәч *, өстенә безнең ке­шеләр вымпел да кадап куйгач, якын киләчәктә анда кешеләр менәргә җыенганы мәгълүм булгач, Коръән әкиятенә иң надан, иң кара мулла-монтагай да эченнән генә булса да шикләнеп карый башлаган булса кирәк.

Коръәндәге һәр әкият кебек Ай әкияте дә, әлбәттә, безне алланың кодрәтенә шаккатыру максаты белән язылган. Ләкин без шаккатмыйбыз, көләбез генә. Чөнки әкият Коръәннең табигать белемнәреннән хәбәрдар түгеллеген фаш итү булып чыккан. «Ясин» сүрәсенең 40 нчы аятендә әйтелгәнчә, Кояшның Айны куып җитә алмавына карата да шуңардан җылы сүз әйтеп булмый. Ничек куып җитсен?! Кояш бит, алла уйлаган­ча, Ай артыннан йөрми. Гомумән, йөрми Кояш. Ә Ай, башка планеталар кебек, туктаусыз аның әйләнәсендә әйләнеп йөри!..

Коръәннең йолдызлар турында биргән мәгълүматларын шулай ук фән янына китерерлек түгел. Беренчедән, йолдызлар, Коръәндә әйтел­гәнчә, берьюлы барлыкка килмәгән. Урманда агачлар бер яшьтә булма ган кебек, йолдызлар да бер яшьтә түгел. Кайберләре инде берничә мил­лиард яшьләре белән баралар, кайберләренә әле миллион да тулмаган.

Монысы әле «вак» мәсьәлә. Зурысы менә кайда. Имештер, алла йолдыларны күк йөзен бизәр өчен элеп куйган, тәхетенә шайтаннар, җеннәр якын килә башласа, алла, арадан берәр йолдызны алып, шалт башла­рына!.. Бу бит, алланың Мюнхаузенны бөтенләй бетереп ташлый торган чираттагы мәзәге! Инде алла моны, чыннан да, җитди мәгълүмат димәк­че була икән, гафу итсен, без тагын көлмичә булдыра алмыйбыз. Менә уйлап карагыз: чагыштырмача юк кына бер Җир шарын бизәр өчен «элеп куелган» йолдызларның астрономнар тарафыннан фоторәсемгә төшереп алынганнары гына да бер миллиардка җитә. Ә җәмгысе (безнең галактикадагылары гына) 120 миллиард! Инде зурлыкларын күз алды­на китерегез. Кояш Җирдән бер миллион 300 мең тапкыр зуррак. Үлчәве Җир, Ай, Меркурии, Плутон һ. б. планеталардан 750 тапкыр авыррак.

Ә шул искитмәле зур Кояш кайбер йолдызлар белән чагыштырганда дөя янындагы төймә кебек кенә булып кала. Имештер, алла шайтаннарны куар өчен шул хәтле күп, шул хәтле зур йолдызлар әзерләп куйган!..

1 Бу вакыйга Айның безгә нәкъ пальма ботагы кебек булып калган көннәрендә бу­ла, ә спутник төшереп алган рәсемдә ул үзенең ундүртенче кичәсендәге кебек түп-түгәрәк иде.

Үпкәләсә үпкәләр, алланың бу сүзенә дә ышана алмыйбыз. Алла чып­чык башы тикле таш ыргытса да, шайтаннар тамталлар арасына мәтә­леп барып төшәчәк бит. Таш ыргытмыйча, «киләсе булма!» — дип бер нәгърә орса да, шайтан дигәнең күккә ике аягының берсен атлаячак түгел.

Инде йолдызларның жирне бизәр өчен эленгән булуы турында. Ча­мадан тыш бай патша булып, аллача эшләсә, ягъни бер өен яктырту өчен өеннән миллиард мәртәбә зур лампалар эшләтеп, миллиард кило­метр биеккә менгереп элеп куйса, аның турында нәрсә уйларлар иде икән?

Әгәр алланы чыннан да бар дип белсәк, без аңар болай дияр идек.

Юк, син биредә юкка шул хәтле материал исраф иткәнсең. Хәзерге тө­зүчеләр белән киңәш итәргә иде сиңа, алар йолдызлар санын миллион тапкыр гына булса да кимрәк ясарга, ичмаса, берничә миллиард тап­кыр кечерәк итеп ясарга, берничә миллиард тапкыр түбәнрәк төшереп эләргә киңәш бирерләр иде. Аннары ул йолдызларны ул кадәр кызу итмәсәң дә була, диярләр иде безнең төзүчеләр. Чыннан да, кайберсе­нең кызуы миллион градусларга җитә бит. Тотып алып ыргытканда димим, Казан белән Мәскәү арасы кадәр якын килсәң дә кулың белән бергә үзең дә көеп үлмәле. Хәтта нурына гына да түзә торган түгел.

Нурларының Кояш нурына караганда 300 мең тапкыр көчлерәкләре бар.

Алла әйткәнчә, чите киртләч тә түгел ул йолдызларның. Самолетта оч­канда шәһәр утлары безгә киртләч читле булып күренәме, бу да шулай.

Укучыга тагын шунысы мәгълүм булсын: нуры шундый көчле, темпера­турасы шундый кызу булса да, йолдыз каты әйбер түгел, үзенә бер төсле тыгыз газ гына. Ягъни тотып алып ыргыта торган түгел.

Аннары, Ай белән Кояш батмаган кебек, йолдызлар да беркайчан батмыйлар. Ә алла аларның батуы турында Коръәндә берничә тапкыр әйтә. Хәтта аларның бата торган җирләре белән ант итә. «Йолдызлар төшеп бата торган җирләр белән ант итәм», — ди ул.

Шул ук вакытта алла моның тегенди-мондый гына ант булмавын ки­сәтеп куя: «Беләсегез килсә, бу бөек ант».

(Коръән.Төшүчеләр» сүрәсе, 74 аять.)

Теләсәң нәрсә белән ант ит, алла! Ә без йолдызларның батуына ышана алмыйбыз, аларның кирегә хәрәкәт итүләренә дә ышанмыйбыз.

Җир таулар белән кадаклап куелган, Ай да Кояш кебек бер яктырткыч, дигәнгә дә ышанмыйбыз хәзер без. Ай — Җир кебек үк суык бер түгәрәк нәрсә, күләме кояштан 5.200.000 мәртәбә кечерәк, ди фән. Әлбәттә, фән белән бертөрле дә алыш-биреше булмаган кешене моңар ышандыру кыен. Андый кеше әле Коръәнгә ышана. Беренчедән, алла сүзе дип белгәнгә, икенчедән, күрер күзгә дә шулай ич. Икесе дә якты, икесенең дә күләме бер, бер үк биеклектә. Ә шул ук фән казанышларын үз күзе белән күрә башлагач, кешенең карашы уңай якка үзгәрә. Фән. 10—20—30 елдан фәлән сәгатьтә, фәлән минутта, фәлән секундта кояш тотыла, ди. Нәкъ шулай була. Фән Мәскәүдәге Май бәйрәмен, яисә Америкада негрлар демонстрациясен шул ук мизгелдә безнең өебезгә китереп күрсәтә, чәчми-түкми сүзләрен алып килә. Фән кешене әллә ничә йөз километрларга күтәреп. Җир әйләнәсендә очырып йөртә, фән кешенең күктә очып йөргәнен безнең өебезгә кертеп күрсәтә, тавышын ишеттерә, җирдәге фән күктә очып йөргән кешенең йөрәк тибешен саный, температурасын үлчи. Тиздән планетадан планетага, самолет белән шәһәрдән шәһәргә йөргән кебек йөри башлаячакбыз. Бу нәрсәләр кешенең күзенә күренеп килә. Шуңар күрә кеше, хәтта бөтенләй надан булса да, моңар ышанмый булдыра алмый. Ә дин әһелләре койрыкла­рын кыса.

Соңгысы. Заман ахыры булгач, алланың Җирне бер кулына алуына, шул кадәр йолдызлары белән бергә күкне табаклы кәгазь урынына

төреп, икенче кулына тотуына юри генә ышандык та ди. Бәс, чикләнмә­гән кодрәт иясе икән, бөтенесен юктан бар итә алган икән, анысын гы­на эшләр дә диик. Ә менә Ай белән Кояшны бергә китереп кушуы?..

Соң бу бит биеклеге биш километрлы Эльбрус тавына бүрек хәтле бер кырмыска түмгәген китереп кушу була түгелме? Шуны кушу дип әйтеп буламы? Тагын шунысы бар: Ай Җир кебек үк бер салкын әйбер. Ә Кояшның кызуы 6 мең градус! Кояш Айны, үзенә кушу түгел, миллион километрдан да кызган табага төшкән кар бөртеге урнына күз ачып йомганчы көйдереп бер уч көл итеп калдырачак бит!

Күк җиде кат булып, Җир белән Кояшның берәр генә булуына да ышанмыйбыз без хәзер. Безнең Кояш системасында гына берәр алар. Ә галәм киңлегендә безнең Җиргә, үсемлекләргә, барчабызга тереклек би­рә торган Кояш кебек кояшлар берничә миллиард! һәм безнең Җир без­нең Кояш тирәсендә әйләнгән кебек, ул кояшлар тирәсендә дә миллиард җирләр әйләнеп йөрүе, аларда да безнең кебекме, бүтән төрлеме, кеше­ләр яшәве дә гаҗәп түгел.

Алла, үзенең кодрәтен күрсәтеп, безне шаккатыру максаты белән Коръәнгә әкиятләрне дыңгычлап тутырган. Ләкин без аларны укып, ал­ланың кодрәтенә түгел, фәкать Мюнхаузенлык сәләтенә шаккатабыз.

Дин китаплары исә шаккатыризм мәсьәләсендә алланың үзеннән дә уздырып җибәрәләр. «Алла — диләр алар, — галәм киңлегендәге бөтен әйберләрне, Кояш, Ай. йолдызларны, җиде кат Җирне, җиде кат күкне, хайваннарны, кешеләрне — бөтенесен бер чикләвек кабыгына бөтереп тыга ала. «Рисаләи газизә» дигән дини китап тагын да күпертә төшә.

Бу китапның раславынча, алла, әгәр теләсә, әйберләрнең күләмнәрен кечерәйтмичә дә чикләвек кабыгына тыгып куя ала, анда да чикләвек кабыгының бөтен эченә түгел, бер читенә генә!.. Алайса чикләвек кабы­ гын бихисап зурайта торгандыр дип уйлый күрмәгез. Киресенчә, кечерәй­ тә әле!..

Тагын бер мисал. Коръәннең Җирне җиде кат диюеннән илһам алып, «Рисаләи газизә», «Фазаил шөһүр», «Алты бармак», Рабгузи китапла­ ры шундый тузга язмаган әкият уйлап чыгаралар. «Җирнең һәрбер кат белән кат арасы 500 еллык юл. Икенче катында җеннәр, өченчесендә адәм чырайлы, эт затлы, үгез аяклы кешеләр яши.

Дүртенче каты — җәһәннәмгә керәчәк кешеләрне газаплар өчен әзерлә­ неп куелган күкерт. Бишенче катында елан — чаян, һәрберсе дөя хәт- леләр. Эчләрендә 160 төрле агу бар. Җир йөзенә бер тамчысы тамды исә, бөтен җан ияләре һәлак була. Алтынчы катта җәһәннәм еланнары.

Җиденчесендә — Иблис. «Тәхетенә менеп утырмыштыр. Тирә-ягында ат­ лы һәм жәяүле гаскәре йөреп тормыштыр. Җәмгы барчасы Иблис лә- гыйнгә табынмактыр...» Хәзерге заманда тузга язмаган бу әкиятләргә мулла-монтагай үзе дә ышанмый, әлбәттә, бары ышанган булып кылана гына.

Коръәннең табигать турындагы мәгълүматлары гомумән сабыйларча беркатлы. Мәсәлән, аның диңгезләр турында бөтен белгәне ике — өч аятькә сыеп беткән. «Ике диңгез бер-берсенә охшамаган, берсенең суы эчәргә тәмле, рәхәт, җиңел, икенчесенең тозлы, әрем әчеле...»

( Коръән. «Фәрештәләр» сүрәсе. 13 аять.)

Алла ике диңгезне бер-берсенә кушылдырмый, араларында киртә бар. Икесеннән дә энҗе белән мәрҗән чыга.

(Коръән. «Фәрештәләр» сүрәсе, 13 аять. «Рахман» сүрәсе. 19— 22 аятьләр )

Коръәнне язучы, күрәсең, үзе күргән-белгән Гарәп диңгезе белән Кызыл диңгезне яки Персия култыгын күздә тоткан. Ә бит дөньяда әле тагын дистәләрчә диңгезләр һәм 5 океан бар, алары Коръән авторы өчен генә юк. Сабый өчен дә үзе яшәгән шәһәр яки авыл белән тирә-юньдәге берничә авылдан гайри авыллар булмый бит.

Коръәнчә, диңгездә энҗе-мәрҗән дә балык кына бар. Ә анда, санап карасаң, 150 мең төрле «җан иясе» яши, 10 мең төрле үсемлек үсә.

Диңгез искиткеч бай. Мәсәлән, кобальт дигән мәгъдән запасы бө­тен коры җирдә 1 миллион тонна исәпләнә, ә диңгез төпләрендә ул 2 мил­лиард тонна булып, кеше кайчан төшеп алыр икән дип көтеп ята.

Алланың диңгезләрнең берсе тозлы, берсе тозсыз диюе дә хилаф сүз.

Күрәсең, ул ялкау хатыннар шикелле, ясаганда тәмен татып карамаган, ә соңыннан Коръәнгә язарга кирәк булгач, берәр дельта читенә ятып эчеп карау белән чикләнгән. Дельтада, дөрес, суның тозсыз булуы таби­гый. Ә аллага диңгезнең эченәрәк кереп, тирәнрәк төшеп эчеп карарга иде... Диңгез суының иң тозсыз дигәнендә дә тоз 8 процент тәшкил итә.

Кызыл диңгез суында исә тоз 40 процент!..

Алланың ике диңгез арасына куйган «киртәсе» коры җир булса ки­ рәк. Анысы ярый, образлы итеп әйтергә тырышкан. Ләкин ул киртәне җимерелмәслек итеп ясадым диюе коры шапырыну түгел микән? Ник дисәң, Урта диңгез белән шул ук Кызыл диңгез арасында да, тагын Тын океан белән Атлантик океан арасында да, тагын Идел белән Дон арасында да андый «киртәләр» бар иде. Кешеләр килеп җимереп атты­лар да бик әйбәт су юллары ачтылар. Кирәк тапсалар, әлбәттә, алла әйткән ике диңгез арасындагы «киртәне» дә җимереп ташлап, берәр нәр­сә әмәлләп куярга күп алмаслар.

Чү, бу инде фикер йөртү генә түгел, алла белән бәхәскә керү, алла­ның бөтен эшен юкка чыгару булып китте түгелме соң? Тәүбәгә килик, алдыбызга Коръәнне ачып салыйк.

АЛЛА КЕМ ТӨСЛЕ?

АЛЛАНЫҢ СУДТА БУЛУЫ. ҖИРНЕҢ ЧИТ-ЧИТЕН

КИСЕП ЙӨРҮЕ һ. Б. ӘКӘМӘТЛӘР.

Җирне, һаваны, суны, хайваннарны юктан бар иткәннән соң. алла, ниһаять, җиденче көнне тәхетенә менеп утыра.

(Коръән. «Саэудэ» сүрәсе. 3 аять.)

Һәм бу безгә аның үзе белән бераз танышып алыр өчен иң җайлы вакыт.

Бер карасаң, чикләнмәгән кодрәт иясе, бер карасаң, фән белән әз генә дә алышы-биреше булмаган, бөтен әйткәне фән әйтүләрен? Каршы килеп торган зат үзе ни кыяфәтле соң?

Инҗилдә бу мәсьәлә бик ачык: «Алла кешене үзенә охшашлы итеп ясады» диелгән. Коръәндә бу юк, әдәби китаплардагы кебек ясап куйган портреты юк. Аның рәвеше турында дин әһелләре хәтта уйларга да куш­мыйлар. Аны күз алдына китерергә мөмкин дә түгел, диләр. Ә безнең беләсебез килә һәм, актарына торгач, Коръәннең сүз арасында гына әй­теп киткәннәреннән чыгып, берникадәр күз алдына китерү бәхетенә ире­шәбез.

Күкне алла баганалар белән терәтеп куймадым, үзем тотып торам диде бит. Димәк, куллары бар. Алла үзенең куллары бар икәнен кат-кат әйтә: «Без күкне үзебезнең кулларыбыз белән ясадык», — ди.

(Коръән. «Таркатучылар» сүрәсе, 47 аять.)

Ничәшәр икәне генә әйтелмәгән, бармаклары да бар һәм алла аларга бик сәер эш йөкләгән: «Кешенең күңеле алланың бармаклары арасын­дадыр».

(220 нче хәдис.) 1

1 Хәдисләр бик күп, калын-калын берничә китаптан гыйбарәт. Аларны дин әһелләре безгә Мөхәммәт пәйгамбәр сүзләре дип тәкъдим итә. Бу хәдис һәм алда китереләчәк хәдисләр барчасы «Мең дә бер хәдис» исемле китаптан.

Ә аяк? «Менә кодрәт иясе (алла — Г. Г.) иң биек офык читенә килеп басты, якынайды...»

(Коръән, «Йолдыз» сүрәсе, 6— 7 аятьләр.)

Кирәк булганда йөгерә дә: «Алла әйтәдер: әгәр бер бәндә миңа атлап килсә, мин аның каршысына йөгереп барырмын, дип».

(589 нчы хәдис.)

Димәк, аякны да юк дип әйтеп булмый.

Тагын күрми дип белмәгез, күрә, ләкин каравы бик сәер: ул безне һәрдәм посып күзәтеп тора.

(Коръән. «Таң» сүрәсе. 13 аять.)

«Алла кеше белән вәхи аша яки чаршау артында торып сөйләшә».

(Коръән. «Киңәш» сүрәсе. 50 аять.)

Димәк, һәм күзе, һәм колагы, һәм теле бар булып чыкты! Менә әле генә тәхетенә менеп утырды, димәк, утыра торган җире дә бар. Ни өчен утыралар?.. Арганга. Ә ул утыра торган җир тагын нигә кирәк?.. Тү­бәндәге аятьләр бу сорауларны ачыклый төшә: «Мин кешеләрнең миңа берәр төрле өлеш чыгаруларын, мине ашатып-эчертеп торуларын теләмим. Алла үзе сезне ашатучы, үзе сезне ри­зыкландыручы».

(Коръән. «Таркатучылар» сүрәсе. 57—58 аятьләр.)

Күрдегез, миңа өлеш кирәкми, дими, ашарга кирәкми, дими... Мон­нан соң алланың ашказаны, эчәкләре юк дип әйтеп буламы? Дөресрәге, кеше ашаучы түгел дип әйтеп буламы алланы? Әйе, әйе, кеше ашаучы түгел дип... Коръән әнә нәрсә ди бит: «...Алла әгәр теләсә (теләмәсен генә инде...), сезнең белән бергә җир­нең бер өлешен кабып кына йотар иде».

(Коръән, «Исраил балалары» сүрәсе. 70 аять.)

Ә түбәндәге аятьтән соң аның тагын кайбер әгъзалары юк дип әйтер­гә урын каламы? « ..Аллага бала кайдан килсен? Аның хатыны юк бит».

(Коръән. «Хайван» сүрәсе. 101 аять.)

Дин әһелләре маташтырганча, алла үзе турында, мин өйләнү кебек түбән гамәлләргә мохтаҗ түгел дими, хатыным юк кына ди! Димәк, юга­рыдагы аятьтән күренгәнчә, булырга да мөмкин, шулай ич?

Түбәндәге ике аятьне укыгач исә, без аның турында чын-чынлап өй­ләнеп, бала-чагалар үрчетеп ята бит бу мут дигән уйга килми кала алмыйбыз: «Әллә сезнең аллагыз бер сезгә генә ир балалар биреп, үзенә хатын-кыз фәрештәләр алганмы? Чынлыкта сез көфер сүз сөйлисез бит». «Әллә кешеләрнең балалары ир булып, алланыкы кыз балалар дип беләсезме?»

(Коръән. «Исраил балалары» сүрәсе, 42 аять. «Тау» сүрәсе, 39 аять.)

Ничек кенә боргалама, алланың баласы бар булып чыга, шулай тү­гелме? Берничәү һәм барысы да ир балалар!.. Берүк, балаларын кыз дип кенә кимсетә күрмә, ачуын китерерсең. Шул рәвешчә, төрле сүрә һәм аятьләрдән корыштыра торгач, алла безнең алга нәкъ безнең кебек кеше булып килеп баса. Бездә бар әгъза­ларның бөтенесе бар. Димәк, аларның һәрберсе аңар кирәк. Димәк, ул аларсыз яши алмый һәм бу хәл аның чикләнмәгән кодрәт иясе булуын күз ачып йомганчы юкка чыгара. Кинаяләп, бутап әйтүе генә бар, нәкъ шул Инҗил алласы, христианнар алласы. Аерма тик шунда: христианча, алланың гәүдәсе безнеке чамасы. Коръәндәгенең — коточкыч зур... Без моны әле генә менеп утырган тәхетенә карап беләбез. Күкнең күләмен хәтерләгез. Алланың тәхете әнә шул күк хәтле, плюс безнең җир хәтле.

(Коръән, «Сыер» сүрәсе, 256 аять.)

Бәс, тәхете шул хәтле икән, аның мөбарәк утыра торган җире ни хәтле була ди инде? Ә бөтен гәүдәсе?

Шундый мәһабәт гәүдәле затның куллары белән күкне тотып торуы­на хәзер инде кимрәк гаҗәпләнсәк тә ярый торгандыр. Ләкин монда анысыннан да шаккатыргыч нәрсә килеп чыкты. Алла күкне тотып тору өстенә, егылып төшмәсеннәр өчен, һавадагы һәрбер кош-кортны да үз куллары белән тотып очыра, тагын, бөтен хайваннарның ялларыннан тотып тора икән әле.

(Коръән, «һуд» сүрәсе, 59 аять.)

Тик ялы юкларның, мәсәлән, ишәкнең, кай җиреннән тотып торганын әйтмәгән. Кызганыч, алай картина тулырак булыр иде. Хәер, анысы «вак» мәсьәлә. Монда бер сорау туа, ул һавадагы кош-кортларның, җирдәге хайваннарның бөтенесен тотып торырга кулы ничек җитә? Бәл­кем, куллары күптер? Кайбер халыклар уйлап чыгарган аллаларның шулай бит. Юк, моның нибары ике кул. Нәкъ ике: «Яһүдләр әйтә: алланың кулы бәйләнгән. Юк, аларның үзләренеке бәйләнгән, алланың ике кулы да як-якка җәелгән».

(Коръән. «Ризык» сүрәсе. 69 аять.)

Моннан 1100 ел элек яшәгән таҗик шагыйре бөек Әбелхәсән Рудакый Коръәннең мондый әкиятләрен күздә тотып, безгә шундый киңәш бирә:

«Акыл күзе белән кара дөньяга син.

Маңгай күзе белән генә йөрмә карап».

Әйдәгез, бу бөек кешенең киңәшен тотып, маңгай күзе белән түгел, күңел күзе белән карап карыйк. Мәсәлән, шундый зур гәүдәле алланың без яши торган җиргә төшеп йөрүе мөмкинме?

Моңар ышану фил хәтле филнең кырмыска өстендә йөрүенә ышану­дан да мәгънәсезрәк бер мәгънәсезлек булыр иде. Ә бәлки алла җиргә төшмәгәндер? Юк, төшкән. Менә үз сүзләре: «Әллә күргәннәре юкмы, без бу жирдә булабыз һәм чит-читләрен кисеп йөрибез».

(Коръән. «Күк күкрәү» сүрәсе, 41 аять.)

Аны, алланы, борынгы кешеләр хәтта суд залларында да очрата булганнар, хәтта аның белән бергә, бер эскәмиягә утырып, судьяларның хөкем иткәннәрен карап торганнар. Тагын ышанмыйсызмы? Менә алла­ның үз сүзләре: «Давыт белән Сөләйман игеннәрне таптаган хайваннарның хуҗала­рын хөкем иткән судта без дә бар идек».

(Коръән. «Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 78 аять.)

Менә, ичмасам, күңелле заманнар булган. Син утырасың, бу урын бушмы дип, үзенең күк хәтле плюс җир хәтле арты белән синең яндагы урынга алла агай килеп утыра!..

Коръән, алланың рәвешен шулай сурәтләп килә-килә дә, мин ниш­ләдем, нәкъ кеше төсле килеп чыкты бит дип, аны бөтенләй күз алдына китереп булмый торган кыяфәткә кертә: «Алла — күкләрнең һәм җирнең яктысы, — ди хәзер Коръән, — аның яктысы стенадагы куыш кебек. Куышта лампа. Лампа пыяла куык эчендә. Куык — энҗе йолдызы кебек. Ул көнчыгышта да, көнбатышта да булмый торган фатихалы зәйтүн агачын бер-берсенә ышку юлы белән яна. Аның мае ут төртмәс борын ук кабынып китәргә тора. Нур өстенә нур!»

(Коръән, «Нур» сүрәсе, 35 аять.)

Бутарга икән, бутарга!.. Хәзер алланың торагы да җиденче кат күк­ тә түгел, «кеше белән аның йөрәге арасында». (??)

(Коръән, «Табыш» сүрәсе, 24 аять.)

Инде алланың дөньяны ярату эшендәге кайбер очы-очка килмәгән урыннар турында. Алдарак алланың башта «җирне, аннары күкне ярат­канын әйткән идек, «йолкып алучылар» сүрәсенең 27—30 аятьләре мо­ның киресен сөйли: «Кеше ясау читенме, күкнеме’ Күкне алла ясады, аның гөмбәзен корды. Шуннан соң җирне җәеп салды».

Коръән күкне җиде кат, Җирне бер дигән иде бит әле. Икенче бер битендә алла безгә болай ди: «Без җиде күк яраттык, шуның хәтле үк җир яраттык».

(Коръән, «Талак» сүрәсе. 12 аять.)

Хәтерләсәгез, алла бер урында тереклекне су белән тәэмин итеп то­руны күккә йөкләгән иде. Хәзер бу бурычны җирнең үзенә йөкли. «Без җиргә су чыгарып торырга, болыннар үстерергә куштык».

(Коръән, «Йолкып алучы» сүрәсе, 31 аять.)

Бу каршылыкны фаш итү белән бергә, Җиргә рәхмәт әйтергә оныт­мыйк. Алла сүзен тыңлап, бер су гына чыгарып торса, без нәрсә ашар идек? Аэроплан, телефон, телеграф, кино, телевидение кебекләрне әйт­мим дә. Җир күмеребез, нефтебез, газыбыз, ташыбыз, мәгъдәннәребез булмас иде. Димәк, сука белән тимерле арбабыз гына да булмас иде!

Рәхмәт төшсен сиңа Җир! Безне ризыкландырып торучы да, бөтен ки­рәк-яраклар белән тәэмин итүче дә, алла әйткәнчә, күк түгел, ә шул Җир! Җир!! Түбәнчелек белән алдыңда баш иик. Рәхмәт төшсен сиңа, Җир!

Кояшка да рәхмәт. Алла кушканча, яктырткыч булып кына калма­ган, бөтен дөньяга тереклек биреп торуны үз өстенә алган, Җирдән баш­ка тереклек була алмаган кебек, Кояштан башка да тереклек юк! Рәх­мәт төшсен сиңа, Кояш!

Гажәп хәйран. Табигать, гомумән, һичкайчан алла боерыгын тыңла­мый. Мәсәлән, алла «Балкортлары» сүрәсенең I—2 аятьләрендә Кояш белән Айны, йолдызларны, тагын көн белән төнне кешеләргә буйсыныр­га куштым, ди. Ләкин, һәркемгә мәгълүм булганча, бүгенгә кадәр боларның берсе дә кешегә буйсынырга җыенмый әле... Безгә калса, буйсынмауларын хәерле күрәбез. Югыйсә, төрлебез төрле якка тарт­калап, ул Кояш, Ай, йолдызларны әллә кайчан эштән чыгарып бетергән булыр идек. Ә төн белән көн?.. Яңа өйләнешкәннәр, төнне озайтырга тырышып, йокысызлык белән интеккән карт-коры тизрәк таң аттырырга маташып табигатьнең бу гүзәл күренешләрен әллә ни кыйландырып бе­тергән булырлар иде.

Алланың башта хайваннар яратып, аннары үсемлек үстерүе, шуннан соң гына Кояшны яратуы— тавыклар көләрлек көлке. Хайван ашамый тора алмый. Димәк, башта үсемлек кирәк.

Табигать хакында Коръәндә мәгълүмат бик күп. Ләкин аларның бө­тенесе әнә шундый көлке. Имеш, яшен ул болыт белән болыт, яки җир белән болыт арасында хасил була торган табигать күренеше түгел, электр разряды түгел. «Алла сезгә яшенне куркыту өчен, яки өмет кабызу өчен күрсәтә... Алла яшенне үзенә каршы килүчеләргә җибәрә.

Чөнки алла сугышта көчле».

(Коръән, «Күк күкрәү» сүрәсе. 13— 14.)

Коръәнчә, күк күкрәү дә яшен нәтиҗәсендә килеп чыккан күренеш түгел, «күктә фәрештәләр шулай чыбыркы шартлатып, пәри-җен куып йөри». Ә салават күпере — «хәзрәте Гали кылычыннан төшкән нур.

Кояш тотылу — алланың ачыйгысы чыгу билгесе...»

( «Кырык сөәл» китабы.)

Алда без әле андый мәзәкләрне күп очратырбыз. Хәзергә тагын бер генә үрнәк: бер заман алла, иман китермәүчеләргә хитап итеп, болай ди: «Эчә торган суыгызны күргәнегез бармы сезнең? Аны болыттан тө­шерүче сезме, әллә безме? Әгәр теләсәк, без ул суны тозлы итәр идек».

(Коръән, «Төшүчеләр» сүрәсе, 67—70 аятьләр.)

һәм болай диюе белән алла тагын бер кәррә үзенең белеме бик тә чамалы икәнен фаш итә. Яңгыр суында тоз бар гына түгел, кайчак ки­рәгеннән артык күп булучан. Мәсәлән, Урта Азиянең көнчыгышындагы туфракта иген үсмәү сәбәпләреннән иң зур сәбәп — анда яуган яңгыр­ның кирәгеннән артык тозлы булуында! Вахш үзәнендә ява торган иң саф дигән яңгыр суының да литрында 180 миллиграмм тоз бар! Менә тагын шундыйрак бер төгәлсезлек. «Форкан» сүрәсенең 2 аятендә алла; «Без һәрнәрсәне кирәк кадәренчә яраттык» — ди бит. Гамәлдә исә күбе­сенчә моның киресе. Мәсәлән, бер Африкада гына да һичкемгә хажәте булмаган ком сахрасы 25 Германия илен сыйдырырлык җирне тәшкил итә. Ә ул очсыз-кырыйсыз сазлыклар!..

Җитәр, күпкә китте. Алла әле бит яңа гына җирне, күкне ясап бетеpeп, тәхетенә менеп утырды; ял итә торсын. Коръәннең эченәрәк керү алдыннан без дә бераз тынып алыйк.

5

ФӘРЕШТӘЛӘРНЕҢ ДӘ ХӘЛ ШӘПТӘН ТҮГЕЛ.

ҖИР ҺӘМ ТАУЛАР АЛЛА СҮЗЕН ТЫҢЛАМЫЙ.

ҺАРУТ БЕЛӘН МАРУТКА ДА ЭЛӘГӘ.

Алланың кодрәтенә хәйран калмаска мөмкинме? Караңгы бушлыкта тик ятканда да, дөньяны юктан бар итеп, искитмәле эшләр башкар­ганда да тирә-юнендә бернинди ярдәмчесе, бернинди җан иясе юк иде; тәхетенә менеп утырганда да күренмәде. Ни арада ясап өлгергәндер дә, ничек эш рәтенә төшенеп җиткәннәрдер, күз ачып йомганчы бөтен галәм фәрештә белән тулган, ләббәйке дип, алланың боерыкларын үтәп йөри­ләр, дүртәвесе алла утырган мөбарәк тәхетне күтәргән.

Тик шунысы бик сәер. Алла хәтле алланың тәхете үзлегеннән тор­мый, күтәреп торырга кирәк. Ә фәрештәләргә басып торырга җир-мазарның хаҗәте юк, һич нәрсәгә басмаганнар, тотынмаганнар да, әйтерсең, һавадагы болыт... Бәлкем, алар чыннан да болыт кебек җиңел затлар­дыр? Эшләре турында сөйләүгә керешкәнче, әйдәгез, алайса, башта килеш-килбәтләрен чамалыйк. Чамалыйк дим, чөнки Коръәндә алланың үзенең анык әдәби портреты булмаган кебек, фәрештәләрнең дә порт­ретлары тулы түгел. Безгә фәкать шул кадәресе генә билгеле: фәрештә­ләрне алла җир белән күкне ясаган кебек юктан бар итми, саф уттан ясый.

(Коръән, *Сат» сүрәсе. 77 аять )

Күп кенә риваятьләргә караганда, барысы да бер төсле түгел, сыер кебекләре, ат, аю кыяфәтлеләре бар. Күбесе кешегә тартым. Бөтенесе­нең уртак сыйфаты: канат. Канатсызы бер дә юк. Ләкин ул да төрлесен­ дә төрлечә. Кайсында ике, кайсында дүрт. Җабраил исемлесенең — җитмеш. Бу да чик түгел, йөз канатлылар, хәтта меңлеләр очрый. Гәүдә шулай ук барсының бер тигез түгел. Кеше иңбашына кунып йөрерлекләре булган кебек, коточкыч зурлары да бар. Мәсәлән. «Җабраил фә­рештә каты куәт ияседер. Күкләрне һәм җирләрне сыңар кулы белән күтәрергә кадир торыр».

('Тәфсир сүрәсе». Нәэуем, 101 бит.)

Изге «Мөхәммәдия» китабындагы бер риваятьтә бу фәрештә турында болай диелгән: ...Бер тапкыр, алланың бер йомышын йомышларга дип, бик тә ашы­гып очып барганда, хикмәти хода, канатының очы белән ялгыш айга оры­нып китте. Беләсезме, ай нишли ул чак? Селкенә. Әйе, әйе, дер селкенә.

Зур гына өлеше җимерелеп тә төшә әле. Анысы-анысы, элек кояш кебек якты булган аебыз, әнә ничек тоныкланып кала, өстенә таплар бә­реп чыга. Игътибар итегез, канат очы гына тиеп китүдән бит! Ә Ай, ни­ чаклы кечкенә дисәң дә, диаметры дүрт мең километр, әйләнәсе ун мең!.. Ярый әле, Җабраил фәрештә кулы яки аягы белән орынмаган, буласы икән хәлләр!..

Ләкин Җабраил — фәрештәләрнең иң зурысы түгел әле. Икенче бер риваятькә караганда — ышансаң ышан, ышанмасаң — юк, — Мөхәммәт пәйгамбәр алла янына менгәч, үз күзе белән күреп төшкән, — өченче кат күктә менә ниндиләре бар: ике күз арасын атлап үтәргә уйласаң, 70 мең көн кирәк булыр иде Ә җиденче кат күк берсе-берсе мең җир буе фә­рештәләр белән тулган, һәрберсе 700 мең башлы, әйе. 700 мең, бер дә ким түгел. Нинди гүзәл, нинди күркәм, нинди мөбарәк затлар, җанаш­ларым!..

Саннары турында Коръәндә бер генә мәгълүмат бар. Соңынтын, Мөхәммәт пәйгамбәр заманында дин өчен барган Бәдер сугышы вакы­тында алла мөселманнарга ярдәмгә өч мең фәрештә җибәрә, кирәк тап­са, биш меңен дә кызганмаячагын вәгъдә итә.

(Коръән. «Гыймран» сүрәсе, 120— 121 аятьләр )

Риваятьләргә караганда, фәрештәләрнең гомуми саны: һәрбер сафы 70 меңнән торган 70 мең саф булырга тиеш. Ягъни 4 миллиард 900 мил­лион. Бу сан эченә алланың иң-иң якын 8 фәрештәсе керми.

Күпме? Юк, бу бик аз. Менә үзегез исәпләп карагыз. Хәзер җирдә өч миллиард кеше яши; шуларның һәркайсын (мөселманын, кяферен) үзләренә күренми генә икешәр фәрештә саклап йөри. «Алла үзенең җирдәге колларына сакчылар (фәрештәләр) җибәрә.

Алар сезнең һәркайсыгызны үлгәнче саклап йөриләр, һәрбер эшегезне гадел күзәтеп торалар».

Шулай ук кешенең һәр нә кылганын язып баралар. «Ә сезнең сакчыларыгыз бар бит, хөрмәтле писарьләрегез бар. Алар сезнең нишләгәнегезне күреп-белеп торалар».

(Коръән, «Я ру» сүрәсе. 10— 12 аятьләр.)

«Менә ике сакчы фәрештә кешене күзәтеп тора. Берсе уң иңбашында утыра, берсе сул иңбашында. Кеше, сакчылар ишетмәслек итеп, бер сүз дә әйтә алмый»:

(Коръән. «Каф» сүрәсе, 16—17 аятьләр )

Хәер, бу кадәресен сез мулла-монтагайдан, әби-бабаларыгыздан ишетеп тә беләсез. Сез белмәгәне, искитмәлесе менә кайда: кешенең генә түгел, һәр җан иясенең сакчы фәрештәләре бар.

(Коръән, «Төнлә килүче» сүрәсе. 4 аять )

Ә җан иясенә, мәгълүм булганча, кәҗә белән сарык кына түгел, кит балыгы, мамонт, аю-бүреләрдән алып, күзгә чак күренә торган бөҗәк­ләр дә керә. Димәк, аларны да, баканы, кыргаяк, юеш таракан кебек­ләрне дә алланың фәрештәләре саклап йөри булып чыга! Ә кемнән саклыйлар фәрештәләр ул ерткычларны, ул хәшәрәтләрне? Анысы Коръәндә юк. Тик фараз кылырга гына мөмкин. Әйтик, крестьянның актык азыгын һәлак итү максаты белән амбар астында күсе бала чыгара. Күсене, бу изге эшкә рухландырып, фәрештәләре саклап тора!. Балалары туу белән аларны да саклап йөрергә күктән сакчы фәрештәләр төшеп җитәчәк!.. Болында адашып елап йөргән сабыйны чагып үтерергә кара елан ысылдап килә. Еланны бу «изге эшкә» шулай ук фәрештәләр саклап бара!.. Тик биредә шунысының очына чыгу кыен.

Сабыйның да сакчы фәрештәләре бар бит. Бу вакытта алар нишләргә тиеш? Кара еланның сабыйны чакканын карап торыргамы? Ул чагында нинди сакчы ди алар?! Еланны куып җибәрергәме? Алай дисәң, бу вакыт елан фәрештәләре нишләргә тиеш? Бәс, сакчы икән, еланны як­лап чыгарга тиеш, шулай түгелме? Ә бу инде елан фәрештәләре белән сабый фәрештәләре арасында сугыш хәрәкәтләре башланып китте дигән сүз. Шул форсаттан файдаланып, сабыйны елан чагып үтерде дигән сүз! Бәс, шулай булгач, сабыйга сакчы фәрештәләре булудан ни файда?

Гомумән, кешегә иңбашында фәрештәләр булудан ни файда? Читкә кителде. Фәрештәләрнең санын белеп бетермәдек. Кешеләрне, күселәрне, һәртөрле хәшәрәтләрне саклап йөрү — бу бит әле фәрештәләр өстенә йөкләтелгән бурычларның меңнән бере генә. Җиргә төшеп, хак дин таратып йөрергә генә дә әзме фәрештә кирәктер дисез? Без генә күрмибез икән, ә алла аларны җиргә бер туктаусыз җибәреп тора икән: «Барыгыз, кешеләргә төшеп әйтегез, — ди алла «Балкортлары» сүрә­сенең 2 нче аятендә, — бер миңа гына сәҗдә кылсыннар, бер миннән генә куркып торсыннар».

Тик менә безне шунысы уйга калдыра. Җиденче кат күктән димим, 1963 нче елның маенда ачылган үтә яңа йолдыз яныннан гына төшсәләр дә, нур тизлеге белән, ягъни секундына 300 мең километр тизлек белән төшсәләр дә, ул фәрештәләргә Җиргә төшеп җитәр өчен 30 миллион ел кирәк булыр иде. Алла, әйтик, бер фәрештәгә 40 яшьлек кешене дингә өндәп менәргә боерды ди, бу кешенең гомере 80 ел ди Фәрештә җиргә төшеп җиткәндә аның үлгәненә инде 29 миллион 999 мең 960 ел үткән була түгелме соң! Инде, ходайның рәхмәте белән, бу кеше фәрештәнең төшкәнен көтеп тора алса, фәрештә төшеп җиткәндә кеше 30 миллион да 41 нче яшенә чыккан була түгелме? Ә бит ул фәрештәләр, беләсегез килсә, алла янына баскычтан менеп-төшеп йөриләр.

(Коръән, «Баскычлар» сүрәсе, 3—4 аятьләр )

Ә баскычтан, табигый ки, нур тизлеге белән йөреп булмый!..

Монысы бер хәл. Биредә без, барыннан да элек, алла алдына шун­дый сорау куярга хаклы: ни өчен син ул фәрештәләрне, канатлары була торып, баскычтан йөртәсең? Бу бит, җир мисалына күчереп әйткәндә, сәгатенә мең километр оча торган самолетың була торып, кешеләрне командировкага, мәсәлән, Сахалинга, ташбакага атландырып җибәрү кебек тинтәклек. Кыйссадан хисса, яки күк белән җир арасында синең бернинди баскычың юк, яки фәрештәләреңнең канатлары юк...

Җиргә төшеп-менеп йөрүче, җан ияләрен саклап йөрүче, тәхет күтә­реп йөрүчеләрдән гайре күкне саклап ятучы шундый-шундый кыяфәтле фәрештәләр бар бит әле. Ә сез аларның нигә шундый кыяфәтле икәннә­ренә, нигә берсе-берсе 700 мең башлы икәннәренә төшендегезме? Безнең­чә, алла аларны шундый кыяфәттә ясавы белән үзенең кодрәтен, маһир­лыгын күрсәтүне максат итеп куйган булса кирәк. Тагын үзенә мәдхия укытып, мактатып тору өчен. Ә мәдхия уку өчен фәрештәнең 700 мең башлы булуы нигә кирәк диярсез? Кирәк икән шул, һәм хәзер үзегез дә минем белән килешерсез Ул 700 мең башның һәрберсенең 700 мен авызы бар бит һәр авызының мең теле бар. Син бер тел белән укып ка­ра мәдхияне, 700 мең тел белән укып кара. Кайсы көчлерәк яңгырар? Алай гына да түгел бит әле. Шул чаклы телнең һәркайсы 7 мең телдән укый аллага мәдхияне!!!

Мактаганны кем яратмый. Ә алла үзен мактатуга аеруча хирес. Ул әле югарыда әйтелгән фәрештәләр өстенә тәхете әйләнәсендә әллә ни­ хәтле мәдхия укучы махсус фәрештә асрый. Болары безнең кебек бер башлы, бер авызлы, бер телле. Ләкин алар да шулай ук көн-төн бер туктаусыз алла исеменә мәдхия укып торалар.

(*К ү к күкрәү» сүрәсе, 14 аять, ^Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 20 аять; «Киртәләр» сүрәсе, 205 аять һ. б.)

Фәрештәләр генәме соң!.. «Күктәге һәм җирдәге әйберләр, хәтта аларның күләгәләре дә иртә- кич үз ирекләре белән һәм ихтыярсыздан аллага табыналар» «Әллә синең күргәнең юкмы? Аллага җир белән күктәге һәр нәрсә: кояш, ай, йолдызлар, таулар, агачлар гыйбадәт кыла, кешеләр дә, хай­ваннар да гыйбадәт кыла».

(Коръән, «Күк күкрәү» сүрәсе. 16 аять. *Хам>». 18, «Рахман», 4— 5 аятьләр.)

Хайваннар да... Бу бит алда телгә алынган һәм алынмаган меңнәрчә төрле хәшәрәтләр дә аллага гыйбадәт кыла дигән сүз!.. Ләкин алла бу урында бераз төтен җибәрә төсле. «Төркемнәр» сүрәсенең 72 аятендә ул, ахыр чиктә зарланып: «Күкләргә, җирләргә, тауларга без иман китерергә тәкъдим иттек.

Ләкин алар курыктылар (?), безнең тәкъдимне кабул итмәделәр», — ди.

Кычкырып торган каршылык, әйе бит? Ләкин анысы «вак мәсьәлә».

Монда бик кызык бер нәрсә ачыла. Димәк, без генә белми йөргәнбез, күкләр, җир һәм таулар сөйләшә беләләр икән. Хәтта алла белән бәхәс­ләшеп торыр чамалары бар икән... Алла иман китерергә тәкъдим итә, болар төкереп тә бирми...

Чү, тәүбә, тәүбә... Артык тирән кереп киткәнбез ич...

Фәрештәләр турында сүзебез бетмәде бит әле. Фәрештәләр дөньясының безнекенә охшаган бер җире бар. Истән чыкканчы хәзер шул турыда. Берәүләренең җилкә кашырга да вакытлары юк, икенчеләре тик түшәмгә төкереп ята. Мәсәлән, теге 70 канатлы Җабраил дигәннәре. Дө­ рес, гөнаһсына кермик, пәйгамбәрләр заманында эше булмаган түгел.

Пәйгамбәрләргә алланың боерыкларын ташып йөргән Коръән һәм башка дин китапларын да җиргә ул алып төшеп тапшырган. Ә хәзер?

Ни эше бар аның хәзер? Исрафил дигәннәренең эше булмаган да, юк та. Кыямәт көне, быргы уйнап, бөтен мәетләрне (шул исәптән синең бе­лән мине) кабердән кубарачак. Бөтен эше менә шул. Шуңынчы кенде­ген кояшка кыздырып тик ята.

Шул ук вакытта Коръән битләрен актарганда фәрештәләрнең кай­берләрең ихлас күңелдән кызганмый үтеп китә алмыйсың. Мисалга җыр­чы фәрештәләрне генә алыйк. Безнең филармония артистлары кебек ике- өчне җырлады да көчле алкышлар астында сәхнәдән чыгып китте түгел бит! Бер үк сүзне бер үк көйгә көн-төн акырып тор әле син, җүләркәй!..

Өч фәрештәнең эшен мин аеруча җаваплы һәм катлаулы дияр идем.

Боларның берсе Газраил, — җан алучы. Үз үлемең белән үлдеңме, суга баттыңмы, атып үтерделәрме, үзең атылдыңмы — биредә Газраилсез бер нишли алмыйсың. Ягъни, ул пычагын тыгып чыгармаса, үлә алмыйсың.

Элек, кеше азрак заманнарда, эше алай күп булмагандыр, билгеле. Ә хәзер дөньяда көненә 150.000 кеше үлә, секунд саен 2 мәет дигән сүз. Син шуларның һәркайсының җанын алырга өлгер әле, агай! Ә сугыш вакытында? Хиросимада Америка зобанилары ташлаган атом бомбасыннан күз ачып йомганчы 180.000 кеше мәет булды түгелме! Бар, өлгереп кара шуларның барысына да!.. Ходай үзе куәт бирсен, диген инде.

Өчнең икесе — Мөнкир белән Нәкир. Бу бичараларга тагын да тыгызракка килә, Газраил әле ул, ни әйтсәң дә, береңә пычак тыгып чыгара да, икенчеңне егып сала. Ә болар, кешеләр мәетне күмеп кырык адым җир китүгә, аның каберенә кереп, сорау алырга тиеш. «Кяферме сән, мөселманмы сән? — ди Мөнкир белән Нәкир. «Әлхәмделилла, мөселман бән» — ди мәет, торып утырып. «Сәнең мөселманлы­ гында бәнем шәкем бар»— ди фәрештәләр. «Сәнең шәкең улса, бәнем шәһитләрем бар» — ди мәет. «Шаһитең нәдер?» — ди Мөнкир белән Нә­кир. Мәет, хак мөселман булса, монысына да чатлатып җавап бирә.

Шуннан бу ике фәрештә мәетнең җанын җәннәткә илтеп куярга ти­еш!.. Инде мәет, мөселманлыгы керделе-чыктылы гына булып, иманын әйтә алмаса, өстәвенә, дөньядагы кебек, алдашып та маташса, Мөнкирләргә эш тагын да күбәя. Җәһәннәмгә илтеп тыгудан элек алар гөрзи белән мәетнең арт сабагын укытырга тиеш булалар.

Ә кяферләр белән эш ничек тора? — Аларның да җаннарын шул ук Газраил ала. Әмма мөселманныкын алган күк кенә итми инде... «Мөселманныкын ипләп кенә ала. Ә кяфернекен йолкып». Бу аять кергән сүрәнең исеме дә шундый: «йолкып алучылар».

Тагын менә нәрсә эшләтә әле Газраил кяферне: «A-а, син фәрештәләрнең кяфер җанын алганнарын күрсәң икән!..

Фәрештәләр аларны тотып яңаклыйлар, сыртларын дөмбәслиләр».

Каберләрендә дә Мөнкир белән Нәкир кяферләргә шул ук хөрмәтне күрсәтә.

(Коръән. «Табыш» сүрәсе, 52 аять; «Мөхәммәт» сүрәсе, 29 аять.)

Безне күзәтеп, безне саклап йөрүчеләргә дә алла үзе күркәм сабыр­лык бирсен, дим мин. Без туганнан алып үлгәнчегә хәтле иңбашыбызда бит алар. Ашаганда-эчкәндә дә, башкасын эшләгәндә дә һәм башка, һәм башка гамәлләр вакытында да... Өстәвенә шул эшләрнең һәрберсен язып барырга кирәк бит әле!.. Изге эшне язарга үзенә бер дәфтәр, бозык эшкә үзенә бер.

Биредә мин бу икенең берсен, гөнаһларыбызны язып бара торганын, аерым бер кызгану белән кызганмый үтеп китә алмыйм. Син әз генә кы­ек юлга кереп киттеңме, — аңар эш. Ә аның каравы тегесенә, савап язу­ чыга, безнең заманда шактый җиңелгә китте.

Дөрес, карт-карчык әле намазын укый, уразасын да калдырмый. Ләкин тәңренең бирмеш көне кимендә 77 гөнаһ эшли дә тора, йорты сурәт белән тулган. Ә дөньяда сурәт хәтле көфер нәрсә бармы? Сурәткә күб­рәк карап торсаң, иманыңның синнән чыгып, шул сурәткә кереп киткә­нен көт тә тор!.. Сурәт турында гамәл дәфтәренең кайсына язсыннар?

Әлбәттә, гөнаһныкына. Хәзер карт-коры кинога барып яки телевизордан

сурәтләрнең кыйланып йөргәннәрен, шул җөмләдән, ярым шәрә калып биегәннәрен карап утырырга яраталар. Билгеле, монысына да савап дәфтәрендә урын юк. Ә урыс кәпәче? Ә хатын-кызның йөзен ачып йөрүе?

Аларның тубыктан югары, беләзектән ары җирләре бөтенесе нәмәхрәм бит. Димәк, тагын гөнаһ язып баручы фәрештәгә эш! Кайсы кортка күк­рәкчә кия хәзер? Кайсысы ирләрдән тел яшереп тора? Савапка язып буламы боларның берәрсен? Димәк, тагын гөнаһ язучы фәрештәгә эш!

Ә инде кяферләргә беркетелгән фәрештәләрне кызганырлык сүзне кайдан алырга да белгән юк. Бер сүз белән әйткәндә, андый фәрештә урынында булудан алла үзе сакласын! Кяфернең гамәл дәфтәре җиде кат җир астында бит.

(Коръән, *Ким үлчәүчеләр» сүрәсе, 7 аять)

Кяфергә беркетелгән фәрештәләр аның һәр гөнаһсын, һәр савабын шун­да төшеп язып менәргә тиешләр.

Фәрештәләр турында укырга кызык. Ләкин, безнеңчә, алла фәрештәләрне яратып бик тә ялгышкан. Үзегез уйлап карагыз. Шуңарчы нинди шома бара иде бит. Җир-су, күк, Ай, Кояш, йолдызлар, җир тулы тер­лек, кош-корт, һәм шуларның бөтенесен бер үзе юктан бар итте... Фән­нең гаҗәеп ачышларыннан хәбәрдар булмаган кеше яки аның казаныш­ларына күз йомган кеше, алланың бу эшләрен күреп, аны әле һаман чикләнмәгән кодрәт иясе дип белер иде. Ә хәзер? Хәзер алланы чиклән­мәгән кодрәт иясе дип буламы? Караңгы төндә җир астында йөргән бихисап күп кырмыскаларның һәрберсен, һәрберсенең һәрбер кыймыл­даганын күреп торуына ышанып буламы? Аларны җиде кат күктән ка­рап күрер кодрәте булгач, нигә кешенең дөньяда ни кылганын күрерлек кодрәте юк? Нигә кеше саен ике фәрештә? Нигә хайван саен, күсе, тыч­ кан, бет, кырыгаяк саен фәрештә?.. Үзлегеннән генә мәетнең «мөсел­манмы сән, кяферме сән» икәнен дә белми бит. Шуның өстенә әле кыямәт көн фәрештәләр алып менеп биргән гамәл дәфтәрләрен үлчәүгә салып үлчәп караячак! Бер ягына савап язылганны, икенче ягына гөнаһ эшләр язылганны салып. Биредә алланың үзенә шундый сорау бирәсе килә: язылганны белү өчен ансатрак ысул бар бит — уку. Нигә укып кына чыкмыйсың соң син? Ул үлчәүгә салып, дәфтәр эчендә нәрсә языл­ганны һич кенә дә белү әмәле юк бит! Дөрес, күп язылганына кара күб­рәк сенгән була, һәм чиктән тыш сизгер үлчәүнең моны сизүе дә мөм­кин. Ләкин бит кайчак әз савапны язар өчен дә күп сүз кирәк була, кешене нахакка җәһәннәмгә хөкем итүең, гомеренә шайтани юлда йөр­гән бәндәне җәннәткә кертеп җибәрүең мөмкин бит синең.

Хәер, хикмәт анда түгел, хикмәт менә кайда: шул тикле фәрештә ярдәменә мохтаҗ икәнеңне күргәннән соң сине чикләнмәгән кодрәт иясе дип, җир астында кырмыска йөргәнне күреп тора дип, берничек тә әйтеп булмый шул. Бигайбә.

Ә ул тәхетеңне фәрештәләрдән күтәртеп йөртүең нәрсә тагын? Кыя­мәт көн аларның санын дүрттән сигезгә җиткерәм дисең бит әле син.

(Коръән, «Котылгысыз» сүрәсе, 17 аять )

Үзең әйтмешли, «бул!» дию белән һәр нәрсәне булдыра ала торып та, үзеңне фәрештәләрдән күтәртеп йөртәсең икән, бу фәрештәләрне мыскыл итү, урынсызга интектерү булып чыга түгелме соң? Аннан ул фәрештә­ләрнең ире, хатыны юк, җенси дәрт алар өчен ят нәрсә дип, соңын­нан киресен әйтеп, үзеңне тагын бер тапкыр уңайсыз хәлгә куясың түгелме?

Әйткәнем юк дисең? Ул чакта хәтереңә төшерим. Үзеңә иман китермәүчеләргә, ягъни кяферләргә нәгърә орып кычкырганда әйттең син аны: «Әллә сез мине сезгә генә ир балалар үстереп биреп, үземә хатын­лыкка берәр фәрештә кызын алган дип беләсезме?» — дидең син. Оныткан булсаң, Коръәнеңне ал да «Исраил балалары»ның 42 аятен укып кара.

Исеңә төштеме инде? Димәк, фәрештәләрнең бала-чагалары юк тү­гел? Димәк, тик ятмыйлар. Ә Тәүратыңда бу хакта тагын да ачыграк.

Менә нәрсә дисең син анда. «Җирдә кешеләр үрчи башлагач, аларның кызлары булды. Фәрештә­ләр кеше кызларының матур идекләрен күрделәр, үзләренә сайлап ал­дылар».

(Тәүрат, «Яшәеш», 6 бүлек, 1—2 җөмләләр )

Бәлкем, эш шул сайлап алудан узмагандыр?., һа-а, ничек кенә узган әле!.. «Бу вакыт җирдә гыйфритләр таралды. Алар бигрәк тә фәрештә­ләр кеше кызлары янына кереп йөри башлагач ишәйделәр».

(Тәүрат, «Яшәеш». 6 бүлек, 3—4 җөмләләр.)

Дөрес, соңыннан син үзең дә бу эшнең ярамаган эш икәненә төше­нәсең. Моның өчен син фәрештәләрнең кирәкләрен бирәсең, янәдән жиргә төшеп, кызлар белән мутланып йөрерлекләрен калдырмыйсың, бөте­несен печеп чыгасың. Ләкин мәсьәлә андамыни?!. Үрчиләр, безнең ысул белән үрчиләр! Менә кайда мәсьәлә.

Хәзер кайбер акыллы башларның, Тәурат — Коръән түгел әле ул. диюләре ихтимал. Бу хакта алда зур әңгәмә булыр. Хәзергә ике генә сүз. Алла Тәүратка Коръәнгә ышанган кебек үк ышанырга әйтә: «...Кешеләргә җитәкчелек итү өчен без Тәүрат белән Инҗилне иңдердек, — ди ул, — соңра шушы Коръәнне. Алланың бу китапларына ышанмаучыларга җәза яман каты булачак».

(Коръән. Гыймран сүрәсе. 2—3 аятьләр.)

Ары киттек. Борынгы дин башлыклары фәрештәләрнең җиргә төшеп шулай мутланып йөрүләре турында, Коръән белән Тәүраттан илһам алып, менә нинди әкият уйлап чыгарганнар. Имештер, шундый оятсыз эштән читтә калган Марут белән һарут исемле ике фәрештә соңынтын кем очрады шуңар: без андый түгел, без тәүфикълы, алла безне печми, дип мактанып йөриләр. Алла моны ишетеп кала да, бер йомыш куш­кан булып, боларның үзләрен җиргә төшереп җибәрә. Болар (алла йомышын йомышлап тору кайда ул!..) икесе берьюлы Зөһрә исемле бер бик чибәр җир кызына гашыйк булалар. «Тәфсир Ногмани» үзенең 1 нче жөзьэ, 23 нче битендә бу хакта безгә түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Бу ике фәрештә адәм сурәтенә керделәр Аллаһы тәгалә буңларга шәһвәт бирде (I), бунлар Зөһрә исемле бер хатын илән яман эш кыйлдылар». Ә алла, менә, масаймыйлар аны! — дип, боларның шәһвәтләрен кире алды».

Шуннан алла Зөһрә кызны күккә күтәрә. Исемен үзгәртми кызның, җисемен үзгәртә. Аны йолдыз итеп күктә калдыра. Без күреп соклана торган, җырларыбызда мактап җырлый торган якты йолдыз, Зөһрә йол­дызы, имештер, шул үзе инде...

Изге фәрештәләр белән безгә күп очрашырга туры килер әле. Мәзәк- мәзәк эшләрен күрергә туры килер. Анысы алдарак. Хәзер аллабызны нәүбәттәге эшләр көтә

6

ӘҮВӘЛЕ— ҖЕН. АННАРЫ — СИНЕҢ БЕЛӘН МИН.

АЛЛА ҖЕННӘР БЕЛӘН СУГЫША.

КАЙДА СОҢ СЕЗ, ҖЕННӘР?

Бөтенесе булды. Җир. Җирдә мал-туар, кош-корт. Урман. Урманда киек-җәнлек. Су. Суда балык. Күк. Күктә кояш, ай, йолдыз, һәр нә боерсаң, ләббәйке дип торучы фәрештәләр... Инде алланың кеше яки кешеләр ясап, җиргә төшереп җибәрәсе генә калды... һәр укучының алла хәзер шул эшкә керешә, дип уйлавы мөмкин. Әтиләр мәчеттән шулай ишетеп кайткан, әбиләр безгә шулай сөйләгән. Ләкин украиннар әйтмеш­ли, вперед батьки в пекло не лезь!.. Җирдә, әүвәл башлап, жен халкы яшәп карасын әле!..

Аптырап калдың шикелле, укучым. Чыны шулай, сүз әле бүгенгә тикле күпләрнең котын алып килгән «җен кебек явыз», «җен кебек көчле», «җен кебек зәхмәтле», «җен кебек иләмсез» җеннәр турында бара.

Әкиятләрдә сөйләнгән, җырларга кергән, иләмсез мәкаль булып йөргән җеннәр турында.

Әйе, кем генә, ничек кенә каһәрләмәгән аларны, нәрсәдә генә гаеп­ләмәгән! . Берәрсенең баласы ямьсез туса: «Әбәү, мәхәббәтсез, җен ал­маштыргандыр, бер дә бүтән түгел...» Ана баласыннан туйса: «Җен дә алмады үзен!..» Аты сукасын өстерәп алып китә алмый торса: «У-у, җен суккыры!» Җен дип, кеше караңгы төндә өеннән чыгарга куркып яткан, йоклар­га ятар алдыннан, җен кермәсен дип, колһуалла укып, ишек-тәрәзәләрен куш кулы белән сыпырып чыккан. Җен зәхмәтеннән саклану өчен кеше нинди генә чаралар күрмәгән! Әүвәл башлап, бөти яздырып таккан.

Кеше күп кенә сырхауны җен зәхмәте дип белгән. Үз чире тоткан яки котырып авырган кеше турында «Аңар җен зәхмәте кагылган», дигәннәр.

Җирдә йөрергә өлгерербез әле, әйдәгез, янәдән бер күккә менеп төшик.

Шулай итеп, алла кешедән элек җен халкын ярата: «Без кешедән алда җеннәрне яраттык, аларны самум утыннан ярат­тык».

(Коръән, «Хиз/fp» сүрәсе. 27 аять )

Шунысы кызык, монда да алла, әллә инде бер тапкыр яратканын оныта, әллә кыяфәтләрен охшатып бетерми, җеннәрне икенче кабат яра­та. Бу юлы инде фәрештәләрне яраткан материалдан — «саф уттан».

(Коръән. *Әррәхман» сүрәсе. 14 аять )

Шуңар күрәдерме, җеннәр күп кенә яклары белән фәрештәләргә тартым. Мәсәлән, йөзләп, меңләп булмаса да, һәрберсенең икешәр данә канаты бар. Теләсәң көнчыгышка оч, теләсәң көнбатышка... Тик күккә генә менә алмыйлар җеннәр... Менәрләр иде дә, теге сакчы фә­рештәләр, әллә кайдан күреп алып, йолдызлар атып, куарга керешәләр...

Җеннәрнең фәрештәләр белән тагын ике уртак сыйфатлары бар.

Берсе — күзгә күренми йөри белү, икенчесе — фәрештәләр кебек, бөтенесеннән үк булмаса да, киләчәк турында кайбер нәрсәләрдән хәбәрдар булып тору.

Башка яклары белән җеннәр безгә охшый төшәләр. Алда әйткәнемчә, безнең кебек үк җирдә яшиләр. Ашыйлар, эчәләр. Безнең кебек үк ирләре-хатыннары бар Дөбердәттереп торып, туйлар ясап, өйләнешәләр, теттереп үрчиләр. Мал-туарга муллык. Җир-су күп, болар дөньяга кил­гәнче алла бөтенесен үзе булдырып куйган. Теләсәң җәяү йөр, юл әзер Теләсәң, атланып чап, дөясе әзер, ишек төбендә ишәге көтеп тора. Телә­сәң, әнә кораб дигәне тора диңгез читендә әкрен чайкалып...

Бер сүз белән әйткәндә, кешегә ни, боларга шул. Алла үзләрен хак дингә өндәп, фәрештәләр җибәрә. Хәтта үз араларыннан пәйгамбәрләр билгели.

(Коръән, «Хайван» сүрәсе. 130 аять )

Нәкъ кешеләрдәгечә: бәгъзеләре иман китерә, бәгъзеләре көфер юлда калып, кяфер булып яши. Бу турыда Коръәндә җеннәрнең үз белдерү­ләре дә урнаштырылган: «Безнең арада аллага бирелгәннәребез бар, алладан йөз чөерүчеләре- без дә бар».

(Коръән, «Җеннәр» сүрәсе, 14 аять.)

Кешегә охшаган яклары тагын шунда. Кешене рәхәткә чыдамый, михнәткә чыдый, диләр бит. Боларга да шул сыйфат тулысы белән хас...

Тора-бара үзара талаш-кычкырыш китә. Көнчелек, үчлек, үтереш, та­лаш. Азу-тузу, бозыклык хәттин аша. Алла түзә. Көферлекнең чигенә чыгалар, кыямәт көнгә, үлгәннән соң терелүгә ышанмас булалар.

(Коръән. «Җеннәр» сүрәсе. 7 аять )

Монысына да түзә алла.

Ниһаять, болар аллага каршы баш күтәрәләр. Бөтенләй санга сукмас булалар алланы... Менә монысына инде алла түзеп тора алмый.

Ах, әле сез шулаймы? Миңа шөкрана итүегез шулмы сезнең, бәдбәхет­ләр!.. Алла фәрештәләрдән зур гына гаскәр туплап, җеннәргә каршы сугыш ача. Бу әле Иблиснең (Шайтан да диләр) күз өстендә кара каш чагы. Гаскәр башлыгы итеп алла шул Иблисне билгели. — Иблис ләгыйнне фәрештәләргә гаскәр башлыгы итеп?.. Ялгыш­мыйсыңмы, язучы?

Юк, ялгышмыйм. Исемен ишетү белән күз алдыбызга җөнтәс тәнле, бозау койрыклы, ярык тояклы, кечтек кенә мөгезле, ялт-йолт хәйләкәр күзле булып килеп баса торган Иблис үзе дә элек фәрештә була, тик хәзер бу хакта сөйләүне безнең мулла абзыйлар гына өнәп бетерми..

Иблис кылычыннан ничә җеннең җаны җәһәннәмгә киткән, ничә фәрештә шәһит булган, — бу хакта нә Коръәндә, нә риваятьләрдә мәгълүм түгел. Шунысы бик ачык җеннәр яман күп кырыла. Исән калганнары тау-таш араларына, калын урманнарга кереп поса. Иблис алла хозу­рына данга күмелеп кайта.

Билгеле, җеннәр баш күтәрүләре өчен үкенеп бетә алмыйлар. Еглый- еглый тәүбәгә киләләр Ләкин күктән рәхим-шәфкать юк. — Инде нишлибез? — Ничек тә аллаһ тәгаләнең үзен күреп карарга иде безгә.

Күкләрне саклаучы фәрештәләрнең ваемсызрак чакларына туры килгән булсалар кирәк, болар күкнең ничәнчедер катына менеп тә җитәләр.

Ләкин, кызганычка каршы, тәки алланың үзен күрә алмый төшәргә мәҗ­бүр булалар.

Коръәндә җеннәрнең бу хакта яман ачынып сөйләгән сүзләре дә бар: «Без күккә чаклы менеп җиттек. Күк көчле сак белән вә һәм дә көй­ дереп ала торган факеллар белән (?) тулган иде. Урындыкларга уты­ рып, сакчы фәрештәләрнең сүзләрен тыңларга керешүебезгә без факел­лар һөҗүменә дучар булдык.. Без хәзер беләбез; буйсынмау белән дә, качып йөрү белән дә алланың кодрәтен какшатырга мөмкин түгел икән».

(Коръән, «Җеннәр» сүрәсе, 8— 12 аятьләр.)

Тагын тәүбә, көн тәүбә, төи тәүбә... Ләкин, ачыйгысы хәттин ашкан алла җеннәрне гафу итәргә уйламый да. Кабул да итми ул аларны Тәмам өметләрен өзгән җен токымы янәдән җиргә очып төшә, янәдән кара урманнарга, тау-таш араларына кереп поса...

Кызганычка каршы, җир йөзендә үзебезгә хәтле тереклек иткән бу җен токымының шуннан соңгы тормышы турында безгә бик аз нәрсә мәгълүм. Күк саклаучы фәрештәләр куып төшергәч, сәҗдәдән башларын

күтәрмиләр. Мең еллар үткәч, Сөләйман дигән пәйгамбәргә диңгездән энҗе-мәрҗән чыгаручы булып хезмәт итәләр. Бик азларыннан гайриләре ислам диненә керә. Бу турыда да Коръәндә аларның үз белдерүләре бар: «Без тугры юлга өндәүче искитмәле Коръәнне тыңлап тордык.

Шуңар күрә хәзер без аңар ышанабыз, үзебезнең аллабызның Шәриклә­ре. тиңнәре бар дигәнгә һич кенә дә ышанасыбыз юк».

(Коръән. «Җеннәр» сүрәсе, 1—2 аятьләр.)

Я, әйтегез, кем шуннан соң бу җеннәрне җен дияр! Юк, мөселман гына дисәң дә әз булыр кебек. Менә дигән изге җаннар, җан кисәклә­рем!..

Ләкин алла аларның гөнаһларын барыбер ярлыкамый, гафу итми, һәм алар урынына, җиң сызганып, кешене, безнең ерак бабабыз була­ чак беренче кешене ясарга керешә.

Керешкәч, шәт, башкарып та чыгар. Ул кадәресенә безнең иманыбыз камил Безне хәзергә әле җеннәр мәсьәләсе кызыксындыра. Ә кайда соң ул җеннәр яши торган кара урман? Тау-таш аралары кайда? — Каф тавы артында?

Әкият. Юк андый җир. Кеше белмәгән Каф таулары түгел, кеше аяк басмаган, кеше кулы җитмәгән бер атлам җир юк хәзер дөнья йөзендә.

Әлбәттә, дин әһелләре моңар каршы: — Җеннәрнең күзгә күренми йөрү хасыятьләре бар, — дип Коръәнне якларга керешәчәк.

Ярый, үзләре күзгә күренми дә йөри алдылар ди... Ә соң кеше кебек яши булгач, тормыш кирәк-яракларын кайдан алалар? Ашый-эчә бул­гач, ризык ничек юнәтәләр? Иген чәчәләр, мал-туар асрыйлар дияр идең, әлеге дә баягы — кеше исәпкә алмаган, кеше биләмәгән бер атлам җир калмады бит хәзер. Бер күренмәсәләр, бер күренеп китәр иде.

Яши торган җирләре дә, мал-туарлары да күзгә күренми торгандыр ди­яр идең, алла ул җеннәр өчен күзгә күренми торган махсус җирләр яратмады ич.

Кайда соң сез, җен дуслар?! Ничек тереклек итәсез? Тавышыгызны ишеттерегез әле бер!..

Менә шулай, хак тәгаләнең бер хикмәтенә таң калырга өлгермисең.

Коръән битләреннән, риваятьнамәләрдән икенчеләре калкып килеп чыга

АДӘМ БЕЛӘН ХАВА ӘКИЯТЕ.

ФӘРЕШТӘЛӘРНЕҢ АЛЛА БЕЛӘН ТЕЛГӘ КИЛҮЛӘРЕ.

ЧЫН ЕГЕТ ИКӘНСЕҢ СИН.

Кеше! Бу инде сиңа җирләр, күкләр ясау ише генә түгел, фәрештәләр яки җеннәр генә түгел. Монысы аерата кызык, үтә күңелле булырга тиеш. Шулай, әлбәттә, сүз һәрберебезнең ерак әби-бабасы турында, атабыз Адәм белән анабыз Хава турында бара бит.

Ләкин, иң элек шуны әйтеп китик: монысы тегеләре кебек шома гына узмый, аллаһ тәгалә, эшкә керешкәнче үк, каршылыкка очрый. Беләсез­ме, кем каршы килә? — Фәрештәләр. Әйе, әйе. Моңарчы алланың бөтен боерыкларын үтәп, ни кушса да, ләббәйкә дип торган, көн-төн бертук­таусыз үзенә мәдхия укып яткан фәрештәләр. «Менә алла фәрештәләргә әйтте: «Мин Җиргә идарә итүче вәкил куям, диде».

Шул чак фәрештәләр, ризасызлык белдереп, тагын ни җитми инде сиңа, дигән кебегрәк итеп:

 «Без сиңа гел мәдхия укып, сине олылап торабыз, шулай ук син ул җиргә бозыклыклар эшләп, гөнаһ кылып, кан түгеп ятучыны үзеңнең вәкилең итәрсеңмени? — диделәр.

(Коръән, «Сыер» сүрәсе, 28 аять.)

Биредә без, әүвәл башлап, фәрештәләрнең белемнәренә, зирәклеклә­ренә таң калырга тиешбез. Кешене күрмәгәннәр әле. Ә инде аның нинди буласын, бозыклыклар эшләп, кан коеп ятасын белеп торалар!.. Шуннан соң инде без фәрештәләргә алла хәтле аллага ризасызлык белдереп, безнең бабабызны ясатмый калырга йөрүләре өчен, нәтиҗәдә безне дөньяга китерми калырга йөрүләре өчен үзебезнең кискен протестыбыз­ны белдерергә тиешбез.

Ярый әле, алла аларга карамый. «Мин сез белмәгәннәрне беләм» ди дә җиң сызганып эшкә керешә.

(Коръән, «Сыер» сүрәсе, 28 аять.)

— Бар, Җәбраил, җирдән туфрак алып мен...

Ләкин, менә бәла, кеше ясауга фәрештәләр генә түгел, Җир дә каршы икән, туфрак бирми. Алла күктән тагын бер фәрештә төшереп карый, тагын, тагын... Җир туфрак бирмәскә ант итә. Шуннан алла Газраилне төшерә, җан алучы фәрештәне. Монысы тегеләре кебек җебеп тормый.

Мәсьәләне кабыргасы белән куя. Синең антың зурракмы, алланың хөке­меме?! Я, тиз бул!.. Шунда гына Җир аллага кеше ясау өчен бер уч туф­рак биреп җибәрә.

(Рабгузи, Кассас-эл-әнбия. 10 бит.)

Ләкин кая китте ул элеккеге кодрәт, илһам, илаһи көч кая китте!..

Монысын мин сезгә аңлатып бирүдән гаҗизмен! Җирен, күген, ай-кояшын, миллиардларча йолдызларын, миллион төрле үсемлекләрен, мең вә мең төрле хайваннарын, мең вә мең төрле кош-кортларын нибары алты көн эчендә юктан бар иткән алла бер данә кеше белән 120 ел буена интегә! Юк, бу әле ясап куйганнан соң интегүен әйтүем түгел. (И-и, анда күрәчәк әле ул кеше белән!..) Биредә сүз фәкать ясаганда интегүе турында бара. Мөхәммәт пәйгамбәрнең якыннарыннан берсе булган хәз­рәте Габбас җәнапләренең риваятенә таянып, ислам диненең мәшһүр галиме Таҗетдин әфәнде бу вакыйганы менә ничек тасвирлый: «Аллаһ тәгалә Адәм галәйһиссәләмне туфрактан сурәт кылып, Мәккә белән Таиф шәһәрләре арасына куйды. Сурәт кырык ел шунда торды.

Аллаһ тәгалә ул сурәткә кырык ел ягмур яудырды. Кояш кырык ел кыз­дырды. Өстенә җилләр истерде, йөз егерме ел дигәндә сурәт утта янган чүлмәк кебек шыңгырдап тора иде. Шуннан соң алла бу сурәткә җан өрде».

(«Тәфсире Таҗетдин». 267 бит.)

Ә ул җан дигәннәре каян килде әле? -— Анысын алла элек ясап куй­ган була. Адәмнекен генә түгел, синеке белән минекен дә, бөтен кеше­ләрнекен. Алар барысы да башта кырмыска кыяфәтендә булалар. Бары­сы да мөселман. Яратылуларына аллага сәждә кылалар. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, безнең тәннәргә кереп урнашкач, кяфер булып әве­реләләр. ...Шулай итеп, алла беренче кеше белән 120 ел чиләнгәннән соң, аңар җан өрә.

Юк, чиләнә дию генә дә аз монда. Тәмам башы әйләнеп, зиһене чуа­лып бетә алланың. Шуңар җитә ул, күпмедер вакыттан соң Коръәнне язганда адәмне нәрсәдән ясаганын да төгәл хәтерләми, биш урында биш төрле итеп әйтә. «Гыймран» сүрәсенең 52 аятендә: туфрактан ясадым, ди. «Әррәхман» сүрәсенең 13 аятендә: «чүлмәк ясаучыларныкы кебек шыңгырдап торган кызыл балчыктан», «Мөхәммәт» сүрәсенең 12 аятен­ дә «Кызыл балчык серкәсеннән (?!)» Бу кадәресе бер хәл әле. Ни әйтсәң дә, бер төрлерәк материал.

Ә менә «Нух» сүрәсенең 16 аятендә: «Без кешене кыяклы үсемлек үстергән төсле җирдән үстердек», диюе белән безне тәмам аптырашта калды­ра. Инде дә килеп, «Фөркан» сүрәсенең 56 аятендә: «Алла — шулдыр кем, кайсы кешеләр токымын судан яратты» дигәч, без халәтебезне аң­лату өчен сүзләр таба алмас хәлгә киләбез. Юк, бутавы өчен генә түгел, материалистларчарак карашка басуы өчен. Чыннан да, һәр җан иясене­ке кебек, кешенең дә башлангычы су бит! Ләкин судан дию белән бергә ул суны 40 ел яңгыр астында тотуы, аннары кырык ел кояшка, җилгә алып чыгып киптерүе белән алла янәдән үзенең идеалистлыгына кай­тып төшә, һәм без, никадәр әдәп сакларга теләсәк тә, бу урынны елмай­мый үтеп китә алмыйбыз.

Без — шулай. Ә динле кеше боларның кайсын дөрес дип белергә тиеш соң? — Әлеге дә баягы — бөтенесен.

Әгәр син хак мөселман икәнсең, алланың кешене туфрактан ясадым дигәненә дә, бер үк вакытта «чүлмәкче балчыгы кебек шыңгыр­ дап торган кызыл балчыктан» дигәненә дә, судан дигәненә дә, бүтәннә­ренә дә ышанырга тиешсең. Көлке? Әйе, көлке. Аның каравы алла кушканча.

Ә дөресе ничек соң?

Кешенең ничек, кайчан барлыкка килүе хәзерге фән өчен сер түгел.

Фән бу серне, җир катламнарын тирән казып кереп, иң борынгы кешеләрнең сөякләрен, эш коралларын өйрәнү юлы белән, шулай ук иң борынгы бабаларыбыздан алда яшәгән төрле мәхлукларның калдыкларын өйрәнү юлы белән ачты. Җир шарының төрле нокталарында иҗат итүче галимнәрнең уртак фикере шундый: җирдә безнең кебек кешеләр яши башлаганга Тәүрат, Инҗил, Коръән һәм башка дини китаплар әйт­кәнчә, 7.565 ел түгел, кимендә 500 мең ел! Фән ияләренең тагын бер ур­так фикерләре шуңардан гыйбарәт: безнең ерак бабаларыбызны агачта да үстермәгәннәр, чүлмәк ясаган кебек балчыктан да әвәләмәгәннәр.

Алар бик примитив рәвештә башланып киткән хезмәтнең тәрәкъкыяте нәтиҗәсендә, моннан берничә миллион ел элек Азия, Африка, Европа урманнарында яшәгән дриопитнк дигән маймыл сымак мәхлуктан ка­милләшкәннәр. Шимпанзе, горилла, орангутан кебек хәзерге заман маймыллары да шулардай таралган. Бу маймыллар белән безнең бо­рынгы әби-бабаларыбыз арасында тән төзелеше ягыннан аерма бөтен­ләй юк диярлек. Хәзерге көндә дә фәкать тәннәрен йон каплаган булу, эшли, сөйләшә белмәү, ике аяклап йөри белмәүләре белән аерылып то­ралар. Койрыклары юк, ми төзелешләре безнекенә охшаган, алгы аякла рында бишәр бармак, безнеке шикелле үк яссы тырнак. Кан составла­ры безнекенә тартым. Хәтта тешләре дә безнекечә: 32 теш. Кайбер май­мыллар белән хәзерге кешенең уртак билгеләре йөзгә тула. Алар син күрсәткәнгә тиз төшенәләр, балалар кебек синең арттан кабатларга яраталар, хәтер бик яхшы, һәрнәрсәне күрергә, белергә һәвәсләр, һәр­ нәрсәнең серенә төшәргә омтылалар Бу төр маймылларга шатлык, ачу, сагыш, кайгы хисләре дә ят түгел. Көлә беләләр, елыйлар. Кыскасы: бу төр маймылларны безнең чыбык очы туганнарыбыз дияргә була.

Табигый ки, укучының башында, ул дриопитик маймыллар үзләре каян килгән соң? дигән сорау туачак. Фән өчен монысы да сер түгел.

Аларның нәселләре еракка киткән саен, түбәннән түбәнгә төшә барып, примитивлаша барып, суда яшәүче арка сөяксез мәхлукларга барып тоташа.

Коръән гомумән оригиналь булмаган кебек, аның кешене ярату ту­рындагы әкияте дә оригиналь түгел. Ул Коръәнгә кадәр алты-җиде йөз

ел элек «иңгән» Инҗилдә дә шулай, аңар кадәр мең ел элек «иңгән» Тәүратта да нәкъ шулай Ә төп чыганаклары берничә мең еллар элек билгеле булган халык әкиятләренә барып тоташа. Бу әкиятләр диннәр барлыкка килү белән илаһилаша, дини канунга әйләнә. Бәгъзе диннәр, алла кешене таш чүкеп ясаган, ди, бәгъзеләре — агач юынып. Мысыр халыклары арасында, алла кешене чүлмәкче чүлмәк ясаган кебек кызыл балчыктан ясап җан өргән, дигән әкият таралган була. Бу әкият шул хәлендә борынгы яһүд диненә килеп керә. Аннан Тәүрат, Забур, Ин­ җилләр аша — Коръәнгә.

Ләкин без хәзергә бу кадәресен онытып торыйк. Ничек ясаган, нәр­сәдән? — Анысы, ахыр чиктә, ул хәтле әһәмиятле дә түгел. Ясаган — рәхмәт. Моның өчен фәрештәләргә кушылып, бер мәдхия укыйк та, ары таба атлыйк.

Шулай итеп, кеше булды. Биредә шунысы хикмәтле: атабыз Адәм безнең рәвештә анадан ту­маган кебек, имчәк тә имеп маташмый, биләүдә дә ятмый, мүкәләп тә йөрми. Гомумән, сабыйлык чорында тукталып тормастан, дәррәү җит­леккән егет була. Бөтен җире килгән. Тик менә ялгыз. Хайваннар, җән­лекләр төркем-төркем, кош-кортлар көтү-көтү, бу— бер ялгыз. Аннан бар да парлы-парлы, селәүчән, бака, юеш тараканга хәтле парлы-парлы. Бу гына моңлы-зарлы.

Ниһаять, күпмедер вакыттан соң алла үзе белепме, ничекме, безнең ерак бабабыз булачак кешене җәмәгатьле итәргә була. — Ничек? — Шулай.

Кешене яман да каты йокыга талдыра, үзе шул арада моның бер кабыргасын шытырдатып сындырып ала. Ерак бабабыз булачак кеше, уянып китсә, бер кабырга юк, аның каравы каршысында менә дигән яшь кыз басып тора. Ерак бабабыз чамаларында, тәмам өлгереп җиткән, бер килмәгән җире юк. Тик шунысы: анадан тума, оят җирен дә томаламаган. Хәер, ул чак ерак бабабыз үзе дә шундый хәлдә була әле... Ә кем шундый түгел, әнә хайваннар да, фәрештәләр дә шәп-шәрә ич...

Ерак әбиебезнең дөньяга килүен бер ислам дине генә түгел, христи­ан, яһүд һәм кайбер бүтән диннәр дә шул рәвешчә аңлата, һәм бу хәл кабырга әкиятенең бер диннән икенчесенә күчә килүе турында сөйли.

Ул кадәресе бәхәссез. Бу уңай белән бездә бер сорау туа: анабыз Хава­ны ясауга киткән кабырга урынына алла атабыз Адәмгә бүтән кабырга ябыштырамы, әллә атабыз Адәм бер кабыргасы ким килеш яшәгәнме?

Коръән бу хакта әйтми. Христиан дине әһелләре исә, атабыз Адәмнең генә түгел, аңардан таралган һәрбер ир кешенең бер кабыргасы ким, дип ышандырып киләләр. Фәкать 1540 елда гына Вязалий дигән атаклы галим анатомия дәлилендә моның ялган икәнен фаш итә. Котырынган инквизиторлар галимне асып үтерергә хөкем итәләр.

Атабыз Адәм белән анабыз Хавага кайтыйк.

Ике яшь, ул чак әле оят дигәнне белмәгәннәре хәлдә, бер-берсенә сокланышып карап торалар.

Коръән бу хакта күп әйтми. «Кассас-эл-әнбия» китабы яхшы ук тас­вирлап бәян кыла. Адәм Хаваны күрүенә гашыйк булды. Шунда булган Җабраил фәрештәдән дә оялмыйча: «Хаваны күрде ирсә, миңа якын кил»,— диде.

Хава да әле яңа гына кабыргадан яратылуына карамастан, бик үк тыйнаклардан булып чыкмый. «Хава әйтте: әгәр син мине теләсәң, үзең якын кил, диде. Адәм галәйһиссәләм торды, Хава янына килде, кулын суза башлады. Ә, юк инде, беренче күрешүгә шул кадәресе җитеп торыр. «Җабраил фәрештә Адәмнең кулын тотып алды».

Адәмнең моңар кәефе китә.

 «Ник тиясең, ул минем өчен яратылды ич», — ди.

Җәбраил ачыклык кертә: «Әйе, синең өчен, ләкин никахсыз кул сузмак дөрес түгел, — диде.— әнә башта алладан хәләл җефетлеккә (хатынлыкка) сора, диде».

(«Кассас-эл-әнбия». беренче җөэьә. 14 бит.)

Шуннан алла әйтә: «Менә бу синең хәләл җефетең була инде», — ди. һәр икесе тәшәккердән гаҗиз. — Инде ярыймы?.. — Кара җаен...

Адәм белән Хава бер-берсенең кочагына ташланалар...

Ләкин яшьләргә озак кияүләп ятарга туры килми... Күңелсезлек диик микән, мәшәкать кенә диикме, — акыл ирешмәслек бер хәл килеп чыга.

Кеше ясыйм, дигәч, фәрештәләр аллага ризасызлык белдергәннәр иде бит әле, — шуның өчен җәза тәртибендә булса кирәк, алла боларга әйтә: «Я, соң, үзегезне хаклы дип белсәгез, җир йөзендәге әйберләрнең, җан ияләренең исемнәрен әйтеп бирегез хәзер», ди.

Фәрештәләр: «Дан сиңа! Син бөек акыл иясе, син бөтенесен белүче. Ә без син өйрәт­кәннәрне генә беләбез шул» — дип җавап бирәләр.

Шуннан соң алла Адәмгә эндәшә: — Адәм, я, әйтеп күрсәт әле шуларга...

Адәм, ходаның рәхмәте, бер ялгышмыйча, бөтенесенең исемнәрен әй­ тә дә бирә.

(Коръән, «Сыер» сүрәсе. 29—30 аятьләр.)

Бөтенесенең бит: миллион төрле хайванның, кош-кортларның, бө­җәкләрнең, балыкларның, үсемлекләрнең, җирдә тереклек башлангач без пешереп ашаячак ризыкларның, без киячәк кием-салымнарның, са­выт-саба һәм башка, һәм башкаларның!..

Сизеп торам, бәйләнчегрәкләрегез әйтер, бу акыл ирешмәслек эш бит, дияр. Фәрештә хәтле фәрештәләр, бөтен дөньяның, күкләрнең серлә­рен белеп торган фәрештәләр, хәтта кеше үзе ясалганчы ук аның бозык юлда йөриячәген, аның аллага буйсынмаячагын белеп торган фәрештә­ләр, шул җөмләдән бер-берсе 70 мең башлы фәрештәләр, әйтә алмады, безнең төсле бер мескен адәми зат, әле кайчан гына балчыктан әвәләп куелган бер мескен, әйтте дә бирде, дияр...

Мин дә башта шул рәвешчә уйлаган идем. Ләкин алла, үз сүзләре белән әйтсәк, «хәйләкәрнең дә хәйләкәре» булган алла, беләсез нинди хәйлә кора? — Башта фәрештәләргә сиздерми генә, Адәмгә бөтен-бөтен нәрсәләрнең исемнәрен өйрәтеп куя. Ә моңарчы һәр нәрсәне белеп-күреп торган фәрештәләр, ходаның рәхмәте, бу турыда бөтенләй белми дә калалар...

(Коръән, «Табыш» сүрәсе. 30 аять, «Сыер» сүрәсе. 29, 31 аять.)

Ничек өйрәтте икән соң алла ерак бабабызны?

Коръәндә бу вакыйга ачык итеп бәян кылынмаган, ә безнең ничек- ничек өйрәткәнен беләсебез килә. Без фараз кылырга керешәбез. Мәсә­лән, алланың болай иткән булуы мөмкин: Адәмне җиргә алып төшә дә һәр хайванның, һәр үсемлекнең исемнәрен әйтә-әйтә күрсәтеп йөри. Диңгез читенә алып төшеп утыра да, балыкларны берәм-берәм чакырып чыгарып, исемнәрен әйтә. Аннан Идел, Дон, Нил һәм меңнәрчә бүтән елга буйларында йөртеп, шул елгаларның үзләренә генә хас балык исемнәрен өйрәтеп чыга. Кош-кортларның исемнәрен әйтә-әйтә, Адәмне үзе белән бергә һавада очырып йөртә.

Ләкин монысының мәшәкате күп. Аннан, болан иткән тәкъдирдә, ак аюлар, моржлар күрсәтү өчен атабыз. Адәмне боз диңгезенә алып барыр­га кирәк булыр иде. Ә анда, үзегезгә мәгълүм: кич-иртә 70—80 градус суык. Адәмнең исә, кышкы кием димим, трусигы гына да юк әле! Болай атабыз Адәмнең үпкәсенә суык тидереп, аяк сузуы, анабыз Хаваның яшьли тол калуы мөмкин.

Юк, мөгаен, болай булгандыр. Башта атабыз Адәмне үзе генә белә торган берәр яшерен җиргә, әйтик, берәр урман кырыена алып килә.

Бөтен җан ияләренә шунда килергә боерык бирә.

Киләләр.

Әнә теге фил булыр, ди алла, каушавы белән борын очына кыстырып килгән бүрәнәсен дә ташларга онытып, ух-пух басып торган филне күр­сәтеп. Ә тегесе ана фил. Аермаларын күрдеңме? Бутама. Тегесе, аркасын имән кәүсәсенә ышкып торганы — аю, аның янында чуалганы — ана аю.

Зинһар, бутый күрмә, Адәм.. — Ярый. Абау, тегесе нинди бәләкәй... Нәрсә ул, ә? — ди Адәм чебен­не төртеп күрсәтеп. — О-о, кечкенә булса да төш кенә ул,— ди алла.— Зрә дә хикмәт­ле итеп ясадым мин аны. Мәсәлән, кеше балык тотып алып кайтып килә.

Балыкчыларча итеп әйткәндә: моның хәтле... Бу шуның башына кунып әэ итә. Кечкенә генә, инә күзе чаклы гына. Кеше өенә алып кайтып ка­занга салыйм дисә, тоткан чагында авыз суларыңны китереп торган балыктан бәдрәф исләре килә, эче тулы мыж корт...

Тәҗрибәсез Адәм, алланың елмайганына карап, чебенне кеше файда­сына тырышкан дип белә. Күздән югалганчы, ягымлы күзләре белән озатып кала. — Ә тегесе нәрсә? — Күбәләк. — Нинди матур!.. — Анысын мин тагын да хикмәтлерәк итеп яраттым,— ди алла.— Әйтик, син еллар буе бакча үстерәсең, алма бакчасы. Бу синең бакчаң­ да канатларын әнә шулай җилпеп очып йөри. Бөтенегез аны яратасыз, аны мактап җырлар җырлыйсыз. Шигырьләр әйтәсез. Ә ул синең алма­гач ботакларына кунып әэ итә. Бер көн өеңнән торып чыксаң, алмала­рың шып-шып җиргә коела. Эчләрендә корт, ха-ха-ха...

Тәҗрибәсез Адәм бу юлы да аллага кушылып елмая, күбәләк өерен күзләре талганчы озатып калганы хәлдә, башында күбәләк турында шигырьнең беренче юллары туа башлый. Ләкин күбәләкләр арты арсланнар килеп чыга ыжгырып. Адәм берсенең мыегын тотып карамакчы.

Алла, вакытында күреп алып, моның кулына суга.

Әлбәттә, болай да бик озакка китә. Дөрес, кошларга әллә ни вакыт кирәкми. Ә менә чүлләрдән дөяләр, ишәкләр, котыптан ак аю белән морж. Сахалиннан селедка, Швеция ярларыннан треска, Африкадан көнгерә, Азиядән чаян, ташбака, Европадан кырыгаяк белән сычкан һ. б. һ. б. миллион төрле хайваннар, кош-кортлар килеп җиткәнче, алар хо­ даның ниндидер рәхмәте белән күккә күтәрелгәнче астрономик санлы еллар үтәргә тиеш бит.

Ләкин шуннан гайри юл юк. Һәм монысы колакка да ятышлы.

Әйдәгез, алла Адәмгә шул юл белән сабак биргән дип фараз кылыйк та җәннәт мәйданына, Адәмнең алла һәм фәрештәләр алдында имтихан тоткан урынга килик. Төркем-төркем җан ияләре уза. Ничәмә-ничә төрле йорт хайваны, кош-корт, җәнлек, балыклар... Маймыллар уза мәтәлчек атынып, тараканнар уза кереп калырга ярык-мазар күзәтеп, бетләр үтә Адәм тәненә сырышып калырга чамалап. Күселәр, сычканнар иген амбарларын күрүгә күзләрен ялтырата башлыйлар Алла аларга бармак яный. Тегеләр җиргә сеңеп, корсаклары белән шуышып

үтеп китәләр. Тавык-чебешләр уза бер гамьсез. Алда әтәч. Әлбәттә, ул әле әнә теге, сары тунлы, көлтә койрыклы, мәзин күзле, матур мәхлук­ның төннәрдән бер төн, кетәккә кереп, бөтен гаиләсен буып чыгачагын белми... Адәм исә. алла өйрәткәнчә, берсен бер бутамыйча, бөтенесенең исемен төгәл әйтеп тора. — Әйе. әйтерең бармы, бездән уздырды бу Адәм дигән зат, — диләр фәрештәләр. — Уздырды, уңган егет икән...

Ләкин... Ләкине бераз алдарак...

ШАЙТАН БЕЛӘН АЛЛА БӘХӘСЕ.

ИБЛИС ЛӘГЫЙН МӘКЕРЕ.

АДӘМ БЕЛӘН ХАВАНЫ НӘРСӘ ХАРАП ИТТЕ?

«...Шуннан соң. — ди алла, — без фәрештәләргә Адәмгә сәҗдә кылырга куштык. Иблистән (Шайтаннан) гайриләре бөтенесе сәҗдә кылды Без Иблискә: «Нигә син Адәмгә сәҗдә кылмадың?» — дидек. Ул әйтте: «Мин аннан әйбәтрәк, син мине уттан яраттың, ә аны кызыл балчык­тан», — диде.

(Коръән, <Кирталэр> сүрәсе. 10— II аятьләр.)

Бу күңелсез бәхәс, күрәсең, байтак вакыт дәвам итә. Без дә аңа тулырак тукталырга булдык. Алла дәшми торгач. Иблис аны хурлауга кадәр барып җитә: «...Синең ул кызыл балчыктан әвәләгән кешеңә сәҗдә кыламмы соң мин!..» — ди ул.

Алла монысына да түзә. Шуннан Иблис тагын да чәнечкелерәк сүзләр сайлый: «Әллә үзең күрмисеңме, аның кай җире миннән артык. Мина кара­ ганда аңа күбрәк хөрмәт күрсәттең бит син».

(Коръән, «Исраил балалары» сүрәсе. 63—64 аять­ләр.)

Ниһаять, алла түземен җуя: «Без әйттек: кит моннан, югыйсә үзеңне ташлар атып куарга әйтер­ мен, дидек. Кыямәт көнгәчә сиңа миннән бәддога дидек. Күземнән югал, хәзер синең монда һаваланып йөрерлегең калмады».

(Коръән. «Әлхиҗр» сүрәсе, 34—35 аятьләр. <Кир­ тәләр», 12 аять.)

Иблис әйтте: «Алайса, минем гомеремне озайт, кеше үлеп терелгәнче­гә кадәр (ягъни: кыямәт көнгә кадәр — Г. Г.) мине үтермә, диде». «Без әйттек: син озын гомерлеләр арасында каласың, дидек». «Иблис әйтте: син мине тугры юлдан яздырган өчен мин дә кешеләр­не синең юлыңнан дүндәреп йөрермен, аларга алдан да, арттан да, ун­нан да, сулдан да һөҗүм итеп торырмын, диде. Күр дә тор, аларның кү­бесе сиңа буйсынмас, диде». «Без әйттек: чыгып кит моннан, оятсыз. Сиңа иярүчеләрнең бөтенесен җәһәннәмгә олактырачакбыз, дидек. Ә син, Адәм, җәмәгатең белән бергә- шушы җәннәттә яши бир, — дидек».

(Коръән. t Киртәләр» сүрәсе, 12— 18 аятьләр.)

Ә бит кешене ясаганда алла аны җиргә вәкил итеп куям, дигән иде ич, онытты микәнни? Болай булгач, җир нигә кирәк? Андагы хайваннар нигә? Бигрәк тә йорт хайваннары, тавык-чебеш, каз-үрдәк? Бөтенесе аю- бүрегә, төлке — җиһан корткычка азык булу өченмени? Чыннан да, синең хикмәтләреңә төшенеп җитү кыен була башлады, алла агай! ...Ничек булса да булгандыр, Адәм белән Хава җәннәттә! Бүленеп торган баллы айларын дәвам итәләр.

Ул ризык, ул хәмер!.. Җаның ни тели, күпме тели!..

Ерак әби-бабаларыбызның шундый бәхеткә ирешкәннәрен күреп, сөенергәме безгә, көенергәме? Минемчә, Адәм белән Хава бу хәлгә ни­ кадәр генә шатланмасыннар, эчтән үзләре дә уңайсызланган булса кирәк. Ник дисәң, бу бәхеткә хәләл юл белән ирешмәделәр бит, икенче­дән, Иблис шулар аркасында гына алла белән ачыгышлы булды, нәти­җәдә алланың дәргяһыннан сөрелде.

Дөрес, Адәмнең фәрештәләргә караганда бер өстенлеге бар. Фәреш­тәләр, безнең заман теле белән әйтсәк, штамп ысулы белән генә бар­лыкка килде. «Бул!» дию белән бөтенесе берьюлы булды да куйды.

Мәгълүм булганча, Иблис тә фәкать шуларның берсе бит. Ә кеше? Ке­шене алла 120 ел ясады. Тагын нинди 120 дер әле: безнеңчәдерме, алла­ның үзенекедерме? Аллача булган тәкъдирдә, оһо-һо!., һәрбер көне 50 мең елдан исәпләп кара үзең. 2 миллиард 690 миллион ел ясаган килеп чыга түгелме?!

Шулай да (ерак бабабыз булуына карамастан, үзара тәнкыйть тәр­ тибендә әйтим әле) бу Адәмдәге бердән бер өстенлек. Дөрес, Тәуратта бераз башкачарак. Анда Адәмгә исемнәрне алла өйрәтеп куймый, Адәм үзе белеп куша. Ләкин моны барыбер Адәмнең зур хезмәте димәс идем мин. Ул бу эшкә ниндидер иҗади юл белән ирешми бит. Алла моның күңеленә сала, бу шуны тутый кош кебек кабатлап кына чыга. Ә бит алла күңеленә салса, фәрештә дә шуны ук эшләгән булыр иде. Фәреш­тә түгел, теләсә нинди мәхлук, хәтта юлда аунап яткан таш та шуны ук эшләр иде.

Инде Иблиснең өстенлекләрен күздән кичерик. Иблис, ни әйтсәң дә, фәрештә. Беренчедән, материалы ниндидер балчык түгел, менә дигән саф ут. Икенчедән, фәрештә кыямәткәчә үлми, ә канаты? Буй-сыны? Ке­ ше күзенә күренми йөри белүе? Алланың иң якын хезмәтчесе булуы?

Алда ниләр буласын белеп торуы? Бигрәк тә шунысы: җеннәр баш күтәргән заманда алла фәрештәләр гаскәренә баш итеп җибәргән икән, ул Иблис — фәрештәнең дә ни җитте генәсе түгел булып чыга бит әле!.. Сүз юк, безнең заман түрәләре арасында үз кул астындагыларның олтанына да яраксызлары әз очрамый. Ләкин Иблисне без алай дип кимсетә алмыйбыз. Гаскәр башлыгы буларак, алланың ышанычын тулысы белән аклап чыкты. Юлдан язган жен халкын аның шанлы гаскәре әнә ничек тар-мар итеп кайтты!.. Алла, чыннан да, булып, безнең белән күрешеп сөйләшүдән кимсенмәгән тәкъдирдә, без аңар шундый бер гыйбрәтле мисал сөйләп оялтыр идек: укытучы үзенең яраткан укучысына шыпырт кына, шуннан шунда тикле өйрәнеп кил, иртәгә сорармын, ди. Икенче бер балага, үчлесенә, әйтми. Әйтми, ә башлап шуңардан сорый... Туры­ сын гына әйткәндә, синең дә шулайрак булып чыккан бит, алла бабай, фәрештәләргә карата шундыйрак бер этлек эшләвең булган бит бу, ди­ яр идек без. Килешми, дускай, синең кебек илаһи затка бер генә дә ки­лешми дияр идек. Коръән язылып таралгач, фәрештәләр синең бу эт­легеңне, әлбәттә, күргәннәрдер һәм, сиңа моның өчен рәхмәт әйтмәгәннәрдер, дияр идек...

Ә синең, хөрмәтле укучым, моңар әллә ни исең китмәсен. Алла әле алда моңардан мең өлеш кәттәрәк мәзәкләр китереп чыгарачак. Хәзер­гә мин сезне шундыйларның берсе белән генә таныштырып үтәм.

Җәннәткә керткәч, алла безнең әби-баба булачак кешеләргә: *һәр икегез нәрсә телисез, шуны ашагыз, тик менә бу агачка гына якын килә күрмәгез, ялгышкан булырсыз», — ди.

(Коръән, 'Киртәләр» сүрәсе, 18 аять.)

Ә бу Иблиснең шул бер Адәм аркасында хурлыкка төшкәнен оныта алмый йөргән көннәре. Ул бу хакта ишеткәч, өстәл сугып кычкыра: «Үч алырга! Адәмчектән үч алырга»! — ди ул. Ә үч алу аның өчен чүп тә түгел!.. Иблис шул максат белән җәннәткә йөгерә. Ләкин капка төбендә елан: — Алланың рөхсәте юк...— ди. — Аның булмаса, минем бар, — ди Иблис мәзәк көлеп. — Ничек? — Шулай...

Эш шунда ки, Шайтан, фәрештә затыннан буларак, теләсә нәрсәгә әверелеп, теләсә нишләп йөри ала бит. Тели икән, кешенең кан тамырла­рына кереп оялый. Берәр кеше эченә кереп оялап, аны теләсә нәрсә сөй­ләндереп, теләсә нәрсә кыйландырып йөртү — Шайтанның иң яраткан мәзәге. Әлбәттә, авызыңны бисмилла әйтеп йомсаң, якын да килә ал­мый, инде ачык авызланып торган чагыңны туры китереп, бер кереп алса, син үзеңә хуҗа түгел. Мәсәлән, Гайсә пәйгамбәр заманында шун­дый хәл була. Тәкъвә дигәндә дә тәкъвә бер кеше Гайсә пәйгамбәрне мөбарәк сакалыннан эләктереп алып, җиде бабасына җитеп, сүгәргә ке­решә. Әмма Гайсә, пәйгамбәр буларак, эшнең нәрсәдә икәнен шундук сизеп алып: — Чык, явыз!— дип бер кәррә кычкырып салуы була, Шайтан теге кешенең эченнән сыра бөкесе кебек пылт итеп атылып килеп чыга.

Кеше пәйгамбәрнең сакалын җибәрә, сүгенүдән туктый, ә Шайтан, әллә ничәгә бүленеп, дуңгызлар эченә кереп оялый. Хәзер дуңгызлар дуңгыз­ча оят сүзләр әйтеп сүгенергә керешәләр... һәм, Шайтан авызларыннан чыгуга, оятларыннан үз-үзләрен диңгез ярыннан ташлап батып үләләр.

Үзенең шул хасиятеннән файдаланып, Шайтан хәзер дә шундый бер мәзәк эш кыла. Җәннәт бакчасын саклаучы елан капкадан кертмәгәч, моның үзенең эченә кереп оялый. Ә елан бакчага кергәч, авыз эченнән атылып чыгып, Адәм белән Хаваны эзләп таба. Таба да теге вакыт алла тыйган агачны мактарга керешә: «...Бу агачның җимешен авыз иткән җан иясе фәрештәгә әйләнә, мәңге үлмәс була, ди, аның җимешен ашау­дан алла сезне шуңар күрә генә тыйды бит, ди, ә сез курыкмагыз, ашый бирегез, ант итеп әйтәм, бу — минем сезгә яхшылык теләвем», ди.

(Коръән, 'Киртәләр» сүрәсе, 19—20 аятьләр.)

Кеше булып, фани дөньяда берничә ел яшәүгә караганда мәңге үлмәс җанга әйләнү, фәрештәгә әйләнеп, алда ниләр буласын белеп тору, үзең теләгән җирләргә очып йөрү!.. — Шыр тиле генә кызыкмас моңар!.. — Әйдә ашыйк, Адәм җаным. — Аллага тапшырдык, Хава бәгырем... һәм болар алла тыйган җимешкә ябырылалар. — Ах, нинди тәмле!..

Чәйнәп йотарга да өлгермиләр, фәрештәгә үк әверелмәсәләр дә, шун­дук кайбер уңай сыйфатларга ирешәләр. Мәсәлән, үзләренең анадан ту­ма икәннәрен, болай йөрү оят икәнен беләләр. Шайтан хаклы: алланың тыюы да шуның өчен булган, үзе кебек һәрнәрсәне белүче булып китү­ләреннән курыккан, хәзер йөгереп килеп, Адәм белән Хаваның куллары­на суга, һәм шуның белән ул үзенең берсеннән берсе начар ике сыйфа­тын: көнчелек белән эгоистлыгын фаш итә. Юк, бер дә арттырып әйтүем түгел. Уйлап карагыз. Без бит үзебез белгәнне балаларыбызга белдерү өчен мәктәпләргә җыеп укытабыз, бала укытучысын уздырып җибәрә,

шул рәвешчә, дөньяда гыйлемлек арта. — Ә алла?.. Юк, үзе белгәнне безнең ерак әби-бабаларыбыздан яшереп яткыруы белән алла тагын без­нең гайрәтне чигереп җибәрде әле...

Ярый, хәзергә бу бәхәсне калдырып торыйк. «Адәм белән Хава тыелган агач биргән белем ярдәмендә шундук җәннәт агачларыннан берничә яфрак өзеп алып (материясе булмаса да, инәсе-җебе булган тагын, ходаның хикмәте — Г. Г.), үзләренә кием тегәргә керештеләр».

Шуннан алла боларны чакырып китереп арт сабакларын укыта: «Мин сезгә бу агачның җимешен ашамагыз, дигән идем түгелме?!» Адәм белән Хава калтырап төшәләр: «Иблиснең сезнең иң явыз дошманыгыз икәнен әйткән идем түгелме?» Хава хушсыз. Адәм дә берникадәр вакыттан гына телгә килә: «Әй, алла! Без харап булдык. Әгәр син безне гафу итмәсәң, ярлыка­масын, без мәңге үзебезгә зыян итүчеләр булачакбыз», — ди.

(Коръән. «Киртәләр» сүрәсе, 21—22 аятьләр.)

Алла аларның үкенгәннәрен күреп кызгана. Чөнки ул үкенүчеләрне кызганучан, андыйларга шәфкатьле.

Шулай да бу шәфкатьле алла боларны җәннәттә калдыра алмый «Күземнән югалыгыз! Берләрегез икенчеләрегезгә дошман (?). Ва­кытлыча сезнең урыныгыз Җир йөзендә булыр. Шунда яшәрсез, шунда үләрсез, бер көн янәдән терелеп, монда килерсез».

(Коръән. «Киртәләр» сүрәсе, 23—24 аятьләр.)

Менә ничек кызык итә алла үзләрен!.. 

(Дәвамы бар)