Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАН ХАТЛАРЫ

Фатих Әмирханның тууына 80 ел

Соңгы еллар матбугатында Фатих Әмирханның төрле елларда язылган һәм төрле кешеләргә адресланган байтак хатлары басылды, « Казан утлары» журналының бу санында күренекле язучыбызның тагын берничә хатын игълан итәбез. Ул хатлар­ да Ф. Әмирханның фикри үсеше һәм иҗтимагый эшләр белән яшьтән үк кызыксынуы, моннан ярты гасыр элек татар матбугатының хәле, беренче спектакльләрнең мәй­данга килүе, татар яшь интеллигенциясенең рухи кичерешләре чагыла.

Ф . Әмирхан М . Гафуриның Октябрьга чаклы язылган күп кенә әсәрләрен тәнкыйть иткән иде. Октябрьдан соңгы чорда М . Гафуриның иҗаты нык чәчәк атты, ул чын мәгънәсендә революция трибуны булды . Ф . Әмирханның Гафурига җибәргән кот­лау хатында аның иҗатындагы шул уңышны нык төшенгәнлек, тәкъдир иткәнлек ачык сизелә.

Биредә игълан ителгән хатларның берсе дә моңа кадәр тулы килеш матбугатта чыкмаган. Тик Ф .Әмирхан иҗаты турындагы хезмәтләрдә һәм мәкаләләрдә кайбер хатлардан аерым өземтәләр һәм фактлар гына файдаланылган. Хатлар С С С Р Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институты архивында (16 фонд, 3 опись, саклану берәмлекләре 1 һәм 4) саклана. М . Гафури исеменә язылган хат яңа стильдә бирелә. Калган барлык хатларның язы лу вакытлары иске стиль белән күрсәтелгән.

Ф. Әмирханның әле совет матбугатында һәм гомумән матбугатта игълан ителмә­гән хатлары, төрле вакытта, төрле уңай белән язган истәлекләре күп. Болар да ки­ләчәктә матбугатка чыгарлар дип уйлыйбыз.

X . Х И С М Ә Т У Л Л И Н .

1904 ел, 20 феврале.

Мөхтәрәм дустым Р. Алуши*, әс-сәламе галәйкем!

Затыныңызның мәктүбе юлкарак, бик мәмнүн улдым.

Мәдрәсә ихтилале 3 нсә игъдадия 4 сыйныфы арасында уларак, програмсыз улдыктан, мәдрәсә нслахына 5 хезмәте булмады, диярлек дәрәҗәдә аз улды. Хәтта рәисләре улан, исереклек илә башы череп беткән касим уларак, дамеллага ихтилалның сәбәбе берсе игъдадиягә мәнтыйк 6 укытмаганлыктан. әгәр мәнтыйк керсә туктыйбыз диярәк, бөтен игъдадия өчен мәнтыйк нлтнзам итмеш иде. Хәзер, әлхәмделиллаһ, ул малай галия җәмгыяте8 тарафыннан бирелгән прошениедә күрсәтелгән ифсаде мәдрәсәсе8 өчен милләт мәҗлесе тарафыннан куылды.

Бу ихтилалның фаидәсе 10 уларак, мәдрәсә идарәсе өчен хәлфәләрдән мөрәккәп 11 бер милләт мәҗлесе 12 ясаларак, дамелланың истикълале тәмамән сәлеб иделде >3.

Хәзердә бәзен мәдрәсә шәкертләреннән мөрәккәп бер җәмгыять тәшкил ителде.

Хәзер дә 75 кадәр әгъзасы бардыр. (Яшерен тотылсын.) Студентлар вә гимназисткалар илә үткән ел башында татар лисанында 14 ике уен уйнады к13. Берсе — «Кызганыч бала», берсе — «Гыйшык бәласы». Мин «Кызганыч бала»да Хәлил булып уйнадым, «Гыйшык бәласы ж да Габдес-Самат әфәнде булып уйнадым. Халык тарафыннан шаян тәхенн улынды ls . Бәйрәмнең өченче көнендә дәхн «ке уен уйныйбыз, нн ш аэ аллаһ.

Бакый садакать 

* Ризван Ибраһимов (Алуши) — Ф. Әмирханның мәдрәсәдә бергә укыган иптәше.

Совет чорында Уфада Комвузда укыта, 1938 елда үлә.

2 Хатыгызны алуга бик шатланып

3 Чуалышы. * Элекке мәдрәсәләрдә ибтидаи (башлангыч), рөшди, игьдадн, гали дип атала торган баскычлар була иде.  Укыту эшләрен яхшыртуга. Логика.  7 нче баскыч сыйныфларында укучылар. 9 Мәдрәсәне бозу, таркату. 10 Файдасы. 11 Тезелгән. 12 Укытучылар советы. 13 Баш мулланың мөстәкыйль эш итү хокукы бетерелде. 14 Телендә. 15 Спектакль куйдык. 16 Яратып каралды. 17 Дуслыкка турылык теләп калучы.

1906 ел, 24 октябрь. Москва

Газиз дустым Ризван, сиңа сәламнәр улсын!

Бәндәң 22 ндә октябрь Москвая 1 килдем вә мәгъһүд ишә2 башладым. Казанда вакытта синнән бер мәктүп (акчалы) вә бер телеграмма аларак, үзем дә туйга ' бер тәбрик карточкасы күндермеш идем, фәкать 3 нче октябрь тарихлы дәхи ачык бер мәк­ түбеңне аларак, у 4 карточканың ирешмәдекен белеп тәэссеф иттем -. Шуңа күрә сине вә Фәрханә ханымны яңа мәгыйшәт 6 вә бер-береңезә муафнкъ иптәшлекеңез илә тәбрик итдекеми вә һәр икеңези шат вә бәхетле күрмәк мәкъсат вә амалемнең7 берсе иде- кекене гарыз итәм.

Мәктәпнең интизамлы 8 бардыкы вә кызлар кыйсьме9 дә вөҗүдә килдеке 10 хәбәр мине дәхи артык шатландырды. Тырыш, кардәшем, тырыш, тырышуда гына сәгадәт ".

Москвая килдекемә ике көн улды. Заһид әфәнде 12 саясендә 13 вакыт бик рәхәт уз­дырыла. Заһид әфәнденең истикьбаль 14 вә мөгаләмәләреннән типичный редактор бюрократ түгел, бәлки башка иптәшләр кеби бер күңелле иптәшнеке күренмәктәдер. Хә­зер Москваның иң әгъла 13 бер урамында (Петровка) Мәрьям Шамил 18 квартирында бер гостинпаяда нкамәт итәм|7.

Казанда син киткәч әллә нинди ят вакыйгалар булмады, яхут булса да хәтеремдә калмаганнар, шуңа күрә мин китәр алдыннан гына булган хәл вә хиссиятларымны гына язмакчы булам: октябрь уннарыннан соң матди җәһәт бик начарланган вә әти берлә арамыз кямилән 18 суыгаеп җиткән иде. Хәтта китәр көнне әтинең миңа кылган һәр хәрәкәтеннән бер суыклык вә син бездән бөтенләйгә аерылып чыгасың, бәдбәхет, дигән кеби бер шәй 19 аңлана вә һәр минуты мине өюдән суыта вә ерагайта иде. Икен­ че тарафтан, әнинең мөшфиканә 20 вә мадиранә мөгамәләсе вә китәр алдында, күзләре яшьләнгән хәлдә, «углым, син безгә ачуланма вә хат яз» — дигән сүзләре минем дә күземә яшьләр китерә вә аналарның балага булган мөнәсәбәтләрен миңа бик ачык аңлата иде. Әлхасыйль, бер яктан, өйгә якын да җибәрми торган чәнечкеләр, вә бер яктан да, бик нык тарта торган җепләр мине бик уңайсыз бер халәткә куялар иде.

Шулай итеп, өемнән аерылдым, вә җомга вакытында (20 октябрь^ вокзалга килдем.

Миңа кадәр озатырга төшкән иптәшләр килеп җиткәннәр иде, истикьбаль иттеләр 22.

Сөйләштек, кайгырыштык, куаныштык, поездның китәр вакытлары җитте, иптәшләр актык сүзләрен әйттеләр вә үбештек, вә китеп тә бардым. Хәкыйкатән агыр 23 момент­ ны, үземнең ялгызайганымны хис иттем.

Бер сәгать урынымнан кузгалмый барырга вә кальбемдә 24 хиссиятемне үземә аң­латырга мәҗбүр улдым ки, хасыйл бәйлә:s чыкты: иптәшләремнән аерылам, дөньяда мине иң якын күрә торган бер йөрәккә яра салам — агыр. Казаннан вә аның татарла­ рыннан 26 котылам — шатлык. Эш башлыйм, үземнең истигъдатымиы27 күрәм — изтый- рап вә мәҗһүлият23.

Поезд киткәч, берадәрем Ибраһимнең29 әйткән сүзе миңа тагы бер мәҗһүл халәт вә гаҗземне 30 хис итүне килтерә иде. Аның сүзе бу иде: «Абый, мине онытма, белә­сең әтинең мөгамәләсен, син киткәч, миңа тагы да унайсызрак улыр!» 31 Бәхетемә каршы, юлда студентлар вә курсисткалар туры киләрәк, алар илә бәлеш­ ләнеп барып, бер вакытка булса авыр хисләр онытылып тордылар.

Айтов Исмәгыйль бу соң көннәрдә мина бик суыгайган иде; сәбәбе исә бәйлә эшсез йөрү вә әхлак бозу ярамаганлыгын сөйләү. Башка нә языйм, кардәшем. Рәсем­нәр җибәрәчәгеңне вәгъдә итмешсең, бик интизар илә көтәм. Үземнекен һәм күндеререм, ушбу көннәрдә сниматься итәргә торам.

Әгәр дә «Тәрбиятел-әтфаль»гә мөштәриләр 34 табылыр дип уйласаң, абунә35  * дәф­тәре җибәрермез. Йөзгә 10 микъдары хезмәт мөкяфате35 бирермез. Ваклап сатарга ал­дырырга мөмкин. Журналның әүвәлге нумирәсе (нәмүнә37) декабрь башына кадәр чыгачак. Январь башыннан тәртип берлә чыга башлаячак. Еллык бәһасы 5 сум. һәр айга ике журнал. Берничә педагогический листоклар вә календарь, вә башка берничә шәйләр 38 Һәдия 39 ителәчәк.

Редакциянең адресы: Москва, Цветной бул. д. Байбекова, ред. татарского журнала «Тербияз-этфаль».

Мина мәктүп яздык та: «Фатихел-Әмирхания махсус» кайден арттырырсың. Мәктүп көтәм.

Бакый мәхәббәт Фатихел-Әмирхани.

I Мәскәүгә. 3 Әлеге эшкә (журналда секретарьлык эшенә). 3 Фәрханә белән Ризван туе. Фәрханә озак еллар Себер мәктәпләрендә укытучы булып эшли, 1958 елда Уфада үлә 4 Ул (төрекчә форма). 5 Үкендем. 6 Тормыш. 7 Теләгемнең. 8 Тәртипле. 9 Бүлеге. 10 Ачылуы.

II Бәхет. 13 Заһид Шамил — XIX гасырда Дагстанда азатлык хәрәкәтенә җитәкчелек иткән Шәех Шамилның улы. «Тәрбиятел-этфаль» исемле балалар журналының (1907 ел ян» варь-апрель) редакторы. 13 Аркасында. 14 Каршы алу. 15 Иң шәп. 16 Мәрьям Шамил — Заһид Шамилнең кыз кардәше. 17 Яшим. 18 Бөтенләй. 19 Бер нәрсә. 30 Шәфкатьле. 21 Аналарча. 33 Каршы алдылар. 33 Чын-чыннан авыр. 24 Күңелемдә. 38 Болай. 26 Ф Әмирханны үз тирәсен чолгап алган искелек, ирексезлек нык туйдырган була 27 Сәләтемне, булдыклылык дәрәҗәмне. 28 Дулкынлану һәм билгесезлек. 29 Ибраһим — Ф. Әмирханның энесе; 1918 елда Коммунистлар партиясенә керә, шә­ хес культы елларында кулга алынган. 30 Билгесез хәл һәм көчсезлегемне. 31 Бу сүзләр Ф. Әмирханның «Яшьләр» (1909) пьесасындагы Газиз һәм Йосыф хәлен искә төшерәләр. 32 Исмәгыйль Аитов (1888—1930) — Сөләйман Аитовның улы. Икенче бер хатында Ф Әмирхан аны «типкеч бер бай малае» дип атый. 33 Теләп. 34 Язылып алучылар (подписчиклар). 38 Акча алу.

Фәрханә ханымга миннән сәлам сөйләп, догаларың үтен.

Әгәр дә «Тәрбиятел-әтфаль»гә мөштәриләр 34 табылыр дип уйласаң, абунә35  * дәф­ тәре җибәрермез. Йөзгә 10 микъдары хезмәт мөкяфате35 бирермез. Ваклап сатарга ал­дырырга мөмкин. Журналның әүвәлге нумирәсе (нәмүнә37) декабрь башына кадәр чыгачак. Январь башыннан тәртип берлә чыга башлаячак. Еллык бәһасы 5 сум. һәр айга ике журнал. Берничә педагогический листоклар вә календарь, вә башка берничә шәйләр 38 Һәдия 39 ителәчәк.

Редакциянең адресы: Москва, Цветной бул. д. Байбекова, ред. татарского журнала «Тербияз-этфаль».

Мина мәктүп яздык та: «Фатихел-Әмирхания махсус»  арттырырсың. Мәктүп көтәм.

Бакый мәхәббәт Фатихел-Әмирхани.

Җыелган акчаның кадәр хезмәт хакы. Үрнәге. Нәрсәләр. Бүләк. Ул елларда журналларны язылып (подписчик булып) алучыларга бүләк итеп төрле китап һәм башка нәрсәләр җибәрү гадәте бар иде. Өстәмәсен.

1906 ел, 9 декабрь, Москва

Кардәшем Ризван! Многоуважаемая Фарханя ханум!

Сезләрә сәламнәрем!

Җибәргән Һәдия — карточкаңны алдым, һәр икеңезгә халис тәшәккеремне гарыз «тәм |. Карточка хави булдыгы нурлы йөзләр белән хакыйкатән һәркемнең дикъка- тене җәлеп итәрлектер. Фәкать кавалерларда азлык күренә, яңадан бер кавалер арт- тырылган булса, эффект кямил хасыйль булыр иде. Карточкага юмор кабиленнән генә бер тәнкыйть ясамакчы булам. Әүвәлән: Ризванның мендәр өстенә утырып төшүе миңа Хувалин өязендәге авыл муллаларны тәхтыйр итәдер ’ . Әллә. Ризван, син дә шул та­рафтанмы? Саниян: Фәрханә ханымның муенында синең кулыңны күреп, гаҗәп дәрә­җәдә курыктым (чорт возьми), әллә Ризван Фәрханә ханымны бумакчы булганмы?

Салисәи: передайте многоуважаемой mile Александре Виницкой, что она на каточке очень хорошо изображает фельдшерицу, наблюдающую пульс Фарханы ханум *.

Ризван, хәтеренә китер әле Фатыйма Кулиеваны; Рәхимә туташны мин әүвәл мәр­тәбә караганда, «тәмам бу Фатыйма булырга кирәк» — дип уйлый яздым. Рабиган: ничек һәммәгез дә, гомерегездә фотограф күрмәгән шикелле, аңар карап төштегез?

Ха, ха, ха!

Но это шутка.

Мина карточкада бик ошаган бернәрсә бар: ул да — һәммәңезнең простой киемнәрдә, демократ сурәттә булуныздыр.

Хатыгыздан бик мәмнүн 5 була торган хәбәрләр белгәнемә күрә, бу хат минем өчен бик кадерле иде: Фәрханә ханым белән табигатьләренезнең болай килешүе икегезнең дә сәгадәтеңезне тәэмин иткән нәрсәдер.

Җәнабе хәкъ (?) дәвамене насыйп итсен!

Хәер, мин әүвәлдән дә шулай булыр дип уйлаган идем. Чөнки, әүвәлән, син әхлаксыз кеше түгел. Вә саниян дә — Фәрханә ханымның карточкасы миңа күрсәткән нәрсә кямилән хәлиметтабгы  улачагыны белдертә иде.

Да. милые, вы счастливые люди?!

Ризван, син миңа «карточка дикъкатьне җәлеп итәчәк булмаса да...» дип язгансың. Совершенно напрасно: минем генә түгел, бәлки бөтен редакциядәге кешеләрнең дикъкатене җәлеп итте.

Москвадагы мәгыйшәтем: Москвадагы татар вә хәтта рус аристократларыннан, хәтта бюрократларыннан әллә никадәр гаиләләр белән таныштым. Һәр кич дип әйтерлек вечерларда, балларда йөрергә тугры килә... Как это все отвратительно...8 Вакытлардан бер вакытта Шамилләрдә вечерда бер генерал кызы — яшь кенә бер барышня белән белештем. Анын белән бераз танцевать иттек, сөйләштек... и так далее. Менә бер вакыт боларның үзләрендә кунакта булдык. Бу кыз мине бер бүлмәгә чакырып, шундый сөаль кыла: «Мин Сездән бернәрсә сорасам, гаеп итмәссезме? Һәм дөрес җавап бирерсезме? Мин дә бик аристо­кратический вид белән: «Пожалуйста»9, — дип җавап бирдем. (Хәзер яхшы тыңла!) «Мина әйттеләр, сез будто-бы социалист? Дөресме шул сүз, юкмы? Мин өмит итәм: ялгандыр!» Мин җавап бирәм: «Да, соверш. верно». Кыз куркып китә. Бераздан соң: «Соң сез шундый мәхәббәтле вә һич куркыныч түгел бит». Мин: «Разве Вы думаете, что социалисты все страшны?» Ю Ул: «Это несомненно» " . Менә шушы рухта ярты сә­ гать сөйләшеп көчкә аңлаттым ки, социалист очраган бер кешене үтерә торган кеше түгеллекне.

Хәзер үзен уйлап кара, миңа нинди җәмгыятьләрдә йөрергә тугры килә. Шундый вакытлар була ки, шул аристократка вә аристократларның кыланышларыннан (изви­ни за выраж.) косасылары килә... Әмма Заһид әфәнде, менә ул единственный мин аңлый торган кеше. Ул — как товарищ һәм мөтәрәккый.

* Фатих Әмирхан хатлары 107 Тормыш монда кыйммәт. Хәзер 60 сумнар акча табам. Шул аристократлар ара­ сында торганга күрә, һәммәсе тотылып бетә.

Хәзер инде ул вечер-балларны ташлап, чынлап укырга тотынам! Сез миннән кар­точка сорагансыз.

Вскором врем, я Вам пришлю свою карточку 13. Ләкин бер шарт бар: сез дә тәнкыйть язып җибәрерсез.

Энемнән хат алам. Исмәгыйльдән алгаладым. Әмма Айтугановтан 14 һичбер хәбәр алганым юк.

Бүген Кулиевтән хат алдым. Между прочим, ул яза: сигезенче декабрьда, әгәр губернатор рөхсәт итсә. «Новый клуб»та «Өч хатын белән тормыш»ны уйныйбыз, ди.

Һәм бу ел уйнаучы кызлар икенчеләр, ди. Интересно, откуда они появились |в.

Журналның әүвәлге номеры 15 декабрьда чыга.

Мофәссаль17 хат көтәм! Ишетәмсең?

Ну пока до следующего письма.

Фатих Әмирхан.

I Чын күңелдән рәхмәт белдерәм. 3 Эчендәге. 3 Искә төшерә ♦ Ө ч е н ч е д ә н — хөрмәтле Александра Виницкаяга әйтегез Фәрханә ханымның йөрәк тибешен тикшерүче фельдшерицаны карточкада ул бик уңышлы күрсәтә.  Шат. 8 Тәмам йомшак табигатьле 7 Әйе, кадерлеләрем, сез бәхетле кешеләр. 8 Болар никадәр җирәнгеч. 9 Рәхим итегез. 10 Сез барлык социалистлар куркыныч дип уйлыйсызмыни?

II Б у — һичшиксез. 12 Прогрессист, яңалык яклы. 13 Озакламый мин сезгә карточкамны җибәрермен. 14 Айтуганов Ибраһим — сәүдәгәр Исмәгыйль Айтугановның улы, яшьләр арасына катнашып йөрсә дә. файдалы эш күрсәтмәгән. 15 Кулиев Ибраһим — журналист, Ф. Әмирханның яшьлек иптәшләреннән. 1885 елда • уган, шәхес культы елларында кулга алынып, төрмәдә үлә. 16 Кызык, кайдан килделәр икән? 17 Озын.

1907 ел, 8 апрель. Москва.

Кардәшем Ризван!

Март 18 ндә язылган мәктүбеңне өченче көн алып, бүген хат язарга ашыгам.

Казанда торган вакытта талнгъның 1 золеме белән читкә атылган дусларымның хәлләрен бик накынс 2 уйлаган икәнлегемне фәкать хәзер үзем шулар халәтенә төшкәч кенә бихаккыйһн 3 тәкъдир итә ала башладым 4. һәр хат, һәр кечкенә генә хәбәр, шул тарафтан искән һәр җил бик кадерле була икән, шуңа күрә дә синең мәктүбеңдә: «Са­гындым, Казанга кайтырга вә күрешергә ихтыяҗ зур» дигән сүзләр хәзер минем өчен бик аңлана торган җөмләләрдән.

Вакыйган 5, үткән көннәрне хәтергә китерсәң, арасында нинди рәхәт вә сафа 6 бе­ лән үткәрелгән вә вакытында бихаккыйһн тәкъдир ителмәгән көннәр, кичләр, төннәр тугры киләдер. Ничек без Кулиев Ибраһимга Осланга барып шаяра идек. Ничек ул безне җимеш белән ачытылган куас белән сыйлый иде. Ничек син аның хатыны 7 бе­лән рәхәттә торганына габта итеп 8 Фәрханәне тәзәккер итә9 идең?

Ничек без җыелып, Аитовлар дачасында иртәнге 4—5 кә кадәр сүгешдәге мәһарәтебездә мөсабәка итеп 10 карыйдыр идек; ничек Айтуган Ибраһим безгә һәртөрле дивертисментлар күрсәтә иде. Ничек без җыелып Казанкага коенырга төшә идек...

Әлхасыйль ” , кызык-кызык вакыт уздыра идек! Казанга мин 10 апрельдә кайтам, әгәр сез дә кайтсагыз, ул вакытта җәмгыятебез бөтен әгъзалары белән булып, китек җире калмас иде. Язуларына күрә бу ел Казан дәхн дә кызыграк булачагын вәгъдә итеп тора икән.

108

Фатих Әмирхан хатлары

Исмәгыйль күптәй түгел Москва аркылы Ялтага сәфәр итте. Майның уннарында Казанга кайтачак.

Фәрханә ханым мин (ем) мәкаләләрне укый икән. Ләкин мнн мәкаләләремне күб­рәк имзасыз җибәрәм. Шунлыктан, монда кайсылар минем мәкалә булдыгын сөйлә» мәкче булам.

Беренче нумерудә— «Идарәдән»; «Истамбул шәһәре»; < Күктә күренә торган нәр­сәләр»; «Гаяз».

Икенче нумерудә— «Идарәдән» (ләкин кирәкле җирләре төшерелеп калдырылган).

Өченче нумерудә — «Идарәдән»; «Күктә күренә торган нәрсәләр».

Дүртенче нумерудә — «Идарәдән» (кирәкле җирләре төшерелгән); «Москва шәһәре»; «Галимәтел-бәиат»; «Менделеев»; «Зилзилә»|2.

Бишенче нумерудә — «Идарәдән» (кирәкле җирләре калдырылып); «Петербург шәһәре»; «Гөл агачы» (тәрҗемә); «Күктә күренә торган нәрсәләр»; «Дума ачылды» (иң кирәкле җирләре калдырылып). Моннан соңгы нумерләрдә бәгъзы мәкаләләремне имза белән язмакчы булам.

Күптән түгел генә Ибраһимнан хат алдым. Казанда мине бик көтәләр (?), имеш.

Һич көтмәгәндә, Фатыйма Юнысовадан 13 да бер хат алдым. «Гаҗәп сагындык.

Казанга кайтыгыз» — дип яза. (Менә гаҗәп!). Киләчәк хатыңны Казанга яз!

Фәрханә ханымга сәламемне сөйләп, догаларын үтен!

Бакый мәхәббәт вә интизар.

Фатих.

Бүген алтынчы хат язам инде, арып беттем.

* Язмышның.

I Кимчелекле, ялгыш. 3 Чын-чыннан. 4 Ф. Әмирхан Мәскәүгә китүе уңае белән язган хатында Казаннан котылуына бик шатланганын белдергән иде. 5 Чыннан да. 6 Күңелле. 7 Сүз Фатыйма Кулиева турында бара. Бу ханым хәзер дә Казанда яши. 8 Кызыгып. 9 Исенә төшерә. 10 Осталыкта узышып.

II Кыскасы. 12 Җир тетрәү. 13 Фатыйма Юнысова—зур сәүдәгәр һәм җир хуҗасы Мөхәммәтрәхим Юнысовның кызы. Демократик интеллигенция тирәсендә чуалып йөрү ул чактагы бай кызлары арасында модада була.

1908 ел. 17 апрель, Казан.

Газизем Ризван!

Синең алдыңда мең мәртәбә гөнаһлымын. Мнн — хат язарга бик иренә торган кеше. Бу хакыйкать сиңа да күптән мәгълүм булырга кирәк. Ялкаулык бер мәраз, диләр. Шуңар күрә аның өчен кешене гаепләргә түгел, бәлки кызганырга тиештер.

Сиңа хат язарга уйлаганыма бик аз дигәндә, ай ярым бар инде. Ә тәкъдир җитмәгәч, бер эш эшләр хәл юк! Журнал нәшере тугрысында киңәш сорыйсың. Ул тугрыда ми­ нем ике елгы тәҗрибәм белән хасыйль иткән фикерем шушы: I) кирәк газета, кирәк журнал әүвәлге ике елда мотлак * I 2 зарар күрә. Фәкать аннан соң гына үз-үзен илетә алырлык дәрәҗәгә җитсә җитә ала. 2) Әгәр газета вә журнал киләчәктә бер ашатып яткырырлык нәрсә булсын дигәндә, баштан бик аз дигәндә 3—5 мең сум акчаң кулда булырга тиештер. 3) Нәшер итә башлаганда, мотлак көздән башларга тиештер. Чөнки январь башыннан гына башланганда, халык мәсләген3 вә ышанычын белмичә, иштира итми 4. Шулай итеп, яз җитә. Ул вакытта халыкта газета вә журнал һәвәсе калмый Шулай, берадәр!

Күрәмсең, хәзер «Яна тормыш» 5  6нинди матур гына туктап кунды? Риваятьләргә 8 9 10 II 12 13 күрә, шул аз арада да мең сум зарар итеп өлгергән, имеш.

Алай да. әгәр инде нашир вә мохәррир булырга бик дәртең төшкән булса, мин үз тарафымнан бер эш гарыз итә7 алам: «Әлислах» идарәсе июль башларында көлке

‘ Фатих Әмирхан хатлары 109 журналы нәшер итә башларга уйлаган иде. Шуны мин сиңа уступать иттерермен.

Хәзер файда ителә торган бер журнал булса, ул да көлке журналы булырга гына мөмкин.

Гыйбрәт өчен мин сиңа «Әлислах» хәленнән бер кыйсем* языйм. «Әлислах» октябрь башыннан апрель башына кадәр, ягъни ярым ел микъдары вакытта 1400 сум расход тоткан. Бу җөмләдән — мөхәррирләр вә редакция тотуга барысы 400 сум тотылган. Димәк ки, мөхәррирләргә бер дә түләми диярлек дәрәҗәдә вә начар гына фатирда тор­ ганда да никадәр расход кирәк буладыр. Хәзер «Әлислах» фатир өчен түли 20 сум; Секретариатка .... 20 сум; Мөхәрриренә .— 15 сум; Вак расходлар —. 12—13 сум микъдарында.

Без нәшер итә башларга уйлаганыбыз 15 көнлек көлке журналына анык редакция вә •анык мөхәррирләр өстенә, елына 1200 сум расход кирәк буладыр. Әгәр елына ике сум абунә бәһасы тәгъин ителгәндә. 600 мөштәри ’ лазим буладыр. Хәзер көлке журна­ лына. хосусан. «Әлислах» исеменнән нәшер итә башлаганда, ул микъдар гына мөш­тәри табып булыр дип уйлыйбыз. Менә, берадәр. шундый, шундый хәлләр. «Әлислах» ул журналны сиңа уступать итсә, аз бәһа белән редакциясендә бер почмак уступать итәр. Ул вакытларга бераз буш мөшарәкәт иткәләүчеләр 10 дә табылгалар. Әгәр мин җәйгә вә кышка Казанда калсам, мин дә кулымнан килгән ярдәмне кылышырмын.

Аның өстенә Казанда башка эшләр дә эшли алуыңа ышансаң, бәлки, бара торгач, чи­ бәр генә урнашып китәргә дә мөмкин булыр.

Әгәр шулай итәргә каедың була торган булса, тизлектә кайтып, рөхсәт сорап гариза бирергә мәҗбүрсең.

Фәрханәгә сәлам. Тизрәк терелсә иде дип. биш вакыт намаз артыннан дога кылам.

Бакый кардәшең

Хәлем алда ".

Бик тиз бөтен хәлеңне язып җибәр!

* Авыру. 2 һәрвакыт. 3 Тоткан юлын (политик линиясен). ♦ Язылмый, сатып алмый. 5 Уральскида «Фикер» газетасы тукталгач, шуның урынына 1907 елда чыга башла­ган газета. 6 Сөйләүләренә. 7 Тәкъдим итә. 8 Бүлек. 9 Сатып алучы, подписчик. 10 Катнашу (язышу) чылар. 11 Бу чакта Ф. Әмирхан аяксыз калып, шуннан дәваланган һәм сәламәтлеге алга барган чор. «Хәлем алда», сүзе шул турыда.

1908 ел. 26 октябрь, Казан.

Дускай!1 2

Моңарчы мин сиңа әллә ничә хат язарга тиеш булып та. хәзергә хәтле бер хат та язмаганлыгым өчен мин синең алда зур гаепле инде. Ләкин минем бу гаебем бер си­нең алда гына түгел, иптәшләремнең һәркайсы алдында бик мәгълүм вә бик иске инде: «Лән йослихел-гаттаре ма әфсәдәһен-нәһәр» — диләр гарәпләр.

Әүвәл мин сиңа үз хәлләремнән яза башлыйм: ниһаять дәрәҗәдә акчасызлык, уртача, чибәр генә дәресләр белән шөгыльләнү, бераз язу, һәркөнне редакциядә булу, әдәбият мәҗлесләре сылтавы белән атна саен кунакта булу. Ш. К .3  * 5 6 7 8 9 10 11туташны күрсәм.

куану — менә хәлләрнең иҗмале ♦. Сәламәтлек акрын алга бара. Впрочем, акча юк­лыктан бик күп вакыты җиткән дәваларны кылмый торырга туры килә. Син язасын (хат № 1), «Әлислахжы ташла да. акча эшләп, дәвалана башла, д и п5. Җаным, ми­ нем бөтен удовольствием дә хәзер шул көн саен редакциягә чыгудан гына гыйбарәт бит: ял итү дә шул. гомер итү дә шул. Менә шуны син хәтереннән чыгарма.

Хәзер <Әлислах> хәленә килик: акчасы юк, төрле хәйләләр иткәләргә туры килә (сер тотарга).

Иптәшләр хәленә: Каюм Коләхметовны5 өченче көн арестовать иттеләр. Тизлектә Сембер шәһәренә сөреләчәк. Әгәр таба алсаң, бераз иганә 7 җыештырып җибәр (редак­ция адресына мөмкин). «К а за к»8 укый, тырыша, бу көннәрдә яна тужурка тектереп җибәрде. Газиз9 бу көннәрдә солдатка каралды, бик нәзеклек белән калды, ул да укый, тырыша, бер көн укыган нәрсәсен икенче көн сүз арасына кыстырып-кыстырып, ят кешеләр күбрәк җирдә рассказать итеп чыга. Габдел-Кадерн дә бу арада күбрәк сөйләшә башлап тора әле. Солтан 10 тоже чибәр генә укый бугай, ләкин «Мин кая ба­рам» нан да калмый, диләр. Агиев 12 үзен шагыйрь дип уйлап бик куанып йөри баш­ лады. «Хәзер сез минем шигырьләрне тәкъдир итмәсәгез, тарих тәкъдир итә аны» — дип, чынлап үзе ышанып, кешене дә ышандырырга теләп сөйли. Хәзер Гарифлар 19 белән дә катыша башладык, гаетнең дүртенче көнендә мине үзләренә чакырганнар нде, барып, озак утырып кайттым.

Әдәбият кичәсенә килсәк: ул «Әлислах»ка бары сигез сум файда китерде, чөнки шул ук кичне клуб залында Закир Сәедзадә точокчы вә күтлекләрдән бер труппа тәшкил итеп, спектакль куйган иде. Хәер, үзе дә кызык булды. 47 сум бөтен сборы булган. Ул кичне бөтен молодежь безнең вечерда булдылар. Закирларда танца игъ­лан ителгән булса да, итүчеләр булмау сәбәпле, булмый калган.

Безнең «Әдәбият кичә»сендә Тукаевның «Кисекбашы» укылды (үзе укыды ). Ха­лыкның көлә-көлә эчләре катты һәм Тукаевны да бүлә-бүлә кул чабулар белән сый­ ладылар. Кичнең ахырына таба үзе «мин кая барам» иде, кичәдә әллә нинди кызыклар да булды: бер приказчик (әүвәл Агафуровлар 13 да торган, хәзер Казанда тора), битенә иннекләр сөртеп, пудралар ягынып килеп, шундый бер бию белән биеде ки. гарәпләр әйтмешли, «Ләм йәра 1айнез-замани мисләһү» |6. Затына мөнасип бер сыйфат белән әллә генә ничек итеп җыерылып үз эченә үзе кереп бетә дә, шуннан аяк-кулларын чы­гарып селти. Бөтен кешенең күзе анда гына булды. Бу — бер. Икенчесе — бер карт кына, озын буйлы татар танцевать иткән кызларны канфетти белән тозлады: танцевать итә торган парочканы күрәме — хәзер яннарына килә дә, өч кенә данә канфетти алып, кызның башына салып җибәрә. Ник бер генә данәсен җиргә төшерсен лә. Потеха была! «Әдәбият кружогы» хәзер тәртипле дәвам итә. Укыла торган нәрсәләр шулкадәр күп була ки, күп мәҗлесләрдә вакыт җитми кала. Мөзәкәрәләр 17 дә бик кызыклы булалар. Габдулла Гыйсмәти 18 белән моназира 19 тәмам булганы юк әле. Егет үзе дә шиккә төшә башлаганга охшый.

Богданова Гайшәләрнең йортлары янды. Үзләре көчкә тәрәзә(дән) чыгып өлгергән­нәр. «Оренбургская газета»да Казан татар уеннарында мөшәрәкәт игүче -° кызларны тәхкыйрь итеп 21 язган кешенең кем икәне билгеле булса, аны татар газеталарына язып бик нык сүгәргә кирәк иде. Берәр шарлатандыр инде. Касим Уралец 27 дигән бер шар­латан Казанда рус газеталарына әллә нәрсәләр язып яткан иде. бу да шундый бер татар приказчигыннан аякка баскан нәрсәдер, шикелле. Сезгә протест язу, әлбәттә, фарыз булмаса, ояты синең белән Борһан 29 башына төшәчәк. Ә «мәшһүр вә зур мөхәррирләремездән» Ярулла әл-Вәлинең 24 безгә биргән ләкабеннән бик мәмнүн 25 бул­ дык. Солдатта мулла булып йөргән вакытында татарларга идеальный татарча намаз укытырга гына мәләкәләнеп 26 кайтканмы дип уйлый идем, татарча исем кушарга да өйрәнгән икән. Әгәр азанны да татарчага переводить итсә, аннан соң тәмам зур мөхәррирлекнең кәмаленә ирешкән булыр иде. Шулай да, андый наивный самоучка татар солдатлары милләт өчен бик файдалы булалар. Чөнки милләт балаларына көләргә бернәрсә артык була. Синең хаттан соң, мин дә аның белән белешергә бик кызыгып киттем әле (әгәр теләсә). Безнең ганбанә белешлегебезнең мокаддимәсе буларак, ми­ нем исемнән тәшәккерән 27 шушы сүзләрне передать итә аласың: «Суконным рылом в калачный ряд не лезут».

Фатих Әмирхан хатлары* П1 Әгәр бер кеше шулай лезать итсә, аңар замечание ясаучы гаепле булмый. Борһанга сәлам сөйлә. Минем өчен кулын кыс. Аннан соң хат язмыйча озак торган өчен бик нык орыш!

Ну, җаным, хәзергә хуш!

Хат яз.

Фатих.

Ибраһим һәр хаты саен сиңа сәлам яза Сафия туташтан бик еш хат алам. Ул рождествога кайтып китә.

1 Исмәгыйль Аитов. 2 Заман, тормыш бозганны хушбуй сатучы төзәтә алмый. 3 Шәмсениса Камалова — Ф. Әмирханның сөйгән кызы, 1918 елда Казанда үлә 4 Кыскачасы. 6 Исмәгыйль Аитов үзенең 27/IX 1908 елдагы хатында «Әлислах»ны ташларга, дәваланырга һәм укырга киңәш бирә. 6 Драматург Гафур Коләхметовның энесе, яшьләй үлә. 7 Ярдәм акчасы. 8 Язучы Кәбир Бәкер (1880—1921). 9 Газиз Гобәйдуллин (1887—1938) 10 Солтан Рахманколый (1888—1916). 11 Исерткеч сатыла торган кибет. 12 Фәхрел-Ислам Агиев — язучы, журналист (1887—1938). 13 Укытучы һәм драматург Гариф Богданов күздә тотыла булса кирәк. Совет чо­ рында мәктәпләрдә эшли, соңгы елларда гына үлде. 14 Учитель һәм язучы, 1918 елда Астраханьда аклар тарафыннан үтерелгән. 15 Екатеринбург шәһәрендә зур сәүдәгәр. 16 Бу заманда моның кебекнең күренгәне юк иде. 17 Бәхәсләр, фикер алышулар. 18 Журналист. 19 Бәхәсләшү. 20 Катнашучы. 21 Хурлап. 22 Бу турыда Ф. Әмирханның махсус мәкаләсе чыкты. Кара: Ф. Әмирхан, әсәрләр, II т. 288—290 битләр. 23 Журналист Борһан Шәрәф, тел галиме Г Шәрәфнең туганы. 24 Язучы. 25 Шат. 26 Күнегеп. 27 «Рәхмәт» белдереп.

1909 ел. 27 апрель.

Исмәгыйль!

Менә сиңа хат. Нәрсәдән башлап языйм? Тукта, таптым. Казанда су бу ел бик начар килә. Шуңа күрә бөтен аяклы кешеләрнең борыны сына, көймәләрдә йөри ал­ мыйлар, ишкәкләр ялтырамый, гармуннар яңгырамый! Кичә синең соңгы ачык хатың белән бергә, Борһаннан бер озын хат алдым. Закирә туташка 1 предложение ясаганын белеп, никтер, чын күңелемнән рәхәтләндем. Вакыт бик житкән иде. Среда да бик удачно сайланган. Әлхасыйль, чиләгенә — капкачы. Син миңа «Закирә туташ кем?» дигән сөальгә бик мофассал 2 җавап язарсың дип уйлыйм. Ягъни синдә нинди впечат­ление калдырды? Борһан аягы сиңа да җиңел булса иде! Амин! Казанда син уйлаган кызыкларның берсе дә юк. Һәркем имтиханга хәзерләнә, имтихансыз кешеләр акча юклыктан борыннарын салындырып йөриләр.

Җәнабе галием бу көннәрдә «Алмашыну көннәрендә» Зне язып бетерәм. «Татар кызы» 4 исемле бер рассказ яздым; хәзер бастырырга җибәрәм. «Әлислах» хәзер яңадан терелеп тора. Акчага бик мохтаҗ, син, зинһар, кайдан да булса табып, үзеңнән дә тиешле акчаны 5 бу хатны алу белән җибәрә күр! Әгәр таба алсаң, иганә дә җыеп җибәрсәң, бик рәхмәтләр укыр идек.

Ибраһимнан 6 хат алдым. Акчаларны алган, хәзер бик һәйбәт торам, дип яза. Миңа үз мәктәпләренең рәсеме белән открыткалар җибәрә. Кстати, син җибәргән «Мәдрәсәи хан» 7 * * * II рәсеме мине әллә нинди размышлениеләргә төшерде. Тагы шундый кызыклырак видлар булса, җибәр.

112

Фатих Әмирхан хатлары

Ризваннан 8 хат алдым. Әллә нәрсәләр язып бетергән: гафу үтенгән, сүгенгән, үпкәләгән, иләх... Теге Хәкимҗан безне алдалады, ахры. Хәзергә кадәр һич тавыш- тыны да чыкмый. Байбәтчәдән шуннан башка нәрсә булыр дип көтәргә кирәк.

Вәли Апанай бик зурдан кубып, иген җыям, он җыям дип йөри. Үзен эшкә то­ тынган хисаплый. Бер аллага мәгълүм.

Хуканд хәлләреңне тәфсыйль итеп, бер дә иренми генә бер хат яз. «Туташ» 18 те­релде, шуна күрә мине тәбрик итәргә можешь!

Солтан " , үз выражениесенчә. «все время пьян». Хәзер үзе монда минем янда, сиңа сәлам укый. Тукаев та минем өстәл буенда яңагына таянып утыра, сиңа сәлам әйтми.

Солтан хәзер үзе әйтеп яздырган сүзгә үзе үкенә. Шуңар күрә мин дә ул сүзне язмаганга хисаплыйм.

Хәзергә тәмам. Хат яз!

Фатих.

1 Закирә Шәрәф — Борһан Шәрәфнең тормыш иптәше, Фатих Кәриминең сеңелесе.

Әле исән. 2 Озын. тулы. 3 Ф. Әмирханның «Яшьләр» исемле пьесасы. 4 Ф. Әмирханның шул исемдәге әсәре 5 I I Аитов «Әлислах»ка ярдәм йөзеннән 50 сум акча вәгъдә иткән була. Сүз шул турыла булса кирәк. 6 Ф Әмирханның энесе. Бәйрүттә укыган чагы. 7 Хуканд мәдрәсәсе. 8 Ф. Әмирхан «Милләт тәрәккый иттерү» исемле әсәрен язгач, шундагы мишәр шәкерте образында үзеннән көлү дип, Ризван Алушиның бик хәтере кала. 9 Вәли Апанаев — музыкант, мандолинчы. Татарда беренче кыллы оркестр оешты­ручылардан. 10 Сүз Шәмсениса Камалова турында булса кирәк. 11 Солтан Рахманколый.

1923 ел. 6 июнь. Казан.

Мәҗит иптәш, Сезгә сәлам!

Мин авырып урын өстендә ятам. Шуңа күрә Сезнең әдәби хезмәтегезгә егерме ел тулу вакыйгасын әле бары кичәге көн, 5 июньдә, ягъни юбилей көненнән ике тәүлек соң ишетеп белдем. Менә инде бер ай газеталар кулыма ала алмыйм, бөтен дөнья әхваленнән гафил ятам. Бүген бераз кәефем яхшырудан истифадә игеп *, «көч булса да һәм улмас» - дигән төрек мәкаленә буйсынып, Сезгә шушы мәктүпне язарга утыр­ дым. Башым аз эшли, мәктүп буталчык һәм кытыршы булыр. Ләкин зарар юк, мин бары бу мәктүп белән Сезгә үземнең сәлам һәм тәбригемне юллап, егерме еллык әдәби хезмәтегезне тәкъдир итүчеләрнең берсе икәнемне генә язып калырга телим.

Егерме ел диегез! Безнең кыска гомерле, 35—40 та үлеп бетә торган буын өчен аз түгел.

Мин әле хәтерлим, Сезнең «Мәдрәсәи мөхәммәдия»дә әүвәлге шигырьләрегезнең нинди сөелеп укылганын. Гомергә әйләнеп карасаң, күз ачып-йому шикелле. Шул әүвәлге шигырьләрнең укылуына егерме ел да үтеп киткән. Ә бит инде: «Ак катыш чуар бер нәрсәгә әйләнде баш». Әйе, чуар бернәрсәгә әйләнде инде, ә әле күптәнме соң ул башлар Сезнеке кап-кара, минеке коңгырт иде!

Сез соңгы елларда шактый күп нәрсә язып өлгердегез. Бу — шагыйрь өчен зур бәхет. Менә мин һаман әле гомеремнең шул дәверенә килеп чыга алмыйм. Бары соңгы елларда гына үземнең «амплуамны» табып алдым, соңгы елларның соңгы көннәрендә генә чын-чынлап яза башлау дәверемне башлап китәм бугай. Ә бит минем дә «Яза башлавыма унҗиде тулып киткән икән инде». Бүген уйлап чыгардым әле аны. Менә мин хәзер арыдым да: мин плеврит белән авырыйм, хәзер инде терелеп киләм. Миңа, терелеп җитү белән, кымыз эчәргә барырга туры килә. Шуңа күрә дә мин 18—20

• Фатих Әмирхан хатлары 113 майда1 2 3 Уфага барып чыгып, анда кымыз эчү мәсьәләсен караячакмын. Өмит итәм: Уфага баргач, анда Сезне күрермен һәм шул вакытта Сезнен белән озак бер мосахәбә итәрбез.

1 Файдаланып. 2 Кичегү бер дә булмаудан яхшырак. 3 Ф. Әмирхан авыру булу һәм. үзе әйткәнчә, хатны язганда арып китүе сәбәпле, бу урында «июнь» сүзе урынына «май» дип куйган булса кирәк. Ф. Әмирхан 1923 елда Уфага кымыз эчәргә бара алмаган булса кирәк. Чөнки архивтан шушы хатны тапкач. 1962 елда мин шагыйрь Сәйфи Кудаш иптәшкә махсус хат белән мөрәжәгать иттем.

Ул 1962 елның 18 февралендә миңа язган хатында Ф. Әмирханның Уфага 1924 елда килгәнлеген. Чишмә районы Күчем авылында кымыз эчкәнлеген, Башкортстан партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре белән очрашуын. Луначарский исемендәге бакчача Газиз Әлмөхәммәдов һәм Солтан Габәшиләр куйган концертта булганлыгын әйтеп, жавап язды.