Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары
В. И. УЛЬЯНОВ-ЛЕНИН ТУРЫНДА
ФИЛЬМ
Яшь Ленинның Сембер. Казан һәм Самарадагы тормышын, аның революцион көрәш юлына басуын чагылдырачак яңа фильм эшләнә. Аны Ленинградның фәнни-популяр фильмнар студиясендә режиссер Борис Волкович һәм оператор Юрий Артамонов төшерә. Сценариен кинодраматург Лев Горин язган. Фильм В. И. Ленин тормышының 1886 елдан 1893 елга кадәрге чорын. ягъни гимназиянең 9 нчы классында укыган вакытыннан алып, Петербургка күчүенә кадәрге вакытны үз эченә ала.
Экранда безнең заман яшьләре дә күрсәтелә: Володя Ульянов һәйкәле куелган бакчада Казан студентлары. Станок янында, имтиханда, күңелле кичләрдә— Ленинград яшьләре. Питер пролетариаты варислары.
Әсәрнең бүгенге көн белән элемтәсе аны күңелгә якын итә, юлбашчыны үзебез белән бергә һаман да яшәгән төсле хис итәсең.
ЛЕНИНГРАДТА ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫГЫ
Узган елның 21—29 октябрендә Ленинградта татар әдәбияты атналыгы булып узды. Шул уңай белән барган бригада составында язучылардан Мирсәй Әмир. Габдрахман Әпсәләмов. Гариф Гобәй, Әмирхан Еники, шагыйрьләрдән Сибгат Хәким. Әх мәт Ерикәй. Мөхәммәт Садри, Әнвәр Давыдов, С. Сөләймаиова. Р. Кутуй. тәнкыйтьчеләр Гази Кашшаф. Рафаэль Мостафин. драматург Риза Ишморат. Татарстанның халык артисткасы Рәисә Билялова, филармония артисты Эмиль Җәләлетдинов, үзешчән композитор Фәтхерахман Әхмәдие» һәм пианистка Назнинә Сабитовская иптәшләр бар иде.
Татар әдәбияты һәм сәнгате вәкилләрен Ленинград кешеләре һәр очрашу вакытын да жылы каршыладылар. Әдәбият сөючеләр үзләренең фикерләрен, теләкләрен, художестволы сүзгә мәхәббәтләрен һәр очра шуда әйтеп калдылар. Безнең язучыларыбызның әсәрләре Ленинград дәүләт филармониясенең концертлар залында, Салтыков- Щедрин исемендәге китапханәдә, Капранов исемендәге Культура йортында, Киров исе мендәге — элекке Путилов заводында, Дзержинский исемендәге Культура йортында һәм башка урыннарда яңгырады. Кронштадт шәһәрендә очрашулар Флот офицерлары йортында һәм хәрби частьта үткәрелде.
М. В. Ломоносов исемендәге китапханәдә уздырылган укучылар конференциясе Г. Әпсәләмов романнарына, М. Ю. Лермонтов исемендәге китапханәдә булган конференция Г. Әпсәләмов әсәрләренә һәм.
М. Әмирнең «Саф күңел» романына багыш ланды.
С. Хәким, Р. Мостафин, артистлар белән берлектә, телевидение аша чыгыш яса дылар Г. Кашшаф 317 нче мәктәп. Г. Гобәй 320 нче мәктәп укучылары белән очраштылар.
Саубуллашу кичәсе Муса Җәлил поэзиясе һәм батырлыгына багышланды.
Язучылар революция шәһәренең күп кенә тарихи урыннарында, шул җөмләдәй, Эрмитажда, Рус музеенда, Смольныйда булдылар. Петергоф. Пушкино шәһәрләренә һәм атаклы Разливка барып килделәр.
Әдәби кичәләрдә Ленинград шагыйрьләре һәм язучылары Михаил Дудин. Даниил Гранин, Бронислав Кежун, Леонид Хаустов, Риза Халид, Елена Вечтомова, Олег Шестипский, Ариф Санаров, Майя Борисова, Глеб Пагирев, Владимир Торопыгнн һәм башкалар катнашты.
Ленинградның өлкә һәм шәһәр газеталарында татар шагыйрьләренең рус теленә тәржемә ителгән шигырьләре, информация мәкаләләре басылып чыкты.
АВЫЛДА ОЧРАШУЛАР
Республикабызның Буа районында үткә релгән әдәбият атналыгы 29 октябрь көнне район Культура йортындагы очрашу белән башланды. Анда А. Расих. А, Әхмәт.
Г. Хужи, А. Гыйләжев. Б. Камалов.
И. Юзиев, Ш. Галиев. А. Сәләхетдинов.
Р. Гатауллин чыгыш ясадылар. Сүз әдәбиятыбыз, язучыларның иҗатлары турында барды. Әдипләр үзләренең әсәрләрен укы дылар. Иртәгесен язучылар, ике төркемгә бүленеп, район колхозларына чыгып киттеләр.
А. Расих. А. Әхмәт. Г. Хужн. А. Гыйләжев, Ш. Галиев XXII партсъезд исемендәге, «Искра», «Волга», «Коммунизм», «Татарстан» колхозы членнары белән һәм Иске Шәйморза унберьеллык, Иске Тинчәле, Иске Суык су сигезьеллык, Вахитов исемендәге унберьеллык мәктәп укучылары белән очраштылар.
И. Юзеев, Б Камалов. А. Сәләхетдинов.
Р. Гатауллин Янтуган, Әлших, Кайбыч. Күл- Черкен авыл клубларында очрашулар үт кәрделәр. Шулай ук Әлших, Кайбыч, Норлат сигезьеллык мәктәпләрендә дә булдылар.
Иске Суыксу авылы клубында 3 ноябрь дә йомгаклау кичәсе үткәрелде. КПСС райкомы секретарьлары Г. Усманов. Ф Шәмгунов. райбашкарма председателе И. Несте ров. «Татарстан» колхозы рәисе Н. Сабирҗанов, Иске Суыксу мәктәбе директоры Г. Хәмидовлар да катнаштылар. Атналыкта катнашучыларга КПСС райкомы һәм райбашкарма исеменнән мактау язулары тапшырылды Район газетасы әдәбият һәм сәнгать сәхифәсе бирде. Очрашуларда китап сәүдәсе оештырылып, язучылар автографлар бирделәр. Очрашуларда укучылар үзләрен кызык сындырган бик күп сорауларга җаваплар алдылар, теләкләрен белдерделәр, кызыклы тәкъдимнәр керттеләр.
ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Казандагы Ленин районының 26. 31 нче мәктәпләрендә Җәлил музее оештырылды, ә 26 нчы мәктәп каршында геройга бюст куелды.
Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулу уңае белән, сугыш ветераннары инициативасы буенча, шагыйрь хөрмәтенә Восстание мәйданында декоратив мемориаль-панно эшләнде. Монументның алгы ягында геройның рәсеме, астарак Алтын йолдыз төше релгән. сул якта ике кул берсенең учы ачык, икенчесе нык йомарланган. Бу — дошманга нәфрәт билгесе, ә ачык кул һәм ромашка чәчәге тормышка мәхәббәт символын аңлата.
Аның икенче ягында — Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр дәфтәре. Ул чәнечкеле кара тимер белән уратылган.
Декоратив мемориаль-паннонын ике ягында да М. Җәлилнең шигырьләреннән өзекләр язылган һәм Ленин премиясе лауреаты медале ясалган, һәйкәлнең авторлары — Казан художество училищесын тәмамлаган Василь Маликов һәм Рөстәм Кильдибеков.
ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева.
Кукмара районына барып. Кукмара. Яннль.
Ядегәр урта мәктәпләрендә үзенең укучылары белән әңгәмәләр үткәрде, шигырьлә рен укыды.
Шагыйрь Илдар Юзиев, яшь шагыйрьләрдәй Касыйм Фәеәхов, Марзия Фәйзуллина, Роберт Әхмәтжанов, Абдулла Сәләхетдинов Арча районында булдылар. Әдәби кичәләр һәм укучылар белән очрашып сөйләшүләр Арча педагогия училищесында. 1 нче номерлы урта мәктәптә, шулай ук китап магазинында үткәрелде.
_Аяз Гыйләжев Әлмәт шәһәренә барып кайтты. Анда Әлмәт күчмә театры драматургның «Көзге ачы җилләрдә» исемле пьесасы буенча эшләнгән спектакльнең премьерасын күрсәтте. Автор шул спектакльне карады һәм фикер алышуда катнашты.
Әсәрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Габдулла Юсупов куйган.
Казанның Дербышки поселогы Культура сараендагы тематик очрашу «Совет власте» ның 50 еллыгына — язучылар» дип исемләнгән иде. Очрашуда язучылардан Г. Минский, А. Гумеров, Г. Бакиров, Г Мөхәммәтшин, Ә. Баянов, М. Шәрифуллин, К- Фәсәхов катнашты. Сүз Дербышки поселогының кичәге көне һәм бүгенгесе, совет халкының рухи һәм материаль тормышында Октябрь социалистик революциясе тудырган тарихи үзгәрешләр, бөек җиңүләр турында барды.
Бу хакта Г. Бакиров һәм А. Гумеров иптәшләр чыгыш ясадылар. Аннары лирик шигырьләр, юмористик хикәяләр һәм парчалар укылды.
Октябрь ахырында Лениногорск һәм Азнакай районнарында яшь һәм башлап язучылар өчен атналык семинар-консультацияләр үткәрелде. Индивидуаль семинарларда нефть ягында яшәүче авторларның хикәя, очерк һәм шигырьләре укып тикшерелде.
Ахырдан йомгаклау җыелышлары үткәрелде. Семинарлар белән Әлмәт язучылары Р. Төхфәтуллин һәм Ә. Маликов җитәкчелек итте. Яшь авторларның әсәрләре газета һәм журналлар өчен сайлап алынды.
Бөгелмәдәге крайны өйрәнү музее. Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңае белән, гражданнар сугышы ветераннарының, Бөгелмә-Әлмәт якларында Совет властен урнаштыруда актив катнашкан карт большевикларның истәлекләрен җыя баш лады. 17 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең беренче номерлы татар урта мәктәбендә үткәрелгән очрашуда җыелган материалларны тикшерү булды’ Пенсионерлардан Шогаеп Рамазанов, Касыйм Насибуллин, Хасимә Мостафина һәм башкалар 1919—20 еллар һәм Әлмәттәге сәнәкчеләр вакыйгасы турында үз ләренең язмаларын укыдылар, бик кызыклы фактлар сөйләделәр. Очрашуда Әлмәт язучыларыннан Г. Ахунов, Р Төхфәтуллин, Э. Мөэминова, Ә. Маликов катнашты. Алар җыелган материалга карата үзләренең фикерләрен әйттеләр, язмаларны әдәби яктан эшкәртү турында киңәшләр биреп чыгыш ясадылар. Мондый элемтә киләчәктә дәвам итәчәк.
Башкортстан АССРның Кырмыскалы район китапханәсендәге китап укучылар конференциясенең берсе язучы Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романына багышланды. Чыгыш ясаучылардан Әнисә Сиражетдинова, Мәликә Жданова һәм башка иптәшләр Гөлшәһидә, Әбүзәр абзый, Мансур, Фәтихәттәй кебек үзәк образлар турында, әсәрнең сюжеты һәм теле турында (Ф. Акчурина) сөйләделәр. Конференциядә катнашучылар китапханәче Ф. Ганиева, врач 3. Сәгыйтова чыгышларын да яратып тыңладылар.
ЯШЬ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР
КИҢӘШМӘСЕ
Россия Федерациясенең җитмешкә якын яшь тәнкыйтьчесе күптән түгел Мәскәүнең «Юность» исемле гостиницасына киңәшмәгә җыелды. Аны «Молодая гвардия» журналы һәм РСФСР язучылар союзы правлениесенең тәнкыйть һәм әдәбият белеме комиссиясе оештырган иде. Киңәшмәгә Татарстаннан яшь тәнкыйтьчеләр Ф. Миңнуллнн һәм Ф. Мусин барды. «1963—1965 еллар әдәбиятында яшь замандаш». «Яшь прозаиклар ижатында төп тенденцияләр». «Хәзерге яшь поэзиянең торышы». «Стиль проблемалары» дигән темаларга докладлар һәм белдерүләр белән тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләре Л. Якименко, Л. Крячков, В. Турбин, Н. Власенко һәм башка иптәшләр чыгыш ясады. Киңәшмә өч көн дәвам итте.
УЧИЛИЩЕГА 70 ЯШЬ
Россиядәге иң өлкән уку йортларыннан берсе — Казан художество училищесы оештырылуга 70 ел тулды. Атаклы Репин, Суриков, Васнецов, Левитан, Коровин, Фешин,
Шишкин Һәм башка күренекле осталар башлаган бөек традицияләргә Һәрвакыт тугры булган, иҗатта партиялелек Һәм халыкчанлык принципларында нык торган бу мәктәп үзенең эшләү чорында бик күп сәләтле художниклар тәрбияләп чыгарды Аларның күбесе — хәзер Татарстан рәсем, нәкыш сәнгате һәм графикасы вәкилләре. Исемнәре халыкка киң танылган художникларыбыздан РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклеләре, дәүләт премиясе лауреатлары X. Якупов, Л. Фәттахов, Татарстанның сәнгать эшлеклеләре Н. Кузнецов, С. Ливии, Ә Нагаев һәм башкалар шул училищены тәмамлаганнар.
Казан шәһәр җәмәгатьчелеге узган елның 13 ноябрендә училище оештырылуга 70 ел тулуны тантаналы төстә билгеләп үтте.
ЯҢА СИМФОНИЯ
СССРның халык артисты. композитор Нәҗип Җиһанов соңгы вакытта тагын бер зур әсәр — «Симфоник җырлар» исемле симфония иҗат итте. Әсәр алты бүлектән тора — «Рамай». «Авыл көе*. «Такмак». «Бишек жыры». «Туган тел» һәм «Финал» Татар дәүләт опера һәм балет театрын да 12 ноябрь көнне Казан дәүләт консерваториясе студентлары оркестры симфонияне беренче тапкыр башкарды. Оркестрга РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Карелия АССРның халык артисты, профессор И. Э. Шерман җитәкчелек итте.
«ДИМ БУЕНДА» ПРЕМЬЕРАСЫ
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективы тамашачыларга Хөснул Вәлиуллинның драматург Хәй Вахит либреттосы буенча язга» «Дим буенда» исемле лирик операсын сәхнәгә куйды. Спектакльнең дирижеры — композитор Алмаз Монасыйпов. Әсәрне театрның баш режиссеры Евгений Кушаков сәхнәләштергән. Декорацияләр ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе художник Әнвәр Нагаев тарафыннан эшләнгән.
Рольләрне башкаруда РСФСРның атказанган артисты В. Жарков. ТАССРның ат казанган артисты И. Ишбүләков, артистлар Ф. Тимерова, А. Зайнуллин һәм башкалар катнаша.
РӘХМӘТ ӘЙТӘЛӘР
Республика Халык иҗаты йортында яшь татар драматурглары семинарын Татарстан АССР Культура министрлыгы һәм Татарстан язучылары союзы правлениесе оештырган иде. Семинарда катнашучылар татар театры сәнгатенең күренекле эшлекле ләре, язучылар белән очраштылар, спектакльләр карадылар һәм алар буенча фикер алыштылар.
Очрашуларда һәм фикер алышуларда катнашкан сәнгать осталары, язучылар һәм драматурглардан Н. Исәнбәт, Б Гыйззәт,
Ш. Сарымсаков, Г. Галиев, А. Гыйләжев,
X. Вахит, X. Гобәйдуллин, 3. Нури, Ә. Камал, Г. Шамуков, А. Әхмәдуллин, Г. Минский, А. Гумеров иптәшләргә Республика Халык иҗаты йорты дирекциясе рәхмәт белдерде.
X. ХИСМӘТУЛЛИНГА 70 ЯШЬ
Күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Хәй Хисмәтуллинга 70 яшь тулды. СССР фәннәр академиясенең Казан тел. әдәбият, тарих институты һәм Татарстан язучылар союзы шул уңай белән әдәби кичә уздырдылар.
Утырышка галимнәр, укытучылар, язучылар килгән иде. Алар галимне кайнар котладылар һәм киләчәк иҗатында тагын да зуррак уңышлар теләделәр.