Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР КИЧӘДӘ

 

(Истәлек)

1923 ел.

Казан дәүләт университетында һәм аның рабфагында укучы татар студентлары­ның культура советы 14 апрельдә күнел ачу кичәсе ясарга һәм бу кичәгә күренекле язучыларны, шагыйрьләрне, кайбер җәмәгать эшлеклеләрен чакырырга булды. Кичәне сый-хөрмәт белән үткәрергә карар бирелде. Хәер, ул елларда күңел ачу кичәләре чәй­сез үткәрелми иде дисәм, ялгыш булмас.

Кичә Г. Туканның үлүенә ун ел тулу көннәрендә үткәреләчәк булганга, анда, язу­чылар һәм җаваплы работниклар белән очрашудан тыш, бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм ижаты турында да зуррак, төплерәк бер чыгышны тыңларга, әгәр мөмкин булса, бу турыда фикер алышырга кирәк табылды.

Ул елларда матбугатта Г. Тукай турында ике төп караш яши иде: берәүләр аны вак буржуа шагыйре дип, ә икенче берәүләр халык шагыйре дип атый иде. Беренче караштагы кешеләр дә, икенче караштагы кешеләр дә үз фикерләрен шагыйрь иҗатындагы мисаллар белән раслыйлар иде. Моннан тыш, тагын өченче караш та туып, ба­шын калкытып килә иде: сул киселгән кайбер тәнкыйтьчеләр яисә үзләрен тәнкыйтьче дип атап йөргән, әмма «тәнкыйтьләре» теге я бу язучының үзен һәм аның иҗатын мат­бугатта сүгүдән, хурлаудан, ана кара мөһер басудан узмаган шәрә политиканнар. Г. Тукайның үлүенә ун ел тулу уңае белән, аның иҗатын «тикшергән» булып, урыны туры килүдән файдаланып. «Тукай — безнең шагыйрь түгел, аның социаль революциягә дә, пролетариатка да мөнәсәбәте юк, ул либераль буржуа шагыйре, ул аларга хезмәт итте», дип, төрле урыннарда сафсата сатарга керешкәннәр иде. Әгәр бу караш сул ки­селгән хәсрәт «тәнкыйтьчеләрнең» үз фикерләре булып кына калса, алар аны урам чатларында, театр фойеларында, тәмәке тарту бүлмәләрендә такылдап йөрмәсәләр, һич­бер нигезе булмаган бу зарарлы фикерләре белән укучы яшьләрне агуламасалар, бер хәер иде, түзәргә, игътибар итмәскә мөмкин булыр иде, ләкин әдәби мирасыбызны ярлыландыруга, аның алтын фондыннан иң талантлы әдипләрне, шагыйрьләрне, аларяың иҗатларын сызып ташлауга алып барган бу зарарлы караш бер төркем студент­лар арасында жирлек таба башлады. Мәсәлән, дәүләт рабфагы студентлары апрель аенда, Коммунистлар клубында, Г. Тукайны искә алуга багышланган зур әдәби кичә үткәрергә йөриләр иде. Аңа әзерлек башланганын ишетеп, әлеге зарарлы фикергә бире­леп өлгергән, Тукай әсәрләрен бервакытта да укымаган, укыган булсалар да, аның әһәмиятен белмәгән, аңламаган кайбер татар студентлары, суллык шаукымына бире­леп:

— Буржуа шагыйрьләрен искә алырга, аларга багышлап кичәләр үткәрергә ирен бирмәбез! — дип тавыш куптара башладылар.

Кыскасы, бөек шагыйрь иҗатына булган мондый начар мөнәсәбәт татар әдәбия­тын һәм культурасын яратучы студентларның күңелләрен бик әрнетә, борчый иде.

Студентлар кичәгә, башка язучылар белән бергә, Тукайның замандашы һәм якын» дусты булган Фатих Әмирханны да чакырырга булдылар. Ул Г. Тукай иҗаты һәм аның әһәмияте турында доклад ясарга ризалык бирде.

Бина турында артык борчылырга туры килмәде. Тиз табылды. Ул елларда татар студентлары аз һәм бик кадерле булганлыктан, мондый кичәләрне үткәрү өчен аларга шәһәрдәге теләсә кайсы клубны яисә берәр мәктәпне түләүсез бирәләр иде. Кирәк булса, кичәне үткәрергә кайбер учреждениеләрдән акча да алып була иде. Мәгариф халык комиссариаты гына түгел, хәтта уку-укыту эшенә бертөрле дә бәйләнеше булма­ган башка учреждениеләр дә ярдәм иткәлиләр иде. Бу юлы без бер каян да акча сора­маска булдык. (<Булдык> дип, ялгышмый әйтәм, чөнки мин культсоветнын дәүләт рабфагыннан сайланган члены идем.) Кунакларны үз акчабызга чакыруны яхшырак таптык. Культсоветның мондый эшләр өчен билгеләнгән беркадәр акчасы бар иде. Ул кышкы каникул вакытында үткәрелгән «шәрык кичәсе»ндә билетлар сатудан, американский лотереялардан, кичәдәге буфетларны нэпманнарга арендага бирүдән, бары студентлар фантазиясе генә уйлап чыгара алган башка чаралар белән жыелган акча иде. Шуның өстенә кичәгә катнашучы студентлар үзләре дә билгеле күләмдә акча кертергә тиеш иде. Тик кунаклардан гына түләтмәскә булдык.

Шул елларда язылып барган көндәлек дәфтәремдә кичәгә керү билетының бәясе турында түбәндәге сүзләр бар: «Күнел ачу кичәсенә катнашырга теләүче һәр студент билет ала. Билет бәясе биш миллион сум».

Биш миллион сум!

Бүгенге яшьләр, бу сүзләрне укып, бәлки, бик гаҗәпләнерләр: «Әй, ул заманда Студентлар нинди бай булганнар икән!» дип уйларлар. Гажәпләнмәгез! Бу — айлык стипендиянең кечкенә бер өлеше генә. Ә без ала торган стипендия, никадәр кысып, саклап тотсаң да, башка килерең булмаса, айныкы айга житми иде. Ачыграк итеп әйткәндә, көненә бер тапкыр каннар аш ашап, иртә-кич кара ипи белән шикәрсез чәй эчәргә такы-токы җитсә дә, уку әйберләре һәм башка шуның кебек кирәк-яракларны юнәтер өчен өстәмә акча табарга кирәк иде.

Ул көннәрдә биш миллион сумга нәрсә алырга мөмкин булгандыр, — хәтерләмим.

1923 елда акча курсы искиткеч тизлек белән түбән тәгәри иде. Аның ни дәрәҗәдә тәгәрәвен, сатып алу көчен югалта баруын бүгенге тизлекләрнең берсе белән дә чагыш­тырырга теләмим. Ничек кенә чагыштырсам да, аны яшь укучыларга аңлатып бирә алмам кебек. Тик шуны гына әйтәм: мин рабфакта алтын акча исәбе белән аена 15 сум стипендия ала идем. Халык кулындагы кәгазь акча белән исәпләгәндә, миллионнар белән санала иде ул. Аны без, сатып алу көче кимеп, әрәм булмасын өчен, саклык кас­сасына сала идек. Стипендияне кулга алу белән үк, унга-сулга карамыйча, көчебездән килгән хәтле тизлек белән саклык кассасына йөгерә идек. Дөньяда йөгерек аяклар без генә түгел иде, билгеле Башкалар да шулай йөгерә иде... һәм саклык кассасында һәр­вакыт зур чират була иде.

Кайчак җил сыман атылып йөгереп барган арада яисә чиратта торганда, алтын белән йөртелгән бер сумның яна курсы, ягъни шул заманда кулда йөргән кәгазь акча белән билгеләнгән яна бәясе турында дәүләт банкысыннан хәбәр килеп куйгалый иде (һәр көнне билгеле бер сәгатьтә хәбәр ителә иде). Әле дә хәтеремдә: бернәрсә сатып алмаган, хәтта төргәләп тыккан акчанны кесәңнән кузгатып карамаган булсаң да, әлеге 15 сумлык стипендияң кинәт кими, я 14 сум 50 тиенгә, я 14 сумга, я аннан да кимрәк сумга әверелә иде.

Кичәне үткәрү өчен Зур Мещан урамындагы, ул чакта Гаспринский исеме белән йөртелгән татар мәктәбен алдык (хәзер Нариман урамындагы 76 нчы мәктәп). Баш­лану сәгатен кичке алтыга билгеләдек. Ул елларда халыкнын кичәләргә, спектакльләргә сонга калып килү гадәтен исәпкә алып билгеләү иде бу. «Сәгать алтыга килүен кил­мәсләр. шулай да билгелик. Бәлки, бераз җыелсалар, сәгать җидедә башлап җибәрер­без», — дидек.

Килергә тиешле кешеләр бары сәгать сигез тулганда гына җыелды. Анда да бары­сы да җыелып бетте дип әйтеп булмый. Кайсылары кичә уртасында гына килеп кер­деләр.

Күренекле язучылардан шәһәрдәгеләрнең барысы да диярлек чакырылган иде.

Билгеле, башта яшь язучылар килде. Алар төрле уку йортларында укыйлар иде.

Студентлар берәм-берәм күренә башлагач, кепкасын шул еллардагы яшьләрнең гадәте буенча бер якка тартып, салындырып кигән, соргылт кара төстәге демисезон пальтосының якасын күтәреп җибәргән Г. Кутуй белән зур малахай бүрекле, бүреге тесле үк коңгырт пиджаклы Ф. Әсгать килеп керде. Алар, икесе ике институтта укыса­лар да, еш кына бергә йөриләр, хәтерем ялгыштырмаса, ул елны алар икесе Академический урамда (хәзер Вишневский урамы), бер фатирда торалар иде, шикелле. Килеп керү белән үк кичәдәге укучылар белән аралашып киттеләр. Г. Кутуйның кеше­ләр белән бик тиз аралашу, сүз башлап җибәрү, гомуми тема табу һәм кешене ничек­тер үзенә җәлеп итә белү сәләте бар иде. Әйләнә-тирәдәге кешеләр кемнәр генә булма­сын, зур дәрәҗәле кешеләрме алар, әллә гади кешеләрме, барыбер, Кутуй алар белән сөйләшергә теләсә, һич тә икеләнмичә, яннарына бара, исәнләшә, күрешә һәм әллә кай­чангы танышлары сыман сөйләшә башлый. Бу гадәте өчен аны утызынчы елларда, кыерсытылып йөртелгән чагында, кайберәүләр җыелышларда төрле сүзләр белән хур­ладылар да: имеш, «ул дәрәҗәле кешеләр белән аралашырга, аларга үзен күрсәтергә, шулай итеп, ниндидер шикле багаж әзерләргә маташа», дигән булдылар. Болар барысы да ул көннәрдә Кутуй өстенә һичбер нигезсез һәм сәбәпсез ташланган, аның кешелек дәрәҗәсен кимсетүгә, таптауга юнәлдерелгән яла иде. Кутуйның кешеләр белән тиз аралашуында, аларга кушылып китүендә, үз кеше булып әверелүендә саф күңеллелектән, яхшы нияттән башка бернәрсә дә юк иде. Кутуй ачык йөзле, киң күңелле кешеләрнең берсе иде. Соңыннан, сугыш алды елларында, элек тә аның өстенә ташланган ялалар, кемнәрдер тарафыннан уйлап чыгарылган төрле гаепләр алынып ташлангач, ул да барлык язучылар белән тигез хокуклы бер кешегә әверелгәч, аның бу аралашу сәләте безне Язучылар союзындагы кайбер мәҗлесләрдә, зур кунаклар кабул иткәндә, шактый уңайсыз хәлләрдән коткара иде һәм без аңа, телебез белән әйтмәсәк тә, бу сәләте, егетлеге өчен күңелебездән рәхмәтебезне әйтми калмый идек.

Яшь совет әдәбиятына зур өметләр вәгъдә итеп аяк баскан, заманы өчен берничә матур хикәя, нәсерләр иҗат иткән, кызганычка каршы, безнең арабыздан туберкулез авыруы белән бик иртә китеп барган, тулы, түгәрәк битле, ягымлы күзле Ф. Әсгатьне Кутуй кебек аралашу сәләтле дип санап булмый иде. Кешеләр белән тиз үзләшеп китә алмый иде ул. Әгәр үзләшсә, яхшы, күңелле мәҗлестәш була белә иде. Шуның белән бергә, бу яхшы күңелле егеттә кайбер кешеләрнең, бигрәк тә үзенә ошамаучыларның тискәре якларын оста тотып ала белү һәм моны, аларның үзләренә сиздермичә, ирония белән бик тапкыр әйтеп кую гадәте дә бар иде.

Озакламыйча Шамил Усманов, Һади Такташ күренде. Беренчесе, мәктәп залының шактый салкын булуына карамастан, килеп керү белән шлемын, шинелен салып, кае­шын, гимнастеркасын рәтләп, матур, төз буе белән яшьләр арасына кереп китте, бер төркемнән икенче төркемгә күчеп йөри башлады. Бу вакытта Ш. Усманов Казандагы Берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары иде. Аның да кешеләр белән аралашу, алар белән сөйләшергә гомуми тема табу сәләте зур иде. Тик ул бер урында яисә бер төркем кешеләр янында озак басып тора алмый, кайчакларда, башлаган сүзен сөйләп бетермичә яисә үзе белән сөйләшеп басып торучы иптәшенең сүзен тыңлап бе­термичә, икенче урынга, башка кешеләр янына күчеп китә торган гадәте бар иде. Бу китү белән ул иптәшләрен, танышларын үпкәләтми, аларга моны бер-ике сүз белән һәм кул хәрәкәте белән оста гына аңлата да китеп бара. Иптәшләре дә аның бу гадәтен беләләр. Кайчакларда син бу китүнең мәгънәсен аңлап та өлгермисең, ул синең янга яңадан әйләнеп кайта, яңадан дусларча, моннан берничә минут элек башланган, бераз өзелеп торган сүзне, бертөрле дә бүленеп тормагандай, оста ялгап алып китә. Кыскасы, терекөмеш сыман хәрәкәтчән кеше иде ул.

һ. Такташ әле ул елда, замандашларының хәтерендә калганча, шомарып беткән кәкре башлы таягын таянып йөрми, кыш көннәре өстендә дә «Тун трагедиясе»н язарга мәҗбүр иткән бүре тун түгел, ә бик гади, язын, көзен, кышын өстеннән төшми торган демисезон пальто иде. Ул да аны заманча якасын күтәреп кия иде.

Ул чакта күпләр кышын да көзге пальто киеп йөри иде. Көзге пальтоны ярат­канга түгел, ә кышкы пальто алырга мөмкин булмаганга кияләр иде. Хезмәт хакы, газета-журналлардан бирелә торган гонорар бик кечкенә иде. Мәсәлән, берничә елдан соң, совет акчасының курсы тәмам ныгыгач, червонецлар чыккач, Казандагы бер газета Һ. Такташ шигыренең юлына бары сигезәр тиен генә түли иде. Әдәби гонорар озак еллар күтәрелми торды. Бары утызынчы елларның урталарында гына беркадәр күтә­релде. һәм түләү системасы рәткә салынды. Аңа кадәр иң талантлы татар язучылары да басылган әсәрләре өчен алган акча белән генә тормышларын алып бара алмыйлар.

Бераздан татар коммунистлар университеты укучысы Габделхак Шаһиәхметов күренде. Бу иптәш — хикәяләре, мәкаләләре белән укучыларга билгеле булган, күтәре­леп барган Г. Толымбайский иде. Кайчакларда ул Г. Толымбай дип тә, Гумир дип тә кул куя иде.

Аның килеп кереше хәзергедәй күз алдымда. Озын буйлы, эре сөякле, кыска кара чәчле. Башында тушкырыла төшкән кара кепка, өстендә хляститы салынып торган иске соры шинель, аягында үкчәләре шактый ашалган, ремонтта булган хәрби бо­тинка. (Бераздан ул, «Татарстан» газетасының җаваплы секретаре булгач, бик яхшы кненә башлады. Кыш көннәрендә инде ул каракүл якалы драб пальто, озын каракүл бүрек киеп йөри, аягында да яхшы, яна ботинка нде.) Бик сул фикерле яшь­ләрнең берсе иде ул. Матбугатта да, җыелышларда да каты әйтә, берәү белән дә исәп­ләшеп тормый. Бу кичәдә дә ул, формалы фуражка, ялтыравык төймәле куртка кигән кайбер студентларны күреп (андый киемдә йөрүче студентлар юк түгел иде әле), аларга булган тискәре мөнәсәбәтен, сүзе белән булмаса да, күз карашы, иронияле елмаюы белән бик ачык сиздерде.

Ул елларда коммунистлар университеты һәм рабфак укучылары иске формалы студентларның килешмәс дошманнары иде. Формадан йөрүчеләр киемнәре белән генә түгел, дөньяга карашлары, психологияләре, тормышлары, көнкүрешләре белән дә иске заманның калдыклары булып тоелалар иде. Бу бик беркатлы, балаларча садә караш иде, билгеле. Кешенең үзенә, кемлегенә, нинди хисләр, нинди идеаллар белән яшәвенә, ничек уйлавына игътибар итүдән элек, аның тышкы күренешенә, кием-салымына карап, шуның нигезендә аның турында хөкем чыгару авыруы бик көчле иде әле ул заманда. Мәсәлән, Илгиз псевдонимы белән шактый төшенке шигырьләр язгалаган, 1921—24 елларда дәүләт рабфагы студенты булган, Казандагы «футуристларның» берсе булып саналган Хуҗа Рәфиков, ул заман теле белән әйткәндә, буржуаз студент­ларга охшамас өчен, үзенең пролетар студенты икәнен басым ясап күрсәтер өчен, җиңе, якасы, биле сүтелгән кыска сары тунын ямамыйча, хәтта аны тагын да сүтә-ерта төшеп, билен ремень белән түгел, ә ниндидер бер иске бау белән генә буып йөри иде. Ул да кичәдә иде. Бу коммунист студентның формалы егетләргә, кызларга сизе­леп торган нәфрәте булмаса да, ул өстендәге кием-салымы белән аларга үзенең про­тестын әйтергә тели иде шикелле. Бу иптәш рабфакны тәмамлаганнан соң Казан педа­гогия техникумының директоры булып эшләде, аннары, Ленинградтагы көнчыгыш телләре институтын бетереп, озак еллар Кытайда совет илчелегендә хезмәт итте.

Күп еллар үткәч, мина X. Рәфиков белән берничә мәртәбә очрашырга, студент чактагы беркатлы карашларыбызны искә төшереп, чын күңелдән көләргә һәм «заманы шулай иде шул» дип. күңелебезне тынычлатырга туры килгәне бар.

Халык җыелып бетәрәк, Галимҗан Ибраһимов белән Фатих Сәйфи-Казанлы күрен­де. Алар белән бергә Абруй Сәйфи дә килеп керде.

Ф. Сәйфи. Г Ибраһимов белән нәрсә турындадыр сөйләшеп, шактый кызу бәхәс­ләшеп керде кебек. Бәлки, бәхәсләшмәгәндер дә, нинди дә булса гади, көндәлек мәсьәлә турында гына сөйләшүе булгандыр. Бик ихтимал. Хәзер күп еллар үткәч, барысын да дөрес, ачык итеп хәтергә төшерүе читен. Әмма шунысы бик ачык: бу хәрәкәтчән, ашыгучан әдипнең берәр кеше белән иң гади мәсьәлә турында сөйләшүе, җыелышлардагы һәр чыгышы безгә, яшьләргә, еш очракларда бәхәсләшү кебегрәк тоела нде. Кызу һәм бәхәсчән сөйли иде ул. Сөйләгәндә каударлана, сүзләре өелешеп чыга, бик кызып китсә, хәтта нәрсә әйткәнен дә анлап бетереп булмый иде дисәм, аның рухына күләгә төшерү булмас дип уйлыйм. Кызып сөйләгән чакларда дикциясе җитәр­лек ачык булмый иде анын. Әмма аның бик яхшы бер гадәте бар иде: әйтәсе сүзен ул, боргалап-сыргалап тормыйча, ни дәрәҗәдә ачык һәм каты булуына карамастан, кеше­нең йөзенә карап, туп-туры әйтә иде. Гәрчә мондый минутларда дикциясе җитәрлек ачык булмаса да, аның тәнкыйтенә эләккән кешеләр аныҢ нәрсә әйткәнен, ничек әйткә­нен, хәтта әйтеп бетермәсә дә, нәрсә әйтергә теләвен бик яхшы төшенәләр иде.

Г. Ибраһимов, үзенең дәрәҗәсен белеп, ләкин моны хәрәкәте, сүзе, үзен тотышы белән сиздермичә, аңа басым ясамыйча, бик гади һәм тыныч кына килеп керде, өстен салгач, артка таба кайтарып тараган озын кара чәчен ике кулы белән бераз рәтләде, кешеләргә орынырга, аларны борчырга теләмәгән бер җыйнак хәрәкәт белән алгы рәткә китте, таныш-белешләре белән исәнләшеп, күрешеп, урындыкларның берсенә утырды.

Зал кешеләр тыны белән бераз җылынды. Пальтоларын салмый утырган кешеләр, урыннарыннан торып, чишенделәр, киемнәрен элеп куйдылар.

Язучылардан Фатих Әмирхан гына килеп җитмәгән иде. Күп тә үтмәде, ул да ки­леп керде... «Килеп керде» түгел, аны студентлар күтәреп керделәр, тар, кысрык зал буенча алып китеп, түргә, аның өчен махсус әзерләнгән урынга утырттылар. 1907 елда ук аның ике аягына да паралич булган, шул көннән бирле ул читләрнең ярдәменнән башка беркая бара алмый иде. Өендә дә махсус эшләнгән коляска белән генә бер урын­нан икенче урынга күчеп йөри иде. Урамга исә, аны күтәреп алып чыгалар, коляска­сына утыртып, барасы җиренә этеп алып баралар. Шул хәлендә дә ул спектакльләрдә, зуррак әдәби кичәләрдә, әдәбият һәм культура мәсьәләләре каралырга тиеш булган шәһәр күләмендәге мөһим җыелышларда булгалый.

Мин аны җәйге матур, кояшлы көннәрдә, билгеле сәгатьләрдә, хәзерге Ленин бакчасында, китап укып яисә узган-барганнарны тамаша кылып, ял итеп утырганын еш күрә идем. Бу бакчаны ярата иде булса кирәк ул.

Аны кайда гына очратма, бакчадамы, театрдамы яисә берәр кичәдәме, барыбер, аның янында һәрвакыт я таныш-белешләре, я аның иҗатын ихтирам итүчеләр җыел­ган була. Алар аның янында төркемләшеп басып торалар, сөйләгәнен кызыксынып тыңлыйлар. Бакчада аның янында өлкән агайларны күбрәк очратырга туры килсә, театрларда, кичәләрдә яшьләрне, аеруча кызларны очратасың. Аның янына хатын-кыз­ларның җыелуы бик табигый иде. Чөнки ул Бөек Октябрь революциясенә кадәр атак­лы әдип булып кына түгел, ә кыерсытылган, рәнҗетелгән, хокуксыз татар кызларын бөтен әдәби-публицистик көче белән яклаучыларның берсе һәм иң күренеклесе булып та танылган нде. Шуның өстенә, ул теләсә нинди мәсьәлә турында оста, матур һәм тирән эчтәлекле итеп сөйли белә иде.

Ф. Әмирхан үзенең бераз соңга калуы өчен гафу үтенде. Аны алырга барган сту­дентларның берсе соңга калуның сәбәбен әйтте: ат булмый торган икән.

Кичәне медицина факультеты студенты Кашшаф Казаков ачып җибәрде, нинди максат белән җыелганлыкны кыска гына аңлатып бирде. Сабыр холыклы, кешеләргә игътибарлы, мохтаҗлыкка яисә берәр бәлагә дучар булган иптәшләренә чын күңелдән ярдәм итәргә әзер торучы, авыру чырайлы, ләкин матур кыяфәтле бу коммунист студент ул елларда иң актив җәмәгать эшлеклеләренең берсе иде. Культсоветның председателе дә ул иде. Соңыннан ул, медицина факультетын бетергәч, Казандагы I нче шәһәр больницасының баш врачы булып хезмәт итте, гомеренең иң соңгы көннәренә чаклы җәмәгать эшен ташламады.

Г. Тукай турындагы кереш сүз белән кичәне башлап җибәрү өчен Фатих Әмир­ханга сүз бирелде. Студентлар аны, урындыгы белән күтәреп алып, халыкка каршы борып утырттылар. Ул үзенең ихтыярына буйсынмаган, студентлар күтәреп алгач, ничектер бераз селкенеп, өстерәлгән сыман тәэсир калдырган аякларын, нке кулы белән тезләреннән тотып, төзәтеп куйды да, зур, акыллы күзләре белән залны, анда утыручы кешеләрне, егетләрне, кызларны, үзенең замандашларын сөзеп карап чыкты. Аның исе­мен ишетү белән кул чабып, бераз шаулап, гөрләп алган зал тынып калды, урын җитмәгәнлектән, ишек төбендәрәк басып торган, алдагы бушрак урынга күчәргә теләк­ләре булган студентлар да баскан җирләрендә тындылар, урыннарыннан кузгалма­дылар.

Әдип гомуми тынлык урнашудан канәгать калды булса кирәк. Сүз башлар ал­дыннан, гадәте буенча, ниндидер бер билгесез нокгага күзләрен текәп, бер мизгел уй­ланып торды, тнк шуннан соң гына көр һәм тыныч тавыш белән ашыкмыйча сөйли башлады.

Хәзер, бик күп еллар үткәннән сон, аның бөек шагыйрь турында ннчек һәм нинди сүзләр белән башлап китүен, ничек дәвам итүен стенографик рәвештә төгәл, тулы итең хәтергә китерү, бигрәк тә моны укучыларга сөйләп бирү мөмкин түгел. Әмма аның нәрсә сөйләве, сөйләгән сүзләренең мәгънәсе, эчтәлеге, барыннан да бигрәк, шул эчтә­лек нәтиҗәсендә туган хисләрне, көндәлек дәфтәремдәге язмалардан чыгып, билгеле дәрәҗәдә ачып итеп сөйләп бирергә мөмкин.

Беренчедән, мине әдипнең салмак кына агылып чыккан тавышы, бу тавышның тыңлаучыларга тәэсире, ишетү хисләребезне сыйпагандай тыныч яңгыравы, сөйләү манерасы, сүзләрне оста сайлавы, бер әйтелгән фикерне икенче кабатламавы, логика­сының үскәннән-үсә баруы җәлеп итсә, икенчедән, аның үзен тотышы, тынычлыгы, кул­ларын кирәксезгә хәрәкәтләндермәве, хәрәкәтләндерә икән, моны инде әйтә торган сүзенең эчтәлеге, аһәңе белән яраштыруы барлык игътибарымны үзенә тартты.

Зал тын. Шылт иткән тавыш юк... Әдип кай секундларда, сүзеннән туктап, уйла­нып, тынып тора, яңа сүзләр, яңа гыйбарәләр, яңа мәгънәләр сайлый һәм, гадәте буен­ча, шактый калын, әмма җәядәй матур булып сузылып килгән кызгылт иреннәрен суыргалап, чылатып ала, аннары яңадан сөйләргә керешә, яңадан тыңлаучыларны үз ихтыярына буйсындыра, аларны күңелләре белән Тукай яшәгән, ул йөргән җирләргә алып китә, аның даирәсенә алып керә, аның тормышы, хисләре, хыяллары, шатлыклары, кайгылары белән таныштыра... Һәм син сизми дә каласың: зал да, залда утырган кешеләр дә, түшәмнән салынып, тонык кына янып торган лампалар да, тыштагы сал­кын җилле төн дә, барысы да, барысы да каядыр югала, синең күз алдыңда бары Тукай гына, халык рухын, аның шатлыгын, кайгысын, матур хыялларын җырлаган, халыкның бөек талантлы баласы булган һәм аның белән мәңге бергә яшәячәк бөек шагыйрь генә кала...

«Зал тын. Шылт иткән тавыш юк...» дигән идем. Чыннан да. шагыйрьнең тормышы, шатлыклары, кайгылары турында сөйләгәндә шулай булды, әмма Тукай халык рухын җырлаучы, халык баласы, халык шагыйре дигән фикерләр әйтелә башлагач, залдагы яшьләрнең моңа риза булып, бирелеп тыңлап утырулары сизелгәч, шагыйрьнең замандашларыннан кайберләре, пышылдашып, тынычсызланып алдылар. Ф. Сәйфи исә:

  • Фәтхи Бурнаш белән бер үк җырны җырлыйсың, — дип, шактый каты кычкы­рып, реплика ташлады.

Докладчы җавапны көттермәде. Ф Сәйфигә тыныч кына карап алып:

  • Әгәр Фәтхи минем карашта икән, бу аңа зур мактау, — диде һәм, тынычлы­гын югалтмыйча, сөйләвендә дәвам итте.

Чыннан да. Ф. Бурнаш. Ф. Әмирхан кебек үк, Тукайны халык шагыйре дип атый иде.

Залдагы кешеләр бераз шаулашып, гөрләшеп алдылар. Бу шаулашу реплика таш­лаучының фикере белән килешмәүчеләрнең залда шактый күп икәнен күрсәтеп тора иде.

Ф. Сәйфинең, күңелендәге фикерен боргалап-сыргалап тормыйча, туп-туры әйтә торган гадәте барлыгын искә алып үткән идем. Аның бу яхшы гадәте белән бергә мәҗ­лес тәртибен, аның тынычлыгын тиешенчә сакламый торган гадәте дә юк түгел иде. Һәм бу гадәте белән ул кайчакларда шактый уңайсызлыклар тудыра иде: я репликалар ташлап утыра, я үзенең фикерен башкаларга ишеттерерлек итеп, борылып, күршесенә сөйләргә керешә, докладчының сүзен тыңларга комачаулый; кискен сыйнфый мәсьәлә­ләр тикшерелгән чакта, берәрсенең чыгышы белән килешмәсә. үзенең килешмәгәнлегеп белдереп, ана яны белән борылып утыра. Бу юлы борылып утырмаса да, шулай да репликалары белән тынычлыкны шактый бозды.

Ф. Әмирхан сөйләп бетергәннән соң Ф. Сәйфи сүз алды. «Сүз алды», — дип әйтсәм генә ул замандагы кызу бәхәсләрне кайбер темпераментлы ораторларның ничек баш­лап җибәрүләрен аңлатып бирә алырмынмы икән? Ф. Сәйфи бик темпераментлы кешеләрдән иде. Ул урыныннан сикереп торды, урындыгын ике кулы белән тоткан килеш йөзе белән халыкка таба борылды да. гадәтенчә, кызып, кычкырып сөйләргә кереште:

Фатих Әмирханнар һәм аның иптәшләре миңа никадәр ачулансалар да, Габ­дулла Тукайны коррективсыз, шартсыз — халык шагыйре дип кабул итә алмыйм. — диде ул. — Тукайның үзенә карап түгел, язган шигырьләренә карап, ул хезмәт иясенең генә хәсрәтен, аң-фәганен җырлаучы шагыйрь дип кабул итү буташтыру, Тукай әсәрләренең сыйнфый төсен югалту булыр иде. Тукай шигырьләрендәге мотив — сыйн­фый көрәш мотивы түгел, бәлки вак буржуаз милләтчелегенең мотивы. Ул — вак бур­жуа шагыйре. Ул аллага, аның яратучы булуына ышана. Иң дөрес днн коръәндә күрсә­телгән ислам дине, дн. Ул шигырьләрендә аңа гына хас булган берәр фәлсәфә мәктә­бен дә калдырмады, халыкларның миләрен шөгыльләндерерлек зур идеалларны да күтәреп чыкмады. Шунын белән бергә ул татар халкының туксан тугыз процентын тәшкил иткән крестьян тормышыннан да күзгә күренерлек бернәрсә дә калдырма­ды... дип. Тукай иҗаты турында сөйләвендә дәвам итте.

Зал тынычсызлана башлады, кайберәүләр, урыннарыннан тордылар, мәҗлеснең түренә, бәхәсләшүчеләр янына якынлаштылар, кайберәүләр исә. үз фикерләрен исбат итәргә теләп булса кирәк, кулларын кызу-кызу селкештергәләп, күршеләре белән сөнләшергә керештеләр. Түрдә генә түгел, залда да ике фикернең бәхәсе, тартышы бара иде. Асылда бу бәхәс Ф. Әмирхан белән Ф. Сәйфи бәхәсе генә түгел, ә Г. Тукай иҗа­тына, аның татар әдәбияты тарихында, киңрәк итеп алганда, татар халкы тарихында тоткан урыны, әһәмияте турындагы ике капма-каршы позициянең бәхәсе иде, билгеле.

Зал беркадәр шаулап, гөрләп торды, тынычсызланды. Ләкин бәхәснең сәбәпчесе һәм башлап җибәрүчесе булган Ф. Әмирхан тыныч иде, залдагы гернең бер өлеше, күбрәк өлеше, аның ягында, ягъни Тукай ягында икәнен сизә һәм шуңа шатлана иде. Бәхәстә ул бик көчле, тирән логикалы, үткен телле иде, теләсә, каршы якны образлы мисаллар, ышандыргыч дәлилләр белән кысрыклап, үз урынына утырта белә иде. Хәер. Ф. Сәйфи дә бәхәстә сыртны җиргә салучылардан түгел иде. Тик аның сабыр­лыгы, такты, логикасының көче, тирәнлеге җитешеп бетми иде. Барыннан да бигрәк, кызу характерлы иде ул. Ләкин Ф. Әмирхан аңа бик тыныч җавап бирде, ике арадан кара мәче йөгереп үтәрлек артык бер сүз дә әйтмәде. Г. Тукай яшьләр күңелендә халык шагыйре булып калды. Ф. Әмирхан өчен бары шул кирәк иде.

Ф. Сәйфинең тагын бер матур гадәте бар иде: ул каты бәхәсләшсә дә. кызып, каршы якның исеме белән бәйләп шактый кискен сүзләр әйтсә дә, җыелыш беткән­нән сон, аның янына барып, көлә-көлә, дустанә дип әйтерлек дәрәҗәдә сөйләшә белә иде. Ә кайчакларда үзенең каршы ягы белән тәнәфес вакытларында да бәхәсләшә иде.

Без Г. Ибраһимовның да Тукай турында үз фикерен әйтүен көткән идек. Ләкин ул бәхәснең башыннан алып ахырына кадәр тыныч утырды, сүзе белән дә, хәрәкәте белән дә бер якка да кушылмады. Аның бәхәскә кушылмавы, үз фикерен әйтмәве, билгеле, укучыларны бик кызыксындырды. Алар, аны бәхәскә алып кереп китәргә теләп, берничә омтылыш ясадылар. Чөнки аның «Татар шагыйрьләре» исемле китабы. Г. Тукай иҗа­тына булган тискәре карашы күбебезнең хәтерендә иде әле. Тукай шигырьләрен бик яратучы, аны күңеленнән белүче студент Фәхри Басыйров, безнең арада яше белән шактый өлкәннәрнең берсе, соңыннан балалар авыруы буенча күренекле врач, урынын­нан торып, Г. Ибраһимовның Тукай турында үз фикерен әйтүен бер-ике тапкыр сора­ды. әдип һәр юлы, үзенә хас тактны саклап, моның өчен миңа Тукай иҗатын яңадан карап, тикшереп, өйрәнеп чыгарга кирәк, хәзергә әле аца вакытым һәм мөмкинлегем юк, дигән кебек сүзләр белән чикләнде. Билгеле, әдипнең бу сүзе укучыларны канә­гатьләндермәде. Алар аның фикерен бүген. Бөек Октябрь революциясеннән соң, ише­тергә телиләр иде.

Югарыда мин Ф. Әмирханның Г. Тукай иҗаты турындагы фикерләрен бары аның чыгышыннан туган тәэсоратым белән генә биреп тә. ана каршы чыккан Ф. Сәйфинең сүзләрен исә, ул менә нәкъ шулай әйтте, болай әйтте дип, төгәл китерүем, укучылар­ны гаҗәпләндерүе, һәм бу сүзләрнең дөреслеге турында бераз шик тудыруы мөмкин Ләкин мин шуны ачык итеп әйтәм: бу сүзләр, бу фикерләр башыннан алып ахырынача Ф. Сәйфинең үзенеке. Монда минем тарафтан өстәлгән бер генә сүз дә, бер генә фи­кер дә юк. Шул заманда Ф. Сәйфи Тукай иҗаты турында ничек сөйләгән булса, дөрес­рәге, ничек язган булса, шул хәлендә алынды.

Тагын икенче мәсьәлә. Әдәбиятыбызга шактый өлеш керткән, егерменче-утызынчы елларда әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге белән киң танылган әдип һәм тарихчы Ф. Сәйфи, әгәр бүген исән булса, Г. Тукай иҗатына булган карашын үзгәртер идеме? Үзгәртер иде, билгеле. Ул да, нәкъ Ф Әмирхан, Ф Бурнаш һәм башкалар кебек. Г. Тукайны бөек халык шагыйре дип атар иде. Чөнки ул чактагы аның карашы — шул заманда тамыр җәеп килгән, хөкем сөргән вульгар социологизм методының гарип бер күренеше иде.

Бу истәлегем белән мин күңел ачу кичәсенең соңга калган отчетын язарга җыен­мыйм. Әгәр җыенсам, шуны максат итеп алсам, кичәдәге художество өлешенә туктап.

Такташнын, Кутуйның һәм башкаларның яңа шигырьләрен укуын, Абруй Сәйфинең һәм шул заманда күтәрелеп килгән артисткаларыбызның ничек җырлауларын тәфсыйллап язып үтәр идем. Аңа керешмим. Кунакларыбызны чәй бүлмәсенә алып керү белән генә чикләнәм.

Зур бер бүлмәдә өлгер студенткаларыбызның һәм шул заманда мондый кичәләрдә ярдәм итәргә, булышырга әзер булып, җиңнәрен сызганып торучы, сәнгатьне, әдәбият­ны яратучы сөйкемле ханымнарның кулы белән әзерләнгән сый өстәле заманы өчен йөзне кызартырлык түгел иде. Мәҗлестә студентлар белән бергә. Г. Ибраһимов та, Ф Әмирхан да, Ф. Сәйфи дә, Ш. Усманов та, Һ. Такташ та бик рәхәтләнеп, бу утыру­дан эчке бер ләззәт табып утырдылар, табынны, аны әзерләүчеләрне чын күңелләрен­нән мактадылар. Менә монда инде мин өстәлдәге сыйларның шул заман өчен хас бул­ган бер сыйфатына тукталмыйча булдыра алмыйм Табында ашау әйберләре күп бул­са да, спиртлы эчемлек юк иде. Аның юклыгын сизмиләр, кирәклеген тоймыйлар иде. Мәҗлес болай да күңелле, матур иде. Ул заманда студентлар гына түгел, партия-совет хезмәткәрләре дә эчмиләр иде. Зуррак бәйрәмнәрдә эчсәләр дә, белеп, тоткан урыннарын, халык алдында, намуслары алдында җаваплылыкларын аңлап, кешелек горурлыгын саклап, аны бер минутка да исләреннән чыгармыйча, әдәпле эчәләр һәм син, аларның төсләренә, кыяфәтләренә карап, эчкәнлекләрен сизми дә идең. Бар иде шундый заманнар!

Чәйдән соңгы уеннарны, җырларны, шуның белән күңел ачуларны да язып тор­мыйм. Пианино янына барып утырган Солтан Габәшинең музыкаль бармаклары астын­нан төрле милли көйләр агылып чыкса да, укучылар шул көйләргә ияреп җырласа­лар, уйнасалар, биесәләр дә, парлашып танцевать итүчеләр булмады. Хәер, С. Габәши дә танец көйләрен уйнарга кирәк, тапмады. Әгәр уйнаса, егетләр, кызлар парлашып танцевать итәргә керешсәләр, кем белә, бәлки, мәҗлеснең бөтен яме киткән, зур скандал чыккан булыр иде. Рабфак студентлары пианиноны урамга чыгарып ыргытмасалар да, барып, аның капкачын ябарлар, уйнаучыга да, танцевать итүчеләргә дә каты ачуланып: «Әфәнделәр, ташлагыз әле буржуазиянең черек гадәтләрен!» — дип кычкы­рырлар, кычкырмыйча калмаслар иде. Чөнки ул елларда барлык танцылар буржуазия­нең черек гадәтләре булып санала һәм бу гадәтләр совет яшьләрен мораль бозылуга алып бара дип уйлый идек. Танцыларның гына түгел, хәтта галстукның, эшләпәнең дә дошманы идек без. Аларны да буржуазия атрибутлары итеп саный идек. Менә шундый сәер заманнар да бар иде.

Төнге уннке тулырга унбиш минут калгач, сүрән генә янып торган электр лампа­лары, исегездә тотыгыз, озакламыйча сүнәбез дигәндәй, өч тапкыр күзләрен кысып ал­дылар һәм, чыннан да, сүзләрендә тордылар. Бераздан лампалар ялгыз елтырап яткан утлы күмер кисәге төсле генә җемелди башладылар, аннары бөтенләй сүнделәр. Өлгер кызлар керосин лампаларын әзерләп куйганнар икән. Аларны кабызып җибәрделәр. Караңгылыкка чумган зал яңадан бераз яктырып китте.

Укучылар да, кунаклар да акрынлап тарала башлады. Өлкән язучылардан Ф Әмирхан гына калды. Ул. яшьләрнең уйнауларын, шаяруларын кызыксынып күзә­теп, мәҗлеснең ахырына чаклы утырды, аннары төнне безнең белән бергә салкын залда таңга кадәр уздырды.

Кешеләр кимегәч, мәктәп эче кинәт моңаеп, күңелсезләнеп, салкынаеп китте. Ф Әмирхан инде киптән пальтосын аркасына салган иде. Шәфкатьле кызларның берсе үзенең пальтосы белән аның тезләрен томалады.

Бу бинада без берничә кеше таңга кадәр Ф. Әмирхан янында калдык: Һ. Такташ, Г. Кутуй, Ф. Әсгать, Г. Толымбайскнй, журналист Габдулла Әхмәдиев һәм тагын берничә кеше. Егетләр, кызлар, Ш. Усмалов та калган иде. Тик ул тынгысыз җан, үзенә урын таба алмыйча, бүлмә буйлап арлы-бирле сызгыргалап йөрде дә. бу мәҗ­лескә ничек җиңел килеп кергән булса, шундый ук җиңеллек белән, шинелен киеп, башына шлемын элеп, чыгып китте.

Мәктәп сторожынын киптерергә кертеп куйган утыны бар икән. Аны мичкә тутыр­дык, кабызып җибәрдек. Берничә минуттан ул күңелле генә чатнап яна башлады.

Ф. Әмирханны, урындыгы белән күтәреп, мич янына, ут каршына китереп утырт­тык. Үзебез дә аның әйләнәсенә җыелдык.

Яныбызга унлы лампаны алып килеп куйган идек. Әдип аны, бераз басып, читкә алып куярга киңәш итте:

Мич каршында лампасыз гына утыру ничектер күңеллерәк, серлерәк, — диде ул һәм кулларын ут җылысына сузды. Аның кичләрен янган мич каршында ялгыз уйла­нып утырырга яратканлыгы күзләреннән, йөзенә чыккан сизелер-сизелмәс елмаюыннан күренеп тора иде.

Без инде бу кичәдә әдипкә күнегеп, ияләшеп өлгергән идек (барыбыз да түгел, билгеле). Үзара сөйләшеп утыру табигый Һәм җинел башланып китте. Моңа, бердән. Ф Әмирханның укучы яшьләрне яратуы, алар белән аралашырга теләве сәбәп булса, икенчедән, Г. Кутуй белән Ф Әсгатьнең сүзчәнлеге дә ярдәм итте.

Ф Әмирханның моңача матбугатка чыкмаган көндәлек дәфтәре бар. Ул СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият һәм тарих институты архивында саклана. Шул дәфтәрдә әдип үзенең укучы яшьләрне яратуы турында түбәндәге сүзләрне яза (сүз бер кичәдә яшьләр белән очрашуы турында бара): мин «югары мәктәп шәкертлә­ре... өстенә хосусый бер дикъкать белән карыйм. Алар да миңа карыйлар, йөздән туксаны сәламле бер караш белән карый. Таныш икәнлекләреннән хәбәрем булмаган бик күпләр күз вә баш белән сәламләп уза. Шулардай берничә таифә 1 кешеләр ар­кылы минем белән танышу тәшәббесенә* 2 керәләр... Шул кыйсым яшьләр белән сөй­ләшү, үз-үземнән яшерергә хаҗәт юк, миңа һәрвакыт зур оптимизм бирә», ди.

Без аңа бу төндә, шаулы күңел ачу кичәсеннән сон шыр һәм күңелсез булып кал­ган салкын бүлмәдә, чатнап янып торган мич каршында сөйләшеп утырганда, омтимистик тәэсир иттекме икән, юкмы икән, — анысын белмим, әмма ул безнең белән бу кичтә бик рәхәтләнеп, яратып сөйләшеп утырды кебек, һәрхәлдә, бездә шундый тәэсир калды. Вакыт соң булуга карамастан, кайтып китәргә теләге барлыгын әйтмәде һәм сиздермәде.

Барыннан да бигрәк, безне аның нинди яна әсәрләр өстендә эшләве, «Хәят»ның дәвамы, бүгенге әдәбиятка һәм яшьләргә карашы кызыксындырды. Шул турыда без аңа сораулар бирдек.

Әдипнең иҗат планы шактый кызыклы икән. Мин аны үз сүзләрем белән тәфсыйллап язып торуны кирәксез санап, аның югарыда телгә алынган көндәлек дәфтәрендәге, бу очрашудан бер ел ярым чамасы элек үз кулы белән язган юлларны китерү белән генә чикләнәм:

«Былчырак көз көне, өстән юеш кар явып тора, — дип яза ул. — Яратмыйм мин җылак көзне. Мин, авырудан яңа бераз терелеп, язуга утырырлык булып киләм Язасы килә, башта төрле-төрле мәүзуглар3 * * йөри. Хәзер минем шәхси тормышымда шушы ашарга юнәтү, өйгә утын юнәтү белән тулы, соң дәрәҗәдә вак мещанлык (гаҗәп түгелме?) интересына гына мәхсур итеп калдырылган көндәлек тормышымны онытып, баштан чыгарып, язасы иде. Шул язуда, творчествода бер ял итү, бер хәл җыю табасы иде. Ә ниндидер шәраит җитми, рәхәтләнеп язарга тотынып китә алмыйм менә әле яртылай язылган хикәям («Ситдыйк мәхдүм») соңгы авыруыма кадәр язы­лып калган җирендә терәлеп тора. Вәхаль минем аннан башка да быел кыш язарга тиешле мәүзугларым башта чуалып йөриләр: «Үлем» — мин моны соңгы авыруым вакы­тында үзем бик яхшы хис итеп уздырдым бит. Күптән инде «Карт кыз» мәүзугысы башта өстерәлеп йөри, аның ялгызлык хисе белән җәфа чигүе, аның бу социальный революцияне дошман тотуы, үз-үзен зәминсез 6 хис итүе. Быел кыш азагында, шул ике мәүзугыны язып, хикәя рәвешендә тәмам итәргә тиеш бит мин...»

          Язылган һәм язылмаган, әмма бөтен сюжеты, образлары, детальләре башымда эшләнеп беткән, тик кәгазь өстенә төшерәсе генә калган сигез хикәям бар,— диде ул безгә. Ләкин мин бу хикәяләремне тиз бастыра алырмын дип өметләнә алмыйм. Сәбәбе: кәгазь кытлыгы, нәшриятыбызның бик акрын аякка басып килүе. Хәзер татар

'Берничә таифә — берничә төркеме

[1]        Тәшәббесенә — чарасына.

[1]        Мәүзуглар — темалар.

‘Мәхсур итеп — чикләнеп.

« Зәминсез — җирлексез.

язучысына бердәнбер чара: рус матбугатына чыгу. Хикәяләремне рус теленә тәрҗемә иттерәсем бик килә...

Әдип «Хәят» повестеның дәвамын шактый эшләгән икән, тик тәмамлый алганы гына юк. Тәмамлап, укучыларга бирергә теләге зур икәнен әйтте.

«Хәят»ның беренче китабы 1911 елны «Юл» нәшриятында басылган иде. Аннан бирле күп еллар узды, ләкин китапның дәвамы күренмәде. Укучылар аны бик көтәләр, авторның язу-язмавы белән кызыксыналар иде. Кичәдә дә аңа бу турыда берничә сорау бирделәр. Кызганычка каршы, автор, бу әсәрен тәмамлап, матбугатка чыгара алмады. Шулай итеп, «Хәят» беренче китап белән генә калды.

Мич яна. Ф. Әсгать аңа ара-тирә яңа пүләннәр өсти. Пүләннәр, янарга теләмәгән­дәй, күз яшьләрен чыгарып, пыскып, бераз чыжлап торалар да, нәрсә соң киреләнеп маташабыз, барыбер янарга, күмергә, көлгә әверелергә бит дигән сыман, кинәт дөрләп кабынып китәләр, җылы нурларын Ф. Әмирханның хәрәкәтсез аякларына, алдына, күкрәгенә төшерәләр, ә кай мизгелләрдә, әдип мичкә таба иелгән арада, аның йөзен, киң маңгаен, кыска итеп алдырган кара чәчен яктыртып алалар. Әдип ялкынга һәм мич тирәсендә, аның янында, иңнәренә шинельләрен, туза төшкән пальтоларын салып утырган, күзләрен ана текәгән яшьләргә караштыргалап ала-ала, ашыкмый гына сөйли. Кай секундларда туктап, күзләрен ниндидер билгесез ноктага текәгән хәлдә уйланып тора, безне узган көннәргә, хәзер инде тарих булып саналган елларга, шул заманның яшьләре арасына алып керә, аларның тормышлары, күңел кичерешләре, хыяллары белән таныштыра һәм яңадан безнең арага, салкын бүлмәгә, әле генә булып узган ки­чәгә кайта:

— Мин кичәнең башыннан бирле сезне күзәтеп карап тордым. — ди ул. — Сез мина, яшегезгә караганда, бер ун яшькә картрак тоелдыгыз. Күңелләрегез карт сезнең. Без яшь чакта, сезгә караганда, шатрак, күңеллерәк, дәртлерәк уйный идек. Бәлки, безнең җилкәләребездә дөнья мәшәкате ул кадәр булмагандыр... Шулай да сез бәхетле яшь­ләр. Авыр заманның бәхетле яшьләре сез... Заманның кадерен белегез. Сезгә бөтен мәктәп ишекләре ачык. Ә безнең заманда бу бәхет юк иде. Бөтенләй юк иде. Белегез, бу бары бүгенге шәраитларда, совет власте хакимлек иткәндә генә мөмкин. Башка власть моны һич тә бирмәгән һәм бирә дә алмаган булыр нде. — Ул, сөйләвеннән тук­тап, безгә карап, тагын уйланып тора, тагын иреннәрен суыргалап, чылатып ала һәм сорый: — Кәрим Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» исемле драмасын күргәнегез бармы сезнең? Күргән булсагыз, андагы геройларны хәтерли торгансыз? Кәрим ул заманның шәкертләр арасыннан чыккан алдынгы яшь кешесен бик дөрес биргән. Аттестат зрелостига әзерләнәбез дип, шулай азапланалар, ач яшиләр, бөтен мохтаҗлыкларны киче­рәләр, кан косалар иде безнең заман яшьләре, шулай да максатларына ирешә алмый­лар. югары мәктәпләргә керә алмыйлар иде. Кабул итмиләр иде аларны. Шуның өстенә, татарның карагруһлары бу яшьләрне бөтен җаннары-тәннәре белән дошман кү­рәләр, хурлыйлар, мыскыллыйлар иде.

Ф. Әмирхан үзе дә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен ташлап чыкканнан соң, бик тыры­шып русча укырга керешә. Аны да бу эше өчен карагруһлар дошман күрәләр, сүгәләр, хурлыйлар. Менә шул турыда ул безгә үз башыннан узган бер кызык вакыйганы сөйләде.

Аны да мин үз сүзләрем белән язып тормыйм. Ф. Әмирхан аны үзе 1926 елда, исенә төшереп, көндәлек дәфтәренә язып куйган икән. Шуннан гына күчерәм.

«Минем бик җәдитләнеп, бик динсезләнеп, халыкка бик «тәрәкъкый кертеп» йөргән чакларым, — дип яза бу вакыйга турында ул. — Миңа русча укыр өчен Болак күпере аркылы шәһәрнең рус бүлегенә йөрергә туры килә. Көннәрнең берсендә. Болак күпе­реннән үтеп барганда, минем тарафтан һичбер сәбәп булмаган хәлдә, шул күпер өстен­дә дәвами тора торган фахишәләрнең берсе мине сүгәргә тотына: иң кабахәт, иң оят­сыз сүзләр белән сүгә; артымнан йөри-йөрн сүгә; минем һичбер җавап кайтармавыма карамастан, сүгә. Бу эш бер көн дәвам итә, ике көн дәвам итә, өч көн дәвам итә, дүрт көн дәвам итә... Бу эштән гаять туйгач, мин йөрешемне икенче күпер аркылы ясый башлыйм. Ләкин өч-дүрт көннән соң теге фахишә, ул күпергә күчеп, үзенең сүгенүен дәвам иттерә. Фахишә белән нишлисең: миңа көндәлек бу сүгенүне башымны иеп тың­лап китүдән башка бер чара калмый.

Бер кичәдә

Казанның иң фахиш, иң хулиган байларыннан берсе шул көннәрдә Печән базарын­да бер хәбәр тарата:

  • Чукындырдым бит теге Зариф мулланың чукынчыгын; ул кяферга хәзер Болак күпереннән үтеп йөрергә дә калмады инде,—ди».

Әдипнең көндәлек дәфтәрендәге бу юлларны укыганнан соң, 1923 елдагы кичә, мич яны, хәзер инде берсе дә исән булмаган андагы иптәшләр. Ф. Әмирханның үзе, аның бу вакыйганы ниндидер бер эчке әрнү һәм нәфрәт белән сөйләве, безнең гаҗәпләнеп тыңлавыбыз һәм шул заманда яшәвебезгә чын күңелдән шатлануыбыз, барысы да, барысы да күз алдыма җанланып, бүгенгедәй килеп басты. Хәтта, алай гына да түгел, әдипнең ашыкмый гына сөйләгән тыныч тавышын да ишетәм мин, аның сүзләрен күңе­лемнән кабатлыйм:

— Сез халык балалары, халык арасыннан чыккан яңа кешеләр,— дигән иде ул безгә. — Халыктан беркайчан да аерылмагыз, аңа хезмәт итегез. Аның туксан про­центын тәшкил иткән хезмәт ияләренең мәдәни, икътисади һәм сәяси күтәрелеше — менә сезнең барыгыз өчен дә уртак кыйбла!

Сүз татар әдәбиятының бүгенге торышына, яңа бөреләнеп килүче футуризм, сим­волизм һәм имажинизмнарга, шул «измнар»га ияреп язылган, ул вакытлардагы газета-журнал битләрен шактый чуарлаган шигырьләргә күчте. Бу темага күчкәнче мәҗлесе­без шома, матур, бәхәссез барган иде, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, кыйблабыз бер юнәлештә иде. Бу темага күчкәч. Ф. Әмирхан модалы «измнар»га ияреп язылган мәгънәсез, эчтәлексез шигырьләрне шигырь дип санамавын әйткәч, формализмны заман­ның вакытлы бер чире дип атагач, әдәбиятта бары реализм методы гына яшәргә тиеш дип сөйли башлагач, ничектер мәҗлесебезнең рухы үзгәрде, юлыбыз сикәлтәләнә төш­те, чәкүшкәләр дә бәрелешеп алды. Ф. Әмирхан мондый сөйләшеп утырулар вакытын­да тактны, әдәпне саклаучылардан, мәҗлестәшләренең рухына, аларның үз-үзләрен ярату хисләренә тукынмаучылардан иде. Шулай да нәрсәдер булды, әдипнең бу сүз­ләре кай ягы беләндер Һ. Такташка ошамады. Ул урыныннан торды, төн уртасы булу­га карамастан, китәргә җыенды һәм, кул бирмичә генә саубуллашып, чыгып китте. (1931 нче елны, Һ. Такташ вафат булганнан соң, «Яңалиф» журналының 12 нче санын­да аның Ф. Әмирхан турында язган «Ул безнең өчен үле иде инде» дигән кыска гына истәлеге басылып чыкты. Шагыйрь бу истәлеген 1926 елда. Ф. Әмирханның үлүе уңае белән язган икән, ләкин ул вакытында басылмаган, архивында сакланган. Истәлекнең эчтәлегенә караганда. Һ. Такташның студентлар кичәсеннән ни өчен чыгып китүе ачык аңлашыла: әдипнең «совет язучыларына булган ачы көлү карашы, шуңа юнәлтелгән сүзләре әле дә хәтеремдә», — ди ул. Әгәр шагыйрь, мәҗлеснең ахырына чаклы утырып. Ф Әмирханның соңгы сүзләрен ишеткән булса, бәлки, бу истәлеген икенче рухтарак язган булыр иде.) Г. Толымбайскнй да, урыныннан торып, бүлмә буйлап әйләнеп кил­де, ләкин үз урынына кайтмады, ә бер читкә, анда да мәҗлескә яны белән утырды (бу елларда ул да, форма белән бик мавыгып, шигырьләр язгалый башлаган иде). Тик Г. Кутуй, Ф. Әсгать. Г. Әхмәдиев һәм башкалар гына урыннарында калдылар, әдипнең сөйләвең кызыксынып тыңлауларында дәвам иттеләр.

Ф. Әмирхан Такташның һәм Толымбайскийның урыннарыннан торуын, берсенең чы­гып китүен, бу чыгып китүнең серен төшенде, билгеле. Ләкин ул аңа әһәмият бирмәде, сөйләвендә, безнең белән сөйләшүендә, тормышыбызны, укуларыбызны, планнарыбызны сорашуында дәвам итте, хәтта кайберләребезнең, бигрәк тә иңнәренә шинель салып утыручыларның биографияләре белән дә кызыксынды. Ул үзе сөйләү белән генә чик­ләнми, башкаларны да сөйләтә, сөйләгәннәрен оста һәм кызыксынып тыңлый белә иде.

Мичебез инде күмерләнеп, сүнеп бара иде. Төн буе каралып, шыксызланып торган тәрәзәләр дә таң нуры белән агара башлады. Без әле һаман утырабыз...

Ф. Әмирхан сәнгатьтә реализмны яклаучы, сәнгать һәм әдәбият бары реалистик нигездә генә үсәргә, дәвам итәргә тиеш дип санаучы язучылардан иде. Бу кичәдә дә ул реализмны яклап сөйләде.

Дөньяда зур әдәбиятлар, зур язучылар бар, — диде ул. — Рус әдәбиятын мин шундый зур әдәбиятларның берсе итеп саныйм. Аның сүз художниклары, даһилары реалистик нигездә дөнья күләмендәге әдәби җәүһәрләрнең иң гүзәл үрнәкләрен бирде­ләр. Безнең яшь язучыларыбыз. үз әдәбиятыбызны ныклап, бик тырышып өйрәнү бе­лән бергә, шул җәүһәрләрне дә белергә, өйрәнергә, алардан үрнәк алырга тиеш дип табам мин. — диде һәм бу сүзләргә ул аеруча басым ясады, шикелле. Хәтеремдә бүген­гәчә шулай сакланган. — Дөньяда Пушкин иҗаты бар, Толстой, Тургенев, Чехов һәм Максим Горький иҗаты бар. Алар бөек язучылар һәм бөек реалистлар. Аларнын реа­лизм принципларына нигезләнгән иҗатлары мәңге калыр, мәңге яшәр, ә бүгенге футу­ристлар һәм башка шуның кебекләр бик тиз онытылыр, халык гаммәсе күңелендә та­мыр җәя алмас дип уйлыйм, чөнки алар заманның вакытлы чирләре генә. Чир уза, халык бәдәне ныгый, тазара, матурлана... — диде ул һәм безгә тагын бер сынап карап алды.

...Ф. Әмирханны «барабыз»га чыгарып утыртканда таң аткан, көн яктырган, урам­да хәрәкәт башланган иде инде. Без аны артсыз чанага. «барабыз»чының салам түшә­генә уңайлап утырттык, аякларын өйдән алып килгән келәме белән урадык. Әдип яны­на, аны өенә күтәреп кертер өчен Ф. Әсгать һәм тагын бер студент утырды. Чанасы­ның түренә аягүрә баскан «барабыз»чы, дилбегәсен кагып, чөңгереп җибәрде, туры алаша урам буйлап, шәһәрнең югары ягына, әдип квартирасына таба ашыкмый гына юыртып китте. Апрель иртәсе булуга карамастан, көн шактый суык, җилле, аяк асты катырган, кичәге гөрләвекләрнең өсләре бозланган, бизәкләнгән иде.

Без дә таралыштык. Бераз сөйләшмичә генә бардык. Г. Кутуйның көндәлек кайбер вакыйгаларны киләчәктән торып карый торган гадәте бар иде. Бу юлы да ул күңел ачу кичәсен, язучыларның җыелуын, Ф Әмирхан белән төн буе сөйләшеп утыруны килә­чәккә күчереп карады:

Кем белә, бәлки, әле без бу кичәне кайчан булса да бер исебезгә төшерербез. — диде. Күңелле кичә булды. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Сиздегезме, Ф Әмирхан үзенең авыруыннан зарланмады, теленә дә алмады. Әйтерсең, таза, исән кеше. Менә нинди ул!

Г Кутуйга бу кичәне искә төшереп язарга насыйп булмады. Безнең арабыздан ул бик иртә китте. Мин, шул кичәдә катнашучыларның берсе, аның кайбер моментларын күңелемдә дә, көндәлек дәфтәремдә дә саклаганлыктан, бу турыда язып чыгарга, уз­гандагы хисләремне укучылар белән уртаклашырга кирәк таптым.