Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАРЫСЫ ДА ХӘТЕРДӘ

 

Казанга килү, андагы күренекле язучыларны, культура әһелләрен күреп сөйләшү күптәнге хыялым иде. Бу миңа Октябрь революциясеннән соң гына насыйп булды. 1918 елда, гаскәри хезмәттән кайтып Мамадышта эшли башлауга, газета чыгару өчен татарча хәрефләр табарга һәм мөгаллимнәр курсында укытыр өчен педагоглар алып кайтырга дип, мине Казанга командировкага җибәрде­ләр. Эзләнә, төпченә торгач, үзем ишетеп белгән һәм бик күрәсем килгән язучыларның күбесенең Казанда юклыгын белдем, кайсы кая таралып беткәннәр икән. Фатих Әмирхан Казанда, диделәр. Менә шулай, һичбер чакырусыз-нисез, искәртми-нитми генә чит кешегә барып керү килешмәгәнлеген бик яхшы аңласам да, Ф. Әмирханның кайда торуын, өй адресын белү өчен, тәвәккәлләп, Яңа Бистәгә киттем. Байтак ва­кыт сорашкалап, эзләп йөри торгач, миңа Яңа Бистәдәге Зариф хәзрәт йортын күрсәттеләр. Кыяр-кыймас кына барып ишек кактым. Тавышка ишектән бер ханым чык­ты. Күпмедер вакыт минем өс-башка, кыяфәткә сәерсенебрәк карап торганнан соң, ул, ниһаять: — Сезгә кем кирәк иде? — дип сорады. — Зинһар әйтсәгез лә, Ф. Әмирхан шушында торамы? — дидем мин, түбәнчелек белән генә. — Әйе... — Ул хәзер өйдәме? — Өндә... — Аны күрергә мөмкин булмасмы икән? — Сез кем буласыз соң? — Мамадыштан килгән бер юлаучы. Мәхмүт Бөдәйли.

Ханымның шулай кырысрак, теләмичәрәк сөйләшүе мине инде шиккә дә төшергән иде. Ни булыр икән, ничек каршы алыр икән, сүзне кайдан башлармын икән дип бор­чылып торганда, теге ханым әйләнеп тә чыкты: — Рәхим итегез! Ул сезне керсен, диде.

Ханым күрсәткән бүлмә ишеген ачуга, тәгәрмәчле урындыкта утырган кеше, әллә кайчангы танышы, дусты белән очрашкандай, елмаеп каршы алды һәм бик җылы итеп кул бирде. — Әйдүк, Мәхмүт әфәнде, мәрхәбә, рәхим итегез, хуш килдегез! Шунда ук бер кочак сораулар белән күмеп ташлады: — Фронттан исән-сау кайттыгызмы? Кайчан кайттыгыз? Хәзер кайда эшлисез?..

Якын күреп, үз итеп, синең турында ихлас бер кайгыртучанлык белән бирелгән бу сөальләр миндәге шик-шөбһәләрне, юып алгандай, тиз генә юкка да чыгарды. Ят­ сыну да, каушау да онытылды, аның һәр соравына тәмам канәгать булырлык итеп җаваплар тездем. Күпмедер вакыттан соң мине ишек төбендә каршы алган ханым бүл­ мәгә чәй әзерләп кертте. Фатих Әмирхан аны: — Менә син курыккан комиссар Бөдәйли шушы инде,— дип, көлдереп тә алды. Бая, гаскәри киемдәге ят кеше килеп, Фатих Әмирханны сорагач, ул, чыннан да, бик нык курыккан булган икән.

Безнең чәй мәҗлесе озакка тартылды, күп нәрсәләр турында гәпләштек. Ул миңа газета чыгару буенча кыйммәтле киңәшләр бирде. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, күб­рәк революция, илне торгызу, яңа җәмгыять төзү турында сөйләштек. Тагын шунысы хәтердә калган, яңа җәмгыять турында сүз барганда, Ф. Әмирхан марксизм-ленинизм классикларыннан мул итеп цитаталар китереп сөйләде. Маркс, Ленин тәгълиматын ныклап өйрәнү кирәклегенә аеруча нык басым ясады.

Дөресен әйтергә кирәк, мондый рухтагы әңгәмә мине бераз сәерсендерде дә Янә­се, Ф Әмирхан бу сүзләрне «комиссар» алдында аклану, үзен совет яклы кеше итеп күрсәтү өчен генә сөйләмиме?.. Нигә яшереп торырга, ул елларда без яшьләр Фатих Әмирхан кебек борынгы «милләт хадимнәренә» үткән заман кешеләре, революциягә кадәрге мәсләк кешеләре дип карарга гадәтләнә башлаган идек инде. Кем белә, Ф. Әмирхан, бәлки, үзе кебек кешеләргә безнең әнә шундый мөнәсәбәтне сизә, шуңа борчыла да торган булгандыр... Ләкин, ни генә булмасын, беренче очрашуда ук Ф. Әмирхан миңа марксизм-ленинизм тәгълиматы буенча күп сабак бирде, һәм аның сүзләре бик дөрес, бик урынлы иде.

Иртәгесен ул мине үзе белән сабан туе карарга чакырды. Мин килгәндә ат җигүле, кучер малай кабалана-кабалана, тирләп-пешеп чәй эчеп утыра, ә Ф. Әмирхан, чы­гып, арбага утырган иде инде. Ат башына әлеге кучер малай утырса да, дилбегәне Ф. Әмирхан үзе тотты. Без барып җиткәндә халык байтак җыелган, түземсезләнеп уеннар башлануын көтәләр иде. Ф. Әмирханны шунда ук танышлары, дус-ишләре сырып алды, күрешүләр, хәл-әхвәл сорашулар башланды. Мине нык гаҗәпләндергәне шул булды, аның танышларының иң күбесе партия-совет аппаратларында югары постларда эшләүче югары дәрәҗәдәге работниклар иде: Дулат Али Каспранский.

Шәһит Әхмәдиев, Брындуков, Әминә Мөхетдинова, Мәстүрә Файзуллина, Гали Касыймов, Губанов... Менә шунда инде мин Ф. Әмирханның «комиссарлар» арасында үз кеше булуына, аны якын итүләренә, аның белән санашуларына ышандым. Димәк, кичәге сүзләр яхшыатлану, «кызыл булып» күренергә тырышу өчен генә сөйләнмәгән икән.

Ул елларда мин Казанга еш килә идем, һәм килгән саен Фатих Әмирхан янына кереп чыгарга тырыштым. Ә 1922 елда без бөтенләй Казанга күчеп килдек.

Шул вакыттан башлап 1926 елга, ягъни Фатих аганың вафат булуына кадәр, без якын дуслардан саналдык.

Ул гаять культуралы, эчкерсез самими утырдаш, менә дигән мәҗлес кешесе иде.

Ф. Әмирхан катнашкан мәҗлесләр бик күңелле һәм кызыклы үтә. Җырласалар, ул, әлбәттә, кушыла, мәгънәсез сөйләнүләр башланса, зур осталык һәм такт белән, мәҗ­лесне кирәкле һәм кызыклы темага борып җибәрә белә. Ф. Әмирхан теләсә нинди темага мавыктыргыч, һәркем тыңларлык итеп сөйли ала, тирән эрудицияле бу кеше, төрекчә, гарәпчә бик яхшы белү өстенә, французчадан да яхшы ук хәбәрдар иде.

Ялгышмасам, Ф. Әмирханның бервакытта да аяксыз калуы турында зарланганын ишетмәдем. Үзенең тәгәрмәчле урындыгы белән аны еш кына театрларда һәм зур җые­лышларда очратасың.

Бервакыт килгәндә Фатих ага янында Гаяз Максудов белән Кәрим Тинчурин да бар иде. Бераз сөйләшеп утыргач, ул «Сибгатулла абзый» дигән сатирик хикәя язга­ нын һәм, вакытыбыз булса, укып чыгачагын әйтте. Ф. Әмирхан каләме генә тасвирлый алырлык зур осталык белән язылган бу хикәянең эчтәлеге болайрак иде. «Дини фанатизм»ның аяклы мисалы итеп йөртерлек Сибгатулла дигән бер кеше булган. Укый да. яза да белми үзе. Диннең әсаси нәрсәләрен, фарыз вәҗабын, хәрам-хәләлен ишеткәне дә юктыр, бәлки. Дин турындагы барлык мәгълүматы ата-бабасыннан, мулладан ишеткән юк-барга нигезләнгән. Аның каравы. Сибгатулла абзый шул ишеткән кадәресен искиткеч бер үҗәтлек һәм төгәллек белән үти. Ишектән ул уң аягын гына ат­лап керер, бисмилласыз бер эшкә дә тотынмас. Ике аяк арасы кулъяссуы кадәр миккән дип, намаз укыганда кулын куеп, үлчәп карар. Рикугга киткәч, аркасына сулы савыт куйдырып карый, янәсе, аркасы тигез торамы. Сибгатулла абзый һичбер вакыт ачулана, сүгенә белмәс. Ат куганда да: «Һәй. рәхмәт төшкере, әйдә!» дип кенә суга.

Ул татар дөньясында булуы мөмкин булган ырымнарның берсен дә калдырмый.

Кыз бала туса ана изге ана, ягъни хәзрәти Гайшә, яки Фатимаи-Зөһрә, ир баласына хәзрәти Гали яки Хөсәен дип исем куша. Киез эшләпәсенең бер читен кисеп, ерык ясап кия. Кяферләр эшләпәсенә охшамасын, янәсе... Төшендә хайван күрсә, торгач шун­дый хайванның йонын яндырып исни...

Ниһаять, еллар үтеп, картая башлагач семьясына: — Мин сезне тәрбияләдем, туйдырдым, үстердем. Инде үземне кайгыртыр вакыт җитте. Мин хаҗга барам. Үлсәм-нитсәм дә сөягем изге җирләрдә калсын, — дип, котомкасын күтәреп хаҗ сәфәренә чыгып китә.

Хикәяне без эчләребез катып көлә-көлә, рәхәтләнеп тыңладык. Безне таң калдырган бу хикәя менә хәзер бер җирдә дә күренми, бер җыентыгында да юк. Шулай ук ул да дөнья күрми югалды микәнни?..

Икенче бер барганда: — Теге вакытта сез танышкан Сибгатулла абзыйның энесе туды бит әле,— ди бу миңа. — Энесе дә шундый ук сукыр фанатикмы? — дим. — Агасыннан да сукыррак. Монысы марксизмны дингә, тышкы йолаларга әйлән­дерә.

Сибгатулла абзыйның «энесе» Сөнгатулла «исемле» иде. бугай. Үткен юмор белән язылган бу икенче хикәя дә Ф. Әмирхан җыентыкларында күренми.

Күбрәк вакыт өйдә утырырга мәҗбүр булганга. Фатих ага Әмирхан дуслары, белеш-танышлары килгәнгә бик шатлана, аларны мөмкин кадәр озаграк утыртырга тырыша. Преферанс уйнарга ярата иде. бер башлагач азарт белән уйный. Шулай бер шимбәдә, эштән кайтышлый. Фатих агаларга кердем. Фатих ага Ибраһим Биккулов, Кәрим Тинчурин. Ибраһим Кулилар белән преферанс уйнап утыра. Андый вакытта ул тагын да үткен телләнеп китә, төрле такмаклар, тапкыр сүзләр агылып кына тора.

Тыңлап торсаң, көлеп туя алмыйсың. Ул отса да көлә, оттырса да көлдерә. Көлке сүзгә Тинчурин да. Ибраһим да кесәгә керә торган халык түгел. Берсеннән-берсе элеп алып, ялгап җибәреп, ярыштырып, әкәмәт куптарып утыралар. Мин аерылып китә алмый аларның кызыкларын тыңлап, шактый утырдым. Инде вакыт шактый соң иде. башка кунакларны да үзем белән кайтырга өндәп карадым. Алар миннән көлделәр генә... Якшәмбе көн өйдәге ул-бу эшләр белән үтте. Дүшәмбе көн кич белән тагын Фатих агайга барып кайтырга уйладым. Барып керсәм, ни күзем белән күрим. Өй эче тәмәке төтене, өстәл окуркалар белән тулган. Өстәлдә чынаяклар, ипи, сыр кисәкләре.

Шундый «художественный безпорядок» эчендә өченче көн мин калдырып киткән дүрт кешелек компания һаман, көлешә-көлешә, преферанс уйнап утыралар. Мин хәйран калдым. Фатих ага шактый агарган, ләкин һаман шулай кәефле. Мин, Фатих агайны кызганып, аңар бу эшләрнең бик зарарлы булуын сөйләп, уенны туктатырга кирәклеге турында суз ачкач, Фатих ага, Тукайның шигырен үзенчә үзгәртеп: «Бозмасын мәҗлес хозурын уйнамас, белмәс кеше.

Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше». — дип миннән көлде дә, уеннарын дәвам иттеләр. Мин кайтып киттем.

Кайсы елдадыр, сукыр эчәккә операция ясар өчен, мине больницага салдылар.

Барып керсәм, Фатих ага Әмирхан да шунда. Икәвебезгә бер бүлмә. Бик тыныч, бик күңелле. Без анда бер айга якын яттык, һәркемгә билгеле, лазарет, казарма, төрмә окоп кешеләрне бик якынайта. Борыннан дуслар булсак, хәзер инде без күңелнең ти­рән почмакларында яшеренеп яткан серләрне уртаклашыр чиктә ышанычлы сердәшләр булып әверелдек. Менә шунда, больница койкасында ятканда, Фатих ага миңа Мәскәүдә узган еллары, яшьлек тормышы турында күп нәрсәләр сөйләде. Мәгълүм бул­ганча, Ф. Әмирхан русчаны танылган революционер Гассардан укый. Үзенең сөйләве­нә караганда Гассар аны русча укыту белән генә чикләнмәгән, ничек мәдәни кеше булырга, китапларны ничек укырга, югары обществода үзеңне ничек тотарга, гому­мән, кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә, ничек киенергә, өстәл артында ничек уты­ рырга, хәтта, чәнечке, пычаклар белән ничек ашарга кирәклегенә чаклы киңәшләр бир­гән. Һәм үзе һәр эштә йогынтылы үрнәк булган. «Юкса, мәдрәсә шәкерте андый эшләрне кайдан белсен».— дип сөйләде Фатих ага.

Үткән гомерләрне искә төшереп, күңеле нечкәргән кичләрнең берсендә Фатих ага: — Мин, Мәхмүт туган, үземнең үткән тормышымны тасвирлап, яшьләргә гыйбрәт булырдай бер мемуар язарга ниятләнәм әле,—дигән иде. Белмим, вәгъдәсен үти ал­ дымы, юкмы? Һәрхәлдә, андый язма күренмәде. Язарга өлгерә алмагандыр дип уй­лыйм. Бик үкенеч.