Логотип Казан Утлары
Очерк

Америкада егерме ике көн

Сайлау алды көннәре

Без — утызга якын совет егетләре һәм кызлары Америка Кушма Штатларына 1964 елның 26 октябренда Мәскәүдән ТУ—104 самолетына утырып очтык. Шул ук көнне Нью- йоркка килеп тә төштек. Төнге Нью-Йорк үзенең атаклы небоскребла- ры, ялт-йолт итеп торган реклама утлары, характерлы шау-шуы белән каршы алды.

Нью-Йорк — Американың капкасы. Шәһәр тирәсе районнарда тору­чыларны да исәпләгәндә, 11 миллион кеше яши анда. Контрастлар, зур каршылыклар шәһәре ул. Тимер-бетоннан салынган йортлардан гыйба­рәт булган үзәк, финанс районы — Уолл-стрит, кичке эңгер-меңгердә ничектер шомлы булып күренә. Аннан якында гына бер миллионнан артык негрлар яши торган пычрак Гарлем кварталлары башланып китә. Шулай ук Кытай, Италия, Латин Америкасыннан күчеп килгән халыклар һәм еврейләр яши торган кварталлар да, үзәк белән чагыш­тырганда, үзләренең пычраклыклары, корамалыклары белән аерылып тора. Шулай булмый мөмкин дә түгел: бу кварталларда финанс магнат­лары, булдыклы бизнесменнар, Пентагон генераллары түгел, ә гади хезмәт кешеләре яши.

Нью-Йорк (шулай ук Американың бүтән шәһәрләре дә) — реклама­лар шәһәре. Реклама утлары шулкадәр күп — алар күзне чәнчиләр, башны авырттыралар. Кая карама, реклама — кибетләрдә дә реклама, урамнарда да, телевизорда да, кинода да, газета һәм журналларда да.

Реклама америкача яшәүнең бөтен якларын характерлый. Рекламачы­лар сайлау алды вакытларында чын мәгънәсендә котыралар.

Безнең Америкага сәяхәтебез вакытында, анда нәкъ сайлау алды көннәре иде, йорт стеналарына Кушма Штатларның флаглары, демократлар һәм республика партияләренең кандидатлары портретлары эленгән. Урам­нарда митинглар бара. Гадәттә, трибуна ролен әрҗә кырыйларына плакатлар, лозунглар эленгән йөк машиналары үти. Ә тирә-юньгә төр­ле төстәге җиңел машиналар тезелгән. Ораторлар җыелган халыкны теге яки бу кандидатка тавыш бирергә өнди. Агитация вертолетлардан да алып барыла. Мотор һәм тавыш көчәйткечләр шау-шуы колакны тондыра, һәр почмакта президентлыкны дәгъвалаучыларның рәсемнәре төшерелгән значоклар сатып утыралар.

Филадельфия шәһәре күренеше.

Филадельфиядә без Линдон Джонсонны күрдек. Булачак президент туктарга тиешле «Континенталь» отеле тирәсендәге урамнар кичтән халык белән тулы иде. Халыкның яртысы негрлардан гыйбарәт иде.

Түбәләренә әйләнә торган фонарьлар куелган полиция машиналары төр­ле якка өзлексез йөреп торды. Башларына ак каскалар кигән «эмердженси полис» («гадәттән тыш полиция агентлары») рәте халыкны урта­га үткәрмичә тоткарлап тора иде. Полиция вертолеты шул тирәдәге йортларның түбәләрен прожектор белән өзлексез яктырта — Далласта­гы хәлнең (Кеннединең үтерелүе) тагын кабатлануы мөмкин бит!

Джонсон халык алдында чыгыш ясамады, ул аларны кулын күтәреп сәламләде генә. Аның урынына отель каршындагы йортның тәрәзәсенә куелган тавыш көчәйткеч кенә «сөйләде». «Сөйләде» дию дөрес үк бу­лып бетмәс, аннан бары тик туктаусыз рәвештә демократлар лозунг­лары гына ишетелеп торды.

Ул сайлауларның Америка халкы язмышы өчен әһәмияте зур иде.

Америка халкы алдында гаять зур сораулар тора иде: яңа хөкүмәт авантюристик курсны һаман дәвам итәрме, сугыш конфликтларын ки­ тереп чыгару юлыннан барырмы, әллә социалистик илләр белән бәйлә­нешне көчәйтә торган яңа чаралар эзләү, халыкара киеренкелекне йом­шарту, Советлар Союзы белән үзара аңлашуны үстерү, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгыту юнәлешендә эш итәрме?

Линдон Джонсон үзенең чыгышларында эчке һәм халыкара проблемаларга жаваплы карарга кирәклекне әйтеп, Америка сайлаучыларына

милли политикада сугышны булдырмауны күз алдында тотачагын бел­гертте. Нәкъ менә шуның аркасында да котырганнар лидеры Барри Голдуотерны ул җиңеп чыкты да. Ләкин Джонсон сүзендә тормады, халык ышанычын акламады. Америка Кушма Штатларының соңгы ел­лардагы тышкы политикасы (Көньяк Вьетнамдагы һәм Доминикан рес­публикасындагы агрессияләр һ. б.) — моның ачык мисалы.

Ә ул вакытта телевидение буенча шуны күрсәтәләр иде: караңгы экранда кинәт атом-төш сугышын башлап җибәрү кнопкасы пәйда була; аңа җиңенә сержант билгесе тегелгән бер кул үрелә. Аннары ба­рысы да югала һәм түбәндәге язу барлыкка килә: «Сез бу кнопкада кемнең бармагын — армия сержанты бармагынмы, әллә АКШ президентыныкынмы — күрергә телисез?» Моның, әлбәттә, тәэсире зур иде: азмы-күпме башында аңы булган сайлаучылар ил язмышын котырган сугыш чукмарларына — республикачыларга тапшырырга теләмәделәр.

Әмма, соңыннан күренүенчә, демократлар вәкиле Л. Джонсон да алардан ерак китә алмады...

Яшь америкалылар белән очрашканда, без аларның Советлар Сою­зы һәм Америка Кушма Штатлары арасындагы мөнәсәбәтләрне килә­чәктә ничек итеп күз алдына китерүләре турында кызыксындык. Чөнки агрессив курс яклыларның яшьләрне, аларга хас булган сыйфатларны: энергияне, хәрәкәткә омтылучанлыкны үз файдаларына аударырга тырышканлыкларын без яхшы белә идек. Ләкин яшьләрнең зур күпчелеге Голдуотер үткәрергә тырышкан курска каршы тавыш бирде.

Төньяк Каролина башкаласы Роли университеты студентлары белән очрашу хәтердә. Алар сайлау алды көннәрендә Джонсонны яклау буен­ча комитет оештырганнар. Бу комитет членнары Голдуотерны прези­дентлыкка сайлауның студентларга ни бирәсен бик ачык мисалларда күрсәтеп, берничә мең листовка бастырып таратканнар. Мәсәлән, листовкаларда алар Голдуотер яклы Аризон сенаторының түбәндәге сүз­ләрен китергәннәр: «Балалар, — дигән ул, — белем алырга хокуклы булмаска тиешләр. Күп очракта алар белемсез дә бик яхшы яшиләр».

Комитет членнары сайлау көнне, сайлау участокларына килеп, значок­лар һәм «1964 елда Голдуотер сайлану— 1966 елда хәерчелек ул»,—ди­гән лозунглар язылган листовкалар тараттылар.

Питтсбург университеты студентлары уңнарның программасына ка­рата үз карашларын кискенрәк төстә белдерделәр. Алар, Голдуотер фа­милиясе язылган йөзләгән плакатлар сатып алып, фамилия турысына ук рәсеме төшергәннәр һәм җәмәгать әҗәтханәләренә ябыштырып куй­ ганнар иде.

Сайлау яшенә җитмәгән егетләр һәм кызлар да бу кампаниядән читтә калмадылар (Американың күпчелек штатларында 21 яшьтән сай­ лый алалар). Роли шәһәрендә унҗиде яшьлек укучы безгә үз мәктәп­ ләрендә демократлар һәм республикачылар программалары буенча символик сайлаулар үткәрүләре турында сөйләде. Тавыш бирү респуб­ликачыларның зур җиңелүен күрсәткән. Ә бу бит иң консерватив штат­ларның берсе булган Төньяк Каролина штатында.

Америка яшьләре сайлауларда сугышка каршы тавыш бирде. Бу — бик өметле факт. Күп еллар буена аларны барлык чаралар белән поли­тикадан аерырга маташтылар. Шуңа карамастан, Америка егетләрен һәм кызларын читтән күзәтүче роле инде канәгатьләндерми, алар хәрә­кәт итәргә тиешлекләрен торган саен тирәнрәк аңлыйлар. — Сезнең сәяхәт уңышлы булды, — диделәр безгә Америка яшь­ләре.— Мондый вакыйганы дүрт елга бер генә күрергә туры килә бит.

Сәяхәтебезнең уңышлымы, уңышсызмы булуы турында бәхәсләшергә мөмкин. Ләкин шунысы бәхәссез: мондый вакыйганы гел күреп булмый, дүрт елга бер генә түгел, америкалыларның үзләре әйтүенчә, хәтта ки­ләчәк ун ел дәвамында да мондый хәлләрнең булуы мөмкин түгел икән.

Гаугалы, астыртын, пычрак яла ягулы мондый сайлау ал­ды кампаниясенең соңгы утыз ел эчендә булганы юк икән әле.

Газеталар һәр көнне Голдуотерның үзенең речьләрендә президент Джонсонны халык интересларына хыянәт итүче, дәүләт акчасын туздыручы итеп, ә аның кабинетын рецидивистлар, булдыксыз һәм бо­зык кешеләр шайкасы итеп күрсәтүе турында яздылар.

Демократлар, хакимлек итүче партия буларак, республикачыларга карата харатеристика биргәндә, тыйнаг­рак һәм шул ук вакытта төгәл­рәк иделәр. Республикачылар вәкиленең ике-өч речен күзә­теп чыгу да «сукыр фанатик, психопат, таш гасыры кешесе» кебек эпитетлар авторының — төшеп калган кандидатның — чын йөзен гәүдәләндерергә җитә иде.

Хәзер инде боларның ба­рысы да — тарих. Матбугатта Кеннеди кабере янында да, радио, телевидение буенча да пычрак сүз боткасы җитәр­лек түгелде. Болар турында күп яздылар. Барри Голдуотер сайлаулар­ да җиңелсә дә, үзенең фашистик карашларын ачыктан-ачык һәм күп мәртәбәләр белдергән бу кешене яклап 26 миллион америкалы тавыш бирде. Әлбәттә, ул вакытта газеталар язганча, 26 миллион кешенең барысы да бу психопат күз алдында тоткан политик курсны якламады­лар. Бик күпләр республикачылар кандидаты өчен семья традицияләре буенча гына тавыш бирделәр.

Сайлаулар узды. Линдон Джонсонның президент вазифасын үти башлавына шактый вакыт узды. Ә политика искечә калды. Ләкин Аме­рикада аек карашлы кешеләрнең тавышы торган саен ешрак ишетелә; алар Вьетнамдагы сугышны бетерүне, СССР белән экономик һәм куль­тура мөнәсәбәтләрен киңәйтүне таләп итәләр.

Доллар хакимлеге

Һәр шәһәргә килгәч, гидлар безне университетларга, колледжларга чакыралар. Әмма, ни өчендер, без кергәндә аларда укулар беткән була иде. Я ял көнгә туры киләбез. Ә безнең, студентларны очратып, иркенләп сөйләшәсе, совет студентларының тормышы, бездәге шартлар ту­рында аларга белдерәсе килә иде. Ләкин без болар турында уку йорт­ларында түгел, мәҗлесләрдә, гостиницаларда гына сөйләшә алдык.

СССРда уку йортларында түләүсез уку, студентларның стипендия алу­лары, уку йортын тәмамлаган һәр кешенең эшкә җибәрелүе турында сөйләгәч, Америка студентлары ышанмадылар.

Әлбәттә, боларга ышану алар өчен кыен! Чөнки Америкада һәр сту­дент югары уку йортында укыган өчен елга 1400 доллар акча түләргә

тиеш. Төньяк Каролина штатындагы университетта безгә уку дәверен­ дә барлык студентларның 40 проценты, укыган өчен түли алмаганга, уку йортыннан чыгарылуы турында сөйләделәр. Америкадагы универси­тетларның 45 процентында (алар аерым кешеләр кулындагы уку йортлары )студентлар стипендия алмыйлар һәм уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә алыну-алынмауларын белмиләр. Урта мәктәпне тәмамлаган­нарның бары тик 25 проценты гына университетларга, колледжларга кереп укый ала, чөнки уку өчен күп акча кирәк. Мәктәпләрдә уку өчен дә долларга ия булуның әһәмияте зур. Класслар өч группага бүлен­гән — янәсе укучыларның сәләтләре бертөрле түгел. Иң сәләтлеләр өчен бер группа, уртача сәләтлеләр өчен икенчесе, ә өченче группада — сә­ләтсезләр.

Укучыларның сәләтләрен болай итеп ничек билгеләүләрен белергә теләдек. Чыннан да, теге яки бу укучының сәләтлеме ул яки сәләтсезме икәнен ничек әйтә аласың?..

Америка гидлары безгә аларда югары квалификацияле эшченең аена 300 доллардан артык хезмәт хакы алуы турында җае килгәндә дә, кил­мәгәндә дә тукырга тырыштылар. Әмма бу акчаның кайларга китүен саный башлагач, сүзне артык куертырга теләмәделәр, һәр америкалы квартира өчен айлык хезмәт хакының дүрттән берен түли. Ике бүл­мәле квартира өчен анда аена 140—150 доллар түләргә кирәк. Әгәр тешең сызласа, врачка күренеп ничек дәвалану турында консультация алу да 5—10 долларсыз мөмкин түгел.

Бала көткән ата-аналар врачка 300 доллар әзерләп куярга тиешләр.

Ә игезәк бала туса, 500 доллар түләргә кирәк. Бу урта америкалы өчен ике айлык хезмәт хакы дигән сүз.

Без Америка Кушма Штатлары буйлап 4 мең километр юл үттек.

Юллар — анда штатлар яки аерым кешеләр милке, һәр машина хуҗасы юлга чыкса, взнос түләргә тиеш. 25 миль юл үтә икән ул, 80 цент түли, мең километр юл үтү өчен 20 доллар түләргә кирәк. Юл йөргәндә туктап тору рөхсәт ителми, һәр тукталыш өчен күпмедер доллар таләп ителә.

Негрлар хәле

Америкада негрлар аеруча авыр хәлдә яши. Моннан 100 ел элек үк барлык Америка гражданнарының бер хокукта булулары турында за­кон чыгарылуга карамастан, негрларның хокукы бик нык чикләнгән.

Дәүләт департаментында эшләүчеләр моннан җиде ел элек конгресс каршында гражданлык хокуклары буенча аерым комиссия оештырылуы турында мактанып сөйлиләр. Әмма бу комиссиянең негрларның хокук­ларын киңәйтү буенча кыл да кыймылдатканы юк.

Америкада 20 миллион негр яши. Хәзер шулардай бары тик 6 мил­лион негр гына тавыш бирергә хокуклы. Көньяк штатларда бик күп негрлар бу хокуктан мәхрүм. Белем алу да раса билгеләренә бәйле.

Аклар һәм негрлар өчен мәктәпләр, театрлар, хәтта су алу колонкала­рына кадәр аерым. Негрларны судсыз-нисез җәзалау — линчлау — кешелек дөньясы өчен бу хурлыклы гадәт — Америкада әлегә кадәр дәвам итә. Негрларның күбесе торак мәйданы алырга хокуксыз. Дөрес, Кеннеди хөкүмәте моннан берничә ел элек дәүләт йортларыннан (хө­күмәт акчасына салынган йортлардан) квартираларны, раса билгеләре­нә карамыйча, барлык гражданнарга тигез бүлү турында закон чыгар­ган иде. Әмма бу закон кәгазьдә генә. Чөнки Америкада 65 миллион йорт аерым хуҗалар кулында. Бары тик бер миллион йорт кына дәүләткә карый. Бу йортлардан квартира алу негрларга чынбарлыкта бө­тенләй мөмкин түгел, моңа рәсми органнар да ирек бирми, торучылар да негр белән күрше булырга теләмиләр.

Негрлар шулай ук иҗтимагый тормышка да катнаштырылмый. Мәсәлән, конгресска бары тик алты негр катнаша. 100 сенатор арасында бер генә дә негр юк. Негрның кереме ак тәнле кереме белән чагыштыр­ ганда кырык процентка ким. Негрларның һәр тугызынчысы — эшсез.

Әлбәттә, негрларның елдан-ел политик активлыгы үсүе юкка гына түгел. Алар үзләренең гражданлык хокуклары саклануны таләп итәләр.

АКШ хөкүмәте «негрлар проблемасын ничек хәл итү» турында торган саен ешрак баш вата. Изү, алдау, вәгъдә белән котылу заманы инде узды. Бөтен прогрессив кешелек дөньясы раса һәм тән төсенә карамый­ча, барлык гражданнарга тигез хокук бирүне таләп итә.

Пропаганда кемгә хезмәт итә?

Кичләрен без кинотеатрларга йөрдек яки телевизор карый идей.

Ковбой фильмнары, банк басулар, үтерешләр. Атышлардан, шау-шудан арасың да америкалы күршеңә эндәшәсең: 1 — Бу фильмнар балалар арасында җинаятьне арттыруга этәргеч бирмиләрме, балалар тәрбиясе өчен алар начар тәэсир ясамыйлар­мы? — дисең. — О, юк, — дип елмая америкалы, — һәр кеше, табигате буенча, на­чар эшкә сәләтле. Мондый фильмнарны күрсәтеп, без яшьләрне начар гадәтләрдән арындырабыз.

Турысын әйтик, кызык «логика»...

Америка студентлары, яшьләре Совет кешеләре тормышы турында бик аз беләләр. Дөньяның бөек язучылары әсәрләрен түгел, хәтта Америка язучылары әсәрләрен дә укымыйлар.

Америка кешеләренә караганда совет кешеләре Америка сәнгате, әдәбияты турында күбрәк беләләр — бездә шундый тәэсир калды.

Вашингтон университетында рус факультеты студентларыннан без нинди совет язучыларының әсәрләрен укулары турында сорадык. Озак кына уйлап тордылар да Достоевский, Толстой, Евтушенко исемнәрен телгә алдылар. Башка юк...

Рәсми пропаганда совет кешеләре турында дөреслеккә бөтенләй якын булмаган ялган тарата. Роли шәһәрендә аерым семьяларда яшә­гәндә, безне күрергә тирә-күрше җыела торган иде. Баштан аяк бик җентекләп карыйлар, әйтерсең, без Марстан төшкән. Аннары сораулар яудыралар. Аларны барысы да кызыксындыра: кем булып эшлибез, балаларны ничек тәрбиялибез, белемебез нинди? Америкага ничек килә алдык һ. б., һ. б.

Алар совет чынбарлыгы белән бөтенләй таныш түгел. Хәтта шундый сораулар да бирделәр: «Партия членнарының партиясезләргә караганда күбрәк хезмәт хакы алып эшләүләре дөресме?» «СССРда ни өчен парламент сайлап куел­мый, ә билгеләнә генә?» Америка яшьләре белән безнең әңгәмәләр һәм очрашулар дуслык атмосферасында үтте. Яшь америкалылар совет кешеләре тормышы белән кызыксыналар. Бу кызыксыну бигрәк тә соңгы елларда үсте. Шу­лай дигәннән, Төньяк Каролина штаты губернаторы Санфорд әфәнденең сүзләрен искә төшерәсе килә. «Совет кешеләре җибәргән Спутник барлык америкалыларның күзләрен ачты, — дигән иде ул. — Шуннан соң без яхшырак күрә башладык».

Америкада Советлар Союзына каршы пропаганда безнең илебез ту­рында никадәр пычрак ялган таратса да, тормыш моның киресен күр­сәтә. Без ышанабыз, килер бер көн, америка халкы әйтер: «Җитәр, — дияр. — яшьләрнең күзенә төтен өрүне туктатыйк, җир шарында тыныч­лык хакимлек итәргә тиеш, пропаганданың төп темасы — халыклар арасында дуслык булырга тиеш».

Америкадан киткәндә, танышларыбыз белән без түбәндәге сүзләрне әйтеп аерылыштык: «Хәзергә сау булыгыз, без әле очрашырбыз!»